КОТЛЫЙБЫЗ

Яхъя Халитовка 80 яшь
Тәржемә жанры—зур осталык, ныклы белем, тырышлык
таләп итә торган жанр. Сүз сәнгатенең асылын, тәмен тоеп
эшләү—үз эшенә фидакарьләрчә табынып хезмәт итүчеләргә
генә бирелә. Иҗади сәләтен тулысынча диярлек әдәби
тәржемә эшенә багышлаган Яхъя Халитов—әнә шундый
осталарның берсе.
1929 елның 22 августында Тәтеш районы Үтәмеш
авылында туган Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов Бакырчы
җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан сон белемен Арча
педагогия училищесында ала, 1952 елда Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген
тәмамлый, 1952-1955 елларда исә Тел. әдәбият һәм тарих
институты каршындагы аспирантурада укый Хезмәт юлын
университетның соңгы курсларында укыганда ук «Совет әдәбияты» («Казан утлары»)
журналында башлап җибәргән егет аспирантураны тәмамлагач та кире журналга
кайтып унтугыз еллап журналга хезмәт итә, әдәби хезмәткәр, бүлек мөхәррире
вазифасын башкара, татар язучыларынын әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруда
үзеннән зур өлеш кертә.
Журналда анын белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре Р.Гаташ. М.Вәди-
Баржылы Яхъя аганын авторлар, аларнын редакциягә китергән кулъязмалары
белән җентекләп эшләве, хезмәтенә үтә дә жаваплы каравы турында яратып искә
алалар.
1950-1963 елларда исә Я. Халитов Татарстан китап нәшриятында—редактор. 1976
елдан исә матур әдәбият редакциясендә өлкән редактор булып эшли.
Тәржемә өлкәсендәге эшчәнлеген Яхъя Халитов 1952 елда рус язучысы
Н Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәржемә итүдән башлап җибәрә. Шул вакыттан
алып үзенен әдәби һәм тәржемә эшендә осталыгын үстерә барып дөнья әдәбияты
классиклары, рус язучылары, тугандаш халыклар әдәбияты язучыларынын зур
күләмле әсәрләрен—роман-повестьларын тәржемә итеп бастыра. Алар арасында
М Шолоховның атаклы «Тын Дон» («Тихий Дон»), «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая
целина»), татар язучысы М Галәүнен үз вакьггында рус телендә генә дөнья күрергә
өлгергән «Болганчык еллар» («Муть») романнары. Ю. Бондаревның «Кайнар кар»
(«Горячий снег»), күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Бәхил бул. Гөлсары!»
(«Прошай. Гульсары!»), «Анам кыры» («Материнское поле») исемле повестьлары,
чит ил классикларыннан Майн Ридның «Башсыз җайдак» («Всадник без головы»),
француз Дюманын «Өч мушкетер» («Три мушкетера») һ. б. әсәрләре бар
Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Яхъя Халитов 1980 елда Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. 1966 елдан СССР Язучылар
берлеге әгъзасы.
Чыңгыз Мусинга 75 яшь
Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елла Әгерже
районының Тирсә авылында туа. 1949 елда ул шул авылның
җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Тирсә МТСында йөкче
булып эшли башлый. Ә 1952 елда ул машина йөртүче
һөнәре ала, 1964 елга кадәр шофер булып эшли Аннан
сон токарь һәм автослесарь хезмәтен дә башкара
1968 елда Чынгыз Мусин «Казтрансстрой*нын
5-автоколоннасында эшли башлый, ә бер елдан аны
автоколонна җитәкчесе итеп билгелиләр Биредә ул 1973
елга кадәр эшли. 1973-1984 елларда Ч Мусин—Әгерже
районының «Сельхозтсхника» берләшмәсендә баш инженер
Шул ук елларда ул Тирсә МТСы тарихын да яза
Соңгы елларда Ч. Мусин Ижауда басыла торган
«Янарыш» газетасында актив катнаша. 5 ел редакциядә дә эшләп алды
Район һәм республика матбугатында Ч Мусин шигырьләре 1944 елда ук
күренә башлый. Хәзер ул күпләгән шигырь китаплары авторы Анын «Язмышым—
үзәннәрдә», «Тамырлар», «Кадер кичендә», «Баганалы юллар», «Гомер юлы» һ. б
китапларын укучы җылы кабул итте
Чыңгыз Мусин 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Каллмдошләребезне юбилейлары белм ихлас котлыйбыз, аларга ныклы
саламәтлек,
яна иҗат уңышлары телибез!

Реклама