ӨЧЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ


Шигърият, син көчлеләргә ялчы түгел. Кимсетелгән хакыйкатьне яклаучы син Кодрәт тоткан бозыкларга камчы түгел. Рәнҗегәнне күкрәк белән яклаучы син
Гамил Афзал
Әдәбият белемендә лириканы тематик яктан биш төркемгә бүлеп карау күзәтелә. Бер төркемгә гражданлык лирикасы дип аталган шигырьләр туплана. Гражданлык лирикасы дип аталган бу шартлы бүленеш ил-көн гаме, милләт, халык, кеше ваемы турында язу, шуларны йөрәккә якын алып җырлау дигән сүз инде ул. Ана эчке бер яну, фикер-кичерешләр кайнарлыгы, мөнәсәбәтләр аныклыгы хас Шуна күрә гражданлык лирикасында иҗтимагый янгыраш көчлерәк була. Ә бу. үз чиратында, шагыйрьләрнең милли-мәдәни карашлары, яшәеш, язмыш хакында уйлануларын туплап, шигърияттә хакыйкать эзләүне көчәйтә.
Бу уңайдан татар шагыйрьләре шәхес һәм заман мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп төрле проблемаларга игътибар итәләр. Әлеге проблемаларның 90 еллар башында нигездә милли кысаларда булуы, ә XXI гасыр башында исә ил күләмендә хәл итүне сорый торган дәрәҗәгә күтәрелүе күзәтелә. Татар халкының милли мәсьәләләре һич тә кимеми, ләкин башкачарак юнәлеш ала. Шагыйрьләрнең милли зыялы кешегә таләпләрне арттыра баруы, тел проблемаларын һичшиксез хәл кылырга чакыруы, татар әдәбиятын дөньякүләм даирәдә күрсәтергә вакыт җитүен аңлатырга тырышуы чын гражданлык позициясе дип кабул ителә. Татар шигърияте шул проблемаларны куя, сәбәпләрен эзли, өлешчә чишү юлларын күрсәтә.
Ә менә чынбарлыкның реаль күренешләре, аларны шагыйрьнең шигырьдә сәнгатьле алымнар белән образлы чагылдыруы һәм. ниһаять, әсәрне укучының боларны үзенә генә хас дәрәҗәдә кабул итүе тормыш—язучы—әсәр—укучы арасында ныклы бәйләнеш булдыра. Хәзерге шигърият бер үк вакытта сөйләүченеке дә, тыңлаучыныкы да булып кабул ителә, дигән нәтиҗә әдәбият белемендә «өченче хакыйкать» буларак карала.
Күпләр билгеләп үткәнчә, шагыйрь Зиннур Мансуров кабул итү өчен катлаулы акыл эшчәнлеге сорала торган әдәби әсәрләр язуы белән үзенчәлекле Заман шигыренә аның үз бәясе болай яңгырый: «Шигърият сәнгатьнең ин мәһабәт төре булып саналса да, шигырь кешеләргә ләззәт бирер өчен генә язылмый. Бигрәк тә татарда. Юк, шигърияттә «тормыш елмаюы» гына чагыла алмый, чөнки яшәешебез сөенечле мизгелләрдән генә тормаган Халыкнын уй-гамен аһәңле сүз белән аңлатып биргән бердәнбер сәнгать төре буларак, назым инде күптән татарнын туктаусыз сызланучы җан авазын яңгырату чарасына әверелгән»
һәр татар шагыйре иҗатында милли тема теге яки бу яктан чагылмыйча калмый Кайсынын иҗатында милли бәйсезлеккә чакыру, кайсысында милли горурлык, кайсында милли гореф-гадәт аша тәрбияләү, кайсысында гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре, кайсында милли тарихка мөрәҗәгать итү бар Ә менә 3.Мансуров шигъриятенең төп үзенчәлеген милли яңгырашның тәнкыйди характерда булуы, сатирик юнәлеше, интеллектуаль укучыга юнадтелүе. шәрык терминнарының еш кулланылуы тәшкил итә.
Заман шагыйрьләре иҗатында татарнын танылган бөек шәхесләренә дәүләтчел карашнын җитенкерәмәве хакында багышлама жанрына караган әсәрләр еш
күзәтелә. Бөек шәхесләрнең фаҗигасен күрсәткән әсәрләр дә аз түгел, З.Мансуров иҗатында да бар алар. Әмма ул әлеге мәсьәләне киңәйтеп җибәрүгә ирешә. Бөек шәхесләрнең үзләренә дә җаваплылык хисе «өсти». Шәхес трагизмын дәүләт һәм җитәкчелек өстенә генә «өеп калдырмый», бәлки фаҗиганең башлангыч этабын шәхеснен үзендә күреп, трагизмга китергән сәбәпләрнең өстәлә баруын сәнгатьчә күз алдына китереп бастыра.
Шунысы үзенчәлекле, З.Мансуровның сюжетлы шигырьләре эстетик алымнар күплеге белән аерылып тора. Аларда шигъри янгыраш көчле, образлылык югары дәрәҗәдә куела, укучы, эстетик ләззәт тою белән бергә, шактый мәгълүмат алырга да өлгерә. Шуңа карамастан, аның шигырьләрендә публицистика бөтенләй сизелми. Мисал өчен шагыйрь иҗатындагы Сәйдәш образына мөрәҗәгать итик. «Сонгы сәхнәгә бару» әсәренә эпиграф итеп «1954 ел, май ае» дип куелган. Шигырьдә композиторның мәдәният һәм ял паркына соңгы тапкыр чыгыш ясарга баруы күренеше сурәтләнә. Сәйдәшне сонгы сәхнәсенә—Арча кырына үзләре үк аны «чагып» гомер иткән кешеләр алып бара. Гади кешеләр бөек композиторга теләктәшлеген белдерә: «Исемлесе, исәр, исереге / исәнләшеп китә көр генә»,—дип яза шагыйрь. Тик шагыйрь бу очракта гади халыктагы әлеге эчкерсез мәхәббәтнең Сәйдәш үлемен якынайтуга китерүен күрсәтергә алына. «Кочаклашкан саен, кәчтүменен / иңбашында аз-маз тап кала», дигән юллар рефрен булып, берничә тапкыр кабатланып килә. Монын өстенә автор фаҗигагә китергән сәбәпләрне градация формасында да үстерә бара: «Фаразлыймын: ап-ак фәрештәнең / канатына кемдер кул сөртә». Монысы инде гади халык мәхәббәтен түгел, бәлки шул заман сәясәтенә ишарә итә. Әсәрдә автор Сәйдәшне фәрештәгә генә тиңләп калмый, бәлки «пычранмаган сонгы пәйгамбәргә» үк әйләндерә. Шигырьдә композитор образы ике төрле белдерелә. Беренчесе—«бәгырь» төшенчәсенә «сыеп беткән» Сәйдәш үзе, икенчесе—татарның самимилек сыйфаты, «сөя-сөя халык сөеклесен каралтуы».
Композитор С.Сәйдәшев темасын шагыйрь «Сәйдәш ялгышы» балладасында дәвам итә. Табигатьтә пәри туе, «фәрештәләр фанфарага биегән» шартлы алым аша шомлы буран күренеше сурәтләнә. «Хәйям сые» куелган иоргга олуг кунак бар. Кунак борчыла, анын күңеле тыныч түгел Буран эченнән ул К.Тинчурин тавышын ишеткән кебек була Шомлы табигать күренеше аша шагыйрь илдәге сәясәт китереп чыгарган ыгы-зыгыны күрсәтә. Шулай итеп, З.Мансуров кыска гына шигырендә Сәйдәшне фаҗигагә илткән шәхси һәм сәяси сәбәпләрне күрсәтүгә ирешә. Көчле ирония белән язылган әлеге шигырь, әзерлекле укучыга юлланып, бик тыгыз, төгәл, үтемле фикере белән аерылып тора: «Ап-ак кардан Сәйдәш бара төсле,/ тартып бара кара роялен » ,—дип тәмамлана ул. Шулай итеп, сурәтләү капма-каршылыкны бер фокуска туплауга юнәлтелә.
Шагыйрьнең икенче бер төркем шигырьләре милләтнең милли горурлык сыйфатларын сурәтли. З.Мансуров, XIX гасыр татар—башкорт—казах шагыйре Акмулланың яшәү—эшләү—сәяхәт итү вазифаларын үтәгән өч бүлемле арбасына ишарә итеп. «Екатерина II каретасы» исемле шигырен яза. Шигырьдә Әби патша каретасын музей экспонаты итеп карау турында сүз бара. Автор, татар кешесенең балалар сабыны белән падишаһ арбасын юганын күргән саен, сагаеп, сискәнеп кала. Шуна күрә ачынып сорый да: «Мәскәүнең яулыклы патшасы / ул нинди кадерле тутан сон?» Шагыйрь татар халкының милли сыйфатларын искә төшерә. Патша арбасын юу ана тәлинкә тоту, чит халык каршында йөз суын түгү буларак кабул ителә. Эшсөяр татарның басымчак, юаш сыйфатларын санап, автор, шигырьгә сәяси һәм милли тарих төсмерләрен өстәп, шигырен болай йомгаклый: «Болытлар өстендә кайгырып / йөрәдер Акмуллам арбасы »
Мөһажирлек темасы да шагыйрь өчен чит түгел. Шул исемдәге шигырендә шагыйрь читтә үлгәннәрнең җәсәден туган илләренә кайтару мәсьәләсен күтәрә. Әлеге фикер шигъри формада нәкъ менә З.Мансуров иҗатында беренче тапкыр урын ала. Шагыйрь чит җирдә калганнарның драматизмын да күрсәтә алган. «Ил чирәмен кочып елар идек, / ак күлмәкләр яшел булганчы!»- юллары, дөрестән дә, мөһаҗирнен җан ачысын күрсәтә алырлык дәрәҗәдә көчле килеп чыккан.
Ватандагы гүр дә яктырактыр Чит туфракта ничек качасың7 Үги итмәс микән туган ипкәй кабер сорап кайткан баласын?!
Татар халкының бөтенлеген саклау темасы шагыйрь иҗатында шактый зур урын били. З.Мансуровнын «Ай кызына төбәлгән уй* исемле шигыре халык санын алу вакыйгасы унае белән язылган. Шагыйрь XX гасыр ахырында халык санын алу вакытында татар халкын җиде төркемгә бүлеп санауның татар милләте сафын шактый киметеп күрсәтүгә китерүенә ачына. Дөрес, шигырьдә хөкүмәт сәясәтен тәнкыйтьләү юк, әмма халыкнын үзенә, анын «милли тарлык» сыйфатларына дәгъва зур. Татар милләтенә бердәмлек җитми, хәтта бер гаилә эчендә дә үзара дошманлашу күзәтелә, дип нәтиҗә ясый шагыйрь. Шул рәвешле, татарнын төрле кыйблаларында Сак-Соклары сагынып саргая, матур кызлары Айга сөрелә.
Шигырь бик тәэсирле язылган. Ижтимагый-милли күренештән сон шагыйрь тарихка барып чыга. Шул рәвешле, Мәскәүгә сөрелгән Сөембикә, анын чукындырылган углына. Болгар тарихыннан сон интернациональ никахларга барып җителә. Шагыйрь шундый шартлы алым куллана: сан алу кампаниясе вакытында татар халкы санын түгәрәкләп күрсәтер өчен бер кеше җитми. Шулвакыт лирик «мин» Айдагы татар кызын искә төшерә, тик тегесенең «мәэюсләнгән күзен мөлдерәткән чал кавем»гә исе китми. Шул рәвешле З.Мансуровнын «Ай кызына төбәлгән уй* шигырендә бер милләт эчендәге каршылыклар урын ала.
Шагыйрьнен бер төркем шигырьләрендә гаилә, көнкүреш мәсьәләләре күтәрелә Бу очракта шагыйрь, «икенчел миф* дип аталган әдәби алым кулланып, чынбарлык күренешен тудыра. Су анасы турындагы миф шагыйрь иҗатында җәмгыять ихтыяҗын үти башлый. Шулай итеп, икенчел мифологиянең тематикасы киңәя, конкрет тормыш чынбарлыгына мөрәҗәгать итү барлыкка килә. Әлеге шигырь «Ятим Су анасы» дип атала.
Күпме күлләр кибеп, корып, болытларга сый булган.
Сусыз калган Су анасы кая барып сыенган 7 Күлнең ләмле чокырында мыжгып тора корт кына.
Су анасы китеп барган, ахры, картлар йортына
Биредә мифик образ булган Су анасы аталар һәм балалар проблемасын кую максатында кулланылган. Жәмгыятьтә балаларның, ярдәмчесез калган ата- аналарын карамас өчен, картлар йортларына илтеп тапшыру фактларын шагыйрь, «тәрбияләмичә генә*, иронияләштерүгә ирешә
Әлбәттә. З.Мансуров ижатынын зур күпчелеген фәлсәфи шигырьләр тәшкил итә. Әмма шагыйрьнен фәлсәфәсе гади түгел, алдан хәзерлекне көтә Мәсәлән, «Көтүчесез авылда» авыянн исемле шигырьне алыйк Тарихтан Антик поэзиянен пастораль жанры авыл көтүчеләре, игенчеләре, балыкчылары турында язылган әсәрләрне тәшкил итүе мәгълүм Әлеге шигъриятнең ин күренекле вәкиле булып борынгы грек шагыйре Феокрит саналган. З.Мансуровнын шигыренә дә килеп керә ул Шагыйрь биредә чын көтүченең дефицитка әйләнүе турында яза: «Сорап тормый чират: бармы теләк-дәртен- / авыл көтүчесе булып ала һәркем*... Әлеге проблеманы шагыйрь фәлсәфи планда чишә. Социаль статусы нинди булуга да карамастан, ягъни «хаким-башлык хатыны да, ялга кайткан профессор да* бер көн кәгүче булып ала. Көтү көткәндә вакыт бик озак уза. әмма «Дөрес яшисенме?» дип уйланырга мөмкинлек туа. Шулай итеп, заман кешесенә елга бер тапкыр «Феокрит булып алу* файдага гына булып чыга
Шагыйрь иҗатында нәзакәтле сатира да күзәтелә. Әлеге алым шагыйрьнен шагыйрьдән көлүе барышында күзәтелә. Татарда шагыйрьнең шагыйрьдән көлүе Тукайлардан ук килә. Дөрес, әлеге «Аллаһ бүләге» исемле шигырьдә «кычкырып торган» сатира юк. Шагыйрь, гомумиләштереп, аерым бер төркем гадәтләренең җәмгыятьтә киң таралган күренешкә әйләнүен генә тасвирлый.
Әмин... эчтән генә әйтәм шуны:
«Баскын дуслар»ымнан ваз кичәм, дөньяныкын талап алуларда түгел бугай минем вазифам.
Биредә шагыйрь азга гына балачагына кайтып килә дә кинәт кенә бүгенгегә күчә. Заман кешесенең һәр иясез яткан әйберне үзенеке итәргә тырышуын тәнкыйтьләп, шагыйрь фикерен уйлану катыш ирония аша белдерә:
Яшеллеккә сусар яшьтәшләрем печән йолкып кала һәр йөктән.
Заман шагыйрьләрен милли тарих мәсьәләсе гел борчып тора. З.Мансуров та моны читләтеп үтми. Аның «Илбакча һәм колонист» исемле шигыре кырым татарлары фаҗигасен янарта. Биредә шагыйрь сәясәт китереп чыгарган милли әхлак проблемасын «табигать»кә «төреп бирүе» белән үзенчәлекле. Шунын өстенә ул табигать белән яулап алучы арасындагы каршылыкны шарт-нәтиҗә мөнәсәбәтендә күрсәтүгә дә ирешә. Татар җирләренә килеп утырган чит халыкнын бакчасында җимеш үсми, «колонист» төп сәбәпне туфрак составыннан эзли.
Хуҗа булып ачган, ә үзенең агачларга, сизәм җаны ят.
—Туфрак кына ачы .
(Нишләтәсең— өлешеңә тигән ганимәт)
Шагыйрь З.Мансуров иҗатында аерылып торган тагын бер зур үзенчәлек—ул да булса мифология белән бәйләнеш. Соңгы елларда тормышыбызны сихер, магия, төрле юраулар, йолдызнамәләргә мөрәҗәгать итүләр басып алды. Билгеле, моның сәбәбе илдәге тотрыксызлык икәнен күпләр анлый. Шуңа карамастан, кеше бөтенләй үк ышанып бетмәсә дә, төрле юрауларга колак сала. Киләчәкне алдан әйтүче, киләчәк турында алдан хәбәр бирүче затларга өмет белән ышанып карау гомумән кешегә хас сыйфатлардан санала. Бүген кеше төгәл генә үзен иртәгәсе көндә нәрсә көткәнен дә әйтә алмый торган заманда яши. Анын мәшәкатьләрен (проблемаларын) дәүләт тә, эш бирүче дә, күршесе дә, туганы да аңлап бетерә алмый. Шулчак кеше яклауны мифлардан эзли башлый. Әлеге проблемалар әдәбиятка да үтеп керә бара, һәртөрле үзгәрешләргә иң сизгер кешеләр булып шагыйрьләр санала. Шагыйрьлек—ул үзе үк илаһи талант. Һәр шагыйрь кеше тормышында яки җәмгыятьтә нинди хәлләр буласын ничек тә булса алдан хәбәр итәргә, алдан күрергә тырыша. Әлеге сыйфатларга дини карашлар буенча Алла ихтыярын кешеләргә алдан хәбәр итүче, төшендерүче изге затлар, яки пәйгамбәрләр генә ия була. Күрәсең, нәкъ менә шул сәбәпләр шагыйрьләрнең күпләп мифологик образларга мөрәҗәгать итүенә китерәдер дә. Мифологик образлар дигәндә, еш кына Пәйгамбәр яки Фәрештә образлары күз алдыңда тотыла, әмма хәзерге шигърият Газраил, Иблис образларына да кытлык кичерми.
Пәйгамбәрләр—Аллаһ тарафыннан сайлап алынган кешеләр. Кеше, күпме генә тырышмасын, үз теләге белән генә пәйгамбәр була алмый... Пәйгамбәрләргә хас төп биш төрле сыйфат атала: а) дөреслек һәм үз сүзенә тугрылык; б) ышанычлылык; в) интеллектуальлек; г) гөнаһсызлык; д) белемнәрен башкаларга тарата белү, педагогик сәләт. Пәйгамбәрләр дини шәхес буларак халык аңында гаять зур урын алып торганнар, аларга хөрмәт-ихтирам зур, алар, гадәти кешедән аермалы рәвештә, могҗизаларга
ия булганнар Тарихи шәхес буларак та алар милләт, дәүләт тарихларына зур өлеш керткәннәр, халыкны әйдәп баручылар, башлыклар, патшалар (Давыд патша, Сөләйман патша), вазифасын үтәгәннәр, шулай ук оппозицион көчләрне тәшкил иткәннәр
Пәйгамбәр образы З.Мансуровнын «Хозыр галәйһис-сатамне эзләү» поэмасында кин чагылыш таба Әсәрдә Хозыр пәйгамбәр аеруча ачык, күпкырлы һәм тулы образ итеп бирелгән Поэма, Борынгы шәрык әдәбияты традицияләренә ияреп, баблардан төзелгән. Прологта сүз Хозыр галәйһис-сәламнен югалуы, лирик персонажнын аны эзләп, юлга чыгуы турында бара.
Эзләү процессы белән параллель рәвештә автор, Хозыр пәйгамбәргә төрле битлекләр кидереп, ахырда анын чын йөзен ачыклауга алына. 3 Мансуров. ана төрле иҗтимагый статуслар бирә, күптөрле рольләргә кертә, укучыны сискәндереп җибәрә торган, татар шигъриятендә монарчы күренмәгән өр-яна эпитетлар аша сыйфатлый Поэмада Хозыр бабабыз дигән образ, «изге көтүче»гә әйләнеп, кыяфәтен үзгәрткән пәйгамбәр дә булып ала; ярлы-ябагай хәленә дә кала; Кол Галине күргән карт сыйфатын да ала; бәлаләргә тарган балаларны бихисап күп тапкыр ак юлга чыгарыша: мәңгелеккә барыр мосафир һәм үлми яши торган изге жан булып күзаллана; фани дөнья адәмнәренә җибәрелгән илче буларак кабул ителә; япон шпионы дип, төрмәгә дә ябыла; яхшылыкны яклаганы өчен «сары йорт»та да башы «череп* ала; пенсиясез калган пәйгамбәр буларак, картлар йортына илтеп тыгыла; шул рәвешле Ай кызынын кешеләрдән бизгән күнелдәшенә әйләнә; ана партбилетлы «пөхтә* пәйгамбәр титулы да насыйп була; Намус сурәтендә сөргендә пәйда булырга да язган булып чыга; ахырдан Хозыр галәйһис-саламгә Кар кешесе кыяфәтендә кешеләр янына барып чыгу да елмая. Күренгәнчә, биредә ниндидер мифик зат язмышындагы үзгәрешләр түгел, ә конкрет зыялы шәхес тормышы күзаллана. Шул рәвешле, З.Мансуров шартлы алым аша мифологик юл белән ил тарихын торгызуга ирешә. Шул рәвешле, мифологик материал «өченче хакыйкать»кә әверелә бара. Автор Хозыр галәйһис-сәламне традицион рәвештә, кешелек аңында инде кабул ителгән, сакланып калган формада күрсәтергә тырыша. Ләкин шул ук вакытта колакка ят яңгыраган, укучы гадәгләнмәгән сыйфатламалар да уйлап чыгара.
Кермәгәне очен колхозына.
Тиңләштереп корткыч кулакка.
Хозырыңны Совет хөкүмәте Әллә сөрде микән ГУЛАГка?
дигән юлларда автор Хозырны эзләү хәйләсе белән илдә барган сәясәтне дә тәнкыйтьләп ала, моннан соңгы строфаларда ул асыл затларыбызнын «сары йорт»та, Череккүлдә черетелүе турында да искә төшерә, яки икенче бер мисалда инде автор тәнкыйтьне киная белән генә әйтеп калмый, турыдан-туры гаепләү карары ла чыгара:
Япканнардыр, бәлки, японнарның шпионы, диеп, бу маҗик 7' н Империя паи исеменә юкка гына лаек булмадык
Тарихи фактларга хәзерге көн күзлегеннән карау белән бергә, шагыйрь илдә бүгенге көндә барган вәзгыятьне дә күз уңыннан ычкындырмый, контрастны арттырып, гаять үтемле итеп тасвирлый
Пенсиясез калган пәйгамбәрне тыктылармы картлар йортына 7'
Шулай итеп, борынгыдан килгән пәйгамбәрне хәзерге көндә эзләп табу өчен автор төрле фаразлар, гипотезалар кора Бу нисбәттән пәйгамбәр образы бирелешенең вакыт һәм пространство хронстобы да мөһим Автор Хозырны төрле вакыт һәм урын чикләренә урнаштырып карый, халык авыз иҗаты мисалы булган маҗаралы әкиятләрдән килгән традиция буенча, ул аны доньянын төрле почмакларыннан эзли.
Иләсләрне изге әләмәнгә әйләндерми изге каш кына
Парламенттан сорыйм пәйгамбәрне •Килеп чыкмадымы каршыңа?»
Шагыйрьнең «изге каш» ымына игътибар итик. Әсәрдән укучы, әдәбият белемендә синекдоха дип аталган троп аша. гәрчә поэмада бу турыда бер сүз булмаса да. озак еллар идарә иткән Л .Брежневны танып ала. Ә менә китерелгән мисалның ахыргы ике юлы соңгы еллар сәясәтенә ишарә ясый. Пәйгамбәр һәм парламент ассоциатив чылбыры поэманың гомуми хиссиятен һәм Хозырны эзләү процессының фокуслылыгын тагын да арттыра тешә. Шул рәвешле. З.Мансуров. Хозыр галәйһис-сәлам образын төрле иҗтимагый рольләргә кертеп, төрле вакыт һәм пространство чикләренә урнаштырып, ана жыелма образ буларак характеристика бирергә омтыла, билгеле бер дәрәҗәдә аны типиклаштыра, аның төрле сыйфатларыннан мозаика төзи. Әмма шуны да онытмаска кирәк, бу сыйфатлар әсәрдә ике функцияне үтәү максатында кулланыла: беренчесе. Хозыр образын ачып бирү булса, икенчесе—илдәге иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне киная, читләтеп әйтү рәвешендә күрсәтү, аларга автор мөнәсәбәтен белдерү.
Әсәрнең композициясенә килсәк, беренче бабта сүз беренче карашка болыннар, чәчәкләр турында барган кебек тоела, ләкин чәчәкләр арасында лирик героинын Хозырны эзләве, ә чәчәкләрдә кеше сыннарын күрүе беленә.
Гөлстанда нинди генә хәшәрәтләр яшәми!..
Чәчәкашар чирүенә чәчәк ни дә. чәчән ни.
Ашамасмы яэҗүҗ-мәэҗүҗ, хуҗаларча хуш күргәч, милләтләрең мәңге-мәңге «чәчәк атып» утыргач?!
Күргәнебезчә. З.Мансуров чәчәкләр бакчасы детален ил сурәтен төзү максатында куллана, басып алучы кавемнәрне «чәчәкашар чирү» дип атый. Әлеге образлы сурәт, укучы аңында абстракт картина тудыруга ярдәм итү белән беррәггән. күтәрелгән мәсьәләләрнең үтемле һәм онытылмаслык итеп яңгыравына китерә. Мисалга алынган юлларда исә «пәйгамбәр—дәрвиш—чәчән—чәчәк» ассоциатив чылбыры төзелә Автор фикеренчә. ул үзе дә карачкыдай кешеләр, кяферләр күренсә, күнеленә кер кунса, иргәҗел кыяфәтен үзгәртеп, гөлгә әверелә. Шулай итеп, чылбыр компонентларының барысына да унай сыйфатлар: аклык, сафлык, мәңгелек мәгънә, хикмәт йөртүче булу хас булуы күренә.
Поэманын өченче бабы аеруча тәэсирле язылган. Аның сюжетына З.Мансуров Хозыр картның колхоз үгезен кыйнавы турындагы шартлылыкка нигезләнгән кыйссаны сала, аны контр көтүче, «коммунистик нәсел калдырасы үгез*не үтерүче дип, гаепләү процессын фараз итә. бәлки. Хозырнын кешеләрдән китүе, читләшүенең сәбәбе нәкъ менә шундадыр, дигән фикерен әйтә. Әлбәттә, бу баб фәлсәфи юнәлеше белән аерылып тора; автор иман белән имансызлык көрәше, иманнын имгәтелүе турында фикер йөртә, пәйгамбәр исә шул имгәтелгән иманнын сынландырылуы булып карала. Һичшиксез, бу катлаулы схемалы бабта символларда бик көчле. Иман һәм имансызлык төшенчәләре дигәндә, иҗтимагый күренешләрне, ягъни кеше һәм аны шәхес буларак рәнҗетүче дәүләт системасы, милләт һәм аны кысрыклаучы империяне дә күз алдында тотарга мөмкин. Бу аспекттан чыгып караганда, пәйгамбәр образы гуманлылык. кешелеклелекне гәүдәләндерә, ләкин автор пәйгамбәрнен дә. анын белән бергә кешелеклелекнен дә кешеләрдән китүе, читләшүе турындагы пессимистик нәтиҗәгә килүе белән үзенчәлекле.
Башка бабларда да алда әйтелгән фикерләр исбатлана, ныгый гына бара: шагыйрь «имансызлык коммунасы», катилләр. Явыз Иванның Казанны казаматка әйләндерүе, колонистлар турында нәфрәтләнеп яза. пәйгамбәрләрдән ваз кичсәк, аларны да
корбан итсәк, хәтта Өммелхәер (Шәфәгать анасы) дә бездән баш тартыр, йөз чөерер, дигән фараз бирә. Хозыр вакыйгаларда актив катнашучы булып сурәтләнә. Ул сүзен аталарча, бабаларча самимилек. җылылык белән әйтә, әмма сүзне бик кыска тота, шунын белән Хозыр кешеләрдән ахыр чиктә барыбер китүен һәм кире кайтмаячагын кисәткәндәй була Пәйгамбәрнең китүенә, инде бүтән бер дә әйләнеп кайтмаслык итеп китүенә дәлил булып поэманын эпилогы килә. Анын хәтта «нәтиҗәсез эзләү соңында» дип аталуы да инде укыганчы ук хәлләргә ачыклык кертә шикелле. Лирик персонаж үз алдына шомлы сорау куя: «Кыямәттә генә күрешергә / язган мәллә безгә, пәйгамбәр0!» Ләкин соңрак үзе ук Хозырнын ни өчен китүен аңлатып бирә «Тупсалардан сөрдек теләнчене, сөмсез сүзебезне йөз әйтеп» Автор эзләнүләреннән сон шундый аяныч нәтижәгә килә: ятим кызны Айга озатучылар да. алыпларны кара кабергә егучылар да. Таһир белән Зөһрәне суга ташлаучылар да, Йосыфны тирән коега атучылар да, Хозыр Ильясны куучылар да—без үзебез, кешеләр
Алыпларны. Аллам, алыпларны кара кабергәчә кем ега?
Йомыкыйлар изге Йосыфыңны кон дә ыргыталар коега.
Зобанилык Таһир—Зөһрәләрне Тора һаман суга ташлатып Күңелләрдән көн дә куалыйбыз Хозырильяслыкны таш атып
Әмма Хозыр-Ильясны кууда гына түгел икән хикмәт, автор кешеләрне күңелләреннән хозырильяслыкны куу турында, ягъни үз иманыннан йөз чөерү турында искәртә Кешедә бүгенге көндә Хозыр пәйгамбәрне терелтергә, табарга дигән омтылыш түгел, ә ана ясин чыгарга, ягъни җирдәге сонгы пакьлек, сафлык утравын да тәмам бетерергә дигән фикер-ният яши. дигән нәтижә ясала
Поэма шундый тетрәндергеч сүзләр белән тәмамлана. Күрүебезчә, әсәр пәйгамбәр образын гәүдәләндерүгә генә түгел, ә пәйгамбәрлек һәм кешелек төшенчәләрен тормыштагы яшәеш закончалыкларына бәйләп бәян итүгә багышлана
Поэмада шагыйрь кулланган алымнарның сатира тудыру эффектын аерым карау дөрес булыр. Беренчедән, төп геройның үзенчәлекле портретына игътибар итик. Поэманын башында пәйгамбәрнең портреты традицион сурәтләүләрдән аерылмый Шагыйрь тора-бара бу образга заман сурәтләрен өсти башлый. Шулай да образның халык мәнфәгатьләрен кайгырту вазифасы кимеми, киресенчә, мәгърифәтчеләргә хас булганча, арта гына бара. Икенче төрле әйткәндә, «таш атканга аш ата» булып чыга. Дөрес, поэмада пәйгамбәрнең вазифасы лирик персонажның фантазиясе аша гына чагыддырыла, әсәрдә образ үзе күренми Шагыйрьнең бу алымы үзен аклый, чөнки легендаларда да Хозыр Ильяс яхшылыкны ничек, ни рәвешле эшләгәнен кешегә күрсәтмәгән бит
Икенчедән, геройның эш-гамәлләре аерым игътибарга лаек. Шагыйрьнең уйдырмасы буйлап барганда, түбәндәге хәлләр ачыла. Хозыр. кыяфәтен үзгәртеп. Президент сараена барып керергә мөмкин. Илбашына мөрәҗәгать итәргә аны татар зыялыларының мохтаҗлыгы мәжбүрләмәдеме икән, дип фаразлый автор Бу очракта геройның портреты белән эш-гамәлләре бераз каршылыкка да кереп ала Көтүче кыяфәтле кешенең Президент сараена барып керә алу факты үзе үк гадәти күренеш түгел бит. Шуна күрә әлеге факт гротеск дәрәҗәсендә күпертелгән дигән тәэсир кала.
Өченчедән, хакимият сәясәтен сурәтләү үзе дә игътибарга лаек Поэма эчтәлеге барышында шагыйрьнең фараз итүе колхохлашу, репрессия, торгынлык елларына барып тоташа. Колхозга кермәгән өчен корткыч кулакка тиңләп. ГУЛАГка сөрү, япон шпионы дип төрмәгә ябылу, артык акыллы булганы өчен, «сары йорт»та башын черетү, ахыр чиктә әлеге «пенсиясез пәйгамбәр*не картлар йортына илтеп урнаштыру фаразлары градация рәвешендә көчәйтелеп бирелә Автор күрсәтелгән урыннарның һәрберсеннән (аларны шагыйрь «җәһәннәмле җир» дип атый) Хозырны эзли, әмма таба алмый. Ахырдан ачынып Ай кызыннан сорарга мәҗбүр була:
Күрәсеңдер, күркем. күрәсеңдер, янындарак торгач Алланың Кешечекнең кысан күңеленә син үзең дә сыя алмадың.
Ай кызына «җиткәч», шагыйрьнен сәяси сатирасы тагын гротеск дәрәҗәсенә кадәр үстерелә, Жирдәге имансызлыкның дәрәҗәсен күрсәтү өчен «Ай кызын тотып көчләү» сурәтен файдалана. Алга таба шигъри сурәтләр тагын да көчәя төшә. Авторнын сатира угы партия номенклатурасына юнәлтелә:
Партбилетлы «пөхтә пәйгамбәрләр» бик күп бездә, бәгърем, буталма.
Парламент та сорауга җавап бирә алмый:
Юлбарыстай халык югалганны. .
Кемне генә борчыр бу маза?
Шигырь юлларындагы «юлбарыстай халык» метафорасына Кырым татарлары язмышы яшеренгән дип уйларга мөмкин. Шигъри фараз алга таба Хозырны БМОдан эзләтүгә барып тоташа, ә аннары пәйгамбәрнен Кар кешесе кыяфәтендә йөрү ихтималы барлыгы беленә. Шулай итеп, мифик зат Хозыр Ильяс кешеләр янына килми башлый, аның истәлеге булып «пәйгамбәр чәчәге» генә кала. Шагыйрь поэмасының әлеге бүлеген «Бисмилла урынына» дип исемләгән. Әсәрдәге сатирик ирония укыган саен көчәя бара. Шул рәвешле илдәге тормыш, әхлак, көнкүрешне сурәтләү реаль җирлеккә мифологик образ кертү аша башкарыла.
Белгәнебезчә, мифологиядә Хозыр Ильяс образы ак киемле карт рәвешендә, көтмәгәндә генә килеп чыгып, кешедән ярдәм сорый. Аның ничек күренсә, шулай юкка чыгу гадәте дә бар дип әйтелә. Ул үзе дә—кешегә авыр вакытында ярдәм итәргә сәләтле мифологик зат. Анын нәкъ менә шул сыйфатлары шагыйрьләргә язар өчен азык булып тора да. Илнен үткәндәге тарихында халыкка карата канлы террорны, гаепсез халыкнын үз арасында илаһи зат Хозыр Ильяска тин кешеләр булганлыгын сурәтләүдә шагыйрь сатирага мөрәҗәгать итә.
Гомумән, З.Мансуров шигырьләрендә бик көчле сәяси сатира сизелә. Анын сатирасы кайвакыт тупас та яңгырый, шулай булуга карамастан, ул төгәллеге, шартлы сәнгатьчә алымнары белән аерылып та тора. Мәсәлән, 1993 елда Мәскәүдә «баш күтәргән* парламентны тупка тоту вакыйгасын шагыйрь менә ничек сурәтли:
Инде хәзер урыс орден ала үтергәне өчен урысны...
Тәһарәтсез кыргый тәрәккыят тора төсле тоташ үч—каннан.
Нәрсә көтеп була гомер бакый «Базта ашы» ашап үскәннән7!
Нибарысы алты юллык шигырьдә берничә гасырлык Россия тарихы чагыла Монда Алтын Урда да, Казан ханлыгы да, канлы революция дә. «үзгәртеп һәм үзгәртмичә кору» да бар. Шагыйрь аз сүзләр белән зур тарихны сурәтләп бирә. Хәтта моның белән генә чикләнеп тә калмый: халык әкиятен, фразеологизмга әйләндереп, сәнгатьлелекне көчәйтә.
Әйе, З.Мансуров лирикасы кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи уйлар белән сугарылган. Ул татар милләтен берләштерүгә юнәлгән, бу иҗат милли жанлылыгы белән үзенә тартып тора.

Реклама