Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӘФӘРДӘ ҖАН. СҮЗДӘН СУРӘТ...


Мөһим сүзләр мәгънәләрен югалтыр. Тынар җилләр. Җанны өмет юатыр.
Илаһи көч өстен бар җир гаменнән, Тыныч кына дөнья куу «тәменнән»...
Көткән килер. Күңел, сизеп, очына. Үзгәртү юк уелганны учыңа.
Сабыр төбе—сары алтын димәктән, Бәлки, беркөн бәхет явар кинәттән?!
... «Гомернең җанлы дәвере» тәгъбире— Яңгырый рухның сөюгә тәкбире...
Сүз бәһасе төште, имеш, шагыйрьгә зәвык җитми,
Бар язганы—купшы сагыш, сөюдән ерак китми.
Кытлык юк, шөкер, киңәшкә—кем генә нәрсә димәс?! Гыйшык капмый җан чыкмый шул... (Акыллы киңәш бирмәс!)
Жәфаны күрмәгән гашыйк сафаның кадрен белмәс. «Мәхәббәт бер бәладер ки, грифтар булмаган белмәс1.
Әйткән Шагыйрь: «Кеше гомере—аткан ук...» Башлана ул җәя бавын тарткач ук.
Бөек очыш! һәркем өчен үзгә чик...
Ә күңелгә берәү якын, кемдер чит...
Тормыш шулай... Әллә инде яшәеш—
Үз күчәрең тирәсендә әйләнеш?!
1 Татар халык әйтеме (грифтар булу - дучар булу, юлыгу)
Ч™ЛӘЛИЕВА_“"1' шашйра- 'Яищеэйэ йолдыз коела» исемле китап авторы
Качу юк бит хисләреңнән, уеңнан... Гомер тора яшәү дигән уеннан...
Җәя алам, сыныйм кулымның көчен. ... Дога кылам атылган угым өчен.
Соры дөнья кинәт нурга күмелде Хис касәсе чайпалды—моң түгелде.
Сүзгә сыйган бөтен Галәм киңлеге— Каләмнең иксез-чиксез мөмкинлеге.
Сүздән сурәт тудыра хыялый җан һәм баш тарта шул дөньядан кайтудан.
Инкарь итә фанилек мәшәкатен,
Таный рухның мәңгелек хәрәкәтен...
...Калыптамы, иреклеме—барыбер: Сәфәрдә җан. Шашып эзли нәрсәдер...
Каюм' Качьбеңдә ни сер бар—гаям ит Килеп кичмешл&р ахвачен бәян ит
Дердемвнд
Күңелдәге хис балкышы күчсен кәгазьгә.
Әмма, Каләм, бирмә урын коры вәгазьгә.
Яң1Ъфасын җанда мәңге саф шигъри аһәң.
Таулар күчәр, тик, Шигърият, югалмас бәһаң.
Тамырыңда—бик борынгы чорлар авазы,
Гасырлардан күчеп килгән сүз кайтавазы.
Синең телдә тик языла сөю сүрәсе.
Кирәк чакта син—дошманга ялкын көлтәсе.
...Шигьри гөлләр бакчасында мәңгегә калам— Нинди сер бар калебеңдә, йә сөйлә. Каләм!
Хыял—диңгез. Йөзим әле, Ташланыйм да кочагына.
Ирек күргән тоткынмыни?!— Җаным шашып оча гына.
Чик юк монда, юк киртәләр, Аңны һәрчак буып торган. Арынам да кысалардан, Моңнарымнан сарай корам, һәм очырам ак күбәләк Тугры дустым сер саклаучы. Канатына яздым өч сүз: «Җырларымның Шаны булчы!..»
Син илереп көткән чакта, Хис иярлән, са\кын калдым. Бүген инде, түзәлмичә,
Үзем дәшәм. Бнк сагындым. Килерсеңме?.. Көтәм менә. Каршыларга әзер көймәм. Бәхетем чиксез: яр буенда Юксындыр!ан сының күрәм. Үреләсең кулларыма, Күзләремә туры карап. Сүнмәс йолдыз булып янам, Учларыңа кунып кабат.
Ирек мәйданы. Әрнү һәм Өмет
Хәтерлисеңме, дус, син үткән көннәрне?— Капларда булмадык, ни генә күрмәдек: Азатлык теләге биләгәч җаннарны, Дауладык, һәм инде тамчы шик калмады— Мең елның яртысын кол булган халкыбыз Бәйсезлек алачак—бу безнең хакыбыз! ...Без илттек иңнәрдә әлеге теләкне.
Сөенеп: «Раббы,—дип,—һай олы йөрәкле!» Ышандык, һәм һәр көн намазга тезләнеп, Җаннардан иң җылы хисләрне эзләдек. «Уяна татар!»—дип, тарихка яздылар, Юандык, менә, дип, тагын бераз гына, Тагын бераз гына, һәм еллар буенча Җыелган хыяллар тормышка ашачак!— Җылытмый башлагач коммунизм кояшы, Шау чәчәк атканда яңа эра башы...
Өметләр күп иде, максатлар—җитәрлек. Аркага бастылар—бик җиңел күтәрдек. Кулларны каертып, борынны җимертеп, Тын гына яңадан кирегә чигендек. Кичердек һәммәсен, күз йомып кичердек, Йодрыктан ачуны сүзләргә күчердек, һәм карый алмадык хурлыктан көзгегә... Ярылыр тоелды бу кадәр түзүгә Сабырлык дигәннең ахыргы калканы! Ләкин уч төбендә сакладык без аны— Батканда хыяллар әче бал эчендә, Бәйсезлек өчен дә, азатлык өчен дә... Нәтиҗә гадәти: дуладык та—постык. Ләкин ничек алай булалды соң, дустым?— Муенын сындырдык иң изге теләкнең.,. Ник көләсең? Бер сүз дә әйтмә, кирәкми...
Рузәл МӨХӘММӘТШИН (1989) яшь шагыйрь: ТДГПУ студенты, шигырьләре көндәлек матбугатта даими басылып килә. Казанда яши.
Хөррият сөртелде, без азат ул хистән—
Хәзер барсын ипләп чыгарам мин истән.
Сыраны чөмереп борныннан шешәнең,
Пышылдап үземә: «Көн әллә нишләде...»
Җан тыныч күптәннән, милләт дип яшь коймыйм, һәм барсы ул кадәр үк начар тоелмый, һәм миңа барыбер—Казан кем кулында,
Татарны ни көтә тормышы юлында;
Тагын күпмеләрне киметер ВИЧ һәм СПИД,
Һәм тиярме миңа грипп белән геноцид.
Раббысы күрсәтер нинди чат, нинди юл, һәм, аннан, гомумән, бармы икән соң ул?
Әллә һәммәсе дә—саташу идеме,
Саташу гынамы җилкетте күңелне?
Саташу гынамы—чынбарлык булмады?—
Саташу гынамы, саташу гынамы...
Берүзең түгел син
Күзгә бәргәндә яңгырның ачысы,
Җанны әрнетеп тамганда тамчысы,
Кояш беркайчан балкымас булганда,
Тешне кысканда, сорана-сорана Аллаһтан беразга әз генә түземлек,
Сабыр чүлмәге бушагач, түгелеп.
Инде каршыңда максатлар юк булып,
Елыйсың килгәндә буылып буылып; һәм гел вакытсыз сулганда күңелең—
Онытма үзеңнең Берүзең түгелен...
Каршыда офыклар, ә алар аркылы Болытлар үрмәли, яшереп яктыны.
Өметне качырып мең йозак артына,
Төкереп кенә бер барсына, барсына.
Чалбарга чәчрәгән юешне сыпырып,
Син басын торасың, һәм карап туп туры Сукмакның да теге—күренмәс очына;
Нык ышкып ак карны тирләгән учыңа.
Кемнедер сагынып, зарыгып көтәсең.
Әмма ник туктасын яныңа берәрсе...
Бары Җир... Бары Күк... Бары Үч. ташка тиң.
Тик онытма, дустым,—
Берүзең түгел син!..
Кич җитте. Таң атты. Тагын көн югалды.
Барасы с укмаклар сөт кебек томанлы, һәм күзне әрнетә яңгырның ачыгы—
Гып та тып тын гына җир тишә тамчысы...
Әмма барсы артта: Күк зәңгәр, Дөнья киң, Игътибар гына ит—
Берүзең түгел син...
Синең улың
Мин син теләгән күк булалмадым.
Ансы өчен гафу итә күр;
Синең сүзләреңне тыңлап, әнкәй,
Мин үземчә яшим барыбер.
Син кешегә начарлык кылма, дип,
Явыз булма диеп өйрәттең.
—Кеше сиңа атса да таш белән,
Гел: «Аш белән кайтар!»—дип әйттең:
—Гадел бул, күз нурым, беркайчан да Үкенерлек итеп эшләмә.
Һәм яшәсәң, яшә Кеше булып,
Кешелексез булып яшәмә!
...Мин бераз чигендем бу сүзләрдән...
Кичер, әнкәй, улың—җан яраң:
Кемдер миңа берәр начар кылса,
Икеләтә начар кайтарам!..
Гафу итмим беркемне дә, әнкәй, һәм чигенмим беркем өчен дә.
Бар дөньяга булган үз карашым—
Әле һаман да үз көчендә.
...Иманымны инде әллә кайчан Мин югалттым кебек. Тик Аллаһ Үзен һаман сиздергәләп тора.
Һәм тегеннән-монда куалап,
Җанны югалтулар белән сыный.
Ә аннан соң, киткәч күбрәккә,
Уйга калып, гафу итеп мине,
Бераз ләззәт бирә бүләккә...
Шундый хәлләр менә, бәгърем минем.
Беләм, кыргый болар барысы!..
Тик бу илдә болай җиңелрәк, һәм хәтта... дөресрәк ахрысы.
Каралама
Кул астымда минем—каралама...
Иренмәсәң, карап бак, туган:
Ике дистә еллык гомеремнән Җөмлә-җөмлә сызып атылган.
Теткәләнеп беткән каралама...
Кыюлыгым җыям да бераз,
Хаталарны төзәтмәкче булам—
Чуарлана гына ак кәгазь.
һәр юлында өзек-өзек мизгел Тормышымнан минем, үткәннән.
Язам, сызып атам... Чүп чиләге Көннәр белән тулы күптәннән...
Күз алдымда минем—каралама...
Горур да ул, серле, ямьле дә...
...Ике дистә еллык гомеремнең Каралама чагы әлегә...