Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар энциклопедиясе» битләреннән

ИСХАКЫЙ (Исхаков) Гаяз (Мөхәм- мәтгаяз) Гыилажетдин улы (мөһажир- лектәге псевд. Иделле) (22.2.1878. Казан губ. Чистай өязе Яуширмә а —22.7.1954. Анкара. Истанбулда жирләнә). язучы, публицист, жәмәгать һәм сәясәт эшлек- лесе; 20 йөз башындагы татар яңарыш әдәбиятына нигез салучыларның берсе Гаяз. Гаяз Исхаков. Казанлы. Гаяз Ис- хакый. Иделбай. Бикбулат. Биктимер. Бичура углы. Котлы Мөхәммәт, Тимер. Ураллы. Хәбибрахман әл-Болгари. Кәндилле. Хәмит. Чыңгыз, Япанчы кебек исемнәр һәм тәхәллүсләр б-н яза һәм басыла
Мулла улы. 12 яшенә кадәр туган авылында әтисендә укый. 1890-93 елларда Ч истайда танылган дин эшлеклесе Закир Камал мәдрәсәсендә, 1893-97 дә—Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала 1898-1902 дә Казан татар укытучылар мәктәбендә укый. Көнбатыш Европа, рус ижтимагый- сәяси һәм әдәби-эстетик фикерләре б-н таныша. И.С.Тургенев. И А.Гончаров. Ф М Достоевский. Л Н Толстой. А П Чехов. М.Горький ижаты б-н кызыксына: татар теленә А.С Пушкинның «Капитанская дочка» («Капитан кызы». 1899). Н В Гогольның «Старосветские помешики» («Борынгы алпавытлар». 1902) әсәрләрен тәржемә итә. 1901 дә анын тырышлыгы б-н «Шәкертлек» дигән яшерен түгәрәк оеша, гектографта «Тәрәкъкый» г-тасы басыла. 1902 нең көзеннән Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта. Ун-тка керү нияте б-н 1903нен жәендә Казанга кайта, ләкин ата-анасынын ихтыяры б-н туган авылына кайтырга һәм мулла вазифаларын башкарырга мәжбүр була. 1904тән янә Казанга килә, шул чордан башлап үзен тулысынча ижтимагый-сәяси һәм әдәби эшчәнлеккә багышлый. 1905-07дә И милли хәрәкәттә актив катнаша: шәкертләрнең «Берек» исемле яшерен оешмасын оештыра. Казандагы татар яшьләренең яшерен сәяси «Хөррият» жәмгыятен. татар яшьләренең эсерларга якын «Таңчылар» төркеме лидеры була; Россия мөселманнарының «Иттифакъ әл-мөслнмин» фиркасе съездларында радикал татар яшьләре вәкиле буларак та катнаша; »Тан йолдызы», «Тавыш». «Тан мәҗмугасы» г-таларынын фактик
мөхәррире вазифаларын башкара. Рев эшчәнлеге. хакимияткә каршы ясаган чыгышлары өчен 18 тапкыр кулга алына. Чистай. Казан. Мәскәү. С -Петербург төрмәләрендә утыра. Архангельск гу-бернасына сөргенгә озатыла. 1909-11 дә сөргеннән качып. И. ике тапкыр Төркия- гә барып чыга, анда әдәби эшчәнлек б-н шөгыльләнә. «Сират әл-мөстәкыйм» («Туры юл»). «Төрк дәрнәге дәргиси» («Төрек җәмгыяте мәҗмугасы») исемле төрек басмаларында языша. Романовлар Йортының тәхеткә утыруының 300 еллыгы унае б-н 1913 нең 3 апрелендә игълан ителгән амнистия карары нигезендә тоткынлыктан чыгарыла (Казанда яшәргә рөхсәт бирелми) Мәскәүдә, Петербургта яши. «Ил* г-тасын нәшер итә 1917 елгы Февраль рев-циясен хуплап каршылый. Вакытлы хөкүмәтнең милли сәясәтен яклап чыга. Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче съездында Идел буе һәм Урал төрки-татарлары өчен милли-мәдәни автономия— Идел-Урал Штаты төзү фикерен алга сөрә Анын бу идеясе Бөтенроссия мөселманнарының 2 нче съездында да (Казан. 1917). Милләт Мәҗлесендә дә (Уфа. 1917—18) хуплау таба. И. Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шура әгъзасы итеп сайлана Совет хакимиятен кабул итми Большевиклар эзәрлекләвеннән качып Себер якларына (Петропавловск шәһәренә) китә. «Маяк» г-тасын чыгаруда катнаша (1918-19). Әле 1918 дә үк Милли Идарә тарафыннан илчелек әгъзасы итеп сайланган И 1919 да Версаль тынычлык конференциясендә катнашу өчен Ерак Көнчыгыш аша Европага юнәлә. 1920 нең мартыннан 1922 нең җәенә кадәр Парижда, аннары Берлинда яши. 1925 тә И Төркиядә: Истанбулда «Төрк юрду» ж-лында, «Жөмһүрият» г-тасында хезмәттәшлек итә. Әмма мәкаләләрендә татарлар б-н башкортларның милли дәүләтен төзергә, төрки халыкларны берләшергә чакырган өчен, совет дип-ломатиясенең төрек хакимиятенә ясаган басымы нәтиҗәсендә И. Төркиядән китәргә мәҗбүр була. Премьер-министр Ю.Пилсудский чакыруы буенча (алар Архангельск губернасында сөргендә та-нышалар). 1927 дә И Польшага күчеп килә, анда «Идел-Урал комитеты»н оештыра, Варшава ун-тынын шәрекь
Дәвамы 2005 елның 4нче саныннан басы лып килә
факультетында төрек телен укыта. 1931 нен декабреннән 1932 елның башына кадәр Иерусалимда үткән Бөтендөнья мөселманнар конгрессында катнаша, докладында советлар Россиясендә ислам динен кысу, мәчетләрны ябу, дин әһелләрен эзәрлекләү турында сөйли Бу хакта ул Мисыр, Иран, Гыйрак. Әфганстан. Йәмән, Марокко дәүләтләре башлыкларына һәм Рим Лапасына мөрәжәгать итә. 1933-36 да И Ерак Көнчыгыш буенча сәяхәт кыла. Кытай, Манчжурия. Япония, Кореяда яшәгән төрки-татарларны берләштерү, Мукден конгрессын оештыру һәм үткәрү, «Ерак Шәрекътәге мөселман төрки-татарларның милли-дини Идел-Урал мәркәзе»н төзү буенча зур эш алып бара 1936 да И. Варшавага әйләнеп кайта, 1939 да Польшага фашистлар Германиясе басып кергәч, Төркиягә күчә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши Мөһаҗир- лек елларында И —«Милли юл» (1928 декабре—1930), «Яңа милли юл» (Берлин, Варшава, 1930-39) ж-ллары, «Милли байрак» (Мукден, 1935-45) г-тасы на- шире һәм мөхәррире була Бу басмаларда ул татарларны югалган дәүләтчелекләрен кайтару, милли азатлыкка ирешү өчен берләшергә чакыра.
И ижатынын башлангычы 19 йөз ахыры—20 йөз башына—татар әдәбияты үзенең Яңарыш чорына аяк баскан дәвергә туры килә, шартлы рәвештә язучы ижатын 4 чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин: 1) 1897-1904 елларны үз эченә алган мәгърифәтчелек дәвере,
2) «таңчылык» баскычы—инкыйлаби идеяләр б-н мавыккан 1905-10 еллар;
3) милли бердәмлек идеяләренә өстенлек биргән 1911-18 еллар, 4) мөһажирлек дәвере—татарларның милли дәүләтчелеген торгызу идеологиясен актив алга сөргән 1918—54 еллар И беренче әдәби тәҗрибәләре үрнәкләре һәм төрек теленнән татар теленә тәрҗемәләре («Жәрр&х баба» хикәясе) сакланмаган Ижатынын башлангыч чорында ук прозаик, драматург, публицист буларак таныла. Әсәрләренең төп мотивы—урта гасырлар мөселман әдәбиятларында ук кин таралган «гыйлем—наданлык» антиномиясе. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең соци- аль-икьтисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин игү һәм кешене тәрбияләүдәге төп чара булып Акыл, Гыйлем һәм Сүз сәнгате тора. Беренче басылган әсәре— «Тәгаллемдә—сәгадәт» (1897) хикәясе. Анда автор җәдит мәдрәсәсендә укыган шәкерт Хәлимнең милләт хадиме булып җитешүен һәм шәхси тормышында да бәхеткә ирешүен тасвирлый «Бай угылы» (1897. басыла 1903) повестенда күтәрелгән мәсьәләләр дә бу хикәягә якын тора Анынтөп герое Кәрим, надан ата-ана кинәше б-н жәдит мәдрәсәсен ташлап китә, үзенә «тәрбияче* итеп
куелган урам малае Фәхри нен тискәре йогынтысына бирелеп, иркә, азгын яшүсмергә әверелә, җинаятьләр кыла, ызгышларнын берсендә һәлак була. И.нын мәгърифәтчелек прозасы һәм драматургиясендә күп төрле мотивлар ярдәмендә ачылган феминизм мәсьәләләре үзәк урынны алып тора. Авторны язучы итеп кин таныткан «Кәләпүшче кыз» (1900) повестеның героинясы Камәр дә акчага хирыс, уйнашка этәрүче Зөһрә карчык һәм азгын приказчик Вафа корбаны итеп гәүдәләнә «Өч хатын белән тормыш» (1900) пьесасында ул татарлар арасында таралган күп хатынга өйләнү гадәтенә каршы чыга, гаиләдә хатын—кызларнын ирләр б-н тигез хо-куклыгын яклый. Француз һәм төрек драматургиясе йогынтысында язылган «Ике гашыйк» (1902) пьесасында да искергән феодаль-патриархаль гореф- гадәтләр. гаилә корудагы сословиечелек күренешләре тәнкыйть ителә. Бу темага багышланган әсәрләр арасында «Очрашу, яки Гөлгыйзар» (1903) романтик повесте аерым бер урын алып тора. Әсәрдә шәркый мөселман һәм Европа мәдәниятендә кабул ителгән мәхәббәт, өйләнү, гаилә кору турындагы карашлар чагыштырыла, бер-берсенә каршы килгән фикерләр әйтелә Повесть геройлары Гөлгыйзар б-н Габдулла Көнбатыш материализмы, Шәрекънен идеализмы һәм рухияте. Коръәндәге язмыш һәм кеше ихтыя-ры, Ч.Дарвиннын табигый сайланыш теориясе, А.Бергсоннын интуитивиэмы һәм тормыш фәлсәфәсе турында фикер алышалар.
И. иҗатында гына түгел, бәлки 20 йөз башы татарларның иҗтимагый һәм әдәби тормышында вакыйга булып торган «Ике йөз елдан сон инкыйраз» (1902-1904) исемле мәгърифәтчелек антиутопиясендә бүгенге татарларның ерак бабалары-болгарларнын 10-13 йөзләрдә югары мәдәни үсеш баскычына аяк басулары, ә инде 19—20 йөзтәргә җиткәндә, икътисади һәм рухи төшенкелек кичереп, әхлаки бозыклыктан, йогышлы яман чирләрдән кырылып. 21 йөз ахырында милләт буларак тарих аренасыннан юкка чыгулары турында сөйләнә. Әсәрдә болгарларның үлеп бетүләренең сәбәбе— кадими «гол әмәл әр сыйнфының» милли татар яшьләренең тәрәккыяткә, фәнгә. Европа һәм рус культурасын үзләштерүгә, рус уку йортларында белем алуларына каршы чыгуы аркасында туган иҗтимагый торгынлык нәтиҗәсе итеп аңлатыла Әсәрнең сюжет җепләре, анда чагылыш тапкан иҗтимагый идеагтар. әдәби-эстетик фикерләр, образ-сурәтләр Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов. С Рәмиев. Г Камал. Н Думавн. Ф Туйкин һ б бик күп язучылар иҗатларында үстерелде һәм сәнгати эшкәртелде
Марксизм эстетикасының көчле тәэсирен кичергән. «танчы»лык чорында ижат ителгән әсәрләрнең әйдәп баручы мотивын—«Тартышуда гына табарсың син үз бәхетеңне!» исемле шигарь (девиз) тәшкил итә. И. Думага сайлаулар һәм революцион хәрәкәткә бәйле реаль вакыйгалар Чистай төрмәсендәге хәлләрне сурәтләгән автобиографик һәм публицистик язмалар рәвешендә «Зиндан» (1907) повестенда чагылыш таба Социалистик идеяләр б-н өретелгән феминистик карашлар йогынтысында искергән йолаларга, сословиечелеккә каршы чыккан, бай ата-анасы йортыннан ярлырак гаиләдән булган сөйгәне Ибраһим янына качкан Галия образы «Алдым-бирдем* (1907) драмасының төп героинясы булып тора. Драма авторнын үзе тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә һәм М.Горькии инициативасы б-н «Заветы» ж-лында басылып чыга (1914. № 6). Рус язучысы б-н И күп хатлар алыша. Аңа язган хатларнын берсендә М Горький: «Кайчагында минем башыма шундый бер уй килә әгәр дә берәр татар кешесе рус халкының татарлар б-н бергә күрше булып гомер кичерүе рус халкын ы н яшәеше турындагы кү-заллауларына нинди йогынты ясаганын күрсәтсә, татарларга да. русларга да зур булышлык күрсәтер иде».—дип яза. Татар пролетар әдәбиятының үрнәге булган «Тартышу» (1908) драмасында социал- демократларнын. «танчы»-эсерларның, народник яшьләрнен самодержавиегә каршы чыгышлары сурәтләнә. Диалогларда пьесада катнашучылар «татар революциясе», «рус революциясе» дигән төшенчәләрнең мәгънәсе, үзенчәлекләре турында әнгәмәләр алып баралар Алар аңлавынча. «Татар революциясе»—ул мәгърифәтчеләрнең, жәдитчеләрнең 19 йөз ахыры—20 йөз башы татар иҗтимагый һәм рухи тормышын европалаштыруга омтылулары, «рус революциясе» исә—1905-07 елларда татарлар б-н рус- ларнын бергәләп самодержавиегә һәм аның бюрократиясенә каршы бергәләп чыгыш ясаулары. Народниклык идеяләренең көчле тәэсире «Мөгаллим» (1908) һәм «Мөгаллимә» (1913) драмаларында аеруча ачык күзәтелә Аларнын төп геройлары Салих һәм Фатыйма, ир-егетләр б-н хатын-кызларнын никахлары аларнын милләт каршындагы иҗтимагый бурычларын үтәүгә аяк чала дип. мәхәббәттән дә. гаилә корудан да баш тарталар, үзләренең эшчәнлекләрен милләт мәнфәгатьләре б-н бәйле бөек идеалларга хезмәт итүгә багышлыйлар: халыкның социаль-сәяси активлыгын, мәдәнилек дәрәҗәсен, милли анын күтәрү өчен шәхси бәхетләрен корбан итәләр И антиклерикаль темаларга язылган комедияләре б-н дә таныла. Ул кадимче муллаларның схоластик
фикерләвеннән, җаһиллекләреннән «Жәмгыять» (1909) һәм «Кыямәт* (1909) комедиятәрендә ачы көлә
20 йөз татар иҗтимагый һәм рухи тормыш манзарасы бөтен тулылыгында И.нын «Тормышмы бу?» (1911), «Мулла- бабай» (1910. тәмамланмаган). «Теләнче кызы» (1-3 кит. 1906-14) романнарында гәүдәләнә. «Теләнче кызы»—татар әдәбияты тарихында тәнкыйди реализм кысаларында (Л.Н.Толстойнын «Воскресение»—«Янадан туу» романы йогынтысында) язылган һәм күпмедер дәрәҗәдә мәгърифәтчелек реализмы һәм пролетар әдәбият өчен хас алымнар б-н үрелгән беренче роман. Автор татар милләтенең яңарышында җәмгыятьтәге социаль каршылыкларны, хатын-кыз азатлыгын унай хәл итүне әһәмиятле бер шарт дип саный. Алданрак язылган әсәрләреннән аермалы буларак, бу романында автор Толстойнын явызлыкка каршылык күрсәтмәү фәлсәфәсе б-н бәхәскә керә, хатын-кызларны язмышларын үз кулларына алырга өнди. Бу идеяне кабул иткән романның төп героинясы Сәгадәт күнелсез үткән яшьлеге б-н араны өзәргә, бай ире Габдулла йортыннан Петербургка укырга китәргә көч таба, үзен халыкка хезмәт итүгә багышларга карар кыла. Габдулланың әхлакый үзгәрүенә, Сәгадәтнең рухи яңаруына зур йогынты ясаган автобиографик Мансур образында халыкчылык идеяләре дә көчле чагылыш таба. Тормыш-көнкүрешне натуралистларча һәм фотография ысулы б-н М.Горькийча тасвирлап, бу әсәрендә И. «тормыш төбе»нә ташланган геройларның күмәк портретын ижат итә. Аларнын эчке рухи дөньясы төшләр, символик сурәтләр, монологлар, табигать күренешләре б-н янәшә куелган чагыштырулар ярдәмендә дә ачыла «Тормышмы бу?» психологик романы мәдрәсә шәкертенең көндәлеге формасында язылган Анда И татар җәмгыятенең эчке һәм тышкы халәте шәркый мөселман традицияләреннән Көнбатыш мәдәниятенә таба хәрәкәт итү һәм күчү рәвешендә гәүдәләнә. Моны ул әсәрнең төп герое—башта ислам фәннәрен өйрәнгән, үзләштергән, аннары рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүмнең—мулла улының рухи эзләнүләре рәвешендә чагылдыра Әмма тормыш киртәләрен җинә алмаган герой уртакул авыл мулласы вазифаларын башкаручы булып кала. Автор яшәешнен мәгънәсен җуйган, үз-үзенә «Тормышмы бу?» дигән риторик сорау куйган геройның газаплы уй-кичерешләрен күрсәтә. Тәмамланмый калган «Мулла бабай* романында реалистик осталык, тирән психологизм, мул һәм ачык этнографик буяулар б-н татар тормышы, кадими һәм жәдиди
мәдрәсәләрдә укыту системасы, төрле тип руханилар Һәм хәлфәләр образлары гәүдәләнә Романнын гөп герое имам Хәлим халкыбызның акыл иясе һәм гомумкешелек кыйммәтләренә ия булган дин әһеле булып күз алдына килеп баса. 1910-11 дә язучы Фрейд тәгьли- мате рухында психоанализга корылган, «Фамилия сәгадәте'» исеме б-н аталган «Татар гакълы», «Мәдрәсә жимеше», «Көтелгән бикәч». «Шәкерт абый» дигән хикәяләр бәйләмен яза. Бу циклда кеше психикасының ансыз катламнарын, невроз халәтләрен, эротик мәхәббәтне чагылдыруга шактый урын бирелә 1910 елларда И.нын иҗтимагый-сәяси карашлары һәм сәнгатьчә фикерләве җитди үзгәрешләр кичерә. Ул инкыйла- би-сыинфый көрәш идеяләреннән баш тартып, гомуммилли мәнфәгатьләрне яклау юлына аяк баса, бөтен көчен татар җәмгыятенең төрле катламнарын берләштерүгә һәм милли үзаңны үстерүгә юнәлтә Бу эшне язучы татар милләтенең бөтендөнья мәдәнияте казанышларын үзләштерүдә, тәрәккыятка ирешүдә мөһим чара дип саный Күп санлы публицистик һәм әдәби әсәрләрдә милли бердәмлек темасына басым ясау И ны татар милли азатлык хәрәкәтенең танылган лидеры итеп таныта. Россия дәүләгенең сәяси тарихы кысаларында милли мәсьәләләрне яктырту, мәдәни, дини, гаилә мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерү аның бик күп әсәрләренең үзәген тәшкил итә. Милли кыйммәтләрне чагылдыру ягыннан «Сөннәтче бабай» (1911) повесте аерылып тора. Анын төп геройлары—Корбангали карт б-н анын карчыгы Гөлйөзем—татар халкынын ин яхшы әхлакый сыйфатларын үзләренә туплаган образлар Аларнын озакка сузылган бәхетле гаилә тормышы бик күп буыннарның тарихи тәҗрибәсенә, гасырлардан күчеп килә торган мөселман традицияләренә нигезләнә. Әсәрдә пейзаж, этнографик детальләр, татар халкының милли характер үзенчәлекләре (хезмәт сөючәнлек. кунакчыллык, чисталык) сәнгати яктан бик тә дөрес һәм үтемле итеп тасвирланган Повестьмын хикәяләү стиленә Н В Гогольнен «Борынгы алпавытлар»ындагы җинелчә ирония һәм юмор б-н хикәяләү алымы зур йогынты ясаган. «Зөләйха» (1912, басыла 1918) романтик трагедиясендә мөселман татарларны көчлән чукындыру һәм урыслаштыру сәясәте күрсәтелә Анын геройлары—рухи яктан нык. илаһи гаделлек, азатлык, изгелек, кешелеклелек идеалларының тормышка ашачагына ышанган кешеләр Зөләйха ахыр чиккә кадәр үзснен кешелек дәрәҗәсен, мил- ли-дини хасиятләрне саклап калырга тырыша «Остазбикә* (1915) повестенда мосстман мәдәнияте өчен хас кыйммәтләр гаилә, балаларга карата мәхәббәт.
ананы хөрмәтләү, милләткә тугрылык алга чыгарыла Язучынын хатын-кызга карата гуманистик карашлары тирән психологизм б-н остазбикә Сәгыйдә образында гәүдәләнә. Анын гаҗәеп аты акылы һәм югары әхлаклы гамәлләре алдында ире Вахит хәзрәт тә баш ия.
«Ул әле икеләнә иде» (1914) һәм «Ул әле өйләнмәгән иде» (191о) повестьларында И. милләтара никахлар мәсьәләсен күтәрә Анын геройлары милли менталитет һәм дини традицияләр кысаларыннан чыгу талпынышы ла ясап карыйлар. Әсәрләрдә мәхәббәт һәм гаилә турында төрле карашлар үзара очраша, автор аларны гомумкешелек позицияләреннән дә, христиан һәм ислам диннәре күзлегеннән дә чыгып аңлатырга тырыша. Рус хатын-кызлары образлары әсәрдә гадәттә романтик рухта идеаллаштырып биреләләр: аларга каршы исә катып калган, рухи торгышшк кичергән мохитта яшәргә мәҗбүр булган, шуна күрә интеллектуаль яктан да түбәнрәк торган татар хатын-кыз образлары каршы куела.
Мөһажирлек дәверендә язылган публицистик һәм әдәби әсәрләренең төп темасын татар халкынын колониаль бәйлелеккә эләгүе, сугышлар, ннкый- лаби тетрәнүләр, көчләп урыслаштыру, совет хакимиятенең дошманы дип игълан ителгән милли зыялыларны һәм руханиларны юк итүе нәтиҗәсендә туган зур тарихи фаҗига тәшкил итә («Дулкын эчендә» драмасы, 1920) Язучы патша Россиясенең рус булмаган халыкларны изү сәясәтен кискен тәнкыйтьли («Өйгә таба» повесте. 1922), төрки халыкларны берләшергә, югалткан дәүләтчелек- ләрен торгызырга, мңтли азатлык өчен көрәшергә чакыра. «Локман Хәким» (1923) әкият-антиутопиясендә киләчәктә СССРда мәйданга чыгачак тоталитар хакимият турында алдан хәбәр бирә Импрессионистик стильдә язылган «Көз» (1923) психологик повестенда И руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә морзалар катлавының юкка чыгачагын искәртә Сукырларча Көнбатышка иярүнен милли тамырларны югалтуга китерү мәсьәләсе «Жан Баевич» (1923) комедиясенең төп конфликты булып тора. Карикатура һәм фарс рәвешендә сурәтләнгән төп герой Мольер пьесаларындагы көлке геройларны хәтерләтә 1930 елларда И Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләренә сәяхәт кыла, милли азатлык өчен көрәш турында күпсанлы һәм күләмле мәкаләләр б-н чыгышлар ясый «Ислам мәмләкәтләрендә» (1933) исемле мәкаләләр циклында мөселман илләрендә ислам диненең торышына анализ ясала, батьшевиктарның Идел буе һәм Урал мөселманнарының дини хокукларын кысу сәясәте тәнкыйтьләнә Анынча ислам—татар милләтенең тәрәккыятенә.
анын бербөтен булып яшәвенә, халык буларак әхлакый куәтен, кодрәтен саклап калуга ярдәм итүче универсаль рухи көч. КГТСС ҮКнын татар халкына үз тарихын һәм әдәбиятын өйрәнүне рәсми рәвештә тыйган «Татар партоешмасының хәле һәм массакүләм-сәяси, идеологик эшне яхшырту чаралары турында» дип аталган 1944 елгы 9 август карарына И «Олугъ Мөхәммәд* (1947) исемле тарихи драма б-н жавап бирә. Пьесада Олугъ Мөхәммәд хан образы руслар б—н тату яшәргә омтылган хан итеп сурәтләнә; рус тарих фәнендә шактый кин таралган Алтын Урда-золым символы дигән карашлар кире кагыла.
И —төрки халыкларның азатлык хәрәкәте тарихына багышланган күп кенә хезмәтләр авторы. Алар арасында татар халкының милли дәүләтчелеге мәсьәләсенә багышланган «Идел-Урал» (1927) хезмәте, анын татар, рус. француз (1933). япон (1934). инглиз һәм поляк (1938) телләренә тәржемәләре аеруча зур әһәмияткә ия Анда Идел буе Болгар дәүләте. Алтын Урла. Казан ханлыгы тарихына, аларнын матди һәм рухи мәдәниятенә кыскача күзәтү ясала, Казан ханлыгы яулап алынганнан сон татар халкынын авыр колониаль изүгә дучар ителүе, анын үз динен, телен, менталитетын саклап калу өчен алып барган авыр көрәше турында сөйләнә Хезмәттә И. татарларның тарихи үсеш дәвамында югатган мөстәкыйльлекләрен «Идел-Урал» дәүләте рәвешендә торгызу мөмкинлеген исбатлый. Бу мәсьәлә И тарафыннан 1917-18 дә ү’к көн тәртибенә куела, мөһажирлеккә киткәч «Өйгә таба» повестендә һәм «Олугъ Мөхәммәд» тарихи драмасында сәнгати чаралар б-н чагылдырыла. И фикеренчә. Россия патша заманында да, большевиклар килгәч тә «халыклар төрмәсе» булып кала. Ул аңдагы бөтен иҗтимагый—сәяси ка-таклизмнарның үтә актуаль мәсьәләнең -милләтара мөнәсәбәтләрнең унай хәл ителмәве турында: «Рәсәйдә революция әле тәмамланмаган Большевиклар чоры бу революциядә бер күчеш этабы гына. Инкыйлабның төп асылы милли мәсьәләгә барып тоташа. Шуна күрә ул милли мәсьәләне хәл иткәндә генә, бәйсезлек өчен көрәшне даими дәвам итүче халыклар тулаем азатлыкка ирешкәндә генә тәмамлана ала»,—дип яза ул. Ул ш. у. журналистика («Гәзитчелек эшеңдә 25 ел». 1931), әдәбият тарихына һәм әдәби тәнкыйтькә багышланган хезмәтләр
авторы. «Шималь төрек әдәбиятына бер нәзар» исемле басылмый калган монографиясендә татар әдәбиятының барышына культура-тарих мәктәбе һәм биографик метод принципларыннан чыгып бәя бирә. Мәкаләләренең байтагында татар мәгърифәтчеләре К Насыйри, Ш Мәржани. И.Гаспралы, Р Фәхретдиннәр эшчәнлеге; Ф Кәрими. С.Максуди, Г.Тукай, Дәрдемәнд, С Рәмиев. Ф.Әмирхан. Г Ибраһимов, Ш.Камал. Г.Камал. Г.Коләхмәтов һ.б әсәрләре анализлана. Публицистик чыгышларында большевикларның әдәбият өлкәсендә алып барган сәясәтләре тәнкыйтьләнә. Аерым әсәрләре («Алдым-бирдем». «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай». «Калуш») 1913-16 да рус телендә дә дөнья күрә.
Совет хакимияте елларында эмигрант язучы һәм «халык дошманы» дип тамгаланган И ның әсәрләре онытылуга дучар ителде. 1980 еллар ахырында гына анын мирасы халыкка кире кайтарылды И исемен аклау эшенә әдәбият галиме И Нуруллин һәм язучы Ә.Еники зур өлеш керттеләр. Анын әдәби ижаты, сәяси-тарихи карашлары Н Дәүләт, С Чыгътай, М.Таһир. И Нуруллин, Һ Мәхмүтев, Л.Гайнанова. М.Хәсәнев, Ф Мусин. М.Сәхапов, Х.Миңнегулов, Ф Галимуллин, Ф Ибраһимова, Р Ганиева,'А.Шәмсутова, Р Харрасова, Р Яруллина. Б.Т.Гали һ.б. авторлар хезмәтләрендә яктыртыла.
1991 дә ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исем, бүләге булдырылды, Яуширмә авылында язучынын музее ачылды.
Әсәр.: Мәжмугаи асар: 8 томда К.-М -СПб., 1911-18; Әсәрләр. К., 1998-2005. Т.1-4, 6, 8.
Әд Нуруллин И. Два письма М Горького // Вопр. литературы. 1988. № 4, Гали Б.Т Щедрый талант Об- щественно—политическая деятельность и исторические взгляды Г.Исхаки. К., 2002; Сахапов М. Исхаки и татарская литература XX века К.. 2003; Мусин Ф. Гаяз Исхакый. К.. 1998; Харрасова Р Әдәби бәйләнешләр яктылыгында К., 2002; Шәмсутова А. Гаяз Исхакый ижатында феминистик проблемаларның идея-эстетик эволюциясе. К., 2003; Миннегулов X. Г.Исхакыйнын мөһажир- лектәге ижаты. К., 2004; Ганиева Р. Гаяз Исхаки // Ислам на Европейском Вос- токе: Эниикл. словарь. к., 2004.
Автор Р.К.Ганиева.
Дәвамы киләсе саннарда.