ГАЛИЛЕЙНЫҢ БЕРЕНЧЕ АЧЫШЫ

 

Атаклы галим Исаак Ньютон, анын төрле фән өлкәләрендә башкарган бихисап ачышларының нигезе нидән икәнен сорагач. «Миңа гигант даһиларның иңбашына күтәрелү насыйп булды», дип җавап биргән. Шундый гигантлар арасында ин әүвәл табигатьне өйрәнүче төгәл фәннәрнең нигез ташын салуда актив катнашкан Галилео Галилейны искә алалар. Анын бихисап фәнни тикшеренүләрен һәм гүзәл ачышларын санар өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде.

Борынгы, Аристотель заманнарыннан мирас булып калган белем системасында революцион үзгәрешләр көтелә. Моның өчен янача фикерләү генә җитми, тәвәкәллек һәм хәтта гайәрлек тә кирәк. Шундый сыйфатларга ия булган галимнәр арасында беренче чиратта Галилео Галилейны атарга була.

Ул бала чагында ук машиналар, тегермәннәр һәм карабларнын «эшли торган» модельләрен ясый, төрле күренешләрне җентекләп күзәтүчән, «очлы күз»ле үсмер була. Әмма ул үскәч һәм олыгайгач та һәрнәрсә белән кызыксыну хәтта балаларча гаҗәпләнү сәләтен җуймаган.

Булачак мәшһүр галимнең шундый сыйфатлары беренче фәнни ачышын бернинди үлчәү җиһазларын кулланмыйча, хәтта каләм белән кәгазь кисәген дә сарыф итмичә генә, «тик торганда» гына башкарырга мөмкинлек биргән.

Урта гасыр чынбарлыгын күзаллыйк әле. Дин кануннары белән яшәгән Ауропа илләрендә чиркәүгә йөрмәгән шәхесләргә инквизиция тарафыннан эзәрлекләү янаганын беләсездер, шәт. Дини догмалар хакында алдын-артын уйламый ни булса да әйтеп ташлаган корольләр дә инквизициия суды тарафынан тәхетеннән алына торган заман бу.

Чиркәүдә һәрчак кабатлана торган вәгазьләрне тыңлаганда яшь Галилеонын дикъкатен бихисап шәмнәре янып торган люстраның акрын гына чайкалуы җәлеп итә. Гыйбадәт башланыр алдыннан чиркәү хезмәткәре, люстраны ыргак ярдәмендә якынайтып, озын таяк башындагы кечкенә факел белән андагы шәмнәрне кабызып чыккан да, кандилны үз урынына кайтканчы ук ыргактан ычкындырган. Шулай итеп зур люстра маятник булып озак вакытлар акрын гына чайкалуын дәвам иткән. Әмма һава каршылыгы һәм люстраны түшәм астында тотып торучы чылбыр боҗраларының үзара ышкылуы аркасында чайкалу чикләре өзлексез кечерәя, чайкалу амлитудасы кими бара. Яшь егет чайкалу периодынын. ягъни люстраның бер үк торышының кабатлануы арасындагы вакыт озынлыгының үзгәрмәвен ачыклый. Моның өчен, әлбәттә, сәгатькә дә, люстрага да карап тору зарур. Әмма Галилей заманында кул яисә кесә сәгатьләре булмаган әле. Егет аптырап калмаган. Сәгать йөреше урынына ул йөрәгенең тибешен эталон итеп алган. Кыскасы, галим, маятник урынына чайкалган люстраның уңнан сулга һәм кирегә йөрәгенең ничә тибеше вакытында башкарганын ачыклап, бу вакытның амплитуда кечерәйгәндә үзгәрмәвен аныклаган Димәк, маятникның хәрәкәт итү периоды амлитудан бәйсез булып чыга Хәер, таган атынганнар яисә аны карап кына торганнар да моны яхшы атлыйдыр, мөгаен

Яшь галим бу ачышын формула ярдәмендә, маятник тигезләмәсе аша тасвирлый, маятник периодынын анын жебе озынлыгының квадраг тамырына пропорциональ икәнлеген исбатлый. Озын баулы таганда акрын, кыска баулысында тизрәк атыну укучыларыбызга мәгълүмдер Шунысы игътибарга лаек маятник законын ачыклаганнан сон «телле» сәгатьләрне фән нигезендә ясау мөмкинлеге туа.

Реклама