Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧИКСЕЗЛЕКЛӘРНЕҢ МИН ЧИГЕНДӘ

 

Милләтемнең, йөз аклыгы

Ходай миңа озын гомер биргән

Һәм эшне дә биргән гомерлек.

Төннәремне көннәр белән үрәм.

Юкса булмый һич тә өлгереп.

Сүзләр белән сүзне тоташтырам,

Фикер белән кушам фикерне.

Шыксыз күңелләргә чәчәк сибәм,

Чәчәкләрем минем мең төрле.

Гамьсезләргә гамьнәр биреп китәм,

Уйлар табыша бит хаклыкны.

Хаклыгыңны күрсәтергә мөмкин,

Тик уятып кына халыкны.

Хакыйкатьне бездән яшерер өчен,

 Бәйләп карадылар күзләрне.

Тик булмады. Күзне бәйләүчеләр

Сукырайды бары үзләре.

Телебезне кат-кат киссәләр дә

Үсеп чыга торды телебез:

Тамырыбыз бик тә тирән киткән,

Корый торган агач түгел без.

Шагыйрьләре, җырчылары барда

Теле бетәмени халыкның?

Җыры, моңы, данлы үткән юлы

 Сакчылары бит ул халыкның.

Ходай миңа озын гомер биргән.

Бер сакчысы иткән хаклыкның.

Җырың моңың аша күрсәт, дигән

 Милләтеңнең йөзе аклыгын.

**

Кулда каләм. Алда кәгазь.

Ак хыяллар күңелдә.

 Хыял атының яллары

Сибелә йолдыз җилендә.

Кешни атым. Аның тавышы

Китә ерак-еракка.

Уйсызларны уйландыра.

Гамьсезләрне уята.

Чаба атым бер йолдыздан

Бер йолдызга сикереп.

 

Тоягыннан очкан утлар

Кала күккә сибелеп.

Чиксезлекләрнең чигендә

Бераз сулыш ала да—

Күкләрнең зәңгәрлегендә

 Эреп тагын югала.

Яшем арта барган саен

Җаным тарта биеккә:

Күкне җиргә бәйләп йөрим

Шигырем белән бер җепкә.

       
       

 

Бара кеше

Яшь гомерне үтә диләр.

 Үткәнен күрсәң иде.

Үткән чакта тотып алып

 Кирәген бирсәң иде

Халык жыры

Үтсен, әйдә, үтсен яшь гомерләр.

Елга елга түгел акмаса.

Бер халәттә торып калыр идек

Тормыш дулкыннары какмаса.

Йөрәкләрне ярып кермәс иде

Югалтулар, ачы сагышлар.

Булмас иде бик күп үкенечләр,

Булмас иде бик күп ялгышлар.

Без шатлана белмәс идек хәтта—

Кайгы-хәсрәтләрне күрмәсәк.

 Сагынырга нәрсә калыр иде

 Яшьлекне без

Хәтер төпләренә күммәсәк?

Бөтенесе кирәк кешеләргә

Үсәр өчен ныклы Ир булып.

Сыналабыз чорлар давылында

Төшмәс өчен сынып-сыгылып.

Ә яшьлек ул сагыныр өчен генә,

Яшәр өчен акыл, көч кирәк.

Үз биеклегенә менә кеше

Савап, гөнаһларын өстерәп...

Көтеп алам

Һәр яңа көн сабый бала кебек,

Елый, көләәйтми сәбәбен.

Тынычланды дигәч, дулап ала

Яки куя үзенең таләбен.

Йөгерәсең шуны үтәр өчен,

Кичәге уй бүген ярамый.

Сабый холкы бик тиз үзгәрүчән,

 Яңа уен сорый, яңа сый.

Уйланасың, башың эшләтәсең

Үтәр өчен сабый таләбен.

Үтәмәсәң иртәгегә кала

 Бүген эшләячәк гамәлең.

Иртәгесен нинди сабый туар,

Нинди булыр холкы-фигыле?!

Шундый уйлар, шул борчулар белән

Көтеп алам туар һәр көнне.

Тәүбә итәргә дә вакыт калмый

Буталышып беткән күңелләрдә

Буяуларның агы-карасы.

Якынайды, артык якынайды

Гөнаһ белән савап арасы.

Бара кеше язмыш сызган юлдан.

Ләкин белми—дөрес барамы?

 Көтмәгәндә упкыннарга төшә,

Урап үтә биек тауларны.

Йә салкыннар куырып ала аны,

Яки өтә кайнар кояшы.

Кешеләрне сынар өчен шулай

Корылгандыр, ахры, дөньясы.

Кайнар чүлдә сусап барган чакта

 Күренеп китсә нәни бер чишмә,—

 Үз юлыннан борыла да кеше

Сөенә-сөенә ятып су эчә.

Эчеп кенә калмый, чишенеп ташлап

Рәхәтләнеп анда коена.

Бу минутта аңа салкын чишмә

Җәннәт кебек булып тоела.

Шунда аның аңы ачылып китә,

Аһ, каһәре—ул бит ураза!

Барыр иде, түзгән булыр иде,

 Чүлдә әгәр чишмә булмаса.

Тәүбә итеп тагын юлга чыга

һәм еракта күрә бер алтын:

Йөгерә ул шунда бар көченә

Карамыйча алдын һәм артын.

Уйламый һич иблис эше диеп

Салкын чишмә, алтын тәңкәне.

Алда тагын нәрсә табылыр икән?—

 Шунда аның хәзер бар гаме.

Кыйммәт нәрсә юлда гына ятмый,

 Кеше анда, монда сугыла.

Әнә шулай, сизелмичә генә

 Язмыш сызган юлың җуела.

Гөнаһ турындагы уйларың да

Хәтер төпләренә күмелә.

Тәүбә итәргә дә вакыт калмый,

Гомер кылы шартлап өзелә...

Күңелемдә ята күп роман

Күңелемдә күпме вакыйгалар!—

Ничә романнарга җитәрлек.

 Кулда каләм, алда кәгазь ята.

Язар идем, җитми җегәрлек.

Яшь гашыйклар сере яна эчтә.

 Бу серләрне ничек сакларга?

Сер капчыгын чишеп җибәрүгә

Исемнәре беленер ятларга.

Мәхәббәтнең булмый ниндиләре?—

 Гөнаһлысы, сафы—керсезе.

Яп-яшь җаннар яна мәхәббәттә

Кем парлашып, кемдер берүзе.

Килә кызлар серен ачар өчен,

Бер бушанып калыр өчен дә.

 Юатучы түгел, сүзсез генә

Тыңлаучы да кирәк кешегә.

Гашыйкларның сүзен тыңлаганда

Алар белән бергә мин янам.

Күңелемә ничек сыйдырырга?

Һәр мәхәббәт үзе бер роман.

Ташлап китте чибәрлек,

Ташлап китте егәрлек.

Иң-иң тугры дустым булып

Калды бары юләрлек.

Шул юләрлек һаман мине

Кызларга гашыйк итә.

Чибәр кызлар күрсәм һаман

Йөрәкләр ярсып китә.

Арбам бар да—атым юк,

Сөяр өчен хакым юк.

Төкерәмен барсына да

Юләрләргә закон юк.

Урлап китәрмен әле

Алай итәрмен әле,

Болай итәрмен әле;

Төнлә юрганыңа төреп,

Урлап китәрмен әле.

Очарбыз караңгы төндә

Мәхәббәт атавына.

Төшәрбез кайнар диңгезнең

Иң тирән катламына.

Төн белән көннәр кушылыр,

Тукталып калыр Вакыт.

Кайнар диңгезнең төбеннән

Чәчәкләр чыгар калкып.

Калырбыз шаулы диңгездә

Йөгерек дулкын булып:

Яшәрбез тынгы белмәүче

Ирекле тоткын булып.

 

 

 

 

Чиновникның ишеге калын була,

Ул ишекне тора эт саклап.

Кабинетта—«утырыш»: карт чиновник

 Сөяркәсен утыра кочаклап.

Ничек яшимендер, гәүдәм хәзер

Тора бары бер уч сөяктән.

Күптән бетәр идем, илаһи көч

Агылмаса әгәр йөрәктән.

 

Кайчак дәрт тотып кала,

Кайчак эш тотып кала;

Алырга килгән Газраил

Төкереген йотып кала.

Күпләр әйтә: роман яз син, диләр,

Вакыйгалар синдә җитәрлек...

Начармыни роман вакыйгасын

Бер шигырем барса күтәреп?!

Җәйләр үтте, көзләр җитте,

Инде кышка керәмен.

Кар өстендә үсәр, ахры,

Минем соңгы гөлләрем...

2009