ӘЗЕР КАЛЫПЛАРГА СЫЙМАС ХИС БУ...

ӘЗЕР КАЛЫПЛАРГА СЫЙМАС ХИС БУ...

Әзер калыпларга сыймыйсың син. Башкалардан үзгә, ят инсан. Рифма килми, үлчәм җитми төсле, Шигырь язам диеп тотынсам.

Мин моңарчы күреп белгәнемдә Сез бит—килер гасыр кешесе. Фәгыйләтен-фәгыйләләр генә Бирә алмый сезгә хас хисне.

Яңа үлчәм эзлим, яңа алым, Килер гасырларга ярарлык. Кабат җиргә Сөю хуҗа булгач. Укучысын эзләп табарлык

Шигырь язасылар килә минем Күңел дәфтәрләрен тутырып. Әзер калыпларга сыймас хис бу. Әйдә әле тып тын утырыйк.

Ачык-ябык чираты

Ачык ябык иҗек чирагы бар Калыбында һәрбер шигырьнең.

Бер ябыла, бер ачыла: минем— Шигырь кебек икән күңелем.

Килеп кердең аңа җиңел генә Ишекләре ачык чагында.

Син артыгын анда тыпырчынсаң.

Келәләрен тора салырга.

Рифа РАХМАН шааыйрз. прозаик, публицист. здзбият гашч< *(. иңа». «Доим.ч кызыктырса». «Айлы кцлдзвеклар» һ. б. китаплар авторы. Казанда яши

Калдырырга сине чыгармыйча Мәңгелеккә йөрәк түрендә Булдырам мин! Ишек ачык чакта Бик җиңелдән анда кердең дә

Чыгам димә, аяк очы белән Ишекләрен тибеп, җил япса. Төшәр куяр усал келәләре, Күңелемә сине тиң тапса.

Ачык-ябык иҗек чираты бар. «Ачык ишек» көнекүңелдә. Вакансия патша урынында— Алтын тәхет тора түрендә.

Сайла, җаный: китәр-калырың бар, Рухи түрең, ризык табының бар. Күңел ритмы шуны таләп итә: Ашык әйдә, вакыт ябылырга!

Тәрәзең капкачына җил «шык»ласа. Чык кичен капкаң алдына, күр, бәгырь: Көндезен кояш эзләп тапкан тамчы Түбәдән тамып, кардан юлын ярыр.

Мин торган якка таба карап агар, Тамчыдан ясалырдай булса чишмә.

Чык, бәгырь, җилнең әле юаш чагы. Ул тына, берәр шакып куйса кичтә.

Ул җилнең бүген ихлас чагы, сине Җилдертер кулдан тотып йортка кадәр. Ул шакып куйса тәрәз капкачыңа, Мин юньсез биргән булам сиңа хәбәр.

Сорамакчы булдым

 

Күрдеңме, дип

Сорамакчы булдым синнән.

Ә күрмәсәң?

Күрмәвеңнән күңлем кайтса?

..Ахмак теләк

Бер-бер артлы туа тора,

Казан өстендә агарып Ай калыкса.

Сорамакчы булдым синнән: Күрдеңме дип.

Син кочканчы керфегем Юпь-юеш иде бит!

 

 

Чәчемне тарарга—

 
   

 

Тарак булмады, Урындык кагарга Кадак булмады.

Ә өйдән

Сине табарга

Берни кирәкми!—

Бик җиңел Йөрәккә кадарга.

 

Алда әле санап яшәр сәгатьләрең: Көч беткәнче, эш калмасын, үч калмасын. Ә син, гомрең менә бүген бетәр төсле, Шул эшләргә хәзердән үк тотынгансың.

Яшәсеннәр мин юкта дип бөтенлектә, Балаларның йортын-җирен карагансың. Җитәрме дип чирләп китә-нитә калсам, Кассаңдагы акчаларны санагансың.

Фатир алып, гамәл кылып фанилыкта һәр көнеңне тик эш белән үткәргәнсең. Менә хәзер типкән синең башка бер уй: Өлгермәссең кебек фарыз үтәргә син...

Артка чигәр гамәлләрең, сөю килсә, Баш очыңда бер кош кебек бөтерелсә. Фарыз шундый, аңа авыр—яңабаштан Тотынуы, көтмәгәндә бер бүленсә.

Тыңлаучы

Кич

Сине тыңларга дип Шомарткан колакларын. Ишетелә коридордан Ишегемә атлавың.

Мин чакыргач киләсеңне

Белсәм дә,

Торам мин дә тыңлап: Төннең колаклары аша Үтеп киттең Югары катка.

Әллә мин саташам, Әллә кич—колаксыз?! Әллә син адашкан...

Атлачы Яңабаштан!

Реклама