Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 120 ел


XX йөз башы танылган татар шагыйре, тәржемәче, жәмәгать эшлеклесе Сәгыйть
Сүнчәләй 1888 елның 2 августында Саратов губернасы Хвалын өязе Иске Моастак
авылында туа. 1891 елда әтисе Хәмидулла агай ачлык газабыннан котылу нияте белән
гаиләсен Әстерхан шәһәренә алып китә. Сәгыйть башта «Ваһһабия» мәдрәсәсендә
укый, аны тәмамлагач ике ел балалар укыта. 1907 елда ул Казанга килә, абыйсы Шәриф
артыннан Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Ләкин матди хәлнен авыр
булуы укуны тәмамларга мөмкинлек бирми. 1909 елда абыйсы белән икәүләп алар
Пермь губернасы Оса өязендәге Сараш авылынын дүрт сыйныфлы земство мәктәбендә
укыта башлыйлар. Сүнчәләйнен әдәбиятка килүе шуннан. Гомумән, 1909-1915
еллар—аның ижатынын ин актив чоры. Шигырьләрен ул елларда чыгып килгән
күпсанлы татар газета һәм журналларында бастыра 1913 елда беренче җыентыгы да
дөнья күрә (соңгысы —1929 елда). 1915 елда ул Уфага күчеп килә, шәһәр
китапханәсенең татар бүлегендә мөдир вазифасын башкара. «Авыл халкы». «Көрәш-
газета редакцияләрендә эшли. 1919 елда ул кабат Казанга килә, партиягә керә һәм үзәк
органнарның кушуы буенча Кырымга агитацион эшкә җибәрелә, вакыйгалар
катлаулангач. Төркия аркылы качып. Мәскәүгә кайта. 1921-1922 елларда Кырым
АССРда Милләтләр эше халык комиссариаты вәкиле сыйфатында эшли, 1923-1924
елларда коллегия әгъзасы. 1925 елда Башкортстан АССРның Укыту-агарту халык
комиссариатының сәнгать бүлеген җитәкли. 1926- 27 елларда СССР Тышкы эшләр
халык комиссариатының Измир шәһәрендәге (Төркия) генераль консуллыгында
тәржемәче булып эшли. 1927 елда Уфага кайта. 1928 елда Казанга килә.
«Контрреволюцион солтангалиевчелектә" гаепләп, аны 1929 елның 28 февралендә
кулга алалар, 1931 елда ун елга хөкем итәләр һәм Соловкига җибәрәләр. 1937 елнын 9
октябрендә шагыйрь атып үтерелә
Романтик ижатынын төп темалары арасында—ватан («Йиргә», «Туган ил»), милләт
(«Агиев турында», «Шагыйрьгә мәктүб»), инкыйлаб («Октябрь». Инкыйлаб вә син»),
сәнгать («Операда». «Бер көй»), табигать («Чәнечкеле чәчкә». -Кышын»), мәхәббәт
(«Татар кызына», «Ямь»), Сүнчәләйнең яхшылык-яманлык. гомер-үлем.
мәхәббәт-нәфрәт турында язган шигырьләрен лирик көндәлеккә тиңләп була. Берничә
шигыре һәм истәлеге Тукайга багышланган, сакланып калган хатлары да ул чорны күз
алдына китерер өчен бер чыганак булып тора. Бөек шагыйрь белән өч ел буенча дәвам
иткән дуслык эзсез калмый: Тукай ана үзенен киңәшләрен бирә, тәрҗемәләрен
төзәткәләп матбугатта бастырып чыгара. Шигырьләреннән тыш Сүнчәләйнен
мәкаләләре, хикәяләре һәм пьесалары да бар. Тәржемә өлкәсендә дә үз эзен калдыра
шагыйрь. Ул тәржемә иткән авторлар арасында Байрон («Щильон тоткыны»), Гейне
(«Әлмансур»), Гете, Гюго, Жуковский. Пушкин. Лермонтов. Некрасов. Тургенев, Крылов.
Шевченко, Майков. Никитин. Надсон һ.б. 1958 елдан соң гына Сүнчәләйнең иҗатын
татар халкына кайтару мөмкинлеге туа. 1961 елда аның “Сайланма әсәрләре” дөнья
күрә. 2005 елда "Әсәрләр һәм хатлар”ы басылып чыга.

Реклама