ТАҢ ЙӨРӘГЕ—САНДУГАЧ


Көн яктырып китсә, мин яктырам, Караңгымын—караңгыланса. Хәсрәтләнәм, әгәр бәхетсезнең Керфекләре яшькә чыланса.
Бер нәрсә дә мине читләп үтми: Дулкыны да, кары, җиле дә.
Үз-үземне белгән көннән башлап,
Яшим тынгысызлык илендә.
Табигатькә, язмышларга бәйле Һәр сулышым, һәрбер тамырым. Бербөтенлек аша карап кына Чынбарлыкның йөзен таныдым.
Әле сула, әле чәчәк ата,
Әле көзгә, әле язга кайта,
Үзгәрүчән рухи халәтем.
Хурлыгыммы, зурлыгыммы соң бу? Үземнеме җиңү сәләтем?!
Омтылсам да читкә кага алмыйм Салкын тынын сансыз кылычның. Яуланылса җирем, калмасмы соң Басып торыр өчен кыл очы?..
Залимнәрнең фәлсәфәсен яклый Һәр гасырның мутант кануны. Хәлсезләнеп егылганнар өчен Мәңге ачык комсыз карыны.
Ничек акса тормыш шулай ага,
Борыр идем, килми көчемнән.
....Мин бары тик моңлы бер кош, бәлки, Сайрап узган дөнья эченнән?!.
Айрат СУФИЯНОВ (1958) шагыйрь. «Кылычлы җил* исе.чле китап авторы Татарстан Ялачылар берлеге льласы Чаллыда яши
* * *
Таң туганда матур уй юлладым.
Кем иңенә кунды кош булып?
Кем ишетте, өзеп сайрады ул Җиһан серләренә кушылып.
Таң туганда матур уй юлладым, Матурланып киттем чак кына. Мөлдерәшеп торган ландышларның Көмеш тантанасы хакына
Таң туганда матур уй юлладым: Матурлыкка мохтаҗ һәркем дә. Яшә дөнья, яшә матдиләшкән Матурлык вә сафлык иркендә.
Таң туганда матур уй юлладым, Тоташтырып җирне күкләргә. ...Кычкыра да, аннан исе китеп, Әтәчебез ал гөлчәчәк итеп Кикрикләрен өскә күтәрә...
Таң туганда матур уй юлладым. Нур көлтәсе
Толымланып төште гарештән.
Мә, яз, диеп кулга каурый сузды Ак канатлы, нурлы фәрештәм...
Үткәннәрне фашлап кына Бүгенгене ашлап булмый. Балачакның бер көнен дә Янган утка ташлап булмый. Гомерне дә ак кәгазьдән Өр-яңадан башлап булмый, ...Җимерелгән күперләрдә Киләчәкнең җаны тумый. Бәйләнештән мәхрүм калса— Дөнья юлсыз, котсызланса— Акылга да мәңге туймый...
Таң йөрәге—сандугач
Таң йөрәге—сандугач,
Күзгә дә күренмичә, Илһам ала, мөгаен: Чәчәкнең чыгын эчә.
Диеп, өзгәләнмиме? Аңлыйдыр үзе генә. Әллә минем халәтем Сулкылдый үзәгендә?
Таң йөрәге—сандугач, Кем тыңлап туйган аны. Ачыла тирә-юньгә Сайраган чакта җаны.
Афәт йоклый дөньяның һәрбер күзәнәгендә. ...Аксаклый китек бәхет Козгыннар үзәнендә.
Сайравында хәвефнең Сулышы яшәмиме?
Шуңа тынгысызлана Таң йөрәге—сандугач. ...Чык түгел, агу эчсә дә Сайрар... сайрарга тугач...
Җимсез, тәгамсез төнгә Киләчәк дәшә мине,—
Йөрәгеңә көл сипсәләр, гөл булмассың. Тынычлан син, бу дөньяда гел булмассың. Ахирәттә кагылмассың, сугылмассың. Иркен итеп тын алырсың, буылмассың.
Рәнҗетмәсләр гөнаһсызга, бинахакка— Гомер юлың иман кылып, язсаң акка...
Бүреләрчә ула диләр Бүреләр арасында. ...Мәрхәмәткә—мәхәббәтем Бөреләр карашында...
Ышанып яшим һәр бөре Яз яфрак ярасына. Йөрәк-яфрак, ямау булчы Туган җир ярасына.
Килешмәс эзсез югалу Без-адәм баласына...
Туган туфрак—күккә баккан Кайгылы, зарлы ана.
Рухи үсештән тукталса,
Ил матди ярлылана.
Әле тумаган көннәрнең Йөрәге яралана...
Чор-тәхеткә менгән Иблис Җиңдем дип горурлана.
Язмыш мине ялантәпи Бастырды утлы кузга; Әйтерсең лә, минем аша Яманлык, ялган узган—
Баш очымда тузгый тузгый Котыра кара тузан.
Кай тарафта торып калды Яктыга илткән ызан? Чынбарлыкка карый карый Борчылам, эчтән сызам. ...Тузан тулган кояш эзләп Ачылган карашыма.
Кысылдым гүя ахирәт, фанилык арасына.
Әллә дөньям тарайдымы, Кысылдымы вакыт та? Килми пыскып сүнәсем дә, Булмый... булмый балкып та. Инде егылам дигәндә, Йөрәгем баш калкыта: Вакытында ата—сузылып Мәрхәмәтле таң тота. ...Мәхәббәтем туфрагында Гөлләр хуш ис аңкыта...

Реклама