МЕҢӘР ЯФРАК—УРМАН КҮЗЛӘРЕ...


Яшәү тамыры
Әй син. Вакыт!
Көзләр җибәрдем дә Җәйне кудым, диеп алданма...
Кышны кичеп чыккан бөреләргә Яфрак җебе килеп ялгана.
Болын. Урман.
Җирдә—чәчәк туе.
Юкәләрдән татлы бал тама.
Яшәрсен дип, Җирнең күкрәгенә Яңгыр җебе килеп ялгана.
Ак мендәрдә ап-ак сабый бала,
Ике бите—гүя тулган ай.
Буыннардан буыннарга күчеп,
Гомер җебе шулай ялгана.
...Хыял күкләрендә йолдыз яна,
Ямь биреп тә, яшәр гамь биреп.
Бу дөньяда—таулар гына түгел,
Хәтта... үләннәр дә мәңгелек!
Туй
Кыз һәм егет мәхәббәте—
Урал тавы чаклыдыр.
Кәләшнең ак пәрәнҗәсе Күз тиюдән саклыйдыр.
Рашат НИЗАМИ (1950) — шагыйрь, прозаик, публицист; «Йолдыз яңгыры», «Кызыл җәй», «Җыр һәм мылтык» исемле (композитор Ф Яруллин турында) Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши.
Урам буйлап әллә атлар,
Әллә туй үзе чаба?
Тел шартлатып кала ирләр: «Килен чибәр, ничава!»
Гармун өсләренә менеп Биеште стаканнар.
Теләкләр, шампан шәрабе Ташыды тустаганнан.
Хисләр дә ташый, түгелә Җиде йолдыз чатына,— Җырга һәм тостка уралып. Табын таган атына...
Ниләр посып ята икән Кызның мендәр астында? Кыштырдый ефәк чыбылдык... Атла, егет, тартынма!
Офыкта таң көлемсери,
Туй табыны бушаган.
Дөнья бүген яшь парларның Хөҗрәсенә охшаган!
Урман күзләре
Урманыма керсәм, зреп китәм:
Анда—шатлык, бәхет, сәгадәт!
Учак ягам...
Бик борынгы бабамнардан Каныбызга сеңгән бу гадәт.
Яшел урман—гигант һәйкәл бит ул. Буыннардан күчә буынга.
Менә мин дә кыйсса языйм әле Үзебезнең урман турында.
Җиләкләре—бала чага өчен.
Печән дисәк, безгә—ирләргә;
Пакус арты пакус каезлыйбыз Бата-чума кара тирләргә.
Елан күзен күрдем...
Ә чынлыкта
Күрдем кебек урман күзләрен.
Тере урман җырын аңлатырга Каян табыйм шигъри сүзләрем?
Яшь куаклар, яшь наратлар үсә Ромашкалар белән янәшә.
Бер берсенә алар, туганнарча: «Исәнме?»—дип сөеп эндәшә.
Чикерткәләр, ярый, бик тә юаш. Черки кигәвеннәр бик усал:
Тешләшәләр—
Ял итәргә диеп
Пакус өсләренә син аусаң.
Калкып-балкып чыга чүмәләләр— Туган якның нәни вулканы.
Чалгы узып киткән сызмаларда Ишетелә
Үлән тамырлары типкәне.
Чишмәләрне инде әйткән дә юк. Меңәр яфрак—урман күзләре.
Каен тузларында—кемнең шулай Ап-ак кына әйтер сүзләре?..
Әй, сеңел!..
Айкады күңелне бу сурәт:
Кырауга эләккән сиреньдәй,— Нәрсәдер пышылдый, ялвара Мәсхәрә ителгән иреннәр...
Ак-кара буталган. Кайда соң Язларны китергән җыр назы? Жавапсыз мәхәббәт—әйтерсең, Юлыннан адашкан кыр казы.
Яз иртә килде, дип кайчакны Агачта бөреләр алдана,—
Таллыкта зирекләр чугыннан Сут түгел, кәүсәри кан тама.
Тамырлар туфракта чагында Кояшка тартылмас кайсы гөл? Өметсез уйлардан өскәрәк Башыңны күтәр син, әй сеңел!
Төзәлер күңелең ярасы,
Адаша күрмә син юлыңнан.
Күр әнә: күк читен тешләгән Бәйгегә чыгасы колыннар...
Кырда—казлар өне
Өзеп кызыл тәпиләре белән Камылдагы пәрәвезләрне, Теләченең ялан кырларына Кыр-казлары килеп тезләнде..
Берәү... өчәү... бишәү... Әллә ничәү! Саный китсәң, ике йөзләп бар. Шушы казлар белән күтәрел дә, Романтика нурын эзләп бар.
Мәрмәр сынлы чибәр киек казлар! Хушлашырга диеп килгәнсез.
Никадәрле азат кошлар бит сез— Богауларсыз, бәйсез, йөгәнсез.
Күпме әнә бала үстергәнсез. Сыгылмаслык булсын канатлар. Очар юлың буталмасын дисәң,— Йолдызларга, айга карап бар.
Кыйгак-кыйгак! Кырда—казлар өне, Моңсу булып китә күңелгә.
Сәйдәш белән Бах моңнары гүя Туган кырларыма түгелгән...
Кошлар китеп бара җылы якка, Кышлар килеп ята котыптан.
Ник өзелеп калдың, каурый каләм. Ак җилпәзәң, ахры, тутыккан...
Эзләп киләм...
Әй, аңларга телим йолдыз нурын, Җирнең мәңге яшел үләнен.
Зур сораулар белән җитәкләшеп, Дөнья серен эзләп киләмен.
Җирдә, күктә талгын бер тамаша; Күрегезче, вакыт фасыллары Берәм-берәм ничек алмаша...
Кояш—галәм президенты булыр иде Кем икәнен үзенең аңласа.
Тик мәңгелек микән Кояш шары? Яна торгач, хәтта учак та, Муеныннан көлгә бата-бата Сүнеп кала шулай бер чакта.
Җирне бүлеп, дөрес эшли микән Картадагы меридианнар?
Ни өчен дип, нәрсә хакы өчен Уяна да дулый вулканнар...
Чын-чынлап та кеше—кешеме соң: Әллә инде ерткыч, хайванмы? Күргәнегез бардыр—бомбалардан Шәһәр тикле шәһәр ауганны.
Динозавр күптән үлеп беткән,
Ә бөҗәкләр һаман исәннәр.
Дарвин бабай безгә ярлык таккан— Без маймылдан чыккан исәрләр. (Күп сөйләшсәң, башны кис әрләр).
Дөнья серен эзләп киләм шулай.
Тик куркыта мине бер нәрсә:
С оңгы сүзен әйтеп, әзер бул, дип Күкләр миңа хәбәр җибәрсә...
Бала чакта битне юдым Иртәнге чыклар белән. Чирәмдә «әбәк» уйнадым Шаян чыпчыклар белән.
Үсмер чагым... Битләремне Юдым чишмә суында. Беренче мәхәббәт тәмен Татыдым нәкъ шушында.
Егет булгач, битне юдым Диңгез сулары белән.
Тугыз баллы дулкыннарның Холкын мин яхшы беләм.
Күккә аштым—һәр күзәнәк һәм җаным белән гүләп! Бөтен тәнемне юдым мин Йолдыз сулары белән...
Шулкадәрле хәтәр нәрсә Бу тормыш дигәннәре...
Бер кылда эленеп тора «Мин яшим»...—дигәннәрең.
Үлемнән һич курыкмыймын, Язмыш бит ул—уйдырма. Әй, дөнья!
Тик беркайчан йөзләремне Кан белән юындырма...
Көзгә таба
Сыек томан...
Тынлык. Коймалардан Ташып чыккан көзнең кодрәте: Сыгылмалы авыр ботакларда—
Алма туе, алма сурәте!
Ни дидер кош чукып-чукып киткән Бакчадагы чияләремне.
Көзгә таба җимнәр җитми кала... Аңлыйм, кошчык, аңлыйм хәлеңне.
Йолдызларның күчешен кабатлыймы: Күктә—кошлар «мириадасы».
...Хәтер учмаларын,
Көлтә-көлтә итеп,
Төйни бүген адәм баласы.
Сентябрьнең салкын йолдызлары Күктә яшәп ята тулышып,
Моңсу томан эчләреннән бүген Тоям алмаларның сулышын.
Сагышларым, сары тасма булып, Маңгаема минем уралган.
Ә шулай да, әнә, «Сөенче!»—дип, Шатлыкларым чаба иң алдан!
Сулыйм. Яшим.
Көзгә кереп барам.
Миндә—хисләр мириадасы.
Учак исе килә болыннардан... Учакларның
Кабыныр әле тагын яңасы!

Реклама