УКУЧЫ ЫШАНЫРМЫ?


Әдәби әсәр укучы өчен, уку өчен языла. Бары тик укыганда гына ул телгә килә, сине мавыктыргыч, тылсымлы дөньясына алып кереп китә, серләрен ача. Шул вакытта ул үзе дә синең күнелдә хөрмәтле урын ала, каһарманнар белән бергә яшәтә, дулкынландыра, тойгы-хисләргә йогынты ясый, кичерешләр ташкыны кузгата. Ләкин бер шарт белән Укучы автор сурәтләгән хәятне бөтен барлыгы белән кабул иткәндә, ана берсүзсез ышанганда гына әсәр аның якын дустына, сердәшенә әйләнә, хәтерендә уелып кала.
«Идел* журналының 2008 елгы 11 нче санында Кәрим Каранын «Гафу ит мине • дигән җыйнак повесте басылган. Бу автор Башкортстаннан икән. Әсәрнең ахырында «Аскын районы, Кунчак авылы» дип куелган. Биредә тәүге карашка гадәти хәлләр бәян ителә кебек. Нәзирә белән Илгизнен ике улы бар. Әти кеше алар белән ихлас горурлана, алар йөзендә алдагы бәхетле киләчәген күрә, «Эх, улларым, алтыннарым сез бит мина дөнья шатлыгы*, ди.
Әмма ирнен үз нәфесенә баш була алмавы талтын гына, ипле 1снә аккан мәгыйшәтне фаҗигале тарафка борып җибәрә. Хатыны Нәзирәне бәби табарга район хастаханәсенә озатып куйгач, Илгиз, ат белешергә дип. абыйларына бара, анда көмешкә кайнаткан мәлгә туры килә һәм куәтле хәмерне мул гына тотып куя Өенә кайтып керсә, шук малайлар ялгыш телевизор ваткан булып чыга. Илгиз аларны ачудан тышка куып чыгара, «торыгыз әле шунда бераз, артыгызга суык үтсен, әзрәк акылга утырырсыз» дип ишекнен келәсен бикләп үк куя. ә үк* исерек баштан йоклап китә. Моның нинди нәтиҗәгә китерәчәге ачык аңлашыла, сабыйлар, җылыныр өчен бср-берсен кысып кочаклаган хәлдә, туңып үләләр. Матди зыян балалар гомеренә бәрабәр булып чыга. Шулай итеп Илгиз, үзе дә сизмәстән, кеше үтерүчегә, жан кыючыга әйләнә Монын белән бәйле рәвештә фажигансн башка тармаклары да барлыкка килә
Гәрчә биредә үтә гыйбрәтле, ачы сабак булырдай фаҗига тасвирланса да, мин бу повестьны әхлакый әсәрләр рәтенә кертеп карамас идем Автор үгет-нәсихәт укымый Ул тик чын тормышнын, инсан характерының, гадәтенен бер үкенечле кыйпылчыгын чагылдыра. Зирәк укучы шуннан үзе тиешле нәтиҗә ясый. Әсәр тәэсирле язылган Ул бездә көчле кызгану хисе уята, кабат-кабат уйландыра
Ә менә кайбер әсәрләрдә авторлар, оригинальлеккә омтылып, укучы күңелен сынаган булып, геройларын шәригатькә хилаф, хәтәр адымнар ясарга мәҗбүр итәләр Әмма оригинальлек эстетик яктан сыйфатлы булганда гына укучылар тарафыннан кабул игслә шул. Әхәт Сафиуллиннын «Сынаулар аша» исемле повесте («Казан утлары». 2008, 9 сан) мәхәббәт юлындагы сикәлтатәрнс сурәтләүгә багышланган. Анда язылганча. Низаметдин белән Гөлфирә бер-берсен бик яраталар, тигез, бәхетле гаилә коралар Автор аларның үзара җылы, ягымлы мөнәсәбәтләрен матур итеп тасвирлый Ләкин әйбәт кенә яшәгәндә, аяныч хәл килеп чыга шофер Низаметдин авариягә юлыга, ике аягы өзелә. Шундыйрак ситуацияне Салих Багталнын «Олы ют буйлап» дизән шигъри повестенда фронттан бер аягын, бер кулын югалтып кайткан Сәфәр болай аңлата
Ңер .V/*» ия.*ым юк та. адым саем юк оит уя.
бер генә кул җитешми дә. мең эш,—мең кат җитми кул!
Монда исә ике аяк җитешми. Автор бу фажиганең кеше яшәешендә, көнкүрешендә ни-нәрсә икәнен төгәл яктырта. Ләкин, мона карап. Гөлфирәнен иренә мәхәббәте, самими карашы үзгәрми, элеккечә кала. Ә менә Низаметдин мона ышанып җитми, бер сәбәпсезгә Гөлфирә аны ташлар, хыянәт итәр дип өзгәләнә. Гариплек янына психологик киеренкелек килеп өстәлә. Гөлфирә бу хәлне авыр кичерә.
Менә шул җирлектә сюжет сәеррәк юнәлеш алып китә. Гөлфирә. Низаметдинне ихлас яратуын раслар өчен, ире белән бер халәттә булырга карар бирә, хәтәр юлга басып үзен имгәтә.
Бу күренешне күз алдына китергәндә тән куырылып, йөрәк кысылып куя. Эстетик тойгы аны кабул итә алмый. Чөнки ул табигатькә, нормаль яшәешкә каршы килә. Ходай Тәгалә организмда бернәрсәне дә артык итеп яратмаган. Бербөтен, тулы организмга зыян китерү, физик мөмкинлекләреңне үз ихтыярын белән чикләү, бер хәсрәткә икенче хәсрәтне өстәү хисабына мәхәббәтне исбатлап булмый Мәхәббәт— ул якты күренеш, ул үзеңне гарипләндерү исәбенә ирешелә торган тойгы түгел. Мондый хәлгә безнең дин дә каршы килә «Үзеңә дә. башкаларга да зыян салма» диелә Мөхәммәд галәйһиссәлам хәдисләренең берсендә.
Бу әсәрне укыгач. Мәскәүдәге кайбер түрәләрнең патриотизм тәрбиясен көчәйтү юнәлешендәге хыяллары искә төшә. Аларча. аз санлы милләтләрне рухи хәзинәсеннән мәхрүм итсән. аларнын Россиягә мәхәббәте арта булып чыга. Чынлыкта исә монын нәкъ киресе барлыкка килә, ул милләтләрнең канәгатьсезлек, ризасызлык хисләрен генә тудыра. Милләт илдә үзен бәхетле, ирекле, тигез хокуклы тойганда, җитешле яшәгәндә генә аның күңеленә чын патриотик хисләр кереп урнаша.
Исән чагында Гөлфирә иренә таяныч, терәк иде. Аякларын кистергәч, бу терәк юкка чыкты, ул үзе кеше кулына калды. Гөлфирә иренең хәлен жинеләйтми генә түгел, аны бермә-бер катлауландыра, чарасыз итә. Низаметдин күргән газапларны, читенлекләрне автор реаль чагылдыра дигән идек. Хатын-кызнын гарипләнүе тагын да зур кыенлыклар китереп чыгара. Ләкин язучы боларны күрсәтми. Күрсәтсә, әсәр башкарак төс алыр дип уйлый, ахрысы. Гөлфирәнен бу дуамал адымы исә сөюдән дә бигрәк башсызлыкны аңлата. Югыйсә керсез мәхәббәтеңне сиздерү, исбатлау юлларының иге-чиге юк бит
Автор бәян итүенчә, Гөлфирә үз аягын үзе өздерә дә ясалма аяк. протез булдыру өметенә куанып яши.
Шул рәвешле сюжетның казалы юлга кереп китүе әйбәт кенә башланган повестьны имгәтеп куйган, әрәм иткән.
Безнен халык элек-электән сөйләү культурасы, сүз әдәбе турында җитди уйланган, үзенең бу хактагы ныклы карашын белдергән, моны «кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә» дигән киңәше белән беркетеп куйган. Бу кинәш әдипләрнең сюжет төзү гамәленә дә бик әйбәт хезмәт итә.
Мөсәгыйт Хәбибуллиннын «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романында конкрет шәхесне—Казан ханы Жангалине—урлап. Мәскәүгә алып китү турында сүз бара Аңлашыла ки. мона укучыны инандыру өчен биниһая эффектлы хикәяләү, ныклы мотивлаштыру таләп ителә. Ләкин романда бу юнәлештә тырышлык сизелми
Вакыйга болай башлана. Җангали хан. сугыш киемнәрен киеп, җан сакчылары һәм сугышчылары белән чит мәмләкәт кешеләрен шәһәрдән куып җибәрү нияте белән сарайдан чыгып китә: «Хан капкасы янында ыгы-зыгы. Жангали хан тирәли жансакчылары баскан Хан сугышчыларына нидер сөйли, анын кайнарланып кычкыруы колагына килеп ишетелүгә, кенәз Василий
—Юл. юл бирегез. Нократ морзасы Көрәмшә килә!—дип куйды
Кенәз Василийны төнлә түгел, көндез дә танырлык түгел иде. Сугышчылар аны. чынлап та. батыр Көрәмшә морзага ошаттылар, күрәсең, тыкрык ясалды һәм кенәз Василий Жангали хан янына ук барып җитте.
—Хан,—диде ул тавышын баса төшеп,—хан. сезне ханбикә дәшә» («Мирас». 1992. № 8, 97 б ).
Әмма, билгеле булганча, махсус чакырусыз хан хозурына теләсә нинди батыр
да якынлаша алмый Сакчылар анын кычкырып килүенә түгел, хан әмеренә генә буйсыналар «Тыкрык» ясалганчы ана әле рөхсәт алырга кирәк була.
«Ханбикә чакыра* дигән сүзе дә шик уята. Кенәз йомышчы малайга әйләнде микәнни'* Нишләп Казан ханына үз яраны түгел, чит дәүләт кенәзе хәбәр итә'* Өстәвенә бу кешенен киемен алмаштыруы да. шәһәрдә үзен танытмаска тырышуы да шөбһә тудырыр иде. Аннары Жангали әле генә Сөембикә яныннан чыгып киткән иде бит Хикәяләү болай дәвам итә. «Жангали сөйләүдән туктады, дикъкать белән дәшүчегә карады, ахры ышанды, атын хан урамына таба борды. Хан артыннан унлап жансакчысы кузгалды, ә алардан чак кына кала төшеп. Василий кенәзнен татар киеменә киенгән кешеләре* (№ 8. 97 б.). Сорау туа: Василийнын шикле төркеме нишләп хан артыннан иярә, нәрсә дип мона юл куела? Югыйсә аны аралап калдыру өчен Жангали карамагында көч җитәрлек бит,—жансакчылардан тыш әле гаскәр дә бар.
Өстәвенә «урам тутырып шәех Колшәриф күтәргән диндар халык килгәне күренде, атын чак кына алданрак юырттырган кенәз Василий Жангали хан белән тигезләште дә сул як тыкрыкка борылабыз, диде. Жангали хан артына әйләнеп карарга иткән иде. өлгерә алмый калды, кенәз Василий ат тезгененнән эләктереп алды
— Мин—бу. кенәз Василий. Жангали хан, яшисен килсә, карышма, борыл* (№ 8. 97 б.).
Шулай итеп. Василий Казан мөселманнары. Жангалинен сакчылары сугышчылары алдында ханга һөжүм итә.
Хан атынын тезгенен кенәз эләктерүгә әсәрдә саллы мәгънә салына, бу факт дәүләт башлыгынын үз илендә килмешәккә әсир төшүен аңлатырга тиеш Ләкин Василий эләктерде дип хан тезгенне кулыннан ычкындырмый бит әле Ычкындыру турында романда бер сүз дә әйтелми. Анда Василийнын әлеге тезгенне «эләктереп алуы» гына бәян ителә, ныклап тоту хакында мәгълүмат бирелми Өстәвенә кенәз аны бер генә кулына тота ала.
Эшләр шулай күрәләтә янауга, өркетүгә киткәч, хан шунда атын камчы белән сыдырып тезгенне бер якка каерса. Жангали аты кенәзне сөйрәп китәр иде яки Василий икенче тезгенне ычкындырырга мәжбүр булыр иде,—ханнын хәрби атышта көч-куәт аз булмагандыр дип фараз кылырга нигез бар
Ары таба менә нинди күренеш ялганып китә «Жангали хан кынысындагы кылычына үрелгән иде. кенәз Василий әче итеп сызгырып җибәрде һәм икенче матдә инде Жангали кулыннан кылычын бәреп тошерде Ханнын жансакчылары белән кенәз Василий кешеләре арасында чабыш, кисеш, кадаш башланды* (№ 8. 97 б ).
Сәер килеп чыга: һөжүм ханга ясала, жансакчылары исә. ана булышу, һөжүм итүчене тотып алу урынына, кенәз төркеме белән сугыша башлыйлар Хан сакчылары итеп, гадәттә, куәтле-гайрәтле. түрәгә тугры, аңа нык бирелгән, сыналган яугирләр сайлап алына Аларнын төи вазифасы очраган бер төркем белән орышып йөрү гүгел. ханны саклау, ана жил-янгыр тигермәү, аннан бер карыш та читләшмәү Бу әсәрдә исә кыенлык килгәндә хан жәнапләрен саклау юнәлешендә сугышчылар кыл да кыймылдатмый, анын янында булырга тырышучы да юк Жансакчыларнын кенәз төркеме белән сугышып азаплануы Җангалигә лә жинеллек китерми Гәрчә романда «жансакчылар*. «гаскәр* телгә алынса да. хан шәһәргә япа-ялгыз чыгып киткән кебек тәэсир кала
Әлеге өзектән тагын шул аңлашыла. Кенәзнен үз кылычын кайчан кыныннан чыгарганы әсәрдә күрсәтелми Әгәр дә мизгел эчендә хан кулындагы кылычны бәреп төшерерлек икән, кенәзнен үз коралы башта ук кынында түгел, кулында булып чыга. Тик хан эргәсенә якынайганда жансакчыларынын ни өчен кылычны алып калмаулары, кенәзне коралсызландырмаулары аңлашылмый
Монда әле хан кулыннан кылычын бәреп төшерү кадәресе дә шик тудыра. Әсәрдән беленүенчә, хан кылычына үрелә генә, аны кыныннан суырып чыгарганы хәбәр ителми ягъни корал кышта таша. Ә кында килеш аны бәреп төшерү мөмкин түгел
Йәнә бер сорау Жангалнгә ташланганда кенәэгә әче итеп сызгыру нигә кирәк булды икән? Колшәриф өммәтенен һәм жансакчыларнын дикъкатен жалеп итү әллә барчасын куркыту өченме?
Тора-бара Василий кылычынын жалпәк ягы белән ханнын башына суга, далада утлап йөргән елкы малын аулаган кебек, ана «элмәк ташлады һәм баунын бер очын
ияр боҗрасына элде» (87 б.). Бу вакытта Василий ике атнын тезгенен һәм бер кылыч тоткан була. Ничә кулы булды микән сон анын?!
Кенәз Василий, баштагы сүзенен ялган икәнен раслап, ханны Мәскәү княгинясы Елена чакырткан дип әйтә. Ләкин, гадәттә, ил башлыгының икенче дәүләткә визиты ханның түбәсенә ору. ана элмәк ыргыту юлы белән түгел, дипломатик сөйләшүләр аркылы хәл ителә. Ул тәртипне, күрәсең, Казан ханына карата саклауны кирәк санамаганнар.
Алга таба Василий яна алымга—психологик һөҗүмгә—күчә: «Монда сине барыбер үтерерләр иде» (№ 8. 98 б.), ди. Гаҗәп хәл: үтә яшерен планны—ханны үтерергә җыенуларын—ин әүвал чит ил кешесенә сиздерәләр микәнни? Нинди максат белән?
Жангали белән кенәз тамгачы Сираҗиның Кабан күле буеңдагы, хан сараеннан берничә йөз метр ераклыктагы, йортыңда куналар. Хужа да. ялчылары да ханны таныйлар, әлбәттә, гаҗәпләнәләр Ләкин гадәттән тыш хәлне сарайга хәбәр итмиләр.
Шулай итеп, әсәрдә язылганча, бөтен шәһәрдә, үз дәүләтендә ханны башкисәр тырнагыннан йолып алырдай сыңар инсан да табылмый.
Икенче көнне Нугай капкасы төбендә дә. Арча юлына төшкәндә дә шәһәр сакчылары ханны туктаталар, атынын йөгәненнән тотып алалар. Моннан алдарак Жангали хан кенәз һәм есаул Гавриил алдында «җибәр мине» дип ялынган иде. Алай ялварасы булгач, шушы мәлдә сакчыга бер генә сүз дәшәсе,—җинаять ачылыр, хан котылыр иде. Ләкин әсәрдә нәкъ менә шул кәлимә әйтелми. Ханга моннан башка да башкисәр тырнагыннан ычкыну, качу мөмкинлекләре күп була. Ләкин Жангали алардан файдаланмый. Әллә сон илдә ин югары хаким булуның тәмен татыган зат хан булып яшәү белән әсиргә әйләнүнең аермасын, тәхеттән колак кагуның нәрсә икәнен чамаламый микән, дип уйлап куясын. Шундый ситуациядә Жангали уйсыз, кичерешсез таш курчак кебек тасвирлана. Әсәрдә хан түгел, мескен бер мәхлук сурәтләнгән кебек тоела.
Анын каравы башкисәр Василий чит дәүләттә үзен ханнан да өстенрәк хужа итеп тоя. «шаулама дидем мин сина. Жангали хан» (97 б.). дип үзен җикерергә хаклы да саный Кенәз дә. есаул Гавриил да аны сүз белән дә, гамәл белән дә мәсхәрәлиләр.
Әсәрдән аңлашылганча, сарай әһелләре дә Жангали язмышына битараф карый Тормышта, гадәттә, көтүдән берәр бәрән кайтмый калса да. эзләргә чыгалар. Хакимият ияләре исә хан тикле ханны эзләүне оештырмыйлар, шәһәр капкалары сакчыларына хәбәр салмыйлар. Югыйсә ханның кай тарафка юнәлгәнен бөтен сакчылары, сугышчылары күреп калды, есаул Гавриил шулар яныннан килеп кенәз белән Жангалигә кушылды бит.
Мәскәүдә ханнын башы чабыла. Ләкин аны урыслар түгел, татарлар үзләре үтергән итеп күрсәтү өчен жәсәден. әсәрдә язылганча, янәсе Казанга кайтарып ташлыйлар. Ләкин бу мөмкин хәлме? Мәетне Мәскәүдән Казанга озату—ул такыр юл буйлап келтер-келтер бару гына түгел. Олаучыга юлда куну, үзенә һәм атына азык-төлек юнәтү мәсьәләләрен хәл итәргә, урамда, шәһәр капкасы төбендәге сакчылар каршында «нишләп атналар буе мәетне җирләмәдегез?» кебек четерекле сорауларга жавап бирергә кирәк булыр иде Берничә атна буена җәйге челләдә мәетнен нинди хәлгә килү ихтималын күз алдына китерү читен түгел. Мондый хәл ул дәвердә, гомумән, була алмый. Автор әсәрдә сүз белән раславын раслаган да. аны тормышка ашыру мөмкин түгеллеге хакында уйланмаган Шул ук вакытта ул Жан галине Мәскәүдә дә калдыра алмый: чөнки, чынлыкта, үтерү өчен аны Мәскәүгә илтеп мәшәкатьләнмиләр. Аның гомере Казанда өзелә. Хәер. Казанга кайткач, автор аңа җан кертә, аның кабат, сугыш киемнәре киеп, урысларга каршы көрәшкә чыгып китүе бәян ителә. Бик тә сәер, әлбәттә!
.Әйе, сюжетның ышандыру куәсе—ул сәнгатьлелекнең иң мөһим күрсәткечләреннән берсе Моңа ирешү өчен әдипләр биниһая күп көч сарыф итәләр. Шуна күрә аларнын әсәрләре укучыны инандырып кына калмый, чын мәгънәсендә сокландыра, дулкынландыра да!

Реклама