Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ


ВЕЛЬЯМИНОВ-ЗЕРНОВЛАР ОГДР да (I. 43: IV 26) язылган -1330 елда Урдадан Чета «(Чота-Чотта-Четти. кенәз чыгып китте, чукынганнан сон ул Захарий исемен алды. Чета кенәзнен Дмитрий Александрович исемле. «Зерно» кушаматлы оныгы була. Шушы Дмитрий Зерно улы Иван Дмитриевичның Иван Годун (Годуновлар нәселе шуннан башлана) һәм Федор Сабур (Сабуровлар нәселе аннан башлана) исемле уллары булган. Дмитрий Зерноныа «Күз» кушаматлы оныгы Андрей Константиновичның Вельямин исемле улы була—аннан Вельяминов- Зернонлар нәселе башлана. Күп кенә тикшеренүчеләр яклаган бу таныклык ЗОнчы елларда ук Вессловский С Б тарафыннан кискен тәнкыйтьләнде Ул. хронологик төгәлсезлекләр барлыгын әйтеп. Захарий малае Александр Зсрнонын 1304 елда ук. ягъни әтисе Руська күчеп килгәнче 26 ел элек үтерелгәнен ачыклады (Вессловский 1969, 163) Шулай да фамилияләренең нигезендә төрки «Вәли Әмин»нен булуы (к. Вельяминовлар) Всльяминон-Зсрнонларнын да асылы төрки булырга тиешлеген күрсәтә.
ВЫШИНСКИЙЛАР (ЮШИНСКИЙЛАР). XVII йомэн үк кенээ Юшиискийлар исемен йорткән поляк-литва татарлары булганнар (Вышинский—поляклаштырылган форма—В. Ә 1986. 213). 1591 елдан дворяннар Нәсел гербларында вертикаль торыштагы уксыман билгс-тамганын булуы чыгышларын «сахнр» угыз-баш корт ыруы белән бәйләргә мөмкинлек бирә (В . Р 1986. 229)
ГАРШИННАР. Иван III (1462—1505) вакытында Урдадан күченгән Гарша яисә Горша морзадан. XVII-XIX йөзләрдә бөлгенлеккә төшкән дворяннар нәселе, анын ии күренекле вәкиле танылган рус язучысы Гаршин Всеволод Михайлович (1855—1888) була (РБС IV. 246-258). Фамилияләренен гарша ' курша «курку белмәс, батыр» төрки-фарсы сүзеннән ясалуы бабаларының төркиләрдән чыкканлыгы турында сөйли (Гафуров 1987. 158)
ГИРЕЕВЛАР. Фамилияләре Алтын Урда ханы Туктамыш (XIV—XV йөзләр) нәселеннән булган Гәрәйләрдән башлана XV йөзнен ахырыннан, хезмәттә русларда булганнар Иртәрәк тә булу ихтималы бар. чөнки Мәскәү дворяннары буларак Василий Михайлович Гиреев 1526 елда. Андрей белән Юрий Васильевич Гирсеалар 1570 елда телгә алына. Мәскәү янындагы Гирсево Губкино белән Новогирссво авыллары аларныкы булганнар (Вессловский 1974. 78) «Фамилияләре төркиләрнең (татар-башкортларның) гирей-кирей «кара бәрән» сүзләренә нигезләнеп ясалган (Баскаков 1979. 188). к Киреевлар
Дмамы Башы 2009 е тың 5нчг санында
ГЛИНСКИЙЛАР. Кенәзләр. Аларнын төрки-урда чыгышлары турында ике төрле фикер булса да, алар 1380 елда Куликов кырында Дмитрий Донской тарафыннан җиңелгән Мамай кенәз исеменә барып тоташалар Беренче риваять буенча, Глинскийлар нәселе 1380 елдан сон Днепр буйларына төпләнеп, Глинск (әүвәл Глинитца) һәм Полтава шәһәрләренә нигез салган Мамай улы Мансур-Кияттан башлана. Ә беренче шәһәр исеменнән Глинскийлар фамилиясе китә (МЕК5Н1, 12, 200). Икенче риваятькә караганда, нәсел Литваның Бөек кенәзе Витовтка хезмәткә күчеп, Глинск һәм Полтаваны бүләккә алган Мамай улы Мансуксан (Мансур Хәсән) малае Лехсадан (Лекса—чукындырылгач Александр) башлана (РБС V, 37). А. А. Зимин (1980, 142-43) уйлавынча, Мамай кушаматын йөрткән туганнар Михаил һәм Иван Львович Глинскийлар 1508 елда Литва кенәзлегеннән Руська күчкәч, аларга Мәскәү тирәсендәге Ярославец, Медынь. Боровеск авыллары «тамак туйдырырга» бирелә. Шулай итеп, Глинскийларнын йомышлы кенәзләр рәтенә кереп, удел-ташламалы жир эшкәртү системасына ия булалар (Зимин 1980, 122). XVI йөздә Глинскийлар Россия дворянлыгы тарихында ин күренеклеләрдән саналалар: Иван Львович (Мамай) Кырымда илче була, соңрак Киевның воеводасы итеп билгеләнә (РБС V, 319-20), Михаил Глинский—Василий Шнен бертуганының кызы Елена Глинскаяга өйләнә—Смоленск һәм Казанга оештырылган походларның башлап йөрүчесе, Глинскийлар оештырган заговорда катнашучы, 1536 елда зинданда үлә. XVI йөз уртасында Казанны басып алуда Михаил Васильевич белән Василий Прокопьевич Глинскийлар зур активлык күрсәтәләр, сонгысы 1562 елда Казан идарәчесе дә була (Бычкова1 2 1977). Соңыннан—галимнәр, хәрбиләр (РБС, V, 319).
ГОГОЛЬ (ГОГЕЛЬ). Шактый сон Польшадан күченеп. 1775 елдан Россия дворяннары булып киткән кешеләрнең фамилиясе (ОГДР I, 141). Н. А. Баскаков (1979, 76-78) фикеренчә, фамилия төрки-болтарларда (чуашларда) кош исемен белдергән гогул ~ когул «зәңгәр кош» сүзеннән ясалган. Әмма В. С Веселовский ( 1974, 81) фикеренчә. әүвәл дә мондый исемнәр булган: 1459 елда Новгородның Иов Гоголь исемле крестьяны телгә алына; Гоголево—Х\Т-Х\Ч1 йөзләрдә Мәскәү өязендәге станнарның берсе.
ГОДУНОВЛАР. Бәхәс уяткан фамилияләрнең берсе Ике төрле риваятькә нигезләнгән рәсми шәҗәрәләрендә Годуновлар 1330 елда Алтын Урдадан Иван Калитага күчкән Чета кенәздән һәм алар Сабуровларның туганы (ОГДР I, 4), яисә Алтын Урданың Иван Годун дигән кешесеннән, диелгән. А. А. Зимин (1980, 80, 192, 208, 303), бу фикерләрне гомумиләштереп, фамилиянең XIV гасырдан Костромалы Дмитрий Зерно (ул Алтын Урдадан рус хезмәтенә чыккан Чета кенәз оныгы) улы Иван Зерноның малае Иван Годуннан башлануын чыгара. Бу фикергә С Веселовский (19695 287-88). бигрәк тә Р Г Скрынников', бернинди дәлил китермичә, кискен каршы чыкты: ул эреләнебрәк «Годуновларның бабалары татар да, кол да булмаган»,—дип язды (Скрынников 1983, 5) Шунысын әйтергә кирәк, С. Б. Веселовский. гадел тикшеренүче буларак, алай да, Годуновларның төркиләрдән чыгу мөмкинлеген инкарь итмәде һәм хәтта Годуновларның, ихтималлык төсмере белән, XIV йөздә яшәгән бабалары Әсән (Хәсән) Годун исемен күрсәтте (Веселовский 1974, 81). Н А. Баскаков (1979, 58) фикеренчә. Годуновларның фамилиясе годун ' гудун «ангыра, акылсыз кеше» төрки кушаматы белән бәйле. Төрки булганлыкка Әсән—Хәсән исеме дә ишарәли. Россия тарихында барыннан да элек XVI—XVII йөз араларында рус патшасы булган Борис Годунов билгеле, ул ана кадәрге рус патшасы Федор Иоанович хатынының кардәше була.
Дәвамы киләсе саннарда.