Логотип Казан Утлары
Хикәя

НОКТА


Ниһаять, ул инде күпме вакытлар чын мәгънәсендә аның бердәнбер һәм соңгы таянычына әверелгән култык таягын ташлап, өенә үз аяклары белән кайтып китәчәк! Әле генә табиб авызыннан
чыккан шушы шатлыклы хәбәрдән сон Сәрия үзен күкнең җиденче катында кебек хис итте. Хәтта менә шушында тирә-якны яңгыратып, башын күккә чөеп кычкырып җырлап җибәрәсе килде. Көнен күр тагын, көнен! Кояш та, сөенечен уртаклашырга теләгәндәй, аның алсу йөзен ничектер сөеп иркәли, алай гына да түгел, үзенә бертөрле җылылык һәм саклык белән чем-кара кыйгач кашларын, бөдрәләнеп ике чигәсенә төшкән берничә бөртек куе коңгырт чәчен сыйпап-сыйпап куя сыман. Сәрия бөтен күңеле белән елмайды, бит уртасында «мәхәббәт чокыры» пәйда булды. Конгырт күзләрен нык кыса төшеп, кояшка карап өлгерде. Их, рәхәт бит ул дөньяда яшәүләре!
Ничәмә-ничә еллык газапларын да оныттырган атеге бәхетле халәттә хастаханә баскычы төбендә басыл торган хатын берәүнең: «Сәрия?!»—дип эндәшүеннән кинәт имәнеп китте. Никадәр карап торса да атеге ир-атнын йөзен һич исенә төшерә алмый азапланды ул. Әмма бу кешедәге гаҗәпләнү катыш әллә кайдан эчтән, күнел төпкеленнән килгән ниндидер яшерен өмет, сүзсез дә аңлашылырлык ялвару белән төбәлгән кара күзләр генә бераздан аның хәтерен яңартып, сөенечле хисләреннән айнытып җибәргәндәй булды ...Туктале, тукта, Илдус түгелме сон бу?! Алай дисән, ул монда ничек килеп чыгар икән?!
Сәрия дәшүчегә тагын да текәлебрәк карады. Юк, йөзенә түгел, кара күзләренә. Шунда ир кеше, ничектер уңайсызланган сыман, читкә борылды Үзе бит бу—татлы телле Илдус! . Күзләренә туп-туры текәлгән чакларда ул гына менә шушылай карашын гел читкә бора
.. Татлы тел дигәннән, чыннан да, егет матур сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел иде. Бөтен җире килгән Илдусның озын буй. шомырттай кара күз, ике якка сызылып киткән каш, дегет сыман кара чәч, чибәрлеге өстенә сүзгә-телгә оста булуы да үзенә тарта иде бит.
Алсу ХӘСӘНОВА яшь язучы; «Ватаным Татарстан* газетасында адәбият һәм сангать бцлеге мохзррире. Казанда яши.
—Дөньяда кызларнын ин-ин чибәрләре менә кайда икән бит, ә!—диде Илдус. Студентлар тулай торагына авылдаш кызынын туган көненә Марсель белән икәүләп килгән иде алар. Әлбәттә, Илдус тикмәгә генә ияреп килмәгән иде бугай.
—Танышыйк, кызлар: мин үзем әти-әни малае Илдус булам, ә сезләрне ничек дип йөртик?
Таныштылар. Иптәш кызынын туган көнен студентларча әзерләнгән табын янында үткәрделәр. Илдус егетлеген күрсәтергә шунда да жаен тапты: янында утырган Сәриягә йә ипиен, йә салатын алып бирде, йә фужерына сок салды, аны кулына тоттырды, кыскасы, кызны гел игътибар үзәгендә тотты. Хәтта биеп алганнан сон килеп утыргач, рестораннардагы шикелле, урындыгына тикле этәреп куйды.
Сәриягә егетнен биегәндә үзенә сыенып-ябышып бетәргә тырышмавы да ошады, Илдус чыннан да үзен бик әдәпле тотты. Дөрес, авызы гел кызнын колак төбендә булды. Башкалар ишетмәсен дигәндәй, нигәдер пышылдауга күчә барды:
—Монарчы ничек очратмадым икән мин сине, Сәрия?!—диде ул, гажәпләнгән булып.
Егет танышуга ук, кайберәүләр шикелле әле «сез», әле «син» дип буталмады, беренче сүзеннән үк өздереп: «син» дип сөйләшеп китте. «Мин синнән башка никадәр вакытымны әрәм итеп йөргәнмен, бит, әй!—дип тә өстәп куярга онытмады.
Башта ял көннәрендә генә килә иде, тора-бара Илдус ешрак кергәли башлады. Кич җитте исә әле кинога, әле театрга, әле концертка чакыра. Дөрес, билет алганчы башта Сәриядән фәлән-фәлән көнне вакыты булу-булмавын сорый. Еш кына чәчәк бәйләмнәре дә бүләк итә. Егетнен чәчәк бирүе дә үзгә: ул аларны яшереп кенә керә дә, аннары куеныннан чыгарып бирә. Шул ук мизгелдә Сәриянен битеннән жинелчә генә үбеп тә ата! һәм колагына: «Сагынудан саргая яздым мин, Сәрия», яисә: «Синең янына төнге уникедә килерлек булдым, валлаһи!», яки: «Без кайчан бергә булырбыз икән инде, ә, жанашым?»—дип пышылдарга да өлгерә. Ул моны шундый житез, шундый оста итеп эшли ки, Сәрия нидер әйтү түгел, авызын ачарга да өлгерми кала
Әле танышуларына өч айлап та узмаган, бер мәлне—ял көне иде бугай, ул—Илдус килеп керде дә ишектән үк:
—Мин башка түзә алмыйм, Сәрия, син диплом алуга—Загска барабыз!— дип әйтеп салды —Күпме янарга, күпме көяргә болай?! Кара күмергә калам ич инде мин!..
Иптәш кызлары авылга кайтып киткәннәр иде. Бүлмәдә икесе генә, әллә шуна батырайды егет.
—Сина ни булды бүген, Ил-ду-ус?— дип гаҗәпләнде Сәрия, иңбашларын җыерып.—Саташма! Танышу кая да кавышу кая монда...
— Нәрсә, урлап алып киткәннәрен көтәргә кушасынмы?—диде мона каршы егет, өч роза чәчәге сузып. Юк инде, булмый болай! Син укып бетерүгә өйләнешәбез! Баста! Ышан мина, мин сине өзелеп сөям, Сәрия, миңа синнән башка беркем кирәкми! Язмышым син минем.
Араларында мәхәббәт уты кабынды бугай. Моңарчы егетләр белән йөрмәгәнгәдерме, Сәрия йомшак сүздән тәмам эреде. Илдус кайбер авыл егетләре кебек тупас сөйләшмәс. Кигән киемеңә дә, хәтта йөзенә аз гына кершән салсаң да игътибар итми калмый, шундук күнелеңә ятышлы җылы сүз әйтеп куя. Кызлар күнелен яулау өчен әлләни күп кирәк тә түгел бит—хатын- кыз колагы белән ярата диләр. Сәриянен колакка бик сизгер чагы шул...
Егет сүзендә торды. Бишенче курсны тәмамлаган жәйдә үк авылга Сәрияне сорарга кайттылар. Икенче көнне кыз төш күрде. Монысы элеккесеннән дә шомлы иде. Туктале, беренчесе ничек иде сон әле анын? Әһә, әйе. 106
Аларны ниндидер өермә үз эченә бөтереп алып кереп киткән иде. Кулга-кул тотынышып, куркыныч өермәдән менә-менә котылабыз дип талпынганда, Илдус, кинәт кечкенә генә ноктага әверелеп, давыл эчендә юкка чыкты...
Яна күргән төшендә дә никтер тагын өермә иде. Бөтен дөньяны иңләгән шул коточкыч давыл Сәрияне ниндидер утрауга илтеп ташлаган имеш. Утравы кечкенә генә, үзе нокта кебек түм-түгәрәк, үзендә бер адәм заты да күренми. Кыз шунда жан-фәрман килеп Илдусны эзли, ә ул исә беркайда да юк! Сәрия тырыша-тырмаша ниндидер ярга үрмәләгәндә кинәт бармагыннан балдагы төшеп, аска тәгәрәде. Эзли-эзли аптырап бетте, тик таба алмый гына бит! Үзе менә шушында гына кебек...Ялтыраган һәр төрткене, яр буендагы һәр ташны актарды, аларнын һәрберсен тотыл-тотып карады, бармаклары канап бетте, ә балдак барыбер табылмады, суга төшкәндәй юк булды...
Сәрия манма тиргә батып, авыр йөк сыман иннәрен басып торган ниндидер шомлы билгесезлектә уянып китте. Куркынып күзен ачып жибәрсә, янында әнисе басып тора.
— Әллә нишлисен син, кызым,—диде ул, гажәпләнеп,—ыңгырашасын Йокын тыныч түгел. Берәр жирен авыртмыйдыр бит?
—Борчылам бераз...Ни әйтсән дә, кияүгә чыгам бит, әни, уен эш түгел Ә шомлы төше турында бер сүз дә әйтмәде.
—Кәләш дигәч тә, алай бик иркәләнмә әле, үзеңне рәткә китерергә кирәк, син туйда барысыннан да чибәр булырга тиеш. Тор әйдә, тиз бул!—диде әнисе кырыс кына.
Әнисе вакьгг-вакыт ягымлы да, ә кирәксә кырыслана да белә. Әйе, тормыш йөген күбрәк аңа тартырга туры килде шул. Әтисе төшеп калганнардан түгел түгелен, сабыр, туры сүзле. Әмма әнисе күпкә үткенрәк, үз дигәненә ирешә торган нәселдән: алам дигән әйберсен алмыйча, эшлим дигәнен ахырына җиткермичә калмый Ана карап иренә дә сүз тидермәде. «Әтиен кебек тыныч, сабыр кешегә чыксан, бәхетле булыр иден, кызым*,—дип гел әйтә килде.
Булачак кияве әтисе кебек сабыр холыклы булмаса да, туры сүзлелеге белән ана охшаган иде. «Безгә яраша торган кеше син»,—дип мактадылар аны.
—Чиләгенә күрә капкачын сайлап бирәләр инде анын, әбекәй!—диде кияү, кинаяле елмаеп.
Туйга ун машина белән төп-төгәл киләм дигән иде. нәкъ шулай эшләде дә. Туганнардан берсе: «Кияү кеше берәр сәгатькә соңга кала инде ул, артык ашыкмагыз»,—дип авызын ябарга да өлгермәде, авыл башында машиналар кычкырткан тавыш ишетелде.
—Нәкъ вакытында! Илдус үз сүзен тота торган егет ул!— диде Сәрия, куанып.
—Фатаңны ничек куябыз, ин авыры шул,—диде иптәш кызы Ләйсән. Биегәндә килеп төшмәсен тагын, хур булырбыз! Бик яхшы итеп каптырырга кирәк. Инде килеп тә житәләр, ә без әле һаман
Ике-өч кыз берьюлы анын чәченә ябышты Артык кабалануданмы шунда, берсе аны авырттырып өлгерде
—Туйга әзерләнәм дигәч тә...башымны тишәсез бит инде!—диде Сәрия, чыраен сытып
—Матурлыкка корбан кирәк. Шулай булгач, түзәсен инде, жаныкаем,— диде Ләйсән.
Туйдан сон Кара дингез буенда ял итеп кайттылар
Әмма кайтыр юлда Сәриянең башы, дөресрәге, чигәсе сызлап тинтерәтте. Дарулар да эчеп карады, тик бернинди файдасы тимәде.
—Абау, кызым, берәр хәл булдымы атлә?!—диде әнисе, диңгез буеннан ябыгып, төсе китеп кайткан Сәриягә карап —Нишләп бетәштең бу тамаша?!
—Дингез Һавасы килешеп бетмәде бугай. Шул гынадыр.
Сәрия чыннан да шулай дип уйлый иде. Ләкин кайтканына бер ай узып та һаман шул урыны гына сызлагач, монда һаваның бернинди дә катнашы юклыгына төшенә башлады.
—Иртәгә үк шәһәргә, табибка барабыз,—диде тимерне кызуында сугарга күнеккән әнисе.
Иртүк Илдуснын таныш табиблары янына хастаханәгә киттеләр. Сәрия юл буе инде ничә көннәр буе кереп йөдәткән шомлы төше хакында уйланып барды. Төшендә күргәннәренен азагын өнендә көтәргә тиеш микәнни?..
Хастаханәдә Сәриянен авыру сәбәбен өздереп кенә әйтүче юк. Төрле анализлар бирергә, рентген, томограф үтәргә куштылар, аларнын нәтижәләрен көтәргә кирәк иде. Дәрәҗәле хастаханә профессорларына да җибәреп карадылар...Ул анализ дигәннәренең ниндиләрен генә ясамадылар! Ходаем! Канын гына да кырыкмаса кырык җирдән алып, кырыкмаса кырык мәртәбә тикшергәннәрдер!
Анда-монда йөртә торгач, бу чирнен сәбәбе туй чорыннан калган ноктадагы яра булмагае дигән нәтиҗәгә килә башладылар.
—Бер төрткән чәчкаптырма эзе шундый яра ясамый ла инде! Бәрелмәдем- сугылмадым, егылмадым...—дип акланырга теләде Сәрия.
Туктаусыз дәвалану юлларын таптар көнгә калган кәләш сөекле ире барын да онытты. Табибларның көн саен төрләндереп торган фаразлары белән тәмам башы әйләнде. Шәһәрдәге фатирларына хәлсезләнеп кайтты да егылды. Юньләп ашарга пешерергә дә вакыты калмады.
Мәскәүгә җибәрелгән сонгы анализ барысын да хәл итәргә тиеш иде Сәрия, борчыла-борчыла шуны көтеп, берничә атнаны ут йотып уздырды. Әйтерсен, төшендәге теге куркыныч өермә эчендә калды ул.
Пошынулары юкка булмаган икән. Сәрияне Мәскәүдән анализ кайткан көнне үк ашыгыч төстә хастаханәгә чакырттылар.
—Күңелем тыныч түгел, син янымда булсан, үземне көчлерәк тояр идем,—дип, ул Илдусны да үзе белән алып барды.
— Борчылма, нинди генә авыр минутларда да бергә ич без!—диде ире, иненнән кочып.—Ышан, җаным, мина!
— Хәзер үк операциягә!—дип каршы алды аны профессор.—һич тә кичектерергә ярамый.
Сәрия эсселе-суыклы булып китте, күз алларын ниндидер кара томан каплады...Аны операция бүлмәсенә җитәкләп алып керделәр. Илдус мондый ашыгычлыкның сәбәбен белү өчен табиблар белән тагын киңәшләште. Хәлләр чыннан да шәптән түгел икән шул: теге нокта эзеннән баш сөягенә зыян килгән, хәтта гангрена башланган..
Өч сәгатькә дип тәгаенләнгән операция сигез сәгатькә сузылды...Аннан сон да атна-ун көн эчендә аякка басарга тиешле Сәрия алай тиз генә йөреп китә алмады. Сонрак беленде, зарарланган сөяк кисәген ачканда баш миенен аяк нервларына да зыян килгән икән. Сәриянен үзенә: «Тиздән аякка басарсың»,—дисәләр дә Илдуска киресен әйттеләр: «Гомер буе инвалид арбасында калырга мөмкин...»
Медицина көчле бүген дип үз-үзен юатты Илдус. Ниндидер могҗизага өметләнә иде ул. Эзләде, кинәигге, хатынын кат-кат тикшертте. Тик могжиза һаман үги итте Сәрияне...Туй га җыелган акчалары да кереп бетте. Атналар, айлар гына түгел—еллар үтте, ә хатын һаман аягына баса алмады.
Сәрия, Илдусы бераз ял итсен дип, авылдагы әнисенә дә күчеп карады. Көннәр буе түшәмгә текәлеп ятудан да авыр нәрсә юк икән. Ни гаҗәп, ана түшәмдәге ботак үзәге дә тыелмас өермә-давылны хәтерләтә иде Кечкенә генә нокталар да күнел төпкелендәге ялыктыргыч хатирәләрне казып чыгара. Ямьсез төшләр искә төшеп йөдәтә, гүя алда шомлы, газаплы көннәр 108
көткәнен сиздерергә, шуна әзер торырга куша иде
Сәрия яшәвенен өнен-төшен андый алмый интекте. Дөньядан әкренләп ваз кичә барды. Илдусы я надан фатирларына алып кайткач та шул халәт үзгәрмәде. Алай да өйләренә ниндидер салкынлык ингәнен эчке бер тоем белән сизенде Өй эче инде Сәрия җыештырганча түгел, җиһазлар да урыныннан күчкән Юк, юк, авыру хатын саташуы йә холыксызлануы гына түгел инде болар Үзгәрешне Илдуснын үзеннән дә анын көн аралаш диярлек йә сонарып. ә кайчак хәтта иртән кайтып керүеннән дә күрергә, эшләрнен кая барганын чамаларга мөмкин иде. Монарчы авызына хәмер алмаган ире шактый гына салгалый да башлады. Үзенен туган көнендә исә исереп кайтты...
Ә Сәрия бу бәйрәмне зурлап үткәрергә теләгән иде. Университетта бергә укыган иптәш кызы белән ир кайтышка мул итеп табын әзерләделәр Һәм Илдус ишектән күренүгә дусты өйләренә кайтып китте. Шәмнәр белән бизәлгән табынны күргәч үк, Илдус иңбашларын сикертеп куйды. Элеккечә матур-матур сүзләр, җылы, ягымлы караш өмет итү сизелә иде Сәриянен елмаюында. Менә хәзер булыр, әйтелер ул сүзләр...
—Нинди бәйрәм бу?—диде ир кырыс кына, өстәлгә ымлап.
—Бүген синең туган көнен бит, Илдус! Сине чын күнелдән котлыйм,—
дип, Сәрия инде күптән әзерләп куйган бүләген—ак күлмәк сузды.
—Рәхмәт инде,—диде Илдус һәм, күз төшермичә генә, урындыкка куйды.
—Тиз генә өстеңне алыштыр да, әйдә, өстәл янына утыр!
—Ашыйсым килми. Арыдым мин бүген...
— Ә мин туган көненне истә калырлык итеп үткәрербез дип табын әзерләгән идем...—диде Сәрия, елмаерга тырышып —Нәкъ вәгъдә бирешкән көндәге кебек... Туган көнне үткәрмичә ярамый бит инде, Илдус! Әйдә өстенне алыштыр да утыр!
—Нигә җанымны ашыйсың икән һаман? Нигә гел-гел ярарга тырышасын икән син?!—диде Илдус кинәт, әллә кайчангы ачуларын берьюлы чыгарып өяргә теләгәндәй кабынып.—Һаман бер үк нәрсә, һаман бер үк нәрсә: «Кайттынмы? Утыр! Кайттыңмы? Утыр!» Туйдырды! Гарык мин синен бу кыстауларыннан! Моннан миңа ни файда0! Мин сау-таза кызга өйләндем, ә кайда хәзер ул сау-таза кыз?! Алдады мине ул, алдады! Әйе, әйе, алдадың син мине, Сәриякәй, алдадың. Син...син бит минем алма кебек яшьлегемне урладың, хәзер минем киләчәгем дә юк. дәвамым да...Ә син: «Утыр, алыштыр, туган көн...» Кая соң шатлыгы ул туган көннен?!
Илдус шулай ярсып кычкыра-кычкыра йокы бүлмәсенә кереп китте дә ишекне шап итеп ябып куйды
Сәрия катты да калды. Мондый ук ачыктан-ачык, җитмәсә, шулай ярсып әйтелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңласа да күнеле белән ризалашмый азапланды Әлеге сүзләрнең Илдус авызыннан чыгуын көтеп йөрсә дә, бүген түгел иде әле ул. Каршы стенада эленеп торган көзгегә күзе төшкәч кенә ике битендә юеш эз калдырып иреннәренә таба яшь тамчылары тәгәрәгәнне күреп алды Сәрия.
Яратып-сөеп, ышанып йөргән, якын күргән, гомерлек дип йөргән кешен әйткәч, бигрәкләр авыр икән бу сүзләр Иа, Хода, мона ничекләр түзәргә?! Күрше аланын сүзе дә дөрес булса кирәк. Пенсия яшендәге күрше хатын көндезләрен кереп сөйләшеп утырырга ярата иде. Сүз ара сүз чыгып. Сәриянең авылларында, әниләрендә яшәп-яшәп алуын хупламаган шикелле, ул ничектер сәер генә:
— Ирләрне ялгыз калдырырга ярамый аларны,— дип куйды —Сикеренә башлыйлар, иреккә чыгалар Хатыным авырый дигән сылтау белән
Шулчакны ук Сәриянен күнеленә ниндидер шом. билгесез шик үтеп кергән иде Пигә әйтте икән ул моны дип. озак кына уйланып ятты. Юкка
гына түгел бит, йә ул мин юкта Илдуснын берәр хатын-кызны өйгә алып кайтканын, йә икенче берәү белән урамда йөргәнен күргән...Сәрия бу турыда күршесеннән сорамакчы да булган иде әле, тик уңайсызланды. Аннары шикләреңне башкаларга чәчеп йөрү дә яхшы гамәл түгел...
Сәрия ризык тулы өстәл янында уйланып утыра торгач, шәмнәрнең сүнеп беткәнен дә сизми калды.
Икенче көнне, Илдус эштә чакта, Сәрия телефоннан әтисен чакыртып, авылга кайтып китте. Әнисе киявенен арт сабагын укытырга дип шәһәргә җыенган иде дә, Сәрия җибәрмәде. «Китәсен икән, мине исән килеш күрмисен, әни!»,—диде ул, аны куркуга салып.
Әнисенең ачуы бик яман иде шул. Кияве минем шәп табибларым бар дигәч, кызын дәвалауны тулаем анын кулына тапшырган иде, әнә эшләр кайсы якка борылды. Югыйсә анын да бар иде таныш табиблары.
—Бөтен акчамны туздырсам туздырам, әмма сине аякка бастырам!—дип кырт кисте ул.
Әнисенен бертуган апасы шәһәрдә ике бүлмәле фатирда яши иде. Вафаты алдыннан аны Сәрия исеменә яздырды. Әлеге фатирны да, авылда аларга мирас булып калган каената йортын да тиз генә сатып җибәрделәр.
. Сонгы алтынчы операцияне ясыйсы дигән көнне тагын теге төш кабатланды. Имеш, ямь-яшел болынлыкта биек тау бар икән. Ана шул тауга менәргә кушалар. Ул ана бик авырлык, бик азап белән генә менде. Бармаклары канап бетте, әмма тырыша-тырмаша торгач, түбәсенә тикле менеп житге! Менеп җиткәндә генә ташлар арасында нокта хәтле генә ялтыравыклы бер нәрсә күрде. Ташларны аралап-актарыл, аны тиз генә кулына алырга ашыкты. Ә анда...анда кайчандыр үзе югалткан алтын балдак ялтырап ята иде...
...Менә хәзер кайчандыр өзелеп сөйгән, гомерлеккә дип уйлаган шул Илдус анын алдында басып тора. Юк, заманында баһадир гәүдәле, чибәр, татлы телле булган ир түгел, бөтенләй башка кеше иде бу Йөзе йончыган, күзләре эчкә баткан, тире белән сөяккә генә калган. Ике ел элек юл фаҗигасенә очрап, умыртка баганасын имгәткән икән үзе.
Инде ничә еллар, кем әйтмешли, хаты-хәбәре дә булмаган, суга баткандай юкка чыккан иде. Әнә шул туган көн вакыйгасыннан сон бер тапкыр да килеп күренмәгән Илдус аның өчен хәзер чыннан да чит кеше иде.
—Бәлки, утырып торырбыз, Сәрия?—диде Илдус ялварулы һәм гаепле тавыш белән —Бу елларда сөйләшәсе сүзләр күп җыелды...
—Гафу ит, сөйләшерлек бер сүзем дә юк. Без барысын да сөйләшеп бетердек инде...
—Алай кырт кисмә әле син, Сәрия. Ни дисән дә, без яратышкан идек бит ..Тормышта ялгышлар була инде ул...Гафу итә белергә дә кирәк...
—Син ялгыш белән хыянәтне бутыйсын, егеткәй. Ялгышны кичереп тә буладыр ул, ә хыянәтне...хыянәтне—юк! —диде Сәрия һәм кояшка тагын бер мәртәбә елмаеп алды да, ашыкмыйча гына аллея буйлап китеп барды.
Ана каршы ашыга-ашыга кулына кыр чәчәкләре тоткан ир-ат килә иде.
—Мин сине күптәннән көтәм,—диде ул.
—Менә шуна күрә ашыгам бит инде,—дип көлде Сәрия.
Илдус алар артыннан берникадәр ияреп тә барды әле. Тирә-яктагы кешеләрнең аңа карап торуларын күргәч кенә туктап калды. Кеше язмышы артыннан күпме ияреп барырга була, дип уйлады ул. Әмма үзе барыбер Сәрияләрне ноктага әверелгәнче озатып калды.