КАВЫШТЫРАМ ДИГӘЧ КАВЫШТЫРАМ


Зифа ханым белән Халик бердәнбер уллары Мөхәммәтне Казан
каласының Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыткач. Югары Колмаер
авылында берничә ел элек кенә төзелгән мәчеткә имам итеп куюны бик мәслихәт гамәлгә санап, аны тормышка ашыруны үзләренә бурыч итеп
йөкләделәр.
Элекке тарих укытучысы Халик агай ислам дине тотуга ирек ачылгач, гарәп әлифбасын үзлегеннән өйрәнеп, намазлыкка басты. Дөрес, шәхси тормышының бик мәшәкатьле көннәрендә биш вакыт намаз укуны тулысынча үти алмады. Әмма яна мәчет төзелгәч, бер тапкыр да жомга намазын калдырмады. Алай гына да түгел, авыл халкы үтенече белән бәбиләргә исем кушу, никах уку, үлем-китем мәшәкатьләрен башкарды.
Әйе, яраткан улы Мөхәммәтне авылның имамы итеп күрергә бик тә теләде Халик. Шул жәһәтгән Мөхәммәтне машинасына утыртып, Казанга мөфти хәзрәт янына алып китте. Диния нәзарәтенә күчтәнәчкә бал, ярты сарык түшкәсе алырга да онытмады.
Чем-кара бәрхет түбәтәйле, сакал-мыеклы мөфти хәзрәт Мөхәммәтнен мәдрәсә биргән таныкламасын карап, анын белән әнгәмә коргач, Югары Колмаер авылы имамы вазифасына билгеләнүе турында язма фәрманны яшь имамның кулына бирде һәм ихластан тәбрик итеп, кулын кысты.
Менә бүген авылнын мәһабәт бинасы—мәчеткә Ураза һәм Корбан бәйрәме Гаетләреннән өстен жомга намазына авыл картлары җыелды. Ак яулыклы әбиләр дә бар иде. Бизәкле, йомшак келәмнәр жәелгән мәчетнен эче якты һәм бик күркәм.
Халик агай мәчет картларын һәм әбиләрне сәламләгәч, мөнбәр кырына басып Диния нәзарәтенең фәрманын укыгач, улы Мөхәммәт мөнбәргә
басты.
Сәлах ШӘРИПОВ (1928)—прозаик: * Мәхәббәт хакына», *Кеше булырга кирәк» Һ.6. китаплар авторы. Бөгелмәдә яши.
Дулкынланудан йөзе кызарган яшь хәзрәт биш вакыт намазнын әһәмияте турында аңлаткач, шундук кыйблага карал, күнелгә ятышлы мәкам, моңлы тавыш белән: «Ашгаһу әкбәр»,—дип азан әйтә башлады, кирәкле урында ижекләрне сузып, намаз укучыларның калебләрен әсир илте
Айлар сизелмичә уза торды. Мөхәммәтнен туган авылында имам вазифаларын үти башлаганына ел ярым вакыт үтеп тә киткән Зифа ханымнын һәм Халик агайнын егерме дүрт яше тулган Мөхәммәтне бик тә башлы-күзле итәселәре килә. Тик менә, ни хикмәттер, улларынын өйләнү турында бер авыз сүз әйткәне юк.
Мәчеткә җомга намазына йөрүчеләрнең артуы, бигрәк тә бу изге гамәлгә яшьләрнең тартылуы Мөхәммәткә абруй китерде. Бу хәл. ягъни авылда ислам динен хөрмәт итүчеләрнең күбәюе. Мөхәммәтнен үз вазифасын ихластан үтәве әти-әнисенен күңелләренә канәгатьләнү һәм сөенү хисләре өсти иде Шулай беркөнне Мөхәммәт өйлә намазыннан кайтып, чәй табынына утыргач, әнисе йомшак кына итеп сүз башлады
—Улым, нинди уйлар кичереп йөрисен? Безнен авыл зур гына, кызларның төрлесе бар. берәрсенә күзен төшмәдеме әле? Бездә урта мәктәп бит, укытучы кызлар арасында кияүгә чыкмаганнары да бар ич. шулар арасында күнеленә ошаганнары юкмы9
Сораулардан Мохәммәтнен күнеле кителмәде. Газиз ананын кайгыртучанлыгын ихластан кабул итте ул. Бераз уйланып торгач, кадерлесенен мөлдерәгән күзләренә карап
—Их. әни. син беләсен бет. мин күп вакытымны мәчеттә уздырам Чыңзап әйткәндә, бүгенге укытучы кызларның холык-фигыльләрен белмим Тора салып кына кызлар белән танышу өчен мәктәпкә бара алмыйм,—диде —Ярар, анысы шулай да булсын ди. улым Ә нигә клубка, яшьләрнең дискотека кичәләренә бармыйсын9 Кызлар шул кичәләрдә егетләр белән бергә биеп, танышып кияүгә чыгалар бит!
—Соң әни,—диде Мөхәммәт, амин тотып, ризыклар өчен рәхмәт әйткәч —Мин авылнын имамы булган килеш клубка барып шул үсмер кызлар янында кыйшан-мыйшан килеп, сикергәләп йөримме инде9!
Зифа ханымга улының үзенең шәхси тормышына битараф кылануы ошап житмәде. Ике арада дәвам иткән фикер алышуны сузарга теләде һәм күңеленә килгән әйтемне улына җиткерүне зарур санады
—Аллаһы каршында сынатма, үзенне дә онытма дигән безнен бабайлар
Бу әйтемне беренче тапкыр ишеткән Мөхәммәт әнисе каршында сәерсенеп калды
— Безнен татар халкында менә болай да дип әйтәләр, улым «Егет кеше телле булсын—сөйләнсен, вакытында өйләнсен» Монысы бигрәк тә сина кагыла инде. Син бу әйтемгә карата менә болаерак жавап бирергә тиеш идең: «Вәгазьләрем бик күркәм, тик өйләнергә куркам»
Мөхәммәт, әнисенең тапкыр сүзләрен ишеткәч, кычкырып көлде. Утыз елга якын мәктәптә татар теле һәм әләбияты укыткан Зифа чаным мәкаль, әйтемнәрнең күбесен күнелдән белә. Кирәкле очракта тормышта килеп туган хәлгә карата шул минутта ук мәгънәле гыйбарәне уйлап җиткерә һәм чатнатып әйтеп өлгерә
Кавыштыру—изге гамәл, ди яучы карчык Халисә Югары Колмаерда гына түгел, якын-тирә авылларда егетләрне, кыхтарны. буйдак ирләрне.
ялгыз хатыннарны кавыштырып, пар канатлы итүне изге гамәл дип
саный ул.
Мөхәммәтнең дә өйләнергә тиешле егет икәнен белә Халисә әби, ләкин авыл имамының дәрәжәсе олы, ул минем ярдәмгә мохтаҗ түгелдер дип фараз итә.
Көннәр көзгә авышып, «Әбиләр чуагы» көннәренен берсендә Халисә түти Зифа ханымнын бертуган апасы белән кибеттән бергә кайттылар. Сүзгә сүз ялганып, сөйләшеп барганда Ниса әби сенлесе Зифанын уллары Мөхәммәтне бик өйләндерәсе килүен, тик яшь имамнын авыл кызларына күз салмавын сиздерде.
Халисә әби бу турыда төпченүне кирәк санамады, әмма әлеге хәбәрне күңел түренә салып куйды.
Халисә әби мин яучы дип кычкырып йөрмәде. Әмма егетләрне, кызларны кавыштыру мәшәкатьләрен минем гамәлләрем дип, ихлас күнелдән ун елга якын башкарды. Җитешкәндә намаз укып, мәчеткә йөрүе, әбиләр мәҗлесендә вәгазьләр сөйләп, Коръән укып, абруй казанган карчык иде. Авылдашлары арасында ул—тел остасы.
Халисә карчык Мөхәммәткә кәләш кирәклеген аңлагач, гел шул турыда уйлады. Намаз укыганда, әттәхийәткә утыргач, үч иткәндәй озын чапанлы, ак түбәтәйле Мөхәммәт мулла күз алдына килә дә, әйтәсе сүзләрен оныттыра. Шундук «Әстәгъфирулла!»ны кабатлап, Аллаһының кичерүен теләгәч, «Әт-тәхиййәтү лилләһи» дип доганы кабаттан укый башлый.
Югары Колмаер авылында яшәүче барлык гаиләләрне Халисә әби биш бармагы кебек белә. Ә инде кыз-кыркын, егет-җиләннәрне әйткән дә юк. Авылдагы кызларны исемнәре һәм җисемнәре белән күнеле аша кичергәч: «Юк,—диде Халисә карчык.—Авылыбызда Мөхәммәт имамга тин булырлык кыз юк икән. Юк икән, юк инде!» Ризасызлыгы йөзенә чыккан яучы әби чиләктәге чишмә суын чәйнегенә салып, газ плитәсенә куйды.
Өметсезлеккә, күнел төшенкелегенә бирелеп, уйланып утырганда Түбән Колмаер авылы Халисә әбинең күз алдына килде. Әйе, бу авылны Халисә карчык яхшы белә, монда аның олы кызы Сания гаиләсе белән гомер итә. Күмәк хуҗалыкның сыер фермасы биредә урнашкан. Димәк, сыер савучы кызлар шактый булырга тиеш. Халисә түти үзенең дөрес фикерләвен белгәч, рәхәт итеп елмайды, көлеп җибәрде. Бара кызы янына, әбәзәтелне бара. Кич булганчы вакыт бар. Аллага шөкер әле, аяклары җитез атлый, карангы төшкәнче барып та җитәр.
Алдан фикерләп, ниятләп, яучы түти сүзен сүз итә белә иде. Кызына күчтәнәчкә дигән җир җиләге кайнатмасын сумкасына салып Халисә карчык җил-җил Түбән Колмаерга атлады. Өмет итсә дә юл уңаена баручы машина очрамады. Көзге көн кыска, авылга кергәндә кайбер өйләрдә ут алынган иде. Сания фермадан кайтып җитмәгән, оныгы Гөлзар әбисен кочаклап каршы алды. .
Бераздан Сания дә кайтып җитте. Табын артына утырып, хәл-әхвәлләр белән танышуга, Халисә түти үзен борчыган уй-фикерләрен кызына сөйләде. Яучы әбинен ачыктан-ачык итеп: «Авылыбызның яшь имамы Мөхәммәткә кәләш эзлим»,—дигәне унынчы сыйныфта укучы Гөлзарда кызыксыну уятты һәм ул күңеленнән генә: «Кайсы кызга эләгер икән бу бәхет»,—дип көнләшеп тә куйды. Сания дә әнисе кебек турыдан-туры, тормышта ничек бар, шулай итеп анлатуны зарур күрде.
—Безнең сыер фермасында кызлар хисабында йөрүчеләр күп күплеккә, исемнәрен әйтеп тормыйм. Шуларнын берсе йөргән егетеннән алданып
калды. Бу хәлдән сон кияүгә чыгып булмас инде дип. бик пошаманда йөри. Уйнашны никах төзәтә диюләре дөрестер дә. тик яхшы егетләр аяк астында ятмый шул.
Чәй эчүдән туктап, кызынын сүзләрен игътибар белән тынлады Халисә әби. Сания тәмләп сөйләвен дәвам итте
—Бер кызыбыз алдынгы сыер савучы иде. Күрше авылга килен булып төшкәч, каенанасы белән килешә алмыйча, ике яшьлек баласын алып, әти- әнисе янына кире кайтты. Кискән икмәк кире ябышмый диләр бит бездә. Ата-анасы кызларынын сабые белән аерылып кайтуына риза булмады. Кодагыйлары җитмеш яшькә житкән бит инде, фани дөньядан китәргә дә күп калмагандыр... Түзәргә кирәк иде дә бит, булмады шул. Борынгылар әйткәнчә, атта да. тәртәдә дә булгандыр инде. Ярый әле аерылып кайткан килен декрет ялына чыккан яшь хатын урынында сыер сава башлады. Ире үзен бик яраткан да бит. мәми авыз булгач, әнисенен сүзен тынлап, алма кебек хатынынын кадерен белмәгән Син. әни. четерекле вазифага алынгансын. Хәзерге заманда яшьләрне кавыштыру кыен гамәл дип әйтимме?. Шулай да сезнең авыл имамына безнен авылнын шәфкать туташы пар килер кебек. Гөлфия исемле ул, үзе чибәр, үзе акыллы, бик мәгънәле кыз!
Саниянен шәфкать туташына карата әйтелгән фикере Халисә әбинен йөрәгенә сары май булып ятты
Әнисе белән генә яшәгән Гөлфияләрнен өйләре ерак түгел икән Исәнләшеп, өй хөрмәтенә багышлап дога кылгач, хужабикә чәй өстәле хәстәрләргә керешмәкче иде. Халисә әби: «Мәшәкатьләнмә, зинһар, кызынны гына күрергә килдек»,—дип. анын тәкъдименә каршы төште.
Өстәл башында чәчәкле халаттан китап укып утыручы, кара чәч толымнарын инбашына үреп салган мөлаем, сөйкемле кызны күргәч, яучы әби аһ итте. Чибәр кызга күзе тиюдән куркып Халисә түти игътибарын тиз генә Гөлфиянен әнисенә юнәлтте. Мәдинә ханым ике ел элек ире Гарифнын йөрәк чиреннән вафат булуын сөйләп, күз яшьләрен сөртте. Халисә әбинен тормыш хәлләрен сорашты.
Халисә карчык, гадәттәгечә, озын-озак сузмыйча, уй-фикерсн кичекмәстән аңлатуны кирәк санады
Безнен Югары Колмаер авылында Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган яшь егет имам вазифасын башкара. Ул эшли башлагач мәчеткә йөрүчеләр саны артты. Зыялы, инсафлы, күркәм холыклы егет Әти-әниләре улларынын вакытында өйләнүен мәгъкуль күрә.
Мәдинә ханым кызына күз төшереп алгач
—Житкән кызны башлы-күзле итү ана-ананын изге гамәле. Халисә апа. әтисе вафат булгач, бу җаваплы бурычнын мина йөкләнүен яхшы анлыйм Кызым Гөлфиянең пешкән алма мисалында булуын күреп торасын, егерме бер яшен тутырды быел. Медицина училишесын тәмамлагач, югары белем алу нияте белән институтка барган иде дә. имтиханнарын бирә алмады шул Хәзер менә авылда фельдшер булып эшли
Гөлфиягә әнисенен әйткән сүзләре ошамады һәм ул ашыгып
—Әни. син имтихан бирә алмады дип әйтәсең. Мин керү имтиханнарын әйбәт тапшырдым, конкурстан гына уза алмадым бит —диде
— Гөлфия кызым, институтка үтмәдем дип бер дә хәсрәтләнмә.—диде Халисә —Син хәзер, үзебезчә әйткәндә, авыл духтыры Ә менә балигъ булган кызмын вакытында кияүгә чынап, сәлам.н бәбәйләр 1лб\ы бик күркәм гамәл. Яшь чакта акыллы, абруйлы егеткә кияүгә чыгу азы бәхет бит ул!
—Бер дә күрмәгән, таныш булмаган егеткә кияүгә чыгуны күз алдыма да китерә алмыйм, Халисә әби.
Мәдинә кызынын тискәрелегенә битараф кала алмады.
—Кызым, син Халисә түтинең тәкъдименә кырт итеп каршы килмә
әле.
—Әйе, әниен бик дөрес әйтә, Гөлфия. Элек безнен татар гаиләләрендә үскән егетләр яучылар тәкъдимен хуплап, ата-аналарынын фатихасы белән тормыш корганнар һәм сәламәт балалар тәрбияләп үстергәннәр. «Никах укылганнан соң гына егет белән кыз арасында чын мәхәббәт барлыкка килә»,—дигәннәр безнен бабайлар.
Шул мизгелдә яучы карчык сумкасыннан Мөхәммәтнең фоторәсемен алып Гөлфия кулына тоттырды. Кыз түбәтәй кигән, көлемсерәп карап торучы егет сурәтеннән озак кына күзен алмады. Анын йөзе күрәләтә алсуланды, керфекләре аша ниндидер серлелек сирпелгән кебек булды. Сизгер күңелле Халисә карчык егетнең Гөлфиягә ошавын сизеп алды.
Яучы карчык Халисәне озатып кергәч тә ана белән кыз арасында фикер алышу имам егет Мөхәммәт, аңа кияүгә чыгу, әлеге гамәлнең мәшәкатьләре турында барды. Йокларга яткач та күзләренә йокы кермәде Фикерләре тәнгәл килеп, ризалашкан кебек булдылар. Берничә минут узуга, Гөлфия тагын шушы мәсьәләдә уйларын икенче төрле итеп, кире сукалап сөйли башлады: «Их, әни! Нигә мина тыныч көннәремнең рәхәтлеген югалтырга, хәзерге заманда кайсы кыз саф килеш кияүгә чыгып рәхәт күргән?! Гомере буена мине яратучы, кадеремне белүче, чын мәгънәдә акыллы, сөйкемле, кайгыртучан ирем булачагына ышанмыйм мин» Шулай диюгә, күзләренә тулган мөлдерәмә яшьләре янаклары буйлап ага башлады... Мин авылдашларымны булдыра алган кадәр дәвалап, күпме рәхмәт ишеттем Аларнын ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре минем хезмәтемә дәрт өсти. Мин үземне авылда кирәкле кешегә санап, күтәренке күңел белән яши идем. Каян килеп чыкты бу яучы карчык, нигә кирәк иде анын, кияүгә чык дип, мине бөтенләй белмәгән кешегә—Мөхәммәткә димләп йөрүе?!
Мәдинә ханым кунаклар киләсен белә иде, шуна күрә иртәрәк торып өен җыештырды. Яшькелт күлмәген киеп, башына мөселманча итеп ак яулыгын бәйләгәч, көзге каршына килде. Көзгедән елмаеп карап торучы мөлаем йөзле ханымны күргәч: «Йә, Хода, мин үзем дә кияүгә чыгып яшәрлек хатын икәнмен,—дип, үз-үзенә сокланды.—Нишләмәк кирәк, яраткан ирем янында гомерем буе пар канатлар булып яшәргә насыйп булмады шул...*
Мәдинәнен ирексездән күнеле тулды, яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Нәкъ шул мизгелдә ул ишек шакыган тавыш ишетте, тиз генә күз яшьләрен сөртеп, йөзенә елмаю билгеләре чыгарып, ишеккә таба атлады.
—Хуш киләсез, кунаклар!
Иң алдан өйгә Халик агай, анын артыннан кәләпүшен кырын салып төз гәүдәле, кара костюмлы Мөхәммәт имам килеп керде. Барысы да утырышкач, Халик агай: «Ягез, йортка дога кылыйк»,—дип, кулларын күтәрде. Хәл-әхвәл сорашты:
—Кая сон, булачак киленебез өйдә юкмыни?
—Кызым Гөлфия эшендә иде, хәзер кайтып житәр.
—Ярар, хуп, алайса.
Халик күз карашын тагын Мәдинәгә юнәлтте. «Кодагый үзе дә чибәрлеген җуймаган әле, әнисенә караганда, кызы бик чибәрдер инде»,— дип фаразлады ул.
Мәдинә ханым коймак пешереп, суынмаслык итеп каплап куйган иде.
тиз генә табын хәстәрләргә кереште
Ул арада Гөлфия дә кайтып житте, җылы итеп исәнләштеләр. Халик та, Мөхәммәт тә кызнын чибәрлегенә сокланып карадылар.
Халик агай, тукталып бер Мөхәммәткә, бер Гөлфиягә күз салгач, канәгатьләнү хисләре кичерде.
—Карап-карап торам да, сокланып туймаслык, бигрәк пар килгәнсез! Аллаһы Тәгалә сезне күз тиюдән сакласын инде Гөлфия сенел, мин сина кызым дип дәшәрмен инде. Улым Мөхәммәткә—хәләл жефет, карчыгым Зифа белән мина килен булып кидерсен дип ышанам.
Гөлфиянен җавабы әзер иде
—Мин ризалык бирмәдем бит әле. Мөхәммәтне беренче тапкыр гына күрүем һәм ана кияүгә чыгам дип авыз тутырып әйтмәдем дә.
—Син бер дә икеләнмә, кызым,—дип кичекмичә жавап кайтарырга ашыкты Халик агай.
Кызнын алсу йөзе, серле күз карашы әле монынчы кызлар белән танышып йөрмәгән Мөхәммәтне үзенә әсир итте Гөлфиянен күнеленә хуш килердәй сүзләр әйтергә кирәк иде Мөхәммәткә һәм ул тыйнак кына елмаеп: «Ялыну—егетләр гамәле, назлану—кызлар сыйфаты*,—диде
Шул мизгелдә Мөхәммәткә кызнын озын керфекләре аша ярату хисләре бөркелгән кебек тоелды.
Гөлфия, тынлыкны артык озакка сузмыйча, яучыны да, ата-аналарны да канәгатьләндерерлек тәкъдим әйтте:
—Әйдә, Мөхәммәт, урам әйләнеп керик, бәлки клубка ук барып житәрбез,—дип, икеләнерлек урын калдырмыйча, егетне култыклап ук алып чыгып китте.
Өлкәннәр олы самавырлы табын артында калды

Реклама