Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯРТЫ ЙӨРӘКЛЕ ӨМЕТ


***
Унбиш катлы йортның балконыннан Карап торам күккә каерылып. Шундый авыр, Аллам, яшәүләре Ярты йөрәгеңнән аерылып...
Күктә тыныч. Салмак кына ага Бер кайгысыз йомшак болытлар.
Ә түбәннән ыгы-зыгы шавы Дәшә: "Яшә, җирдә өмет бар!"
***
Башын иеп, салмак кына Урамнан атлый кеше.
Үткән-сүткән машинада,
Кешеләрдә юк эше...
Атлый кеше...
Ишетми ул дыңгыр-дыңгыр Трамвай узып киткәнен.
Сизми дә ул шаян җилнең Чәч толымын сүткәнен,
Гомеренең үткәнен...
Бар нәрсәдән гамьсез булып Бәхет эзлиме җирдән?
...Башын иеп яшәр өчен Дөньяга кеше килгән...
Картайган бер яфрак бар көченә Ябышкан да калын ботакка,
Туар көнгә сары өмет чәчеп,
Бәргәләнә, әрнеп, як-якка.
Рәмилә МАЙОРОВА яшь шагыйрә. КДУ студенты. Шигырьләре көндәлек матбугатта басылып килә.
Кинәт чыгып шунда япь-яшь җилләр Уйнап кына исеп куйдылар.
Уйнап кына... бер дә уйламыйча... Карт яфракның гомерен кыйдылар.
Ялгыз ботак калды шулай ятим Язмыш уңаена селкенеп...
Яңа бөре туар язгача ул Карт яфракны уйлар үкенеп.
Кечкенә дә, төш кенә...
Уяна да хисем төнлә Күңелемне кытыклый.
Имеш инде, оялмыйча,
Аны онытып кем йоклый?)
Көндезләрен арып бетәм— Фикеремне җыялмыйм.
Шул кечкенә сөю хисен Нинди зур "мин"—тыялмыйм!!!
Шигырь язмам бүтән, дигән идем—
Ә син менә тагын яздырасың.
Акыл дигән касәм эченә дә Мулдан гына хисләр яудырасың. "Мәхәббәт юк бит ул!”—дигән идем— Киресенә син инандырасың.
Үзәгемә үтеп кереп хәзер Күнел түрләремдә утырасың.
Сөеп утта янмам, дигән идем—
Ничек кенә әле яндырасын) Гаҗизләнеп беттем синең белән, Тагын менә шигырь яздырасың...
Дөнья миннән нәрсә тели икән? Нәрсә бирә алам мин аңа?
Бу сораулар бик тапталган ахры,
Бу сораулар түгелдер яңа.
Нигә туа кеше, нигә үлә?
Нигә килә фани дөньяга?
Укый-яза белгән теләсә кем Шушы хакта, шиксез, уйлана. Тууыбыз, яшәвебез безнең Юкка гына түгел, билгеле.
Үлеп кенә котылып булмый, диләр.. ...Җавапка да төшенәм шикелле..