Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗИНУР—БАТЫРЛАР ИСЕМЕ


ГАЗИНУР МОРАТКА 50 ЯШЬ Улларына әти-әнисе, але анын шагыйрь буласын башларына да китермичә. «Газинур» дип исем кушканнар. Әмма анынлегендар каһарман исеме икәнлеген истә тоткан алар Фидакарьлекнең ин югары өлгесе саналган һәм халыкнын абруен күтәргән Газинур Гафиятуллинга тирән хөрмәт саклаган игенчеләр эшләгән моны. Газинур Моратнын әти-әнисе югары фикерле кешеләр булган. Исемнен кеше язмышын, анын тормыштагы юлын алдан юрап куюына бу—ин тапкыр мисал
Шагыйрь Газинур Моратнын иҗатына хас әйдәүче сыйфатны мин батырлык итеп күрәм. Югары һәм тулы канлы талантка ия бу затнын барлык әсәрләрендә, хакимияткә булсын, ниндидер кодрәтле төркемнәргә булсын ярарга тырышу, коньюнктура һәм реверанснын бер генә эзен дә күрергә мөмкин түгел Ул—карьерага омтылмаган, беркемнән дә курыкмаган һәм үз көченә нык ышанган ир-егет Шагыйрь замана эчендә үзен гайяр каһарман итеп тоя
Җаныбызга баскын булып Аяк басса берегез.
Без—тулпарның дагаланган Дүрт тоягы Безегез'
Кушаяклап тибәрбез бер Шундый итеп тибәрбез'
Сорлега калса замана.
Безне генә тиргәгез.
Газинур җәмгыятькә, хакимияткә һәрвакыт югары таләпләр куеп яшәде Анын тоталитаризм дәверендә язучылар мөнбәреннән ясаган чыгышлары сискәндерерлек дәрәҗәдә кыю. кискен яңгырашлы иде Үзгәртеп кору чорында исә анын үткәнгә һәм үз заманы тәртипләренә тәнкыйте тагын да тәвәккәлрәк булды
Әдәби мирасны яклау, онытылган ядкарьләрне кайтару мәсьәләсендә анын басма сүзе кайнар дәрт һәм ярсу иман белән янгырады Жәмәгатъчелек кү з алдында үткән барлык аңлы гомере бу егет туганда ук җитлеккән гражданлык иманына ия булгандыр дигән тәэсир калдыра
Мин анын «Кыйссаи Йосыф» юбилее унае белән бастырган публицистик чыгышларын хәтерлим һәр яна мәгълүматы һәм фәнни фикерне хуплап, жүпләп сөенүендә изге ялкын сизелеп тора иле Анын яшьлек максимализмы белән тулы публицистикасы халыкнын иҗтимагый-милли анын уятуда житди раль уйнады Ул үэенен фидакарь батырлыгын сүз белән генә түгел, гамәл, эш белән дә күрсәтә алды Суверенлык өчен кискен көрәш барган көннәрдә уннарча һәм уннарча мен мәйдан халкы алдында Газинур Казан һәм Чаллы милләтпәрвәрләре белән атналар дәвамында ачлык тотты
Шагыйрьдәге каһарманлык дигән әхлакый һәм гражданлык сыйфатынын әйдәүче чыганагы һәм төп этәргече-милләт пзме Газинурнын асылда бөтен ижаты
шушы хис белән сугарылган. Ул хис татарда һәрвакыт батырлык сораган. Бер дә юккамыни Тукай:
Курыкмыйм сөйгән халкым бу татар булса да,—
дип язган. Татарның милли мәнфәгатьләре рәхимсез сынауларга дучар ителгән бу дәвердә мәзкүр сыйфат аеруча кирәк. Халык язмышындагы бу парадоксны шагыйрь шушындый ачынулы юлларда чагылдыра:
Алып буйлы халык идек юкса,
Яралган соң нинди каннан без?
Илсез калмас, тезсез калмас өчен
Ачлык тотар көнгә калганбыз.
Ул халыкның бүгенге халәтенә тарих аша карый һәм милли югалтуларның гаепчесен баскыннарның комсызлыгында күргән кебек, үз халкынын ваемсыэлыгында да күрә.
Арба тәгәрмәче буйлы калган Тарих тәгәрмәче буйлы хазык
Газинур—антитеза остасы. Антитеза ачы хакыйкатьне үзәккә үткәреп җиткезә. Ул милли бердәмлекнең булмавын, монын исә фаҗигале нәтиҗәләре тарих буйлап килүен үтә кискен хәлләр аша бирә.
Татар башын татар ашый-ашый.
Дуңгызлык та бетте татарлашып
Тарих—шагыйрьнең уйланулар мәйданы. Тарих ана үзенен хисапсыз гыйбрәтләре, сабаклары белән халыкны саклау юлларын өйрәтә, фаҗигале вакыйгалары белән һәлакәттән кисәтә.
Мәдәни-рухани тарихыбыздан да үкенечле гыйбрәтләрне күп табарга мөмкин. Әйтик, менә ничә гасыр буе татар Казан ханлыгының бөек шагыйре Мөхәммәдьяр мирасын саклап килгән. Ләкин аның зирәк шигъриятен аңлап бәяләү XX гасырда гына мөмкин булды. Фаҗига—татарның сибелеп яшәвендә. Кавемдәшләребез башларын һәм иманнарын саклау өчен Казаннан ераккарак—Пермь төбәгенә дә—барып чыккан. Кадерле кулъязманы да үзе белән алган. Ә аны төшенү һәм шәрехләү өчен XX йөз татар фәне кирәк булган. Шагыйрь шушы хакыйкатьне менә мондый юлларга салган:
Кайчак шәхесне аңларга,
Кайчак шәхесне данларга Биш гасыр кирәк була.
Шул рәвешле, әлеге ачы гыйбрәтне шагыйрь бөтен тарих һәм әдәбият өчен гомумиләштерә Тарих аңа ачынулы икърар өчен дә, үз-үзебезне шелтәләү өчен дә, гамәли мәсьәләләр кую өчен дә бәрәкәтле җирлек булып тора.
Дәүләт арты дәүләт корган— Булган шундый сәләте дә. Төшенмәгән үзе ләкин Дәүләт тоту сәнгатенә
Исән казган нугай булып.
Әйләнеп тә керәшенгә.
Бүленгән ул, бүлгәләнгән.
Инде вакыт берзәшергә!
(«Татар»)
Газинур милләтнен хәлен төрле яктан төшенергә омтыла, аны төрле аспектта ачып карый Халкынын драматик хәлен дөнья буйлап сибелүдә күрә ул.
Ач торабыз Ачыгабыз Качкыннар без Качаклар Бсзхет эзләп чәчелгәнбез—
Без—бәхеткә ач татар
Хәлбуки безнен авторыбыз—кин күнелле шагыйрь. Ул үз милләтенен фаҗигале һәм каһарман язмышы турындагы уйларга бикләнеп калмый, башка халыкларның газабын да йөрәгенә якын ала. Аларнын азатлык һәм гаделлек көрәшендә татар балалары өлешен лә күрә. Мәсәлән. Литвада танклар юлына кулга-кул тотынып баскан яшьләр арасында татар кызы да һәлак була. Ул—Лорета Асанавичюте
(Хәсәнова) Шагыйрь
моны болай яктырта:
Кара ниләр караңгыда. Кара тонда кылына Литва төне ясин чыга Мөэмин татар кызына
1991 елгы Ригада булган канлы вакыйгалар шагыйрьне татарнын азатлык көрәше турындагы уйларга этәрә «Төнге Ригада латыш кызы белән сәяси сөйләшү* дигән шигырендә ул болай яза.
Нурмөхәммәт Хисамов (сулда/ һай Газизир Морат
Без дә. дисең, куп татыдык Кимлекне вә тарлыкны Тик җиңеп булмый Иреккә һәйкәл куйган халыкны Сездә бар Роза Турайдас. Бездә бар Сөембикә
Тарихлар сере—йозакта. Тарихлар сере—биктә Син да заллар ябык, дисең. Азатлык алласына Әйт алайса, нишләргә соң Мин—татар баласына ’1
Төньяк Кавказ халыкларының. Карабахның катлаулы тарихында шагыйрь үз халкының да фаҗигале үткәннәренә аваздашлык күрә Анын күг алдында каһарманлык өлгесе булып Шамил сыны калка. 0 тарихта алмашка килгән «намус сәүдәгәрләрен» Ишми ишан гәүдәләндерә «Минем Дагыстаным»ны укыгач»
шигырендә бу хакта ул болай ди
Шамилләр йорах тибә. Тибә һәрбер халыкта Кара мантия бөркәнеп Кайчак чорлар калыккан Ишми ии/ан ише каз/бер Намус сәүдәгәрләре Печән базарында саткан.
Газинур—чынлыкта дөнья гражданины
яши Анын шигырьләрендә XX гасырнын
Саткан иң асыгларззы Ыңгырашканын ишетим Мин .-уя гасырларның Чор шаһитзә/зе шәһитләр д кемнәр—алчы, хадии Бөркетен җуйган кыя-тал Барыбер үксез, ятим
Ул дөнья шигърияте стихиясендә бик күп күренекле шагыйрь һәм
әдипләренең исемнәрен очратабыз. Тукай, Дәрдемәнд, Межелайтис, Евг. Евтушенко, Хемингуэй, X.Туфан, Пастернак, А. Гыйләжев, Т. Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, Пабло Неруда Һ.6., һ.б. анын шигъри карашынын ничаклы кин булуын күрсәтә. Элегрәк чорлардан Франсуа Вийон, Бальзак, Толстой исемнәре аның әдәби-эстетик критерийларының югарылыгы турында сөйли «Кара базар» шигырендә ул базар шартларында рухи кыйммәтләрнең дәрәжәсен төшерүгә ризасызлык белдерә:
Карамагыз бөекләрнең Милләтенә, тезенә—
Күтәрегез бәяләрне Пушкин биеклегенә!
Тукай биеклегенә...
Газинур—галәм масштабында фикер йөртүче шагыйрь. Галәмдәге барлык әверелешләр һәм айкалышлар анын жаны аша уза. Анын шигырьләрендәге катлаулы сурәтләр галәми колачка ия. Күп кенә әсәрләрен аңлап уку һәм аларнын бөтен мәгънә тирәнлекләрен ачу өчен шигърият белгече булу гына җитми, плазма физикасы белгече булу да сорала кебек.
Төн—гүяки арфа... һәрбер кылы
Ай нурыннан аның үрелгән.
Тынлык сонатасы аһәңенең Шавы килә галәм түреннән.
Синең гүзәллекне көйгә салып Уйный арфа...
Күзләр камаша
(«Төнге идиллия»)
Үз халәтен, үз язмышын күрергә, төшенергә омтылганда да анын төшенчәләре галәми колачка ия; бик күпләрнең ачы тәҗрибәсен дә шагыйрь шулай гомумиләштерә:
Ядрә булып йолдыз атылганда.
Сискәндереп куя аз тынлык.
Мескенлектә узган гамер төсче Чиксезлеккә сеңә яктычык
Табигатьне сынландырганда шагыйрь аңа кеше чалымнарын бирә, зур-зур күренешләрне кеше кәефе итеп конкретлаштыра. Мондый алымнарда ул кыю. иркен һәм тапкыр эш итә.
Сөмсере коелган күкнең,
Көннең кәефсез чагы.
Козгыннар каркылдый Кемгә
Ясин чыгачар тагы?
Таңнын көнгә авышуыннан шагыйрь ясый:
Кара шәлен бөркәнгән көн.
Кулында—төн гөлләре Дулкыннар көлә шаркычдап—
Йоткан диңгез кемнәрне?
(«Элегия»)
шушындый масштаблы метафорик сурәт
Көнгә авышты таңнар Кояшка узган Зөһрә кыз Тузгыган чәчен тарар
(«Дүрт мизгел»)
Газинурнын лирик каһарманы—тирән хиссиятле шәхес. Анын шигъри дөньясы колачлы, мәгълүм темалар кысасына бикләнеп кала торган түгел. Шунлыктан анын палитрасы да төсләргә бай Ул, зур шагыйрьләргә хас булганча, кешелек яшәешенен барлык эре мәсьәләләрен күтәрә. Әхлак, намус, бәхет—анын зур-зур темалары шулар. Бу төшенчәләр тирәсендә уйланулар ана кыйммәте җуелмас афористик хакыйкатьләр ачарга, үз язмышында һәм замандашлары тәҗрибәсеннән гыйбрәтләр алырга мөмкинлек бирә
Шагыйрьдәге мәхәббәт темасы—үзе зур дөнья Ул дөнья анын галәми карашы, космик колачы белән бердәмлектә һәм тиңлектә яши
Байроннын: «Если не могу быть любимым. Все же я хочу любить»,—дигән юллары Газинурнын мәхәббәт темасына кереш була ала. Ул үзе болай ди
Синең вчен, бәлки, чыклы иртә.
Бәлки, шыксыз төн чин Күкләреңдә тик йолдызлар янсын—
Яратырга телим
(«Яратырга телим»)
Анын бик күп шигырьләрендә мәхәббәт хисе шагыйрьлегенен дә сәбәпчесе икәнлеге аңлашыла. Бу хәл барлык шагыйрьләргә дә хас Әмма аны тарихта калырлык колоритлы итеп әйткән шагыйрьләр күп түгел. XV йөздән Сәйф Сарайда мондый юллар бар:
Соңа бу шивәләр берлә күңел алчак кем үгрәтте.
Җамалеңне күреп, заһид. тотып гыйшкың. йу.лын кәсте Монем кауме кабилемнең камусы галим ирделор Сәнең бу гыйшкың устады моңа шагыйрьлек үгрәтте (Сиңа бу назлы кыланышлар белән күңел яулауны кем өйрәтте ' Матурлыгыңны күреп, заһит. гыйшкың тотып, кхлын кисте Минем нәсел-нәсәбемнең барысы да галим иделәр.
Синең бу гыйшкың остазы миңа шагыйрьлек өйрәтте)
Ә Газинур «Мине шагыйрь иткән кызга» шигырендә болай яза:
Ак кәгазьгә бүген каным белән Язып куйдым синең исемне Исемеңне кабат яд иткәнгә Үпкәләрсең, бәлки, каргарсың.
Тик барыбер син җырыма минем Тугзак ана булып каласың
Мәзкүр темада шагыйрьнен тормыш борылышлары, газаплы хатирәләре, кешечек хисләре тирән булып, бай булып чагыла Ул үзенен лраматик. ләкин якты икрарынла мәгънәле һәм нәфис шигъри гыйбарәләр куллана
Мин (һшьяга шигырь белән тулы Бәллүр касә аша карадым Үкенмә дә, сагынма да мине.
Мин кичерам сине, кичерам Элеккечә кояш нуры зчеп.
Яфрак шавы тыңлап исерәч
(«Хатынны алгач»)
Лиоик каһарманның сееклесе белән юллары аерылган очракгарла ла ул игелекле, олы жанлы булып кала белә. Анын теләкләре үзенен кешелекле асылын саклый
Сиңа илтер юлларымны Зилзилә-вакыт күмә.
Мине онытсаң да,
Берүк
Бәхетсез була күрмә.
(«Сине уйладым бүген дө»)
Пушкинның «Я вас любил...» дип башланган шигырендәге соңгы юлларга әдәбият белгечләре аһ! итәләр, аларнын кешелекле, олы җанлы янгырашына сокланалар.
Я вас любил так искренно. так нежно.
Как дай Вам бог любимой быть другим!..
Шагыйрьнең мәхәббәткә багышланган һәр шигырендә диярлек драматизм сизелә.
Бүген менә сулык-сулык Үксетәбез бәгырьне.
Кадер эзләп килгән ярлар Чынлап микән кадерле?!
Шигырьләрдә ялгызлык мотивы, гадәттә, зар авазына өртелә. Газинурнын бер шигырендә ялгызлыкны кунакчыл каршылау янгырый. Бу бик сәер тоелырга мөмкин. Әмма иҗат кешесенең психологик ихтыяҗында мондый нәрсә дә бар.
Тартынма, чишен, кил миңа,
Юк уемда азгынлык.
Кем башыннан узмаган ул,—
Түремнән уз... ялгызлык.
(«Ялгызлык»)
Шагыйрьнең лирик шигырьләрендә форма төрләнеше дә матур тәэсир качдыра. Менә анын бер матур шигыре. Ул кыз кешегә киңәш-теләк белдерүгә корылган.
Елмай, сеңелем. Кояш булу бик килешер сиңа. Җырла, сеңелем. Бәхет булу бик килешер сиңа.
Җыла. сеңелем. Сабый булу бик килешер сиңа Ярат, сеңелем. Әни булу
бик килешер сиңа
Газинурда көйдереп алырлык кайнар шигырьләр белән бергә аксакатлар теленә килешә торган мисраглар. олы фикерләр бар. Алар гадәттә илгә мөнәсәбәтне чагылдыралар.
Нотык сойләү түгел.
Кылган гамәл кыйммәт Шушы юлда Илнең Олтаны бул. кешем!—
Илдә олтан булу Солтан җаннар эше.
Мәгълүм мәкальгә ул шушындый тапкыр борылыш бирә. Табигать кайгысы да анарда үзенчә, мәгънәле, борчулы. кырыс чагыла.
Кемнең кулы җитте икән,
Табигать, әйт. тизрәк—
Каршы алган торналарым Озатканнан кимрәк
(«Яралы көз»)
Газинурнын шигъри осталыгы, фикер үткенлеге аеруча афористик юлларда уңышлы гәүдәләнә. Андый шигъри парчалар үзәк өзгеч трагизмны да. лаз илле оптимизмны ла эченә ала.
Фидакарьләр зше дәверләрнең Каны булып тама бәгырьгә.
Яки икенче мисал
Бөекләрнең бәхетсезлеге дә Биләүдән үк килә, бишектән
(«М.Ә.»)
Аның якты ышанычына төп таяныч—Кеше
Тик бүленмәс. Кешем, җаның Җете кара йә акка—
Иман дәүләтең чигендә Вөҗданың торыр сакта.
(«Җете»)
Фәлсәфи фикер анарда әнә шулай һәр очракта тирән
Бөекләрен барлау өчен бу Тарихка Әйтерсең лә зиндан кирәк булган
(«ОТснри»)
Газинур Моратнын гарихка багышланган шигырьләрендә милләт язмышы һәм анын бүгенге халәте өчен әрнү һәм дәгъвалар тулып ята. дидек Тик ул—зур тәҗрибәгә ия үткен күзле ил агасы Ул үзенсн тарихи оптимизмында хәзерге чынбарлыгыбыздагы сәламәт факторларга, реаль мираска таяна
Казан каласы—таш кала.
Сөембикәле кала.
Кыйшайса да. авар, димә—
Алыплар саклап бара.
(«Казан»)
Газинурыбызга, ниһаять, 50 яшь! Аның бай. тирән шигъриятеннән тыш милләт һәм республика өчен үзен аямый эшли торган мәдәни мәйданы—ул безнен кадерле •Мәдәни җомга* гөзитебез бар Газинур үзенең ижаггаш дусты һәм хезмәттәш аркадашы Зиннур Мансуров белән анарда туган телебезне саклау өчен жан атып эшли. Меңләгән укучыларына кушылып, бу затлы дустыма тагын да зуррак уңышлар телим.