СӘХНӘДӘ УЛ—АККОШ, САНДУГАЧ...


Морзалар нәселеннән ул. Татар авылында туып-үскән, ә үзе Европа аксөякләре салоннарында, король сарайларында формалашкан югары вокал сәнгатендә зур биеклеккә ирешкән җырчы Кыскасы, бүгенге әңгәмәдәшебез—Зилә Даян кызы Сөнгатуглина, Тукай бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты
—Авылдан килеп, сәнгатьнең югары төренә—операга кереп китү ничек насыйп булды Сезгә, Зилә ханым?
—Монын сәбәбен күп еллар узгач кына, менә шушы яшемдә генә андый башладым бугай. Казанга һичкем этеп-төртеп түгел, ә үзем килеп кердем, үз көчем белән Теләк ул кечкенәдән тәрбияләнә икән Операга килү дигәннән. Әтием бик музыкаль
кеше: баянда яхшы уйный, музыка грамотасын да белә иде.
Гомумән, белемле кеше иде: университетны ике мәртәбә укып тәмамлаган—үзе филолог, үзе юрист Мин алтынчы класска кадәр музыка белемен әти-әниемнән алдым. Аннан сон өйдәгеләр безне, биш баланы, радио тыңларга өйрәттеләр.
(«Маяк» радиосыннан еш кына классик музыка тапшыралар иде). Сәләте бар дип, җиденчене тәмамлагач, мине Салават районы үзәгенә—Малаязга. балалар сәнгать мәктәбенә бирделәр. Эксперименталь балалар сәнгать мәктәп-интернаты итеп, махсус биналар салып ачканнар иде аны Бөтен Башкортстаннан җыелган балалар бергә укыдык
Уфадан килеп укыттылар безне. Вокал осталыгына, хор, музыка тыңларга шунда өйрәтә башладылар Чайковскийнын музыкасын тыңлау миндә, үсмер кызда, тирән эз калдырды Исемдә кичләрен утны сүндереп музыка тыңлаталар иде. Караңгыда авазларга дикъкать бермә-бер көчлерәк була икән.
—Ул мәктәптә татар, башкорт музыкасы программалары да бар идеме?
— Юк. анысы булмады Укытучыларыбыз һәммәсе диярлек руслар иде Ә укыту программасы бөтенләе белән рус һәм Европа классиклары әсәрләреннән төзелгән иде. Мин сигезенче сыйныфны укып бетергәндә әтием вафат булды. Әле үләренә шактый вакыт элек, мине янына чакырып китерде дә. әйтте «Кызым, шифоньер башына язу яшереп куйдым, анда бер адрес яздым Берәүгә дә әйтмә Сигез классны тәмамлагач, Уфага шул адрес буенча бар-укы». -диде Шулай итеп, мин унбиш яшемдә сәнгать училищесына, вокал бүлегенә укырга килдем
Малаязга, туган авылым Нәсибашка (сүз уңаеннан язучы, галим, драматург Нәкый Исәнбәтнең якташы мин!) тагар, башкорт җырчылары еш килә иде Фәридә Кудашева. мәсәлән Ә Уфада укый башлагач. Казаннан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башка җырчылар килеп концерт куялар, без. студентлар, адарга бик теләп йөри идек Әлфия апаның төрле милләт көйләрен һиндча да. үзбәкчә дә. казакъча да җырлап шаккатырганы әле дә истә
Күңелем гел Казанга тартылды Мин бит Еникееатар нәселеннән Әнинен әтисе, ягъни бабам Мәхмүт Еникесв. Пенза ягыннан Казанга килеп, укытучылар семинариясендә укыган. Тукай белән таныш булган. Нәкъ менә Тукайнын өндәве буенча, бабам Уралга.
хәзерге Башкортстанга балалар укытырга киткән дә инде! Соңрак, совет чорында, зур хезмәтләре өчен Михаил Калинин үз кулы белән ана орден тапшырган Ә дәү әнием, ягъни Мәхмүт бабамның хатыны—Арча ягы кызы иде. Гаиләләре белән тегүче булганнар, Башкортстанга килеп, авылдан-авылга күчеп йөреп,тегү теккәннәр. Ул заманда безнең тирәдә тегүчеләр җитешмәгән, күрәмсен. Шунда бабам белән очрашып, өйләнешкәннәр Әбиемнен теккән-чиккән әйберләрен хәтерлим әле. Безне, оныкларын, курчак кебек итеп киендерә иде. Теленнән бер дә Тукай исеме төшмәде, һаман аның шигырьләрен яттан сөйли иде.Үзе гел Арчаны, Казанны сагынып яшәде.
— Зилә ханым, Нәсибаш—татар авылы. Димәк, башта мәктәптә татарча укыгансыздыр ?
—Юк шул. Мәктәптә мин баштан ук рус классында укыдым. Ә болай авыл халкы үзара мишәрчәрәк сөйләшә анда.
—Мишәр авылымыни ул?
—Әйе. Бик зур авыл, өч мең йортлы. Ана инде 450 ел! Казанда укый башлагач, Вафирә Гыйззәтуллина минем сөйләшүне ишетү белән үк: «Ә, бу мишәр!»—дигән иде. Ул чагында әле мин мишәрнең кем икәнен дә белмим, үземне чын татар дип уйлыйм. Дөрес,бала чагымда әнидән сорый идем, нишләп без Казан радиосы сөйләгән кебек сөйләшмибез, дип. (Көлә).
—Алдагы соравым Сезнен язмышка төбәп биргәндәй була инде. Берәүләр әйтә,үз милли балалар бакчасы, милли мәктәбе,милли югары уку йорты булса гына, татар милләте сакланып калачак, ди. Ә кемдер гаиләдә милли тәрбия бирүне төп чара дип саный. Улыгыз Рөстәм татарчаны су кебек эчә. Тәрбияме, мәктәпме?
— Гаилә, һичшиксез, гаилә беренчелрәк! Балачакта гаиләсендә орлыгы салынса, өйдә туган телдә сөйләшсәләр, китап укысалар, үскәч тә туган телен ташламый инде ул.
—Зилә ханым, тавышыгыз—югары сопрано, бик затлы тавыш. Нәкъ менә операларда җырлар өчен тугансыз гүя. Бу нәзеклек, югарылык каян килә?
—Югары аваз алырга курыкмау балачактан башланды. Берзаман шулай, әлеге дә баягы, «Маяк»радиосыннан Алла Савинкова дигән җырчыны тынлап утырабыз, Алябьевның «Сандугач»ын җырлый. Дәү әни дә бездә иде. Тыңлады да: «И-и, кызым, карале, моның тавышы саламнан чыккан кебек бит!»—диде, таң калып. Бик төгәл чагыштыру бит! Нәзек.югары тавышлы диясе килгән инде, димәк.Үзем дә яшьтән үк шактый югары тавышлы идем. Хорда гел башлап җырлаталар иде. «Менә хәзер Зилә җырлый да, сез кушыласыз,» —дип, мине алгарак куя иде укытучыбыз. Өйгә кунаклар килсә дә җырлаталар. Оялганмындыр инде—ишек артыннан гына җырлый идем Берзаман хыяллана башладым, радиодан җырлаучы булам, дип.
—һәм булдыгыз да бит инде!..
—Әйе шул, булдым. (Көлә).
—Беренче тапкыр Казанга килүегезне сөйләгез әле..
—Фәхрибану әбием, безнең якта картәни диләр, гел Казанны сөйли иде дидем бит әле.Анда Кремль бар дип ишетеп үстем.Ул Кремль ниндидер алсу хыял аша, әкияти булып күз алдыма килә иде Поездда шәһәргә килеп керү белән тәрәзәдән иң элек Кремльне,Сөембикә манарасын күрдем. 1968 ел бу, 18 яшьлек чагым Чемоданымны күтәреп, вокзалдан җәяүләп үзәккә таба, консерваторияне эзләп киттем Әллә ике сәгатьләп бардым шунда... Карасам,кабул итү имтиханнары күптән беткән. Ә мин нәкъ менә консерваториягә керергә дип килгән идем бит. Хәтта кайсы педагогта укыячагымны да анык белеп: Лазько Валентина Андресвнада Йөри торгач, ике айдан мине Нәҗип Жиһанов консерваториягә алды. Аның белән күрешү кызык булды. Юньләп тынлап та тормады: «Ничә яшь? Унсигез? Биш елдан килерсең», —ди Мин бирешмим.Кабинетында. теге атаклы ак рояле янында, тагын, тагын жырлап күрсәтәм Программа таләп иткәнчә әзерләнеп килгән идем, татарныкы булмасада, башкорт җыры бар, русча да җырлыйм. Европа опералары арияләрен дә.Тынлады Жиһанов, җырлавымны ошатты. Алай да бәйләнә, кире борырга сылтау эзли.
—Синен буен бәләкәй,—ди бу.
Үзе дә бик озын буйлы кеше түгел иде бит инде. Мин әйтәм:
—Сез дә бәләкәй буйлы бит!
—Оһо, настойчивая!—дип куйды гаҗәпләнеп
— Биш елдан килерсең, дидегез. Мин әле үсәм бит,—дим. Чыннан да. уку чорында—биш ел эчендә алты-жиде сантиметрга үстем! Шулай итеп, Казан кешесе булып киттем. Татарчамны камилләштердем
—Сез Казанга максатчан рәвештә, нәкъ менә опера жырчысы булам дип килдегезме?
— Минем юлым. Уфадан чыгып китү белән, туп-туры барды. Консерваториядә укыганда ук операларда катнаша башлаган идем инде Укып бетергәч, туры опера һәм балет театрына эшкә килдем.
—Туган ягыгыз, Башкортстан республикасы үз итәме Сезне?
—Халыкнын белгәне белә инде ул, ярата да үзенчә. Әмма җитәкчелек тарафыннан алай әллә ни зур илтифат сизгәнем юк. 18 яшемнән чыгып китеп, ате дә булса туган төбәгемдә зур ижат кичәсе уздыра алганым юк. Мортаза Рәхимов, күргән саен: «Кайт, кайт!» дип йодрык күрсәткән була да ул. Үзенчә, якын итүедер инде
—Ин мөһим, ин уңышлы рольләрегез дип кайсыларын саныйсыз?
— Берничәсен искә төшерим: «Кара йөзләр» операсында—Галимә, «Алтынчәч*тә —Алтынчәч, «Муса Жәлил*дә—шагыйрьнен хатыны (Әминә), «Самат» операсында—
Әлфия, аннары инде итальян, рус, немец, француз классик операларыннан арияләр.
Әйтик, Чайковскийның Иолантасында Иоланта,«Евгений Онегин*ында—Татьяна Тагын Верди, Моцарт, Пуччини һәм башка бик күп композиторларның операларында җырладым.
—Тукай премиясен Сез кайсы ролегез өчен аллыгыз әле ?
— Бату Мөлековнын «Кара йөзләр* операсындагы Галимә роле өчен. Ул вакытта композитор Бату Мөлеков үзе, либретто авторы Гәрәй Рәхим һәм төп партияләрне җырлаган ике җырчы—мин һәм Хәйдәр Бигичев—барыбыз берьюлы «Тукай»лы булдык.
—Халык артисты исеменә дә бик яшьләй ия булдыгыз бугай...
—Үзебезнең республика исеменә кадәр, ин элек Каракалпакстанныкын бирделәр әле 1980 елны, шул республикада узган Татарстан сәнгате фестивале вакытында булды ул. Урта Азия челләсендә, кояш астында көненә жидешәр-сигеэәр концерт биреп йөрдек Каракалпак республикасыннан мактаулы исем алып кайткач, безнекеләр дә исем бирмичә булдыра алмады инде Шулай итеп, утыз яшемдә Татарстанның халык артисты булып киттем Соңрак инде, әйткәнемчә, Тукай бүләге. Россиянен мактаулы исемнәре өстәлде
—Татар тамашачысы операга, балетка йөрми лиләр. Театр җитәкчелеге үзләренең татар операларын куймавын әнә шуңа сылтап аңлатмакчы. Сез бу фикер белән килешәсезме?
—Анламаглн кеше операга килми, ә килгәне аны анлый Кечкенә генә бер мисал Опера җырчысы Клара Хәйретдинова бар. авыл кызы. Туганнары, нигездә, авылда яши. Биектау районында Араларында сыер савучылар, терлекчеләр күп—гади җир кешеләре Элегрәк, Клара опера-балет театрында эшли генә башлаган чорда, спектакльгә килеп, аңламыйча аптырап утыра иде базар Сәхнәдә Клара күренгәч, сөенешәләр иде. горурланалар Шулай. Клараларын күререгә дип йөри торгач, акрынлап спектакльнең эчтәлегенә керә, музыкасын ярата башлыйлар Бүген әнә
шул апа-жингиләр—театрның даими тамашачылары! Гомумән, мәңгелек музыка нәрсә ул—халык көйләре һәм классика. Алар дәүләт ярдәменә мохтаж. Тегесе попса дигәне—җыр чүбе—болай да үсә, су сибеп үстермәсән дә.
—Бервакыт Сезне Италиягә, Миланга вокал буенча стажировкага чакырылган
дип сөйләп йөргәннәр иде...
—Әйе. шундый рак хәл була язып калды. Омскида театр белән гастрольдә йөрибез шулай. Ул вакытта «Молодые голоса России» дигән фестиваль бара. Безнең арадан унлап җырчыны җыеп. Мәскәүгә җибәрделәр. Консерваториянең камера залында (акустика җәһәтеннән ин сизгер зал!) җырлатып сыныйлар. Европага җибәрү өчен сайлап алу иде бу. Мине вокал «чарларга» Австриягә юлларга булдылар. Әй. сөенеп, сикергәләп йөрдем инде. Италиягә дип сайланган җырчылар китте, ә без. Австриягә жибәреләселәр, чакыру көтәбез дә көтәбез, ә ул юк та юк Кыскасы, халыкара мөнәсәбәтләр үзгәреп китү сәбәпле, безгә юл ябылды.
—Алай да, соңгырак елларда чит илләргә күп йөрдегез кебек..
—Әйе. бик күп илләрдә булдым. Америка. Германия. Франция. Англия. Ирландия. Испания. Финляндия. Төркияне инде әйткән дә юк. Ирландиядә Рубин Абдуллин (атаклы органчы, консерватория ректоры—ФН.) белән концерт бирдек. Шунысы кызык: татар халык җырларын органга кушылып җырладым Көтелмәгәнчә, гажәп эффектлы булды Англиядә исә Рәшит Мостафин оркестры белән ике бүлекле татар концерты бирдек. Анда, татар булмаган җирдә, халык музыкасын тын да алмыйча тыңлыйлар, аягүрә басып кул чабалар. Алар бит татарны кыргыйлар, варварлар дип күзалларга күнеккәннәр.килеп тотып-тотып карыйлар. Гомумән, чит илләрдә бездәге кебек «попса»га. дөбер-шатыр синтезаторлар белән җырлауга исләре китми.
—Табигатьтән бирелгән тавышын булса, консерваториядә укып йөрмәсән дә ярый дигән фикерне ишеткәләргә туры килә. Сез мона ни әйтерсез?
—Консерватория тәмамлаган жырчынын музыканы анлавы бүтәнчә инде аның! Ерак йөрисе юк: заманында Илһам Шакиров. бер нота да белмәгән килеш, авылдан килеп, консерватория тәмамлаган җырчы ич! Ә Хәйдәр Бигичев. гомумән, тракторчы, трактор «аккомпанемент»ына кушылып җырлап үскән егет, Отеллоны җырларлык булып җитеште. Беренче тапкыр Төркиягә фестивальгә барганыбыз хәтердә. Баштарак безнең кайбер җырчылар фонограммага заманча көйләр җырлады. Тамашачының исе дә китми, кереп-чыгып йөриләр. Без Хәйдәр белән Рөстәм Яхин романсларын, халык җырларын җырлап җибәрдек, рояльгә кушылып Залның реакциясе бер мизгелдә үзгәрде. Хәмдүнә әйтә:
—Жүләр икәнмен, синтезаторга җырлап маташам, ә сез булдырдыгыз!—ди Шуннан баянга кушылып җырларга тотынды һәм зур алкышлар алды. Кыскасы, чит ил тыңлаучысы халык музыкасын, фольклорны һәм классиканы гына югары бәяли. Асыл сәнгатьне чүптән бик яхшы аера беләләр анда.
—Зилә ханым. Сез—менә дигән жырчы булуыгыз өстенә, вокал педагогы да бит әле. Консерваториядә кафедра җитәклисез, профессор. Әйтегез әле: бүгенге шоу индустриясе заманында югары, классик вокал үрнәгендә тәрбияләнгән җырчылар үз урынын таба аламы?Мәйдан җитәме аларга?
—Беләсезме, вокалист, урысча әйтсәк, штучный товар бит ул. Ел саен вокал бүлеген дистәдән дә азрак җырчы тәмамлый, һәм аларны опера театрлары шундук суырып алып бетерәләр Безнең консерваториядә әле тагын халык музыкасы бүлеге бар Бусы ни өчен кирәкме? Сәләтле авыл баласы, башлангыч музыка белеме булмаса. туп-туры вокал бүлегенә килеп керә алмый бит. менә шуларга юл ачар өчен кирәк ул Мин ул бүлек студентларына да дәрес бирәм. Мисалга Филүс Каһиров дигән егетне китерәсем килә. Моңы да бар. тавышы да яхшы. Лауреат исемнәрен алды. Бездә укып, зәвыклы җырчы булып чыгар дип өметләнәм. Ул. әлбәттә, халыкчан җырчы булыр. Ә кем белә—бәлки операда да җырлый алыр? Авылдан килеп, мин дә. Хәйдәр Бигичев та. Клара да, Мөнир Якупов та, бүтәннәр дә опера җырчысы була алдык түгелмени! Ин мөһиме—операсы үзебезнеке булсын, милли булсын!

Реклама