Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ


IОЛЕНИЩЕВ-КУТУЗОВЛАР. Шулай ук бәхәсле фамилия, чөнки рәсми шәжәрәдә
(ОГДР II. 31) аларнын нәсел башы баһадир Гавриланын «немецлардан» булып,
Александр Нсвский ягына күчүе турында әйтелгән Шушы Тавридадан туган малайнын
оныгы Федор Александрович Кутуадан Кутузовлар нәселе, ә Василий Голенише
кушаматлы малае Кутуз Анании Атександровичтан Голенише агар нәселе башлана.
Нәселләрен берләштереп. Голенишсв-Кутузов фамилиясен атганнар Андрей
Михайлович Голенишев-Кугузовнын кызы чукынганда Симеон Бикбулатовнч (к.)
исеме бирелгән Казаннын сонгы патшасынын хатыны була. С.Б. Веселовский (1969.
430-432) бу шәжәрәгә шик белән карый һәм А А Зимин (1980. 156) белән бергәләп,
Голенишев-Кутузовлар нәселе соңрак, «немеи-лар белән дә. Урда белән лә
бәйләнешсез барлыкка килгән дип уйлыйлар Атар уенча. Кутузовларнын нәсел
башы—Федор Кутуз XIV йөзнен сонгы. XV йөзнен беренче чирегендә, ә
Голенищснларнын нәсел башы—Ананиинын улы. Федор Кутузнын знесс. Новгородлы
Прокшанын оныгы Василий Голенише XV йөзмен икенче яртысында яшәгән булырга
тиеш. Н. А. Баскаков (1979. 92-93) Кутузов дигән фамилиянен төрки (төрки болгар»
кутуз-кутур «котырган» сүзенә нигепәнеп ясалган дигән фикерне әйтә Нәселмен
тагын да элегрәк болгар ыруыннан XIII йөзнен 30-40 елларында, монгол явыннан
куркып. Александр Невскийга качучылардан булуы момкнн
ГОЛИЦЫННАР. Бу да бәхәсле, нәсел башы төрлечә аңлатылган фамилия I
Литванын Боек кенәзе Гедиминнын (Едишн?) улы. анын улы Наримонгиын
(Нариман?) «Булгак» кушаматлы оныгы Голицыдан башлана (ОГДР I. 2). 2.1514 1552
елларда поляк-литва әсирлегендә жәфа чиккән кенәз Булгаков Гатниыдан (БК I 181.
Зимин 1980. 30). 3. 1558 елда үлгән Михаил Иванович Голииа Куракнннан (
Веселовский 1974. 82) 4 Литванын Боек кенәзе Гедиминнын улы Патрнкай
Наримонтоничнын оныгы. Иван Булгакнын малае Михаил Голишиан (Веселовский
1969. 69. 89); Хованскийлар һәм Корецкийлар белән тугандашлар Дүрт фикердә дә.
төркиләр белән бәйләнешле кушаматлар Булгак. Едеман. Нариман. Курака булганга. Н
А Баскаков (1979. 47-48) фикеренә кушылып. Голицыннарның төркиләрдән
чыкканлыгын кабул итәргә момкнн Бәлкем алар монгол явыннан куркын, башта
Литвага качкан, аннан сон Руська чыккан болгарлар булгандыр XVII-XVI11 йөзләрдә
яшәгән бу кәсе 1 кеше (эренен (кгнн тормышы И к Казан белән бәйләнештә үткән
Голицын Борис Александрович 1683 1713 елларда Казан Приказын житәкләгән. ягъни
Идел буснын кдарәчссе булган. Голицын Василий Васильевич 1610-1613 елдагы
вакыйгаларда катнашып Россия тәхетен дәгъва игүчеләрнен берсе була.
Нәселләреннән соныннан кенәпәр. сенаторлар, галимнәр, хәрбиләр чыккан (ЭС 1987.
317)
Дмшмы Башы 2009 елның 5нч<* санында
ГОРЧАКОВЛАР. Кенәзләр, 1539 елдан дворяннар. Кенәз Мстислав Карачевскийнын
(к.) оныгы Горчактан башлана. Ана Карачев шәһәре бүләк ителгән була. Кенәз Петр
Иванович Горчаков 1570 елдан бояр баласы итеп язылган (ОГДР V, 1) Н А. Баскаков
(1979, 162-163) Карачев (карачы «караучы, ышанычлы хезмәтче») белән Горчакнын
(курчактан) төрки сүзеннән ясалу мөмкинлеген әйтә.
ДЕРЖАВИННАР. Олы Урдадан Бөек кенәз Василий Васильевичка хезмәткә чыккан
Абраһим — Ибраһим морза оныгы, Дмитрий Нарбекнын малае Держава Алексейдән
(ОГДР V, 38). ОГДРда (V, 38; IV, 45) Державиннарның Нарбековлар һәм Теглевлар (к.)
белән туган булганлыклары да язылган. 1481 елда Державин Филя исемле сәүдәгәр дә
теркәлгән (Веселовский 1974, 95). 1743 елда Казан тирәсендә туган бөек Гавриил
Романович Державин да шушы нәселдән.
ДОЛГОВО-САБУРОВЛАР. ОГДРда (II, 32) түбәндәгеләр язылган: «Долгов-
Сабуровларнын нәселе Олы Урдадан Бөек кенәз Александр Невскийга күченгән Атун
морза Андановичтан башлана. Ул чукынганда Борис дип аталып. Бөек кенәздә боярлар
рәтендә иде. Шушы Борисның туруны1 Федор Матвеевич Сабур булып, шунын нәселе—
Долгов-Сабуровлар». Атунньт борынгы төрки айдун «яктылык, балкыш» сүзеннән.
Анданнын төрки-фарсы андамлы «төз» сүзенән, Сабур ~ Сабыр— гарәп-мөселман сабур
«түземле» һәм — Алланын эпитетларыннан берсе —сүзеннән (Гафуров 1987, 184)
ясалган фамилияләр һәм исемнәр нәселнен төрки-урда чыгышлы икәнлеген раслый.
1538 елда Ярославль шәһәрендә Долгов-Сабуров Иван Шемяка фамилияле шәһәр
приказчигы теркәлгән (Веселовский 1974, 98). Исемнәренә һәм күченү вакытларына
караганда, Долгов-Сабуровлар монгол явы вакытындагы болгар качаклары булулары
мөмкин.
ЕЛЧИННАР-ЕЛЦИННАР. XVI-XVII йөзләрдән дворяннар Урла кешесе Елчыдан
башлана (БК II, 230). Ельчин Иван 1609 елда Мәскәүдә дьяк буларак телгә алына
(Веселовский 1974, 108). Фамилия төрки елчы «хәбәрче» сүзеннән ясалган. Елчин
фамилиясенең Елцин (Ельцин) фамилиясенә күчүе ихтимал
ЕПАНЧИННАР. Легендар Кобыла (к. Кобылиннар, Колычевлар һ.б.) турунының,
малае, Замятна кушаматлы Семен Еланчадан (Зимин 1980. 180) 1578 елгы Писцовый
кенәгәдә Коломна өязендә Улан Епанчин биләмәсе теркәлгән (Веселовский 1969. 242).
Нигезләрендә төрки сүзләр (еланча—югарыда кара. Улан—төрки улан/углан «ул»)
яткан исем белән фамилия Епанчиннарның ике нәселенең дә төркиләр икәнлегенә шик
калдырмый.
ЕПИШЕВЛАР. 1540 елда рус хезмәтенә күчкән һәм хезмәткә Тверьга билгеләнгән
Киринбей Епиштан. Шунда ук тагын бер Епиш Кытай Иванович телгә алына
(Веселовский 1974, 109) Фамилия һәм исемнәрнен нигезендә төрки сүзләр ята: епиш
«ябыш —япыш» сүзеннәндер; Киринбей— «читтәге кенәз, бәй». Кытай—«кытай//
катай» башкорт-кыпчак нәселе атамасы.
ЖДАНОВЛАР. Ждановларның нәсел башы XIV йөз ахырында Алтын Урдадан
Дмитрий Иванович Донскойга килгән Ослан (Арслан) морза турунына барып тоташа
(ОГДР V, 29; БК II. 238). Ждан, Ждановлар кушаматлары XV-XVII йөзләрдә Русьта кин
таралган булган (Веселовский 1974, 111): Ждан Вешняков—1551 елда Псков
помешигы; 1575 елда Ждан Квашнин, 1605 елда Ждан-Ермила Семенович Вельяминов
Свияжскига сөргенгә жибәрелгән (Веселовский 1969, 193, 197. 264); 1668 елда Ждан
Игнатьев—Казанда кибетләр хужасы Н. А. Баскаков (1979, 150) фикеренчә, «Ждан»
кушаматы төрки-фарсы видждан «диндар, ялкынлы сөяркә» сүзеннән ясалган булырга
мөмкин
Дәвамы киләсе саннарда.