Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЯН, ӘЙДӘ, ТАТАР КИНОСЫ!


Көндәлек матбугат битләрендә «Татар киносы ни хәлдә, булачакмы ул?» яисә «Киноның милләте бармы?» кебек сораулар еш яңгырап тора Мактап суз әйтүчеләр дә. кино сәнгатенең торышын тәнкыйтьләүчеләр дә үзләренчә хаклы кебек Бу очракта хакыйкать—бакыр акча шикеллерәк. аның «иләк» ягы да. «күн» ягы барлыгы бәхәссез.
Сүз башлаганбыз икән, иң әүвәл киноның иҗтимагый тормыштагы роле, вазифасы, тоткан урыны турында кайбер фикерләрне искә төшерик. Фән-техника казанышлары нәтиҗәсендә кино сәнгате безнең чорда өр-яңа баскычка күтәрелде Аның колачы, халыкның аңына-җанына-психикасына тәэсир көче, мөмкинлекләре ифрат зур. Монополия үрләрен яулаган «Голливуд»ны гына алыйк. Дөнья базарына ул чыгарган фильмнар аша Америка Кушма Штатлары барлык кыйтгаларга үзенең идеологиясен, сәясәтен, мактанычын таратып ята Шушындый да зур максат өчен техника һәм акча җегәрен тамчы да кызганмыйлар. Бу. бер сүз белән әйткәндә, милли сәясәт дигәнне аңлата
Хакыйкатьнең милләте юктыр, киноның исә милләте, һичшиксез, булырга тиеш' һинд кинолары ни өчен тамашачыны һәрвакыт үзенә җәлеп итә. чөнки азар мигзи җирлеккә нигезләнеп иҗат ителгәннәр, һинд җырларының төрле халыкларда кинәт кенә популярлашып китүе кино һәм телевизор экраннары аша барды лабаса Безнең шәрык моңнарына уралган «Гөлҗамал»ны берәр әдәби-нәфис фильм аша югары сәнгати кимә.лдә яңгырата алсак—ул. һичшиксез. Европа халыклары күңеленә дә үтеп керер һәм үзенең лаеклы урынын табар иде. Мәгълүм бер фильмда «Болгарның җылы җилләре» исә ничегрәк искәнен күрдек ич. аңа тотылган миллионнар үзе дә җил кебек кенә исте дә билгесез тарафларга китеп таралды
Кино—телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм күрсәтүдә хәлиткеч роль уйный дибез. Бу бик дөрес. Киноның милләткә, шәхесне формалаштыруга йогынтысы искиткеч зур. Бу уңайдан: фильмнарда әдәп, әхлак, инсафлылык бармы? дигән сорауның тууы бик табигый. Бу сорауга «әйе» һәм «юк» дип җавап бирергә туры кило Экраннардан корал куллану, кан. үтереш, фахишәлек кебек күренешләр сәгать саен, тәүлек саен коелып кына тора. Менә шушы яманлыкка каршы көрәшү өчен безгә, татарга, яңача караш, альтернатив фильмнар кирәк. Моны кем эшләр? Потенциаль мөмкинлекләребез бармы? Ә бит югары художестволы фильмнар иҗат итү өчен режиссер, сценарист, актерлар төркеме, технология, костюм-декорация цехлары һәм тагын бик күп нәрсәләр, ахыр чиктә, акча маясы кирәк.
Тарихыбыз бай. катлаулы. Татарның чын тарихын, милләтне башка халыклар алдында күтәрердәй милли идея кирәклеге—көн кебек ачык. Аксиама бу Безнеңчә татар киносын башка милләт вәкилләре дә карарлык, үз итәрлек итеп эшләү көн тәртибенә баскан. Әнә шундый киналарны «Алтын мөнбәр» сәхнәсендә күрсәтеп, безгә дә мактанасы иде бит. югыйсә
Татар киносының чын хуҗасы бармы? Булса—кем? Хөкүмәт, диярләр һәм бу шактый дөрес җавап булыр. Әнә. «Аксеневукулары» дигән очрашуларга казна маглары табыла бит Татар кино сәнгатен үстерү, көчәйтүгә дә акчалар һәм яхшы кадрлар табарга кирәктер
«Казан утлары» журналы үзенең битләрендә татар киносы турында түгәрәк өстәл үткәрүне кирәк тапты Татар киносына турыдан-туры катнашы булган әһелләрне менә шундый сөйләшүгә чакырдык. Азарга сүз бирик һәм уй-фикерен. гамь- борчуларын тыңлап карыйк... Әхтәм ЗАРИПОВ.
Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе. кинорежиссер, күпсанлы сценарийлар авторы:
-«Татар киносы* дип сүз алып барганда ин элек бу терминның нәрсәне аңлатуын ачыклау тиештер.
•Татарстанда төшерелгән кино* дигәнне анлатамы ул. «татарлар турында» дигәннеме, «татарлар эшләгән*неме. фильмнын татар телендә баруынмы, әллә инде товарнын сыйфатына гына кинаяле ишарәме9
Бу сорауга жавап табылса, икенчел сораулар туа: татар киносы кемгә адреслана9 Татарларга гынамы? Бөтен Рәсәйгәме? Кешелек дөньясынамы? Татар киносына ихтыяҗ җилләре кай яктан исә? Аны кем көтә, кемгә кирәк? Кайда һәм ничек күрсәтү күздә тотыла? һәм башкалар
Фильмнарның Татарстан җирлегендә төшерелгәне дә, татарлар турындагылары да булды, архивларда алар хәзер дә саклана. Әмма аларнын берсен дә «татар киносы* дип булмый. Татарлар катнашында Татар илендә төшерелсәләр дә. алар үз чорының идеологиясенә хезмәт итүче «наглядное пособие* генә, ягъни, үгет-нәсихәт коралы гына булганлыктан, сәнгать әсәрләре категориясенә керә алмаганнар, көчләп кертелгәннәре исә. шул сәбәпле, бик тиз онытылуга да дучар ителгән.
«Татар киносы* статус-кво алсын өчен, ул чынбарлыкта сәнгать әсәре буларак (как предмет исскусство) танылып, азмы-күпме яшәргә, анын сыйфаты, әһәмияте, тәэсире, файдасы яки зыяны турында җәмәгатьчелек хәтерендә ниндидер эз калган булырга тиеш. -Татар киносы* дигән тандемның -шәжәрәсе*ндә югарыда күрсәтелгән сыйфатларның берсе дә юк. чөнки әйберсе үзе юк. *Юк*ны «бар» дип әйтеп булмагач, предметка бәйсез сүз тезмәсен «сәнгать» дип анын бүгенгесе, киләчәге хакында фикер йөртү-йомшак әйткәндә, хыялыйлык.
Кино ул-сәнгатьнен чагыштырмача ин яшь тармагы, әмма ләкин иң актив, ин нәтижәлесе. Сәнгатьнен тулы хокуклы бер вәкиленә миллилек мөһере сугылып, мөнбәргә милләт әләме кадау өчен аның шул милләт вәкилләре тарафыннан, шул җирлектә, шул милләт телендә иҗат ителгән булуы гына да җитми. Ин мөһиме-шул сәнгать әсәрендә башка милләтләр дә аны үз итәрлек мәгънә һәм компонент булырга тиеш. Мисалга һинд киносын гына алып карыйк Аны башка бер милләт киносы белән дә бутамыйсың. Аны башка милләтләр дә яратып кабул итә Чөнки һинд киноларында төп компонентлар-милли музыка, милләтнен гореф-гадәтләре, милләт традицияләренә тугрылык. Болар һәр милләт өчен уртак сыйфатлар.
Сәнгатьнен башка төрләрендә дә. әгәр үзәгендә кеше язмышлары, гомум кешелек проблемалары булып, үзенчә чагылышын тапкан икән, анын милли үзенчәлеге башка милләт халыклары тарафыннан кабул ителүенә комачауламый. Мәсәлән, гаруз ысулында язылган -Шахнәмә»се белән Фирдәүси дә. газәлләр әйтү остасы Низами да. Алардан калган мираска таянып без «Шәрыку әдәбияты*, яки -япон шигърияте* дибез, классик әдәбиятта алар иҗатының тоткан урыны, роле турында фикер йөртәбез.
Әйе. һәр сәнгать үз урынында, үз Вазыйфасын үтәп, кешелеккә хезмәт итә.
бармы сон? Әллә барлык урыннар да «занято»мы. «приватизация» тәмаммы9 Кыскасы-урын табылу ихтималы бармы, юкмы9
Рәсми җавап «бар» булса да. кырык төрле өстәмә сораулар сагалап тора. Шул сорауларның иң өстә ятканы һәм ин хәтәре: «Татар киносы нигә кирәк ул. кемгә кирәк?» дигән сорау
Федераль үзәк һәм аның сәясәтен тормышка ашырырга мәжбүр жирле үзидарэ-хакимият бу сорауга ачыктан-ачык «кирәкми» дип әйтә алмаса да. кылган гамәлләре бер дә булдыруга таба түгел.
Без күп очракта янгыннан сон чан сугабыз. Аны ишеткән кеше аптырап кала: янгын сүндерергәме бу чан, әллә гыйбадәткә чакыручы чиркәү чанымы? Чаны күп...
Чиркәү чанына кушылып, халык анына һаман бер фикер сеңдерелә: -Бөек Рәсәй». -Бердәм Рәсәй», «Бүленмәс Рәсәй». «Насрани Рәсәй»
Арта барган машиналар гүләве, самолетлар гөрелтесе астында күгәрчен гөрләве ишетелмәгән кебек, «татар киносы» дип -безелдәү-не ишетерләрме? Ишеткәндә инде сон булмасмы?
Мирсәй Әмирнен «Сыерчык» дигән нәсере бар. Бомбалар шартлаган, снарядлар ярылган, пулеметлар тыкылдаган тавышлар арасында кайдадыр сыерчык сайравы ишетелә Автоматын дошманына төзәгән солдатның бар игътибары тыныч көннәрне хәтерләткән шул сыерчыкка юнәлә. Бу мизгелләрдә солдат өчен сыерчык сайравыннан да матур, сыерчыктан да якын, аннан да тансык берни юк! «Татар киносы» дибез икән, ул татар өчен дә. урыс өчен дә, башка милләт тамашачылары өчен дә әнә шул сыерчык сайравыдай тансык булырга тиеш.
Каян эзләргә сон ул тансыкны? Бүген кемгә, нәрсә тансык булуын ничек белергә?
Телевизор каналлары аша гына да һәр көн 2-3 өр-яна фильм тәкъдим ителә. Аларның саны ел эчендә ЮООгә житә. Эчтәлегенә карасан. күпчелегендә- байлык-мөлкәт өчен көрәш, зина-фәхеш. криминал, хыянәт, үтереш Кыйбласын югалткан тамашачы нишләсен? Күрсәткәч карый инде, карагач, уртак телдәге фильмнарның саны һаман арта тора.
Мономилләт кинолары өчен миллиардлар исраф ителә. Теге яктан кертелгән фильмарны да исәпкә алганда. Рәсәй тамашачысы татарның тансыгын кайда һәм ничек карар икән? Бу сорауга бүген жавап табу шактый авыр. Ләкин бу-«татар киносы» өчен көрәштән тукталырга дигән сүз түгел. Ә киресенчә, таләпне парламентлар мөнбәренә күчереп, ихтыяжны канунлаштырырга кирәк. Бу җаваплы миссияне «татар киносы» дип барабан кагучы елгыр егетләр генә башкара алмый. Аларны шул заман чирләренең көчле вируслары гына «чаптыра»
Комсызлык, рухсызлык, мәрхәмәтсезлек, аяусызлык. рәхим-шәфкатьсезлек микроблары Бердәм Рәсәйнең һәр почмагына үтеп керде һәм үрчеде Лимәк. бу авырулардан дәвалану өчен -татар киносы» бер дару-витамин булуы белән дә аерылып торырга тиеш.
Ларунын тәэсире бар икән-ул инде «нинди милләт?—дип. талымланып тормый Тик шунысы игътибарга лаек, хаста кеше, гадәттә, даруны үзенә үзе эзләп тапса, бүген, хакыйкан. дару хастаны эзли
Илне реклама эпидемиясе томалады. «Шәп» дип. шау-шу куптарган фильмны карагач, аптырап калганда һич тә үзеңне гаеплисе түгел, уңышлы сәнгать әсәре шау-шу куптармый-ул тан калдыра, сокландыра, уйга сала Әгәр шулай түгел икән-ул сәнгать әсәре түгел, ә реклама җимеше генә
Сәнгатьнең һәр төре ана ихтыяҗ булган җирлектә туган. Дәверләр алмашыну белән сәнгатьнең роле дә үзгәрә барган Тормыш күренешләрен тасвирлап, аны үзенчә аңлатудан тормыш-яшәешне үзгәртү коралы итеп куллана башлаганнар Иҗат сферасына социаль заказлар вирусы ияләшкән Бу «фактны хәзер яшереп булмый һәм яшерергә тырышмыйлар да.
«Татар киносы» ул әлегә социаль заказ гына, заказны коммерция таләпләрен канәгатьләндерерлек сыйфатта гына түгел, сәнгать югарылыгында да үтәп була бит! Тәвәкәллик!
Сәнгатькә һәрчак ихтыяж бар, ул һәрчак тансык. Иммунитеты какшаган милләт организмына витамин булыр сәнгатькә мохтаҗлык зур.
Соңгы сүз:
Әгәр миннән «Эшне нәрсәдән башлар идегез?» дип сорасалар, мин үзем өчен күптән хәл иткән җавапны әйтер идем: «Эшне фәнни-популяр фильмнар төшерүдән башларга кирәк»
Әйтик, беренче фильм:
«Куликово кыры тыюлыгы һәйкәле». (Тарих, чынбарлык һәм версияләр).
«Фәнни-популяр» дигән жанр анын нәфислегенә киртә түгел.
Икенче фильм: «Олуг Мөхәммәт һәм Василий Темный вәгъдәләре», өченче фильм: «Сөембикәне сатып алган коллык».
Исемлекне дәвам итү-милләтпәрвәр язучылар һәм тарихчылар эше.
Безнең эш сыерчык килгәнне көтү Оясы әзер. Тик хәзер сыерчыклары да һәр ел килми. Әллә инде самолет тавышларыннан, әллә эфирдагы шау-шудан куркалар.
Илдар МАТУРОВ,
Татарстан кинемотографистлар берлеге рәисе:
-Соңгы ун еллар эчендә кино безнең күз алдыбызда диярлек байтак үзгәрешләр кичерде. Бу-аудиовизуаль технологияләр үтеп керү белән генә түгел, кинемотография эшен оештыру һәм көйләүдәге яна формаларның, карашларның көчәюенә дә бәйле.
Татарстанда бу проиесснын ничек барышын мәгьлүмат-матбугат чаралары азмы-күпме яктырта килде.
Бәхәссез ки, бу юнәлештә уныш һәм казанышларыбыз юк түгел. Боларга ирешү республика җитәкчелегенең ярдәме белән мөмкин булды, билгеле. Мин моны ачыктан-ачык әйтәм.
Шунын белән бергә, бүген Татарстан кинематографистлары каршында һәм Россия, һәм чит илләр кинобазары таләпләренә җавап бирерлек зур максат- һөнәри осталыкка, саннан сыйфат дәрәҗәсенә күтәрелү бурычы куела. Шушы интеграцион омтылыштан башка без, үсештән читләшеп, тар бер киңлектә бикләнеп калыр идек.
Безгә һөнәри осталыкка ия булган кинематограф кирәкме? (Сүз әдәби- нәфис осталык турында бара) Без һәммәбез дә бердәм җавап бирәбез: әйе, кирәк! Болай дип әйтүнен сәбәбен аңлатып торасы юк. Чөнки югары мәдәни үсеш алган бүгенге теләсә кайсы дәүләтнең заманчалык дәрәҗәсен бәяләгәндә кинематография сәнгате-югары бер күрсәткеч
Финанслау якларын исәпләми генә дә «пәрдә» читен күтәреп карасак, кино ижат итү бер дә гадиләрдән түгел. Сәнгать төрләреннән чагыштырмача яшь булса да (100 ел чамасы), ул-технология, тел һ.б. җәһәтеннән һаман саен үзгәрешләр кичерә килгән. Ул-күпмедер дәрәҗәдә әдәбият, сәнгать, театр, музыка дөньясынын бердәм кушылмасы, синтезы. Шул ук вакытта кинонын 70 проценты-технологик иҗат җимеше
Шуна күрә, әгәр милли кинематография темасына сөйләшәбез икән, аерым фильмнарның эчтәлеге-эшчәнлегенә бәя бирү түгел, әлеге тармак һәм анын
индустриясе турында сүз алып бару сорала. Монын өчен теләк һәм интузиазм гына аз. Белгечләр фикере белән ныгытылган, төптән уйланган реаль үсеш программасы кирәк. Юкса кино эшчәнлегендә җибәрелгән хаталар бик кыйммәткә төшә.
Андый программа безнен нинди җирлектә басып торуыбызны һәм ниләр теләвебезне аермачык күрсәтер иде. Кыйммәткә төшәчәкме ул. без моны ерып чыга алачакбызмы? Бу очракта без теоретик сораулар һәм оештыру эшләренә хәйран гына җавап эзләп табар идек
Әйтәләр: янәсе, концепция бар. павильон төзергә кирәк һәм шунын белән барысы да әйбәт булачак. Юк шул. 5-6 елдан сон без тагын тупыйкта калачакбыз Бердән, заманча павильон салу кыйммәткә төшәчәк. Елына 3-4 картина һәм кыска метражлы фильмнар чыгарып кына юньле-башлы керемнәр алып булмаячак Икенчедән, павильонлы булып та ныклы инфра-структура-ягъни махсус техника, урта буын белгечләр һәм башкасын әзерләми торып, төшерүче төркемне, өстәмә көчләрне туплау катлаулы булачак.
Миңа калса, федераль үзәк төбәк кинематографларын үстерүдә якыннан катнашырга тиеш Бит Татарстан федераль казнага үзеннән биниһая зур өлеш кертә Димәк, ярдәмне шуннан да алырга кирәк. Ул турыдан-туры акчалата гына булмаска да мөмкин. Әйтик, безнен техника аласы да, кадрлар әзерлисе дә бар бит әле
Вәзгыять болайрак килеп чыга. Әйтик, совет чорында елына 140 фильм прокатка чыгарыла иде. Катгый бүленеш буенча шуларнын 90 дигәне РСФСРда, калган иллесе союздаш республикаларда эшләнде
Бүген исә, төрле чыганаклар әйтүенчә. Россия картиналары елына 300 тирәсе төшерелә. Гел Мәскәүнен үзендә диярлек Шулай итеп. Россия кинематографиясе «Садовое кольцо» чикләреннән әллә ни ерак китми. Ягъни төбәктәге мөмкинлекләрне һәм күпмилләтле бизәкләрне күз уныннан төшереп калдыра.
Төбәкләр исә мөстәкыйль эш итәргә мәҗбүр. Ләкин бу эшчәнлек зур һөнәри осталык белән эшләнә димәс идем Алыйк, мәсәлән, Якутиянең «Чынгыз хан» картинасын. Эчтәлегенә калыгып тормыйм, ахыр чиктә монысы-художникнын карашларына бәйле. Фильмны төшерүгә күп көч куйган авторлар мине гафу итсен, әмма башкарылу ягы сыек чыккан Бу-ачык сценарийның булмавына, экспромтлар белән артык мавыгуга бәйле. Актерларның уйнавы бик киренке төстә бара, мимика һәм ишара белән мавыгулар күпкә китә. Кыскасы, аны театр кешесенең куйганлыгы сизелеп тора Ә бит, тышкы уртаклыклары күп булса да, кино белән театр арасында аерымлыклар зур. Гомумән, эпос жанры катлаулы һәм кыйммәткә төшә. Тәҗрибә җитмәс борын анардан башлау кирәк микән9 Үзебездә «Болгарның җылы җилләре» белән без дә тәжрибә ясап карадык лабаса
Никадәр сәер тоелмасын, кинода тема һәм идеягә караганда сценарий беренчелрәк Үзгәртебрәк әйтсәк, ул-фильмнын партитурасы. Киночылар арасында шундый гыйбарә бар «Яхшы сценарийдан начар фильм эшләп була, ә начарыннан яхшыны төшерү мөмкин түгел». Әйе, сценарий-үзенчәлекле аерым бер жанр ул Монын өчен әдәби талант кына аз, кино төшерүнең специфик үзенчәлекләрен яхшы белү зарур Минем драматург Туфан Миннуллинга, сценарий язуын сорап, мөрәҗәгать иткәнем булды «Тырышып карадым Бик үзенчәлекле эш, миннән булмый,-диде ул.-Киносценарий законнары театр драматургиясеннән нык аерыла»
Булганны сакларга кирәк безгә Юкса бүген булган белгечләребезне дә югалтып бетерәчәкбез. Бер елда нибары 2 картина бирү бик аз әле ул.
Бүгенге кризис кино сәнгатендә чагылырмы9 Әйе, чагылачак Әмма тискәре яктан Икенче уйласан, кыен елларда кино һәрчак үсештә булган (Голливуд мисалын гына хәтерлик) Мөгаен, 2008 елны Россия хөкүмәте каршында ватан кинематографиясен үстерү советы төзелү юкка булмагандыр
«Алтын мөнбәр» кинофестивале хакында аерым әйтергә кирәк Анын колачы,
дәрәжәсе күп нәрсә турында сөйли. Минемчә, бу биеклеккә һәм республикабыз президенты Минтимер Шәймиев һәм мәдәният министры Зилә Вәлиева ярдәме белән ирешелде.
Наилә КАМАЛОВА.
«Татаркино» дәүләт оешмасының директор урынбасары.
Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре. РФнын мактаулы кинематографисты:
-Соңгы елларда Татарстан кинематографиясе күтәрелеш кичерде дип икеләнмичә әйтергә мөмкин Элегрәк безнекеләр документаль фильмнар белән генә билгеле иде. 2007-08 елларда, дәүләт заказы белән дистәдән артык документаль кинотасмалар төшерелгән булса, болардан тыш тагын тулы метражлы 4 уен картиналары ижат ителде. Болар-"Дилемма» (режиссеры Р Төхфәтуллин), ■Инзинь-кура жиләк* (режиссеры С Сивков). -Кунак* (режиссеры Р Садриев). -•Өч аяклы ат* (режиссеры Н Җамалиева). -Бөркетләр* (Р. Төхфәтуллин) һәм «Өч аршын жир» (Ю Фетинг). Ике фильм исә төгәлләнүгә таба бара.
Тагын әле 4 кыска метражлы кинофильмнар да ижат ителде -Бабай» (режиссеры А Шакиров). -Малайлар уены» (режиссеры Р Нәжмиев). "Фәридә» (режиссеры С Юзиев). -Сабакташ дуслар- (режиссеры Н Нуриева) «Әти» (режиссеры И Ягъфәров) дигән фильмны төшерү дәвам итә.
2008 елда эшләнгән -Камыр-батыр* (С Литовец) һәм -Шүрәле» (Р Төхфәтуллин) мультфильмнары тамашачылар тарафыннан жылы кабул ителде.
Әйтергә кирәк, әлеге фильмнарның барысы да ике дәүләт телендә-татар һәм рус телләрендә чыгарыла башлады
Шунысы игътибарга лаек-2007 елдан башлап дәүләт законы белән дөньяга чыккан картиналар ачык конкурс нәтижәләре буенча төшерелә. Бу исә кинематография өлкәсенә талантлырак әһелләрнен килүенә, булачак экран әсәрләренең әдәби-нәфис эшләнеш дәрәжәсенә булышлык итә. Зур тәжрибә туплаган Б. Максимов. Н Морозов. Э Гужиннарның эше уныш белән бара. Урта буын вәкилләреннән Э Габдрахманов. Б. Баишев. Р Юзаев. С Серова. яшьрәкләрдән А. Барыкин. П. Соколовский һәм башкаларның хезмәте дә шатландыра.
Җыйнап әйткәндә. Татарстанда киноматографияне тиешле югарылыкка күтәрерлек кино әһелләре күтәрелеп килә. Шунысы куанычлы, алар белән язучы һәм драматурглардан Ренат Харис. Туфан Миннуллин. Рафаэль Хәкимов. Айдар Хәлим. Рабит Батулла. Мансур Гыйләжев. Наилә Ахунова актив хезмәттәшлек итәләр.
Казанда мөселман халыкара -Алтын мөнбәр» кинофестивале үткәрелү республикабызда кино эшчәнлеген үстерүдә әһәмиятле роль уйный Әлеге кинофорумда Иран. Мисыр, һиндстан. АКШ. Бөекбритания. Канада. Австрия. Иордания. Палестина. Төркия. Франция кебек илләрнең катнашуы үзе генә дә күпме әйтеп тора түгелмени?
Узган ел Татарстанда эшләнгән фильмнар -Алтын мөнбәр»нен барлык номинацияләрендә катнашты. -Өч аяклы ат» дигән тулы метражлы нәфис фильм фестивальнең -иң яхшы операторлык эше» призына, ә инде «һәм дә ай ярылды» документаль тасмасы -ислам мәгърифәте эшенә керткән өлеш өчен* дигән махсус призга лаек булдылар
Татарстан кинематографистлары ижат иткән фильмнар -Мир» кинотеатрында тантаналы премьера белән ачылып китә. Әйтик, быелның февралендә-“Фәнис Яруллиннын очышлары». -Мәмәширдән гаилә» дигән документаль тасмалар һәм -Фәридә» фильмы экранда зур уныш белән барды. Ижат төркемнәре.
республикабызның шәһәр һәм авылларына чыгып, тамашачылар белән якыннан очрашулар, үзләренен эшен күрсәтәләр.
Республикабыз кино җайланмаларында ел буена «Татарстан. Гасырлар һәм еллар» дигән тематик кинокүрсәтүләр алып барыла. Әлеге сеансларны елына 50 меңнән артык кеше карый Бу юнәлештә Балтач һәм Сарман районнары аеруча тырышлык күрсәтә
Кинематография өлкәсендәге уңышларыбызны үстерү өчен байтак мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Билгеле ки, фильмнар ижат итү зур матди чыгымнар сорый. Ләүләт ярдәменә һәм химаячеләр булышлыгына мохтажбыз. Бу унайдан «Өч аяклы ат» фильмын төшерүдә зур булышлык күрсәткән эшмәкәр Илһам Сафиуллиннын хезмәтен аерым бер рәхмәт белән билгеләп үтәсе килә. Кулыбызда Батулла, Салават Юзиев. Роза Хөснетдинованын кызыклы сценарийлары бар Тик шунысы кызганыч: үзләренен омтылышына мәйдан тапмаганлыктан, яхшы режиссерлар һәм операторлар Казаннан китеп барырга мәжбүр
Төшерү павильоны, тавыш-монтаж комплексы булдыруга да ихтыяҗыбыз зур
Республика кинотеатрларында фильмнарны заллар экранына кадәр житкерү эше дә актуаль булып кала бирә
Шушы барлык сораулар, аларнын чишелеш юллары Татарстан Республикасында кинематография үсешенең 2015 елга кадәрге концеп&я программасында чагылыш таба һәм ул якын араларда мәдәният министрлыгы коллегиясендә каралачак
Бу программаның кабул ителүе кинобыз сәнгатенә зур юллар ачар дип өметләнәбез.
Салават ЮЗИЕВ,
Ш'-< ' киносценарист, режиссер:
-Татар кинематографиясе XX һәм XXI гасырлар чигендә басып тора Анын үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакында нәрсә әйтергә мөмкин?
Совет чорында автономияле республикаларга нәфис фильмнар эшләү хокукы бирелмәгән иде Уен сәнгатенә бөтенләй чит булган, җитдилектән ерак торган ниндидер сәер бер система яшәп ята иде Ул да булса-юбилей киносы жанры кайсыдыр ки истәлекле даталарга багышланган купшы, ялган, әһәмиятсез тасмалар
Әле күптән түгел ул заманда чыккан әсәрләрнең исемлеген күздән кичергән идем Кайберләренен аталышы ук гайрәтеңне чигерерлек Мәсәлән. «Ит комбинаты Күңел җылысы». Сезгә ничектер, мина калса «гениально» бу1 Шунысы гажәп әдәбиятыбызда тирән эз калдырган әдипләрдән Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Ләрдемәнд, Кәрим Тинчурин турында без бернинди фильмнар күрү бәхетенә ирешмәдек
Гаделлек хакына әйтергә кирәк, сирәк булса да яхшы документаль фильмнар күренде анысы, әмма болар кагыйдәдән бер чыгарылма рәвешендәрәк иде Сорау туа кемгә кирәк сон мондый система9 Тамашачыгамы? Әллә өстә утырган җитәкчеләргәме9 Бөтен хикмәк тә шунда-аларнын беркемгә кирәге юк диярлек Ләкин ул кемнәрнендер башында әле утыра һәм мона каршы көрәшү кыен Бу көрәшкә мин күп көч түгеп карадым, ләкин файдасы аз
Үз-үземә еш кына шундый сорау куям
Әгәр мөмкинлек бирелгән булса, XX гасыр татар кинематографиясе ничегрәк төсмерләнер иде икән? Күптән түгел мин 60-нчы елларда «Ленфильм»да эшләнгән
«Моабит ләфтәре» дигән фильмны карадым. Уртача фильм, режиссурасы да шул чама. Җәлил образы әлләни дулкынландырмый. Ләкин.. Менә шушы фильмда театрыбызның атаклы артисты Рәфкать Бикчәнтәев соклангыч итеп уйный! Ул Шәфи Алмаз ролен тудыра. Анын уйнавында ирония, яшерен акыл, аристократик табигыйлек дисенме-һәммәсе бар. XX гасыр татар кинемато^рэ^фь^ менә ничегрәк булырга тиешлеге сагалап торган безне! Безнен мәдәниятыб^зда кинода чагылыш табарлык энергетикабыз булган. Ләкин ул чынга ашмаган.
Бүгенге татар кинематографиясе бармы, ниндирәк сон ул? Тулы бер күренеш дип алсак, әлегә ул һаман да юк. Аерым хезмәтләр генә бар. Бездә бит кино традициясе, аның ныклы җирлеге юк. Кинога бездә режиссерлар башка сәнгать өлкәләреннән килә Мәсәлән. Рамил Төхфәтуллин-театрдан. Нурания Җамалиева- телевидениедән. Мин үзем исә кино сукмагына әдәбияттан килеп кердем
Бездә чып-чын киночы, ВГИКны тәмамлаган Илдар Ягъфәров бар Әмма, алты ел элек «Күктау» фильмы белән дан алганнан соң, ул да әнә рекламага кереп батты, һаман да шул система бәласедер бу. Анын кыска метражлы яңа фильм эшләвен (үз акчасына!) ишеттем дә бик сөендем. Уңышлар сиңа, Илдар, көтәбез!
Бүген Татарстанда, мина калса, кино өлкәсендә энергетик шартлау бара һәм моны туктату мөмкин түгел. Үзләренең язмышын кино белән бәйләүчеләр арта бара. Шулай булырга тиеш тә. Алар бер-берсеннән осталыкка өйрәнәләр, яхшы мәгънәсендә көнләшеп ярышалар Яхшы вәзгыять, иҗади казанышлар әнә шулай туа.
Сонгы елларда мина төрле фестивальләрнең төрле конкурсларында катнашырга туры килде. Безнең «Инновация» дигән иҗат командасы Россия студияләреннән бер дә ким эшләнмәвен күрсәтә алды. Әйтик, «Алтын бубен» фестивалендә без Тукай турындагы «121» дигән фильм белән катнаштык Татар телендә бара. Гажәп бит: бу фильм Мәскәү, Петербург һәм Екатеринбургның танылган режиссер- классикларын да уздырып, берничә номинациядә җинеп чыкты Туфан Миңнуллин турындагы татарча документаль фильм да танылу тапты.
Бу нәрсә аңлата? Димәк, безгә урынчылыктан, шәхси коткылардан арынырга, үз дәрәҗәбезне белергә вакыт Ижади омтылышларыбыз зурдан булсын, максатчан булсын. Без моңа ирешергә тиешбез. Без дә булдырабыз икән бит дип уйладым шул чакта.
Әгәр Татарстандагы бүгенге киноны, анын язмышын күз алдына китерсәк, без таш дивар каршында басып торабыз кебек Без аны терсәкләребез, аяк- кулларыбыз ярдәмендә ватарга тырышабыз бугай. Без бу диварны жинеп чыгарбыз дип уйлыйм, чөнки, көрәшә торгач, мускулларыбыз ныгый гына бара.
Ә безгә кем булышыр икән соң? Андыйлар табылыр дип уйлыйм. Безнен арсеналда ломнар, электр инструментлары, ахыр чиктә хөкүмәт дигән иң куәтле «бульдозер» да табылыр, иншалла.
XXI гасырда Татарстан киносы ничек булыр? Булырмы ул? Мин оптимист кеше, булыр дип ышанам Хәзер санлы-цифрлы технологияләр заманы, кино эшчәнлегенә мәйданнар ачык. Кино элита өлкәсе булудан туктады Хәзер һәркем, видиокамера белән коралланып, кинотасмалар төшерә ала. Язучы хезмәтенең хикмәте шунда, кулында каләм яисә авторучка булса да. һәркем хикәя яисә роман яза алмый. Шуның шикелле, талантлы режиссерлар кирәк булачак. Безгә алмашка яна буын килер, алар бездән талантлырак булачак. Алар совет чорындагы кинематографистларда йөз тапкыр ирекле һәм азат Алар өчен юбилейлар, система һәм тыюлар юк диярлек. Чын һәм сәнгати киноны менә алар төшерәчәк ..
Материалларны Рашат НИЗАМИ әзерләде.