КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ


«Москва» кунакханәсе.
Без кичә, ягъни 14ндә Г.Тукайнын 100 еллыгын уздырырга килдек Менә монда урнаштырдылар. Бүген кич Колонналы залда тантаналы җыелыш була. Бу Тукайга зур хөрмәт, билгеле. Безнен өчен дә шатлык Мина да бер-ике сүз әйтергә тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин мин баш тарттым. Бу яшькә җиткәч андый зур тантанада дәрәҗәсенә лаеклы сүзне тиешенчә әйтә алуыма ышанып җитмим. Хәтер дә начарланган, кәеф тә шәптән түгел, йөрәк борчый Мин ул залда үз вакытында сөйләгән идем инде. (1957 елда татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына килгәч татар әдәбияты турында доклад белән чыктым) Хәзер яшьрәкләр сөйләсен.
Хәзер инде миңа кеше ярдәме кирәк була башлаган. Кичә монда керү өчен документларны теркәргә Ренат Харис бик ярдәм итте, бөтенесен җиренә җиткереп лифтка кадәр китереп куйды. Әнә ничек кичке чәй вакытында Һәйдәр Бигичев. Илһам Шакиров та ихтирам күрсәттеләр Юлда килгәндә яшьрәк әдипләр һәм шагыйрьләр шулай ук төрлечә ярдәм иттеләр.
Менә бит язмыш. Мин менә шушы кәгазьне язып утырганда бу тантаналы җыелышта катнашучы Беляев Рәис, культура министры, Т Миңнуллин, Дания Хөсәенова һ.б. шул ук мосафирханәдә чәй мәҗлесе оештырганнар. Шуның өчен быел июльдә Беляевне секретарьлектән алдылар, башкаларга шелтә бирделәр. (Күрәсең, кемгәдер шулай кирәк булган. 25 декабрь, 1996)
14 октябрь. 1986.
Бик күптән үк килә торган бер гадәтем бар. Көзгә таба, бигрәк тә көзге яңгырлар, салкыннар, ямьсез көннәр башлангач күңелем төшенкелеккә бирелә. Болай көзнен матурлыгын күреп аларга соклансам да күңел түрендә моңсу бер төшенкелек ята Табигать кенә түгел, үзем дә ниндидер караңгылыкка таба атлыйм, алда мине бер куаныч та көтми, гел күңелсезлек, ямьсезлек кенә көтә кебек. Эшләргә әлләни зарар итмәсә дә бу айлар буена менә шундый күнелсезлектән арына алмыйм Көннәр һаман кыскара бара, караңгылык арта бара, көндезге 2 тулуга караңгы төшә башлый. Күңелсез, ямьсез, шыксыз...
Ләкин кайдадыр күңелнең иң түреңдә нәни генә бер яктылык сизәм. Ул— киләчәккә өмет. Гел болай караңгы булып тормас. Көннәр менә шулай кыскарыр- кыскарыр да менә бер көнне кыскарудан туктар, бик каты арыгандай, биш-алты көн кыскармый да, озынаймый да нәкъ 6 сәгатьтә 58 минут булып торыр. Аннан
Дәвамы. Башы 11,12 (2008) һәм быелның 1,3,8 саннарында.
сон бер көнне, нәкъ 26 декабрьдә озыная башлар! Нәкъ бер минутка , бер генә минутка озынаер, ләкин бер генә минут булса да бу инде язга, җәйгә таба атлау, карангыдан яктыга таба атлау дигән сүз! Моннан сон көн берәр генә минутлап булса да озынаячак, кояш нурын гел арттыра барачак һәм без минутлап кына булса да язга таба атлаячакбыз. Безне якты кояш көтә, язгы тамчылар, беренче чәчәкләр, яшел үләннәр көтә. Халык та бит әнә яна елга хәтле көн бер тавык адымы хәтле озыная, дигән.
26 декабрь. 1986.
Бүген язып утырганда кайдандыр Хәсәннен бер юл шигыре искә төште
Кайсыгызның кулы җылы?—
Бәйлисе бар йорәкне
Мина мәхәббәтнең яхшы гамәлгә киртә булмавы хакында төпле, барлык җәһәттән дә нигезле бер фикер әйтергә кирәк иде. Мәсәлән «әле генә аңладым, чын саф мәхәббәтмен бервакытта да нинди дә булса житди эшкә киртә булганы юк Бәлки киресенчә! » Шушы хакта уйлаганда искә төште ахрысы теге шигъри юл.
Шул ук вакытта бу минем «Язмыш, язмыш* дигән повестьтагы Зәйнинсн фәлсәфәсенә каршы төшү була. Ягъни, анын нэпман кызы булганы өчен Хәмдүнәгә булган мәхәббәтеннән ваз кичүе фәлсәфи яктан тотнаклы, ышанычлы түгел Әмма анын заманасы шундый иде. «Урман кискәндә йомычка оча* фәлсәфәсе аннан өстен чыкты Икенче төрле әйткәндә, Зәйни тормыштагы вакытлы ашкыну дулкынына бирелеп тормышнын төп фәлсәфәсенә каршы чыкты
Шуна күрә Хәмдүнә. «Ай, ул йомычка бик тә авырттырды бит'*—ди Уйлап карарга кирәк.
7 февраль. 1987.
16ноябрьдән Юдекабрыә кадәр Казаннын махсус шифаханәсендә дәваланып чыктым Йөрәктә аритмия, вакыт-вакыт шул дулап ала
һәйбәт дәваладылар, телефонлы, телевидениеле өч кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Балаларым килеп хәлемне белешеп тордылар
Шифаханәдә вакыт әрәм узмады дип әйтергә мөмкин Яна әсәремнең (хәзергә вакытлымы «Нигезеңне онытма!»’дип йөртәм) бер бүлеген, дөресрәге шунын Зәйния туган нигезен табуына багышланган бүлеген язып бетердем Үземә ошый Әмма ул бүлеккә тагын нидер җитми шикелле әле. Бәлки анда музыка, халык монына бәйләнешле, С Сәйдәшкә кагылышлы бер бүлекчә өстәргәдер-’ Баз ки мәктәптә аны жырлагын караргадыр? Анын шәп җырчы икәнлеген ишеткәннәр бит инде Менә мәктәпкә җыйналган ликбез укытучылары анын җырын тыңларга телиләрдер-’ Ана ихтирам уяна, ана туган нигезен табарга ярдәм итүе өчен Хәлимгә рәхмәт әйтәләр Бәлки Маһисәрвәр өендә җырлаганда күршеләр җыела торгандыр’ һәрхәлдә бу турыда уйлыйсы бар.
Кичә 18 декабрьдә музыка учлишесы бинасына Фәрид Яруллингн мемориаль такта куюга катнаштым. Бу хакта миннән композиторлар союзы рәисе Мирсәет Яруллин үтенде. Шуна багышланган тантананы ачу мина һәм композиторлардан Хөснул Вәлиуллинга тапшырылуын игълан итте
фәрид Яруллинга ихтирамым зур Чын күнелдән теләп катлаштым Әмма тантанага халык күп килмәгән иде. шунысы бик үк күңелле булмады Композиторлар үзләре дә аз иде.
Кичә шул уңайлан Ф Яруллинга багышланган музыка фестивале башланды Без ничектер үзеннән-үзе телебезне оныта барабыз Митингта һәммәсе дә русча сөйләделәр, татарча бер генә сүз дә әйтелмәде Туган телебезнең шундый
тормыйлар. 26 декабрьдә! авторның табигать күреш «Гыйбрәт» романының 6,
1Н.1МГЫ 1 минутка арта баш лат ач кына м.та баш лыйлар Монда
л ү.тенча.сәнгать күзлегеннән каравы сизелә нт ыч исемнәренең бер варианты
халык күп катнашкан урыннарда кулланмый башлавына без хәзер акрынлап күнегә башладык. Татар композиторлары хакында татар телендә татарлар өчен бер генә сүз дә әйтмәүне без инде хәзер үк табигый хәл саный башладык. Киләчәк хакында хәтта уйлавы да куркыныч.
19 декабрь, 1987.
Бүген зур бәйрәм. Мин иртән алтыда ук торып утырдым. Менә язучының эше. Бәйрәм итәргә, урамга демонстрациягә чыгарга, иптәшләр, дуслар белән очрашырга кирәк. Ә алар күбесе юк инде. Ин якын иптәшләрем, дусларым Х.Туфан, Ш Маннур, Х.Ярми күптән җир куенында. Яшьтәшем А.Шамов авырып ята, ике елдан бирле һавага чыкканы юк. Элек бер йортта яшәгән вакытында (минем дәрәҗәлерәк вакытымда) хәтта кунакка йөрешкән Ф.Хөсни сукыраеп бер җиргә чыга алмый. Хәер, ана чылтыраткаласам да ул инде сафтан чыгып бара Шунын өстенә Ф.Хөсни гомере буена минем әсәрләремне хурлап килде. Мин беркатлылык белән анын үзен һәм ижатын мактап мәкаләләр яздым, ә ул нәкъ киресен эшләде. «Нигә алай эшлисең?» дигәч, «Көнчелек тә бардыр инде», диде. Менә Риза Ишморат. Әхмәт Исхак, Атилла Расих бар. Алар белән телефон аша булса да бер-беребезне тәбрик итәбез. Ә Бакый абзый бар бит әле. Анын белән хәбәрләшәбез. Ул хәзер шифаханәдә ята, йөрәген, аягын дәвалыйлар. Яше 90нан узып китсә дә акылы сәләмәт, зиһене үткен, теле бай әле.
1 май, 1988.
Бу дәфтәргә быел берни дә язганым юк икән әле. Күңелсезлекләр күп булды, әмма зарланасым килми. Шул сәбәпле язмадым.
Бүген Рәссамнар союзында Г.Ибраһимовка салынырга тиешле һәйкәлнең проектларын карау, атарга бәя бирү өчен киңәшмә җыелды. 4-5 проект бар иде. Кайбер рәссамнар Галимҗанның яшь чагын, бүтәннәре галим булып эшләгән чагын, Габдерәшитов дигән рәссам исә аны революционер итеп күрсәтергә тырышкан Мәгълум ки, Галимҗан Ибраһимов күп кырлы шәхес. Ул укытучы да. җәмәгать яки дәүләт эшлеклесе дә, язучы һәм фикер иясе дә. Ләкин бер һәйкәлдә кешенен барлык сыйфат һәм хасиятләрен күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Димәк, шулай булгач анын халыкка танылган иң төп сыйфатын күрсәтергә, һәйкәлнең идеясе нигезенә шуны салырга кирәк була. Галимҗан Ибраһимов халык күңелендә кайсы ягы белән истә калачак9 Төпле фикер иясе һәм классик әдип булып. Шул сәбәпле мин шушы идеяны нигез итеп алган Бакый Урманче проектын хуп күрдем. Шул проектны алырга, шуны гамәлгә ашырырга тәкъдим иттем. Күпчелек чыннан да шуңа тавыш бирде.
2 февраль, 1989.
Кичә 14 мартта культура министрлыгы һәм шәһәр советының архитектура идарәсе Салих Сәйдәшка Казанда һәйкәл салу мәсьәләсе хакында кинәшү өчен композиторлар, язучылар вәкилләрен, скульпторларны җыйдылар. Сүз Болак буенда салыначак Концерт залы каршында С.Сәйдәшкә һәйкәлне нинди итеп салу хакында барды. Кинәшмәнен төп максаты С.Сәйдәшнен замандашлары фикерен ишетү икән Әнвәр Бакиров. Зәйнәп Хәйруллина, Г.Ахунов һәм башкалар һәйкәл ниндиерәк булырга тиешлеге хакында сөйләделәр. Мин дә үз фикеремне әйттем.
һәйкәлнең ниндирәк булуын билгеләү өчен сүз башта С.Сәйдәшнен халык тормышында нинди урын тотуын ачык белергә кирәк. Кем ул С.Сәйдәшев? Татар халкының өч улы: Г Тукай, С.Сәйдәш һәм М.Жәлил татар халкының иҗтимагый тормышына һичкайчан да онытылмаслык зур өлеш керттеләр. Безнең халык бу өч улын үзе белән киләчәккә алып барачак. Халыкның иҗтимагый—мәдәни тормышында Г.Тукайның шигърияте. М.Жәлилнен шигърияте һәм дошманга каршы фидакарь батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. С.Сәйдәш халыкның җанын,—ягъни нинди халык булуын, музыка аша ачып бирде, профессиональ музыкага нигез салды, татар музыкасының байлыгы, анын мөмкинлекләре зурлыгын бөтен ил каршында исбат итте. С.Сәйдәш һәйкәлендә аның менә шушы бөеклеге чагылырга тиеш.
Һәрхәлдә Сәйдәшнен (мөмкин булган кадәр) тагын нинди шәхси сыйфатлары чагылырга тиеш9
С.Сәйдәш зифа буйлы, ак чырайлы ифрат матур кеше иде. Холкы бик яхшы, кешеләргә бик игътибарлы, матур итеп, ягымлы итеп сөйләшә белә, көлдерә, бик чибәр, интеллигентларча киенә, өсте-башы һәрвакыт бик килешле була.
Бер төрле портреты-фәләне калмаган борынгы кешеләр рәсемен ясаганда хыялга зур эш йөкләнми хәле юк. Кол Гали рәсемен ясаганда рәссам борынгы татар кешесе тибын күз алдына китерергә тырышкан Сәйдәш—безнен өлкән буыннын замандашы иде Анын шәхси фотолары, рәсемнәре бар Шулай булгач, анын йөз чалымнары бирелергә, һәйкәл Сәйдәшкә охшарга тиеш һәйкәл берничә еллык кына түгел, мәңгелек итеп салына. Киләчәк буынга абстракт һәйкәл түгел, өстә әйткәнемчә, мөмкин булган кадәр, композиторның үзенә охшаган һәй каз калдырырга тиешбез.
Бу урында скульпторларга үпкә белдермичә уза азмыйм. Казаннын Горький урамында Фатима Ильская яшәгән йорт диварына анын истәлек барельефы куелган Мина ул барельефка күтәрелеп карау бер газап кына Чөнки ул Ф Ильская түгел, ул аны бозып күрсәтә. Мәгьлум булганча. Фатима ханым ифрат матур, нәфис матур чырайлы кеше иде. Ә дивардан ниндидер сөйкемсез чырайлы ямьсез хатын карап тора. Бәлки бу барельефны кабул иткәндә комиссия барлык техник параметрларны исәпкә алгандыр. Әмма сәнгатьтә бернинди үлчәүләргә дә буйсынмый торган үз законнары хөкем сөрә би г!
һәйкәлне эшләгәндә болар да искә алынырга тиештер Мин скульптор иптәшләребезнен халыкнын сөекле улы С Сәйдәшнен халык тормышына керткән зур хезмәтенә хас. шуна лаеклы һәйбәт һәйкәл эшли алачакларына ышанам Скульптураның мөмкинлекләре чиксез. Чехословакияга баргач Карловы Вары шәһәренсн Тепла дигән суы буенда Бетховенга салынган һәйкәлне хәйран калып, сокланып, хәтта гаҗәпләнеп берничә мәртәбә барып карадым Бакырдан коелган бу мәһабәт һәйкәлдә даһи композиторның хәтта бераз гына чукраграк булуы да сизелә иде Кеше йөзендәге шундый нечкә кичереш бизәген җансыз металда бирә күрсәтә алу мине хәйран калдырды. Мин үзебездә дә шундый яшь талантлар булуына ышанам, аларга уңыш телим.
Тагын бер мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәсем килә Монда бер иптәш һәйказне дирижерлык таягы белән бирергә кинәш бирле Минемчә, монын белән артык чгавыгу кирәкмәстер. Чөнки композитор ул дирижер гына түгел Мәскәү консерваториясе алдындагы П.Чайковскига салынган һәйкәлне һәммәгездә күргәнсездер Мин аны шедевр дип атамас идем Анда Чайковский композитор булудан бигрәк, дирижерга тартым итеп бирелгән. Чынбарлыкта исә П.Чайковский музыкаль образлар белән фикер йөртүче тирән хисле философ булган
Скульпторларга ижат эшләрендә зур унышлар телим
15 чарт. 1984.
17-18-19 май Татарстан язучыларынын XI съезды булып узды Ул хакта матбугатта күп язылды, съезд алдыннан мин дә «Тынгысыз уйлар» дигән зур мәкалә белән чыктым. _
Әмма бу съезд Салих Батгалнын мина урынсыз яла ягу ы белән истә калды Сьеэд ачылыр алдыннан С.Бапал .Соа Татария. газетасының 16нчы май санында -Трсбую рсабилитаиию* дигән дәгъвалы мәкалә белән чыкты Шунда узенен эшен идарә һәм парткомның берләштерелгән утырышында карауларын, шунда мина беренче итен сүз бирүләрен минем аны партиядән чыгарырга текмим итүем хакында я и Бөтенесе ялган' Ул инде бу хакта башка вариантта да чыгып ишләгән Янәсе мин аны алырга машина җибәргәнмен, килеп керүенә ана .Считай ссбя внс партии'- дип әйткәнмен Хәлбуки ул вакытта мин Казанда түгел илем, ул җыелышта ботенләй катнашмадым
Мин шул хакта анын ялгышуын әйтеп съездга хат яздым Аны укыдылар Әмма «Сов Татария»га язган хатымны ай ярымнан сон гына бастылар Чөнки «Сов Татария» ла шовинистлар утыра, алар күбрәк татар кешеләрен үзара талаштырырга сәбәп
булырлык жанжаллы материалларны басарга тырышалар. Шовинизмның һәркайсы да жәмгыятькә зарарлы—астыртын эшләп ятучысы да. тамагын киереп акыручысы да (Андыйлар Мәскәүдә Кремльдә барган 1нче съезда милли мәсьәлә хакында сөйләгәндә бәреп чыктылар. Мәсәлән, депутат Колбин «халыкнын төрлелеген катнаш никахлар юлы белән генә бетереп булмый»,—дип чыкты Димәк, анынча. милләтләрне бетерү өчен тагын өстәмә чаралар да күрергә кирәк була икән әле.)
Күрәсен, бу мәсьәлә, ягъни «халыкнын төрлелеген» бетерү, икенче төрле итеп әйткәндә, милләтләрнең төрлелеген бетереп, аларны русча сөйләшүче халык итеп калдыру һәм киләчәктә «бөек рус империясе» оештыру русларның, шул исәптән, эш башында утыручыларның да төп вазифаларыннан берседер. Чөнки аларнын теге яки бу чыгышында бу әледән-әле ишетелеп кала. Мәсәлән. Үзәк комитетның бер ел чамасы генератьный секретаре булып алган, аңа хәтле КГБ рәисе булып эшләгән Андропов та бер чыгышында «безнең алда торган төп вазифаларнын берсе—СССР халыкларының төрлелеген бетерүгә ирешү»—дигән иде.
Хәзерге җитәкчелек тә асылда шул ук сәясәтне дәвам иттерә булса кирәк Чөнки сүздә вәгъдәләргә никадәр юмарт булсалар да гамәлдә берни дә эшләнми. Моңа ҮКнең «Милли мәсьәләгә багышланган платформасы* шаһит Анда коры сүз бик күп. Әмма өздереп әйткән, гамәлгә ашырлык бер фикер дә юк. Татарстанны союздаш республика итәргә һәм сәяси, һәм юридик яктан бер каршылык та юк. Әмма ул хокукны бирмиләр Чөнки империянең сүтелү башлавыннан куркалар. Яисә, мона Таулы Карабах өлкәсенен башын катырулар да мисал була ала. Ул өлкә кайчаннан бирле үзенә мөстәкыйльлек дәгъва итә. Үз хокукын дөрес аңлаган халыкнын үзенчә яшәргә хакы юкмыни? Нигә аларнын үз телләрендә сөйләшеп, балаларын үз телләрендә укытыл, үзләренчә яшәргә теләүләрен үтенүләре милләтчелек булып саналырга тиеш икән? Һич аңлашылмый Кайчаннан бирле аларны төрле ялганнар белән алдап азаплыйлар.
Элекке бөтен хыяллар берсе артыннан берсе сүнә бара. Революция башында вәгъдә ителгән бик күп хокуклар җилгә очты. Нәрсәгә ышанып яшәргә хәзер?
Бик зур кайгыбыз бар. 6 августта 94нче яшендә Бакый абзый вафат булды. Анын үпкәсе шешкән иде. шул авыру дәвамында үпкәсендә су хасил булган. Шул анын әҗәленә сәбәп булды.
Мин анын янында күптән түгел булып бик хәйбәт сөйләшеп утырган идек. Менә хәзер ул юк инде.
Аксакаллардан ии өлкәне, ин дәрәжәлесе китте. Бакый абзый революциягә кадәрге зыялылар, аларнын гореф-гадәтләре, традицияләре белән хәзерге заманны тоташтыручы бер күпер иде. Хәзер татар мәдәниятында андый кеше калмады инде, элекке зыялылар белән хәзергеләре арасында җанлы элемтә өзелде.
Инна иләйһи раҗигун
«Гыйбрәт» дип аталган публицистик әсәремне «К.У.»га тапшырдым Шөкер, яхшы чыккан диделәр. Әгәр дә мин аны моннан 6-7 ел элек язган булсам, анын өчен мине бик нык кыйнарлар, мине милләтче, солтангалиевче дип атарлар иде. Заманалар үзгәрде, хәзер фикереңне яшермичә, ничек уйласаң, шулай язарга мөмкин. Әмма басылып чыкканнан соң руслар тарафыннан аңа бик күп гаепләр ташлауны көтәргә мөмкин. Хәерле булсын. Без бик күп түздек. Хәтта Иван Грозныйнын Казанны алуын, татар халкын асып-кисеп тәмам эштән чыгаруын, шәһәрләрне, китапханәләрне, кулъязмаларны яндырып морзаларнын башын кисеп, үзләрен Кабанга батыруын һ.б.ш. бик күр кыргый явызлыкларын прогрессив күренеш дип атауларына да түздек. Чөнки безнең бер хокукыбыз да юк иде.
26 май. 1989.
8 август. 1990.
15 сентябрь. 1990.
Бүген радиода «Жидегән чишмәүдән бер өзек тапшырдылар—«Юл чатында* дигән Гайнан белән Шәүрә өлешен Һәйбәт укыдылар, мин канәгать Тиктынлавы гына кыен булды Үзем ижат иткән образларның чынлыгына ышанып жылап утырдым.
Нәрсә бу? Сәнгатьнен илаһи көчеме, әллә минем елаклыгыммы'* Бәлки икесе бергәдер Мин сонгы елларда бик йомшап китеп елаштыра башладым әле Ярамый алай, ярамый!
6 гыйнвар. 1991.
Бүген мина 90 яшь гулды. Гажәп бит 90 бик күп бит ул. көтелмәгән хат Минем авыруларым бик күп. Мин аларнын кайсын майлап, кайсын жайлап дигәндәй юатып киләм. Шулкадәр авыруларым була торып һич тә 90га житәрмен дип көтмәгән идем Бик тә гаҗәпләндерде бу хәл.
Бүген иртәдән бирле телефон яныннан китә алмадым Бик күп кешеләр чын күңелдән тәбрик иттеләр. Телеграммалар, открыткалар бик күп килде Арадан чамадан тыш күперенке мактау сүзләре әйтүчеләр дә бик күп иде Әйдә, ярар инде. 90 еллык үзенә күрә бәйрәм бит инде ул. бәйрәмдә исә иркен күнелле булырга, кешеләргә каты бәрелмәскә кирәк
Балалар белән тыйнак кына мәжлес уздырдык. Мин балаларга һәм оныкларыма безне борчымаулары, әдәпле һәм акыллы булып үсүләре өчен рәхмәт әйттем Чыннан да. Кәримә белән белән шушындый өлкән яшькә җитә алуыбызга атар да ярдәм итте бит. безне борчымадылар, тыныч булдылар.
7 гыйнвар. 1991.
Бүген үземне дәвалаучы Луиза Георшевна Маринхинада булдым Үэсмнен хәлемне. 40-50 адымнан ары тукталмыйча бара алмавымны сөйләдем Нигә туктыйсыз, диде. Аякларымның хәле-жегәре юк. дидем Шунда утырганда тагын йөрәгем авыртырга тотынды. Ярый әле андагы шәфкать туташында валидол бар икән
Ниләр әйтте? Аккош күленә барсагыз утын күгәрергә, су кертергә, жир казырга, тырмаларга ярамый... Нәрсә генә ярый? Тик торырга, акрын гына йөрергә.
Минем исә бу дөньяда очлап, түгәрәкләп китәсе эшләрем бар Аларны тәмамламыйча мина һич тә китеп барырга ярамый.
Әгәр мин бу ниятләремне гамәлгә ашыра алсам, морадыма ирешеп, бик бәхетле булачакмын Әгәр лә инде һәммәсен дә үти алмасам да үземне-үзем гаепләргә хакым булмый Чөнки 90 яшьне тутырганнан сон да нәрсәдер ижат итеп халыкка хезмәт итү үзе генә дә зур бәхет ул. Ул чагында (ягъни язып тәмамламыйча күзем йомылса) минем әсәрләремнең язылган кадәресен журналда бастырып, сонгы битләрен дә сонгы юлына кадәр бирергә кирәк булыр дип әйтмәкче идем. Ләкин хәзер алга таба әүлиалык итү заманы түгел. Иртәгә нәрсә буласын беркем лә белми Бәхетсез, бичара Россия коллары! Безгә гомер буена кол булып яшәргә яздымы икәнни
Ай-Һай авыр без татарларның хәле!
Мәскәү җитәкчеләре тышкы яктан безгә елмаялар Әмма астыртын һәм демократлар партиясе аша безне эчке яктан җимерәләр Әлмәттә татарларны •куркак* дип мыскыл иткән митинглар дәвам итә. безнен татар шәһәрендә әфганда сугышып кайткан 10 кеше теләсә ничек халыкны мсскснли. хурлый, әлегә халык шуна түзә Әмма ул түземлек төкәнергә мөмкин. Ул вакытта безнен эш хәрап Гражданнар сугышы башланса, безне суеп бетерәчәкләр Ә без руслар өчен никадәр тырышкан зздек Хәерле булсын
Дөресенә китсә бу явы шыкларны чын руслар түгел, алар исеменнән сионистлар эшли Чын руслар татарлар шикелле үк изелгән, йомшак, куркак Алар күбрәк авылда аларнын әлләни танышы ишетелми Чөнки бөтен телевидение, кино, нәшриятлар, газеталар сионистлар кулында, ил белән дә хәзер алар җитәкчелек ИМ6ШШ1ЯЛЫ ................................. .... иш. Попов. Собчак) 9 04 91
Иртә беләнге концертта С.Сәйдәшев музыкасын язган «Хуш авылым» көен бирделәр. Шул уңайдан Кәримә белән монаешып сөйләшеп утырдык. Ул жырнын сүзләрен язучы автор Яна Кенәриен Фәтхуллин Сибгатулла улы иде. Ул Польшада безнен илчелектә эшләгән дипломат иде. Анын атасын таза хәлле булган өчен өеннән куганнар. Ул Казанга килеп вокзалда кечкенә арба белән әйбер ташучы булган, шулай акча эшләгән. Сибгатулла абзыйны Кәримә Казаннын К.Маркс урамында урам себергәндә очраткан. Кәримә аларнын Яна Кенәрдә хәлле вакытларын белә икән, аларнын эшләренә булышкалый икән. Хатыны Хәдичә хакында сорашкач Сибгатулла бик пошынып:
—Юк инде Хәдичә түтиен, бу хәлләрне ул күтәрә алмады,—дигән.
15 сентябрь, 1991.
Хәзер мин ничек яшим?
Без тора-бара нихәлгә калдык?
Мин бүген иртә белән ничек тукландым?
Арыш икмәгенә юка гына май ягып ашадым. Бер йомырка. 2 чынаяк чәй, аз гына кукуруз «токмачы». Җәмгысы шул. Башка көннәрдә боларга эремчек өстәлә иде, бүген ул юк. Көндез ни белән тукланабыз? Кәбестә ашы яисә вермишель. Бармак башы тикле ит кисәге, бер телем икмәк. Шулардан башка кибеттә берни дә юк
Нигә без табигате шундый бай илдә шундый хәерчелеккә төштек?
Болгар һәм Казан ханлыгы заманында бабайларыбызнын Рус патшасына коллыкка төшүе нәтижәсендә. Рус хөкемдарлары бик тар реакцион карашлы шәхесләр булганлыктан, якын-тирә күршеләрен генә түгел, шактый еракта үз тормышы белән, үзенчә яшәп яткан халыкларның 10 мең чакрымга кадәр кул сузып һәммәсен кырып, үтереп, басып алды да шул кырык кырамадан черек нигезгә гарип империя корды. Империяне корал көче белән албасты булып басып ята, әмма империядәге халыкның ничек яшәве белән кызыксынмады. Хәтта тормышка үзгәреш кертеп халыкның яшәешен әдәм рәтле рәвешкә кертергә омтылучыларны асты, кисте, төрмәдә черетте.
Шушы хәлгә түзә алмыйча Россиядә бик күп партияләр, жәмгыятләр, кузгалышлар барлыкка килде. Шулардан коммунистлар партиясе иң көчлесе, ин озак гомерлесе булып чыкты. Ул партия халыкның тормышын бөтенләй башка нигезгә кормакчы булды. Әмма Маркс белән Ленинның, гомумән коммунистлар партиясенең программасы теоретик яктан, ягъни кәгазь өстендә бик камил булып күренсә дә тормыш сынавын уза алмады. Ленин тәгьлимате идеалистик тәгълимат булып чыкты. Чөнки ул тәгълимат буенча жәмгыятнен һәммә әгъзасы да коммунистик идея белән рухланып яшәүче, чамадан тыш «тәти», чебенне дә рәнжетмәүче гадел, намуслы, укымышлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле кеше булырга тиеш иде. Ә Россия жәмгыяте кая ул? Андый кешене каян аласын? Андый таләпләргә хәтта Ленин үзе дә жавап бирә алмый иде. Димәк, Ленин тәгълиматы тормышчан булып чыкмады. СССР шуна күрә жимерелде, без шул сәбәптән менә шундый хәзерге хәленә калдык. Иртәгә ни булыр?
25 октябрь, 1991.
БИШЕНЧЕ ДӘФТӘР
Бүген Мирсәет Солтангалиевнын 100 еллыгына багышланган фәнни конференциядә булдым Проф. Таһиров, ике төрек галиме, язучы Ринат Мөхәммәдиев Солтангалиевнын революцион көрәше, башыннан узганнары хакында ышанычлы дәлилләр китереп һәйбәт сөйләделәр. Әмма ниндидер уңай белән шуна бәйләнешле Литвин дигән кешенең аннан-моннан, тикшерү беркетмәләреннән йолкып алган мәгълүматларын яратып тыңламадылар, соңыннан ана сүз бирмәскә иде дигән сүзләр ишетелде.
Әмма Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтының элекке директоры хәзер пенсионер Мидхәт Мөхәррәмовка сүз биргәч залдагы байтак кеше
урыныннан кузгалып чыгу ягына юнәлде. Мин лә анын сүзен тыңлый алмаячагымны белеп залны ташлап чыктым
Ни сәбәпле мин бу ялагайнын речен тыңлый алмыйм? Бу Мөхәррәмов дигән кеше озак еллар Тел, әдәбият һәм тарих институтының директоры булып «эшләде» Шул вакыт эчендә анын инициативасы белән институтта бер генә юньле гамәл лә кылынмады. Директорнын барлык гамәле өстәгеләргә ялагайлану, ничек тә аларга ярарга тырышу иде. Бераз кыюрак сүз ишетсә аны тиз генә ӨКгә ирештерү, алар алдында бил бөгү иде. Мәсәлән, Шиһаб хәзрәт Мәржанинен тууына 150 ел тулар алдыннан (кайсы дәфтәрдәдер мин анын датасына кадәр язып куйган идем) Х.Туфан белән без ана махсус барып бу юбилейны бик зурлап уздыру кирәген искәрткән илек. Ул бәндә, гадәтенчә, «ярый, уйлыйсы булыр* диде, берни дә хуплап әйтмәде Анын шулай салкын каршы алуынын сәбәбе булган. ӨКдә ул юбилейны уздырмаска уйлап куйганнар икән Мин моны каян беләм? Берничә көннән мин ӨКнын пропаганда сәркәгибе Вәлиевкә бардым Ул мина һөжүл елмаю белән сорау бирде
—Мин сезне әдәбият белән генә кызыксынасыз дип йөри идем Сез але сәяси мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәсез икән?
—Шулай дисезмени? Мәсәлән?
— Мәсәлән, кемнен юбилеен ничек уздырырга, кайчан уздырырга? Әйеме-’ Сезне андыйлар да кызыксындыра икән! Беләсезме, андый мәсьазаләрне башка оешмалар хәл итә бит!
12 июнь. 1992.
Яшәп яткан булабыз. Минем тормыш бик кысылды, тарайды Өйдән чыкмыйм диярлек Быел Аккош күленә дә бара алмадык. Көненә бер мәртәбә һавага чыгып өй тирәсендә йөреп керәм Жыелышларга йөрмим Союз дигәнебез таралып бара Мин никадәр көч куеп оештырган Аккош күле ижат йортын миллионерларга сатарга хәзерлек бара дип ишетәбез. Ә алар анда төнге ресторан ачарга ниятләнәләр, имеш Менә шундый хәлләр
Әгәр дә бу дөрес булып чыкса, безнең ин хормәтле язучыларыбыэ Ибраһим Газый, Хәсән Туфан һ.б изге ижат эшләре белән рухланып эшләгән, һәйбәт әсәрләр язган урыннарда төнге фәхешханә эшләячәк, мафиозлар эчеп, исереп төрле кабахәтлекләр зшләячәк. Котычкыч әшәкелек булачак бу Ана яшь миллионерлар кул суза, язучылар арасыннан аларга ярдәм итәргә җыенучылар бар
Бер утырышта мин шушы фикерне әйткәч, берәү беләсезме нәрсә диде (ә ул союзда эшли!)
—Аккош күленә бит беләсезме ничә миллион бирәчәкләр’ Нигә сез һаман да искечә фикер йөртәсез, нигә заманның үзгәргәнен аңларга теләмисез икән
Язучы исемен йөртүче шундый фикердә бит әле! Ягъни хәзерге заманда ин изге урынны да сатарга була, акчаны гына күбрәк бирсеннәр'
Акчага вөҗданнарын да сатарга әзер торалар Эшләр болай барса алла сакласын.
17 »Г)П. 1992.
Бүген иргә белән радиода Сара ханым Сааыйкованын Мостай шигыренә ижат ителгән .Өченче кон тоташ кар ива. дигән жырын бирделәр Гажәп тә үзснчәтсклс үтәкне өзүче мон белән сугарылган жыр Мин аны ничәнче тапкыр тыңлыйм инде Әмма ничә кәррә генә тыңламыйм, үзеннәнүзе күзләремә «шь китә С ара канымның талантының зурлыгына, анык кнн калачлы булуына му зыка белгечтәре әзе һаман ла тиешле бәясен биреп бетерә алганнары юк Саранын 6) жыры шигырьнен эчтәлегенә хас шуна муафыйк, шуны музыка теле белән әйтеп бирердәй мон таба белүе ягыннан үрнәк булырдай әсәр Бу жырга һич тә башка мутына, оашка мон табып булмас иде кебек Бу жыр .Галиябану, -С ибелә чәчәк-. -Рамай.. .Гәлжамал. кебек үк халыкның үзе белән бергә киләчәккә барачак
Әмма бу җырда Мостайнын .олкән абыйга, сүз уңаеннан бай. нен > зуы күкелне ранжетә. Сталин диган каһәр төшкән тиран заманында .интернаниализм. белән
безне шулкадәр агулаганнар, хәтта ана Мостай Кәрим кебек зур талант иясе дә әледән-әле мәдхия укымыйча булдыра алмаган. Хәзер менә бу безне хурландыра, бу ж.ырнын да беркадәр кыйммәтен киметә. Кайчан без һичбер шундый алдашуларга бирелмичә нәкъ үзебез теләгәнчә генә, намусыбыз кушканча гына, нәкъ үзебезчә, ата-баба мирасы кинәшенчә генә яши һәм ижат итә башларбыз икән?!
23 гыйнвар, 1993.
Бу арада көтелмәгән хәлләр булып алды бит әле. Хәер, минем өчен көтелмәгән үк түгел иде инде ул. Февраль ахрында мин шифаханәдә ятканда «Ватаным Татарстан» газетасы мине 1993ел Г.Тукай бүләгенә лаеклы кандидат итеп күтәреп чыккан. Мин аны соңыннан гына ишеттем. Мине элек елларда ике мәртәбә шулай тәкъдим итеп тә төрле сылтаулар табып төшереп калдырганнар иде инде. Ул вакытта мин ана гаҗәпләнмәдем Чөнки мина карата Өлкә комитетының пропаганда сәркятибе Морзаһит Вәлиев һәм анын ярдәмчеләре мине «астыртын милләтчеләр» төркемеңдә йөртәләр, аледән әле минем башыма сугып торалар иде. Мәсәлән, җитмешенче еллар башында минем «Азат хатын» журналында «Яхшы түгел» дигән хикәямне бастырган өчен Вәлиев журнал хезмәткәрләрен 6 айлык премиядән мәхрүм итте (70 ел, август), ә ялагайларның берсе Г.Минский мине һәм журналны милләтчелектә гаепләп бик зур мәкалә белән чыккан иде. Мин бу эшкә протест йөзеннән газетада мәкалә бастырырга җыенгач, Вәлиев партия исеменнән ул мәкаләне язудан тыйды.
Аннан сон да Вәлиев белән бәрелешләр булгалап торды.
Шул рәвешле мине ике мәртәбә исемлектән (Г.Тукай исемендәге бүләккә кандидатлыктан) төшереп калдырдылар.
Инде хәзер башка заман бит, үзгәреш заманы. Өлкә комитеты да, Вәлиев тә. анын яранныры да юк. Хәзер аларнын иярченнәре үзләренең ул вакыттагы гамәлләрен төрлечә тасвирлап, нигездә ул замандагы Өлкә комитеты секретарларын мактап, аларнын зур җитди хаталарын, татар халкын милләт буларак акрынлап юкка чыгару, «интернационаллаиггыру» юлы белән «дәү агай» эчендә эретеп бетерү сәясәтләрен аклап ялагай мәкаләләр белән чыгалар (К.Фасиевнын «Татарстан хәбәрләре» газетасындагы күп саннарга сузылган мәкаләсе, мәсәлән).
Теге елларда М.Вәлиев, гомумән Өлкә комитеты бирдермәде мина Тукай бүләген. Кызык, хәзер элекке Өлкә комитеты ролен кем башкарыр икән, бу юлы мина Г.Тукай бүләген бирмәскә нинди сәбәп табарлар икән? Шифаханәдә мин шулар хакында уйлаштыргаладым.
Ин беренче тәбрикләргә әлләни исем китмәде. Мина андый бүләкне бу юлы да бирмәячәкләренә мин инде тәмам ышанган идем. Шулай булып чыкты да.
Телефоннан иң беренче комментарий шулай булды: Газетада Г.Бәшировны Г.Тукай бүләгенә лаек булганы өчен түгел, бәлки Р.Мөхәммәдиевка каршы торырлык зур фигура булсын өчен Р.Мөхәммәдиевнен дошманнары күрсәткәннәр.
Ишетмәсән. ишет! Димәк, мин кемнеңдер кулында уенчык туп хезмәтен үтим икән. Гәрчә минем бу уенга һичбер катнашым булмаса да мин мона бик рәнҗедем. Бердән, шифаханәдә карчыгым белән икәүләшеп авырып ятабыз Шуның өстенә. нигә ул туп мин булырга тиеш, нигә икенче кеше түгел. Хәер, алай дисән, Р Мөхәммәдиевка көндәш булырдай кешеләр һәммәсе дә Тукай бүләген алып бетерделәр бит инде.
Ул көннәрдә Бөтентатар Иҗтимагый үзәгенең III корылтае эшли иде Г.Тукай бүләге комитетының карарында минем исемем булмау андагы делегатларда ризасызлык тудырган. Минем кандидатураны яклап Аксакаллар оешмасы рәисе Рәкыйп Хәбибуллин һәм җырчы Вафирә Гыйззәтуллина чыккан.
Шулай итеп, мин бик кыен хәлдә калдым. Комитет үз карарын үзгәртмәячәк, монысы көн кебек ачык Чөнки рәсми даирәләрнең БТИҮ карарын күрмәмешкә, ишетмәскә салынулары беренче генә түгел, мондый тупаслык күптән дәвам итә һәм, күрәсез, гадәти бер хәл дип санала торгандыр.
Мәсьәлә шулай «куера башлагач» югарыда дипломатия хәрәкәткә килде.
Беркөнне мин яткан палатага шифаханәнең баш табибе Иван Владимирович килеп керде.
—Сезгә делегация килә, кабул итәсезме?— ди бу.
Мин Союздан, Литфондтан киләләрдер дип уйлыйм бит инде
—Сез рөхсәт итәсез икән, мин баш өсте, рәхим итсеннәр,— дидем.
Кыскасы, һич көтелмәгәнчә булып чыкты Үзенен яраннары, фотографы һәм язучы Разил Вәлиев белән 5-6 кеше булып палатага Югары Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп керде. Халемне сорашты, берничә минут әдәбият һәм язучылар хакында сөйләшеп утырдык Әллә ничә мәртәбә фотога төшереп алдылар Күчтәнәч һәм берникадәр акча да бүләк итте.
Икенче көнне 19 мартта без шифаханәдән өйгә кайттык Тагын бер көннән «Ватаным Татарстан»нан тагын (мин өйдә югында) өч кешелек делегация килгән Кичен редактор М Әһлиуллин өйгә чылтыратты Алар миннән уйламыйчарак газетада минем кандидатураны күрсәтүләре өчен гафу үтенделәр Билгеле, мин аларны гафу иттем. Чөнки газета сотрудниклары бу уенда пешкалар гына иде
10 апрель, 1993.
Бүген минем туган көнем. Әни «син тан алдыннан тудын» дип әйтә торган иде.
Менә шул туган минутларым булгандыр инде, иргә уяндым—сәгать бишне сукты Тан алды була инде бу. Кояш 8 белән 9 арасында гына чыга
Нинди мин хәзер—93 яшьлек карт? Сәләмәтлегемнән зарланмыйм Хәер, бу яшьтә зарланырга да унайсыз инде. 93 ел буена гел хәрәкәттә булган, тормыш итәргә, халыкка һәм гаиләнә файдалы булырга омтылып яшәргә тырышкан бу бәдән, анын һәр әгъзасы 93 ел дәвамында тузмыйча, картаймыйча хәле юк Ун күзем хәзер. 93 яшькә кергәч, бөтенләй күрми башлаган икән, минем ана үпказәргә һич хакым юк. Мин аннан комсызлыгым, аңа игътибарлы булмавым өчен түбәнчелек белән гафу үтенергә тиешмен әле Чөнки мин 6-7 яшьтән шушы яшемә кадәр күзләремне ничек кенә, нинди шартларда гына укырга мәҗбүр итмәдем? Чыра яктысында, сукыр лампа, хәтта ай яктысында да! Мәсәлән, әти 1913 елда Казанга солы сатарга баргач алып кайткан «Әбугалисина» китабын мин, көн яктысын көтәргә түземлегем җитмичә, тәрәзә тобенә төшкән ай яктысында укып чыктым Шундый чакларда мондый чамасыз комсызлыктан никадәр күз нуры әрәмгә коелгандыр0!
Кичләрен йокларга яткач аякларым сыкрана икән, аларга да үпкәләргә хакым юк. Мин аларны 7-8 яшьлек сабый чагымда ук кадерләрен белмичә рәнҗетә башладым. Әле урамда кар эреп бетәр-бетмәс чакларда ук мәчет янындагы калку урында чыккан беренче балчыкка карлы-бозлы пычракны ерып беренче булып ялан тәпи барып басасы килә иде бит! Гражданнар сугышы елларында Тавриянын иксез-чиксез далаларында салкында, жил-давылда ертык ботинкалар белән көненә 60-70 чакрым араны җәяүләп узучы да шул ук аяклар иде бит'
7 I ыиниар. 1994.
Дмамы киләсе санда.

Реклама