Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ ЯНМАСАК...

 

«ШӘҺРИ КАЗАН» ГАЗЕТАСЫ БАШ МӨХӘРРИРЕ МАНСУР МОРТАЗИН БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

—«Шәһри Казан» газетасына 20 яшь. Мона ышанасы да килми шикелле. Тарих өчен бу—мизгел генәдер. Ә менә татар халкы өчен милли матбугатыбызнын офыкларын киңәйтүгә бик зур адым ясаган еллар иде бу...

—Әйе, аның беренче саны 1990 елның 17 августында дөнья күрде. Ул чын мәгънәсендә могҗиза, сенсация буларак кабул ителде. Газеталарыбыз санаулы гына иде, шулар янына көн саен чыга торган, зур форматтагы өр-яна басма өстәлде. Еллары бик үзенчәлекле иде шул: киләчәккә зур өметләр белән карый башладык, туган телебез үсә, дәүләтчелегебез ныгый, иншалла, дип шатландык. Хәтта читтә яшәгән татарларыбыз да безгә карап үрнәк алдылар һәм аларга үзебез дә күпмедер ярдәм күрсәтергә тырыштык.

Әмма тормыш, җәмгыятьтәге борылыш-үзгәрешләр һәрнәрсәне үз урынына куйды. Кызганыч, күп кенә хыялларыбыз чынга ашмый калды. Бу сүзләремне шәрехләп тормыйм, һәммәсен дә күреп, белеп торабыз ич...

—Мондый юбилейларны элегрәк, гадәттә, театр биналары алып, шаулатып, «жу-у...» итеп үткәрә торган идек. Ә бүгенге шартларда «жулатып» алулар, ай-һай, теләсә-кайсы редакциянең көченнән киләме икән. Бигрәк тә бюджетный күзенә карап торган басмалар дип әйтүем. Бәйрәмегезне ничегрәк билгеләп узарга җыенасыз?

—Бүген, чыннан да, зур бәйрәм үткәрә торган заманалар артта калып бара. Кызганыч, әлбәттә. Мәдәният йорты алып, зур акчалар исраф итеп, халыкны җыеп, җитәкчеләрне һәм артистларны чакырып йөрүнең фәтвасын күрмим мин. Сәбәпләре аңлашыла ки, безнең бу бәйрәмебезгә генә түгел, бүгенге хәлебезгә дә финанс кризисы нык сукты. Әмма кризисны сылтау итеп кенә бәйрәмнән баш тартырга җыенмыйбыз. Август ае—урак өсте вакыты, җитмәсә аннан алдарак ике-өч ай буена республикабызны корылык җәфалады. Килешмәс, дидек Өстәвенә, халыкның да, студентларның да җәйге ялда чагы Газета укучыларыбыз белән күрешеп, күргәзмә оештырып, буклетлар бүләк итеп, үзебезнең конференц-залда җылы гына очрашу үткәрергә исәп бар

—♦Шәһри Казан». Газетаның җанга якын бу исеменә шулкадәр ияләштек ки, ул инде ташка уелган кебек, аны бернинди вакыт җилләре дә тормыштан һәм аңыбыздан сөртеп алалмас кеби. Басмагызга исем кушу тарихын искә төшерик булмаса...

—Мин газетанын беренче саннарын чыгаруда катнашкан журналист түгел, әмма
яхшы хәтерлим яна басмага исем эзләү ниятеннән конкурс игълан ителде Кызыклы гына байтак исемнәр килә. Шулар арасыннан Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин тәкъдим иткән «Шәһри Казан» дигән исем жюри тарафыннан хуплана. Укучылар ягыннан да яклау таба. Шагыйрь, күрәсең. «Шәһри Болгар» дигән мәгълүм атамага таянып, газетаның исемен тарихи яктан тагын да ныграк калкытып куярга теләгәндер. Хәтта еллар узгач, республикабызның Чаллыда нәшер ителә торган икенче бер газетасы да үзенен исемен «Шәһри Чаллы» дип үзгәртәләр Без инде 20 ел буе шушы исем белән җәмәгатьчелеккә таралабыз

—Һәм газетада, һәм төрле журналларда эшләгән кеше буларак шундый чагыштыру китергәнем бар: газета эшләү—моторлы көймәдә унга-сулга чапкан кебегрәк. журналда эшләү исә еракка йөзгән пароход барышына тин. «Шәһри Казан—көндәлек басма, мин анык катлы-катлы, йөз каптырмалы мәшәкатьләрен күз алдына ачык китерәм. Журналист хезмәте—ин авыр һөнәрләрнен берсе түгел микән? Заманча, тирән эчтәлекле һәм укымышлы газетаны вакытында чыгарырга ничек өлгерәсез?

—Чагыштыруын бик урынлы, бик дөрес. Газетада, радиода, матбугат үзәгендә, журналда төрле вазифалар башкарган кеше буларак, мин үземне чагыштырып карап әйтү мөмкинлегенә ия дип саныйм Мина калса, ин авыры—көндәлек басманы нәшер итү, аны вакытында өлгертү Чөнки көне-сәгате белән килгән хәбәрләр ташкынын аралап, алны-ялны белми эшләп, аларны вакытында укучыга җиткерә белергә кирәк. Чынгыз Айтматов болай дигән «Мин һәр язган әсәрем белән үләм. янасын язар өчен өр-янадан туам» Безнең хәлләр дә әнә шуна охшаш булса кирәк.

Дәүләт карамагыңдагы газеталарның үз кыенлыклары да бар Аларга да күпмедер дәрәҗәдә ярарга кирәк, шул ук вакытта халык фикеренә колак салу, укучы ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек итеп эшли белү дә фарыз Мондый газетаны чыгару өчен редакциядә үз эшен, үз һөнәрен яратучы, тырыш, булдыклы һәм вакыт белән исәпләшмәүче кешеләр генә эшли ала Ләкин мондый хезмәт режимы бигрәк тә яшь журналистлар өчен кирәкле дип саныйм, аларны ул тәртипкә, оператив эшләргә, ялкауланмаска өйрәтә. Әйе. журналист һөнәре—җинел һөнәр түгел, тикмәгә генә ул кыенлыклар җәһәтеннән дүртенче урынга куелмагандыр Бу эш—тынгысыз җанлы кешеләр өчен Ә инде йөрәген мүк басканнар бу мәйданнан ерак йөрсен

—Газетаны оештырган кешеләрне искә алып китү урынлы булыр, минемчә...

—«Шәһри Казан»ның беренче баш мөхәррире—Хәлим Гайнуллин Ул газетага килгәнче зур тәҗрибә туплап. «Татарстан яшьләре»нен тиражын 270 менгә җиткерә алган иде Шул тәҗрибәсен ул яна басма эшчәнлегендә дә нәтиҗәле кулланды Язучылардан, журналистлардан, сәнгать әһелләреннән яхшы коллектив туплады Ул җитәкчелек иткән елларда барлык милли басмалар да күтәрелеш кичерә иде. әлбәттә. «Шәһри Казан» да шул чорда киң катлам җәмәгатьчелектә танылу алды

—Проблемалар юк түгелдер. Сезнен эштә ин кыены нәрсә?

—Кайда гына юк сон ул кыенлыклар' Без бит аерым бинада утырабыз Күршебез «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы Венера Якупова әйтә мина -Без синең белән завод директорлары».—ди Әйткәненең мәгънәсе болан урам себерү, бүлмә-коридорларны җыештыру, өстән коеп янтыр яуганнан соң түшәмнән су үтү сантехниканы карап тоту дисеңме—болар бар ла безнең җилкәдә Бөтенесен үзебез карап, кайгыртып торабыз Сезнен «Идел-Пресс-та хәлләр бүтәнчәрәк бит. анда Ислам Әхмәтҗанов дигән гендиректор бар Төп хуҗа кеше—ул. Ә безнең күпне кайгыртып торучы Ислам абыебыз юк.

Мин бире!ә эшкә килгәч, гаҗәпләндем бер генә бүлмәгә лә ремонт ясалмаган иде. Үз көчебез белән ленолиум җәйдек, буясын буядык, стеналарны обойладык Агарттык та. чистартык та Эш киемнәрен алмаштырып баш мөхәррир үзе башлап йөри икән, коллективтагылардан кем генә «ак карга» булып читтә калсын икән (Шкафындагы пакеттан эш киемнәрен алып күрсәтә PH ) Хәтта ял
көннәрендә чыгып эшләүдән дә тайчанмадык. Ай саен диярлек рәссамнарның ижат үрнәкләреннән күргәзмәләр оештырабыз. Тантаналы ачыш вакытында шагыйрьләр, артистлар, музыкантлар һәм газета укучыларыбыз катнаша. Җылы очрашулар сирәк заманда бу бик мөһим дип саныйбыз. Әгәр ремонтны үзебез ясамасак, боларны оештыру мөмкин булыр идеме сон? Яна эшкә килгәч тә мине оялу, уңайсызлану хисе биләп алган иде Шөкер, коллектив мине дөрес аңлады, башлангычны күтәреп алды. Без бит һәммәбез диярлек авылда эшләп үскән балалар. Ә эшнең, кайсын гына алсаң да, ояты юк.

—Туган телебез язмышы һәркайсыбыз- ны борчый, йөрәкләрне пәра-пәра китерә. Ничек уйлыйсыз: тиражларыбыз һаман да төшә барса, бу хәл милли матбага һәм ана телебезнен яшәвенә, киләчәгенә кара шәүлә булып ябырылмас микән?

—Чыннан да, хәлләр мөшкелләнә бара бугай. Без күпме генә мактанышсак та, әгәр дә татар теле язма тел буларак сакланмый икән, татар матбугатының киләчәге юк диярлек. Ни генә дисәк тә, соңгы елларда язма телебезгә урын көннән-көн тарая бара. Моңа бигрәк тә зур сәбәп—ашкы-

 

 
   


Икенчесе—татар газеталары өчен акча, финанс кытлыгы Өстәвенә, татар матбугаты реклама юлы белән әллә ни майтара алмый. Реклама битләрен укучылар да берән-сәрән генә булырга мөмкин. Безнең өчен нәтижәсе, файдасы юк диярлек моның.

 

нып-кабаланып Интернетка үтеп керү булды. Вак-төяк мәгълүматны шуннан укып, көне-сәгате белән таныша барып, «Мина шул бик җиткән» дип уйлаучылар күбәя бара. Андыйларга газетаң да, журналын да кирәк түгел Мин моны укучылар белән очрашулардан чыгып әйтәм. Әгәр дә дәүләт туган телебезне үстерү һәм саклау бу­енча, бүгенге заман таләпләрен истә тотып, яңа программа булдырса яисә искесен өр-янадан карап чыкса, бу мәсьәләне үзенең канаты астына алса, бәлки әле югалып бетмәгән кыйммәтләрне сакларга һәм кире кайтарырга өлгерер идек. Чан кагарга, акыл көчләрен уятырга кирәк! Без дә янмасак, безнең өчен кем яныр икән?..

—Совет заманындагы цензураны хәтерлисен микән? Матбугатны корыч куллар авызлыклап тота иде ул чакта. Ә хәзер... бер яктан ирек килде, әмма газета һәм журналларның аяк-кулы барыбер бәйдә әле. Бу фикер белән килешәсеңме?

—Финанс ягыннан дисәк, бик дөрес Нишләтәсең, дәүләт матбугаты ул һәрвакытта да үзенең оештыручыларына, гамәлгә куючыларына бәйле булды һәм шулай булачак та. Монын формалары гына үзгәрә. Дәүләт канаты астында булсак та. без әле барыбер күпмедер дәрәжәдә дәүләт сәясәтенә карата һәм түрәләргә тәнкыйть сүзләре әйтә алабыз Шунын белән азмы-күпме юанып була.

—Яхшы газета чыгарасы урынла, журналистларнын бик күп көче тиражны арттыру, саклап калуга исраф ителә түгелме?

—Элекке еллар белән чагыштырганда журналист фәкать үз эше белән генә шөгыльләнеп утыра алмый. Ул бик күп төрле вазифалар башкара. Кыскасы, бүгенге журналист—универсал кеше, ул төрле темаларга яза да белергә, реклама оештырырга һәм абунәчеләр табарга да тиешле. Бу—заман таләбе, прогресска ныграк якынаю белгесе.

Әңгәмәне Рашат НИЗАМИ үткәрде.

Август. 2010