Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКНЫҢ МОҢЛЫ УЛЫ

Жәүдәт Фәйзи Татар халкының сонгы илле еллык музыкаль культурасын бу исемнән башка күз алдына китерүе дә кыен Бөтен гомерен гүзәллеккә багышлаган зур музыкант, ижади тормышнын күп тармакларында үзен күрсәткән олы шәхес турында сөйләү—мактаулы һәм шул ук вакытта кыен эш Салих Сәйдәшен. Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев. Заһит Хәбибуллин. Жәүдәт Фәизиләр буыны— иң бәхетле буын, чөнки аларга татар профессиональ музыкасы мәйданындагы беренче буразналарны салырга туры килде Ләкин Жәүдәт Фәйзинең бәхете өлкән яки беренче буын композиторы булуда гына түгел, әлбәттә. Табигать ана таланттан тыш үтә дә хезмәт сөючәнлек. тырышлык та бүләк иткән иде Ул яшәгән өйгә кайчан гына барып кергәндә дә анын йә рояль артында, йә язу өстәле янында эшләп утырган чагына туры киләсен. Һәм. нәтиҗәдә: өч йөздән артык җыр. музыкаль комедияләр, опера, балалар өчен әсәрләр, фольклор көйләре, җәмәгать эшләре.

Республикабызда җыр язмаган, жыр өлкәсендә эшләмәгән композитор юктыр дисәк, ялгышмабыз Жәүдәт Фәйзи шушы олы агымда югалып калмады, ә бәлки үзенә генә хас интонацияләрне таба алды Анын җырларын халык яратып кабул итте Анын җырлары көй эшләнеше, сюжет байлыгы һәм музыкаль уи-фнкернен төгәллеге белән аерылып торалар. Лирик һәм эпик, шаян һәм уйчан, тантаналы һәм монсу җырлар азы гражданлык хисе белән сугарылганнар. Язылганына 45 ел узуга кара мастан. «Комсомолка Гөлсара» (Ә. Ерикәй шигыре) җыры әле һаман комсомол темасына язылган җырлар арасында лаеклы урынны алып тора «Шауласын, гөрләсен безнең жыр» (Ә Ерикәй шигыре) да үз заманында халыкны патриотик тәрбияләүдә гаять »ур роль уйнады һәм әле дә шулай булып кала.

Теге яки бу композитормын ижатын күз алдыннан үткәргәндә, анын башлангыч вакыты һәм чәчәк аткан чоры турында сөйлибез. Ә менә Жәүдәт Фәйзинең көйләре һәрвакыт җитлеккән, төгәлләнгән булулары белән характерлы Анын ин беренче җыры «Урман кызы»н (һ. Такташ шигыре) яки сонгы җырларын иске төшерсәк, .гл арның ижади кыйммәте бер төрле халыкчан, яна. тапталмаган интонацияләргә бай һәм. ин әһәмият.тесе—заманча янгыраш

Республикабызда жыр сәнгатенең Жәүдәт Фәйзи чоры булды, дияргә мөмкин Үз заманында анын жыртарын башкармаган бер генә җырчы да. анын әсәрләре кермәгән бер генә концерг программасы да юк иде Торте спектакльләргә я налган музыкалар композиторның иҗатында шулай ук зур урын алып тора А Фәйзи үз гомерендә 20дән артык спектакльгә музыка язды Атар мөстәкыйль музыка әсәрләре булып тя таралдылар. Тамашачыны, тыңлаучыны нык тетрәткән әсәрләрнең берсе М Әмирнең «Тормыш җыры» спектакленә язган музыкасы булды Андагы «Фатыйма арышлары»н яки Басыйрнын «Жырга салып җибәргән хаты»н дулкынланмый
тынлап буламы?! Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар»ыннан Гайнавал җыры кайсыбызның колагында яңгырап тормый? Н Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ына язылган «Сәлви жыры» да зур сәнгать әсәренә хас эзләнү һәм зәвык белән эшләнгән. Бу иҗади уныш композиторны тагын да яна әсәрләр язарга рухландырды һәм татар музыкасында булачак «җиңел музыка» өлкәсенә нигез салган классик әсәр—«Башмагым»нын иҗат ителүенә китерде. Бу музыкаль комедиясе белән композитор татар музыкаль сәхнә әсәрен генә тудырып калмады, күп милләтле совет тамашачысының алтын хәзинәсенә дә яңа рухи байлык өстәде. Аны илебезнең байтак театрлары, төрле телләргә тәрҗемә итеп, үз сәхнәләрендә куйдылар Ул украин, башкорт, тува, бурят телләрендә, Ташкентта—үзбәк телендә, Свердловскида—рус телендә барды, Казан сәхнәсендә исә 600 дән артык куелды Шулай итеп, милли «башмак» чын мәгънәсендә интернациональ «башмак»ка әйләнде. Чөнки Жәүдәт Фәйзинен иҗаты бөек рус классигы Н А. Римский-Корсаковнын, «халык иҗаты авазларына һәм табигатенә колак салып, аларнын көйләрен үз иҗатына нигез итеп алырга», дигән сүзләренә туры килә.

«Башмагым»нан сон композитор хәзерге заман темасына «Акчарлаклар» (Ә. Фәйзи либреттосы), «Алтын көз» (Г Насрый) музыкаль комедияләрен язды Күләмле әсәрләр язу аны «Тапшырылмаган хатлар» лирик операсына алып килде. Ж. Фәйзи ана либреттоны да үзе язды. Гомумән, ул шагыйрь йөрәкле иде Анын нәсерләре, шигырьләре, поэмасы, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Музыкаль кичәләр» китабы, Мәскәү нәшриятында басылып чыккан симфоник оркестр турында балалар өчен язылган «Кунаклар» исемле хезмәте һәм башкалар бар.

Ж. Фәйзинең иң яраткан жанры—вокаль жанр. Чөнки җыр анын табигатенә хас иде. Ул, ару-талуны белмәстән, җырнын рамкаларын киңәйтте, романслар, балладалар язды Болар—Зоя Космодемьянская. Газинур Гафиятуллин. Мулланур Вахитов турындагы балладалар «Газинур» балладасы яңгыраганда, тыңлаучының күз алдына йомшак күңелле, монсу, туган ягына гашыйк, дошманга карата кыю һәм аяусыз егет образы килеп баса. Вокаль әсәрләрнен күбесе туган як гүзәллеге турында. С. Хәким шигыренә язылган «Бу кырлар, бу үзәннәрдә. «Казан арты» һәм башка бик күп әсәрләре әнә шундыйлар.

Сөекле композиторыбыз халыкка үз әсәрләрен тәкъдим итү белән генә чикләнмәде, ул халык җырларын эшкәртүгә дә зур көч куйды Концертларда, радиотапшыруларда еш янгырый торган «Кошлар кебек», «Матур булсын», «Рәйхан» һәм башка бик күп көйләр анын эшкәртүендә яңгырады. Алай гына да түгел, ул халык җырларын җыеп, классификацияләде, аннотацияләр язып, китап итеп бастырды. 235 җырдан тупланган «Халык җәүһәрләре»—әнә шунын мисалы Болар—35 ел буенча бөртекләп җыелган хәзерге заман җырлары.

Жәүдәт ага эшчәнлегенен тагын бер ягы шул. ул унган җәмәгать эшлеклесе дә иде. Халык иҗаты йорты үткәрә торган үзешчән композиторлар семинарында даими рәвештә практик ярдәм күрсәтте Татарстан радиосы аша музыкаль кичәләр оештырып, әңгәмәләр алып барды, авыл районнарында очрашулар үткәрде, халык көйләрен җентекләп җыйды.

Татарстан Композиторлар союзы оештырылган көннән башлап, шактый еллар шунда идарә члены һәм председатель урынбасары хезмәтен башкарды. Хөкүмәтебез Жәүдәт Фәйзинен хезмәтләренә зур бәя бирде. Ана РСФСРнын һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем­нәр бирелде, ул ТАССРнын Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Ж. Фәйзи безнен күңелләрдә һаман да киң эрудицияле, зур мәгълүматлы, барлык вакыйгалардан хәбәрдар, халыкның ихтирамына лаек олы композиторыбыз булып сакланыр.

Бату МУЛЮКОВ.

композитор. Татарстанның атказанган

сәнгать эшлеклесе.

1980 ел.