Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЗИНҺАР, МИНЕ ДӘ КАЛДЫРМА...»

Гомер бакый изгелек белән яманлык этешә-төртешә бер сукмактан атлаган.
^айсы җиңгән дә. кайсы җиңелгән дип өздереп әйтә алмыйбыз, чөнки дөньяда
ларны үлчәп барырлык үлчәүләр юк. Ләкин: «Шайтан гына өметсез* диләр. (Ник дигәндә, тәүбәгә килсә дә Аллаһ тарафыннан ана кичерү булмаячак) Без һәрвакыт изгелек өскә калкып чыга дип ышанабыз Тикмәгә генә борынгылар «Изгелек җирдә ятмый*.—димәгәндер, күрәсең. Ник мин һәрберебезгә дә таныш мәңгелек төшенчатәр турында сүз куертам сон әле? Без үзебез үк катлауландырырга яраткан шушы гал-гади тормышта чәбәләнеп-чуалып беткән хал-вакыйгалар очрый, һәм ни гаҗәп, болар йә изгелек, йә яманлык белән бәйле була Рәмзия ханым Казан бистәләренең берсендә яши Ул тумышы белән Арча кызы икән Күнслендә бикләп-саклап йөртүе авыр, күрәсең, кунагыбыз үз башыннан кичергәннәрен әрни-әрни сөйләргә тотынды
—Сүземне әнидән башлыйм Чөнки бу хикәятемнең төп герое—ул. Алдан ук әйтеп куям, мин аны һич кенә дә яманларга җыенмыйм Еллар узды, яралар төзәлде, үпкә-сапкалар онытылды инде. Ләкин төзәтеп-матурлап та сөйлисем килми Алай ул ялган булыр иде. Элек татар авыллары әхлаклы иде дисәк тә. анда да җилбәзәк кызлар, азгын егетләр бар иде Сирәк иде. әлбәттә. Минем әни яшьлегендә чибәр кызлардан санала. Шуңа күрә, матурлыгыннан масаеп, егет арты егет алыштыра. Хәтта күрше авыллардан да аны озатыштырып йөриләр Ил-көндә бер яманатын таралса—аны төзәтүе бик авыр икән, әни кияүгә чыгып, балалар тапса да. ана тагылган «җилбәзәк* кушаматы шул килеш кала Җитмәсә, әтигә барганда ул авырга узып өлгерә Усал телле каенанасына: «Син фәлән наен»,—дип чеметеп торырга җитә бу. Әти дидем дә... Бер-бер артлы гуган ике малайдан сон. әти саналган бәндә акча ззләп Себертә китә Ул аннан кире әйләнеп кайтканда дөньяга мин —бәхетсез җан туам. Ник -бәхетсез* диярсез, чөнки әти гаиләсе өчен мин уйнаштан туган бала саналам. Болай да әнидән көнләшкән әти, күзен дә йоммыйча, Аллаһтан да курыкмыйча: «Син ирен читтә чакта бүтән белән чуалгансын, бу кыз минеке түгел, малайларны калдыр да, балан белән әниләренә олак»,—ди. Ана каенана да кушыла «Жирбит. оятсыз, сөйрәлчек, һаман элеккеләрне куасын, фәлән-фәсмәт». Кыскасы, икәүләшеп әнине эт итеп тиргәп ташлый болар. Абыйларга ни, алар бит әле сабый гына, берсе дә жәберләнгән ананы яклый алмый. Әни нишли? Әлбәттә, үзенең гаепсез икәнен аңлатырга тырыша. «Бала синеке»,—дип, әтинен аяк астына ятып-ятып елый. Тегеләрнен барыбер күнеле йомшармый Нәтижәдә. без сукыр әбинең сәләмә йортына кайтып егылабыз. Әни мине жүнләп карамый, сукыр карчыкка ыргытып, киенеп-бизәнеп эшкә йөри. Кибеткә сатучы булып урнаша ул. Моны әтигә үч итеп эшләгәндер инде. Безнең заманнарда авыл ирләре өчәр-өчәр «борын»га укмашып кибеттә эчеп ята иде бит. Әни мут та, чибәр дә, телгә дә оста. Ирләр анын белән сүз уйнатыр өчен генә дә кибеткә сугылып үтә. Әти ара-тирә килеп ком бураннары да кузгатып китә, тик файдасы гына булмый: һәр тавыштан сон кибеттә ирләр отыры күбәя. Ир белән хатын бер-берсеннән көнләшеп арыгач, алга табан ызгышып- талашып яшәү мөмкин хәл түгеллеген анлый һәм килешү төзеп карый. «Кибетеңне биклә дә. өйгә—балалар янына кайт»,—ди әти. Куанычыннан әнинен башы түшәмгә тия. «Хәзер Рәмзияне алам да, кайтам, бәгырь җимешем»,—ди ул. Шунда әтинең күзе-кашы җимерелә. «Сөйрәлчектән туган баланны күземә күрсәтмә,—дип акыра ир —Йә син, йә кызын. Сайла!»
Әни, билгеле, ике ут арасында яна. Җитмәсә, ана гайбәтчеләр: «Ирең өйләнергә хатын эзли»,—дигән хәбәр ирештереп торалар. Менә шунда әни миннән котылырга ниятли дә инде. Мине курчак кебек киендереп, Казанга юл тота. Киров урамында без автобустан төшәбез. Анда Нурулла мәчете чаты бар Әни мине шул чатта утыртып куя да, үзе урамның икенче ягыңда яшеренеп карап тора. Аның уенча, кемдер баланы жәлләп алып китәргә тиеш. Аннан сон ул котылдым дип, жинел сулап авылга—ир йортына йөгерәчәк.
...Мин башта кызыксынып тирә-якны күзәтәм. Ят урын, ят кешеләр. . Аннан нәни йөрәгемә шом үрмәли Әни кайда соң? Ул мина: «Тик кенә утыр, мин сиңа курчак эзлим»,—дигән иде Нишләп озаклады икән?» Көтеп-көтеп тә килмәгәч, шыңшый башлыйм Үткән-сүткән мина игътибар итә. Мәчеттән әллә ничә тапкыр чалмалы бер карт чыгып, минем тарафларга күз салып ала Шыңшу зур тизлек белән үкереп елауга әйләнә. Бу юлысы минем каршымда башта бер-ике, соңрак өч-дүрт кеше туктый. Теге чалмалы бабай да тек-тек атлап килеп баса. Олылар пошаманга төшеп:
—Кем баласы икән?—диләр.—Адаштыңмы әллә?—диләр. Чалмалы карт:
— Күптән утыра бит бу нарасый, әллә милисә чакыртыйк микән, җәмәгать?—ди.
Мин тагын да катырак елап җибәрәм Яныма кешеләр җыела да җыела.
«Бу хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр ничек хәтерлисен? Сина бит нибарысы ике генә яшь булган!»—дип гаҗәпләнмәгез. Мин әни теле белән бәян кылам. Соныннан ул барысын да үзе сөйләде.
Әнинен өметләре акланмый. Мине милиционер да култыгына кыстырып китми Күрәсең, әнинен мәрхәмәте уянгандыр, бәлки кызгангандыр, ул, ах-вах итенеп, төркем эченә ташлана. «Әй кызым, кибеттә чират иде»,—дип. мине кулына күтәрә.
Хәзер мин үз хатирәләремә күчәм. Шаяртып әйткәндә, үз телемә сүз бирәм. Әни белән әти һаман кавышмыйлар Абыйлар ата йортында, ә мин сукыр әбидә үсәм Әни көннән-көн явызлана, бер сәбәпсезгә мине кыйный. Үземне белә-белгәндә мин сәгать саен тукмала идем инде. Әни бөтен бәхетсезлеген миннән күрә иде. Ул гел-гел бер төрле такмаклар иде:
—Үлмисен дә ичмасам! Синең арканда мин ирсез тилмерәм. Үлсән—кабер туфрагыңны таптап-таптап күмәр идем.
Бервакыт ул мине урамнан чәчемнән сөйрәп барды Әлеге дә баягы әче битәр:
—Үлмисен дә ичмасам! Суга да батмыйсын ичмасам!
Шунда безгә авыл абыстае Гайшә әби очрады.
—Кызыңны бик рәнҗетәсең икән дип ишеткән идем, Рауза, хак икән,—диде ул.—Картаймыш көннәрендә шушы бала кулына калмагаең әле,—диде.
Әни авызыннан төкерекләр чәчрәтә-чәчрәтә җавап кайтарды:
—Калмам, калмам, абыстай! Минем ике малаем бар, алар багыр.— диде. Сигезенче сыйныфтан сон мин авылдан качтым. Башта педагогия училищесында укыдым. Аннары институт тәмамладым. Авыл турында онытырга тырыштым. Сукыр әби мәрхүмә иде. Ә әти белән әни никах янарткан иде. Кунакка кайтам дисәм дә, газиз нигезем юк иле минем. Әниләрнен тормышы бозылыр дип тә шикләндем Мәрхәмәтсез әти мине барыбер кызым дип танымас иде
Аллаһы Тәгалә бәхет капкаларымны бикләмәгән икән, мин әдәпле, тәртипле егет белән гаилә кордым. Өч балабыз туды. Үзем ана назы тоймыйча үскәнгә күрә аларны яратып-сөеп туялмадым. Иремдә дә бала ярату хисе бик көчле иде. Ул төзелештә участок башлыгы иде. Акчага беркайчан да кытлык кичермәдек. Фатир да алдык, шәһәр читеңдәге бистәдә яңа йорт та салдык. Шулай тернәкләнеп яшәп ятканда гына авылдан коточкыч хәбәр китерделәр. Мин элек тә туган яклардан күңелсез хәбәрләр ишетә идем. Ике абый да эчә икән, беркайда да эшләмиләр икән. Монысы адәм ышанмаслык иде: әниләрне өйдән кыйнап чыгарганнар. Карт белән карчык күршеләрнең кара мунчасында тереклек итә ди. Иремнән берни дә яшерми идем Ул кинәт кенә әйтеп куймасынмы!
—Әйдә, икесен дә үзебезгә алып килик. Йорт иркен, рәхәтләнеп торсыннар —Юк, юк!—дип кычкырганымны үзем дә сизмәдем Йөрәгемдә нәфрәт уты дөрләде. Мине каккан-суккан чит-ят кешеләр нишләп бусагамнан атларга тиеш әле. Яшәсеннәр, мунча төс аларга!
Ун көннәр чамасы янып-көеп йөрдем. Ахырдан сабырландым «Дөньяда ана хакы дигән нәрсә бар, һичьюгы шунысын уйларга кирәк, Рәмзия»,—дидем.
Ирем белән авылга киттек. Андагы кичерешләремне сөйләсәм—елармын дип куркам. Карт белән карчык мунча пәриләренә әверелгән: икесе дә корымга буялган, икесе дә шыр сөяк. Тамак төбенә төялгән утлы төерне йотып, әнигә эндәштем —Әйдә, киен, син безгә күченәсең Әни йомгак кебек аяк астыма тәгәрәде. Үзе
—Кызым, җимешем, каплардан очып кунган фәрештә сон син'—дип тәкрарлый. Мин, билгеле, әти дигән кеше тарафларына күз дә салмыйм. Ул аякларын салындырып ләүкәдә утыра Безнең сүзгә катнашмый Әнине култыклап машинага илткәндә генә артыбыздан чыкты. Сез инде, бу хатын шулай китеп барган, диярсез. Юк шул, зәгыйфь, мескен тавыш бөтен җанымны айкады —Зинһар, мине дә калдырма, мин бит синен әтиен. кызым