Логотип Казан Утлары
Шигърият

АП-АК КАРЛАР ЯВА...

Ап-ак карлар ява бурап-бурап.
Ак бөртекләр оча урап-урап.
Әллә томан шунда, әллә буран,
Оеп, уйга калган кышкы урам.
Нинди хисләр соң бу, нинди халәт,
Керфекләргә куна ак кубәләк.
Бөтен хәят чумган сихри акка.
Яңа елга кереп барган чакта.
Пакьлек сирпеп тора бар агачлар,
Ак күбеккә баткан алмагачлар.
Әйтерсең лә алар чәчәк аткан,
Атмаганы гүя ак шәл япкан.
Бар тарафта аклык, пакьлек кенә,
Күңелләрдә керсез шатлык кына.
Куеннарга салкын җил керсә дә.
Бу мизгеле җанның шундый садә!
Ап-ак карлар ява бурап-бурап,
Ак бөртекләр оча урап-урап.
Әллә томан шунда, әллә буран.
Сихерләнеп, шуңа карап торам...
Җәүдәт ДӘРЗЛМАН (1945) - шагыйрь, прозаик, публицист; *Безнең әлифба*,
<Кизле кычыткан*, *Җир авазы*, «Чорлар кайтавазы* һ. 6. егермегә якын китап
авторы. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең А. Алиш,
*Татнефтъ>нең С. Сөләйманова исемендәге премияләре лауреаты. Казанда яши.
96
Кар болытын җилләр сүтеп бара,
Ел арты ел шулай үтеп бара,
Уралса да уйлар ак хыялга,
Уза гомер, уза, атлый алга...
Ярдан дулкын каккан көймә кебек.
Бер ел чикте дисбе төймә кебек.
Чигәләргә сылап карның агын,
Бер ел гомер узып китте тагын...
Ап-ак карлар ява бурап-бурап,
Уй-гамьнәрем кайта урап-урап,—
Урап кайта бәхет көткәннәргә,
Китеп бара ерак үткәннәргә...
Тукай искә төшә ничәнче кат,
Искә төшә мескен теләнче карт.
Гасыр түгел, бары еллар санап,
Тукай язган ул карт кайткан кабат.
Тәңкә көткән учка тик кар төшә,
Салкын кардан картның учы пешә.
Ялварулы багып уңга-сулга,
Кереп бара ул да... Яңа елга.
Кемнәр аңлар хәлен, кемнәр җайлар,
Ярлы хәлен белми яңа байлар.
Сыңар тиен төшми кулларыннан,
Тик җил исә йөргән юлларыннан.
Искә төшә инде ничәнче кат
Тукай язган мескен теләнче карт.
һәм каршыга шул карт килеп баса,
Ул биш гасыр гомер кичкән ләса!
Димәк, әле дәрт бар, дәрман да бар,
Тезләнмәс ул, булыр—ярдәм табар.
Алмыш сыман кабат торып басар,
Үз йортында үзе бәйрәм ясар!
„Ап-ак карлар ява бурап-бурап,
Ак бөртекләр оча урап-урап.
Әллә томан шунда, әллә буран,
Оеп, уйга талган кышкы урам.
Нинди хисләр соң бу, нинди халәт,
Керфекләргә куна ак күбәләк,
һәм нигәдер шунда күңел тулып,
Эленә ул аннан энҗе булып.
Карлар ява, ап-ак карлар ява,
Аклыклары күңелләргә дәва.
Пакьлекләре шифа йөрәкләргә,
Ак нур иңә изге теләкләргә:
97
ҖӘҮДӘТ ДЭРЗДМАН
«Имин булсын килер еллар гына.
Язсын тигез, имин юллар гына.
Ходай бездән бәхет кызганмасын,
Көнчелектән дошман сызланмасын1
Куәт бирсен безгә, гомер бирсен,
Җилдә көйрәр кайнар күмер бирсен.
Җаннар тыныч булыр безнең ул чак—
Давылда да сүнмәс безнең учак!»
Ул давыллар юкса була тора,
Дәрьяларга ташлар тула тора,
Хәрабәләр ясый калаларны,
Үксез итә ятим балаларны.
Һәм шул мизгел Такташ искә төшә,
Шагыйрь шигырь яза тирли-пешә:
«Чемберленның сатыйм анасын,—дип,
Тупка тоткан Мәккә каласын!»—дип...
Яза шагыйрь каләм сындырганчы,
Бунтарь җанын тәмам тындырганчы.
Мисал эзлим бугай бик ерактан,
Гыйбрәт алмыйк әле ник Гыйрактан?!
Ул Гыйрак соң бездән еракмыни,
Туп астында калыр Гыйракмыни?!
Бу вәхшәтне ничек атарга соң,
Клинтонның кемен сатарга соң?!
Тәүбә, тәүбә! Иңде бу заманда.
Гөнаһ җыймыйк изге Рамазанда.
Читтә торып торсын эчкер, рия—
Тик күңелдән китми... Ичкерия.
Күпме йортлар ауган, җиргә чүккән,
Үзебез үк безнең канны түккән,
һәлак иткән вәйран күпме җанны.
Аттырмыйча калган күпме таңны...
Йа бер Хода, инде Яңа елда,
Чыгар безне изге, яңа юлга.
Кадере булмас алтын, гәүһәрләрнең,
Гомерен киссәң яңа Җәүһәрләрнең.
...Ап-ак карлар ява бурап -бурап,
Ак бөртекләр төшә урап-урап.
Әллә томан шунда, әллә буран,
Таңга калып, шуңа карап торам.
Нинди хәят соң бу, нинди кичләр,
Тынгы бирми җанга нинди хисләр?
Үзе рәхәт, авыр, үзе моңсу,
Дулкынлана күңел, күзләр дымсу...
АП-АК КАРЛАР ЯВА
Ап-ак карлар ява бурап-бурап,
Килер елга байлык, муллык юрап.
Алса да җил кайчак дулап-дулап.
Бар табигать йоклый иркен сулап.
Салкыннардан уйга калган килеш,
Боз астында ага талгын инеш.
Үзенә бер рәхәт, тынлык тоеп.
Йокы килеп китә оеп-оеп...
Әйтерсең лә җәйге кайнар рәшә
Югарыга сине, куккә дәшә.
Тынычланып калган сыман булып,
Ул тарала җиргә томан булып.
Уйлар—томан. Тылсымланган сыман,
Әйтерсең лә мин тәнемнән чыгам.
Авырлыгым кимеп югалуга.
Томырылам күккә, югарыга.
һай, җәмәгать, рәхәт биеклектә,
Даһилык та монда, бөеклек тә.
Бер татысаң аның ямь-тәмнәрен,
Тарала да бетә уй-гамьнәрең!
Анда—күктә—сиңа балык та юк,
Ярдәм көткән фәкыйрь халык та юк,—
Менә кайда сиңа ул чын бәхет—
Үзең патша монда, үзең тәхет.
Ихлас шулай, әгәр тәмен тапсаң,
Тагын үрлим, диеп, өскә баксаң...
Адәм булсаң ләкин,—кендек җирдә,
һәм җирдәдер бәхет асыл иргә.
...Күңел тагын иләс. Уйлар—болыт.
Якынаям җиргә болыт булып.
Кыйтгаларны бер кат урап чыгам,
Халыкларның хәлен сорап чыгам.
Күп илләрдә: «Шөкер, имин!»—диләр,
Йөзләр көлә, күзләр җемелдиләр.
Кайбереңдә: «Сездәгечә,—диләр.—
Кыргый байлар канны эчә!—диләр.—
Җимеш тә юк безнең, бакча да юк,
Хәләл эшкә тигән акча да юк...
Изелүдән арган, хәлдән тайган.
Яшәп ятыш шунда, мисле хайван...
Ризык кайгыртуда бөтен гамәл,
Табылырмы моннан чыгар әмәл?!»
Ап-ак карлар ява бурап-бурап,
Ак бөртекләр оча урап-урап.
Әллә томан шунда, әллә буран.
Ниндидер бер сәер хәлдә торам.
ҖӘҮДӘТ ДӨРЗАМАН
Җил карлардан ак биләүләр үрә.
Төш күрәмме әллә аягүрә?
Бар икән соң тагын ни күрәсем?
Сурәт булып туды шундый рәсем:
Борис патша, имеш, тау башында,
Зур җәнлеккә чыккан ау башында.
Ике башлы бөркет иңбашында,
Әмер көтеп баккан илбашына.
Каршы якка елгыр Барые баскан,
Як-ягына көмеш калкан аскан.
Ак канатлар әзер талпынырга,
Бөркет тырнагыннан тайпылырга.
Булмасын дип һөҗүм башка төштән.
Алга күтәрелеп баса төшкән...
Шундый рәсем: елгыр Барые тора.
Каршы якта патша Борис тора.
Нинди уйлар икән илбашында,
Ике башлы бөркет иңбашында...
Бурап-бурап ап-ак карлар ява,
Аклыклары күңелләргә дәва.
Пакьлекләре шифа йөрәкләргә.
Ак нур иңә изге теләкләргә:
«Имин булсын килер еллар гына,
Язсын тигез, имин юллар гына.
Раббы бездән бәхет кызганмасын.
Көнчелектән дошман сызланмасын.
Куәт бирсен безгә, гомер бирсен,
Ялкын сүнсә, кайнар күмер бирсен.
Давылы да хәвеф булмас ул чак.
Ут тергезер кабат безнең учак!»