Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИТЛЕ ПӘРӘМӘЧ


—Көзге яңгырлар башланганчы сәфәр чыгып, авыл һавасы сулап, дус- ишнен хәлен белеп, үзебезне күрсәтеп бер җилләнеп кайтыйк әле—дип. Нәкыйп симерүенә түзә алмаган кигәвен кебек, дусты Талипнын тенкәсенә тиде, җелегенә төште. Адәм баласы үзенә кирәккәндә монлы да, шаян да була ала икән.
Икенде шәүләседәй озын буйлы, кыска итеп кистергән чәченә ак бәс кунган, икътисад фәннәре кандидаты Талипны нәфес корты «каршы килеп маташма, ризалаш, фани дөньясында бер тапкыр гына яшибез, форсатны ычкындырма» дип. котыртып торса да, үзе дә ышанмаган дәлилләрен китереп, карышкандай итте.
—Кайсы тарафларда безне шулай зар-интизар булып көтәләр инде? Бер әрсезенең баласы мина имтихан бирә алмагандыр әле?
—Юк ла,—диде Нәкыйп фикеренә ярдәм иткәндәй кулын болгап,— Нәрәстә районы хакимияте башлыгы Фәһим Юзликәев күптәннән чакырып интектерә. Аның күнеле үзе туып үскән кыпчак далалары шикелле кин диләр, кунакчыллыгы турында риваятьләр йөри. Аннан килеп, без анын белән Саратов партия мәктәбендә бергә укыдык. Минем дә дусларча ярдәмем ана күп тиде.
—Фикереңне ачыклабрак сөйлә,—дигән булды Талип, сүз ялгау өчен генә.
—Күп имтиханнарын минем конспектлардан файдаланып тапшырды. Кстати, ул үзе дә фән кешесе, доктор. Тик кайсы фәннәрнеке икәнен тәгаен белмим. Мин аңа якын дустым, икътисад белгече, университет укытучысы белән киләм, рәхәтләнеп аралашырсыз дидем.
— Конспектлата ярдәменә ышанып кына ерак юлга чыгу дөрес
Толгат ГАЛИУЛЛИН (1938) — язучы һәм әдәбият галиме: ку пеонлы китаплар («Дәгъва». «Тәубә». «Элмәк», «Төнге юллар», «Шигърият баскычлары» һ. 6.) авторы. Казанда яши.
булырмы икән? Булган, беткән Аннан бит һәр нәрсәне төрлечә бәяләп була... Сабакташым «Нәкыйп Мухаметов минем дәфтәрләрдән күчереп отличниклыкта йөрде, дүрт ел буе үзен баржа тарткан бурлактай өстерәп бардым», диеберәк итеп берәр ирләр мәҗлесендә ычкындырырсың дип. шаяртып, әнгәмәдәшенен нечкә кылларына кагылып, ирештереп алды. Нәкыйпнен хыял уены белән дөреслек арасындагы чикне шәйләп бетерә алмавыннан файдаланып. Талип шундый арзанлы үртәүләрдән ләззәт таба иде Юмор хисе тумыштан килә һәм анын һәр кешедә дә булу-булмавы күкләрдә хәл ителә, диләр. Партшколада алган белеменә, ишеткәннәренә, укыганнарына чын күңелдән ышанып яшәгән Нәкыйп өчен ул чор изге, ул биеклеккә шик белдерү Талиптан башка берәүгә дә рөхсәт ителми.
Аларнын дуслык жепләре бик нык. әлегә аны өзәрлек көч тумаган иде. Танышу, якынлашу тарихыннан хәбәрдар булмаган кешеләр шөгыльләре төрле, холык-менәзләре үзгә булган бу ике ир-егетнен Әсәк белән Кесәк. хохол мәзәкчеләре Штепсель белән Тарапунькадай ахириләр булып, ни әйтешсәләр дә үпкәләүгә, рәнжүгә кадәр барып җитмәүләрен аңламыйлар да. башларына да барып җитми. Монысы адәм баласынын килеп чыгышы кебек үк мәнгелск сер булып кала бирә Фикерләү рәвешләре, табынган идеаллары төрле булу бер хәл. Тышкы охшашлыклары икесснен дә ике аяклы, ике куллы, бер борынлы, бер авызлы ата-ана балалары булуларыннан ары китми.
Көнбагыш сабагы мисле кояшка тартыла-тартыла артыгын үсеп киткән Талипнын янында буе житәр-житмәс. конгырт күзләре кин маңгае эченә кереп оялаган, куе чәченә ак буяуның заты да эләкмәгән Нәкыйпне кечкенә дип булмый. Чөнки ул гел жиргә тартылып, буйга түгел, кинлсккә киткән, әйтерсең лә. кемдер, нәрсәдер башыннан басып торып, ана өскә таба үсәргә ирек бирмәгән. Ашыкканда тук үрдәк кебек як-якка чайкалып йөрүенә карап торсаң Нәкыйп турында «абзый һәр адымының кадерен белеп атлый» дигәнрәк тәэсир калырга мөмкин иде. Тамакларын туйдырган һөнәрләре арасында да уртаклык юк дигән идек Нәкыйп район дәрәҗәсендәге оешмада бүлек мөдире, ягъни урта калыптагы чиновник булса. Талип—фән әһеле, укытучы, педагог. Әйтелгәнчә, бу аерма дуслыкларына хилафлык китерми. Атна-ун кон очрашмый торсалар, берсен берсе ирләрчә сагына, ихластан юксына башлыйлар Күрешкәндә исә. авызларын авызга куеп, аерылышырга уйламасалар да ирләреннән зарланудан тәм тапкан хатыннар кебек, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алалар.
Милләт балаларын якынлаштырган мәүзугь озак еллар дәвамында җавапсыз табышмак булып кала бирде Мәгәр икс кеше белгән сер—сер булудан туктый икән. Кемсәдер нәрсәдер ишегә. күрә, үзеннән өстәп, аны пышылдап кына күршесенең колагына ирештерә, ә тегесе -берәүгә дә ычкындырма, якын күреп сина гына әйтәм* дип. йомгакның очын өченче кешегә тоттыра, ниһаять, бу дуслыкның тамыры Мәдинә исемле дөнья бизәгенә барып тоташканы ачыклана Урам селәгәйләренең гайбәтенә ышансаң, берсенең дөньяда яшәве турында икенчесе хәбәрдар булмаган, югары уку йоргы студентлары Нәкыйп белән Талип бер үк кына бер үк вакытта гашыйк булып, сөю-сәгадәт нурларында коеналар. Алар фикеренчә мондый чибәр, һәр яктан камил кыз җиһанда берәү генә, яшьлек дәрте калку күкрәгенә, нечкә биленә, тоз аякларына сыеша алмыйча, уймактай җыйнак авызында! кайнар коймакны хәтерләткән иреннәрдә дәвамын тапкан һәммәсе бергә яшь-җилкенчәкләрнең башын әйләндерә, дөньяларын
оныттыра. _
Магнит кыры кебек үзенә тартып торган кыз тыштан җиләк кебек йомшак булса да, эче зәһәр, хисе аек акылга, исәп-хисапка корылган
булуын сөюдән күзләре тонган мәхлуклар башларына да китерә алмыйлар, Мәжнүннәр белән аерым-аерым очрашып йөри дә кыз, икесенен дә күп балалы гаиләдән, стипендиядән башка керемнәре юклыкны, кыйммәтле бүләкләргә, рестораннарга хәлләре булмауны анлап ала. Бар мөмкинлекләре бармак шомартып утыру, тезгә үрелү уе белән кинонын арткы рәтенә билет алуга кайтып калгач икесеннән берьюлы котылырга ниятли. Үзе шундый мәкерле фикергә килеп җиткәнме, берәрсе кинәшен кызганмаганмы, кыз гашыйклардан бер мизгелдә арыну әмәлен таба: егетләрнен икесен дә бер үк вакытка, бер үк урынга очрашуга чакыра. Берсе кулына арзанлы кыр чәчәге, икенчесе лимонад тотып, үз бәясен белеп, соңлабрак килгән кызны көтәләр. Бер үк чибәрне яратып йөрүләрен башларына да китермичә, талгын җил белән иңгән хушбуй тәме борыннарын әчетүгә, мәгъшукалары янына йөгерәләр.
Тездән югары чәчәкле күлмәк кигән, җитен чәчле, аяз күктәй зәнгәр күзле, күпереп торган сөт өстен хәтерләткән ап-ак тәнле, бер күрүдә ирләрнең кыргый дәртен уята алырдай кыз бүген аеруча матур, очрашуга зур өметләр белән килгән ике дивананың күзләрен камаштырырлак, акылларын жуйдырырлык кимәлдә иде. Кыз ерактан күренүгә, берсе чәчәк бәйләмен, икенчесе татлы сулы шешәсен тотып сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтләрен изһар итү теләге белән сөеклеләре янына ашыгалар. «Нишләп йөри әле монда бу колга аяк астында буталып?» «Нәрсә казган бу бүтәкәгә минем кыз янында?» диешеп, егетләр бер-берсенә усал караш ташлыйлар да. мәрхәмәт көтеп, чибәркәйнен күзләренә ымсынып, нәүмизләнеп багып катып калалар. Мәдинә исә ирененен бер читенә тәкәббер вә битараф елмаю кысып чыгарып, тере сын шикелле басып тора. «А» да—юк. «Б» да чыкмый авызыннан. Чәчәкне дә алмый, суга да үрелми.
Дуамал көчләре ташып торган яшь җүләр егетләр гаепленен кем икәнен ачыкламастан, тар басмада бер-берсенә юл бирергә теләмәгән тәкәләр кебек, акаешып торалар да, Нәкыйп «кем исән кала, кыз шуңар була» дип. җан авазы чыгарып кычкыруга хисләрен йодрыкларына төйнәп, аякларын, маңгайларын ходка җибәреп, борыннарыннан шарлап кан киткәнче, шешенеп беткәнче сугышалар. Нәкыйп көндәшенең ияк астына үрелә, ике бот арасына тибәргә тырыша. Тал ип үз югарылыгыннан «бүтәкәнең» башын, иннәрен төя. Көндәшләр тәмам хәлдән таеп, җирдә авыр сулап ятканда, тилеләр орышын елмаеп багып торган сценарий авторы сөйгән егете алып биргән француз туфлиләре үкчәсендә зырылдап әйләнә дә: «кстати. тамаша кызык булды, рәхмәт сезгә, тик мине әти-әни хәерчеләр өчен үстермәгән, мин башканы яратам, мине артык борчымавыгызны үтенәм, чао!». дип китеп тә бара. Аякка күтәрелерлек тә көчләре калмаган, язмышларына ярык тагарак кына насыйп икәнлекне гарьләнеп, үрсәләнеп аңлаган, шул ук вакытта өсләреннән ниндидер йөкнен төшүен сизенгән, кызның җылы тәне урынына яралар, кара тимгелләр алып, бит сыйпап калган көндәшләр борыннарыннан килгән хәләл каннарын сөртеп, тормышның әле дә дәвам итүен, кыз ташлап кына ахырзаманнын җитмәвен калебләре белән сиземләп, яткан җирләреннән бер-берсенә карашып, көлешеп җибәрәләр.
Беренче булып Талип телгә килә:
—Минем әти «ике чәүкә сугышканда кара карга тук була», ди торганые. Хәзер генә бу мәкальнең мәгънәсен аңладым. Без үләксә өчен сугышкан чәүкәләр булабыз, ә сөеклебез кара карга кочагына чумды, шул кирәк без мәхлукларга.
Нәкыйп үрмәләп диярлек Талип янына килеп, киләчәк дуслыклары наменә кулын бирә:
—Әйдә, каныбыз тамган, мәхәббәтебезне күмгән җирдә гомерлек дус
булырга ант итешик. Бер дә борчылма, безгә насыйп кыхтар үсә торсын! Тулай торагыбызга кереп юынып алыйк та. үзебезне тәртипкә китереп. Маяковский клубына тансыга юл тотыйк.
Килешү янәдән каты итеп кул кысышу белән раслангач, бер-беренә карашалар да кычкырып: «Карале, ничек кызык итте безне бу кызый, бик хәйләкәр нәмәстәкәй булып чыкты шайтан, пичтән әле генә алынган итле пәрәмәч безгә тәтемәде шул. рәхәтен башкалар күрәчәк».—кебек сүзләрне кабатлый-кабатлый сагышлары, көенү-үкенечләре. эчке моннары чыгып беткәнче, туктала алмыйча көлешәләр. Очраклы узып баручы туктап боларга карап, бармагын чигәсенә тидереп тора башлагач кына, аннарына килеп, капылт борылып тулай тораклары ягына китеп баралар.
Менә шундый монлы шартларда туа бер туганнар арасында ла сирәк очрый торган көнләштерерлек, гыйбрәтле дуслык.
Икътисад фәненен нигезендә һәр шәйне шик астына ал. чагыштыр, сына кебек төшенчәләр ята. диләр. Шул юнәлешнен докторы булу турында хыялланып йөргән зат буларак. Талип янәдән булачак сәяхәтләренсн бер хәвефле ягын ачыклау нияте белән яна сорау тартып чыгара
—Безләрне кунакка чакырган адәм бергә укылган, эш беткән, узган эшкә салават димәсме икән? Димәк, жөмлә ахырына нокта куелган. Анын бергә студент булып йөргән еллары якты истәлек булып томан артында калды. Сарытау чабатасы искерде дип әйтүе мөмкин түгелме9 Аннан килеп, шәһәр исемен дәгъвалап йөргән алдынгы районга килеп-китеп йөрүчеләрдән юл өзелми, диләр Депутатлар да. халык мәнфәгатьләре турында кайгыртып, борчылып ул төбәктә сш булалар, дип ишеткән идем
Буе тәбәнәк булса да. зур башлы, коңгырт күзе елгыр Нәкыйпне тәвәккәлләгән фикереннән, ми Шәрифләрен бораулаган уеннан кире кайтаруы ифрат кыен, хәтта гайре табигый шөгыль иде. Соңгы тиенсез калыр, әмма үжәтлеген итәр
—Фәһим Сабирович яхшылыкны оныта торган кеше түгел Берничә кон элек кенә үзен бер зур җыелышта очраттым Чакыруын тагын кабатлады. Бармасак гтросто яхшы түгел, кешене үпкәләтербез
Талип. матурлыгын мактаган саен күнеле йомшара барган кыз кебек, үзендә дә юлга чыгу уе өстенлек ала баруын тойды Сарытау партш катасында янә бер кат психология фәнен укыган Нәкыйп дустынын күзләрендә, гольфетрим агымы килеп кергәндәй, җылылыкның артуын, басым ясаунын файдасын сиземләп, саклабырак тоткан дәлилен, уен тузын чыгарып сала.
—Без ул яклардан әйләнеп, болганып кайтудан берни югалтмыйбыз Бердән, соңгы вакытта үзебез дә сирәк күрешәбез, дөнья мәшәкатьләре басты, сөйләшәсе сүзләр, кинәш-табыш итәсе әйберләр җыелды Машинаның арткы утыргычыңда иркенләп аралашып барырбыз Икенчедән, шашлык, бәлеш, тутырма, кызыл балык, авыл тавыгы ашап, мунча кереп, кешечә сыйланып кайтырбыз
Үзе санап үткән ризыкларның берсен алдавыч жим итеп сайлап. Талипнын колагына үрелеп. Нәкыйп сүзенә үтә бер серлелек төсмере бирергә тырышты:
—Син. Талип. ничектер, мин үзем шашлыкның үзеннән бигрәк исен үлеп яратам Анын шаян жил алып килгән хуш исе сихри көчкә ия. күңелләрне иләслөндерсп. яшисе килүнен мәгънәсен кинәйтә Ашый башлагач, серлелек югала Мин үземнең бүлектә тарханга, шашлыкка чыгып керәбез дигәч күбесе төкерекләренә буылып, көнләшеп калдылар. Ю пикәен шашлыкны сарыкның кабыргасыннан, сөяге белән зур итеп ясата, ди Гадети кеше генә түгел шул минем сабакташ,—дип сүзен тәмамлады Нәкыйп, күнслсн
иләсләндергән горурлык хисен яшерүне кирәк тапмыйча.
Тал ип хыялый сәрхүш дустын җиргә төшерү вакыты житкәнне сизде.
—Синен хыялларың, абзый, бик зурдан. Өметен боз тавына килеп сөртенгән кораб кебек уалса, акланмаса нишләрсен? Куаныч куыгын буш булып чыкса. Шашлыкның исен дә исни алмыйча калсак? Японнар гомерләрен озайту чарасы итеп, әүвәл ярты сәгать ризыкнын исе белән канәгать булып утырсалар да, соныннан аны бик тәмләп ашап куялар, ди. Шунысын да бар, әле, ягулыкка түккән акчага «Буш» тавыгы аякларын сатып алып, шашлыкны үзебез ясап, син аның серле исен туйганчы иснәп, мин мескенең итен кимереп бәйрәм итсәк, арзанракка да төшәр, ышанычлырак та булыр кебек.
—Ничек инде арзанракка төшәр. Ана күпме тәмләткеч, әзерләргә вакыт, утын кирәк. Ә юл романтикасын, яна кешеләр белән аралашу шатлыгын кая куясын? Сина җирдән шуышып барырга гына булсын. Романтиканы аңламыйсың! Хакимият башлыгы итеп теләсә кемне куймыйлар, анын белән аралашу үзе ни тора! Аның һәр өлкәдән продвинутый кеше булуы турында легендалар йөри. Дөрес, үзе башлап җибәрсә, берәүгә дә сүз бирми, ди. Кунакта анысына гына түзәсен инде.
Бер-ике көннән юлга чыгарга тәвәккәлләп, кул бирешеп саубуллашкач та, Нәкыйп үзен якында гына көтеп торган машинасы янына ашыкмый. Төп мәсьәлә хәл ителгәч тә әле чалбар балагына ябышкан кырмавыктай кечерәк мәсьәләләр калган булып чыга. Нәкыйпнең янә бер үзенчәлекле сыйфатын әйтмичә булмый, ул—дәрәҗәсен төшерә торган вак саранлык. Сугыштан соңгы елларда күп балалы гаиләдә черек бәрәңге коймагы, алабута шулпасы ашап, әтисез үсү галәмәтеме, башка берәр сәбәбе бармы, өздереп әйтүе кыен. Талип «ни әйтсән дә, Нәкыйп егет кеше инде, вакланып тормый», дип уйлап та өлгерми, тегесе мичкәле балга бер кашык дегетне тамыза да куя: әлеге дә баягы вакчыл саранлыгы калкып чыга. Талип дустынын машинасына утырып китәргә ашыкмавын өстәмә бурыч куясы буладыр дип фаразлады. Бу юлы да элеккеге көндәше анын «ышанычын» аклады. Нәкыйп бәдәненнән кыскарак аякларында таптанып алды да:
—Машина олы юлга чыгарга ажгырып тора. Өр-яна двигатель куйдык. Ягулык ягы гына кыенрак. Минфин безне бик нык кысты, көненә нибары ун литрга калдырды. Ярты юлга җитәрлек запасыбыз бар бугай. Нәрәстәгә барып җитәр өчен кимендә бак ярым ягулык кирәк. Нишләрбез икән?—дип, конгырт күзләренә, кин маңгаена, борыны читендәге миненә чарасызлык тудырган сипкелле моңсулык йөгертеп,—Талип ягына борылды.
Казан университеты доценты, янәсе, бәгъзенең икътисадый хәленә кереп, аны анларга, киңәш бирергә, ярдәм кулын сузарга тиеш. Гадәттә, минем йомыш белән йөрибез, чит машина ялласаң, кыйммәткәрәк төшәр иде, бензин миннән булыр, дип, дустын «кома»дан чыгаргалаган Талип бу трит Нәкыйпнең сораулы-ялварулы карашын соры күзләренең корычтай катылыгы белән каршылады.
— Минем акча ягы такырырак шул, малай. Булганда кысылып тормаганымны беләсең. Хатын йокы бүлмәсенә кыйммәтле австрийский гарнитур алып кайткан—дип, бик тәмләп зарланып алгач,—соң, бензин мәсьәләсе бик авыр булгач, эч пошырып, кычытмаган җирне кашып, көпчәк һәм түфлиләр туздырып йөрмик! Ул тарафларда безне зар-интизар булып көтеп торучы кызлар да юк бугай. «Башкорт бәхете»ндә Исхакый күкрәкләре мул булса да, мишәр кызлары бик усал, телләренә шайтан төкергән дип язган түгелме сон?
Нәкыйп бокс уенында дошманнан саклану алымына ошатып ике кулын аркылыга куйды. Район хакимияте башлыгы белән күрешүгә каһәр суккан
бензин аркасында гына бармый калып буламы сон. тузга язмаганны —Юк. юк. бер килешкәч, юлга чыгабыз булгач, чыгабыз Шундый олы кеше үзе (бу сүзгә басым ясады) чакырып торганда бармый казу һич кенә дә дөрес булмас.
Ак дымлы тешләрен ялтыратып, кеткелдәп алганнан сон. өстәп куйды.— Ягулыкны эзләп карармын Берәр дусны кысармын Әйткәнемчә, кара сарык кабыргасыннан ясалган шашлык искә төшкәч, авыздан сулар килә, эссе мунчасы күз алдына килеп баскач, арказар кычыта башлый. Фәһим Сабировичка хас кунакчыллык гажәеп диләр. Безне дә ашатып-эчертеп, гәмам хәлдән тайдырмыйча, җибәрмәс дип уйлыйм
Инде икенче тапкыр саубуллашкач та. Нәкыйп Тазип яныннан китәргә ашыкмады. Аны нәрсәдер бимазалый, агач корты кебек жанын. миен эчтән кимерә Борчылуынын сәбәбен ачыклый алмый интеккәннән сон. зиһен капкачы ачылып киткәндәй булды. Ул үзен ни. нәрсә бораулаганны анлады Бөтен авырлык анык өстенә төшә түгелме сон? Глава белән ул сойләште. машина аныкы, ягулыкны да ул табарга тиеш. Ә Талиптан нәрсә: газ биреп торган машинага кияү егете кебек колга гәүдәсен ташлый да. шунын белән вәссәләмме? Дус дигәч тә, алай ук салынырга ярамый
Акча юк дип шомарткан була, хәчтрүш. Дуслык ул бәллүр савыт кебек, аны саклый белергә акыл кирәк. Кысмырлыгы олыгайган саен көчәя баруы сизелә. Башына шул мизгелдә күктән ингәндәй яна фикер килде
—Карале. Талип. без юлга чыгасы көнне бик иртә кузгалабыз: ашарга да. эчәргә дә өлгермибез. Безнен юл өстендә, чамалавымча, кафе-мазар юк. нишләрбез икән?—дип. дустын, әлеге тәкъдимне кабул итәргә әзерләгәндәй, тавышына инәлү катыш кызгандыру төсмере чыгарырга тырышты. Мәгәр икътисад белгеченең кырынганда бит уртасында пәкегә эләкми калган йоны да селкенмәде.
—Ну и что! Ачка үлмәбез әле. Аш казаныбыз ял итәр Табыныбыз хуш килмәде бугай дип хужаларнын кәефен бозмас өчен кунакка ашамыйчарак бару лязим (монысы узган ел Төркиядә ял итү жимешс) диләр
—Синен хатын итле пәрәмәчне тәмле итеп пешерә, безгә юлга әзерләп җибәрмәсме икән дип кенә әйтмәкче булган идем
Нәкыйпкә, кулын селтәп, машинасына титаклаудан башка чара калмады. Талипка сиздсрмәсә дә. Нәрәстәгә дәшкән сәяхәтнсн нәтиҗәсе очен Нәкыйп бик борчыла иде. Сәбәбе шул: урамда очраклы күрешкән, авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүче бер танышы анын күнеленә акрын гына, әмма гел кимереп торырлык корт, шул ук вакызта начар камыр кебек кабара торган шөбһә салды.
—Фәһим Сабирович хозурына барырга җыенасызмы ’ Хуш. хуш Ифрат кин күңелле, шул ук вакызта кырыс, усаллана торган шәхес Анын ниндирәк вакытына туры киләсез бит әле.
—Анысы нәрсә була инде? Без сабакташлар, партшколада бергә укыган идек,—дип мыгырданды, югалып калган Нәкыйп.
Чиновник җитди сер белгән кешедәй вәкарьлек белән генә борын очына төшкән күзлеген өскерәк күтәреп куйгач, фикеренә ачыклык кертте —Үзеннән-үзе килеп чыгамы, азлә вакытын шулай шәрехләп куямы, ул атнаның һәр конен аерым проблемага багышлый, диләр Сүз килгән кунаклармын күнелен күрү турында бара Берни акламаган Нәкыйп
— Кызык.—дип куйды Күз алдыннан бер-бер артлы төрледән-торлс күңелле һәм шөбһәле манзаралар узды.
—Әйтик, атнамын бер көнендә ул читтән килгән кешеләрне атлары янына алып бара, һәр тул пары турында озак итеп сөйли, малкайларына шикәр, чәк
чәк ашата. Икенче көнен бодайнын яна сортларына, арыш белән кушылган төренә, солыга, борчакка багышлый. Әлбәттә, инде кунаклары анын белән көне буена кырда йөри. Өченче бирмеш көн Германиядән, Украинадан кайткан комбайннарга, аларны чагыштырып бәяләүгә корылган булырга мөмкин. Пәнҗешәмбесе тарихка багышланып, татар халкының фаҗигале язмышы өчен сагышлану көне булгалый. Аннан соң бит әле бөеклек өянәге кабынган вакыты да, хәмергә сәлам биреп алган көннәре дә булгалый... Бәхетегезгә ниндие туры килә инде. Кайсы йолдызлык астында тугансыз бит,—дип, кычкырып көлеп, Нәкыйпне кантарлы уйлары белән ялгызын калдырып, үз юлы белән китеп тә барды.
Юлга чыгасы көннәренең ямьле, матур булуына өметләнүләре дә, гозерләре дә фәрештәнең амин дигән вакытына туры килмәде. Иртә шыксыз, нурсыз иде. Кояш чыгаргамы, юкмы дип икеләнеп күк читендә, болыт астына яшеренеп, иркәләнеп ята. Әбиләр чуагы керфекләрен җиргә иңдерергә ашыкмый.
«Волга» машинасы ерак сәфәргә чыгуга шатлангандай, гайрәт белән көчкә табылган ягулыкны яндырып (Нәкыйпне көендереп), тыныч, төзек, калай түбәле татар, җимерек, беришесе хәрабә хәленә килгән урыс авыллары яныннан элдертүен белә. Нәрәстәгә чаклы өч йөз чакрым юлнын үтелгәнен сөйләшә-аралаша, берсен-берсе чеметкәли барып, сизми дә калдылар.
Уннарга килеп җитсәк, бик шәп булыр иде дип, фараз кылулары хакка чыкты. Уйланылган вакытта кара һәм саргылт туфлиләр Нәрәстә асфальтын бәхетле иттеләр. Шәһәр исемен алуга дәгъва итүче район үзәге ишләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый дисән дә, зур хата булмастыр. Күзне иркәләрдәй үзенчәлекләре бер тирәгә—үзәк мәйданга сыешкан. Ун якта, утыртылган чәчәкләргә күмелеп, гавамга кайсы якка юл тотканда бәхетле буласыларын кулы белән күрсәтеп, Ленин бабалары басып тора. Акыллы кеше булгандыр, ахмакны монда тотмаслар иде. Юлбашчы сынының сул ягында матур соры төскә буялган элекке райком, хәзерге хакимият урнашкан ике катлы бина кәперәеп утыра. Ин зирәк фикерләр район халкына шуннан иңдерелә. Ильич һәйкәленең ун ягына, юлны аркылыга бүлеп, мәдәният сарае утыртылган. Хакимиятнең акыллы боерыкларын үтәгәннән сон, халык шунда ял итәргә, күнел ачарга агыла имди. Нәкыйпнең аларда кайгысы юк. Шәриф Камалнын үзен озатырга вокзалга килгән халык алдында тотачак нотыгын кат-кат кабатлаган депутат кебек, хакимият башлыгына әйтәчәк сүзләрен Нәкыйп киченнән уйлап, шәрехләп, күнел, йөрәк дәфтәренә язып куйган иде. Юк-бар сөйләп абруй төшерү вакыты түгел.
Очрашу мизгелләрен күз алдына китерүе кыен булмады ана. Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, билләре төклетураныкы кебек эчкә тартылып торган, озын аяклы сәркатип кыз кунаклар килеп төшү хәбәрен хуҗасына ирештерүгә, шул мизгелдә үк, махсус көтеп торгандай, олпат гәүдәсен туры тотып, агара башлаган чәчле мәһабәт ир атылып килеп чыгар да, заманында кылган изгелекләре өчен, рәхмәт сүзләрен догадай колагына пышылдый- пышылдый, Нәкыйпне кочагына алыр, аркасыннан сөяр, бәлки, яңакларын битенә тидереп алыр, шуннан соң гына, монда тагын бер бәндә бар икән әле дигәндәй, авызын ябарга онытып торган Талипка олы учын сузар. Кабинетка керә-керешкә Нәкыйп күптән килергә әзерләнеп йөрсәк тә, тиз генә чыгып китеп булмады, ниһаять сине (бәлки, кеше атдында сезне кирәк булыр) күрү бәхетенә ирештек, яшәреп, матурланып киткәнсең, Дәүләт советы оештырган җыелышта арганрак күренгән илен кебек, күнел түреннән ургылып чыккан мөкатдәс уйларын чәй өстәле янында яисә ресторанда дәвам итәр. Анда абзагыз Юзликәевкә кабатланмыйча кына нәрсә әйтәсен белер: партшколада укыткан профессорларны үртәп, ирештереп, беришесен
мактап искә алыр, төне буена кәрт уйнап, йә хәмер чөмереп утырганнан сон, зачет-имтихан нарны унышлы гына аударып кайтуларын әйтеп көлдерер. Күз төшүгә ир-атнын дәртен утка тарган дарыдай кабыза, каны кайнап, иреннәре наз бөркеп торган тулы күкрәкле җыештыручы маржага җылы мөнәсәбәтләре турында әйтү урынлы булырмы икән, дөрес анлармы? Син арага керден дип шул хатын өчен ду тузып миннән көнләшеп тә йөрде бугай. Ә бит майлы калҗа икесенә дә тәтемәде: бөтенләй өченче кешегә— бер чанта кара уылдык, бер яшик коньяк төяп килгән калмык мужигына эләкте Без кылтаеп, марҗаны күз белән ашап йөрүдән уза алмадык Бу хакта, бәлки, Рим сенаторлары кебек, аякны суга тыгып, җылы мунчада сыра чөмереп утырганда елмаеп искә алырмын. Талип белән мондый тормыш нечкәлекләре турында кинәш-табыш итеп булмый шул, ана ни, арба ватылса утын, үгез үлсә ит, хатыныннан итле пәрәмәч тә пешертә алмады, өйдә юк дип алдый булыр, бичәсе көнбагыш ашап, минералка эчеп, телевизордан сериал карап утыра торгандыр әле Чын тормыш дәресләрен партшколада гына алып була иде шул. демократия дигән нәмәстәкәйләре шундый мәдәни-сәяси үзәкләрне бетереп, начар эшләде. Хәзер әнә Рәсәй президенты әзерлекле кадрлар җитешми дип зарлана. Үзенә күрә генә түгел, «коммунистлар мәктәбендә чарланган кешеләр кушканны сукырларча үтәүче роботлар, өсләренә бурыч алып, ижади эшли белмиләр*, дигән була әле. саламторхан. Бу бит Талипнын үз ми казанында туган фикер түгел, көнче ташбакалар тараткан гайбәтне, суфыйлар эчтәлеген аңламыйча ятлаган дога кебек, кеше сүзен кабатлый Бу уйлар Нәкыйпнен башында туктаусыз чуалып, килеп җиткәч кенә төгәлләнгән нәтиҗә төсен алдылар
Мосафирлар үзәк мәйданны күпне күргән тәҗрибәле күз карашы белән иңләделәр дә, бая әйткән ике катлы бина эченә кереп бөялделәр. Кабул итү бүлмәсе ишеген үтеп, өстәл артында утырган җаваплы ханымга күз салуга Нәкыйп югалып калды. Ун ягына ак, кара, кызыл телефоннар тезелгән шома өстәл янында хыялында йөрткән чибәр, мөлаем, нәзек билле кыз урынында күн тышлы кәнәфидә яшен яшәгән, киселгән урмандай сирәк чәчләрен көл төсенә буяткан, сусыл күзле ханым утыруы Нәкыйпнен күнеле сүрелүгә, кәефе кителеп төшүгә беренче сәбәп булды Аның партшкола югарылыгындагы нәзберекле зәүкы ханымны кабул итмәде Чакырылмаган кунаклар ягыннан иңгән кара дулкын сәркатипкә барып җиттеме, әллә инде ул мондый япанчылардан гарык булганмы, шакы-шокы итеп каты басып кергән озын вә кыска ирләргә сөзеп карады да, урыныннан кымшанмыйча гына:
—Сезгә кем кирәк?—дигән җөмләне кысып чыгарды
—Без глава янына килдек,—диде Нәкыйп, мангаена тир бәреп чыгуын ханым ягыннан килгән итагәтсезлеккә юрап.
—Йомышыгыз нинди? Бәлки, урынбасарлары хәл итәр?—дип сусыл күз өстәлнең икенче ягыннан теркәү журналын алып, кем булуларын, каян килүләрен язып куярга җыенды
Фәһимгә ныклап әйтәсе булыр, үзен хур итеп, ямьсехтеге генә җитмәгән, мондый илтифатсыз, тәрбиясез хатынны янында тотмасын, анын урыны гардеробта кием алып тору Кем икәнлегебезне, нәрсә сорап килүебезне теркәп ала имеш, тузга язмаганны Яратмасан да, кабул итмәсән дә, теге дөньядан килеп төшмәгәнлегенне. ишәк түгеллегеңне аңлатырга туры килә моңа.
— Без Казаннан Фәһим Сабировичнын шәхси чакыруы буенча килдек Рәсми йомышыбыз юк
Партшколада бергә укыганыек дип тә өстәмәкче иде дә. вакытында теленә тыю салырга өлгерде, ни өчен әле бу килбәтсез ханымга хисап
биреп торсын! Вакытында тукталып кала алуы өчен искә төшкән саен үзен кайта-кайта мактады.
—Безнең кайдан килгәнне кереп әйтүегезне сорыйбыз,—диде Нәкыйп, җитдидән кырысрак тон белән.
Ханым торырга җыенып, урынында кымшангандай булган иде, телефоннарның берсе зеңгелдәде.
—Алло! Рәсимә синме? Исәнме, ахири. Хәлләрме, ярыйсы, эш күп, бертуктаусыз кеше. Менә бүген үземә файдалы эш эшләдем: килүенчә базарга кереп өч кило яхшы кишер алдым. Бәясе дә по-божски булды. Чуашлар яшелчәне үстерә белә. Тырыш халык. Бик комсызлар да тегел. Гафу ит, Рәсимә, икенче телефон шалтырый.
—Улым, тордыңмы? Бик иртә уянгансың әле бәген!—дип, сирәк тешләрен күрсәтеп кеткелдәп алды.—Бәрәңге белән кәтлит плитәдә. Җылытып аша. Пока, улым, шеф чакыра.
Телефонын шап итеп урынына куеп, ханым имән ишек артына кереп югалды. Төп кабинеттан чыккач та, чакыру сүзен әйтергә ашыкмады. Өстәле янына кереп утырып, тулы гәүдәсен җайлаштырып куйгач кына:
—Фәһим Сабирович бик важный эш белән утыра. Бераз көтсеннәр диде.
«Көтсеннәр» сүзен Нәкыйп ифрат авыр кабул итте. Әйтерсең лә, анын башына бер чиләк салкын су тондырдылар. Талип каршында олы абруенын бер чите убылып төшкәндәй булды. Ачуы чыгудан каны кызган табадагы май кебек чытырдап кайнаса да, тынычрак булырга тырышып:
—Сез безнен каян килүебезне, кемнәр булуыбызны әйттегезме?
Төксе тавыш «хуҗа барысын да белә» дип әйткән мәлдә, үзара элемтә уты кабынды. Нәкыйпкә таныш та, ят та тавыш:
—Кунакларны утырышлар бүлмәсенә кертеп утырт. Бушагач, мин дә шунда чыгармын,—дигән әмер төшерде. Исәнмесез дә, сау булыгыз да юк.
Нәкыйп өнсез калды. Ничек аңларга инде Юзликәевнен бу кыланышын? Бүлмәсенә чакыртып алып яисә үзе имән ишекне тупсаларын каерырлык итеп ачып, йөгереп чыгып кочаклап аласы урынга, утырышлар залына озата. Язылмаган кануннар буенча сабакташлар арасында кем булсан да. рангларга бүлешү, болай ук кыйландыру кабул ителмәгән кебек иде. Аяк табаннарыннан күтәрелгән үпкә катыш рәнҗү хисен басарга тырышып, Нәкыйп хакимият башлыгының бу адымын аклау юлларын эзләде: янында Мәскәү кешесе утырмаса да, финанс оешмасыннан тикшерүчедер әле, соңгы мәлдә бюджет акчасының кая тотылуы белән бик кызыксына башладылар дип, үзен дә тынычландырырга тырышты. Партшколада ин кыен мизгелләрдә дә сабыр була белергә, язмыш басымына баш бирмәскә өйрәттеләр түгелме сон бәгьзеләрне?
Ямьсез ханым аларны коридорга алып чыгып, бөтенләй икенче якта урнашкан зур бүлмәгә алып керде. Кыл уртада олы түгәрәк өстәл тора, сул як дивар буйлап тезелгән язу өстәлләренә төрле китаплар, белешмә карталар, кубоклар тәртип белән тезелгән.
Каршылыклы хисләр ташкынын, миен бораулаган күп санлы сорауларны басарга тырышып, тәкъдим ителгән стендлар белән танышкандай иттеләр. Вакыт отыры акрын узды. Сәгатьнең башка шөгыле булмагач, көндезге уникегә үк килеп җитте. Егетләрнең ашыйсы килеп, эчәкләре түбән авыл этләредәй тавыш күтәрә башлады. Хатыннары пешергән ризыкны— Нәкыйп кәбестәле ашын, Талип итле пәрәмәчен уртлап утырасы урынга үз теләкләре белән җәһәннәм читенә килеп, ач килеш алдынгы сыер савучының нурлы йөзенә, базарда ит чабучының (анысы ничек районнын алдынгылар альбомына эләккәндер, бер Алла белә) тук чыраена карап утырырга мәҗбүрләр. Рәсемнәрдән илһам алып, үзара хәзерге заман
кунвкчыллыгынын янарган эчтәлеге турында гәпләшүгә күчкән дуслар икенче якта стенага сыланган ишекнен тавышсыз гына ачылып. Голливуд фильмнарындагы шикелле, жир астыннан калыккандай, алларында хакимият башлыгынын басып торуын күргәч, каушап калдылар Берсе якыннан, икенчесе җыелышларда, зәнгәр экранда күргәннәре булса да. район хужасынын мәһабәт гәүдәсенә, иллене узган булса да. җитезлеген җуймаган йөрешенә соклануларын яшерә алмадылар Бирсә дә бирә икән Ходай яраткан колына Сина. мина. Нәкыйп белән Талип иптәшләргә тиешле сыйфатларны бер кешедә җыеп күрсәткән. Буй-сыннын килешле төзлеген, иннен киңлеген, таза муенга утыртылган чал чәчле олы башнын горур тотышын, сырлары да килешеп торган мангайнын күп акыл җыярлык киңлеген, тиресенә сыеша алмыйча, икегә аерылып, алга чыгып торган иякнен эрелеген, шулар өстенә елмаюга әзер иреннәрнен кабарып торуын әйтәсенме? Кайнап торган ирлек сыйфатлары, үрчемле кан билгеләре һәр күзәнәге хәрәкәтеннән сизелеп тора, һәммәсе искитмәле үз урынында Шулары гына җитмәгән: ипигә сылап ашардай кара жирле, тимер юллы, җир асты байлыклары хәттин ашкан, эшчән халыклы вңзаятне кулына тотырганнар. Тик менә чәнечкеле яшькелт-соры күхзәре генә бу гәүдә өчен кечерәк булып күренделәр Талипка. Ә Нәкыипнсн Фәһимгә нисбәтән партшкола мәхәббәте дөрләп уянып, сөякләре таралып, аны чуалып киткәндәй булды Житмәсә. әле шундый кеше, сабакташын танып, бөркет канатлары кебек кулларын як-якка җәеп. Нәкыйп янына үзе килеп, кочаклап алды, аннан, учын турайтып, иссм-фамилияссн әйтеп, кулын Талипка сузды.
—Егетләр гафу, гафу Бераз көттердем бугай. Эшләрнен бик тыгыз вакытына туры килдегез. Мавыгып та киткәнмен Мин районда, бәлки, республикада яна башлангычка нигез салдым. Бер кая да эшләми, укымый торган, шаляй-валяй йөрүче, араларында хулиганнары да булган яшьүсмерләрне исәпкә алып, һәрберсен тәрбияви эш алып бару өчен район җитәкчеләренә беркетеп чыктым. Үземә ин юлдан язганын сайлап алдым. Хәзер шул малай—Андрей Морозов белән бикләнеп, ике сәгатьләп сөйләшеп утырдым Яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, урыннар бү лешү турында күп нәрсә белдем. Андрейга яшьләрне теннис уенына тартып кертүне тапшырдым Кыскасы, очрашудан бик кәнагать калдым
Нәкыйп белән Талип ирекссздән күз карашлары белән алыштылар глава бүлмәсендә үтә «важный» персона булган икән шул Шунын белән кереш сүзен тәмамлап, хуҗа түгәрәк өстәл башына барып утырды, янына кулындагы бер кап сигаретын, кабызгычын куйды Кул ишарәсе белән кунакларны янына чакырды Хат-әхвәл. һава торышы, юл мәшәкатьләре, районда урып-җыюнын тәмамланып килүе, ашлыкнын күпмерәк чыгуы, яна сорт бодайда клейковинанын микдары турында кыскача гына фикер алышканнан сон. Фәһим Сабирович. әфисәр бармагын кабызып, үзенә бер нәзакагьлелек белән һавага төтен җибәреп алгач, төп темасына күчүгә зәмин әзерләде.
—Сез менә укыган кешеләр, яна танышкан иптәш икътисад фәннәре кандидаты дидегез. Нәкыйп ике югары уку йортынын башын чукыган кеше...
Үзе дә көтмәгән кыюлык белән Нәкыйп нотыкчыны бүлдерүгә жөрьәт итте.:
— Юк. дөрес түгел. Минем өч дипломым бар Университетның тарих факультетына кергәнче, мин Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган идем Партшколада бергә укыганны хәтерлисездер. Фәһим Сабирович'
Хакимият башлыгы сүзен бүлдерүчегә үгез кызылга караган кебегрәк күз ташлап алды да, Нәкыйпнен Лаеш дипломына мөкиббән китмичә, сүзен дәвам иттерде.
—Ә шулай да безнен як тарихын белмисез. Андыйлар (укы: наданнар) күпчелек. Янәсе, Нәрәстә төбәге уңдырышлы җире, уңган чуаш һәм мишәр халкы, күптән түгел табылган нефте белән генә атаклы. Юк, жәмәгать, бу берьяклы караш, бу яклар элек-электән югары мәдәниятле, татарның асыл егетләрен үстергән, укымышлы затлар биргән төбәк булган. Берничә ел элек кенә мин чакырган археологлар Бизләү авылы янында зиннәтле әйберләр, хатын-кызлар кулланган алтын-көмештән ясалган беләзекләр, чулпылар, ярым ай ясалган алкалар таптылар.
«Карале, бүген нинди көн сон әле, атна кич—пәнжешәмбе ләбаса, димәк, без тарих көненә туры килгәнбез», дигән уй Нәкыйпнен миен тырнап узды. Ерак үткәнне искә алу көненен ахыры ничек тәмамлана икән? Талип озын муенын тагын да сузарак төшеп, нотыкчыны йотлыгып тынлый.
—Бизләү элек җиде мәхәлләле, жиде мәчетле зур авыл булган. Анда зыялыларны, дин әһелләрен әзерли торган мәдрәсә гөрләп эшләгән. Утыз И мән и дә әллә үзе укыган, әллә берничә ел укыткан ди шунда. Кол Гали эзләрен дә таптылар галимнәр.
Бүлмәгә көя кебек тавышсыз-тынсыз гына кабул итү бүлмәсендә утыручы ханым кереп, хужасынын колагына нидер пышылдады. Ю ха и кәе в сүзен бүлеп:
— Безгә янә берничә дус килгән. Алып керегез үзләрен. Алар да тыңласыннар. Чәй әзерләгез, кунакларның тамаклары кипкәндер.
Яна мосафирлар бүлмәгә керә-керешкә үк хужа таныштыра да барды. Уртача буйлы, җирән сакаллысын чуаш гәзитенен баш мөхәррире Василий Прокофьев дип атаса, арттанрак кергән озын буйлы, кара тут йөзле, елгыр кара күзлесен «Тургай» журналыннан Вакыйф Исмәгыйлев дип атады.
Кунаклар белән бергә үк бүлмәдә пәйда булган көл чәчле ханым өстәлгә төсле чәшкәләрне таратып, кәгазь чәй капларын куеп, әзерләп куелган кайнар суны агыза ук башлады. Шулай ук ясалма бөдрә чәчле яшьрәк, матуррак икенче ханым поднос белән әгьла төшке аштан сон чәйгә бирелә торган өрек, караҗимеш, чикләвек, балык сурәтле кечкенә печеньеләр, шикәр кебек нигъмәтләрне тезеп чыкты. Иренеп кенә, сөйләүчене тынлый- тынлый, чәй йотымы белән аралаштырып капкалый торган ризыклар ач карынны котырту өчен генә ярашлы иде Роза чәчәген противогаз киеп иснәүгә тинләгән кәгазь пакетлы чәйне Талип өенә кертмәсә дә. кунак хужанын ишәге дип, үзен тынычландырып, ашказанын нәрсә белән булса да алдап, бүреләр улавын бастырып тору кирәк булыр дип. чәй чөмерергә кереште. Эчәкләренең актарылып-актарылып шаулап ризык сорауларын күршеләргә ишеттерү яхшы түгел дип, Нәкыйп тә кулына чәшкәсен алды. Сыекчаны күбрәк эчсәң, ашыйсы килү онытыла дип ишеткәне бар иде.
Фәһим Юзликәев тумыштан хисчән, нечкә күңелле булып үсә. Шул ук вакытта, усаллана да белә, ин явыз малайларга да баш бирми. Мәктәптә укыганда ук шанлы татар тарихына, Атилла, Кубрат хан кебек бөек шәхесләргә табынып, «ул чорда яшәп, мин Казан ханы булсам (мона шиге юк иде), үзләре әйтмешли, күрсәтер идем мин урысларга кысла оясынын кайда икәнен. Сонрак туылган шул» дигән фикер ана тынгы бирми. Вакытында үз юлыңны дөрес сайлый белмәсән, башын белән бәреп боз ватсаң да, синнән файдалы кеше чыкмаячак дип, әтисе аны авыл хуҗалыгы институтына алып килә. «Җиһангир була алмасаң да, тамагын тук булыр» дип өсти ата кеше. Үкенми. Әмма халкы үткән тарих аны һаман да ерактагы йолдыз кебек сихерләп, үзенә тартып тора. Тарихтан
алынган мәгълүматларын, фаразларын үзендә тоту дөрес булмас дип. ул еш кына хезмәткәрләре, кунаклар алдына үз концепциясен жәеп сала торган булды. Бу юлы да килешле борыныннан төтен өерен ат дугасына охшатып түшәмгә таба озата-озата. тыңлаучыларга болгар-татар тарихына кагылышлы фикерләрен ирештерүгә кереште.
—Болгарстаннын башкаласы булып Болгар каласы саналса да. анын рухи һәм матди байлыгы, тирә-якны ымсындырып торган алтын-көчешләре Биләрдә, ягъни безнең яктарак сакланган. Ә укыту, белем эстәү үзәге булып Бизләү авылы икәнлекне тарихчылар исбат иттеләр инде. Өч үзәкнең дә юл аралары берүк диярлек Идел елгасы буенда урнашкан Болгар сәүдә, алыш-биреш үзәге буларак үскән. Аны елга яисә яр буйлап килеп талап китүе дә жинел булган. Нәкъ менә шуна күрә байлык капчыгы вазифасын Биләр үтәгән, —дип, тәмәке төтене белән бергә авызыннан саескан очырды хакимият башлыгы.
—Кызык, кызык, яначарак караш,—диештеләр, бер артистлы театрда статистлар һәм тамашачылар ролен үтәргә мәжбүр булган кунаклар ачы язмышларына буйсынып. Максатлары, сәбәпләре төрле булса да, сөйләүче бүгенгесе көндә һәркайсына кирәк иде. Бер кичкә кер мичкә дип түзеп, тарих битләреннән чапкынлап үттеләр Бу мәгълүматлар чуаш гәзитәсе хужасына кызыклы булса да. татар тарихын аркылыга-буйга инләгән, берише буыннарын хыялы белән тулыландырган Вакыйф өчен авыл хужалыгы белгеченең тарих турындагы фикерләре бәясе төшкән (Рәсәйдә еш булып торган) акча кебек арзан, капчыгы бер тиен иде Мәгәр гозер белән килгән кеше беркайчан дөресен әйтә алмый Үз эше өчен җаваплылык хисен тоймаган адәм генә принципиаль кеше мантиясен кия ала.
Бөтен хис-фикерләрен, мөнәсәбәтен шул шөгыленә салып. «Тургай* мөхәррире авызын зур ачып иснәде, чуаш гәзитәсе редакторы жирән сакалын сыйпап туйганнан сон. чепи күлләрен уу шөгыленә кереште Талип Нәкыйпнең колагына башкалар ишетмәслек кенә итеп —Дустын диңгез ташы кебек шомарган,—диде, хакимият башлыгының чынлап та партшколаны тәмамлаганына ышанып
— Мин гомерем буе авыл хужалыгы белән мәшгуль булсам да.—дип дәвам итте сүзен Фәһим Сабирович,—татар тарихы белән кызыксынуга вакыт таптым. Мин анын бай. гайрәтле, аянычлы үткәненә гашыйк Бездә халык мәнфәгатьләре белән яшәүче, югары кимәлле тарихчылар бармак белән генә санарлык—дип. бәя биреп узды нотыкчы галимнәргә, авыр башын өскә күтәреп, тәмәке төтенен ак түшәм ягына юнәлтеп һәм матур сүлләр табуына эчтән сөенеп. Ул—туган телен нечкәлекләре белән сизеп, теләсә нинди аудиториядә курыкмыйча, оялмыйча татар телендә сөйли алучы түрәләрнең берсе (бәлки, соңгысыдыр) иде
Нәкыйпкә партшколада сеңгән әрсезлеге сүз агышына кысылып алырга мөмкинлек бирде.
—Сездән. Фәһим Сабирович. үткәнне тирәнтен анлый. фәнни нигезгә сала белгән, югары белемле тарихчы чыгар иде
Сабакташының очы күренеп торган арзанлы мактавы йөрәгенә сары май кебек сыланса да. сөйләүче үзен бүлдерүгә игътибар итмәгән булып, фикерен иркенләп жәеп салуны дәвам итте
Диварда эленеп торган сәгать өчне суккач, хакимият башлыгы югары дәрәҗәдәге сөйләшүне башлаган кебек кинәт кенә тәмамлап га куйды —Ярый, егетләр, мин ашыгам, ссзнен дә шәһәрне карыйсы, авыллар, мәктәпләр белән танышасы бар. Берегез дә кунарга калмыйсыз дип аңладым Кичен күрешербез Редакторлар биредә кала бугай Сезне минем урынбасар
Вафа Садриев озата барыр. Камка авылында концерт белән укучылар көтә. Хәзерге авыл тормышы белән танышып, җилләнеп кайтыгыз әле!
Вафа Садриев дигәннәренең буе-сыны әллә кем булмаса да, җинел хәрәкәтле урта яшьләрдәге ир аралашу, сөйләшү мәсьәләләрендә хуҗасының нәкъ киресе булып чыкты, авызыннан анлату, җавап алу кипкән каен тактасыннан тутыккан кадак суырып алу белән бер диярлек иде. Сүзчән түрә үз янына телсезләрне, озыны тәбәнәкләрне, матуры ямьсезләрне җыярга тырыша, күрәсен. Әти-әнисе исемен дә белеп кушканнар. Нәкъ Вафа инде.
Аңлатмалары телеграф өслүбенә якын.
—Монсысы спорткомплекс. Бусысы май заводы. Тегендәрәк картлар йорты. Үзегез карап килегез. Мин машина янында калам.
Нәкыйпне яна төзелгән мәһабәт биналарда, картлар йортында намазлык өстендә утыручы Үзбәкстаннан куып кайтарылып, бәхетен туган җирендә тапкан мөлаем карчык та, йөзү бассейнының озынлыгы да артык борчымый Ашыйсы килү дә инде интектерми. Ризыкны кабул итү вакыты узгач, ашказаны язмышына буйсына, хуҗасын артык бимазаламый икән. Тән күзәнәкләре исәнлек өчен ифрат файдалы ач торуга әзерләнә булса кирәк. Борынгы Римда гладиаторларны көненә бер тапкыр гына ашатканнар дип каядыр укыган иде. Әнә ничекләр җиңел сугышканнар, байларның күнелен күрер өчен берсен-берсе «эһ!» тә итми кадап үтергәннәр.
Дөресен әйткәндә, Нәкыйпнең кылдан нечкә, кылычтын үткен күнелен ике мәүзугъ борчый. Берсе—күп өметләр баглаган сабакташының шулай кешегә санамыйча кабул итүенен шаһиты колга Талип булып, анын алдында керсез абруена тап төшү, икенчесе—кесәдән акча чыгармыйча гына кире әйләнеп кайтырлык ягулыкны бакка салу. Бензин белән ярдәм итүен сорап Вафага мөрәҗәгать итте.
Урынбасарның гаҗәпләнүе йөзенә савылып чыкты.
—Сез ул мәсьәләне хуҗа белән хәл итмәдегезмени әле? Бу минем компетенциягә керми.
Шул ук телеграф өслүб сыртын бирүдән коткарып калды. Киләчәктә дә ул анын таянычы булачак.
Район үзәген аркылыга-буйга әйләнеп чыкканнан сон, кырык чакрым ераклыкта урнашкан чын татар авылы Камка ягына элдерттеләр. Хакимият башлыгының бәясен төшерә торган, үзен пошаманга салган борчуы белән Нәкыйп янәдән Вафанын миен шакыды.
—Ни өчен Фәһим Сабирович кабул итү бүлмәсендә шундый өлкән, ямьсез ханымны тота икән? Ул бик зәвыклы, алдынгы карашлы кеше бит.
Йөртүче янында алгы рәттә утырган урынбасар бюрократик хакимиятнең яраткан алымын эшкә җигеп, әүвәл сорауны ишетмәмешкә салышты. Бу ысул тиешле нәтиҗә бирмәде. Чөнки Нәкыйпне партшколада хәзер пиар, элек «массалар белән элемтә» дип аталган предметта сөальне җавап алганчы кабатларга кирәк дип өйрәттеләр. Шул тәгълиматка турылыклы калып, кунак үзен борчыган низаг белән җаваплы кешегә кат-кат мөрәҗәгать итте.
—Үзеннән сорарга иде,—дип котылмакчы булды Вафа. Мәгәр ул беркатлы зат сорау бирүченең өч диплом иясе икәнен белми иде.
—Үзеннән дә сорарбыз,—дип вәгъдә биреп, Нәкыйп һөҗүмгә күчте.—Сез бит анын кадрлар сайлау, кую буенча ярдәмчесе. Жаваплылык сезнен өстә, бигрәк тә кешеләр белән эшли торган урыннарга тәкъдим иткәндә,—дип, Ленин хезмәтләреннән өзекләр әйтеп, Вафаны тәмам почмакка китереп кысты.
Тегесе үзалдына әйткәндәй генә:
—Хужа ул ханымны башка бүлектән күчереп утыртканда минем белән кинәшеп тормады—дип. жаваплылыкны үз өстеннән төшерергә булды
—Бәлки ул хатын Фәһим Сабировичнын ботак очы булса да туганыдыр, әллә... яшьлек мәхәббәтеме.—дигән фаразлары белән Нәкыйп Вафанын бавырына таш булып утырды, кан басымын күтәрде.
Ахыр чиктә урынбасар бәйләнчек адәмнән туепмы, үзе турында күзле бүкән икән дип уйламасыннар өченме, артка борылып, йөрәгеннән чыкканны әйтеп салды.
—Ул дорфа хатынны жаваплы урынга күчерүгә тешем-тырнагым белән каршы булдым. Фәһим Сабировичнын яшь хатыны чибәр, уңган, әдәпле кызны илләм тавыш күтәреп, хужа яныннан кудыртты. Мин үзем ишетмәдем, күрмәдем, сезгә дә берни әйтмәдем Менә сөйләшә торгач, килеп тә җиттек.
Аларны кадерле кунаклар дәрәжәсендә ипи-тоз, чәкчәкләр белән урамда ук каршы алдылар Зал укучылар, укытучылар, авыл зыялылары белән шыгрым тулы иде. Кунаклар болай ук кирәкмәс дип уйлап куйсалар да каршы сүз әйтергә кыймадылар. Шул арада сәхнәгә күтәрелгән тарих, география укытучысы күтәренке тавыш белән районнын уңышларына, колхозга амин тоткач, таркалып яткан авылнын якты киләчәге, бу мәсьәләләрдә зирәк, алдан күрүчән җитәкче Юзликәевнен унай роле турында шактый тәфсилле итеп сөйләде. Укучылар концерты да байтакка сузылды Сценарий буенча сорауларга җаваплар да каралган иде.
Шуннан соң ягымлы чырайлы, булдыклылыгы күзеннән, үзен тотышыннан күренеп торган кырык яшьләрдәге директор ханым ике кунакка да кыр чәчәге букетлары тоттырып, ашханәгә чакырды
—Администрация сезне тукландырып җибәрергә кушкач, озак уйлаганнан сон. башкалабыздан килгән җаваплы иптәшләр укучыларны ничек ашатуыбызны күреп китсеннәр дип. нәкъ шул рационны тәкъдим итәргә булдык,—дип. район үзәгеннән «тук* килгән кунакларны ашханәнен бер читендәрәк торган өстәл янына алып килде. Күп итеп куелган Йомшак кәгазьләр янында кәбестә салаты белән өч өлеш тәлинкәсе, бер өем шәнгә һәм компот салынган сырлы стаканнар кадерле кунакларны көтеп тора иде.
Нәкыйп белән Талип, мөлаем хужабикәнс рәнҗетмәс өчен, өстәл янына утырып, ашказанындагы көндез эчкән чәйне компот белән болгатып, башка ризыкларга кагылмыйча (хакимият башлыгы кунаклары ич. теләсә кая ашап абруй төшерәсе түгел) ни өчендер зур рәхмәтләр әйтеп, урамга чыктылар Шул арада йокысын туйдырып алган Вафа, киерелеп, тән күзәнәкләрен уятып алгач безне ашыктырды
—Хуҗа тизрәк кайтып җитегез, дип шалтыратты!
Машина кузгалып китүгә Нәкыйп терсәге белән дустынын янтавына төртеп алды, янәсе, «көтә, ашыктыра, әзерләткән нигъмәтләре суына торгандыр, бәлеш кайнар чакта гына тәмле була*
Машина янәдән Нәрәстә ягына юл алгач. Вафа сораулары белән интектермәсеннәр тагын дигәндәй, игътибарын музыка тыңлауга юнәлткәч, хакимият башлыгы ягыннан җылы им килүгә кәефләре рәтләнә башлаган мосафирлар икесе өчен дә газиз уртак теманы боҗрага алдылар Күнел гыныч булганда ир-ат йә сәясәт, йә хатын-кыз турында гына сөйләшә. Озак еллар дәвамында үзләрен ташлап киткән Мәдинәне искә алу Нәкыйп белән Галип очен табу салынган, тыелган тема булып кала килде Мәхәббәте җимеш бнрмәсә. биеклек алынмаса ир-ат хурлык баганасын әйләнеп үтәргә тырыша
Нәкыйп белән Талип үзләренә тиң дөнья бизәкләрен очратып, гаилә корып, балалар үстереп яшәсәләр дә, очрашканда мин «тегене» йөрәктән чыгарып ташладым дип мактанышсалар да, үзен кешегә санамаган тәүге мәхәббәтне оныту кеше мөмкинлегеннән өстен торган кичереш, ан төпкеленең аръягында торган халәт иде. Ул аларнын йөрәген тырнак астына кадалып, алып булмый торган шырпыдай гел чәнчеп, әрнетеп торды. Кызның зәңгәр күзләре, «чао» дигән соңгы сүзе үз шәүләләре кебек алардан калмады, эзәрлекләвен белде. Йокылары качкан төннәрдә Мәдинәнең жазибәле күзләре, назлы тәне, монлы тавышы аларны сынавын,газаплавын дәвам итте, һич югында төшләренә кереп бимазалады. Мәгәр аларнын горурлыгы, хатыннары, балалары алдында жаваплылык хисе кызны эзләү, язмышы белән кызыксыну юлына чыгарга мөмкинлек бирмәде.
Сөеклеләре хакында нисбәтән хәбәргә ия булган Нәкыйп, Талипнын ярасына тоз сибүе турында уйламыйча, сүзне башлап жибәрде.
—Теге вакытта безнен мәхәббәтне аяк астына салып изгән кыз язмышы турында кое-что ишеттем.
Йокымсырый башлаган Талип колакларын сагайтты:
—Йәле, йәле, ниләр җимереп ята икән ике асыл егеттән йөз чөергән мәхәббәтебез. Бездән котылып үз бәхетен таба алдымы икән?
Олы дәүләт серен сакларга ант иткән кешедәй, Нәкыйп нечкә иреннәрен бер-берсеннән аермыйча, шактый көттерде.
—Озак интектермә, абзый. Характерымның бер тиенгә тормаганын беләсең. Теге вакыттагы кебек сугып җибәрергә дә күп сорамам.
—Сугу мәсьәләсе катлаулы. Ияк астыгызга гомергә истәлек булып калырлык сдача алганыгызны онытып җибәрмәскә тәкъдим итәм. Бездән котылып кына кызчыгыбыз тормышында әллә ни майтара алмаган бугай. Чибәрлеген бирсә. Ходаебыз бер кешегә күп була дип, бәхетен кызгана, адәм балаларын шулай тигезли диеп ишеткән идем. Яратып йөргән бай егете ике балалы ир булып чыккан. Атна-ун көн генә торып калганнар, хатыны кайтып төшеп, Мәдинәкәйне куып чыгарган.
—Шуннан,—дип, Талип йомгакнын очын көтеп пырдымсызланса да. Нәкыйп үзенә мәгълүм хәбәрне арзан бәягә чыгарып салырга ашыкмый.
— Шуннан ул янәдән утырган да шуган. Икенче ире хәмер колы булып чыккан, ни өчен мина чыкканда кыз түгел иден дип бәйләнгән, ханым кыйнавына, җәберләвенә түзә алмыйча, анысын үзе ташлап киткән. Хәзер Мәдинә ялгыз яши, малай үстерә, кечерәеп ябыккан—кәжә бәтие чаклы гына ди, элеккеге кыргый матурлыгының эзе дә калмаган дип ишеттем.
«Яшьлек жүләрлегем белән нинди егетне югалттым» дип, еш кына яшьләренә буыла-буыла жылый дип тә ишеттем. «Нинди егетне югалттым* дигәндә мине күздә тота торгандыр инде,—дип Нәкыйп карашында яшен чаткылары уйнатып, Талип ягына борылды Мәдинәнен кемне сагынганын үзенчә юраган игътисад белгече ахмак шаяртуны кабул итмәде.
Хатыныңны ташлап, ике яшь баланны ятим калдырып, беренче мәхәббәтенә әйләнеп кайта аласын, Талип иптәш. Байлыкка бик кызыга иде, фәннәр кандидатыннан баш тартмас дип уйлыйм. Бу трит сугыш юлына чыкмаска вәгъдә бирәм,—дип пафослы юмор белән сүзен төпләп куйды Нәкыйп.
Безне ташлаган өчен шул кирәк сиңа дип сөенергәме, барыбер якын кеше иде дип көенергәме? Һәрхәлдә, Талип дустынын беренче мәхәббәт өлкәсендәге фаҗигале язмышына нисбәттән ирониясен уртаклашмады. Партшколада чыныгу алмаган укытучыга кадерле әйберен җуйгандай, үтә күңелсез, ифрат монсу булып китте. Кайчандыр яратып йөргән кызларынын, үзләрен ташлап китсә дә, бәхетсез булуын теләми иде ул.
Кешенен, хәтта дошманыннын (хатын-кыз дошман була алмый) бәхетсехзегенә сөенүне ислам дине дә хупламый бугай. Дустының эчке халәтен анлап булса кирәк. Нәкыйп тә мәхәббәт низагларын куертмады, сүзне башкага күчерде
Чакырып алынган дуслар күтәренке күнел белән икенче катка күтәрелделәр Нәкыйпнен башын ягулык мәсьәләсе борчылы Юзликәев белән партшкола хәлләре турында сөйләшеп китеп, онытмаска иде дип күңеленә беркетеп куйды
Мосафирларны хужд кабул итү бүлмәсендә үк баягыча таза кулларын жәеп. елмаеп каршы алды. Минем сабакташның нинди кин күңелле икәнлеген күрсен әле мескен югары мәктәп укытучысы. Алар арасында хөсетлек, көнчелек өстенлек итә. ихласи дуслык сирәк кунак дип ишеткән идем.
—Хуш киләсез, ничек йөреп кайттыгыз, кадерле кунакларым. Мөршид ә Габбасовна сезне бик яхшы кунак итеп, әйбәтләп сыйлап җибәргән дип уйлыйм. Шулай кушылган иде. Мәктәп директоры булып икенче ел гына эшләсә дә. бик толковый ханым булып чыкты. Әйдәгез, теге бүлмәгә күчик, башка дуслар да шунда көтеп утыра,—дип өстәлдән сигарет пачкасын, кабызгычын онытмыйча, иртән чәй эчкән бүлмәгә алып китте
Анда чуаш гәзитәсенен редакторы янында тагын бер кеше утыра иде Сары чәчле, ак пиджаклы, шактый тулы гәүдәле кешене «Эхо Москвы* радиостанциясеннән Сергей Олегович дип тәкъдим итте Дөрес, анысы сүз башлаганчы ук чыгып та китте
—Утырышыйк, дуслар. Кызлар, чәй кертегез!
Вакыт кадерле. Иртән башлаган сүзне тәмамламыйча туктасак, тәлинкәдә аш калдыру кебек булыр иде,—дип Фәһим Сабир улы татар тарихына сәяхәтне дәвам иттерде.
Нәкыйпнен кашы җимерелү, борыны жәелеп төшү, уч төбе кычыта башлау турында әйтеп тә торасы юк. Үтә хисле Талип юлда сөйләшкәннәр тәэсирендә яшәп, үзен битәрләвен дәвам итеп, нотыкчыны тыңламады да. Дөресен әйткәндә, күбрәк үзе өчен сөйләгән тарихчыга аудиториянең аны кабул итүе кирәк тә түгел иде
Бик кызып киткәндә Юхтикәсв тыңлаучылар утыруын да онытып жибәргәләдс. Исенә төшкәч, җөмләсендәге сүзләрне тәртипкә китереп сөйли башлый да. янәдән онытылып китә
Аңа көндәлек мәшәкатьләрдән читләшеп, шул чорда яшәп алу кадерле икәне күренеп тора иде.
—Алтын Урданың Ауропанын алдынгы, гайрәтле илләре югарылыгына күтәрелеп. Чыңгыз оныкларының үз шәхси мәнфәгатьләре турында гына уйлап, хакимият өчен көрәшүләре, олы илне кисәкләргә бүлгәләүләре нәтиҗәсендә таркала, юкка чыга баруына тәфсилле тукталып тормыйм Минем биредә дөньяны калтыратып тоткан Аттын Урда. Еглырым Баязет чорындагы торск дәүләтләренең юкка чыгуында Аксак Тимсрнен тискәре урыны турында гына искәртеп үтәсем килә. Ул гел төрки халыкларга каршы сугышып, үзе дә сизмәстән. Ауропа илләрен ышыклап, көчәйтеп калдырган.
Вакытның чикләнгән булуы сәбәпле, тарихыбызның бу буынын сикереп үтеп. Казан ханлыгының юкка чыгу сәбәпләренә генә үз карашымны сезгә әйтеп үтәсем килә. Көчле, бай Казан ханлыгының шулай аз яшәп, тиз юкка чыгуының сәбәбен тарихчылар ахыргача анлатып бирә алмыйлар, минемчә.
Янәсе, явыз Иванның гаскәре биш тапкырга күбрәк булган, ана бөтен христиан дөньясы ярдәм иткән Анысы да бар Университет янындагы
бакчада кукраеп утырган Бутлеровнын ерак бабасы Казанны штурмлаган артиллерия белән житәкчелек иткән. Сатлык Шаһгали гаскәренең дә урысларга ярдәме аз булмаган. Ин аянычы шунда: татарга каршы татар сугышкан. Тик жинелүнен сәбәбе башкада. Казанның бер ханы да җирле халыктан үскән кеше булмады. Барысы да привозной. Урдадан, Кырымнан, хатыннары Әстерханнан булган. Ил белән килмешәкләр житәкчелек иткән. Ул бәкләр, биләр үзләрен вакытлы идарәчегә санап, типтереп, рәхәт яшәп, баеп калу турында гына уйлаганнар. Беришесе алдан ук Мәскәү кубызына биегән, шуңа күрә алар урысларга Казанның түше астында шәһәр корып куярга мөмкинлек биргән. Хәзерге атама белән әйтсәк, Казан ханнарына патриотик хис, үземнеке, туган халкымныкы дип күтәрелеп бәрелү җитмәгән. Иманым камил, Кубрат хан идарәдә булса, Казанны урысларга бирмәс, хәтта Шаһгали дә ана каршы кылычын күтәрмәс иде. Ниһаять, Казан ханлыгында ирекле сайлау, демократия, күп партиялелек өстенлек иткән. Вәзгыять, ан үсеше өлгереп житмәгән җирдә демократия яхшыга алып бармый. Күсәкнен бер башы үзенә китереп тондыра,—дип нотыкчы үзе дә сизмәстән, йомарланган олы йодрыгын ялтыравык өстәл өстенә шапылдатып куйды.
Казан ханлыгының җимерелү сәбәпләренә шактый озак тукталганнан сон, сөйләшүнең дәвамын икенче вакытка калдырып, «Эхо Москва»дан корреспондент көтеп утыруы, берише кунакларның юлга чыгарга ашыгуы турында кайгыртып, кин итеп елмаеп хуҗа сүзен тәмамлады. Нәкыйп белән Талипка аерым игътибар, хөрмәт күрсәтеп, бүлмәдән чыгу ишегенә тиклем озатып куйды. Коридорда онытылып барган көйне исенә төшергәндәй, кунакларның салпы ягына салам кыстыруны кирәк тапты.
—Без бит Нәкыйп белән сабакташлар, партшколада бергә белем алган кешеләр. Алтын заманалар бар иде. Ашау байдан, үлем ходайдан дип түшәмгә төкереп яттык. Стипендия зур, буфетта ризык үз бәясенә сатыла, күршедә генә ял паркы... Ул елларны онытмадыңмы, Нәкыйп?
—Саратовта укыган чорны онытып буламы сон?—дип килешергә ашьпсгы тегесе.
—Хәерле юл сезгә. Берәр төрле йомышыгыз, кирәк-ярак әйберләрегез булса, сезгә Вафа Садриевич беркетелгән.
Тамак ялгау, ягулык мәсьәләләрен хәл итү нияте белән, урынбасарны эзләп киттеләр. Хакимият каршысында да, йортта да машинасы да, үзе дә күренми иде. Янәдән өскә күтәрелеп, сәркатип ханымнан белештеләр.
—Районның ерак бер авылында пожар чыккан. Ферма яна башлаган. Хужа әле сез чәйгә кереп киткәнче үк, Вафа Садриевичны шунда җибәрде.
Хакимият кунаклары булган акчаларын кырып-себереп җыеп, машиналарына бензин салып, ашарга алырлык та калдырмыйча, кичке сигезләрдә шәһәр статусын алырга торган район үзәгеннән өйләренә таба юл алдылар.
Ач кешенең фикерләү дәрәҗәсе бик түбән, жирдән шуышып, үрмәләп бара дип дөрес әйтәләр икән.
—Мәктәп ашханәсендә тәкъдим ителгән кәбестә салаты белән эремчек пәрәмәчен бөкләп куймаганыма үкенеп бетә алмыйм. Укучылар диетасы озак яшәү өчен ин кулай диета дип ишеткән идем,—диде Нәкыйп, зур гөнаһ эшләгән кешедәй көрсенеп.
—Төрмә диетасы тагын да отышлырак икәне дә мәгълүм. Чөнки анда бер кәррә дә артык калория булмый,—дип шаяртырга булды дусты.
«Кунакка барып кайту, һавага чыгып керү» маҗарасының авторы Нәкыйпкә ачуы көчәйгәннән-көчәя барган Талип күнелендәгесен әйтергә ниятләде. Бер көнебезне суга салдык, «Кычытмаган җирне кашыту өчен
Әстерханга барган» гыйбарәсенен дөреслеген расладык, заманча сый. түрәләр кунакчыллыгы сүздән пешерелгән ботка икән. Юзликәевнен имтиханга әзерләнгәндә синен язмалардан файдалануы шик уята, бәйсез тотышына, иркен кыйлануына караганда, нәкъ киресе булырга тиеш, кебегрәк фикерләре белән Нәкыйп йөрәгенә агулы ук жибәрмәкче иде. дусты ягына борылып карагач, бу уеннан кире кайту гына түгел, хәтта куркып китте. Тәмле ашап, тыныч яшәргә күнеккән Нәкыйпнсн йөзендә кан әсәре калмаган, агарынган борынына, колакларына, бит алмаларына чаклы мәет төсе керә башлаган иде. Нервысынын тартылып куйган кыл кебек киеренке халәте күзенә, бөтен гәүдәсенә чыккан
Талип дустының хәлен анлап, аны чын-чынлап кызганып куйды һәм йөртүчегә җайлырак җирдә машинаны туктатып, багажниктан портфелен алып бирүне сорады. Лекцияләрен, китапларын, чыганакларны йөртә торган кара портфеленнән бер ярты коньяк, ак кәгазь төргәк чыгарды Кәгазь кыштырдавы Нәкыйпнең дә игътибарын җәлеп итте. Ул көчле яңгырдан сон күкшел офык чите ачылганны көткәндәй, бөтен дикъкатен төргәккә юнәлтте. Аннан эссе табада кетердәтеп кыздырып алынган. Нәкыйп мөкиббән китеп, авыз суларын корыткан итле пәрәмәчләр килеп чыкты Суынган булсалар да. тәмле ис Нәкыйпнен борын яфраклары аша үтеп, бөтен тәненә таралды.
Уйламаганда лотереяга зур акча откан кеше кебек. Нәкыйп шатлыктанмы, гарьләнүдәнме сүз таба алмыйча, тотлыга ук башлады
—Эн... та... син нишләп Талип шул әйберләрен турында берни әйтмичә, мине көне буена интектердек?
Тегесе инде ниһаять шаяртырга да була дигән фикергә килеп —Соң мин шашлык белән бәлеш алдыннан аппетитны бозмыйк дип уйлаган идем Түрәләр сыеның ниндирәк булуын күрәсе килгәние
Нәкыйп өчен шатлыгы-кайгысы, уены-чыны барысы бергә буталган төрттерү, чеметү ише әйберләрне кабул итәрлек хәле калмаган иде
—Әйдә, теленә салынма. Йөз граммыңны кой да. итле пәрәмәчеңне кулыма тоттыр. Ни әйтсән дә. үзебезнең өйдәге ризыклардан да затлы, тәмле, туклыклы ашамлыклар юктыр җир йөзендә
Күңелләре бөтен дөньяга сөенеч чәчәр хәлгә килеп җиткәнче, дуслар машинада гөрләшеп утырдылар. Адәм баласына йөрәге белән җиһанны иңләр, игелек нурлары кою өчен күп тә кирәкми икән
Мосафирлар өйләренә кайтып җиткәндә, инде тан атып килә иде
2008