Логотип Казан Утлары
Роман

ХУНВЕЙБИН


РОМАН-ЭПОПЕЯ
ИКЕНЧЕ КИТАП
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Казыкка кадалган атлар
Көн ихластан да көзнен алтын көннәреннән иде Һәм дә ки иртәнге сәгатьләр иде.
Чаллыдан чыгып, ГЭС буасы аша юлнын борынгы Алабугага таба юнәлгән төшендә яланнарның күркәм манзарасы ачылды Нурлар ява, нурлар ява!..
Буа өстеннән чыгып, шәм кебек төз наратлыкларга килеп кергәч, Иркен- ага бер тынга гына автомобильдән чыкты. Уйгырларның «Бүрене аяклары туйдыра» дигән мәкален искә төшереп, ул артыш таягы белән юл саба-саба бераз йөрештереп алды. Мондый матур, мондый мәгърур урманнарны анын сабый чакларыннан алып башка беркайда да күргәне юк иде. Алар шуна күрә нинәрсәләре беләндер туган Тәнре Шәм таулары. Элә буйларындагы карурманнарны хәтерләтте. Әмма биредә аңа урман эченнән үзебезнең шүрәлеләребезне җитәкләп, үзебезнең Тукаебыз елмаеп карап тора иде:
• Журнал варианты
Айдар ХӘЛИМ (1942) - шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать зшлеклесе; татар, башкорт, рус телендәге кцпсанлы китаплар («Тилергән сирень», «Татар вакыты», «Гомеремнең ун көне» Һ.б.) авторы. Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. Чаллыда яши.
Бик хозур! Рэт-рәт тора, гаскәр кеби чыршы, нарат:
Төпләреңдә ятканым бар. хат жыеп. күтскә карап.
Юкә. каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбатәр Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гөнжатәр
Туганнан да туган Ватаны тарафларына беренче тапкыр сәяхәткә чыккан Иркен-ага аларны эченнән генә Шәркый Төркестан. Висконсин сәхралары белән чагыштыра да, өстенлекне һаман да. һичшиксез. Ватан яланнарында калдыра килә. «Юк. чит Ватанда Кояш барыбер дә кире яктан чыга»,—дип ышандырды ул үзен аптырагач Әйе. мондый тойгы кәләпүшле патриот булырга тырышудан гына килми. Әнә. әле генә зәнгәр дулкыннары өстендә алтын тәңкәле чабаклар уйнатып артта калган биниһая кин Чулман-елга. шәм кебек югарыга үрләп, сомгыл сыннары белән мен кыллы мандолиннарда уйнап вә күкшел-зәнгәр тиен күзедәй күкшелләнеп утырган карагай-наратлыклар. ара-тирә кояшнын алтын-мамык җепләрендә тирбәлеп жир-маен суырган нәфт мәтәлчекләре—скважиналар, андл-монда титаклап чапкан комбайннары белән кайнашкан басулар—болар һәммәсе дә Иркен-аганын ата-бабаларыннан калган тарихи мирасы иде Аллага шөкер, ул бу байлыкны күзлексез дә күрә
Болар барысы да—Ватан, анын гүзәлләрдән гүзәл Ватаны!
Күк йөзендә, алар җилдергән автомобильнең өстендә генә бер төркем басу тургайлары өерелде.
Кызы Гөлмәрфуга әйтүенчә, Идел-Урал тургайлары Әфганстан. Пакистан тарафларында кышлый. Алар шул якларга очарга канат сыный, дип уйлады ул.
Тургайлар кичәге җырчыны исенә төшерде Исеме Асия иде бугай Әйе Асия Жыры да бит нинди. «Татарлар, берләшегез!* Мәңге берләшмәгән татарларны да берләштерә торган, фаразан! Ниһаять, илаһым! Дүрт йөз илле еллык «Сөембикә* бәете, «Казан бәсте*ннән сон. менә сина—«Татарлар, берләшегез!* Ничек куанмыйсын, ди!
Күнеле күтәренке, кәефе яхшы иде анын
Шофер җегет белән анын арасында «Әлхәм* сүрәсенен яшел калайга язылып, жепкә асылган бөтие тирбәлә
Жепкә асылынган хәлдә тирбәлгән бөти
Анын җанында оркестр Заһидулла Яруллиннын «Тукай* маршын уйный иде.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген Нәрсәдән бу?—Мин белам бәйрәм бүген, бәйрәм бүген'
Ул бүген төшендә ап-ак зур балыклар күрде
Бер бүрәнә кебек балыкны иңенә күтәреп, ул ниндидер өйгә дә кереп китте. Имеш, ул анын туган нигезе икән.
Төшендә балык күрү ана килешми Әмма.
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай берлән
«Күнле нечкәргән!*—дидем бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Әйе, анын әлеге уйлары шофернын нәкъ шул жеп сыман кара мыегы, жепкә асылган догалык-бөтидән башланды
һәм ул шатлыгыннан Җирне. Кояшны, анын миллион алтын җепләрен
берьюлы кочарга теләгәндәй, автомобиль тәрәзәсенә капланды... Жепләр... алтын жепләр... Ә бит, файдалана белсәң, һәр милләт икътисадының алтын жебе бар. . Мангуллар чүлләренең сары комын экспортка сатып та байый ала, әгәр монын юлын тапсалар. Япуннын урманы юк, мәгәр читтән урман ташып, диңгездән агач аулап, такта сату буенча беренче, мәгъдән-металлсыз булып та, мәгәр читтән мәгъдән-металл ташып, яна технологияләр сату буенча беренче урында торадыр. Аның булган үз табигый байлыклары белән дөнья икътисады масштабына чыгарган мөлкәте арасында—жир белән күк аермасы «Әмрикә, кемнәрдер уйлаганча, Форд автомобиле белән түгел, мамык жебе белән Әмрикә булды,—дип уйланды ул —Әмрикә эрләгән жеп Фордларны күтәрде, жеп никадәр нечкә булса, бизнесы шулкадәр «юан» булып чыкты. Мамык чистарту вә мамык эрләү машиналарын уйлап табу һәм негритосларнын очсызлы кол хезмәте баетты бу империяне. Бер караганда, колның камчы астындагы хезмәте илне артка сөйрәргә тиеш иде. Юк, Әмрикәне ул артка түгел, алга сөйрәде. Алай карасаң, Рәсәйдә дә коллар гомерләре буена бушка эшли, нигә сон урыс баемый? «Мамыклары» дымлыракмы, чүплеме? Эрләгән жепләре нечкә түгелме? Сер милләтнең нәселлек ачкычы, генетик кодындагы хромосомнар, ДНК күзәнәкләре— аксымның тормыш өчен көрәштә нормаль халәттән яман шешкә чыгарыла баруында мәллә соң?—дип үрсәләнеп жавап эзләде инде биолог халәтенә кайткан Иркен-ага.—Эш әллә диндә-рухта, милли фикрияттәме? Бүген, Рәсәй жирле милләтләренең исемен дә телгә алмый янарырга теләгән көннәрдә, Әмрикә кара тәнле инсаннарын югары чөеп, аларда көчли-көчли милли горурлык хисе тудыра, шулай итеп, илнен тынычлыгын тәэмин итә түгелме? Хәзер канында 81-дән бер, 64-тән бер, 32-дән бер өлеш негр каны булса да, шул адәмзат негрлардан санала. 1930 елгы халык санын алуда канында бары тик илле процент негр каны булган инсан гына негр исәпләнде. 1950 елдагы халык санын алган вакытта ак һәм кара тәнлеләрнен катнаш никахларыннан туган балалар барысы да негр өммәтенә кертелде. Ә менә Рәсәйдә, жир шарында, мондый «өлешле» татарларны саный китсән, алар ничә миллионга барып басар иде икән? Рәсәйдә андый гаиләләрдә туган балаларны «урыс» дип язалар, имеш. Моны ничек аңларга? Артабыз дип кимиселәре килә микәнни? Курыкмыйлар да микәнни?»
Татар Конгрессы милләтнең бүгенге халәтен, тәрәккый балансын, әгәр шулай әйтергә яраса, аны коткару программасын дөнья халыкларына җиткерү ниятендә бернинди дә документ кабул итмәгәч, анын тиешле форматын табып, үзенә язып карау теләге туганнан сон, бу фикер аны эзәрлекләүдән туктамады.Мондый документны аерым да, бергәләшеп тә, зыялылар да, гади инсаннар да яза һәм дөньяга мөрәҗәгать итә алалардыр бит? Ихластан, аны һәр изелгән татар, шул исәптән, Иркен-ага үзе дә язып карый аладыр, шулай бит? Нигә язмаска? Башкаларга укытыр, кирәк икән. Татар Иҗтимагый Үзәгеме, Милли Мәжлесме, комиссия төзетер, төзәтер, башка телләргә тәрҗемә иттерер, үзләре, кирәк икән, зыялылардан кул куйдырып. Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Америка Конгрессына, башка дәүләтләрнең парламентларына җибәрер. Бу хакта Иркен-ага берничә уйлы-фикерле агаларга сүз тишеп тә карады. Бергәләп язу турында фикерен әйткәч, хәтта Мәгариф-кардәш кебек мөстәкыйльче дә ләм-мим калды. Әйе. ни кызганыч, мондый документлар язып «пычранырга» биредә ашыгып тормыйлар. ГПУ куркуы үтмәгән. Әйтерсең лә үзләре өчен түгел. Язып карарга кирәк Биш йөз елга якын колониаль изү астында булып, тәнендә җан, җанында иман асрап, бүгенге көндә чак-чак тын алган милләтнең язмышы дөньянын дистәләгән, хәтта йөзләгән шундый милләтләрнең язмышына барып төйнәлә түгелме? Кызык, булды микән тарихта мондый
омтылышлар? Иркен-агага шундый бер мисал билгеле. Ул—«Идел-Урал* татар хапкынын Милләтләр Лигасына Мөрәҗәгате» Аны Милли Мәҗлес ихтыяры белән Гаяз Исхаки. Садрый Максуди. ФуатТуктаровяза. 1919 елда Версаль тынычлык килешүен төзү өчен Парижга баргач, азар Мөрәжәгатьне укып ишеттерергә тиешле булалар. Ләкин Советлар Рәсәснен ул чактагы тышкы эшләр министры Чичерин тырышлыгы белән татар делегациясенә сүз бирелми кала. Кайда, кайсы илләрнен тузанлы архивында аунап ята икән бу Мөрәжәгатьнен тулы тексты'’ Их. табарга иде' Ничегрәк башланган иде икән анын беренче жөмләсе?!.
Сәфәргә чыкканчы анын Рәсәйдә юлларнын ифрат та начар булуы турында күп ишеткәне бар иде Ана хәтта Николай Гогольнен «Рәсәй ике нәрсә—ахмаклар һәм начар юллардан жәфа чигә* дигән сүзләре дә билгеле иде. Әмма юллар урыны белән көткәннән дә начаррак, урыны белән көткәннән яхшырак булып чыкты Әмрикә юлларында син тахтскне даими рәвештә 150, телисен икән 200 чакрым тота аласын. Йөрәген тирбәлешенә карап Ә биредә тизлек инсаннын йөрәгенә түгел, юлнын чокырлы булуына карап сайлана икән Биредә автостраланын номеры бер үк булса да, сыйфаты төрле урында төрлечә икән Шуна күрә тихтек тә сәгатенә 180 белән 20 чакрым арасында тирбәлә. Чокыр-чакырдан, туктаусыз чикләүләрдән арынып, тыныч кына бер тизлектә бара башларга өлгермисен, куак астына, күпер артына качкан инспектор килеп тә чыга, сине штраф белән «куандырып* та куя
Ул кичергән хисләрне, бер караганда, егет, икенче караганда, гаиләле булып күренгән бу инсан да кичерми микән, дип шоферга карап куйды Юк, мондый өстәмә кагыйдә, кисәтүләргә өйрәнгән, хәтта аларга игътибар да бирмәгән рәвешгә руленә ишелеп төшкән жегстебез. куян ирененен аз гына бер якка чалшаюы аркасында, шатлыгын кая куярга белмичә, гел елмайган кыяфәткә кереп, автосын куа да куа Вакыт-вакыт нәзек кара мыегынын очларын, шунда кунырга теләгән чебеннән котылырга теләгәндәй, сикертеп-сикертеп ала
Бик нык илтифат итсән. үзенен артында тынсыз утырып, әле якыннан танышырга да өлгермәгән Сихәт-сылунын тын алышын сиземләргә мөмкин
Кичә Татар Иҗтимагый Үзәгенен җыеныннан сон кунакханәгә кайтканда шунысы ачыкланды: Сихәт-сылу тумышы белән Кихтәүдән икән бит' Житмэсә, унтугыз яшьлек игезәк уллары—аларны Чаллынын башка меңләгән ялгыз аналары кебек, берүзе үстерә икән—әле шунда. Кихләүдә. картатасы белән картинәләрендә яшәп яталар икән «Бирәсе килгән колына—чыгарып куяр юлына»,—дигәндәй, туган авылына кайтырга нияте булып, теләген дә белдергәч, шуна өстәп, авылны белгән кеше белән кайтуы үзенә күпкә уңайлы булачагын сизенгән Иркен-ага ана зур куаныч белән бергә кайтырга тәкъдим итте Каршы булмады Сихәт-сылу
Иркен аганың бу күрер күзгә кырык яшьләр чамасындагы, челтәр якасын зәнгәрсу жакеты өстеннән матур итеп чыгарып салган, түм-түгәрәк йохте. сөйләгәндә карашын читкә яшереп сөйләргә яраткан, елмайганда бит очларында мизгелгә генә уймаклар хасыйл булып югалган чамалавынча, беренчел яшьлек чибәрлеге китеп тә өлгермәгән, бер караганда, ифрат та ачык якты күңелле,төпсез тирән күзләре белән бик еракны күрер»ә омтылып укталган. икенче караганда, балтасын суга төшереп җибәргәндәй, югалып калган, үзенә кереп бикләнгән, якындагысын ла күрмәгән, кыскасы, тормышнын. язмышнын катлаулы иләвеннән үткән иркәсе белән иркенләп сөйләшәсе килсә дә. алегә форсаты тимәде
Билхаккый, юлга чыкканынын беренче секундларыннан атып Сихәт-
сылудан үзен бик тә кызыксындырган бердәнбер сорауга җавап аласы килә. Әмма соравын, нәтиҗәсе кире булыр дип, бирергә курка. Сихәт- сылу исә, үз нәүбәтендә, хатын-кызга хас булганынча, шундый мәһабәт, мәгълүматлы Иркен ага үзе кебек акыллы әнгәмәгә тартып кертеп, анын алдында «белемсез, наданлыгы» белән көлке хәлгә калырмын, дип энә өстендә килә иде.
Ул Сихәт-сылуга таба борылды.
Сихәтнен җан үзәгеннән утлы шаукым үткәндәй булды.
Хатынкайның кечкенә туры борыны эргәсендә1 генә каләм белән төрткәндәй кап-кара мине дә бар икән. Нәкъ Мәдинә-иркәгенеке кебек.
һәм сорады:
—Әйтегезче, Кизләү авылында Сәлахи... Сәлахов... Сәлахиев дигән фамилияле адәмнәр бармы?
И-и-и, шушы гынамы көтелгән сорау?! Хатынкайнын йөзенә шат кызыллык йөгерде. Җавапны ул аны-моны уйламыйча, куанып һәм кистереп әйтте:
—Юк... Авылда мондый фамилияле кешеләр юк.
—Юк имәс?.. Юк, димәк... Аһ, бу юклыклар..
Иркен ага авыр итеп сулап куйды. Сорау авыр булган кебек, җавап та җинел була ала икән. Сихәт-сылунын мондый сулыштан йөрәге чәнчегәндәй итте.
—Авылда «Керәшен очы», «Татар очы» дигән атамалар сакланганмы?
—«Отпавшийлар»ны әйтәсезме? Авылда хәзер үзләрен керәшен дип атаучылар юк. Гадәттә, халык болай дип сөйләшергә яратмый да...
—Зират һаман икәүме?
—Юк, берәү генә. Революциядән сон, Татарстан оешкач, бер кылыч таккан татар комиссары керәшенчә күмдерелгән авылдашларының сөякләрен татар-мөселман зиратына күчереп күмдергән...
—Ниндәен ихтыяр!..Коръән дә укытса!..
—Кем белә инде.. Алай итеп кенә дөньяда керәшен бетмәде бит. Иске керәшен зираты урынында хәзер иген үсә... Кирәксә күрсәтермен.
—Бетми!.. Алай гына бетми!.—дип кычкырып җибәрде шофер,—Безнен Никифоровка дигән авыл керәшеннәре Кугарчинов, Голубков. Рюмочкин. Стаканчиков, Шешячкин. Собутыльников дигән фамилияләр йөртәләр...— Шофер авызын сулга чалшайтып көлде,—Үзләре урысча да белми...
— Кайбер керәшеннәр үзләрен «Татарча сөйләшкән урыслар» дип атыйлар...—дип өстәде Сихәт-сылу.
Иркен ага Сихәт-сылудан Сәлахиләр, Кизләү турында артык сорашмады.
Юл сары алтын булып янган көнбагыш басуына килеп керде. Биредә Поль Гоген1 2нын миллион көнбагышы ялкынлана иде... Иркен-ага әле булса ямь-яшел торган чәкәннәрдән сары җимшәннәре чыга да башламаган кукуруз басуларын күрде. Кукурузның Татарстанда бары тик мал азыгы буларак кына үстерелүен ишеткәне бар иде.
Ул ләм-мим сүзсез килгән Сихәт-сылуны җанландырып алу уе белән артка борылды:
—Табышмак әйтәм. табыгыз. Сихәт-сылу. Таяк, таяк өстендә кибет, кибет эчендә мең җегет. Ни нәрсә болады?
Сихәт-сылунын. ул гына түгел, шоферның да табышмакка җавап эзләп башларынын кыза башлавын сизенеп, җавапны үзе үк кайтарды:
Көнбагыш. Көнбагар да диләр. Уйгырлар Көнтугар дип тә әйтәдер кү. Һи, җавабы бигрәк еракта булган икән!—Сихәт-сылунын яна сызылган
1 Эргә (гомумтөрки) янында,кырынла,янәшәсендә
2 Поль Гоген (1848-1903) - француз рәссамы Атаклы «Көнбагыш» картинасының авторы 60
ай сыман нәзек кашлары мангае агына сикерде, күзләре нурланып очкынланды —Көнбагыш, дисез!.. Шулай шул! . Тагын бер табышмак әйтегез әле, анысын бәлки табарбыз9
—Ярар Юләр кайчан акыллы буладыр?
Юлдашлары, жавап эзләп озак кына тавыш-тынсыз килде.
—Ярар, сезләрне коткарыймчы. Йоклаганда
Барысы да хәлләре бетеп көлде. Аеруча Сихәт-сылу. Анын кыңгырау кебек зеңгелдәп көлүе нәрсәседер белән жәмәгате Мәдинәсенен катүен хәтерләтте.
—Тагын берне әйтегез!..—диде Сихәт-сылу пышылдап кына — Сезнен табышмаклар кызык!..
— Безнен тормыш үзе дә... без үзебез дә табышмак бит Эссерәп киттем...—Иркен-ага костюмын һәм кәпәчен салып, Сихәт-сылуга сузды — Анавы элгечкә элмәссезме?—Ул юлларда жим чүпләгән карга-күгәрченнәргә игътибар итте.—Тагын берне, дисез инде .. Күгәрчен ни өчен агач ботагына да, тимерчыбыкка да кунмайды?
Озак эзләде тегеләр. Ахырдан жавабын сорадылар.
—Күгәрчен тигез жиргә, йорт-биналарнын тигез түбәсе, кәрнилтәрснә генә баса ала, чөнки анын тырнаклары, башка кошларныкы кебек, бөгел мәй...
Жавап никадәр гади икән!
—Сез әкәмәт кеше,—диде шофер.—Танышыйк әле, абзый, болай булгач!. Исемегез ничек?
— Иркен. Яшьрәкләр Иркен-ага, диләрдер
— Иркен! Ничек шәп, ә?—диде шофер. —Иркен-әкә' Простор' Широта!.. Юк, раздолье!
Алар төтенләп, инде янып бетеп килгән телеграф баганасы кырыннан үтеп киттеләр.
—Көзге яшен суккан, күрәсен,—диде шофер —Күк тә күкрәмәгән иде
—Орысча да, татарча да яхшы беләсен син,—Иркен-ага тарихи Ватанына кайтканнан сон беренче тапкыр «сез*дән «син*гә күчеп, кинаяле караш ташлап алды да, тагын артына борылды —Чынлап та «ике телле*бу әфәндем!.. Шулай бит, Сихәт-сылу?
Хатынкай килешеп баш какты
—Мактасалар, таудан ыштан төбе белән дә шуам мин! Безнен авыл чынлап та ике телле. «Предки.лар теле «Кругой-лар теле Үэебезнен авыл кругойлары шигырен укыйммы?—Ждвалны көтмичә, ул укып та җибәрде
Эләктер син мужичков,
И берничә пуэырьков.
Рустикка да заглянем,
Ул миңа кусок обяэан.
Әйттем, лох, зачем ты тянешь.
Может. меж глаз син хочешь.
Кичә Наилька выетупал.
Мине шакалом обозвал.
Мин ана покажу гаду.
Морду кирпичом поглажу.
Мина Гульку позови.
Үзенә Светку возьми.
Ал закуска. ныпивон.
Һабки у предков возьмем.
Мамкнн сыер отдадим
—Һичнәрсә төшенмәдем...—диде мөһаҗир.—Тәржемә кылын?
—Анламадын?—Шофер йөзенә елмаю балкып чыкканга, ат башыдай алтын табып, нишләргә белмәгән кешене хәтерләтте.—Анламадын, начиты? Бүгенге татар авылынын теле инде бу!..
—Урысча белмәем...
—Урысча белмисен?! Шулай да мөмкинме?! Шундый кеше бар, диген, ә? Җир йөзендә урысча белмичә дә яшәп буламы?..—Ул тизлеген киметә төшеп, буыла-буыла көлде.—Урысча белми!.. Какой ыстрам!.. Кичә үлгән булсам, бүген белмәгән булыр идем!.. Үзе Америкадан! .. Урысча да белми!..
Күпмедер вакыт сөйләшмичә бардылар. Морты, Якәү, Кәстәнәй дигән авыл борылышларын да үтеп киттеләр. Алабуга тарафларында орыс авылларының күплеге аларнын Казан ханлыгының төньяк-көнчыгыш өлешен колонизацияләү үзәге булып торганлыгын раслыйлар иде. Вакыт- вакыт бу кырларга, бу басуларга карап, Иркен-аганын күзләренә яшь килә һәм ул ирексездән күзләрен йома, ачарга да курка, ачса—меңләгән, йөз менләгән очлымбаш кигән гаскәр гаугаланып-гаугаланып өстенә килгәндәй тоела...
—Танайка елгасы...—диде шофер.
—Безненчә «тана, кышлаган бозау» дигәннән алынган. Урыс безнен сүзгә «ка» кушымчасы куша да, сүз ясый инде...—диде Сихәт һәм инеш буенда комбайннары тирәсендә кайнашкан ир-атны күреп.—Уракны тәмамлаганнар, күрәсең... Комбайннарын юалар...
—Нинди тәмамлау, төшәргә жыенганнары юк әле... Комбайннары тирәсендә кайнашкан булып, бугазларын аракы белән юалар. Бу якта халык хәзер чәчми, эчә генә... шул эчә, ипи чәйни торган ипи шүрлекләре генә калды. Чәчүлек җирләрен әрем басты. Таралган колхоздан кулларына комбайн эләктереп кала алганнар күрше колхозларга шешә хакына батрак булып ялланырга мәҗбүр... Шулай, берсеннән «Нигә хет үзегез өчен чәчмисез?» дип сораган идем, «Хәзер җир начар—иген үсми,—ди бу.— Һавада да кислород кимеде... Урыста бит ул балта түгел, агач гаепле...
—Ә синен атың кандай?—дип сорады Иркен-ага кинәт кенә.
Карап торуга утыз яшьләрдән артмаган бу ирне Иркен ага шушы ак төстәге «Жигули»ы белән Татарстан буйлап үзен йөртү өчен Лотфрахман- кардәш аша яллаган, әлегә аның белән танышырга да өлгермәгән иде.
—Нинди ат ди ул, начиты? Без атсыз.
—Исеменне әйтәмен, солтаным...
—Мин Солтан да түгел. Мин Алик. Алик Максимович Шәрәфетдинов, начиты. Максим исемен әтигә бабам «Юность Максима» дигән киноны караганнан сон биргән.
—Олег дигәне... Олег Кошевой хөрмәтенәдер?—диде Сихәт-сылу.
—Белмим. Мин ученый кеше түгел. Прусты Алик мин. Без примиси, начиты. Урыслар Максимыч диләр.—Ирнең тавышы өзлегеп куйгандай итте.—Безнен нәсел зур буласы булган да ул... Әтием ягыннан әбием утыз ел «Культура нумер один» совхозының участка бальнисында рентген идәнен юган. Андагы радиация... үзе Хир-расим-ма, яппуна-мать!.. Алты бала тудырган. Алтысы да гарип туган. Рентгенда эшли башлаганчы туган баласы—шул минем әти генә исән калган...
Алик нәселе һәм гаиләсе кичергән авыр хәлләрне сөйләп китте. Ул Әфганстанда хезмәт иткән һәм шунда яраланган да икән. Иркен-ага аңа өстәмә сораулар биреп, авыр истәлекләрен кузгатмады. Аның үзе кебек бераз сул аякка чатанлавын шул сугыш белән бәйләде. Үз фаҗигасе турында сөйләгәне дә бер роман язарга җитәр иде.
— Әти гомер буе эчте...—дип дәвам итте ул.—Нибары бер мәртәбә айнык
күрдем. Анда да исерек иде.
—Ә син... эчәсенме?
—Һы... этсез куян да тотып булмый, эчмичә дә булмый. Иркен-әкә! Бездә эчмичә кеше арасына керермен димә' Әнә. Лубян урманчылык техникумы студентлары исерү өчен сырага дихлофос салып эчәләр дә. юнәлешләрен югалталар. Кайда көньяк, кайда төньяк икәнен дә белми башлыйлар... Урыслар, ичмасам, эчә—исерми-егылмый, татарлар эчә— исерә-егыла...
—Урысларда борынгыдан эчеп өйрәнгәннәр, —диде Сихәт-сылу—Аларда эчкегә карата тарихи иммунитетлары бар.
—Им-му-ни-тет! Нинди матур сүз!..—дип кычкырып җибәрде Атик,— Икенче малаем булса, шушы исемне кушам!.
—Гомер буе актан-ак сөт, әйрән-кымыз гына эчеп яшәгән татар илле ел эчендә аракыдан кырылды да куйды. Милләтләрнен йолалары, аш-сулары. яшәү рәвеше белән билгеләнә икән ул,—диде йомшак кына Сихәт-сылу — Әйтик, урыснын ашказаны ярты стакан аракыдан, татарнын катыклы аштан, сөтле чәйдән сон эшли башлый
—Татар бүген эчкелектә урысны узып китсә дә. бу мәсьәләдә без ана көндәш була алмыйбыз. Урыс эчә—авырмый Татар авырый Урыс башы авыртса да , эш күрсәткән булып кыйлана ала. Татар исә болай кыйлана алмый Ул йә баш төзәтә, йә ава, начиты Урыс эчә—исерми Татар эчә— исерә. Урыс эчкәндә бер нәрсә капмый, каба икән—сало согына. Согыну дигән нәрсә башка. Татар—согына белми, исерү шатлыгыннан ук исереп туя...—диде Алик.
—Менә шуна күрә хәзер татардан алкоголиклар урыска караганда күбрәк тә инде,—дип дәвам итте сүзне Сихәт-сылу —Бу хатын-кыз темасы булмаса да, беләм. Ул тирән итеп тын алды —Беләм' Күк гөмбәзен пычраттык без, Иркен-ага!. Ике мен ел туктаусыз чиләкләп, мичкәләп, чүмечләп эчкән урыснын тәне-материясе аракыга түэемлекнен ин югары нормасына ирешкән Урыс үзенә үзе вирус Ана. гел генә башкага һожүм белән көн күрүчегә, бер генә чир дә йокмый Чагыштырмача күптән түгел, күп дигәндә йөз ел элек кенә эчә башлаган татар мондый иммунитетка ия түгел. Әзерлексез, балаларча чиста кальбе белән әчергә керешкән тагар менә шуна күрә тиз биреште дә...
—Әйе, минем катыклы аш ашаган, сөт эчкән урысны күргәнем юк. начиты. Сөт эчкән берәүне күргән идем, анысы да эче китеп, больницада ятып чыкты...
— Һәр милләтнең холкы-фигыле анын аш-суы белән котылгысыз бәйләнгән дигән фикерегез белән килешәм. Сихәт-сылу —диде Иркен- ага,—Тирән, тирән!. Сез социология буенча фән магистры була алган булыр идегез!.. Бу нечкәлекләрне каян белдегез'’
—Белдем инде —диде Сихәт-сылу серле елмаеп
-Сез дөрес фикер йөртәсез Милләт үзенчатеге азыктан да килә Менә кытайларны алыйк Аларнын аш-суы дөнья өчен яшерен, ябык тема дип әйтергә мөмкин Чөнки анда елан, селәүчән, бөҗәктән башлап, эткә кадәр бар тере җан иясе азыкка бара Бара гынамы—деликатес' Кытайга сөт
эчерсәң, анын да эче китәчәк
—Закуска әйбәт булса, эчебез китми лә ул Аракыга симе» сарык ите кирәк Сез эчкечеләргә алай каты бәрелмәгез Алар нечкә, ярдәмгә мохтаж халык -Алик чалыш елмайды -Минем иренемне тумыштан куян ирен дип уйлый күрмәгез тагын Аны армиядә әнә шул яхшы закуска ослән өч стакан спирт эчкәннән сон. һаман аягымда басып торган өчен сугып чалшайттылар!.. Үзебезнен татарлар' Көнләшеп'
Бердәм көлү яңгырады. Ин нык көлгәне Алик үзе булды
Бу эчкерсез инсан Иркен-агага чынлап та ошый башлады. «Ике улым» ди бит. Димәк, өйләнгән». Йөзе гомер буе тир тозында тупасланса да, күзләре гадәттән тыш нурлы һәм акыллы иде. Иркен-аганын сизенүенчә, Алик эчкече түгел, ә бары тик шулай ярпачлана гына бугай.
—Үзен кайсы тарафлардан? „
—Шушы, Кукмара якларыннан. Әгәр рөхсәт итсәгез, сезне илтеп куйгач, әни-карчыкны күреп килергә иде...
—Кайтканын бармы соң?
—Кайтырга дисәң, кара кайгы. Мин эшләгән кантур пичәтен югалтты. Командировка кәгазенә бастырырга пичәтләре юк, юлга чыгармыйлар...
Иркен ага егеттән сорашып белеште: теленнән төшмәгән «начиты» кушымчасы орысча «значит это»дан татарчага «шулай, димәк» дигәнне анлата икән.
Ватанына кайткач кына күргән вә тан калып аптыраган кайбер күренешләрне гомумиләштерергә вакыт җиткәндәй тоелды ана. Гомер бакый изгеләрдән изге саналган, шунын өчен атылган вә ватылган татар җәмгыяте өчен тел бүген бер формаль уенчык, теләсә ничек болгатыла алган болгауга әйләнеп калган мәллә? «Йә, рабби,—дип уйланды ул? Татар җәмгыятеме бу? Ул әллә башка бер планетага, башка берәр кыргый кавемгә эләктеме? Теле гарип инсан мәгърифәтле була аламы? Әгәр дә телен телсез, ягъни, гармоник кануннардан ваз кичеп, бозылган икән, бу бит барлык кешелек белән аңлаша алмавын дигән сүз, шулаймы? Тел культурасы булмаган милләтнең дәүләтчелек культурасы була аламы? Тел бетеп, иман саклана аламы? Саклана ала. Телсез калса да, иманын саклаган йөзләрчә татарны очратты ул үз гомерендә. Ә биредә... ин элек иман, аннан тел юкка чыга бара икән. Бер ноктадан чыккан ике нур беркайчан да кисешми дигән физик закон биредә... акланмый икән. Биредә кисешә, кисешә генә түгел, бер-берсен очышта юкка чыгарган ракеталар сыман, алар, иман вә тел, бер ноктадан ике параллель сызык булып чыгып кисешә һәм икесе бер юлы берсен-берсе юкка чыгара икән.»
Иркен-аганы тарихи Ватаны—Татарстан көтмәгәндә тел галиме-лингвист ясады. Телен баетырырга кайткан инсан—аның белән биредә киресе булды: теле саекты. Чөнки тирә-ягында саеккан тел иде. Икенче тел оккупациясенә коллыкка төшкән телнен бер гаҗәеп фаҗигасен ачты ул: атлә нинди бозык калыпларга кереп, урыслашып, керәшенләнеп, мишәрләнеп, типтәрләнеп, тагын да әллә ничек этләнеп, песиләнеп, маймылланып, ишәкләнеп, тагын да ниләр кыйланып ватылып беткән бу тел ишараты. гомумән, татар халык теле, милли мөнәсәбәттән татар теле исемен йөретсә дә, гамәлдә ул татар теленә катнашы аз булган, еш кына хәтта үзенен антиподына әйләнеп, бөтенләй аңлашылмый, зиһенне тоткарлый торган чүп сүзләр плантациясенә әверелдерелгән икән. Бу күренешне плантаторлар үзләре дә төшенеп җитмәгән бугай әле. Иркен-ага урысча белмәсә дә, үзе ишеткән урыс теле татар телен бозып кына калмый, ул үзе дә татар теленнән җитезрәк тизлек белән бозыла, чуарлана бара икән Татар теленә килгәндә, анын хәтта бер урыслашкан формасы үзе генә дә йөзләп рәвештә бозылып чуарланган иде. «Биредә урыслашкан һәр татарның теле милләткә зыян сала торган аерым тел, татар телен җимерә торган тел икән. Аликны гына ал. Бер караганда, сөйләячәк сүзеннән мәгънә кирәккән очракта саф татарча сөйләп ала да, икенче караганда, мәгънә кирәкмәгән очракта, буш урыс-татар катнашмасына күчә дә куя Бу инде күнел чуарлыгына, хиссияти тотрыксызлыкка алып килә. Мондыйлар ничә миллион? Телен бөтенләй белмәгәннәр, инкарь иткәннәр ничә миллион? Милләтнең киләчәктә
булу-булмау мөмкинлеген шушы бүгенге тел җимерекләреннән эзләргә кирәкмиме ' Моны суверенитетсыз да табып булмыймы? Милләтнен чирен генә түгел, анардан савыгу дәваларын да телнен үзеннән табу мөһим.— Иркен-аганын уйлары тирәнәйгәннән-тирәнәя барды —Йә рабби, без шулай бетә торган милләткә дә әйләндек мени9 Бетә торган милләтнен тәненнән ин әүвәлдә иманы, аннан теле кача икән Йә рабби, мен ел буе мәшһүр Мохәммәт. Габдулла. Өммегөлсем. Кәмилә шикелле гөлсәр исемнәр йөретсп. сонгы илле елда Мундштук. Иммунитетларга әйләнә барган милләтнен исем мәсьәләсендә шулкадәр көйсез-холыксыхтануы. исемнен җисеменә шулкадәр җинел каравы милләт акылынын зар-интизарсыз жинеләюен расламыймы?»
Татардагы, дөресрәге. Рәсәй татарларындагы исемнәр мәсьәләсендә җаны кубарылып, тиз генә тынычлана алмады Ул татарнын. заманында шундый динле, шанлы, шундый данлы, укымышлы, талантлы, эшчән, жор. шаян милләтнен. тиз генә җинел холыклы мәҗүсигә әйләнеп.үз балаларына ике дә уйламый дөньянын бер генә халкы да бирмәгән чүп исемнәр бирә башлавынын сәбәпләрен эзләде. Тора-бара. башын вата торгач, ул бу күренешнең ин мөһим сәбәпләренең берсен таба да язып куйды бугай. Биш гасыр эчендә тарихыннан дүндерелгән ул. Иске тарихыннан ваз кичкән Ваз киптергәннәр Диненнән ваз кичмәсә дә. җаны сынган, канына курку- шөбһәт сенгән анын Бу курку корбан сораган. Бу курку әкрсн-әкрен аны ваклаган, имансызлаган. илһамсызлаган. димәк, ул даими рәвештә табигатен үзгәртә, хунвейбинлаша барып, иманына каршы китәргә, яна тарихнын теләсә нинди кысасына кереп ятарга өйрәнгән Баскынчы таләп итсә дә. җисеменнән шундук ваз кичә алмагач, беренче эш. мөмкин эш итеп, шул ук баскынчыга ярау хакына исеменнән ваз кичкән Имеш, бу бит исем генә, җисем үзгәрү дигән сүз түгел' Шулай итеп, бу күренеш тарихи ан җуелуга китергән—жисем үзгәрүнен исем үзгәрүдән башлануын «оныттырган- Имеш, әнә. кара, керәшен дә бит шул ук татар, «тик керәшен татары гына» Әмма ләкин бәгьрендә сакланып килгән милли ихтыяр көче ана турылан-туры баскынчы исемнәрен түгел, ә интернациональ чүп-чарны сайлаттырган. ул шунын белән булса да баскынчыга үз каршылыгын—протестын белдерергә тырышкан Имеш, «кара син аны, бу татар, башкаларга охшамаган, үз бәһасын куя белә...*
Чүплеккә әйләнеп барган тел турында уйлап барган Иркен-аганын карашы үзе дә сизмәстән тирә-як басуларга төште Ләхәүлә, ни күрәлс ’ Анда...матур, игене, чәчелгән үләннәре белән дулкынланып утырган басулар, ни кызганыч ничә ел сөрелмичә ятып, кырлы курай, чүп баскан яланнар белән аралашкан иде.Теле чүпләнгән инсаннын басуы чүпләнергә тиеш иде. Баксан. культуралы катлам ничә ел чәчелмичә торып, чүпле яланга, кыргый катламга әйләнгән икән
—Совег заманнарында безнен совхоз «Культура- исемен йөрткән, начиты. -дип сөйләп китте Алик.-Хрущев заманнарында ул икегә- «Культура номер один* һәм «Культура номер два* совхопарына бүленгән Алар га алты авыл керә иде—Ферма первый. Ферма второй. Ферма трегий и тагдали. начиты Ельцин килгәч, совхозны расформировать иттеләр Алты фермадан икс кооператив оешты
—Авылларыгызнын аты «Ферма- түгелдер кү —Әйтеп торам бит. ферма дип'
—Анда яшәүчеләр фермер, димәк’
-Нинди фермер булсын' Бу сина Америка түгел, анын исеме генә ферма, үзе шельма ул Ну. вот-та. шул өчәр фермадан торган кооперативмын һәркайсынын үзенә исем итеп теге «Культурамны тагасы килде, һәркайсы
и
культурнай булырга теләде, начиты.. Исем өчен сугышып, ике ел суд юлыннан кайтып кермәделәр!.. Мондый буталыш, шау-шу җитәкчелеккә урлашырга юл ачты, начиты.. Былтыр язда сахсвекла3 үстерүчеләргә, шикәрләре беткәч, яна уныш исәбеннән дип иллешәр кило песок таратканнар иде. Әти-әниләргә килен белән кайтып, сахсвекланы без дә утап чиләндек. Чөгендере котырып унды. Вот-та акчаны умырып алабыз икән дип, куандык... Әнкәй кооператив кассасына хезмәт хакына дип барса, аласы акчасы бөтенләй дә юк, начиты, җитмәсә егерме кило шикәр дә бурычлы калган икәнбез, абзый кеше!.
—Ә исем тарихы ничек тәмамланды?
—Кая ди тәмамлану? Кыза гына бара! Нарсуд исемне икесенә бүлеп, берсенә «Культура-Первый», икенчесенә «Культура-Второй» бирергә дип хөкем чыгарган. Аерым печать эшләтергә акчалары гына юк... Искесен үзләрендә калдыру өчен сугышалар, начиты...
Юл унда һәм сулда кисәк-кисәк урманнар, өзек-өзек басулар аша түбән төшә башлады. Иркен-ага үзләреннән бер йөз адым алдан аркасына капчык асып, ике тәгәрмәчле арбасын тәгәрәтеп барган адәмзатнын таныш рәвешен абайлап алды:
—Туктатын, Алик-җан!..
Авто искиткеч осталык белән мосафирнын борын төбенә туктады. Иркен ага күрергә дә өлгерде: тыштагы юлчының «Бу ниткән акмак минем гомерем белән шулай шаяра?!» дигән ачулы кыяфәте тәрәзәдә чагылды. Таягының жаен табып салоннан чыкканчы ук Иркен ага да, мосафир да бер-берсен танып алдылар: моннан өч-дүрт көн генә элек Башкитәр чишмәсе янында очрашкан инсаннар иске танышларча күрештеләр. Исемнәрен дә белмәгән ике аксакал нәрсә әйтергә дип аптырашып тордылар.
—Кардәшем, утырыныз....— диде, инде бу юлы, теге Бөгелмәдән килгәндәге кебек, утырып бару тәкъдиме белән килешми калмас дип уйлаган Иркен—ага.—Юлымыз бер тарафка...
Юлчы Иркен-аганы көтелмәгән кырыслык белән күзеннән кичерде.
—Юл шул якка... анысы дөрес... Уебыз кайсы якка бит әле...
—Ходай Тәгалә насыйп итсә, уйларымыз да бер булыр, шәт... Утырыныз!..
—Рәхмәт!—Мосафир уңайсызлангандай итеп, карашын жиргә төшерде — Минем эшне утырып йөреп эшләп булмый шул... Утырсан, халык читтә кала... Мина халык булган жирдә тукталырга кирәк...—Ул бәләкәй арбасын тәгәрәтеп, атлый да башлады.—Рәхмәт... Мин үзем...
—Сез... китап сатасызмы?
Мосафир кызлар кебек кызарды. Аннан, ниндидер ачулы күзләр белән карап куйды.
—Сатмыйм. Мин сәүдәгәр түгел. Бушка таратам.
—Ә кандай китаплар? Дини? Иҗтимагый?
—Дини... милли-мәдәни...
—Кичерә күренез... Ничек... бушка? Сәрмаясыз? Халыкка затлы ризык бирдең, ул сина нинәрсә бирде кү?
Иркен-агада ниндидер үзгәреш булды. Аның туктаусыз сөйлисе, әллә нинди борынгы, онытылган китап төркиенә кайтып, сөйләшәсе, гәпләшәсе, әңгәмә корасы килде.
—Халык... Халык—толпа. Ул сине үтерергә дә күп сорамый...—диде мосафир тыныч кына.
—Китап тараткан өчен?
—Китап тараткан өчен дә мөмкин.
Кыскартып әйтелә Шикәр чөгендере
Иркен-аганын керфекләре дымланды. Ул мизгелгә эндәшә алмый торды.
Татарстан юлларыннан жәяү бәләкәй арба тартып китап тараткан бу кардәше аны бик тә кызыксындырды Мондый күренешне анын ү~з гомерендә күргәне юк иде.
—Сез М. шәһәренәме?
—Әйе.
—Әйдәгез, босрыңыз!.. Әгәр сезгә кирәк халык очрап, төшәргә кирәк булса, тукталып алырбыз
Мосафирның күзләрендә икеләнү чагылды
Алик шофер татар егетләренә хас тизлек белән мосафирнын йөген арбасы-ние белән багаж бүлкәсенә урнаштырып та куйды
Юлчы һаман да икеләнгән кыяфәт белән салонга үтеп, читкәрәк күченгән Сихәт-сылу белән янәшәдән утырды Кесәсеннән ап-ак кулъяулыгын чыгарды, кояш астында төссезләнә башлаган кара кәләпүшен салып, битендәге, башындагы тирләрен сөртте
Бу очрашуда Иркен-ага Ватанына кайткач үз телендә барлыкка килгән үзгәрешне тойды Гүя анын тел байлыгы жирлек-урынына һәм инсанына карап һич сиздсрмичә»сән»нән «син*гә. «болады»лан «булды»га. «килепте» дән «килә, килә ята»ларга үзгәрә дә куя. Мона кадәр ул уйгыр, үзбәк, казах, кытай алынмалары еш очраган «чит» татар телендә сөйләшкән булса, хәзер гүя шушы тарихи, туган табигатенең бөгелешләре—таулары-урманнары. елгалары-инешләре. үзәннәрс-болыннарына яраклашып, азар өстеннән сыгылып чапкан кыр газәле кебек. табигыИ хазәтенә кайта, баега һәм тармаклана иде. Тагын да шунысы кызык, бу тел әнгәмәдәшенә. азарнын кәефләренә карап, шундук үзгәрә, тансыклана, вакыт-вакыт аерым-бер сагыну белән гомумторки чишмәгә кайта икән Әкәмәт бит туган жирдә бер мизгелдә шашып-шашып туган телдә, икенче мизгелдә шашып-шашып
гомумторки. гарәби сүзлектә аңлашасы килә! Мондый үзгәрешне үзендә элегрәк сизгәләсә дә. беренче тапкыр ул бары тик Рәгыйбь—китапчы - мөсафир белән очрашканнан сон гына болай анык тишелеп чыкты Моны Иркен ага Китап һәм анын Илаһи Рухы белән бәйләде Ул китапчыны бакчи үз арбасына утыртам дип уйлаган булса, баксан. китапчы аны үз арбасына утырткан булып чыкты
Беренче булып кем авызын ачар дигән сыман бер-бсрсен сынагандай, озак кына сүзсез бардылар Шофер белән Иркен-ага арасындагы жептә «Әлхәм» язылган боти тирбәлде, панель өстендәге көзгедә мосафирнын илһамлы, кара төкләре белән шыртлап, бүген кырынын өлгермәгән йөзе чайкалды. Тынлыкны Иркен-ага бозды. Сөйләшеп киттеләр Бик ачык кеше булып чыкты Исеме Рәгыйбь. кырык жиде яшьтә, Казаннын Бертуган Касыймовлар урамындагы ялгызаклар ятагында яши. төзелештә балта остасы булып эшли икән. Казан аргы тарафларында, мари вә мукшы тарафларында ул үзенен атналык ял көннәрендә, бигрәк тә еллык ял вакытларында, татар авылларына—беренче чиратта мәктәпләргә, китапханазәры мәчетләргә китаплар таратып йөри икән. Каян башына житкән' Басынкы, гәнснә бер миллиграм симезлек, йөзенә мин-минлек зәхмәте кунмаган, мһенен борчыган фикере маңгай сырларына гына түгел, конгырт күз читләренә лә кунаклаган бу җан кайсы ягы беләкдер Иркен агага якын газиз карләш фикри борәдәр булып күренде. Әмма шунысы аңлашылмады гуй нигә ул шушы яшенле ялгызаклар ятагында жан асрый Ганласе булмаганмы Ьулып. аерылганчы ’ Анын уйлары тагын ла гнрәнгәрәк гошеп китте • Ходайның шушы бер пленда бер һәм сулан, бер сулар исм. бертелла сөйләшеп, бер иманга инанып яшәгән икс инсаны-Сихәт сылу һәм Рәгыйбь
кардәш, кыз-кавем вә ир-кавем, табигатьнен бәхет өчен яратылган ике баласы, нигә бер күлдәге ялгыз кыр казлары кебек аерым яшиләр? Бәлки, алар бер-берсен эзләп табарга гына өлгермәгәннәрдер?
Алар авариягә очраган КамАЗларны узып киттеләр. Жимерелеп актарылган кабиналары чәчкә аткан кебек актарылган. Исәннәр микән? Машиналарнын тирә-ягы милисиләрнен кызыл кикрикле фуражкалары белән кызарган.
Тагын да тарая барган юл тәгәрәп иңкүлеккә төшә башлады.
—Вяткага житәбез...—диде Алик.—Кайчандыр Нократ дип йөрткәннәр, начиты. Хәзер—Вятка. Урысчасы дөрес инде анын. Пырвичка!..
—Гәрәй ханга алысмы4 соң әле?.
— Гроханьгәме? Борылышка биш, борылыштан унсигез чакрым...
Иркен-ага шофер һәм Сихәт-сылу белән алдан кинәшеп, иртәнге якта Кизләүгә кайтышлый, Казан алынганнан сон ата-бабаларыбыз башларын салган Гәрәй-хан кальгасе урынын барып карарга дип килешкәннәр иде. Аларнын Гәрәй-хан кальгасе турында ишетмәгән дә булулары Иркен-аганы тан калдырган иде, әлбәттә.
«Рәгыйбь-кардәш тә бармас микән? Аның бит бу хакта нинәрсәдер белүе дә мөмкин. Белмәсә сон? Бергә бару зыян имәс.»
—Вятка, нәкәнис!..—дип кычкырып җибәрде Алик.
—Вятка түгел, Взятка...—дип көлемсерәде Рәгыйбь —Карайөрәкләрнен уч төбенә акча төртмичә, татар үз елгасында кармак та сала алмый...
«Жаны белән ачык, рыясыз күренә»,—дип уйлады мөһәжир.
Алар дыңгырдап күпергә килеп керде. Алик «20» дигән чикләүгә буйсынып, тизлеген жәяүле кеше адымына диярлек калдырды
—Син анын пә-ә-әйзажын кара, пә-ә-әйзажын!—Алик үзе өчен ничектер ят «пәйзаж» сүзенең «ә»сенә басым ясап, сузып әйтте.—Нинди матур пә-ә ә-әйзаж!
Иркен ага хозурланып тирә-ягына карады.
Пейзаж дигәнен чынлап та искиткеч иде. Әле күпер аша чыга гына башлаган төштән ике яклап тауларның һәм яланнарнын чиксезлеккә барып тоташкан ташкыны ачыла. Яр буйларындагы яшь бөдрә талларнын, олпат өянкеләрнең әле саргаерга да уйламаган хәтфәләре кочагында кара карлыганнар, кара бөрлегәннәр ишелеп төшкән ап-ак ташларда кәлтәләр сикерешкәндәй күренде Иркен агага. Су өсләрендә майчабаклар уйнаклатып, талларына нәкъ уйгыр иленең Элә елгасы буендагы сыман алтын колмак сыргаларын, балан-миләшләрнен алсу-кызыл кәндилләрен күккә асып, сары ком түшәлгән ярлар арасыннан гүя халыкнын эскрипкә моны—үлемсез моңы, борынгы Нократ агады!.. Елга өстендә Заһидулла Яруллиннын «Тукай маршы»ндагы ноталар бәйләменә охшап кармаклы балыкчы көймәләре тирбәләде!..
—Рәгыйбь-кардәш... Балык тоталар!..
—Тоталар ла ул... Аларны ярда көтәләр!..
«Нишләп бу кадәр ачулы бу халык?»
Аларнын юлына шлагбаум каршы төште. Билләренә алтатарлар тагып, иңнәренә автоматлар асып, кулларына эрзин таяклар тотып, дистәләгән автофургоннарны туктатып, тентүдән үткәргән контроль-тикшерү пункты хезмәткәрләре аларнын машинасын да туктатып тикшерде. Күзләренә кадәр капланып коралланган, кургаштан калканнар кигән, муенчакларында этләр иярткән мондый бихисап сакчыларны Иркен-аганын бернинди илләр арасындагы чикләрдә дә күргәне юк иде...
Иркен-ага утыргычлар арасыннан Рәгыйбькә таба борылып, үзе
4 Алыг (гомумторки) - ерак.
турында, кайлардан нинди язмышлар аша. нинди теләк-өметләр белән Ватанына кайта алуын кыска гына итеп анлатырга тырышты Анын кайнар хиссият белән сугарылган сүхтәреннән Рәгыйбь торган саен әсәрләнә, шаукымлана барды
—Сезләрнен Нократ берлән Чулман кушылган текәдә Гәрәй ханнардан калган кадимге татар кальгәсе турында ишеткәнегез булгандыр0
—Булды. Мин моннан ун ел чамасы элек атаклы археолог Равил Заһретдиннен үзешчән тарихчылар түгәрәгенә йөрегән идем —диде Рәгыйбь жанланып китеп —Бу хакта мин беренче тапкыр шул түгәрәккә килгән өметле яшь археологыбыз Альберт Корганов авызыннан ишеттем Бабайларыбыз әле Казан алынганнан сон биш ел буе каршылык күрсәткәннәр Имеш. Гәрәй ханнарнын ин кечесе Илмеш-углан дошман кулына эләкмәс өчен муенына таш асып кыядан упкынга сикергән Профессорыбыз, гарьләнеп, бу тарихи кальгә урынында әле булса археологик казынулар алып барылмавына, монын өчен менә биш гасыр инде акча таба алмавына ачынган иде..
—Нигә моңа аптырарга?—диде сүзне тынлап килгән «тишек колак» Алик —Салих Сәйдәшевкә менә илле ел инде һәйкәл куя алмыйбыз, начиты.
—Әйтмәгез инде. Ничә тапкыр акча җыйдык. Акча да юк. һәйкәл дә юк!...—Байтактан тавыш-тынсыз килгән Сихәт-сылу сөйләшүгә кушылды - Халыкны диванага саныйлар бугай... Проектка ярыш игълан иткән бу лалар да акчаны ашыйлар, ярыш игълан иткән булалар да. һәйкәл турында оныталар.
— Мин хәзер шул Гәрәй хан кальгасенә юл тотам —Иркен ага гади балла остасынын тарихтан шулай хәбәрдар булуына ифрат та куанды —У л урында Грохань атлы урыс саласы яшәп ятадыр, имеш. Әгәр каршы булмасаныз. бергә бараекчы?
-һы —Рәгыйбь уйга калды —Әгәр комачау итмәсәм Мин андый
сәяхәтләрне яратам яратуын
—Юк-юк! Нинди комачау0! Әйдәгез!. —Моһәҗир анын кулын кысты - Сихәт-сылуга да күнеллерәк булыр, шулай бит!
Сөйләшеп килеп юл озынлыгын сизми дә калган юлчыларны айнытып, автомобиль М борылышы каршында кискен сулга борылды Алик, алтын тапкандай, кычкырып җибәрде:
—Гроханьгә. начиты!..
Иркен ага үзе чалыш булса да юнәлешне туры күрсәткән тактадан кирила хәрефләрен берәмтекләп укырга да өлгерде
—Г... р... о... х... а... нь...
Юлда очраган ягуларны Ирксн-ага зченнән генә хәрефләп укыштырып, манзараларны сүзсез генә күзәтеп барды. • О. т а. р . к а^.Углр. дигән сүздән алынгандыр бу.» «О... м... «... Р * ■ а...» .Гомер 1омәр • дигән сүзләрдән алынгандыр бу. Ә бәлки .Күмер.дән. кн^ыр.
Аларны урыны-үрыны белән егылган, кайда үткәргеч-чыбыклары өзелеп, божра-божра булып бөдрәләнеп, фарфор .колакларына- килепI туктан өермәләнеп урыны белән яткан, урыны белән кыйшаеп утырган телепмф баганаларының кыр казлары сыман кыйралган рәте озата барды Боларны КУПГӘН кеше сөйләшә алмый иде
^Беренче карашка әйбәт кенә асфальт күренгән юл шундук чокырлы- чакырлы таш юлга, таш юл исә урыны-урыны белән ^ багпгы^әйзәие туктаусыз алышына килде һәм эчәгсләрне савып сикертте Мокардан ничек тә котылырга теләгән Алик машинасын икенче, азардай сулда, көпчәкләр таптаудан шомарып ялтырап яткан чиста базчык юлга-күзгә
яхшырак күренгән юлга тартты. Әмма, гадәттә, анысы тегесеннән дә хөртерәк булып чыга иде.
—Рәсәй үз юлларындагы бу чокырларга салым салмыйча нихәл түзә? Барасың килсә, чокыр аша—һоп, әмма сикерү өчен алдан йөз сум налук түлә!..—дип сөйләнде Алик.—Черномырдин5га тәкъдим язып җибәрим әле.. Яна чечен сугышын башлау өчен күпме акча туплап була, начиты!..
Шулай итеп, бер юлдан икенчесенә күчә-күчә, тузан һәм аһ-ваһ эчеп, алар жәяүле кеше тизлеге белән баруларын дәвам иттеләр. Тирә-якта, еракта вә якында, арада вә тирәдә, әби вә бабайлар кебек сәҗдәдә билләрен бөгә- яза, жир маен суырып утырган мәтәлчек-скважиналар, өлеш-өлеш калган урманнар газаплы юл белән бергә ил гизә, юлнын шулай ук унында вә сулында ниндидер хуҗасызлык, сукалаган җирне сукалаган, игенле җирне игенле, урылган җирне урылган җир дип әйтә алмас дәрәҗәдәге галәми хаос хөкем сөрә иде. Чәчелми яткан ташландык җирләрнен шулкадәр күп булуы Иркен-аганы шакларкатырды. Иген чәчелгән басулар сирәк очрады. Әмма иген игелгән, әлегә урылмаган, гүя ниндидер йогышлы авырудан кызамык баскан кебек кайбер басулар шулкадәр дә чүпле вә чирле иде ки, аганың төшеп, юньле көн күрми утырган бу игеннәрне утыйсы, җирдәге тәмугь газапларыннан арындырасы килә башлады..
Аның йөрәге дөп-дөп типте.
Чирле басулар өстеннән бер мең, бәлки ике мен кара каргадан торган туплау өерелеп үтте. «Болар да китәргә җыеналар, бугай».
Ундүрт чакрым араны бер сәгать чамасы килделәр.
Ком-вак таш төягән берничә КамАЗны һәм нефть төягән буаз корсаклы цистерналарны исәпләмәгәндә, башка бернәрсә дә очрамады.
—Скважиналардан җыелган нифтене кудыру өчен торба-үгкәргечләр салып маташмыйлар,—дип анлатгы авыр трейлерлар очраган саен ачарга юл бирергә ашыккан Алик,—Юл бирмәсән, сьггып китәргә дә күп сорамыйлар.. Иниргәнәсител саталар бит!..Иниргәнәсител!.. Машина белән ташу очсызгарак төшә... Нифтенен алтын йомырка сыман кашыкка тамганын көтеп кенә торалар да, кашыгы-ние авызга кабып, Тукайнын Карәхмәте кебек, пәкүпәтелгә чабалар... Торба, насос, эшче тоту өчен чыгым да кирәкми.. Ә болай—әйдүк, кара чәйнүк, машина авызга үзе китереп сала... Чиста табыш, ничиты!..
Нәфт турында сүз чыккач, Аликның Тукай Карәхмәтен телгә алуы бик ошады Иркен-агага. Нәфтеле кашыгын, сабантуйның йомыркалы кашыгы кебек, авызына кабып Европа базарына чапкан Карәхмәт бик унышлы образ иде...
Янә дә урманнарга, дөресрәге, утыртылган наратлыкка кергәч, юл кинәт ап-ак комлыкка әйләнде һәм шулай ук кинәт кенә түбәнгә убылды. Төбендә ниндидер кәкре муенлы экскаватор ишарәте үзеннән дә зур гауга күтәреп, чүмеченә алган вак ташының яртысын юлында коя-коя КамАЗ әрҗәсенә төяп азапланган тирән чокыр аша чыгып, авылга керәбез дигәндә генә—мә, сиңа!—көпә-көндез, бар дөньясын яндыру өчен бер шырпы да җитәрлек коры көндә, ак комлыкта да дым тибеп яткан төпкелгә килделәр дә баттылар. Авыр йөк машиналарының көпчәкләре изеп тирәнәйткән буразналы-чокырлы, каяндыр саркыган судан чиләнеп яткан боламык аша болай гына чыгу мөмкин түгел иде.
—Көчәнмәгез!—дип кычкырды кемдер урысча —Жәй көне үтеп булмый... Жир-су туңгач килерсез!..
—Ярар, сез барыгыз, начиты . —диде Алик.—Мин үз көнемне үзем күрермен...—Аннан, мыекларын боргычлап, ком-таш төяүчеләргә ымлады.
В Черномырдин 1995-98елларда Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе 70
—Бер яртылык бирсәм, алар мине күтәреп тә чыгара.
Бу иңде хәлләрне катлауландыра иде. Чокырдан баш очы гына күренеп торган авыл аларлан ярты чакрым чамасында гына ятса да. Иркен агага чокырдан чыкканнан сон да. урау-урау сукмаклар буйлап тагын биш йөз метр үтәсе һәм кайчандыр Гәрәй ханнар кирмәне торган түбәгә күтәреләсе бар иде.
Иркен ага артыннан Рәгыйбь.Рәгыйбь артынан Сихәт-сылу. кыр казларыдай тезелеп, тау түбәсеннән ниндидер күзсез тәрәзәләр белән караеп торган авылга таба юл тоттылар. Унда кыя-тау. сулда авыл үзе иде.
Бераз барганнан сон инеш үзәненә килеп чыктылар. Үзәнлектән ун кулда кин елганын көзгесе ачыла биреп куйгандай булды. Иркен ага етгага да. җитеп килгән тау түбәсенә дә карамаска тырышты. Уйлавынча, анын бу мөкатдәс вә мәгърур киңлекләргә беренче тапкыр бары тик ата-бабалары башын салган тау түбәсе—Гәрәй хан биеклегеннән генә күз сирпергә тиеш иде. Күзен сирпегәннән сон гына анын бу киңлекләргә тутырып карарга хакы бар иде.
Инеш зур елгага койган тәңгәлдә эчләренә ком тулып, яртылаш җиргә күмелгән, яртылаш вә тәмаман җимерек көймәләр, алар тирәсендә язгы ташуларда котырган инешнен әллә кайлардан агызып алып килеп өйгән чүп- чар, полиэтилен капчыклар, иске кием-салым, сиртмәләре чыгып торган диван-ятаклар, иске автомобиль көпчәкләре, буш баллон, шешә, төпсез чиләк, савыт-саба өемнәре аша сикерә-атлый салып, тауга юнәлделәр.
Текә сукмак буйлап аларнын алдыннан кулына зур агач бәләк, көянтәсенең ике канатына керле чиләкләр аскан юан марҗа күтәрелә иде «Юарлык керләре булгач, әле авыл исән .»—дип уйлады Иркен ага
Алар вак таш. соргылт туфрак порхытып яткан текә сукмактан унайлырак җай эзләп үрмәләделәр дә үрмәләделәр. Алтмыш сигезенче яшькә чыгып барган Иркен аганың әллә күпме биеклекләргә әллә нинди борылмалы сукмаклардан күтәрелгәне булса да, үз гомерендә мондый сукмактан, туган сукмактан, газиз сукмактан—яфракларын кызгылт тимгелләр каплаган бөдрә таллар, таралып утырган сары чаганнар уратып алган Ватан сукмагыннан беренче тапкыр күтәрелүе иде. Шунысы гаҗәп хәле бетми, тыны кысмый, тирләми дә иде. Гүя һинде кыш. Тәнре-Шәмнсн ак чалмалар белән уратылган биеклекләреннән дә биегрәк булган Аналык вә Аталык тауларына күтәрелә Гүя анын артыннан боз тауларында кәйлә белән баскычлар ясый-ясыи бавырдас-җолдаслары Фәхрелназыйм, Сабир. Шакир да. тын юллары эссесеннән бозлы соңгеләр асылынып төшкән дөяләр дә. атлар да. аларнын койрыкларына бәйләнгән Мәдинәдә, газизләре Гөлмәрфуга белән Чынгыз да күтәрелә... Әйе, һинде кыш таулары артышыннан ясалган таягын таяну ноктасы итеп җәйге эсседә кипкән, корыган чыпчык чәчәге, кондырак сарут түшәлгән сукмактан адым берәмтекләп бара да бара Шунысы гаҗәп ашыйсы да, эчәсе дә. хәтта елыйсы да килми Күзен аяк асларыннан алмыйча, ул адым арты адым ешайтып, үзснен максатына якынлаша Сукмактагы вак ташлар ана Гөлфаныенын зәңгәр күзләре булып карыйлар сыман.
Арттан кардәшләренең авыр тын алганы ишетелә Әкрен генә җил исге Костюмы һәм кәпәче Гәрәйләр ханкирмәнен тизрәк күрү теләгеннән машинада онытылып калган икән «Жил сукмаса. —дип уйлап алды ул.—Сукмас. Туган як җиле бит» Маңгай агын каплап секунд саен уң күзенә ишелеп төшкән ап-ак чәч учмасын кулы белән тагын вә тагын да артка тарады. Читтән караганда, арыш саламы кебек яп-якты чәчле, ап-ак күлмәкле, күлмәге өстеннән аксыл галстук таккан һәм офыкларда чайкалып тауларга менгән Иркен ага зәңгәр диңгез өстендәге ак җилкәнне хәтерләтә иде. Шунысы гажәп. Тәклә-Макан чүлләрендә хунвейбиннар эрзин таяк белән кыйнап кыскарткан аяклар гүя биредә чатанламый иделәр Моңа кадәр азарга тигез җирдә дә атлавы җәфа булган булса, азар биредә үзләре
атлый, тигез атлый һәм ин мөһиме—сыкрамыйлар да. арымыйлар да иде.
Нәм ул күтәрелде дә күтәрелде. Адым. Тагын адым. Сонгы адымнар. Анын белән артыннан кызгылт тимгелле таллар да, сары чаганнар да
күтәрелә иде.
Ул астан күзен сирпеп кенә сиземләде—тау кыразына менеп житкәннәр икән. Елгалар кушылган тарафка борылып басты. Артыннан мыш-мыш килеп менеп җиткән Рәгыйбь-кардәш тә, Сихәт-сылу да елгалар тарафына борылдылар. Беркем эһ иткән аваз да чыгармады Бу бик тә сәер хәл иде, югыйсә. Иркен ага һаман да тирә-як тарафларга тутырып карарга кыймады. Бу аңа миһырбансызлык булып тоелды. Хәзер үк караса, ул гүя үз йөрәге өчен түгел, артында торган кардәшләре, биш гасыр эчендә бу кадәр түбәнлеккә төшкән миллион йөрәкләр өчен борчыла иде
Гүя ул тарихта Сөләйман таулары дигән икенче исем дә йөреткән Һиндекышнын Карлыгаш сыртындагы 3521-нче биеклегендә басып тора. Күзен ачса, андагы зәңгәр боз мавзолееннан: «Атам, син мине Ватанга алып кайтгын?»—дип сөекле кызы—Гөлфаные карап торачак кебек иде.
Ниһаять, тешләрен һәм йодрыкларын кысып, күзләрен ачты—ул бәхетсез кешеләр генә түгел, бәхетсез ташлар да сикерә алган, биектән дә биек, текәдән дә текә, маңгае белән әле генә кара болытлар укмаша, өерелә башлаган күкләрне җимереп чыгып торган куркыныч вә галибанә кыябашта басып тора иде. Аларнын артыннан, сул кулдан актарылып килеп чыккан кин Нократ, инде дә биредәнрәк, шул ук сул тарафтан яктырып, нурлар уйнатып килгән мәһабәт Кама белән икесе ике төрле аһылдаган вә уһылдаган авазлар чыгарып кушыла да, тагын да кинәеп, тагын да мәһабәтрәк төс алып, уннан—биек таулар вә кыялар, урманнар вә болынлыклар, сулдан—тигез печәнлек-үзәнлекләр, вак таллыклар озатуында әллә кайсы чиксезлекләргә китеп югала...
Ул чынлап та татар тарихының Сөләйман тавында иде.
Уң яктагы тау-болыннарда җир мае чыгарып утырган берничә мәтәлчектән башка гына да сыер вә вак мал, хәтта урыснын милли жанасрар дуңгыз- мыркылдыкларнын әсәрәсе дә күренмде. Эргәдә, ун кулда, карадан коелып, серәеп, дистә еллар буе кеше кулының хәстәрен күрми утырган, ишек алларында, урамында бер генә кешесе вә тормыш тәкъдире дә сизелмәгән авылны күреп, « Гәрәй-хан»нан «Грохань»гә әйләнгән авыл шушы булырга тиеш дип уйлады.
Ул тагын күзләрен йомды. Колак яфракларын кылычка кылыч бәрелгән, сөнгегә сөнге орылган, балтага балта кайралган, калканга калкан томырылган тавышлар басты. Әнә, югарыдагылар. безнен бабайлар, сөңгеләре белән кара яу булып күтәрелеп, аска һау-һаулап ташлар тәгәрәтеп вә кайнар сумалалар сибеп баскынчыларны ике идел кушылдыгына тәгәрәтеп төшерәләр дә, тегеләр, дошманнар, яна поскакларыннан килеп чыгып, тагын да Гәрәй-хан кальгәсенә таба югарыга үрли башлыйлар: анда бар тирә-юнь яралардан ыңгыраша, лаф ора, чакыра-кычкыра, ләгънәтли, атлар кешнәп пошкыра; дулкын янадан алга, аннан артка тәгәри һәм астагылар яна поскаклардан чыккан көчләр белән ишәеп, кара тәреләр астында акырып вә бакырып тагын да һөҗүмгә ташланалар; инде кальгане өч ел буе алалмаган дошманнар, ниһаять, өстән, арттан—М. тарафыннан, астан—Нократ буйларыннан көймәләрдә, алдан—Чулман тарафларыннан шулай ук көймәләрдә, уннан—Алабуга тарафларыннан килгән стрелеилар Гәрәй-хан кальгасен уратып алып, беркемне чыгармыйча, үтерә-суя башлыйлар...
Ут, янгын, төтен һәм ялкыннарда куырылган кеше исе. Ерак Сәлах бабасы ук өстенә алынып, гәүдәсе козгыннарга ташланган биеклек бу.
Бәлки «түбәнлек*тер? Дошман кулына төшәргә теләмәгән Илмеш-угланнын муенына таш бәйләп Нократ белән Чулман-Кама кушылдыгындагы упкынга сикергән биеклек бу. Бәлки «түбәнлек*тер? Татарнын арба кендегеннән югарырагының башы киселгән, аннан тәбәнәгрәге опричникларга коллыкка таратылган биеклек бу. Бәлки безнен «түбәнлек биеклеге»дер? Бабатарынын Гәрәйләр ханкирмәненнән М.га кадәр баганаларда асылынып, гәүдәләрен шул ук козгыннар чукып бетергән биеклек бу. Батки «түбәнлек*тер°
Аста дулкыннар ажгырып актарылды...
1555 елнын октябрендә үткән бу сонгы алыш Казан дәүләтенең илбасарларга каршы бу юнәлештәге сонгы хәлиткеч көрәш авазы булган.
Иркен-ага колакларын каплады. Анда урыснын төп тарихчысы Сергей Соловьев бу вакыйгаларга дүрт гасыр үткәннән сон язылган егерме томлык тарихы эченән кычкыра иде: « Урра-а-а!.. Христос безнен белән' Ниһаять. Казан жинелде! Ниһаять, без Казанны жиндек! Урыс коралынын тарихта монардан бөек ж.инүе булганы юк иде әле! Казанны алганыбыздан сон ике ел да үтмәде, без Тын океанга барып җиттек!» Ин гажәбе шул жинүчеләр тарафыннан шундук, кат-кат. үзләренә ничек кирәк шулай язылган тарих җиңелүчеләр тарафыннан әле булса язылмаган ләбаса!..
Казанга килгәч дөресләнде: Казаннын алынуы турында татар тарихчысы тарафыннан язылган чын вә тулы фәнни тарих та. татар шагыире-язучысы тарафыннан язылган бер чын кыйсса, поэма, хикәя, повесть, роман әле булса юк икән.
Сүзләгәнне күрә белми, тән тишеп, кан эчтеләр...
Бу вакыйгаларның шаһиты, Казан зираты сакчысы шагыйрь Мөхәммәдьяр исенә төште Иркен аганын. Авазы кая *
Казанда Конгресс барган көннәрдә булган ике очрашу һич хәтереннән чыкмый. Бер төркем кунакларны Явыз Иваннын куышы урынында моннан йөз елдан артык элек төзелгән, хәзер инде Казан елгасы эчендә калган таш корылма, бүгенге гел белән әйтсәк, команда пункты каршына алып килделәр.
—Нигә без шәһәрне яклаучыларга һәйкәл куймыйбыз?—дип сорадылар кунаклар Казан хакимияте вәкиленнән.
—Нигә кирәк безгә үткән сугышларны искә төшереп тору ’—диде һич тә аптырамаган вәкил —Буласы булган, буявы сенгән. Агрессивлык белән әллә кая барып та булмый, шулай бит? Нигә безгә урыс аюынын күнелен тырнап торырга?.. Башка проблема беткәнме’
—Ә нигә орыслар безнен кеңелне тырнаган’—диде Суомидан килгән бер мишәр-кардәш.
—Алар үз җирендә бит,—диде вәкил
—Ә без үз җиребездә имәс?—дип өстәде Иркен-ага шул чак
—Без үз җиребездә...—дип, вәкил бер урынында таптанды.—Әмма җиргә алар хуҗа.
Шунда ук кунаклар белән Татарстан язучыларынын шома йөзле җитәкчесе дә бар иде.
-Йөз еллык тарихы, оч йөздән артык язучысы булган оешмадан бер генә каләмкярьнын да Казан темасын күтәрмәве сәер.-диде Америкадан килгән профессор Солтан Рәфыйкъ ачуланган кыяфәт белән -Моны ничек аңларга ’ Сез реализмны читтән эзлисез ник аны милләтен үзеннән
эзләмисез?.. г ..
-Без яраларны янаргмау ягында -диде язучылар әмире - Бездән Казан
алыну турында түгел, ветеринарлар турында роман сорыйлар...
Иркен ага күзләрен ачты. Алар кан тулышып кызарган иде.
Тау кырлачын кыргыйлашкан, тузан басып нәселсезләнгән чирле сәрби, чаган куаклары биләп алган. Алларында шомлы караеп торган буш авыл, артында чиксез киңлекләр, ап-ак булып агарган, тынсыз-тавышсыз торган ир вә хатын кардәшеннән башка беркем дә юк.
Кинәттән салкын жил исте. Каяндыр чыгып, укмашып өлгергән кара болытлар ике елга тамагы өстендә тоташтан бер кургашын катлам булып тупланды. Чирү сыман үрә каткан дулкыннар бер-берсен куа китте. Иркен ага игътибар итте: дулкыннарга ярлар көч бирә икән: агымсулар кинрәк булган саен дулкыннар да эрерәк һәм хәтәррәк була икән...
Иркен-ага сәгатенә карады.
Көндезге унөч сәгать иде.
Бер читкәрәк барып, күрер күзгә чистарак урын сайлады. Аннан болытлар астына кереп өлгермәгән кояшка карап, кыйбла тарафын ачыклады, изге туфрак белән тәһарәт алып, ак батист кулъяулыгын ашыкмыйча, картларча нәзәкать белән алдына жәйде һәм өйлә намазына басты.
Анын белән бергә намазга Рәгыйбь-кардәшенен дә ният итүен күргәч, ана таба борылып:
—Өйлә намазының дүрт рәкәгать фарыз гамәлен шаһит киткән кардәшләребезнен изге рухларына укырбыз, кардәшем,—диде.—Азан әйт!..
Гәрәйләр ханкирмәненең көлләре сакланган урында әле ике-өч сәгать элек кенә бөтенләй таныш та булмаган мөселман кардәшенең Мисыр мәкаме белән әйткән азаны яңгырады...
Намаз тәмамланыр алдыннан гына йөгереп килеп сулышы капкан Сихәт- сылу Иркен-аганын иңенә костюмын салды.
Иркен-агага рәхәт тә, җылы да булып китте.
Нишләптер шушы мизгелдә ул үзен җиңүче итеп тойды. Ниндидер эшләмәгән эше бар сыман тоелды. Әйе, бар икән шул. Ниндие генә дә әле!..
Ул Сәлахи-карач биеклегеннән торып, ин әүвале Шәркый Төркестан киңлекләрендә бүген булса гомер кичереп яткан нәселләре—картатасы Сөләйман хәзрәт белән Бибикамал абыстайның балалары Кәррәметдин берлә җиңгәсе Мөфәхафизә, Әгъләметдин берлә җиңгәсе Оркыя, Галләметдин берлә Сөмбелә, газиз атасы Фәррәхетдин берлә анасы Нәркәс һәм аларнын балалары, балаларының балаларына хәбәр итүләрен үтенеп, абзасы Кәррәметдиннен олы угылы Зиһенкяръга галәми элемтә аша бәйләнешкә чыкты. Ул Элә буйларында көтүдә—мал арасында иде. Ул ана кыска гына итеп «Мин, Сөләйман Фәррәхетдиненен улы Иркен, сина, синен балаларына, барча туган вә тумачаларга, кыз вә ир балаларга, агаларга вә апа-җаннарга, җегетек вә сылуларга, кода вә кодагый, кода вә кодачаларга, балдыз вә кайнешләргә тапшыру өчен ошбу хәбәрне җиткерәм,— диде — Мин хәзер тарихи Ватанның М. төбәгендәге туган авылымыз Кизләүгә үтеп барышлый, борынгы Гәрәйләр ханкирмәне нигезендә туктап. Ходай Тәгалә ризалыгы өчен намаз кыйлдым дип олуг куаныч илә кунгыратам. Мин исән-аманмын. Шуларны да сезләргә теләймендер. Малларыгызга, балаларыгызга ишлек-иминлек бирсен. Аллаһу әкбәр.»
Аннан ул Әмрикәгә кунгыратгы. Мәдинәне хезмәтчеләре Барбара белән жирасты базында яна сорт сырнын сыйфатын тикшереп маташканда эзләп тапты. Ул ана шушы ук сүзләрне әйтте һәм шушы ук теләкләрне җиткерде. Мәдинәсе куанып бетәлмәде. Аннан ул хәләл татар егетен көтеп әле һаман кияүгә чыкмаган кызы Гөлмәрфуга белән бәйләнешкә керде. Ул Торонто орнитология институтының кошлар космодромында иде. Кызы
Канаданың төньягыннан көньягына, көньягыннан төньягына күчәчәк кошларның көмеш камәр кебек нәзек чәлтерләренә балдак кигертү белән мәшгуль иде. Ана да шул ук сүзләрне әйтеп, шул ук теләкләрне җиткерде «Әгәр чәлтерләренә Гөлмәрфугасы балдак кидергән берәр челән, йәки кыр казы киләсе язда биредәге Кизләүгә килеп чыкса9—Иркен ага үзен- үзе төзәтергә ашыкты—һи-и, исәр!.. Ул чакта мин бит моннан кайтып киткән булам!..*
Гөл Мәрфугасын кошларга багышланган фән буенча укытуына ул үзе бик тә куана. Кешеләр дөньясында демократия тәмаман юкка чыкты дигәндә дә кошлар дөньясында демократия юкка чыкмаячак. Алар ике ярымшардагы Кизләүләргә дә кайта-китә алачаклар. Жир йөзе ничек кенә үзгәрсә дә Күк йөзе, биеклек төшенчәсе үзгәрмәячәк. Гөлмәрфугасынын чәлтерләренә балдак кигертелгән кошларын һиндекышнын Карлыгаш сыртында яткан Гөлфаныйлары турында хәбәр ташу чыганагы, хәтта аны Казанга алып кайту чарасы итеп кулланып булмый микән, дигән уй да җылыта аны кайчакта Чынлап та, ә? Сабыйнын үтә күренмәле боздан капланган табуты ни хәлдә икән? Ул һаман да зәнгәр күзләре белән карап, әтисе килгәнен көтеп ята микән? Кинәт аның зиһенендә мәһабәт манзара хасыйл булды ике ак тасма булып сызылган аккошлар рәте Гөлфаныйнын боз табутын уртага алып күтәргәннәр дә, Казан өстендә очып, кунар урын эзлиләр!
Аннан Төркиягә—Чыңгызына кунгыратгы. Улын Истанбулда аксыл юлыклы мәрмәрне катламнардан имгәтмичә чыгаруга багышланган халыкара симпозиумда эзләп тапты. Нәселенен дәвамына шушы ук сүзләр- теләкләрне җиткерде. Өстәп, килененә һәм оныкларына сәлам җиткерергә кушты...
Иркен ага авылда кемнедер очратырга, сөйләшергә теләде Моны эшләмәсә, үзен бурычлы каласы итеп тойды. Киңәшкәннән сон алар тау кырлачына карлыгач оясы сыман сыенып утырган ихатага кереп чыгарга булдылар. Әмма артта яр өстендә кызыл кирпечтән төзелгән ниндидер борынгы бер алачыкны күреп калгач, барып күрергә булдылар Ул борынгы кальгәләрнен каравыл каланчасына охшаган иде. Бик кадимге икәнлеге күзгә бәрелеп торган һәм диварына бернәрсә дә язылмаган бу таш корылма чатнап торган кызыл кирпечтән салынган һәм тагы да ун гасыр торырлык иде әле. Мөһәҗир аны кулларының йомшагы белән сыйпады Сораулар да бирде. Бер генә соравына да җавап алалмыйча. йөрәге тулышып, ярга таба атлады. Яр аслары кояшта ялтырап, буш шешатәр белән түшәлгән иде Гүя аларны кемдер китереп бушаткан. Анын үз гомерендә бу кадәр күп санда җыелмыйча яткан пычрак шешә патшалыгын күргәне юк иде
—Нигә җыймыйлар?—дип сорады ул Рәгыйбьтән
—Рәсәй халкы шешәне аунатып яткырмый, болар язгы ташу белән килгән булырга тиеш,—диде Рәгыйбь бу хәлне фәнни нигезләргә тырышып. — Мондагы карт-коры, күрәсең, текә ярдан шешә җыеп йөри алмын
Каршыдагы йорттан ашыга-ашыга кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы ир килеп чыкты Аксыл мыеклы, ак керфекле, ул торганы белән аксыргак тамыры иде. Спорт трикосының ачык изүеннән тәненә чәнчеп ясалган зәнгәр сурәте күренә. Яланаягына изрәп беткән чүәк эләктергән.
— Исәнмесез. Бу бинада элек нәрсә булган икән, белмисезме?—, диде Рәгыйбь теге кызыл таш алачыкка күрсәтеп.
—Башта танышыйк,—диде теге кулын сузып —Виктор Ярков булабыз
— Рәгыйбь. Турист.
_о-о, турист! Берәр нәрсә кирәкмиме9 Чухонь, тозлы балык, сыра. аракы9 Машина көпчәкләре? Полиэтилен?
—Рәхмәт. Минем шушы бина турында гына беләсем килгән иде...
-Белмим. Моны тарихчылардан сорарга кирәк —Ярков черек тешләрен күрсәтеп кеткелдәде.—Кайчандыр кибет булган, имеш...
—Авылда кибет юк икән. Нигә кибет ачып җибәрмисез?
-Кара әле, бәйләнепме бәйләнә!.. Лицензия алу өчен районга барырга, Казан, Мәскәү чабарга кирәк. Озакламый мин көпчәкләр кибете ачам...
—Үзегез шушы авылданмы?
—Братскидан. Себер кержакйларыннан булабыз.
Рәгыйбь үзе дә сизмәстән аяк астындагы таш кисәген тибеп очырды.
—Биредә... эшлисез алайса?—диде ул кискен итеп.
—Нинди эш?!—Ярков ак керфекләрен челт-челт йомып алды.—Төкермим дә мин эшкә—мин хәзер яшим!. . Элек эшләгәнемә дә үкенәм әле...Гомер буе урман кырдым. Егерме ике леспромхозда эшләп, Себернен өч йөз квадрат километр урманын юкка чыгардым. Шул урман аркасында өч тапкыр төрмәдә утырдым. Гаиләсез, хатынсыз калдым... Сонгы тапкыр төрмәдән чыккач, башымны алып олагасым килде. Кая? Калугага!.. Фанера комбинатында сигез ай желекне суырдылар, акчасын түләмәделәр. Хәзер кая? Нету у меня ни матушки, ни тетушки?.. Телевидение көн-төн Татарстанны мактый! Киттек Татарстанга!. Тормозни лаптей, деревня близко! Нижнекамскида—стоп!.. Шин складларына урнашып, бераз левый акча юнәтә алдым. Ишетәм, монау йортны саталар икән.—Ул каршыдагы ярыйсы гына төзек йортка күрсәтте.—Таш пулаты да бар. Сукыр бер тиен!... Саттым да алдым. Нигә мина эш? Нервылар төрмәдә болай да какшаган. Чәчкә үстерәм, балык, кысла сөзәм—сатам!. Хәзер абзагыз эчмәгән, кодироваться иткән! .. Себердән корешларымны да яшәргә чакырам әле— мондагы халык дөмегеп бетеп килә!..
—Паспорт режимы белән ничегрәк сон?—Рәгыйбь сөйләшә барган саен житди кыяфәт ала, йөзен сөрем баса иде —Милиция тенкәгезгә тимиме?
—Рәтлибез инде шунда...—Ярков киптерергә эленгән балыклар, бихисап ятьмәләр белән чуарланган ихатасына ымлады.—Ярты елга бер күренеп китәләр...
Ниндидер бер сакаллы йөгереп килеп, колагына нәрсәдер пышылдады.
—Тротилны, детонаторны—Савелийга!..—дип жикерде Ярков ачуланып.—Яшерегез, җебегәннәр!—Шундук кесәсеннән ачкыч чыгарып бирде.— Клиентлар гына китсен, күрмәгәнегезне күрсәтермен! ..
—Монда татарлар да яшиме?—дип сорады Рәгыйбь.
—Элегрәк чиста урыс авылы булган, диләр. Хәзер татарлар ишәепме ишәеп үрчиләр.
—Нәрсә белән шөгельләнәләр?
—Ташландык ферманы тазартып, чучка үрчетәләр...
—Бәйләнмиләрме соң? Титульный халык, туда-сюда?
—Ю-у-ук!.. Нинди титул?! Титул монда мин!.. Алар шул чучка абзарларыннан чыкмый да. Хәер, минем аларны күргәнем дә юк. Көнем- төнем елгада үтә...
—Авылнын борынгы тарихы буенча берәр нәрсә белмидер кү?—дип сорады Иркен-ага.
—Белмим,—диде Ярков Рәгыйбьнен соравына —Кызыксынмыйм да. Мина нәрсәгә кирәк ул? Грохань, и все тут. Степан Разиннан калган казаклар авылы дип кенә ишеткән идем бугай...
—Берьялгызыгызга күңелсезрәк түгелме соң?
—Ничего себе, берьялгызым! Благодать!—дип кычкырып җибәрде 6
6 Кержак (иске рус.) Православие линенец Себер тарафларына күчеп киткән борынгы тарафдарлары (староверлар)
Ярков—Лас-Вегас! ..Гавайя!. Минем ише читтән килгән дачниклар монда илле-алтмышлап. Мин аларнын йортларын караштырам бит. Ял көннәрендә җыелабыз. Күбесе Нижнекамскидан, Чаллыдан, чиратлап тәтәйләр дә килә. . Рәхәт монда. Охота, дисән. куяннар, стерлядки үхтәре тупсага прыгают. Летом—грибы. рыбалка. ягоды—простор! Иске булса да клуб бар, дискотека оештырабыз... Авылда рәхәт, цивилизация юк'. Ә сез безнен авылга кайсы юлдан кердегез?
—Астан,—дигән булды Рәгыйбь туры мәгънәсендә аңламаган булып.— Жәяүләп...
—Һи-и, Алла бәндәләре. Икенче килгәндә, аннан йөремәгез.. Безнен монда...—Ул күз кысып, астан кулларын буташтырды.—Үзебезнен туры юллар бар . Өске яктан йөрегез!..
Күпне сөйләргә яратып, ышанычка керергә тырышкан бу килмешәк- сукбайдан җиңел генә котылып, алар теге, бая ук чамалаган йортларына кереп чыгарга дип юнәлделәр
—Бу адәм. . Тыштан гына беркатлы күренә! Гамәлдә—киселеп беткән карак. Житмәсә, браконьер. Безнен тәнгә кадалган ак бет Ач бет Ач бет ак була. Теленә игътибар иттегезме? Ана «туры юллар* бар’ Өске яклап йөрегез!.. Түбән Каманын шин складларында эшләвен кат-кат искә алды, хәтерлисезме?—диде ике-өч сәгать эчендә тәмам үз кеше булып киткән Рәгыйбь —Аларнын якындагы һәр авылда яшерен складлары бар
—Сез, кардәшем, ниткән кода турында сөйлимсез?—дип сорады Иркен ага.—Ул бит урыс болады?
—Бәй, аңламаган булып кыланмагыз инде! Без бит хәзер урыс белән кода!.. Ана татар карак-кодалар шушы йортны алып биргәннәр ул монда эре үзәкләрдән, зур юллардан читтә яткан, кеше аягы басалмаган авылда яшәгән булып, заводтан урлап ташып, очсызрак хак белән сата торган автокөпчәкләр. запчастьләр базасы Уйнашчылар йорты тота! <*Нижнекамскнефтсхим*да, КамАЗла карайөрәкләр безнен канны, ә менә бу Ярковлар инде карайорәкләрнен үзләренен канын суыра Юкка йөгереп чыктымы безнен янга? Ул бездән тәкъдим көтте! Аларнын биредә өерелеп үтерешә торган көннәре алда әле!.
Рәгыйбьне туктату мөмкин түгел иде Ул кинәттән кузгалган ачуын кая куярга белми кайный иде.
—Татарстанны менә шулай яратып, менә шулай мактап таларга киләләр безне кодаларыбыз.. Ишеттегезме, нәрсә ди? Радио-телевидениенең кайсы боргычын борма, Татарстанны мактыйлар, диме ’ Референдум алдыннан менә шундый Ярковлар ташыды инде Мәскәүдән безгә каршы миллион агитканы, менә шушындый базларда күбәйтелде һәм таратылды алар' Хәзер алар безгә миллион фәхеш фильмнар ташый «Чакырылмаган кунак—татардан да яманрак* булгач, нигә урыс безнен белән кодалаша? Ул чакта без кем булабыз? Чакырылмаган кунактан да начаррак кода булып чыгабыз түгелме? Шушындый авантюристлар оясына әйләндерү өчен көне- төне мактыйлар бит авызын ачса, үпкәсе күренгән Татарстаныбызны Куяннар, кыйммәтле чогә-стерлядкалар болдырга үзләре сикерә, имеш. Бар. сикертер идем мин аны Бабайлар камчысы кулымда булса!
—Хөкем Хөкем бар —дип кабатлады Иркен агасы —Тынычланыгыз — Нинди хөкем! Кемгә” —Рәгыйбь каһкәһә белән көлде —Алар хөкемдарлар белән бергә урлый. Алла бәндәсе' Азар заводтан урланган эрзин көпчәкләрнең эчен шундый итеп тышка өйләндерә беләләр ки. бер киндер капчыкка егермешәр көпчәк сыйдыралар' Доллар артыннан
капчык эченә үзләре кереп ята!.. Әгәр без алардан безнен биш йөз ел буена биргән йөз миллион корбаныбыз, дүрт миллиард тонна нефтебез өчен генә дә контрибуция түләткән булсак, бу Татарстан территориясен бер метр калынлыгындагы алтын белән капларга җитәр иде!.. Ә безнен юлларыбыз юк...Үзен күрдең бит, абзый!.. Дәүләтебезне, җиребезне тартып алдылар, телебезне суырып чыгарып, закусить иттеләр— син шуларга хәер бирәсең?! Алар, юынуның нәрсә икәнен белмәгән кавем, бездән үзләренең әбрәкәйләрен тазарттырдылар да, без бишвакыт намазга тәһарәт алып тазарынган өчен көнләшеп, комганнарыбызны шул әбрәкәйләргә томырдылар—ә син хәер?! Матур күренәсен киләме?.. Их, сез!... Бар чирләребез шулардан килә бит!.. Мин бит аларны ниндидер сәяси мәсләктән түгел, кешелексезлекләре өчен генә яратмыйм!.. Алар милләтемне черетте!.. Нәселемне корытты!.. Китапсыз, сәнгатьсез итте!.. Сәгатьсез итте!.. Их!..
«Сәгатьсез итте!» дигәнне ишеткәч, Иркен аганын арка үзәгеннән салкын йөгергәндәй булды. Теге чакта татар хунвейбиннары фюрерлары— башыбозык Бораганский белән Җирән Сафа Кизләү халкы өчен кыргый сабантуй үткәргәндә алар беренче чиратта халыкны нәкъ менә шулай сәгатьсез—вакытсыз иткән иде түгелме?..
—Мин сина... Иркен абзый, менә нәрсә әйтергә тиеш Мин бүген кем беләндер очрашып, эч серләремне сөйләрмен, көтмәгәндә кемгәдер түгелермен дип һич кенә дә уйламаган идем... Син тәкъдим иткәч, мин, Жәяүле Рәгыйбь, бүген гомергә бармаган адымыма бардым—әйе, мин. Җир Шарында бердәнбер җәяү йөреп китап өләшүче Рәгыйбь, беренче тапкыр китаплы арбам белән машинага утырырга мәҗбүр булдым Чөнки минем ерак бабаларыбыз алдында китапны милләткә җәяү йөреп кенә өләшергә дигән нәзерем бар иде... Боздым мин нәзеремне... Димәк, син мине нәрсән беләндер ышандыра, ымсындыра алгансын, димәк Һәм мин... үз арбамнан төшеп... дөресрәге, арбамны да салып, синен арбана утырып киттем, шулай бит? Шулай булса, тыңла!.. Адым да чигенәсе булма! Тынла! Син бүген минем йөрәкнен хөкемендәсен... Әгәр дә син мине тыңламыйсың икән, мин синен машинаңнан шушы минутта төшеп калам!.. Тынла!.. Мин моны сина монда... шушы тауда...шушы очрашудан сон... хәзер үк... бер нәрсә хакында сөйләргә тиеш!.. Беркемгә беркайчан сөйләмәгәнне...
Рәгыйбь урыныннан күтәрелде, кыска кунычлы эрзин итек кигән ун аягын төпсә өстенә куйды, итек кунычыннан пычак чыгарды.
—Курыкмагыз, абзый кеше... Бу минем шәхси коралым... Салкын коралым. Мина аны йөртергә рөхсәт иттеләр.—Ул пычакнын йөзеннән нәрсәдер эзләде, тапты, укыды,—Менә, регистрацион номеры—ОХ 4172... Мин, китапчы мосафирга, коралсыз йөрергә ярамый. Юлда кем бар, кем юк дигәндәй... Ләкин мин аны бары тик татар китабына кул күтәргән кешегә каршы гына күтәрәчәкмен... Чөнки татар китабына кул күтәрү—минем анама кул күтәрү ул!..—Ул кискен омтылыш белән пычакны төпсәгә кадап куйды —Әмма., мин бу пычактан чак-чак кына үземнен баламны үткәрмәдем бит, иляһым!.. Мин моны гомеремдә беренче тапкыр итеп сезгә—Америкадан килгән...
Ул тамагына тыгылган төердән карашларын каядыр офыкка юнәлтте.
—...диндәшемә сөйлим. Сезгә генә... Монын шаһиты да шушы пычак. Ул да тынласын!.. Арча ягыннан мин. Ашыттан. Хатыным да шул яктан, Ташкичүдән иде.. Алтмышынчы еллар азагы.. Мин үзем Арча техник училищесында бетон салучы, булачак кәләшем пешекче һөнәрен алгач, атаклы Братски гидроэлектростанциясен төзергә дип комсомол юлламасы буенча Себергә киттек... Их, язмыш!.. Шагыйрь әйтмешли, әгәр белгән булсам... Егерме ике милләт катнашлыгында никахсыз-нисез генә ике
Казан арты татарынын комсомол туен үткәрдек. Туйда ике бүлмәле фатир ачкычын бирделәр... Әмма бәхет фатир ачкычында түгел соңыннан, бик соныннан килеп аңлавымча... иманда икән, абзый!.. Ике кызыбыз туды. Бала туу белән исем кушу мәсьәләсендә безнен өйдә кара тавыш куба торган булды. Хатын белән сугыша-сугыша мин ал арга үзебезнең милли Зөлхәбирә һәм Диния исемнәрен бирә алдым... Ләкин—юкка! Алардан урам һәм мәктәп Зина белән Даша ясады Аналары урам яклы булды. Мәктәп исә аларны тәрбиясез, ана имансыз итте Кыскасы, гаилә урталай ярылды: мин—ата, өйгә акча, азык ташучы, ягъни гаиләне туйдыручы, киендерүче, ә хатын—өйдә, бала бозучы Бу татар хатынынын ин зур дошманы—татар иде Анын өчен татар бары тик артта калган элемент, урыс бары тик алда барган әйдәүче көч иде.. Кыскасы, мин эштә чакта өемдә татарга катнашы булган бар нәрсә—милләтчелек, урыска катнашы булган бар нәрсә—интернационаллык булып игълан ителгән килеп чыкты. Мин хәзер килә-килеп аптырыйм. Казан артында, татар авылында, татар теле укытучысы тәрбияләгән татар кызы ни сәбәпле шулкадәр дә үз милләтенең дошманы була алган? Димәк, татарны татарча укытып та үз татарына каршы интервент ясарга мөмкин икән. Иркен абзый!.
—Ни өчен? Ни өчен?—дип өзгәләнде Рәгыйбь — Уйлыйм-уйлыйм да, шундый фикергә киләм татарнын кол әдәбиятында, кол сәнгатендә, куркаклык сәнгатендә тәрбияләнгән татар урыс коллыгы шартларында тәрбияләнгән коллардан да яманрак, әшәкерәк кол икән... Аһ. татар коллыгы!.. Ул үзен-үзе ашый! . Октябрь революциясеннән алып, менә йөз ел урысча укытып, татардан милләткә дошман милләт үстерәбез Гаяз Исхакый урыс даирәсенә тартып бездән кеше ясыйм дигән иде. ә без. татарча укыганнар, балаларыбызны урысча укытып, кеше булудан мәхрүм иттек Хәтерлисезме, Исхакыйнын чанын «Милләтемезне инкыйраздан коткарасымыз килсә, мотлакан, рус мәктәпләрендә уку тиеш'» Тап син йөз ел эчендә урысча укыган миллион татардан татарга хезмәт иткән татарларны! Юк диярлек алар! Милләтнен башын әүвәлдә кортлаттылар. кортлаткач,—ашадылар! Диалектиканың шушы нечкәлекләрен Агтаһ мина, гади балтачыга, үз гаиләм мисалында Братски төзелешләрендә анлатты' Монын өчен Братскига барып йөрергә кирәк идеме0 Диатектика—безнен Татарстан басуларында. Казан тулай тораклары коридорларында тулып ята... Казан, хатыныма татарча белем биргән Казан, инде шул ук минем хатын шикелле, битлекне бөтенләй салып ташлап, милләтне турыдан-туры урысча укытып урыслаштыру, катнаш никахка куып кертүнең теоретик һәм практик үзәгенә әйләнде'
Ул тирән итеп сулыш алырга тырышты Тыны житмәде Инде ул сиздерми генә үксегән кебек иде.
—Урыс начар булганга гына түгел, татар монсыз булганга татар юкка чыкканга шулай ярсыйм мин. Иркен абзый кеше Нишләп мин. урыска дәүләт биргән халык, юкка чыгарга тиеш" Шулай итеп, мин ярык тагаракка утырып калдым Ике кызым да урыска кияүгә чыкты Балаларына урыс исемнәре куштылар Аналары аларны яклады, кияүләре атдында юха елан булып ялагайланды, мин уз балаларыма дошман статусы алдым Ышанасынмы, мин үз балаларымны үзем суям дип төннәрен менә шушы пычагымны, үземнен оста баз тасын кайрадым' Көндезләремдә елыйм, төннәремдә пычак-балта кайрый идем! Юк. ахыр чиктә гормыш калмады Балаларымнан, оныкларымнан, хатынымнан ваз кичеп. Казанга кайттым Хәзер беренче трестта балта остасы булып эшлим.
—Үзен кайда яшисен?
—Кайда яшәү мөһим түгел, балта эшеннән тыш нәрсә эшлисен, диген
Мин Себердән кайтып төшкәч, милләтнен нинди хәлдә торып калганын күреп, пошаманга төштем... Юк, милли хәрәкәткә дә бармадым, яшел байраклар күтәреп, урамнарга да чыкмадым. Бәлки, кирәк булгандыр.. Мин авыр хәлдә калган милләтемә аз гына булса да ярдәм итим, аз гына булса да алга җибәрим дип, ана китаплар өләшергә булдым. Бу олуг борчылуның мина нинди жан тынычлыгы алып килгәнен белсәң иде!.. Мин шушы бөек мәшәкать нәтиҗәсендә тәнемдә башланган яман шеш чиреннән дә арындым—Аллаһу белә!.. Рактан котылдым!.. Мин юк-бар китаплар йөретеп вакланмыйм. Аллаһу китапларын, дөньяви китаплардан Гаяз Исхакый, Нурихан Фәттах, Фәүзия Бәйрәмова, Илдар Хафиз китапларын, таратам.. Мин аларны үземнен эш хакыма кибетләрдән сатып алым да. менә шулай авылдан авылга йөреп, китапханәләргә, мәктәпләргә, ярлыларга бушка өләшәм...— Ул карашын Нократ белән Кама кушылдыгыннан арырак җәелгән дәрьялар артына—ерак офыкларга төбәп торды-торды да, монсу гына итеп эндәште —Минем сезгә «Казан бәете»ннән мөнәҗәт әйтәсем килә...
Килеп йитде Чура-батыр, динсез урыс чадырда ятыр,
Чадыр эченә керүбән, башын кисеб алдыя.
Ултырып иде ашына, ашы йитде башына.
Ашы алдыннан кәтгүнчә, башы төшде ашына...
—Нинди бөек әсәр! Мина язып биреңезче!
Рәгыйбь эндәшмәде.
—Ә сез китапларынызны даимән таратасыз? Сатмайсыз?
—Әгәр кеше китап алырлык хәле булып, үзе бирә икән, сатыштырам да. Җиденче ел шөгельләнәм инде мин бу мәшәкать белән. Бу эшнен тагын бер нечкәлеге бар. ..—диде тынычлана төшкән Рәгыйбь, ишетмәсеннәр дигәндәй, тирә-ягына караштырып.—Мин күбрәк Казан арты. Тау ягында түгел, менә шушы төньяк- көнчыгыш тараф—Кукмара, Мамадыш, Алабуга. Минзәлә районнарында, күрше Киров өлкәсе, Удмуртстан республикасының татар авылларында йөрим. Кайвакыт Татарстанның башка районнарына да чыгып кергәлим. Ни өчен? Мин бер танышым аша статистика идарәсеннән кайсы районның җыелган салым акчасына елына күпме китап алуы турында мәгьүматләрне кулга төшерәм. . Аңда кемгә китап җене, кемгә Шүрәле җене кагылганы күренеп тора... Бюджеттан китап сатып алуга ин аз тоткан, бөтенләй дә тотмаган районнарны җинел белеп була. Аһ. сөйми алар китапны!. Анда һәр сум акчадан нибары 0,01 тиен китә китапка...Шулай итеп, наданлык өстән планлаштырыла. Аның каравы, алар госстрахка өч. янгын сүндерү депосына биш ел тулу юбилейларын бик яхшы оештырып, үзләренә бүләкләр тараталар... Кунаклар Татарстаннан гына түгел, Мәскәүдән дә килә!.. Мин районнардагы китап кытлыгын үземнең эш хакым исәбенә булса да каплыйсым килә!..
—Кардәшем!. —Иркен-ага аны кысып кочаклады һәм сабый бала кебек аркасыннан кагып яратты —Жир йөзендә мондый инсан бер синдер. Бер син генәдер!.. Син барда без үлмибез. . Киттек! Сихәт безне көтеп көтеккәңдер.
Рәгыйбь хәрәкәтсез катып калган иде. Ул аны гүя ишетми иде.
—Татарның Дон Кихоты!.. Синдәйләр җир йөзендә юктыр кү!.. Шагыйремез Сәгыйть Рәми безнең нәкъ ошбу халәтебез хакында әйткәндер:
Шулай, әрни, көя-көя.
Тора татар арасында Үзем дә шул татарның бер Баласымын баласын да Торам, әрним, кинәт сөйнәм.
Тагы каным кибеп көйнәм.
Елаганда елый алмый Кара кан яшемә төйләм
Китап сөйләме гүя китапчыны уяткандай итте. Ары таба шигырьнең дәвамын Рәгыйбь үзе укып китте.
Әче гел кер малайларның.
Мирасы шул бабайларның Кара күнле, кара юлы белән үткән бабайларның
Нәләт сезгә, малайларга!
Нәләт сез дик бабайларга.
Нәләт барлык мина каршы Туган йолдыз һәм айларга!
—Сәгыйть Рәмине беләсен?! Син шигырь укыйсын?!—Иркен-ага куанычын кая куярга белмичә, юлдашын янә дә кысып кочаклады
—Син. Иркен абзый кеше, әйбәт сөяп куеп, илгә күрсәтерлек әйбәт чын татар... Тик син... Америкадан шул. Безнен җитәкчеләр хәзер китап укулары белән түгел, укымаулары белән мактана . Безнен бер башлык кинәшмәдә «Мин бер генә китап укымыйча да кеше булдым».—дип нотык тотты.
Кинәт җил күтәрелде. Бая ук караңгылана башлаган дөнья, бер яктырып, бер караңгыланып торганнан сон тагын да яңгырга тартып, болытлар белән куера башлады. Алик автомобильне сазлыктан чыгарган. Сихәт-сылу исә үзе белән алган азыклардан тыйнак кына табын да әзерләп, көтә иде. Алар Гроханьдәге тәэсоратлары белән уртаклашмадылар. Әмма һәркайсы шул хакта уйлап, тамак туклык иттеләр.
Алар кузгалганда сәгать төшке икене күрсәтте
Шәһәргә керер алдыннан «Шәһәребезгә—220 ел» дип язылган ташны үтеп киттеләр
—Казан ханлыгында урыслар килгәнче тормыш булмаган,—диде серле елмаеп Рәгыйбь —Тормыш бездә урыслар килгәч кенә башланган бит Әле дә килгәннәр әле Югыйсә, нишләгән булыр идек?
—Чынлап та. кызык килеп чыга түгелме сон: урыслар бар дөньяга татарларда шәһәр төзү культурасы булмады, аны татарларга без алып килдек дип шапырына, татарларда шәһәрләр булу турында һәр мәгьлүмәтне юк иттеләр.—дип өстәде Иркен-ага.—Ә үзләре татарларның башкаласы Казанны камап, ике ай буе алалмыйча ята Никадәр нык булырга тиеш булган бу кальгә? Шулай да Петр Беренче Питырбурны нигезләп. Көнбатыш Европага тәрәзә ачардан алда Бөек Болгарга килеп, бабасы Василий Пестрый җимергән хәрәбәләрне карап китәргә онытмаган
-Пегр патша Европага Рәсәйдән тәрәзә ачкан ачуын, әмма кеше керә торган ишеген япкан Шуна күрә демократия безгә ишектән керәлми,— дип беренче тапкыр шаркылдап көлде Рәгыйбь һәм автомобиль тәрәзәсен ача төште.—Ул ишекне урыска без—төрки-һуннар ачкан илек Фарсы походы алдыннан тел белгән татар-моселман солдаты кирәкмәгән булса, ул Петр Болгарга кереп тә тормаган булыр иде Анда да әле. урыс тәресе, мәчет
урынында чиркәү төзергә кушып китә...
—Карагыз әле!..—дип кычкырып җибәрде Алик.—Үткән атнада гына юклар иде!..
Юлдашлары башларын ул күрсәткән якка бордылар. Сулда, ниндидер уен-аттракцион мәйданчыкларын хәтерләткән төзелеш мәйданыннан тупларын төбәп, танклар колоннасы бара кебек иде. Башларына балалар менеп кунаклаган.
—Боевой танклар!.. Балалар өчен парк төзеп яталар —дип дәвам итте Алик.—Бу балалар, минемчә, танклардан спирт заводын утка тотып, таланган акцияләрен кире кайтарырга баралар...
Гөлбакча авызында Иркен ага Гәрәйхан кирмәнен саклап шәһит киткән угьланнар исемлеген эзләде. Таба алмады. Жедалыс7 уйгыр тупрагыннан килгән мөһәжирне бу бер тетрәтсә, сигез улын сугышта югалткан татар анасы һәйкәле икенче кат тетрәтте.
—Менә сина «Молдаванка-чернобровка собирает виноград...»—диде атаклы жыр сүзләрен кабатлап Рәгыйбь.
Тыштан артык гади, сәнгатьтән ерак күренгән Ананын Сыны эченнән өзелеп төшкән сигез бәгырь мәгънәсеннән чыгып караганда бу үзе үк Бөек Сагыш—Мәңгелек Кара Кайгы, Реквием иде. Ананын тирәсе-кырына гүя уллары кебек тезелеп утырган каһарманнар Рәсәй буйлап—бихисап булса, ә менә Ана... Иркен-ага белмәйде: мондый Ана... миллион сугышлар үткәргән Жир-Ана күкрәгендә сигез баласын югалткан Анага куелган бу һәйкәл Жир йөзендә бердәнбер һәйкәлдер. Һәм ул һәйкәл, әлхәмделиллаһ, Татар Анасына иде. Мөһәжирнең карашы кирила имляны җай гына укый барып, истәлек ташы өстеннән шуышты. Сигез баласыннан калган бердәнбер мирас—йолдызлы пилоткасын күкрәгенә кысып баскан ана Урта Кирмән авылыннан Фатыйма-апаҗан Әхмәдиева икән. Улларының исемнәрен генә карагыз, һәрберсе үзе бер җәүһәр!.. Исмәгыйль... Ибраһим. . Мөгътәсим... Мөхлисулла... Мәгъсүмҗан... Габделбарый... Мисбахетдин... Әгъләметдин... Анын белән рәттән тезелеп киткән каһарманнарның һәйкәлләрен күреп, аларны Ананын уллары дип уйлап куанды. Аннан, һәйкәлләрнең бөтенләй икенче кешеләргә куелганлыгын анлагач, йөзе карайды. Төшенмәде, ничек0 Ничек шулай болады? Мөмкинме? Сигез улын Ватан мизанында корбан иткән Анага һәйкәл куеп, улларына дигән һәйкәлләрне башкаларга кую... бу югары чөйгән булып, кешене түбәнәйтү түгелме? Мондый үлем үзе каһарманлык бит! Ананын сигез улына үлемнәреннән сон Советлар Союзы каһарманнары исемнәре биреп, шуларга куелган сигез һәйкәл уртасында тугызынчы Советлар Союзы каһарманы булып шушы Ана үзе балкып ана үзе балкып торырга тиеш болады!.. Бу һәйкәл Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында тора алыр иде!..
—Мондый мемориаллар, ярымҗимерек булсалар да, безнең һәр район үзәге, һәр авылда бар,—диде моңсу гына Алик.—Туганнарыбызны чит-ят Әфганстан, Анголаларда, интернациональ бурычка сылтап, үтертәбез дә, аннан, яшь агызып, һәйкәл куябыз. Имеш, безнең фәлән-фәлән җиргә хакыбыз бар—анда күпме урыс каны түгелгән!.. Әйтерсең, кемдер аларны чакырып китертеп, кан түктерткән...
—Карагыз, нинди матур!..—дип сокланды балаларча Сихәт-сылу ун тарафка күрсәтеп —Күптән булганым юк иде.
Иркен-ага тирә-ягына каравын карады, ләкин бернәрсә дә күрмәде.
—Әнә, урам буйлап...Кытай дивары!—диде Рәгыйбь.
Иркен-ага борылып, паркның аскы өлешен тагын бер тапкыр күзеннән кичерде. Ул чынлап та чүп баскан ташландык ялан халәтендәрәк күренде.
7 Едалыс (гомумтөрки) - җиде ал ыс. җиде ерак, җиде ара мәгънәсендә 82
Әмма ул мона рәнжемәде. Киресенчә, аны халыкнын үз башкаласын матурларга тырышуы куандырды гына.Гомумән алганда, жәмәгатьчелекнен жирле тарихны шушы рәвешле булса да мәңгеләштерергә тырышуына бик тә мәмнүн булды ул. Икенче яктан—һәм бу ин мөһиме—борынгы сәүдәгәр йортларыннан торган мәһабәт урам белән шушы яна кытай диварынын һәм кызгылт буяудан күркә кикриге кебек кызарган паркнын үзара каршылыкка кереп, аймыл булуы хафага сала иде...
—Акчалары күп булгач, нигә алар шушы Фатыйха түткинен сигез батасына граниттан һәйкәл күтәрмәгән?' Танк куйган да. пушка куйган? Нигә ул менә шушында, шушы танк урынында атка, безне, татарны күккә күтәргән атка һәйкәл куймаган?! Без бит атта кызлар гына урламаганбыз, империяләр төзегәнбез, бергәләп дошманнарны жингәнбез7' Ә болар тота да—танк!..— Рәгыйбь әле һаман да тынычлана алмаган иде — Дәүләт акчасын кесәләренә чумдыруның төрле шау-шулы юлларын эзләгән хәкимнәребез ачык һавада корал музейлары оештыру белән сонгы чорда шулкадәр дә мавыктылар ки. хәтта хәрби часть командирлары хәрби техника урлап сата башладылар. Туксанынчы еллар башында бер төн эчендә Татарстанның кайбер район үзәкләренә өр-яна истребительләр, бомбардировщиклар, танклар төшеп утыра башлады
—Барыбер килешмим!—диде Сихәт-сылу бәгыре белән әрнеп.—Моннан ун ел элек күрсәгез иде сез—кая ди бирегә танк кую7! Бу тау тавык кетәклегенә дә ярамый иде. билләһи'
—Ярар. Сихәт ханым, ярар... Бүтән бәйләнмим, яме!. —Рәгыйбь эчкерсез көлде —Шәһәрегез танк өстеннән тагын да матуррак күренә Акчасыз яшәргә өйрәнгән халыкны Рәсәй хәзер танкка карап яшәргә ойрәтә. Халыкка акча бирми, ә менә танкка бирә. Күптән түгел бер районда шундый хәл булды Берничә мошенник-әфисәр Иркутскидан боевой танк алып кайтып, металл сыныгы урынына очсызга сатып китә. Тегендә хәрби учениеләр башлана, карасалар—реестрда танк юк. Металлга тапшырылды, дигән хисап кәгазе генә калган. Хәрби частьтән прокурорлар килеп, танкнын двигателен салдырып алып кайтып киттеләр. Әйе. мин ул көннәрдә шул якларда китап таратып йөри идем...
—Кирәге чыкса, ул танклар иртәгә үк халыкка ата башлаячаклар' —диде Алик —Шулай уйланган, начиты
Рәгыйбь раславынча, бар тарихы сугышлардан гына торган Рәсәйнен татар авылы мәйданына танклар кертеп, музей ясавы батырлык культыннан хәрби психоз тудыру чыганагы, имеш.
—Әнә. мәктәп.—диде Сихәт-сылу ун тарафтагы бинага күрсәтеп — Шәһәребезнең атаклы беренче мәктәбе. Күрен чыгарга теләмисезме. Иркен ага?
—Теләми диме? Бик теләр идем!—диде Иркен ага куанып һәм башкаларны да ияртеп мәктәпкә таба юнәлде.—Татар мәктәбедер ку *
— Бездә татар мәктәбе юк. Халкынын алтмыш проценты тагар булса да. Атаклы Норлатта, Әгерҗедә дә. Баулы да да. Буада да. хәтта Әлкидә дә юк' Иркен-ага ялгыш ишетмимме, дигәндәй, адымын сүлпәнәйтеп, Рәгыйбькә карады Рәгыйбь сүзен янадан кабатлады
—Ул чакта Фатыйха апа-жаннын сигез угьланын Ватан сугышында корбан итүенең мәгънәсе нидә болады?!
Тын калдылар. Бу тынлыкны ту ган төбәге турында ничек кенә булса да яхшы фикер калдырырга теләгән Сихәт-сылу бүлде
—Аның каравы, бу мәктәптә татар телен яхшы укыталар, диләр Алар мәктәпнен зар капкасына чак сыйгандай сыенып, эчкә үттеләр Дәрес вакыты гуры килгәнлектән, коридорларда тынлык хокем сөрә иде Алар директор кабинетын эзләп, беренче кат буйлап киттеләр
—Ашхэнэ... Китапхэнэ... Туалетхэнэ... Компьютерхэнэ...— дип укып барды ишекләрдәге язмаларны Рәгыйбь.—«Хэнэ» дә «хэнэ»... Татар телен яхшы укыталар, болай булгач.
Директор урынында юк иде. Анын урынбасары—кофтасының ачык изүеннән күкрәге, кыска балаклы кызыл ыштаныннан артсаны ишелеп чыккан кечкенә генә буйлы хатын кайсы сыйныфларга ничә дәрес татар теле керүен дә, укучылар арасында татар телен белүчеләр булуын-булмавын да белми булып чыкты.
Кунаклар чыгыр якка юнәлделәр. Ун тарафта, тышкы ишек катында, нәкъ себеркеләр, чүп савыты урнашкан почмакта, кечкенә, тәбәшәк ишек алдында катып калдылар. Әйе, бәдрәф белән янәшәдә, гадәттән тыш мескен, тар, бу урынга көчләп уелган, буялмаган ишегеннән үк эчендәге бүлмәсенең идән юа торган чүпрәк-чапрак, швабра келәтен хәтерләткән бу «кабинет» каршында тел шартлатып, барысы бертавыштан ишектәге язуны укыдылар:
Кабинет татарского языка...
Беркем бер нәрсә эндәшмәде. Тын юлы буылган, күнелләр үзләреннән үзләре оялган иде.
Алар туган як тарихы музеенә килеп чыктылар. Музей парк каршысыңдагы ташпулатта урнашкан икән. Рәсәй җирендә мондый музейларга беренче тапкыр кергән Иркен ага бик дулкынланды, әлбәттә. Әмма багьлаган ак өметләре тиз сүрелде. Анда татар тарихының жисеме түгел, хәтта исеме, исе-косы да сизелмәде. Татарга битарафлык ягыннан бу татар музеенын Тула шәһәр музееннан әллә-ни аермасы булмагандыр, мөгаен. Үктәбер түнкәрелешенә кадәр булган бар тарих мезозой чорларыннан Пугачев яулары, Алабуга-Мамадыш-Тау Иле-Нагаш- Чаксы-Нырты-Арчалар аша Казанга үткән яу юлы харитә*сенә сикерә дә, аннан берничә ук-садак, чүлмәк ватыклары, көбә-каба күрсәтеп. Пугачевнын Нократ- Кама аралыгында ат уйнаткан Бәхтияр Канкаев, Каранай Моратов, Батыркай Иткинин, Гадел Бигашев, Ярмөхәммәт Кадермәтов кебек берничә генә татар полковнигын телгә альт чикләнә; Үктәбер түнкәрелешеннән сон террорист Домолазов кебек Мамадышта совет хакимиятен кылыч һәм браунинг белән урнаштырган биш алты комбед-башкисәрнен тәрҗемәи хәлен китерә; колхозлар оештырылу. Ватан сугышы—тагын да шул сугыш, кан-коеш!—турында сөйләнә дә тына. Һаман да шул иван, иван, иван...Безнекеләрдән, ичмасам, берәр Габдулла булсачы!.. Һаман да шул сугыш, сугыш, сугыш... Боларда тарих бары тик сугыштан гына тора икән. Һәм тарихның хәлиткеч көче бары тик урыслар икән, тарихны ижат итүдә, сугышларда җинеп чыгуда башка милләтләрнең бөтенләй дә катнашы юк икән...
Иркен ага чын тарихтан көлгән бу музейдан бик кәефсезләнеп чыкты.
—Бу төбәк—ханкирмәннәр төбәге... Кая басма, баш сөяге, ук башы сибелгән җир.. Исемнәре белән үк «Кирмән» дип аталган авыллар гына да биредә өчәү бит...—дип ачыргаланды Рәгыйбь.— Ничәмә-ничә кальгә, хан каберлекләре, көчләп чукындырылган, татарлары куылып, урыслаштырыпган авыллар билгеле монда... Нигә алар җирле тарихта чагылыш тапмый0 Монда урыс кына гаеплеме? Юк. әлбәттә! Без үзебез әллә нинди мәгънәсез халык... Мин урысны аңлыйм, ә менә татарны аңламыйм!..
Иркен-ага бер мизгелгә туктап тын алып, Рәгыйбькә Кизләү авылына да бергә барырга дигән тәкъдим ясады. Инде Иркен агага өйрәнеп беткән мосафир, барыр юлы да шул тарафларга булгач, тәкъдимне шундук кабул итте.
II
Автомобиль Кукмара тарафларына юнәлде
Асфальт юл ярыйсы гына шома иде. Игеннәре урылып алынган, әлегә
* Харита (гарәп.)-карта.
урылмаган, урылып та. саламнары җыелмаган басу-яланнар аша үткәндә Иркен-аганын игътибарын һаман да шул тегендә-монда сибелеп, бетен Татарстанны биләп алып, җир мае чыгарып утырган мәтәлчекләр, асфальт юллар кергән ап-ак резервуар хуҗалыклары, анда-монда бушка янып утырган иярчен газ торбалары, галәми элемтә мачталары жәлеп итте Дүсмәт дигән керәшен авылы кибетенә туктап. «Шифалы су* аздылар Ул якындагы Алабуга. Ижау чыганакларыннан гына чыга икән, югыйсә Иркен-ага кибетнен шәһәр маркетларыннан һич кенә дә кайтыш булчзавына игътибар итте. Анда йөзәрләгән марка аракы, сыра, шәрәп. сагыз ишелеп ятса да, киштәдә бер генә китап та күренмәде. Кибетче ханым әйтүенчә, авылда китап сәүдәсе юк. анын булуы да мөмкин түгел икән—халыкта акча юк, китапны алмыйлар. Иркен-аганын аптырап «Аракыга акча бар мени?» дигән соравына кибетче, елмаеп, инен генә сикертеп куйды.
Кая карама, бар тирә-якны. шул исәптән автомобиль салонын да ыс. төтен исе белән искәртеп, салам өемнәре яна иде.
Берничә урында саламны түгәрәкләп бәйләп ташлый торган атаклы «Кейс» комбайннары очрады. Рәгыйбь әйтүенчә, аларны Әмрикәдән кайтартканнар икән. Комбайннар өчен океан артына күчерелергә тиешле долларларның яртысын үз исәпләренә күчерә алган мошенник район җитәкчеләренә бер нәрсә дә булмады һәм булмаячак. Азлага шөкер, дип көлде Алик. Хәзер Ростов комбайннар заводы да мондый агрегатларны чыгара башлаган, тик алар «Ксйс»комбаиннарыннан да кыИ.ммәткәрәк төшә ди. имеш. Әмрикә саламны менә илле ел инде күптән шулай басуда ук консервлый. Кирәк күләмдә генә Ана шунда, басуда ук. тиешле консервантлар да кушыла. Әмрикә хуҗалыклардан артык саламны басуга черетмә итеп ваклап очыра. Рәсәйдә исә саламны кирәксә-кирәкмәсә дә. эскертләргә өеп ризаланалар икән.
— Мин заманында комбайнчы булган кеше,—дип өстәле Алик —Ростов комбайнынын бер тәгәрмәче генә дә утыз мен сум тора, начиты Ьолайнын тоннасы оч мең сум.. Бер тәгәрмәч сатып алу өчен генә дә кооператив, фермер ун тонна бодай сатарга тиеш
Иркен-ага юл буйларында чәчелми ятып, зәнгәр чәчкә басып киткән басулар, ташландык, капкалары һәм тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган, һәмишәсс чыга ерып алмаслык дәрәҗәдә тирес, тизәк таулары, кадимгедән калган салам эскертләре белән уратылып алынган мал каралтылары, фермаларнын күплегенә игътибар итте Юлдашларының раславынча, әгәр еллар буе чәчелми ятып, кырлы курай, әрем, башка чүп үләннәр баскан басуларны күрсәң, алар, гадәттә, урыс авыллары басулары булыр. Гүя бу урыннардан гражданнар сугышы—Колчак үзе үткән диярсен Шылт игкән тавыш, пылт иткән хәрәкәт юк. Тирәләрендә адәм ишарәте дә, мал ишарәте дә күзгә чалынмады. Тау-болыннарда мал көтүләре дә аз күренә
—Тиресне нигә басуларга чыгармайлар?—дип сорады Иркен ага Аликтан.
—Хәзер тирес чыгарырлык техникасы да. чәчү әйләнеше бозылмаган басуы да калмаган, —диде Алик чалыш иренен чәйнәп —Минем дә ачуым килә. Малларын, техникасын җитәкчеләре сатып ашамч. алар шулай күзгә кергән чүп кебек серәеп утыралар
Алик юлдашларының күнелен күтәрү өчен радиоэфирдан берсеннән икенчесенә күчә-күчә татар программаларын эзләде Казан радиосында « Кукмара милиция начальнигы Фәләнов раславынча, райондагы преступлинжәләрнсн раскрываемысы туксан процент составлятъ итә* икән Алик Чаллынын. Әлмәтнен. Алабуганың татарча хосусый РМ каналларым бортлап карады Алар ирыша-ирыша. ашказанын бозар дәрәҗәдәге төче.
ширбәтле, охшаш гамьсез теләкләре белән тешкә тия-тия берәр хатыннын бер бүлмәдә яшәгән иренә, берәр ирнен бер бүлмәдә яшәгән хатынына музыкаль сәламнәр җибәреп, туган көн котлаулары белән тулган иде.
Тапшырылган җырлар арасында Иркен-ага җыр дип атарлык нәрсә тапмады. Борынгы халык җырлары турында инде сөйләп тә торасы юк иде. Ләкин ул үзе кичергән хисләрен юлдашларына сиздермәскә тырышты, һәркемнең үз зәвыгы бар, дигән булалар бит. Бу монсыз, ике-өч нотадан торган җыр ишарәтләрен шулай мәҗбүри тыңлаганда «Адәм баласында ике сигнал системасы бар,—дип уйланды Иркен-ага.—Аларнын беренчесен биш тою органына бәйле булган гади көнкүреш, яшәү импульслары тәшкил итә. Әйтик, суыкмы?—суык. Җылымы?—җылы. Икенчесе—тирән интеллектуаль анализга нигезләнгән система. Ул—шушы беренче система протекциясе нәтиҗәсендә гомер буе тупланган тәҗрибә, алынган Белем, Гыйлем, Акыл. Бу система җиде яшьтән егерме-егерме биш яшькә кадәр бар гыйльмиятне сеңдерә, аннан адәмзат үлгәнче камилләшә, баега. Кызык, ике-өч нотага нигезләнгән җырларны тынлап үскән сабыйларда икенче сигнал системасы тәрбияләнә аламы? Рәгыйбьтә, Сихәт-сылуда ул югары көчәнештә эшли!*
Алик сонгы хәбәрләр ишеттерим дип булса кирәк, быгыр-быгыр китереп эфирда казынды.
—...Санкт-Петербургнын «Кресты» төрмәсенең бер корпусында түшәм җимерелеп төшкән...—дип хәбәр итте ниндидер канал татарча.—Тоткыннар тышка йөгереп чыгалар, исәпкә-санга бер тоткын тулмый. Иртән хәрабәләр астыннан ике тоткынны казып чыгаралар...
—Менә ничек!—диде Алик.—Исәпкә-санга бер тоткын тулмаган, әмма ике үлекне казып чыгарганнар!..
Иске Комазан дигән төзек, җырларда җырланырлык матур авылны үттеләр. Иркен-аганың биредә яшисе килеп китте.
—Чаллының Студентлар тукталышында «Ил-Ана» дигән зур сын бар бит?..—диде Сихәт-сылу бер горурлык тойгысы белән —Шушы сыннын авторы Илдар Хаковның әти-әнисе туган авыл бу...
—Карагыз әле, нинди затлар үскән! Әгәр Илдар әфәнде белән очрашырга насыйп итсә, туган авылыңызда булганым бар дип әйтәчәкмен!..
—Анау наратлыкларны күрәсезме, Иркен әкә?—Алик тау битләүләрен биләп яткан мәһабәт урманнарга күрсәтте.—Урманчы Ямалетдин абзый эше ул, начиты... Ана теге текә кыяларга бау белән бәйләнеп, башта үсентеләр утыртып, хатыны Тәбрия җиңги белән чиләкләп су ташып үстерелгән урманнар алар Алты йөз гектар, начиты... Ямалетдин абзый белән Тәбрия җинги кебекләр башка бер халыкта булса, әллә кайчан сәтсиәлистик хезмәт геройлары иткән булырлар иде. Хәзер юклар инде...
«Тәбрия... Тәбрия... Матур исем!—дип уйлап өлгерде Иркен-ага.— Гарәпчәдән «ирекле, азат булган, газаплардан котылган» дигәнне аңлата бугай. Сүзлектән ачыкларга кирәк.»
Иркен-аганын күз алдына дастаный Кафтау һәм анын кыяларына Прометей кебек кадакланган ир белән хатын килә. Мондый гаделлек уразасында аларнын иреннәре кипкән һәм алар кыялар алдында тирбәлә- тирбәлә, көне-төне яшь нарат үсентеләренә су сибә... Суны сипкән саен үзләренең иреннәре ныграк кибә, ныграк ярыла .Татардан Прометей- Ямалетдин һәм анын хатыны Гера-Тәбрия...
Бездә нинди бөек иманлы кешеләр бар!—диде әсәрләнеп Рәгыйбь.— Кыяга бау белән бәйләнеп алты йөз гектарлык тауда урман үстер әле...
—Сез үзегез дә шундый кеше бит,—диде сүзгә кушылып Сихәт- сылу—Бәләкәй арбада авылдан авылга китап өләшеп йөрү—шундый ук ялангач кыяга бәйләнеп, мәгърифәт суы сибү белән бер бит инде ул! Бәлки
читенрәктер дә! Урман дигәнен. Ходай үсемлеге су сипсән, үсә.. Ә адәм баласы, зиһенле булып та... нинди генә сулар сибеп тә үсмәве мөмкин
—Янгыр килә...—Алик куе яшелләнеп килгән күкләрне байкап алды — Өлгерергә иде, борылыштан юллар хөрти.
—Әй, рәхмәтлемен сезгә, Сихәт-сылу!—диде кәефе килеп Иркен-ага — Яхшы әйттегездер кү!. Рәгыйбь-кардәш безнен заманнын Хозыр Ильясы болады!..
—Артык мактамагыз әле...—Китапчы ихластан уңайсызланды —Мин менә шуңа күрә машинага утырмыйм да инде.. Кирәкме-кирәкмиме. төпченә башлыйлар: нишләп юлда бер ялгызын9 Арбаңда нәрсә9 Нәрсә сатасын9 Кая барма, эзәрлеклиләр. Мин бит алардан бер тиен акча сорамыйм. Барыбер тынгы бирмиләр, бәдбәхетләр. Жаннан жаныңны, телдән теленне суырып чыгарып, талыйлар,билләһи!..
—Әй, тел дигәннән. Сөйләргә онытып торам. Ямалетдин абзый белән Тәбрия җиңгигә Ленин туган көн—22 апрель алдыннан тауның ин текә урынына ак таш тезеп «Ленин* дип язарга кушалар. Ямалетдин абзый белән Тәбрия жинги, начиты, не дурак, текәгә менәләр, дилбегәләренең бер очын нарат кәүсәсенә, икенче очы белән үзләре бәйләнә дә. ин текә кыяга ак ташлардан «ЛЕНИН» дип түгел, «ТУКАЙ» дип язып төшәләр Тукайнын туган көне апрельнең 26-сы бит инде—аралары дүрт кенә көн Райкомга чакыртып, боларнын измәләрен изәләр, начиты » Барыгыз. Тукайны Ленинга үзгәртеп төшегез»,—диләр. Әмма Ямалетдин абзый «Тукай*ны үзгәртми. Анардан астарак «Ленин» дип ташлар тезә башлый Әмма тезеп өлгерми—йөрәк өянәге сугып ега. Шундый кеше дә үләр дип кем уйлаган? Умарта кебек таза иде'
Теле үзенчә бай бу Алик Максимовичның. Умарта кебек таза кеше иде. ди бит, дип уйлап куйды Иркен ага.
—Нинди асыл затларыбыз бар!—диде Рәгыйбь.
—«Тукай* исеме бер ел чамасы яктырып торды да . икенче елны 22 апрель алдыннан мәктәп балаларын кыяга үрмәләтеп, шул ук ташлардан «Ленин» дип тездерделәр, начиты!..
—Подлеп!—диде Рәгыйбь.
—Син кемне?—Аликның нәзек кара мыегы ана таба борылды
— Райком секретаре'.
Рәгыйбь юл буена эндәшмәс булды.
«Жигули» өстендә дыңгырдап янгыр тамчылары сикерешә башлады Күк йөзе куе-караңгы яшелгә әверелде Түбән Козгынчы. Олыяз авылларын үткәндә янгыр инде коеп ява иде. Иркен-ага ягъмурны сабый чактан ук ярата иде
Шәмәк авылы буасы буенда ирләр, янгырга да карамый, мунчала чыгаралар иде. Иркен-аганын хәтеренә Элә буйларында әтисе салган чалабаш бастырмалары килде. Тарихи Ватан. Шәмәк авылы буасыннан чалабаш чыгарган ирләр, коеп яуган ягъмур, күк йөзен биләп алган авыр болытлар катламы—болар барысы да җанны яшькә манчыган манзара иде!. Ягъмур һәм ягъмурда судан чалабаш өстерәгән атсыз ирләр'
Дөнья тәмам караңгыланды да куйды Кайдадыр бала елагандай иле Әмма бу караңгылык әлегә төн караңгылыгы булмагач, дөнья дигәнен күрер күзгә ап-ачык чамалана иде
Туган авылына якынайган саен Сихәт-сылу борчыла башлады Ана карап Иркен ага да дулкынланды Сәгать кичке җиде булып килә икән «Хәзер коннәрнен кыскарган мәле. Караңгы иртәрәк төшә шул»
Кыешкы авылына күрсәткән юл күрсәткеченнән сулга борылдылар Сулга да борылдылар, бераз унга-сулга чалулап баргандай иггеләр дә. Тау Иле авылына-анын беренчел Тарихи Ватанына җитәрәк кереп тә баттылар
Рәгыйбь белән Сихәт-сылу, автомобильдән чыгып, этәргә керештеләр. Иркен ага да этәргә чамалап карады каравын, тик чама чамага туры килмәде. Үзле, тайгак кызыл балчыкта күпмедер вакыт аяклана алмыйча торды-торды да, ниһаять, артыш таягы белән җиргә таянып, хәленнән килгәнче этешкән булып маташты. Ул бала кебек шат иде. Автомобильнең батуын, үзләренең шулай җәфалануын да ул Ходай Тәгаләдән килгән изге бер мәгыйшәт итеп күрә иде.
Ул арып туктады. Аруын да изге мәгыйшәт итеп күрде. Эргәсендә генә дөбердәп аккан агымсу тавышын ишетеп, аякларын чак-чак өстерәп, агымсуга таба китте. Шактый мул сулы инешнен суы кызгылт тупрактан ягмур сулары берлән кан кеби кызарып инешкә төшкән сулардан кызарган иде. Исеме дә кәттә мәгънәле—Чак-Су икән. Димәк, ул шушы Чак-Су, чак- чак аккан сулар тәкъдиреннән дөньяга килгән баладыр кү. Чак-чак кына аккан иделләрдән-сулардан зур дөньяга чыгып, исән-сау урап кайтырга насыйп итте бит ана!
Аягын өстерәгәндә дә сизелә: туган тупрак үзенә тарта. Шундый койма ягъмурлар белән тантаналы каршылаган туган туфрагы ифрат та үзле, кан кебек кызгылт, хәтта ки саман кирпече сугар өчен классик сыйфатларга ия булган ябешкәк тупрак икән. Ул булдыра алганчы җиргә чүгәләп, тырнаклары белән чак-чак каерып, яньчеп, бер генә төерем балчык ала алды. Һәм менә ана туган тупрактан укмаштырылган балчыкны беренче тапкыр учына салып изәргә,беренче тапкыр иснәргә, хәтта беренче тапкыр тәмләп карарга һәм, Аллага шөкер, ана беренче тапкыр, Тәклә-Макан, Һиндекыш тәмугълары аша үгеп, турыдан-туры, күзлексез-нисез, үз күзенен җаныя тәгьзыймы9 аша карарга насыйп итте. Бу җир, аның туган җире, ин өске катламында кап-кара, аннан аста кан сыман карасу кызгылт тупрак—тере җан иясе икән.
Шулай бер утыра, бер чыга тора, этә-төртә, авып башындагы ташландык сыер фермасы каралтылары каршына килеп чыктылар. Өсләрендәге киемнең карарлык җирләре дә калмаган иде. Иркен ага киеменең туган җирнең үзле вә изге туфрагына буялуы белән дә шат иде.
Алдыңда исә төп Ватаны—ата-бабалары куылган, кайчандыр Варсонафий атакайлар тырышлыгы белән татардан ярым-йорты керәшенгә әйләндерелеп, инде бүген килеп, керәшен Варсонафийларнын эзе дә калмаган, тулаемы белән орыс авылына әверелгән Тау Иле ята иде.
«Жигули»лары белән бу сазламыкта утырып калсалар, аларны тартып чыгарыр көч табылыр дип уйлый да алмый торган йортлардан мезелдәп янган утлар аларны барыбер дә алга чакыра иде.
Автомобильләре, ниһаять, катыгарак баскач, Алик аларны утырткандай итте. Озак бара алмадылар. Авылга керү белән урамнын ниндидер луноходлар тарафыннан шулкадәр дә актарылып, буразналанып-буразналанып. тәгәрмәчләр төшеп калырлык итеп чокыла алуын гади сүз белән аңлату мөмкин түгел иде.
Ягъмур тамчылап кына ява башлады. Цирк аренасындагы уенчык авто кебек туктаусыз чалулап, үзе генә булдыра алган виражлар ясый-ясый һәм фырылдый-фырылдый, Алик беренче тизлектә булса да баруын дәвам итте. Ачыла биреп куйган офыклардан саркылган яктылыкта кап-кара чиркәү суганбашлары шәйләнде. «Жигули» кинәт унга шуып китте. Алик рульне сулга борырга тырышты, ләкин сон иде инде—алдагы буразна аша үтә алмаган автомобиль артка чигенеп, бампер белән төшеп утырды.
Барысы да салоннан чыктылар.
—Тракторсыз булмаячак, начиты. Кизләү кул сузымында гына калды да бит. .—диде Алик арыган кулбашларын язып.—Ерак китмәгез, мин берәр трактор яисә йок машинасы караштырып килим...
Твгьзыйм (гарәп.) олуг,сөекле.хөрмәтле
Ул сирәк йортларында гына ут янган авылнын ташкүмер кебек караеп утырган ихаталарына таба лачтор-лычтыр китеп барды Урамнарда бер генә электр куыгы да янмый иде. Кайчандыр нәсел бабалары өчен туган авыл булган Тау Иленен кеше төшеп чумарлык сулы буразналары арасында Иркен ага нишләргә белми аптырап калды.
Каршыларындагы чиркәүнен ике жимерек суганбашы арасыннан, уртадан күтәрелгән өченчесе, ин биеге, тәресе белән янга янтайган иде Ниндидер бер көч Иркен аганы чиркәүгә тартты. Ул кайчандыр чиркәү урынында мөселман мәчете булуы, чиркәүнен мәчет нигезендә торуы турында да уйламады. Теге көч боларнын барысыннан да күпкә көчлерәк вә югарырак иде. Әмма карангыда баткакка төшеп китүеннән куркып туктап калды Юлдашынын теләген сиземләгән Рәгыйбь «Жигули*нын багаж бүлемтеген ачкандай итте, шатлыкка, ул биксез иде Рәгыйбь арбасыннан электр фонаре алып, эшләтеп тә карагач. Иркен-ага бу ходай бәндәсен үзе белән алганына инде ничәнче тапкыр сөенеп куйды.
Рәгыйбь фонарен выжылдата-выжылдата алдан китте. Анын артыннан таягы белән юлны чамалап Иркен ага, анын артыннан Сихәт-сылу атлады Электр утынын якты божрасы диварлар буйлап шуышып килеп чиркәүнен чүкеп ясалган борынгы тимер ишекләренә килеп туктады. Рәгыйбь бер кулы белән тышка тартып, аннан эчке якка этәреп карады—ишек ачылмады Әгүзе-бисмиллаларын әйтеп, ана Иркен ага да ярдәм иткәч, чиркәү ишеге иләмсез, тимернең карга сыман каркылдаган тавышларын чыгарып тышка таба ачылды.
—Мин кермим... Мин куркам!.. Җимеректән куркам' —диде Сихәт-сылу —Ул чакта эчкә кермә!—диде Рәгыйбь —Тышта көтеп тор'
—Берьялгызым тышта торырга да куркам
—Татарга нәкъ менә шулай курка торган хатын кирәк иде дә инде Сихәт-сылу авыз чите белән генә елмаеп, ниһаять, белгәннәрен укына укына ирләр артыннан иярде. Эчкә үтү белән алар тегендә дә. монда ла тәртипсез өеп куелган яна такта өемнәренә тап булдылар
— Күрәсем, чиркәүне төзәтергә җыеналар, әнә. теге почмакта, кирпеч тә оеп куйганнар...
Иркен-ага фонарьне Рәгыйбьнен кулыннан алып, мөмкин кадәр көчлерәк яктыртырга тырышып, ике яктан очәр-очәр булган, кайберләре кирпеч белән капланган алты тәрәзәне, нигез буйларын капшап чыкты Бу нигезләр бабайларыбыз төзегән мәчет нигезләре иде Анын жаны сыкрады Диварларда йөз елга якын хакимлек иткән коммунистик режимнын кыргый хужалык итү эзләрен сакланса да. үзе күреп инануынча, чиркәүнен иконостас. алтарь һәм амвон кебек өлешләре әле чагыштырмача яхшы сакланган иде Анын колакларын әүвәлдә кылыч чыннары, бу чыннарны бала елавы, база еланын чиркәү чаннары баскандай булды Ул күзләрен чытырдатып йомды, аннан яктылык көлтәсен югарыга юнәлтеп, күзләрен ачты- анда, гөмбәзнен нәкъ уртасыннан, баш очыннан түбәндәгеләргә очлы күзләре, очлы танаулары белән куркыныч кадалып. Рух үзе карап тора иде. Ул аны каргатасы сөйләве буенча хәтеренә сеңгән Варсонафий атакай сынына охшатты «Варсонафий Варсонафий атакай бит бу -дип пышылдады ул.-Гыйбадәтханәсе жимерек булса да. рухы исән * Ике йөз ел элек төшерелгән Рух сурәте тирәсендәге алсу фәрештәләр, йоз елга якын ремонт мастерское булып хезмәт иткән чиркәүнен гөмбәзендә канатларын канатып, әле булса очып йөриләр кебек иде
Мосафирлар гөмбәзгә славян имлясы белән язылган, буявы әле булса җуелмаган язманы хәрефләп укыдылар
_Г. о... с п.. о... Д... и н... а... х... о... д и... с.. я м... о л... и... т... и... с. я г л. а... г... о л... и... т. и о т ч е н... а ш..
Ул үзенең никадәр бәхетсез икәнлеген бүген килеп, шушы минутта анлады бугай: әгәр ошбу чиркәү анын туган авылының мәчете урынында утырган булса, әнә, әле генә чиркәү гөмбәзеннән үз теле белән хәрефләп укыган «Отче наш» исә нәкъ әнә шул ул эзләгән шәҗәрәне юк итеп, анын урынына язылган «Отче наш» иде.
Барысы да, Иркен-аганын куенына сеңгәндәй, тынып калдылар.
—Аллаһу Тәгалә бер, туганнар,—диде Иркен-ага кулларын догага кушырып —Кыйлган гөнаһуларыбызны ярлыкасын иде... Бисмиллаһ иррахман иррахим!.. Әлхәмде лилләһи раббиль галямин!... Аллаһу әкбәр!..
Вакыт канатлары төнге сәгать уникеләргә житеп барганда кайчандыр ата-бабаларыбыз төзегән мәчет булып, ике йөз егерме ике ел элек чиркәүгә әйләндерелеп, шуның йөзгә якын елында хәрабәгә калдырылып, череп, сасып, нәҗес оясы булып яткан носари гыйбәдәтханәсендә Коръәни- Кәримнән яңадан вә тагын да яңадан үлемсез «Әлхәм» янгырады.
—Аллаһу Тәгаләбез, күнелләребездән беркемгә бернинди үч сакламыйбыздыр! Носари туганнарыбызга бу гыйбадәтханәне аякка бастырырга насыйп итсән иде! .. Әмма носари туганнарыбыз хак иманга килсен, бүтән беркайчан да мөселманнарны, ирек сөйгән башка милләтләрне көчләп рәнҗетмәсеннәр иде!..
Моннан алты гасыр элек бөек татар шагыйре Хисам Кятиб менә ничек язган:
Сак кына бас—җиргә басканда—кара!
Тупрак ул чергән мәетләрдән тора.
Һәр адым куйганың жирнен өстенә,
Басмага мөмкин берәүнең битенә!...
Мондый көчләүләрнең, мондый биткә басуларнын нәтиҗәсе безнен күз алдыбызда ярылып ятадыр кү!.. Амин!.. Аллаһу әкбәр!..
Дога азагында тыштан йөк машинасы гөрелдәве ишетелде.
Мосафирлар, фонарь выжылдатып, чиркәүдән чыктылар.
—Иркен-ага, риваятьләр сөйләвенчә. Тау Иленнән татарларны тәмам куарга булгач, керәшен поплары авылның су эчә торган «Хәзрәт чишмәсе»нә тәре ташлыйлар...—Иркен аганын беләгеннән тоткан Сихәт-сылу ашыга-ашыга аларга сөйләп алды.—«Монардан сон да безгә монда яшәргә бирмәсләр, туганнар, әйдәгез, китик»,—дип мулла мөрәҗәгать итә һәм бабайларыбыз хәзерге Питрәч районындагы Икенче Тау Иле—Ходячий дигән авылны нигезлиләр...
Тагын да яңгыр ява башлады. Тавышсыз-тынсыз гына салонга кереп утырдылар.
Эрзин итекләре белән чаптыр-чоптыр килгән ике-өч төн кошы—кызмача егетләр янгыр чөбердәп аккан салон тәрәзәләренә капланып тәмәке сорадылар. Алик аларга соңгы сигаретларын сузды.
Ике шешә хакына Алик табып алып килгән йөк машинасы көзнен күзгә төртсәң күренмәс караңгы төннең карынын ертып, ап-ак «Жигули»ны Кизләүгә таба өстерәде...
Дәвамы киләсе санда