«БУ—ТӨКӘНМӘС КӨРӘШ!»

 

XXI гасыр башы 50—бОнчы еллардан караганда әкияти бер заман булып тоела иде Күп кенә фантастлар үзләренең әсәрләрендә ошбу елларны тасвирладылар. Коммунизм дигәнен дә инде 1980 елда ук төзеп бетерәсе идек ләбаса.. Хәзер менә «кешелекнен якты хыялы» булган җәмгыятьнең 30 еллыгын каршылаячак идек бит без.

Берәр алдан күрүче, бу «әкияти» чорда заводлар эшсез калыр, капиталь ремонттан сон батарейларыгыздан су агып интектерәчәк, квартирга түләргә акча җиткерә алмассыз, балаларыгызны институтка ришвәт түләп кенә кертерсез дисә, ышанучы табылыр иде микән?

Менә бу яңа елның беренче санындагы кереш мәкаләбездә ни турында язылырга тиеш иде? Авторларыбыз һәм укучыларыбыз ярдәмендә журналны тагын да яхшырту хакында, әлбәттә. Матбугатыбыз хакында Әйе. бу турыда да сүз булыр Ләкин әүвәл башка мәсьәләләргә кагылып алыйк. Чөнки татар вакытлы матбугатынын хәле шактый мөшкел. Тиражлар кимегәннән-кими бара «Казан утлары»нын киләсе елның беренче яртыеллыктагы тиражы 2009 елнын шул чордагысыннан артыграк. Бу—асылда үзебезнең тырышлык нәтиҗәсе. Һәм әлеге сан 1990 елгыдан нык калыша Вакытлы матбугатыбызның авыр хәле исә ин әүвәл милләтебезнең хәленә бәйле.

Бер ел элек мин журналда (2008, № 12) «Карабыбыз батып барганда» дигән мәкалә бастырган идем. Күңелне биләгән авыр гамь бу бер ел эчендә аз гына да кимемәде. Киресенчә, татар карабы һәлакәткә якыная гына төште.

Безнең өчен хәзер иң хәтәре—халкыбызның телсезләндерелүе. Хәтта Татарстанда да үги телгә әйләндерелгән татар теле дәүләт, жәмгыять эшләреннән генә түгел, инде фәннән, мәгърифәттән, хәтта ки тормыш-көнкүрештән дә зур тизлек белән кысрыклап чыгарыла. Кем тарафыннанмы? Иң әүвәл сүздә һәм Конституциядә халыкларның тигезлеген таныган, чынлыкта исә моның гел киресен гамәлгә ашырып яткан Рәсәй хакимнәре тарафыннан. Әмма моны, аклап булмаса да. күпмедер дәрәҗәдә аңлап була әле: алар, ничек кенә матур сайрамасыннар, асылда үзләрен ил-җирләрне яулап алу. халыкларны изү-сыту рухы белән сугарылган империя варислары итеп тоялардыр. Ә менә Татарстан хакимнәрен аклап та. анлап та булмый. Автономия кысаларыннан баш тартып, суверен Татарстан статусын игълан итеп, аны референдумда бөтен Татарстан халкыннан раслатып, шуны Конституциябездә беркетеп, яуланганнын төп өлешен Рәсәй белән уртак Шартнамәдә имзалый алган килеш тә шәлперәеп-мескенләнеп янә автономия аранына кереп бетә язуыбыз, яулап алынганнан сон тарих безгә нибары ике генә тапкыр биргән форсатнын инде икенчесен дә ычкындыруыбызны ничекләр анлап булсын ди. йә. Чигенүләр була аладыр ул. әйе. ләкин ахырына кадәр үк диярлек мөстәкыйльлегеңне, шуна өстәп тагын мәгарифеңне, ягъни телеңне үк биреп чигенү кадәресе? Юкса телне һәм шактый дәрәҗәдә сәнгатьне дә саклау һәм үстерү. Хрущев коммунизм төзи башлаганга кадәр, автономия кысасында да мөмкин булган иде.

Ельцин хакимияттән киткәннән соң вәзгыять үзгәрде, кысу нык көчәйде бит. дияр кайберәүләр. Ләкин чигенү инде Ельцин вакытында ук. ни гажәп. безгә зур мөмкинлекләр биргән Шартнамәгә кул куелу белән диярлек башланган иде. «Ныгытып кысу»га килсәк. Идел—Урал Штаты (тарих биргән беренче форсат) төзелә алмыйча калган 1918 елдагы вәзгыять белән чагыштырырлыкмы сон аны9 6

Сөрген дә. төрмә дә. стенага терәп ату да янамый лабаса. Безнен чоргарак килик: 1957—60 елларда Татарстан өлкә комитетынын беренче секретаре булган урыс Семен Игнатьев коммунистчыл заманда да. эштән алынырга мөмкин икәнен белгән килеш тә татар халкына игелекләр кылып өлгергән әнә. Бу—мәктәпләрдә татар теленен статусын күтәрү. Г Тукай премиясе булдыру һ б. (Солтанбәков Б Татарлар һәм Игнатьев—К. Утлары. 2008. № 12). Казан мунчасында бер урыс кешесе минем белән теттереп татарча сөйләште Игнатьев чорынын тере ядкәре булып чыкты ул. Хәзерге җитәкчеләребез исә. шактый гына мөстәкыйльлек кулга кергән килеш тә. татар халкын халыкара хокукны һәм Татарстан Конституциясен генә түгел. Россия Федерациясенең үз Конституциясен бозып җәберләүгә дә юл куялар

Монда мәсьәлә, бәлкем, курку-курыкмауга гына да кайтып калмыйдыр Туксанынчы еллар башында, бигрәк тә референдум чорында президент М Шәймнев тә, Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин да ин хәтәр мәлләрдә дә үзләрен кыю- тәвәккәл тотканнар иде. Чигенүләр Рәсәйдә капитализм төзи башлау һәм ашыгыч рәвештә миллионерлар-миллиардерлар ясау—«буржуйлар» сыйныфын хасил итүгә бәйле микән әллә? Олуг хакимнәр дә фәрештәләр түгел, адәм балалары гына икәнлекне күреп-тоеп торабыз лабаса.

Хәер. М Рәхимов та һич фәрештә түгел. Башкортстанда татарларны кысу, башкорт санын татар исәбенә арттыру исә—начардан да начар, әшәке бер эштер Әмма референдум да үткәрмәгән. Шартнамә лә төземәгән, мөстәкыйльлекне безгә караганда күп өлеш азрак алган республикада башкорт халкын саклап калу һәм үстерү беркайчан да истән чыкмый торган төп максатларның берсе икәнлеге дә чәчрәп күренеп тора бит

Бездә исә милли төсмердән уттан курыккан кебек куркалар «Милли чырае булмаган («без национальной окраски») республика» дип горурланып сөйлиләр. Ләкин хәтта автономияле республикалар да нәкъ менә шул милли төсмерне, республикага исем биргән халыкның милләт буларак ачылуын («чәчәк атуын») күздә тотып төзелгән ләбаса (стратегик максат бүтән булса да). Хәзер бу бер мәзәктә солдат балта пешергән кебек килеп чыга түгелме сон? Милли республика булуга таянып, өлкә-крайлардагыга караганда кабарынкырак идарә штаты, президент посты булдырыла да, майлы куе ботка пешеп җиткәч, балта алып ташлана

Дөньядагы барча татарларга милли егәр өстәп торырга, милләтне үстерергә- көчәйтергә тиешле Татарстан татарлар өчен каберстанга әйләнә бармасмы * Әйдәгез. «Казан утлары»нда ук басылган (2007, № 5) бер истәлектән өзек укып китик әле Элек Кытайда яшәгән Зифа Табиева бодай дип язган «Менә без. Голжадагы татарлар, чит иллә яшәсәк тә. шулай тату, халкыбызны, туган телебезне яратып, бердәмлек аңы белән тырышып-тырмашып яшәгән, һаман алга омтылган идек Казанга кайтырга кирәк, үз җиребездә үзебез булып яшик дип Казанга кайттык Тик монда үз телендә сөйләшкән, үз тарихы белән якыннан кызыксынган, халкының киләчәген төптән уйлап кайгырган гагар яшьләрен эзләп табарга кирәк икән. Әллә татар булып калыр өчен чит илләрдә яшәргә кирәк микән ул?>

Тагар язмышына тәэсир итәрлек министрлыклар, комитетлар, шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре һәм башка шундый мөһим урыннарда түрә булып кемнәр утыра ’ Тагар кешесеме, әллә татар фамилиясе генәме ’ Берсеннән-берсе авыр вәзгыятьләр кичереп торганда бсрәрсенен «Жәмәгать. болай ярамый, бетәбез бит'» дип чан сукканы булдымы? Кемдер, бәлкем, теләгәндер дә. ләкин татар республикасында татарны яклап сүз әйтү түрә өчен шактый хәтәр эш ул. Ә менә күрмәмешкә салышып тыныч кына эшли бирү—мөмкин Хәтта әле астыртын мыштым гына яки ачыктан-ачык диярлек татар тормышын урыс рельсларына күчерә бару, әйтик, татар мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын аз-азлап яки кинәт тә урыслаштыру кебек зш гамәлләр дә бик мөмкин. Татарстанда чиновниклар хәтта татар милләтен бетерү!ә өлеш кертеп тә җинсл-рәхәт гомер кичерә, карьера ясый алалар кебек Һәрхәлдә, монын өчен хөкемгә тартылган, эшеннән алынган яисә шслтә-кисәтү генә булса да бирелгән бер генә чиновникны да белмим мин Һәркаисыбыз күреп- белеп торганын мисалга китерим әле Татарстанның дәүләт телләре турындагы законны бозган өчен тиеш булганча җавапка тарта башласалар, мондый эшләрмен
иге-чиге булмас иде. Бәлкем, зур-зур түрәләрдән башларга кирәк булыр иде әле. Әмма гап-гадие генә дә эшләнми бит. Әгәр дә күп чыгымнар тотып алыштырылган урам исеме такталарындагы хаталар айлар-еллар буе исән-имин чәчрәп тора ала икән, кемнәрдер бу эшкә чик куярга һәм гаеплеләрне жавапка тартырга тиештер бит инде. Әйтик. «Жину проспекты» өчен. Урамнын бер өлешендә нәкъ шулай язылган! Реклама текстында испанча, итальянча яки идишта языласы сынар сүз генә булса да. теләсә-каян сүзлекләрен эзләп табып, бер хатасыз язарлар иде. Монда исә Татарстан башкаласында ике дәүләт теленең берсендә дүрт хәрефле сүздә өч хата җибәрелгән! Ләкин монын өчен берәү дә кызармый-оялмый, күрәсен. (Тикшерә алмыйм, шуңа күрә хаклыгын гарантияләмим, әмма мина Казан мэриясендә эшләүчеләр бүтән төрлерәк хаталар киткәндә оялалар дип әйттеләр. Мәсәлән, кигән күлмәген мен доллардан арзанрак булганда.) Язучыга һәм эшне кабул итүчегә жәза бирелмичә, такталарны шулар исәбенә алыштырган хәлдә генә дә Казанда бүтән бер хата да җибәрелмәс иде дип уйлыйм мин. (Ә менә шәһәр транспортында янә тукталышларны ике телдә әйттерә башлаган өчен—рәхмәт).

Татар телен азмы-күпме белү ике дәүләт телле милли республикада һәрбер җитәкчегә фарыз булса, татар мәгарифенә, татар мәдәниятенә, татар матбугатына, тулаем татар халкы язмышына тәэсир итә алырлык җитәкче постларга билгеләнүче затлар, белгечлекләре буенча әзерлекле булудан тыш, татар телен шәп белергә, моннан тыш әле татар тарихын һәм халкыбызнын хәзерге хәлен дә белергә, милләт гамен үз итеп яшәргә тиешләр. Ләкин мондый таләп аларга бөтенләй куелмый булса кирәк Гомумән, җитәкче постларга билгеләгәндә гел бүтән, без белмәгән мантыйк та кулланылмый микән? Берәүне, мәсәлән, бер редакциягә «яп-яраксыз» дип таптылар да. икенче редакциягә «яраттылар» әнә!

Газет-журналларны үзгәртү омтылышы көчле. Гаять четерекле нәрсә, сак булырга, традицияләрне өзмәскә кирәк. Югыйсә чуртан тотам дип чөкернәдән дә коры калуын бар—бу тираж җәһәтеннән, басманы «татарсызландырып». милләтне бетерүгә дә өлеш кертүен бар... Аннан, без хәзер талантлы, булдыклы татар журналистларының һәркайсын белергә һәм сакларга тиешбез. Журналистикага гына кагылмый бу, әлбәттә. Шундый бер чорга кердек ки, тиз арада гадәттән тыш чаралар күрмәгәндә, көчле милли кадрлар җитмәү үзен гел сиздереп торачак, шул сәбәпле мәдәниятнең бөтен тармакларында да артка китеш, чигенү башланачак. Бу әле—татар телен укытуга бәйле үзгәрешләрне искә алмаган килеш тә. Җитәкчеләрдән берәүләр, моны анлап җиткермичә, Сталин заманындагыча. алыштыра алмаслыклар юк ул дигән принцип буенча эш итсә, икенчеләренә милләт һәлакәт алдында торганда да шома-җилбәзәк язмалар тулы, ягъни караб батып барганны сиздермәскә тырышып халыкны уенчак музыка белән мавыктырган оркестр сыман газет-журналларны хуп күрсә, өченче берләренә исә татар матбугаты бөтенләй дә кирәкми, ул никадәр тизрәк тончыкса, шулкадәр шәбрәк бугай.

Кызганыч ки, бернинди басым ясалмаган килеш тә «тешсез» булып чыгып килгән татар басмалары шактый бездә. Һәм гомумән, Татарстанда матбугат иреге чикләнүгә иң әүвәл үз-үзләренә туктаусыз бармак изәп торган журналистлар һәм бигрәк тә баш мөхәррирләр гаепле түгел микән дигән шигем бар. Баш мөхәррирләр гаделлек хакына тәвәккәлгә барудан, эштән алынудан куркып дер калтырап торганда матбугат ирекле була алмый ул!

Татарстан президентының күп еллар элек әйткән, без матбугат иреген кысу юлыннан бармабыз дигән сүзе бар. Һәм моңарчы аны бозганы юк иде шикелле. Тискәре фактларны белеп тә җиткермәскә мөмкинмен. ләкин уңай фактларны китерә алам. «Ватаным Татарстан»да (Татарстан Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты газетасы!) 2004 елда Зөлфәт Хәкимнен «Ватансызлар вата Ватанымны» дигән «тешледән дә тешле» мәкаләсе басылып чыкты. Шуннан соң күпләр баш мөхәррир Минназыйм Сәфәров белән исәнләшергә дә куркып йөргәннәр. Әмма ул, шөкер, бер генә шелтә сүзе дә ишетмичә, үз урынында утыра бирә.. «Казан утлары»нда да үткен-үткен мәкаләләр басылып тора. «Звезда Поволжья» газетасының ун ел буе исән-имин чыгып килүе дә шуны ук раслый дип беләм. Укучыдан гафу 8

■Ву токәнмәс КӨРЪЦГ.

үтенеп, үземнән дә бер мисал китерим әле. 2001 елны М. Шаймиев янә Татарстан президенты булып сайлангач басылды бу язмам «Ватаным Татарстан«да М Шаймиев турында фикеремне язып бирүне сораганнар иде Мондый чакта гадәттә ин-ин жылы сүзләр генә әйтелә. Мин башта «Татарстан референдумы» дигән тарихи- публицистик хезмәтемне әзерләгәндә президентның «Идел»нен баш мохәррире Фәиз Зөлкарнәй белән мине ничек шәп кабул итүе турында сөйләдем. Әңгәмә башында, ничектер хәйләкәр генә җаен табып, президент үзе мина өч сорау бирде Беренче сорау мондый иде «Мин ул чакта (1992 ел) Югары Совет председателе идемме әле?» «Юк. Сез президент булып 1991 елны сайландыгыз», дидем мин. Һәр өч сорауга дорес җавап биргәч кенә президент минем белән ачылып бетеп, ихластан сөйләшә башлады Бик шәп әнгәмәдәш иде ул. Кәгазьгә карамыйча бер сан да. бер генә төпле фикер дә әйтә алмаган кайбер олуг түрәләр ише түгел. Язмамда шушы әңгәмә барышында туган тәэсирләремне бәян иткәч, президент турында гомуми уңай фикеремне әйткәч, болай дип яздым «Мин М. Шәймиевнен бөтен сәясәте, эш-гамәлләре белән дә килешеп бетә алмыйм Милли университет мәсьәләсендә житди дәгъвам дә бар Әле телгә алынган китабымда (^Татарстан референдумы») Президентка тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Ана тәнкыйть «Идел» журналында да басыла килә. Ләкин монын үзебез өчен шаукым-фәләнен беркайчан да сизмәдек тагын» (10 апрель саны) Редакциягә ультиматум куйдым йә тулы килеш чыгарасыз, йә бөтенләй чыгармыйсыз'» Минем язма өстә ниндидер инстанция аша үтте, әлбәттә, ләкин кыскартылмыйча чыкты, һәм бернинди зыян-зәүрәтен дә сизмәдем

90нчы елларда Мәскәү журналистлары тәвәккәллек, кыюлык җәһәтеннән һәркайсыбызга үрнәк иде Араларында А Политковская. Д. Холодов кебек фидаи җаннар да бар иде Ләкин бу чор үтте Бер газета («Новая газета») һәм бер радиодан («Эхо Москвы») кала гаммәви мәгълүмат чараларының барысы да диярлек хакимият астына кереп бетте бугай инде

Бишме, алгымы сл элек Казанга Россия Телевидение академиясе президенты, матбугат иреген саклау комиссиясе рәисе Владимир Познер килде Ул журналистлар белән дә очрашты «Бу ирек нигә Мәскәүнен үзендә юк сон?» дигән сорау язып җибәрсәм дә. җавап алмадым. Алты еллап Америкада эшләп кайткан, демократиямен тәмен тәмам татып өлгергән бу телевидение иаздызынын үзенә дә авызын артык зур ачарга ирек бирмиләр иде шикелле. Ул 2001 елдан башлап беренче каналда алып барган «Времена» дигән иҗтимагый-сәяси ток-шоунын бердәнбер кыю урыны ин азакта әйтелгәләгән «Бүтән заманнар килер!» дигән сүзләр кебек тоела иде мина Бераздан әлеге гыйбарәне дә ишетми башладык 2008 елда исә бу бик тә олылап үткәрелә торган тапшыру туктатылып, күпмедер вакыпан аны «Познер» дигән, төн уртасында бара торган күп тыйнаграгы алыштырды.

Мәскәү журналистлары «Рус халкына куркыныч яный'-. «Телебез бетә!» дип ара-тирә чан сугып куйгалыилар Без исә хәлебез мен өлеш авыррак булган, чын- чынлап һәлакәт алдында торган килеш тә моны һаман үзәк тема итә алмыйбыз әле Төрле жанрларда, заманча әйтсәк, төрле форматта язарга кирәк Ин әүвал дәүләт җитәкчеләребезгә тынгы бирмәскә, аларга гел ачы хакыйкатьне әйтеп, тормыш чынбарлыгын күрсәтеп торырга кирәк Укымыйча яки укымаганга салышып калып булмаслык итеп! Курыкмыйк. Шундый хәлдә дә куркып тору, ипле-тәти журналист яки язучы булу яшәүме, үлемме дигәндә халкына үлем вариантын саклау бу ла бит ул. Аннан, без нигә куркырга тиеш ди әле? Явыз Иваннар. Сталиннарны Алла урынына күргән халыкка һич үтеп керә алмаса да. башка илләрдә бу ике икен дүрт кебек гап-гади бер хакыйкать инде халык дәүләт өчен яшәми, дәүләт һәм анын бөтен түрәләре-түрәчекләре халыкка хезмәт игәргә тиеш Татарстан җитәкчеләре 1992 елны референдумда үзенә ботенләи бүтән төрле язмыш сайлаган халык .идында җавап ia тотарга тиеш әле Аларнын исә. бер генә тапкыр да. шул сәбәпле болай килеп чыкты бу дип аңлатырга тырышып караганнары да булмады хәтта

Татарстан Конституциясенең, татар халкы һәм Татарстан язмышына тәэсир итә алырлык законнарыбызнын үтәлеше җәһәтеннән министрлыклар һәм дәүләт комитетлары, район һәм шәһәр мәгариф бүлектәре. мәктәпләр һәм ба.талар бакчалары. Казан «Горпечате» кебек оешмаларның эшчәнлегсн тикшереп чыгу зарур дип беләм

 

Татар китабын һәлакәт чигенә җиткерә язган сәбәпләрнең берсе—китап сатунын төзек системасы җимерелеп, китап кибетләренең хосусыйлаштырылуы. Монда кайбер дәрәҗәле кешеләрнең шәхси мәнфәгатьләре дә катышлы түгел микән дигән шигем бар «Мәгариф» нәшриятының язмышы да хафаландыра...

Халкыбызга аның хәзерге аянычлы хәлен һәм аннан чыгу юлларын анлаткан. анга һәм хискә тәэсир итә торган, бәгырьгә үтеп керерлек язмалар әледән-әле басылып торырга тиештер ул.

Орган-фәлән булмаган, беркем алдында отчет тотмаган килеш тә әлеге төп. үзәк мәсьәләдән качыбрак көн күргән басмалар да бар. Аш—ашка, урыны башка дигәндәй, газет-журналларнын төрлесе чыга бирсен. Ләкин «Акчарлак»ны «Кара чарлак»ка, «Уртак түшәк»не «Пычрак түшәк»кә әйләндерергә мөмкин чик үтелмәсен иде. Ьәм алар тел бетсә үзләренең дә артып каласыларын истән чыгармасыннар иде. Мондый басмаларның тиражы ишәя хәзер. Әмма бу һич кенә лә шәплекне күрсәтми әле. Халык әнә сихәтле чәй дә, аракы да эчә (урыста «чаи не водка, много не выпьешь» дигән сүз дә бар). Тираж—халыкка йогынты дигән сүз. Халыкнын шактые хәзер бер. күп дигәндә ике басмага язылгачтын. бу йогынтынын бер өлеше башка газет-журналлардан тартып алына, димәк. Бер басманы да гаепләргә теләмим, һәр кеше үзе нәтиҗә чыгарсын. Мин моның өчен ике пункттан торган бәһаләгеч кенә тәкъдим итәм. 1. Әгәр дә бу басма чыкмый башласа, татар халкы ни югалтыр? 2. Әгәр дә берәү үсмерчактан алып газет-журналлардан бары шунысын гына укыса, ул нинди кешегә әйләнер?

Журналда басылган роман турында бер газета анын «Казан утлары»нда басылганын әйтми генә язып чыгарасы иде. Әйтсән. журналга реклама буласы икән! Юк. җәмәгать, безгә хәзер посып-бикләнеп яшәү турында түгел, киресенчә, мөмкин кадәр ярдәм итешеп, бергә-бергә исән калу һәм халкыбызны исән калдыру турында уйларга кирәк!.. Тагын әле бер-береңнен әйберсен укып бару да җитми. Шәп әсәре яки мәкаләсе турында кешегә җылы сүз әйтү дигәне исә ана кесәннән акча чыгарып бирүдән дә авыррак бугай әле!.. Һәм. . көчле, булдыклы, тәвәккат баш мөхәррирләребезне, журналистларыбызны саклыйсы иде бит. Атарнын нәкъ менә шундыйларыннан (шәп милли кадрлар кимегәннән-кими барган бер мәлдә!) котылырга теләүчеләр булуы ихтимал.

Газет-журналларыбыз яшь буынны тәрбияләүгә үтә зур әһәмият бирергә, моны татар әхлагына, шулай ук. бәлки, совет чорының да ин шәп традицияләренә таянып, махсус план төзеп, системалы рәвештә алып барырга тиештер Юкса бүтән төрле планнар төзелә, балаларыбыз һәм яшьләребезне бүтән «кыйбла»ларга юнәлтү максат ителә кебек Мондый шик миндә 5—6 еллар элек маршруты Ямашев урамы аша үткән трамвайга утыргач туды. Өр-яна бу вагонның түшәме трамвай йөртүче кабинасына 3—4 метр кала 15ләп сантиметрга биегәеп китә. Шул урында хасил булган тар турыпочмаклыктан безгә менә мондый сүзләр дәшеп тора: «Не уступай хорошее место». Язу шәп дизайн белән, пыяла эченә кертеп, заводта эшләнгән. Өлкән яшьтәгеләргә. инвалидларга, балалы хатыннарга урын бирергә тиешлеген сеңдереп үскән завод җитәкчеләре үзләре генә мондый эшкә тәвәккәлли алырлар идеме икән? Юк! Мондый фәрманны Мәскәүдән дә теләсә кем бирә алмый әле. Бу бары дәүләт идеологлары белән килештерелгән гамәл генә була ала. Максат—эгоизм, индивидуализм кебек сыйфатларны сеңдергән яна тип. капиталистчыл яшь буын тәрбияләү. (Шөкер. Казан транспортчылары мона күнмәгәннәр. Кабина ишегендә кемнәргә урын бирелергә тиешлеген санап чыккан язу бар иде.) Шунда үземне тетрәндергән икенче бер хәл исемә төште. Телевизор карап утырам. Анда ничектер (мина гына «ничектер» инде, бар да алдан уйланылган. әлбәттә) луата (ирләрнен ирләр белән якынлык кылуы) турында сүз чыкты Үзәк каналда ин популяр тапшыруларның берсен алып баручы иптәш шул чакны ике сүз әйтте Ике генә, ләкин-телевизор караган яшьләр, үсмерләрне шушы кабәхәт юлга бастыру максат ителгәндә ин кочле сүзләр иде бу. «Это модно!» диде ул. Мин бу адәмне шуннан сон телевидениегә аяк бастырмаслар дип уйлаган идем. Әле һаман эшли! Югары даирәләрдә таяныр кешеләр бар. димәк!

Безгә хәзер балаларыбызны ничек тә булса заманның наркомания кебек пычрак чирләреннән, әхлаксызлыктан аралап калырга кирәк. Ныклы каршы тору

 

ву—төкәнмәс керәип.___________________________________________________

көче, җирәнү хисе—иммунитет тәрбияләргә кирәк Моны татар әхлагына, ислам кануннарына таянып эшләп була. Татар мәктәпләре дә үзенә күрә бер иминлек утраулары кебек «Иде» дип өстәргә тиеш булабызмы инде хәзер1

Әти. әни. әби. бабай булу—үтә җаваплы һәм үтә авыр вазифалар ул Бигрәк тә менә мондый, татар өчен гаять четерекле заманда. Авырлыгы тоела, карвалол валидоллар эчеләдер ансы Ләкин белемсез-мәгълүматсыз килеш, баланмын нинди дөньяда яшәгәнен, аны кайсы юлга кертеп җибәрергә теләгәннәрен, шуннан китеп барса ниләр буласын белмәгән-чамаламаган килеш без балаларыбызга игелек кылучылар түтел. аларны каһәрле язмышка дучар итүчеләр була алабыз бит 90нчы елларда күпме бала, нигә мине татарчага өйрәтмәдегез дип. әти-әниләренә дәгъва белдерде әнә Чыннан да. баланы ул яралу белән барлыкка килгән хакыннан— әти-әниләре. әби-бабаларыча сөйләшеп, укып-язып. җырлап-биеп яшәү хокукыннан мәхрүм итү бала алдында һәм Ходай Тәгалә алдында (халык-кавемнәр тикмәгә генә барлыкка килмәгән ләбаса) җинаять кылу түгелме сон9 Баланы әти-әниләренә бүген отышлы булып күренгән чит юлга кертеп җибәрү анын борынгылыкка, күп бәла-казалардан саклый алачак куәткә тоташкан нәсел тамырларын имгәтү була бит ул! (Тагар теле арта алса, чит илләрдә артыр иде. анда яшәүче милләттәшләребез кадерләп буыннан-буынга тапшырмаслар иде аны). Аннан, өлкәннәрнен үзләренә ни булып кайтыр сон бу9 Заманның пычрак һәм хәтәр чирләрен урап үтә алган хәлдә дә. чит телдә сөйләшеп, ят җырлар җырлап, ят гадәтләрне (һәм гадәтсезлекләрне) сеңдереп үскән бала өчен әти-әнисе. әби- бабасы кадерле, газиз булырлармы9 Картаймыш көннәрендә үз өйләрендә үк артык җан булып калмаслармы алар? Ныгытып, тирәннәнрәк уйлансаң, бу уйлар сине һичшиксез суверенитет-мөстәкыйльлек, милли хәрәкәт кебек мәсьәләләргә китереп чыгарыр Әгәр дә син ил эчендә ни дә булса эшләргә сәләтсез, ягъни агым унасна гына Йөзә алучы икән, өй эчендә булса ла эшлә. Баланны чит-ятлар базасы түгел, нәсел-нәсәбенә ялганган үз балан итеп үстер

Унбиш еллап элек. Татарстан Язучылар берлегенең идарәсен сайлаганда, кемдер анын балалары татарча сөйләшми дигәч, халык бер агайга каршы тавыш биргән иде Хәзер балалары татарча белми торган язучылар, галимнәр, журналистлар, сәнгать әһелләрснен исемлеген төзесән. «кәртинкә» нинди булыр rue икән ‘ Сәхнәдә оныгы Нариман белән бергәләп җырлаган Рафаил Сәхәбндән үрнәк алыйк, җәмәгать'

Бик аз өлешен санамаганда, шушы гаять хәтәр мәлдә дә. карабыбыз батып барганда да зыялыларыбызның тавыш-тыны бик ишетелми. Гади халыкны гафу итеп була әле. алар күп нәрсәне анлап җиткермәскә мөмкин, әмма бөтен нәрсәне дә белгән һәм шактые татар теле, гагар фәне, гагар сәнгате исәбеннән туенган кешеләрнен битарафлыгын ничекләр анламак кирәк.’ Сораганда, төрле сәбәпләр әйтелә ансы. Ләкин әтисе яки әнисе авыр хәлдә булганда да кайтмаган, берничек тә ярдәм итмәгән бәндәләр дә акланырга сылтау табалар бит ул. (Бер мөхтәрәм авторыбыз. 37нче еллар, шул чактагы әләк-сатулар турында сүз кузгатылгач, янә шундый заман килсә, сатучылар күбрәк тә булыр әле дип шаккатырган иле Бәлки, шаккагасы юктыр да?) Без мондыйларны берни дә эшләтә алмыйбыз, ләкин алар үзләрснен кемлекләрен белеп яшәсеннәр

Мәкальгә тиң җыр сүзләрен үзгәртеп. «Халыклардан халык һич кнм түгел, тик бәхеткәйләре тин түгел» рәвешендә елаучы-сыктаучыларны гаепли алмыйм мин. ләкин Шәхесләр кирәк, түрәләр яки байлар кубызына биемичә, халык һәм хаклык хакына тәгаен. чын эш эшләүчеләр кирәк. 1992 елны безнен референдумны буарга дип Мәскәүдән прокурорлар бригадасы килеп төшкәч, карьера фаләннәрен уйламыйча арага стена булып баскан Татарстан прокуроры урынбасары Марсель Мусин. Казан прокуроры мәрхүм Сәйфихан Нәфиев кебекләр Үзе җитәкчелек иткән Казан Компрессорлар заводын беренче булып Татарстан карамагына күчергән һәм могиыи предприятиеләр саны 2 проценттан 92 процентка җитүнең төп сәбәпчеләреннән булган Әхмәт Галиев, бәгыреннән чыгарып диярлек «Сәләт» лагерын тудырган һәм озак еллар буена аны исән имин яшәтә алган Жәүдәт С&ләйманоалар да халкыбы знын олы ихтирамына лаек.

Казан ханлыгы яулап алынгач, татар халкын халык буларак ин әүвал ислам дине һәм муллаларыбыз саклап калган Хәзрәтләребез рухи идеологлар да. еш кына

 

үлемнең күзенә карап, чукындыруга каршы торуны оештыручылар да, мәгариф системасын коручылар һәм мөгаллимнәр дә булганнар Хәзер Татарстанда 1300ләп мәчет һәм биш меңләп мулла бар икән. Бик тә олы көч ләбаса бу! Тик... кайда ул көч. нигә сизмибез сон без аны?

Үтә четерекле мәсьәлә бу. әмма аны күтәрер вакыт җиткәндер инде. Әйтергә хакым бар дип уйлаганнарны гына әйтәм. ялгышсам, төзәтсеннәр. Үз вазифаларын ихластан һәм җиренә җиткереп үтәгән, халкыбыз гамен үз гаме иткән асыл хәзрәтләребез, бәлкем, күптер ул. Ләкин башкалары да бар бугай бит Илаһи якны ла кайгырту һәм фани яктан да үтә өлгер булу, иномаркаларда җилдерү бергә сыеша ала микән ул? Минем бу исәррәк башка кайчакны. их. хәзрәтләребезгә аттестация үгкәрсән. әүвал керемнәре, мал-мөлкәтләре турында декларация тутыртсаң иде дигән дуамал бер уй килә. Тагын да дуамалрагы да килгәли әле. Дога укыганда алларына ялган детекторы куеп, ачыкларга иде дим: ихластан укыйлармы, әллә «сәдака» атлы финанс операциясе үткәрәләрме икән9 Аннан, бусы, бәлкем, дөрес тә түгелдер, әмма киенүләре дә ошап җитми Генераллар күк басып тора хәзрәтләребез! Орден-медальләре генә юк. Кайберләренен йөзенә дә генерал тәкәбберлеге чыга әле. Арада шамакайга ошаганнары да бар Православие руханилары да шулай купшы киенә (католик руханиларның киеме күп тыйнаграк), ләкин алар динендә поплар—Аллаһы Тәгалә белән адәм балалары арасындагы олуг затлар, арадашчылар санала. Ислам динендә арадашчылар юк лабаса.

Мин Нурихан Фәттахның журналыбызда чыккан истәлекләрендәге мулла абзыйны һич оныта алмыйм. Әдип менә нинди сузләр белән тасвирлый бу авыл мулласын: «Ягымлы, әдәпле һәм тыйнак кеше». «Йөзе һәрвакыт йомшак, ягымлы нур бөркеп торган күзләре. Тавышы шулай ук йомшак, ягымлы» «Ягымлы, тәрбияле, кин күңелле, аңлы, белемле». (Беренче шигырь күк балачак. . 2008. Ns II. 106—108 б.) Жанга менә шулай йөзләреннән нур бөркелеп торган хәзрәтләр тансык шул Киеме, машинасы түгел, күңеле шәпләр тансык.

Күп кенә муллаларыбызнын. гыйлем кеше булуларын күрсәтергә теләпме, урыс сүзләре кыстырып сөйләве бик тә ачуны китерә. Чукындыручылар теле катыштырылгач, гыйбадәткә көфер сүз килеп кергән кебек була Яртылаш яки тулаем урысча вәгазь сөйләүләре исә тәмам шаккатыра Айлар Хәлимнен «Имамнарга вәгазьне бары урыс телендә генә укырга кушылган» дигән сүзенә (Пожалуйте нан айсберг—Зв. Поволжья. 2009. N° 42) ышанып бетә алмыйм Ләкин бу хәл мина Наҗар Нәҗминен 1968 елны (№ 4) «Казан утлары»нда басылган мәшһүр «Татар теле» дигән шигыренен кайбер юлларын искә төшерде:

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син. калдың тере Чукындырган чагында да Чукынмадың. татар теле

Баскынчы поплар эшләп җиткермәгәнне үз муллаларыбыз эшләп ятамени инде хәзер?

Гарәбстанда укып кайткан яшь хәзрәтләрнең авылга бармаулары (сәдака аз!). Казанда өелешеп ятулары да гаҗәпләндерә. Христиан миссионерлары чит-ят халыклар арасында да. шәрә утрауларда да эшләгәннәр әнә. Муллалыкка укырга ин белемле, кн сәләтле, саф күңелле яшьләрне җибәрәсе иде бит Киләчәктә алар алтын бәһасе торырлар иде!

Безгә хәзер бик тә. бик тә үтә популяр шәп җырлар кирәк. Кайда безнен композиторларыбыз?..

Республика милли чырайсыз калмас ул Тормыш үзгәрмәсә. ягъни, үзгәртә алмасак. Казан күгеннән берөзлексез урыс чырае карап торачак Татар каласы булып туган һәм баштагы 547 елында саф татар каласы булып яшәгән Татарстан башкаласының меньеллыгын шул телдә бәйрәм иткән төндәге кебек.

Юк. бу милләттән булган республикадашларыбыз турыңда бер генә начар сүз дә әйтәсем килми минем. Дүрт ярым гасыр элек баштан кичкән хәлләр өчен хәзерге урысларга ачу саклап йөрү—ахмак һәм яман бер эштер. Безгә татулыкның кадерен белергә кирәк. Алар тегенди, алар мондый дип гаеп эзләү гадәтебез бар Кайбер нәрсәләрне.
әйе, алардан йоктырганбыз. Мәсәлән, эчкечелекне Ләкин башта ничә гасыр буена йоктырмаганбыз бит әле. әхлагыбыз-иманыбыз какшагач кына бирешкәнбез Инде урысларнын үзләрен дә уздырып лыкынабыз! Бер танышымнын классташы Савинодагы яңгыр канавында батып үлгән әнә. Күп булса ике көрәк тирәнлеге суда.'

Урыслар аз-азлап үз тормышларын көйли башлады бугай алар Дингә дә кайтып баралар шикелле Ун еллап бер мунчада юынган кеше буларак, күрәм тәре тагып йөрүчеләре дә артканнан-арта бара Кырыктан узганнары арасында такмаганнары берән-сәрән генә диярлек хәзер

Милли мәсьәләдә урыслар безне айлап җиткерми, әйе «Кеше хәлен кеше белми уз башына төшмәсә» дигәнне халыкларга карата да әйтеп була Балтыйк буе илләрендәге милләттәшләре тел-мәгариф мәсьәләсендә бераз гына кысылу та. «алкән агай» ихластан рәнҗеп, нәкъ без сөйләгән сүзләрне сөйли башлады әнә'

Тату яшибез, әйе, ләкин бер-беребезгә ихтирамлы сабыр мөнәсәбәт, ягъни толерантлык дигән нәрсә бездә, аеруча түрәләребездә, кайчакта «толярантлык- колярантлык»ка—«өлкән» милләт алдындагы, канга тирән сенгән мескенлекнең заманча чагылышына әйләнә дә кала

Кыскасы, гаепне башкалар өстенә шудырып төшермәскә, үзебезгә ныгытып торып эшләргә, көрәшергә кирәк.

Көрәш дигәннән, милли хәрәкәгебез таркатылды, аерым көрәшче затларыбыз хокук саклау органнары тарафыннан туктаусыз куркытыла, «эш» арты «эш» ачылып кына тора. Шул рәвешле бераз булса да милли рухка ия барча татар кешеләрен өнсез калдырырга, «стерильләштерергә» уйлыйлар булса кирәк. Ләкин татарның эчке, потенциаль егәре барыбер зур. 90нчы еллар «киләчәк фондына» ниләр салып калдырганын бер күрербез әле. Заманалар да гел бодай гына бармас ул Тимер-бетон нигездә торган кебек тоелган коммунистчыл режим ничек тиз җимерелеп төште әнә!

2010 елда Татарстан АССР төзелүгә—90 ел (27 майда), Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация игълан ителүгә 20 ел (30 августта) тула Уйланыр, үткәннән киләчәккә күз ташлар, планнар билгеләр өчен бик әйбәт форсат бу Октябрьдә исә гаять авыр сынау көтә. Рәсәйдә халык исәбен алу үткәреләчәк Монда без күпме дигән сорауга гына түгел без нинди халык дигәненә лә шактый дәрәҗәлә җавап алыначак. Бу тарихи вакыйгалар барысы да журналыбызда шәп чагылыш табар

Уйга салган нәрсәләр күп инде ул. Публицист каләме әйтеп җиткерә алмаганны, бәлкем, шигъри каләмем әйтеп бирер9

ЧИГЕНӘБЕЗ, ӘММА...

Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.

Чигенәбез.

Инде сафлардан

Шыбыр шыбыр коела ыбыр чыбыр.

Качасыңмы син дә, каһарман?

«Көч—булмаган, кылыч сынык,—дисең.—

Каберташтай баскан илбасар».

Чирүебез', әйе, чирле безнең— Тәпәләнгән дүрт ярым гасыр.

Меңнәр безне әзер өзгәләргә.

Яклап колбасалы коллыкны.

Йә, елыйкмы утырып?

Тынычланып,

lam астында җәсәд: булыйкмы?

' Чирү гаскар
Ж<к әд мәет

Ялгышларны күзгә төртсәләр дә. Алкышлар юк. Кем алкышласын? Алкыш—эшләнгән эш.

Бары кулны,

Бары телне богау кысмасын...

Тирен, сөрт тә—эшлә. Тагын эшлә.

Эшлә һәм—көт. Эшлә һәм—чыда.

Халык күрми икән, балык күрер: Юкка чыкмый эзсез тамчы да.

«Халык бит юк»,—дисең.

Әйе, аны

Берәмтекләп әле җыясы;

Мәңгетуңнан, казып сөңге белән, Чыгарасы татар кояшын.

«Арттагылар нигә тарау?»—дисең.

Син, алдагы, кара үзеңә.

Түгел, түгел көрәш кызулыгыХәмер кызыллыгы йөзеңдә.

Аермыйкмы эзләп гел аерма

Канат каеручы җитәрлек.

Җилем кирәк бүген, җилем кирәк—

Җиде җилне давыл итәрлек.

Җиңү өчен кирәк бергә җигү (Җиңелүләр, шөкер, өйрәтте!)Ташны тишкән тамчы түземлеген, Елан аклын, яшен гайрәтен...

«Көрәш!», «Милләт!» дидек шигырьдә без.

Биек иде безнең каланча!

Инде сайлыйк: ни килешер безгә?

Кол чикмәне, әллә... япанча?..

Җиңеләбез, ләкин—җиңдермичә,

Тез чүктерми җанны, вөҗданны. Бер исән кул калса, байрак итеп Шул күтәрер уртак иманны.

Бу төкәнмәс көрәш—җиңүгәчә.

Көчсезлекләр көчкә тоташа.

Саф арты саф, дулкын арты дулкынБабайлардан оныкларгача...

Җиңеләбез. Сафлар түглеп ага, Ләкин бетмәс барыбер түгелеп. Әйе, мин дә бүген—җиңелүче. Шөкер, хыянәтче түгелмен.

Рәфикъ ЮНЫС.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары. 2009 ел. 25 декабрь.

Реклама