КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ


ДҮРТЕНЧЕ ДӘФТӘР
Күптән түгел композитор Фасил Әхмәтовнын ижатына багышланган концерт булды Композитор аерым әсәрләрен ничек язуы турында сөйләде, артистлар анын җырларын башкардылар Мин бу концертны телевидениедә күрдем, иртәгесен Әхмәтовнын махсус рәвештә чакыруына карамастан концертына бара алмавым очен гафу үтендем
Телефонда шул хакта сөйләшкәндә мин анын белән Глинканын бер фикерен ничек анлавы турында сораштым. (Мин бер мәкалә язып утыра идем, шуна кирәк булды) Глинка үэенен мемуар тибындагы бер әсәрендә болай ди: «Музыканы халык иҗат итә. ә без композиторлар, аны аранжировать кына итәбез»—ди
Фасил моны ничек андый икән? Глинка композиторнын музыкаль әсәр язуда ролен халык ижат иткән музыкаль әсәрне язып куюга гына кайтарып калдырмый торгандыр бит?
Мин Глинканын бу фикерен әдәби әсәрләр ижат итү өлкәсенә күчереп тә әйткәләгән илем. Әмма бу сонгы мәказәне язар алдыннан бу фикернсн әдәби иҗатка бәйләнештә алганда дөрес булуына шикләнә башладым Фасил Әхмәтов тә минем фикеремә кушылды.
—Алай булганда Глинка нигә ул фикерне әйтте икән, нинди максат?—дидем —Ихтимал, ул бераз кокетничать иткәндер Ул бөек композитор булуын белә, бу фикерне әйтү белән ул берни дә югалтмый, у.з моны әйтү белән үзенен халыкка якын торуын белдерәсе килүе ихтимал Музыканы ижат итү баштанаяк композитор хезмәте. Дөрес, композитор халык жырларын ишетеп, шуларла тәрбияләнеп үскән. Ләкин халык ижат иткән җырны күчерми, бәлки музыканы үзе ижат итә Мин Глинканын барлык әсәрләрен дә беләм. мин аларны җентекләп өйрәндем Глинка бер әсәрендә дә халык музыкасын турыдан-туры үз әсәренә күчерми.-знде Фасил
Билгеле, мин дә анын фикеренә кушылдым Глинканын ул фикерен әдәби ижат өлкәсенә күчереп куллануым дөрес булмаган икән
Фасил Әхмәтов сонгы елларда бик һәйбәт җырларга музыка ижат итте, анын популярлыгы торган саен арта бара Гади генә, беркатлы гына кебек күренсә дә бик төпле, акыллы егет һәр мәсьәләгә үзенен мөстәкыйль фикере барын сизәсең. Бу исә кешене чын кеше и гә торган төп сыйфатлардан берсе Анын белән сөйләшү яхшы тәэсир калдыра
15 май. 1<№2.
Картлык уйландыра. Сиксәннән узгач гомернен калган азешс озын булмаячагы хакында уйланмыйча хәлен юк. һәрхәлдә тормышына элекке кебек ваемсыз карый алмыйсын Тагын ничә ел гомерем калды икән ’ Икс елмы. өчме, дүрт- бишме? Шуннан артмас Артыгы кирәк тә түгел. У.з яшьләргә җиткәч органн зм зәгыйфьләнер, акыл да саега төшәр Кемгәдер йок булып, кемнедер борчып яшәгәнче пакытынны. кадеренне белеп ү» вакытыңда китеп баруын яхшырак
Картлар хакында төрле күңелсез сүзләрдә ишетергә туры килгали .Аккош күлендәге
Давамы. Башы 11.12 (2008) һлч быелныц /.? саннарда.
язучыларның иҗат дачаларына союз идарәсе һәм литфонд тарафыннан игътибар җитми. Монда телефон кертмиләр, йортларга ремонт ясарга да ашыкмыйлар Нигә алай дисәң, «Әй, анда картлар гына ич инде»—дип тә куялар. Әйтерсең, ул картларның хәзер кирәге дә юк. Шул картлар әдәбиятка матур гына өлеш керттеләр түгелме сон? А.Шамов, Хәсән Хәйри, Нәби Дәүли, С.Хәким, шулар арасында мин дә, Р Ишморат та әдәбиятта бөтенләй үк эзсез югалырга тиешле кешеләр түгелдер бит?!
17 май 1982.
Гайбәтчеләр картлар турында тегесен-монысын сөйли торсыннар, ә мин язып торыйм. Моннан берничә ай элек «Казан утлары»на «Бибек нигә жылый?» дигән хикәя язып тапшырдым. Редакция кешеләре яратып кабул иттеләр, гуманист каләме белән язылган һәйбәт хикәя диделәр. Бәрәкалла, шулай булсын, барлык укучылар да шулай яратып укысыннар.
Бүген «Дәү әни» дип атап бер мәкалә язып тәмамладым. Монысын «Азат хатын» журналына бирәм. Әгәр ошаса, алар бу мәкалә белән ниндидер яна рубрика ачып җибәрергә телиләр. Иртәгә менә шул хакта «Түгәрәк өстәл» янында сөйләшергә редакиияга барырга тиешмен.
Киләчәккә тагын иҗат планнарым бар. Озын бер повесть язырга кирәк. Ул минем гражданнар сугышыннан сон башымнан узган вакыйгаләргә багышланыр. Әгәр дә хыялымдагы барлык уйларыма, теләкләремә лаеклы итеп яза алсам, күренекле әсәрләремнән берсе булачак.
17 май, 1982.
Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур дусларымның вафат булуларына берсенә бер ел. икенчесенә ике ел тулып килә. Шул унай белән «С.Т.» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Миргалим Харисовка аларга багышлап әдәби сәхифәләр чыгарырга киңәш иттем. Каршы булмады, хуп күрде. Шундый тәкъдим кузгатканмын икән, үземә дә катнашырга кирәк бит. Ш Маннурның «Чын сөю бармы?» дигән повесте хакында матбугатта берни дә булмавы борчып тора иде. Шушы арада шул повесте турында газетага рецензия яздым. «Бар ул, чын мәхәббәт, бар!» дип атала. Казанга кайткач Ш.Маннурның каберенә таш кую мәсьәләсен тизләтәсе булыр. Ай-Һай калын тиреле дә инде без! Ике ел тулып килә бит үлгәненә, ә без анын каберенә шул ташны гына да куя алмыйбыз. Оят!
Хәсән Туфан авырганда 2-3 көндә бер мин анын янына кергәләп йөрдем. Һәр күреп кайткан саен шушындый дәфтәргә тәэссоратны язып куя идем. Әмма «авырая башлагач ук мина хәбәр итегез» дип Мөнҗиягә әйтеп куйган булсам да вафаты вакытында янында була алмадым, бер сәгать соң гына барып җиттем.
Хәсәннең соңгы көннәре турында минем үтенүем буенча анын абыйсынын кызы—Гамбәр сөйләп бирде:
—Аккош күлен теленнән төшерми башлагач мин дачага барып аннан чәчәкләр бәйләме алып кайттым да күренерлек итеп Хәсән абыйнын аяк очына куйдым. Ул чәчәкләрне озаклап иснәде, матурлыгына сокланды. Шунда иртә өлгерә торган бер гөл бар иде. Хәсән абый бер мәлне иреннәрен кыймылдатып нәрсәдер исенә төшерергә тырыша башлады. Мин аннан сорадым:
—Хәсән абый, берәр нәрсә кирәкме әллә?—дип.
Ул әйтә:
—Менә бу чәчәкнең исеме юк, ә үзе бик матур. Ул «Тургай чәчәк» булсын. Чөнки бу гөл тургай килгән вакытта чәчәк ата,—диде.
Ун көн ятканнан сон мин Хәсән янына икенчеме, өченчеме мәртәбә бардым. Ул йокымсырап ята иде. Исәнләштем, янына утырып хәлен белештем. Ул гадәтенчә:
—Ярый әле...—диде.
Мин анын бу җавабының мәгънәсен беләм инде. Ул хәлен сораучыны борчымас өчен генә әйтелә торган сүз. Хәсән никадәр авыр булса да ул дөресен әйтмәячәк. Хәсәнне азрак сөйләштерәсем килеп, мин ана Аккош күлендә анын ояларына сыерчыклар килүе, аларнын бала чыгарулары турында сөйләдем. Шулай да Хәсәннең күңелен кузгатмас өчен Аккош күлендәге җәйге матурлыкларны бик кабатларга ярамый, өстән-өстән генә кагылып узарга кирәк иде. Шулай да мин аны нигәдер сөйләштерә алмадым
Хәсәннен беләген тотып пульсын санадым. 70 чамасы иле. Анын хакында Мансур Хәсәнов белән сөйләшүемне әйттем, аны бу палатада ялгызын гына калдырырга тиеш иделәр. Хәсән бераз гына башын селкетеп куйды. Әмма теле белән берни дә әйтмәде Ул мин сөйләгәннәрне игътибар белән тынлап ята, әмма жавап бирми иде.
Биш-алты минут чамасы шулай янында утырып та сөйләштерә алмагач минем күнелемә шик төште, бәлки авыруы бик көчәйгәндер, ана ялгыз калырга кирәктер дип уйладым да хушлашып китеп бардым Әмма Хәсәннен шундый хәлдә калуы мина бик авыр тәэсир итте.
Шул хакта Гамбәр болай. ди.
—Сез чыгып киткәннән сон мин Хәсән абыйдан шул хакта сораштым Хәсән абый, нишләптер син Гомәр абый белән сөйләшмәдең Ул бит сине якын дусты итеп, яратып килгән, хәлеңне белергә дип килгән,—дидем.
Хәсән абый әйтә:
—Ә мин Гомәр белән сүзсез генә сөйләштем Ул минем йөземнән, күзләремнән нәрсә әйтергә теләвемне һәммәсен дә анлады. Без анын белән сүзсез дә күнелләребездә
ни булганны аялаштык,—диде.
Хәсән абый 1981слнын 10 июнендә Юс.30 минутта өзелде.
Ул көнне мин Аккош күлендә идем. Иртә белән Зөфәр килеп кергәч имәнеп киттем Житди сәбәп булмаганда эш вакытында килеп йөрми инде ул. Шулай булып чыкты да: ана Мөнҗия Хәсән абыйнын хәле авыр дип хәбәр иткән.
Мин палатага барып кергәндә Хәсән янында сенлссе Сәгыйдә генә иде. Хәсән йоклаган кебек тыныч кына койкасында ята. йөзендә һичбер үзгәреш юк. Маңгаена кулымны куйдым, суынып та җитмәгән иде әле. Күзләремә яшь тулды, моннан элек килгәндә дә «Бу аяклар белән ничек Аккош күленә барырмын икән?*— дигән иде. Менә бит. Аккош күленә барасы урынына Яна Бистәгә китәргә язган икән, анда да үз аягың белән түгел.
Бер баруымда Хәсән сеңелләренә, миннән
сон менә шушы абыегызга сыенырсыз инде дигән иде Алар тирәсендә ир затыннан берәүдә юк. күмү мәсьәләсен союздагы кешеләр белән миңа кайгыртырга кирәк иде
Рәис Гариф Ахунов белән кабергә урын сайлар өчен Яна Бистә зиратына киттек Хәсәнгә үзенең дәрәҗәсенә лаек урын сайларга кирәк иде. әмма андый урын башта күренмәде Безне каядыр агачлар арасына алып кереп тар гына бер урынны күрсәттеләр Ул урынны ошатмадык Капкадан кереп бераз баргач та аллеяның ун ягында калку урын күзгә чалынды Ләкин зират канторасынын мөдире ул урынга күмәргә рөхсәтне шәһәр Советының зур түрәсе бирүен, анын министрларга дип саклануын әйтте Шул вакытта Гариф Ахунов үзенең егетлеген күрсәтеп алды
— Кем ул министр? Кирәге бетә икән, аны артына тибеп урыныннан төртәләр дә төшерәләр Ә Хәсән Туфан мәңге халык күңелендә яшәячәк кеше Менә шушы урынга күмәбез!—диде Шулай итеп Хәсән Туфанның мәңгелек квартиры яхшы урыннан сайлап алынды.
Ул көнне Хәсән үз өендә кунды, икенче көнне яшь язучылар белән без аны Татар Академия театры фойесына куйдык. Митингта ГАхунов. Мансур Хәсәнов. С Хәким, тагын кемнәрдер сөйләде Зиратта халык ул кадәр күп түгел идс Мона минем йөрәгем әрнеде Һади Такташны. Салих Сәйдәшне күмгәндә күмү мәрасимына катнашкан халык санын меңнәр белән саныйлар <> моны күп булса берәр йөз булгандыр Хәзер халык андыйларгм торган саен азрак катнаша. Хәсәннен дәрәҗәсе теге өсте әйтелгән талантлардан кнм булудан түгел, халык анын шигъриятен ярата, үзен ихтирам игә Әмма сонгы елларда халыкта ваемсызлык, битарафлык чире көчәйде Монда да шул сиздерик
3 июнь. 1982.
1980 еллар
Үзем өчен шатлыклы бер хәл турында языйм әле.
Яшем сиксәннән узып китүгә карамастан, мин әдәби ижатны дәвам итәм. Бик теләп, дәртләнеп язам. Бигрәк тә шунысы шатландыра: минем хәзер язган әсәрләрем элеккеләренә, мәсәлән, 40, 50, 60, 70 яшьләрдә язганнарыма караганда яхшырак. Ул вакытта язганнарым сайрак булган, ә хәзергеләренең философик эчтәлекләре тирәнрәк (дип уйлыйм инде. Бәлки ялгыша торганмын?)
30 август, 1982.
Аккош күленнән кайтып китәр алдыннан бу дәфтәргә тагын берничә бит язып калдырыйм дидем.
Соңгы елларда үлемгә багышлы истәлекләр хакында ешрак язарга туры килә башлады. Карт кешеләр өчен бу табигый хәлдер инде, күрәсен. Чөнки безнен әйләнә-тирәбез картая һәм акрынлап китә бара. Нихәл итмәк кирәк.
Сентябрь ахрында көндез Аккош күленә Зөфәр килеп төште Анын көндез килүе нинди дә булса, шундый бер фәүкылгадә хәл белән бәйләнгән була. Мин ана шикләнеп карый башладым. Чыннан да шулай булып чыкты. Ул «С.Хәкимгә хат килгән. Анда Разия1 апа турында язганнар, хәле авыр икән...» дигән сыман итеп әйтте. Казанга кайткач Мәскәүгә чылтыраттым. Гөльяр белән сөйләштек. Разияга 26 августта Литваның бер кечкенә шәһәрендә инфаркт булган, аны шуннан табутка салып машинада алып кайтканнар.
Мәскәүнен «Мөселманнар каберстаны» дигән зиратына Әминә ханым, Гөльяр, мин—өчәү бардык. Җыйнак кына чардуган эчеңдә Разиянын атасы Зыятдин абзый кабере икән, кызын да атасы янына күмгәннәр. Разиянын сугышта үлгән энесе Чынгызнын да исемен шушы чардуган ихатасына элгәннәр. Мәскәү зираты шәһәр эчендә калып бик кысылган, шул сәбәпле бер гаиләне бер кабер тирәсенә күмәләр икән
Кабер янына килеп җиткәч, мин «Разия, без килдек» дип тавыш бирдем Әминә сүзен әйтә алмыйча жылый башлады Гөльярның да күзләре яшьләнде. Мин алып килгән чәчәкләрне кабер өстенә тезеп куйдым. Без Разия ханымны искә алып тынып калдык. Менә ничек соңгы мәртәбә хушлашырга туры килде Разия белән.
Разия ханым белән мин 1950 еллардан бирле үк таныш идем. Ул татар әдәбиятын рус халкына, гомумән русча укучыларга җиткерү өчен бик күп эшләр башкарды. Г Ибраһимов әсәрләрен, минем барлык зур күләмле әсәрләремне ул тәрҗемә итте Тәрҗемәдә аңа тиң юк иде. Ул рус һәм татар телләрен яхшы белүе сәбәпле, шунын өстенә, бик намуслы кеше булганлыктан чын күңелдән тырышып эшли, бик яхшы тәрҗемә итә иде. Шулай итеп татар әдәбияты безнен әдәбиятыбызны кин рус әдәбияты дөньясына алып чыгучы иң талантлы тәрҗемәчеләрдән мәхрүм калды
Разия ханым минем «Җидегән чишмә» дигән романымны тәрҗемә иткәндә вафат булды. Нихәл итмәк кирәк, андый тәрҗемәче табу мөмкин түгел инде.
17 октябрь, 1982.
Менә 83нче елга да килеп чыктык. Димәк, мина 82 яшь! Бу бик күп түгелме? Күп инде, күп. Ләкин шулай да дөньядан китәсе килми. Гаҗәп комсыз икән бу кеше дигәнең тормышка. Берәүнең дә «Бик күп яшәлде инде, китәргә вакыт!» дигәне юк. Мин дә шулай.
Әмма кешедә картлык белән бергә ниндидер элек булмаган психик үзгәрешләр пәйда була икән. Мәсәлән, мондыйлар:
Күптән түгел безнең союзга алынган яшь язучылар картларны чакырып «аулак өй» уздырдылар. Һәтга керосин лампасына охшаган лампа да тапканнар, бүлмә дә ярым караңгы иде. Юлап яшь шагыйрьләр, драматурглар килгән, шулар янына Б.Урманче. Ә.Еники, Риза Ишморат, мин, Туфан Миңнуллин һ.б. Стеналарга чиккән сөлгеләр эленгән, өчпочмак пешергәннәр, тагын шундыйлар. Ишектән болай гына кертмиләр, нинди дә булса табышмакка жавап бирергә кирәк яисә тапкыр сүз әйтергә кирәк иде.
Г.Ахунов берничә сүз әйтте, үзе Мостафа Ногман кичәсенә университетка китеп барды. Яшьләр шигырь укыдылар, җырладылар. Соңыннан безгә, картларга сорау бирә башладылар. Мәсәлән, сезнең буын (ягъни безнен. өлкәннәр буыны) мәдрәсәләр
’ Бу биттә искә алынган шәхесләр: Разия Фаизова - тәрҗемәче. Гольяр - анын кызы.Әминә
ханым — Муса Җәлилнен хатыны
турында гел кире тәэсир калдыра торган итеп язды. Без. яшьләргә ул чордан өйрәнерлек берни дә юк диярлек. Революциягә кадәрге хатын-кызны театрларда тәмам изелгән, тапталып кешелеген югалткан итеп күрсәтәсез. Димәк, безгә элекке хатын- кыз хәрәкәте тарихыннан үрнәк алырлык берни дә күрсәтә алмыйсыз,—диделәр Мәдрәсәләр хакында Бакый ага сөйләде. 1905 елдан сонгы мәдрәсәләрдә барлык укылу эшләре схоластикага корылмаган, аларда фән дә укытыла, хәгга рус теле дә өйрәтелә иде. бик тәртипле низамнамәсе бар иде. Башка мәдрәсәләрнең дә кайберләре, мәсәлән. Уфадагы Галия мәдрәсәсе шәкертләргә төпле белем биреп чыгарды. Анда укып чыккан шәкертләрнең йөзгә якыны жәмгыять тормышына соныннан актив катнаштылар, комиссарлар (мәсәлән Г Ибраһимов һ.б.) җитәкчеләр булдылар, аннан байтак язучылар чыкты: Хәсән Туфан. Сәйфи Кудаш һ.б. Шунда ук Бакый абзый үзенен Кәрим Тинчуриннын «Мәрҗәннәр* җыентыгыннан канәгать булмавын әйтте Ул җыенлыкта гел тискәре типлар гына бирелгән Алай гына түгел инде бит. арада совет властен хуплап каршы алган шәхесләрдә күп иде Бу китапны укыганнан сон «һәммәсе дә болай тискәреләр булгач революция ясарга кем катнашты икән сон?* дигән сорау туа.
Мина баштарак сүз биргәч, мин яшьләр белән өлкәннәрнең ешрак очрашуы кирәклеге турында сөйләдем Яшьләр гадәттә баштарак әдәбияттагы фәүкылгадә дип әйтерлек затлар ижаты белән, мәсәлән. Хэмингуэй. Экзюпери. Гарсия Маркес һ.б. мавыгалар, аларга охшатып язарга тырышалар Бу табигый күренеш, чөнки яшь кеше үзен, үз алымын, үз стилен тапканчы эзләнергә тиеш Әмма чын мәгънәсендә яхшы әсәр язу өчен үз халкыннын иҗатын, анын әдәбиятын, тарихын, гореф-гадәтен яхшы белергә кирәк. Хәзер безнен әдәбиятнын ин камил чагы дип әйтергә мөмкин Сез бик бәхетле яшьләр Сез классикларны да (Кол Галидән башлап хәзергә кадәр) хәзерге язучыларны да өйрәнә аласыз. Безнен арадан күптән түгел генә китеп барган Хәсән Туфан. Мирсәй Әмир. Шәйхи Маннурлар ла әдәбиятта еш кабатланмый торган бик үзенчәлекле талант ияләре иделәр
Инде яшьләр әйткән сорауларга килгәндә әдәбияттагы ул аңлашылып җитми торган күренешләр күбесе ТАПГР чорында булып алды.Толымбай «Татар буржуа теле безнен тел түгел» дигән мәкалә белән чыкты. Ф.Әмирханны буржуа язучысы итеп күрсәтергә тырышты. Болар мөмкин кадәр сулрак, революционрак, кызылрак булып күренергә омтылудан, бу мәсьәләдә башкалардан уздырып җибәрергә тырышудан килеп чыга иде. күрәсен
Татар хатын-кызларын чиктән тыш изелгән, мыскыл ителгән итеп күрсәтү дә бар. Г Ибраһимов һәм Ф.Әмирхан татар хатын-кызлары турындагы әсәрләренә прототип итеп хезмәт иясе вәкилләрен түгел, бәлки шәһәр сәүдәгәрләре, муллалары тормышын алганнар. Хәлбүки эшче-крестьян хатын-кызлары андый халда бул малы, алар тормышның авырлыгын ирләре белән бергә күтәрделәр
Ф.Әмирханга һәм Г Ибраһимовка ул вакытта шулай язу кирәк булгандыр Чөнки мөселманнарның хатын-кызны жәберләвен. киместүен фаш итәргә, хатын-кызга ирләр белән тигез хокук яулап алырга кирәк иде Шунын өстенә. алар фәкать татар хатын-кызларын гына түгел, гомумән бөтеншәрекъ мөселман хатын-кызларын, шулар эчендә үзбәк, төрекмән, таҗик хатын-кызларын да күздә тотып язганнар Хәзерге көндә сәхнәгә куйганда исә ул татар хатын-кызы булып кына күренә Моны истә тотарга кирәк. Менә мин шул хакта сөйләдем Яшьләр дөрес аклады.
I I ы и нпар. 1983.
Кичә Кратово санаториеннан кайтып «Казан утлары»ның быелгы 2нчс санын карап укыштыргалап утырдым Гомумән журнал яхшыра бара, элек булмаган бүлекләр ачылган, материал да күп төрле Арада «Бүгенге проза, геройлар, проблемалар* дигән бүлектә Аяз Гыйләжевнең «Тынычлану зарарлы* һәм Тәлгат Галиуллиннын «Нәфисәләр юксындыра* дигән мәкалаләрс игътибарны җәлеп итте Ая I Гыйләжевнен хәзерге прозаның ваклана баруы турында, «уртача* әсәрләр күбрәк хакында язуы һәм борчылуы урыклы Бездә әсәргә карата талымсызлык, ваемсызлык күзгә бәрелә, уртача әсәрләрне дә «үтереп* мактыйбыз
20 марз. 1983. 1
1 1928сдда Татарчаңда оешкан Пролетар яэучыларнык асгациашокс Ру сча Тлтлрскдя ассо-циация пролгтдрских иислтглей
«Кеше үзе бер дөнья» дибез. Әмма без бу гыйбарәне мәгънәсенә артык әһәмият бирмичә, «болай» гына, җинелчә генә әйтеп куйгалыйбыз. Вәхаләнки анын тирән эчтәлеге бар. Һәр кеше объектив дөньяны, тормышны күнелендә яшәтә, ул аны үзенчә итеп, үзе аңлаганча күрә. Димәк, бөтен дөнья үзенен тарихы, бүгенгесе, киләчәге белән, кешеләре, табигате—гомумән бөтен барлыгы белән анын күңел түрендә яши. Кеше шул тышкы дөньяны ничек анласа, ана шуннан чыгып бәя бирә,
ана үзенчә мөнәсәбәттә була, башкаларныкына охшамаган мөнәсәбәттә. Кеше үлү белән анын күңелендәге әнә шул «дөнья» да юкка чыга. Ул дөнья башка кешедә кабатлана алмый. Язучы әсәрендә әнә шул бүтәннәрнекенә охшамаган үз дөньясын тасвыйр итәргә тырыша
Кешенен, һәр образның объектив дөньяны ничек анлавын никадәр тирәнрәк аңласаң, аны никадәр остарак, үтемлерәк итеп күрсәтә алсан, әсәрең шулкадәр уңышлырак чыгачак.
23 март, 1984.
Нәкый Исәнбәт абзыйда булып бераз сөйләшеп утырдык. Фразеологик сүзлекнен икенче томын әзерләп утыра. Янәшә куйган ике өстәл кулъяулыгы кадәр кечкенә кәгазьләр белән тулган. Һәр кәгазьдә бер жөмлә, бер фраза, анын төрле вариантлары. Нәкый абзыйның кулында шул кәгазьләрдән берсе.
Гарәп хәрефләре белән аңа «урынтын» дигән сүз язылган, шуның берничә варианты бирелгән. Урынтын юл. уртын юл, ортын юл... Нәкый абзый әйтә:
—Шул өч вариантның һәркайсынын мәгънәсен ачарга, шуның кайсы төп вариант булуын ачыкларга кирәк, —ди.
Мин әйтәм:
—Безнең Арча ягында урынтын юл дип олы юлның киресен әйтәләр, ягъни билгеле бер урынга хас, мәгълум урыннан, күбесенчә күзгә бәрелеп тормый торган яшерен урыннардан уза торган юлны әйтәләр. Мәсәлән, революциянең беренче елларында спекулянтлар безнең Янасаладан Казанга кадәр бер авылга да кермичә, гел урман, болын, басу юлларыннан гына йөриләр, менә шундый юлны «урынтын юл» дип исемлиләр иде.
Нәкый абзый бу вариантка каршы килде.
—Әмма Себер татарлары, мәсәлән, уртын юл дип атыйлар Анын төп чыганагы «угры» булырга мөмкин Фразеологик сүзлекне төзегәндә сүзләрнең барлыкка килү чыганагын да ачыкларга туры килә. Чөнки бездә шушы көнгә кадәр этимология сүзлеге юк. Ә чуашлар андый сүзлекне күптән чыгардылар инде.
Аның зур-зур ике өстәленең өсте, тагын стенага терәп куелган стеллажлары әнә шундый аерым сүзләр, фразеология үрнәкләре белән тулган. Н Исәнбәт тел, әдәбият һәм тарих институтында бөтен бер сектор яки бүлек эшен (ул бүлектә 10-15 фәнни сотрудник булырга мөмкин) башкара алмаган эшне берүзе башкара. Ул шулай берүзе эшләп өч томлык халык мәкалләрен чыгарды, анын аңлатмасын, тарихи чыганакларын аңлатып бирде. Күптән түгел, «Балалар фольклоры» дигән калын китап чыгарды. Әйтүенә караганда, анын «Аңлатмалы сүзлек»нен берничә томын чыгарырлык әзерләгән материалы бар. Ләкин ул хәзер 85 яшендә инде, бер күзенә операция булды, бер күзе бик начар күрә, ул хәзер бик сакланып, сәгатьләп кенә эшли ала, «Аңлатмалы сүзлек*не эшләп чыгарырга анын үзенен генә көче җитмәячәк. Безгә, ягъни язучылар союзы идарәсенә менә нәрсәне кайгыртырга, бу талантлы галимгә, язучыга һәм безнең әдәбиятта таланты, эшчәнлеге ягыннан күпкырлы бу фикер иясенә һәрьяклап ярдәм итәргә тиешбез.
4 ноябрь. 1984.
Бу арада Н.Исәнбәткә, С.Хәкимгә һәм миңа «Татарстан халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Безнең әдәбиятта бу мактаулы исем бу өч язучыга беренче
булып бирелә. Билгеле, бик хөрмәтле исем Чит республикалардан һәм үзебездән бик
күп тәбрикләр килде Газеталарда язып чыктылар, радиода сөйләделәр Бик күп хатлар
килде Рәхмәт инде. Ул исемгә лаеклы әсәрләрне моннан сон аеруча ышанып көтәрләр
инде.
21 июнь. 1986.
Бик аяныч хәл: бүген иртәнге 11дә Сибгат Хәким вафат Ул берәр айдан бирле
шифаханәдә ята иде. Узган елгы инфаркты янарган. башка авырулары да кузгалган
диделәр Шулай да берәр атна элек инде утыра башлаган, хәле яхшыруга таба бара
дигәч, бераз сәләмәтләнер бәлки дип өметләнгән идек. Әмма берничә көн элек ана
янадан приступ булган Шуннан сон Сибгат әйткән Монарчы яшәргә өметем бар иде.
хәзер өметем өзелде инде, яшәп булмас, ахрысы,— дигән.
Шуны ишеткәннән сон без дә бик борчылган идек, ниһаять, бүген 11 тулгач
Маһирә фаҗигане хәбәр итте.
Сибгат белән без бер якныкы. Казан арты тумалары. Ижат тормышыбыз да 40нчы
еллардан бирле янәшә барды, заманында бик якын дуслар да идек, менә күптән түгел,
берүк көнне халык шагыйре, халык язучысы дигән хөрмәтле исемгә лаек булдык. Әмма,
кызганычка каршы Сибгатка ул исемне йөртү насыйп булмады
Сибгат үзен Тукайнын шәкерте, анын ин якын варисы дип саный, ул мона чыннан
да лаеклы иде. Г Тукайнын 100 еллыгы алдыннан ул Тукайнын истәлеген
мәңгеләштерү өчен күп хезмәт куйды. Әмма үзе юбилейда катнаша алмады, каты авыру
иде инде. Менә бүген ул бу фани дөньядан сонгы сулышын алды.
Ветераннар китә, ветераннар азая, әдәбият үзенен төп таянычларын югалта бара.
Бу көннәрне бик авыр кичерәбез. Әле күптән түгел генә Сара Салыйкованын
вафатын да бик авыр кичергән идек, анын хакында язарга кул бармый тора иде Менә
бүген—Сибгат.
С.Хәким татар картларына хас сабырлык белән үзенен үлемен атлан ук көтеп алды.
Шулай булуы мөмкинлеген алдан ук күрә белде, аһ-ваһ итмәде, зирәк акыллы
картларча ана алдан ук хәзерләнде, бәлки, бәлки дип күнелен дә чуарлатмады Ул.
мәсәлән, үләренә берәр ай чамасы каларак. М.Мәһдиевкә. нәшрият директоры Гарәф
Шәрәфетдиновка соңгы көннәре якынлашып килүен сиздерерлек игеп хатлар язды Ут
чатларында ул тормышыннан, авыруыннан зарланмый, һәммәсе өчен, ана күрсәткән
яхшылыклары өчен бу иптәшләргә рәхмәтләр әйтә. Ал арның эшләренә уңышлар тели
6 ай алдан газеталарга язылып, алдан ук квартира хакын түләп куя Шифаханәдә
ятканда анын янына Рауза Газизова' кереп хәлен белешкәннән сон. анын күнелен
күгәрү өчен
—Әйдә тизрәк тазар да менә Аккош күленә дачага китәрбез. Жәйнен бик матур
вакытта, анда сәламәтлеген тагын да ныгыр.—дигән
Мона каршы Сибгат үзен-үзе юатырдай ясалма оптимизмга бирелү юлына
басмаган.
—Юк инде, мин Аккош күленә бүтән бара алмам ахрысы, мин башка җиргә
китәрмен, —ди гән.
Шагыйрь Илдар Юзиев тә аны юатып шундыйрак мәгънәдәге сүзләр әйткән
— Ел саен туган авылыгыз Күлле-Кимегә кайта торган гадәтегез бар иде
Больницадан чыкканнан сон анда кайтасыгыз бардыр әле,—дигән
— Быел мина Күлле-Кимегә түгел. Яна Бистәгә юнатсргә туры килер ахрысы. -
дигән.
Вафат буласы көнне (Зиюль) иртә белән ул юынган, үзе кырынган Әгәр
ялгышмасам. хатыны Моршидәгә шундый фикер әйткән булса кирәк
-Менә шулай инде, үләсе көнне Әхмәт Фәйзи дә шулай ирт>к торып
кырынган.—дигән сыман нидер әйткән Мин моны Моршидәлән ишеттем
3 июль, 1986.
Данамы киләсе санда

Реклама