Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕР ТӨЕННӘРЕ


Үтеп барышлый
Тукталышта халык шактый җыелган иде. Кечкенә генә бер кеше һәм кавказлы кыяфәтле адәм, троллейбус килеп туктагач, икесе берьюлы арткы ишеккә ыргылды. Кавказлы өлгеррәк кыланды һәм, култыксага ябышканда, терсәге белән теге кешегә эләктереп тә алды. «Кая тыкшынасын, ананны...»— дип, чын урысларча—теленә ни килсә, шул сүзләр белән—авызын тутырып сүгенде мужик. Ә кавказ кешесе, тукталып та тормастан, шул мизгелдә үк йодрыгын тегенең йөзенә ормасынмы! Һәм, әйләнеп тә карамыйча, эчкәрәк узды. Мужик, аптырап, каушап калды һәм телдән язды. Алай да үзен кыерсыткан кеше артыннан китте. Билгеле инде, теге адәмнен үзеннән шактый зур гәүдәле булуын күреп торганга, ул аңа шундый ук җавап бирә алмый иде, һәм халыкны котырта башлады «Ни өчен? Күрдегезме?! Ә?! Ни өчен?!» Халык борылып карый башлады. «Әйе шул!—диде кавказлы,— Минем әни турында анын ни әйткәнен ишеттегезме'’' Нишләткән ул минем әниемне0 Ишеттегезме сез?!» Халыктан хөкем көткән бу бәндәгә дә эндәшүче табылмады. Бу сүзтезмәләрнен мәгънәсен тикшереп торасы килмәүдән түгел,—беркемнең дә теләсә нинди низагка катнашасы килми иде. Кавказда мондый сүзләрнең ят булуында, дөньяда яшәүдән туйган кеше генә шулай сүгенергә мөмкинлегендә ни эше бар сон аларның! Ә безнен әниләр кавказлыларнын аналарыннан киммени сон?!
Бертуктаусыз күк күкри. Без гаиләбез белән дачада, тәрәзәләрне бикләп, өйдә утырабыз. Йә бик еракта, йә бик якында дөберди дә дөберди. Хәер, бик якын димәс идем: чөнки яшен яшьнәгәч, күкрәү ишетелгәнче, унга кадәр санарга өлгерәм әле. Әби, хатынымның әнисе, чәч электрны үзенә тарта дип, башына яулык бәйләп куйды да, почмакка таба борылып, иреннәрен
Владимир ЛАВРИШКО (1944) — язучы, драматург: «Узел связи», «Трава», «Перевод с глухонемого* һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
Күкрәү кодрәте
кыймылдатып кына, догасын укый башлады. Яшьлегем белән аны үчеклим Алданын болай да эше җитәрлек, инде син дә яшенен белән килеп сарыласын, янәсе «Шуңа күрә Ходайнын ачуыннан куркырга кирәкми»,—дим. Әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, яшен ялтырап алуга ук, өй нигезләрен селкетеп, гөрселдәп күк күкрәде. Күк капусы нәкъ безнен өстә ачылдымыни! Соңыннан минем кәгазь төсле агарынганымны әйттеләр. Булыр да. Яшен шактый ераклашкач та, тәрәзәгә кояш нурлары сибелеп, елга аръягында салават күпере чыкканчы, гөрселдәгән мизгелдә утырган урынымда, береккәндәй, тын гына утырганмын. Шуннан сон Аллага ышана башладым дип әйтә алмасам да.. Хәзер инде мин Аның исемен бик сак кына телгә алам.
Мәңге бергә
Казанның татар зираты. Бер каберне эзләп йөрешем иде. шулчак икенче берсенә юлыктым: җыйнак, пөхтәләп җыештырылган, тәбәнәк кенә койма корганнар, якты мәрмәр такта янына тере чәчәкләр куелган. Мондый каберләр күптер инде монда. Ә нәрсә җәлеп итте соң мине? Нигә ун минут буе монысына карап торам сон әле? Барысы да гадәти кебек: фамилияләре, исемнәре, туган көннәре, еллары, сызыкча аша... Ә менә вафат булган чакларын мәрмәргә язмаганнар. Хатын-кызнын—татар исеме-фамилиясе, ир-атнын—яһүднеке Ташка беркетелгән рәсемнән аларнын күз карашы мина текәлгән.
Яшь үк булмасалар да, әле бигүк карт та күренмиләр. Бик пөхтә булганга, мәңгелек йортларының урынын үзләре исән чакта ук сайлаганнардыр кебек тоела. Якыннарын артык бимазаламас өченме? Әллә, башкаларга ышанып бетмичә, артык кыйммәтләнгәнче, күркәмрәк урын алып куйганнармы? Бәлки аларнын беркеме дә юктыр? Бәлки, вафат булгач, үзләрен аермасыннар дип, бергә булачакларына ышаныч өчендер?
«Хотя бесчувственному телу равно повсюду тлевать,
Все ближе к милому пределу мне бы хотелось почивать...—
дип язган бит Александр Сергеевич Пушкин. Бөек шагыйребез, күп мәртәбәләр шашып яраткан тинсез мәхәббәт җырчыбыз нәкъ шулай— «сөекле илендә» җирләнгән. Тик ялгызы гына.
Мина таныш булмаган яһүд сөекле иленнән читтә язмышын үзенчә хәл иткән. Соңгы сәгате суккач, сөйгәне янәшәсендә яту өчен. Жансыз гәүдәнең кайда черүеннән ни аерма?—димәгән ул.
Шагыйрьләр
Шул ук зират. Аллеяләр буйлап барганда, әледән-әле «шагыйрь» дип язылган кабер ташлары очрый. Кайберләрендә алтын хәрефләр белән «менә шундый исем казанган шагыйрь» дигән кайгылы сүзләр уелган. Бары тик халык сагынып, баш иеп килә торган татар шигърияте классигы Габдулла Тукайнын кабер ташында гади генә «ГАБДУЛЛА ТУКАЙ» дип язылган.
Күрәсең, Татарстанда да шагыйрь—шагыйрь генә түгел.
Концерт туфлиләре
Матбугат һәм телевидение—Рәсәйдә шагыйрьләрнең абруе калмады, шигърият белән кызыксынуны кире кайтарып булмас инде дип көенгән бер чорда, шигырьнең дә, аны сөючеләрнең дә исән икәнлеген дәлилләү өчен, Казанның Актерлар йортында шигърият кичәсе оештырырга җыендым. Анда катнашырга дип, шагыйрьләребезне һәм ике актерны Качалов исемендәге
театрдан Геннадий Прытковны һәм Г. Камал исемендәге театрдан Илдус Әхмәтжановны чакырдым. Геннадий Прытковтан Казанда яшәп ижат иткән мәрхүм шагыйрьләрнең шигырьләрен укуын үтендек. Илдус Әхмәтҗанов Тукай шигырьләрен яңгыратты. Нияз Әхмәров татар халык шагыйре Габдулла Тукай шигырыәрен рус теленә тәрҗемә итүче буларак, Тукай шигырьләрен ике телдә тыңлатты. Ике актер да, аларга күп түләргә чамабыз юклыгын кисәтсәк тә, бик теләп ризалашты. Билгеләнгән сәгатькә актерлар да, шагыйрьләр дә килде, тамашачылар да җыелды. Хәтта без уйлаганнан күбрәк тә килделәр әле. Уңышсызлык булмый калганга канатланып, мин кичәне ачып җибәрим дигәндә генә... Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясый алмаячагын әйтмәсенме! Ни булды? Әһә, ул концертларда чыгыш ясаганда кия торган туфлиләрен онытып калдырган икән! Мин анын аягындагы туфлиләренә күз салдым. Әйбәт кара ботинкалар. Һәрхәлдә чыгыш ясарга килгән шагыйрьләрнең һәм минем аяк киемнәремнән матуррак та әле. Мин аны шул ботинкалардан чыгарга үгетли башладым. Ә залда өч дистәдән артыграк тамашачы утыра. Озак үгетләдем мин аны. Юк кына! «Театр ерак түгел бит, хәзер шалтыратам, китереп бирерләр»,—ди. Нихәл итәсен, шалтыратабыз. Хәзер үк китереп бирергә вәгъдә бирделәр. Театр ничек кенә якын булса да, елгыр егетнең газетага төрелгән зур гына төргәкне култык астына кыстырып килеп җитүен ярты сәгатьләп газапланып көтәргә туры килде әле.
Алар сәхнә артында мәш килгәндә, кичәне башларга ишарә ясадылар. Мин кичәне ачык дип белдерүгә, сәхнәгә Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт драма театры спектакльләрендә Тукай ролендә уйнаучы, шигырьләрне оста укучы дип танылган сәхнә каһарманы Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов чыгып басты. Кара костюмнан, ап-ак күлмәктән, күбәләк-галстук таккан һәм лаклы кара чып-чын концерт туфлиләреннән!
Таныклык
Ике вагонлы трамвай шалтыр-шолтыр бара. Көн уртасы. Бу вакытта күбрәк эш белән мәшгуль булмаганнар—«куян» булып, түләмичә генә йөрергә яратучы яшьләр, ташламалардан файдаланучы шәһәр транспортында түләмичә генә йөрүче пенсионерлар утырып йөри. Кондукторларга хезмәт хакы билет саткан акча күләменнән түләнә. Ә эш хакын инде берничә ай биргәннәре юк Шуна да кондуктор ханым, трамвай буйлап әйләнеп йөреп беркем дә билет алмагач, кәефе төшкән хәлдә ачуын ничек басарга белми азаплана. Вагоннын алгы мәйданында бик үк яшь булмаган һәм пенсия яшендә түгеллеге күренеп торган ике хатын-кыз басып тора иде. Муенына аскан вак акчалар гына чылтырап яткан акча янчыгын селеккәләп: «Билет аласызмы?»—дигән булды кондуктор. «Пенсиядә...»—дип таныклыгын күрсәтте теге ханым. «Ә Сезнен?»—дип эндәште кондуктор тәрәзәгә карап баручы икенчесенә. «Пенсия таныклыгы»,—диде теге ханым, урамдагы хозурлыктан күзен алмыйча гына. «Күрсәтегез сон! Йә билет алыгыз!»—дип үҗәтләнә кондуктор. Теге ханым дәшми. Анын йә акчасы юк, йә икмәк алырга җитәрлек акчаны билетка сарыф итәсе килми. «Билет алыгыз, йә төшегез!» Кондуктор тынычланырга җыенмый. Тагылган вагон як-якка селки, ул да як-якка чайкала, тик бу тарткалашуда җинелергә җыенмый: «Билет алыгыз!»—«Мин—пенсионер»,— тәрәзә янына баскан ханым билет алырга да, таныклыгын күрсәтергә дә теләми. Кондуктор, теге ханымнын яшен чамаларга теләп, тагын бер мәртәбә анын йөзенә текәлә, тик җентекләп карый алмый. «Таныклыгыгыз кайда соң?»—әлеге ханымнын җиненнән тотып, үзенә таба бормакчы була. Билетсыз ханым, кинәт кенә
әйләнеп, авызыннан ясалма теш казналыгын тартып алды да, ярсып: «Менә минем таныклыгым!»—дип кондукторга төртте. Аптырап калган кондуктор дәшми генә чигенә башлады Аннары, шулай ук дәшми генә, иреннәрен чәйни-чәйни, әйләнеп китеп барды. Анын үзенең дә балаларныкыдай ал төстә пластмассадан ясалган теш казнасы бит.
Кем иде ул?
Шагыйрь Михаил Давыдович Львовнын исем-фамилиясе. әтисенен исеме яһүдләрчә янгыраса да, ул татар иде. Бәлки ул керәшен татары булгандыр, бәлки, Мәскәүдәге катлаулы тормышын, алай гына да түгел, әдәби тормышын гадиләштерергә теләп, псевдоним белән йөргәндер? Тик, ничек кенә булмасын, фронтовик шагыйрь, ул чакта күренекле «Новый мир» журналының баш мөхәррире урынбасары Михаил Львовка Казандагы җитәкчеләр бик тә хөрмәт белән карый иде Мина, мәсәлән, хакимнәрнен бернинди ихтирамы юк иде, «Узел связи* дигән поэмам берничә ел инде басыла алмыйча китап нәшриятында ята иде. Анда КамАЗ төзелеше нигезендә «Без нәрсә төзибез сон? Кем өчен'7 Ни бәягә төшәр ул безгә?» дигән шикле сорауларга жавап эзләвем тәфсилләнгән иде. Кама автогигантынын техник мәсьәләләрен күтәрмәгән идем юкса. Каләмдәшләрем мине совет иленә каршы карашларда гаепли башлады Шулай итеп поэмамнын басылып чыгуына өмет юк иде. Якташларына ярдәмчел дип ишеткән идем: мона кадәр үзен күреп белмәсәм дә, яклау эзләп, Михаил Львов янына барырга карар кылдым
Бервакыт, катлаулы операция кичергәннән соң бирелгән юллама белән Пятигорскига санаторийга барганда, Мәскәү аша китәсе булды да, кулъязмамны да үзем белән алдым, һич тә икеләнмичә, вокзалдан ук туп-туры Кече Путинка тыкрыгында урнашкан «Новый мир» журналы редакциясенә юл тоттым. Мин кыяр-кыймас кына ишекне ачып кергәндә, шагыйрь Михаил Львов зур илебездә яшәп ижат итүче каләм ияләре китереп өйгән кулъязмалар белән тулган кечкенә генә эш бүлмәсендә кычкырып- кычкырып телефон аша сөйләшә иде. Аңлавымча, бер хатын-кыз аны шигъри котлау язарга үгетли, ә ул ачуыннан кәнәфиендә сикеренеп куя-куя: «Юк инде, юк! Мин булдыра алмыйм!—ди —Андый нәрсәләр яза белмим, Анын өчен илһам кирәк. Мин—шагыйрь! Ничек инде ул—миңа берние дә юк? Мин—шагы-ыйр-рь!!!»—Әйе, нәкъ менә өч өндәүле итеп әйтте ул моны, һәм трубкасын шапылдатып куйды. Шулчак кына ул кергән кешене күреп алды, яхшылабрак карау өчен, өстәлдәге калын папкалар арасыннан күтәрелә төште. Анын буена карап, сугышка ни өчен дингез флотына түгел, танк гаскәренә җибәргәннәрен анлап алдым: хәрәкәтчән гәүдәсе жем- жем килеп торган терекөмеш тамчысына тин иде Мин кем булуымны әйттем, үземне жәфа чиктергән ижат җимешемне укып каравын, фикерен әйтүен үтендем. Львов кулын гына селтәп җибәрде: «Юк, юк! Булмый! Күрәсезме?!*—дип, кабинетындагы кулъязмалар өеменә күрсәтте Имеш, синнән башка да графоманнар җитәрлек.
Безнен илдә ул чакта казылык кына түгел, теш пастасы белән сабын да җитешми иде, ә халык, шәхси гигиена таләпләренә исе дә китеп тормыйча, иҗат итә. Мин бусагада таптанып торам инде шулай. Ни дип әйтә алам сон? «Алай да мин кулъязмамны калдырыйм әле. Михаил Давыдович!—дип үтендем —Дачага йөрисезме? Бәлки юлда ике-өч битенә күз салырсыз... Ошамаса. башка укымассыз. Мин бит Үзәк комитетка да. КГБга да бармаячакмын Ошамагач ошамый инде Кемгә ни ошый бит > Львов сәер генә итеп мина карап куйды. Күрәсең, авторларның мона кадәр ана болай
һөжүм иткәне булмагандыр. Бераз көттереп кенә: «Ярар... Калдырыгыз...— диде.—Тик мин Сезгә берни дә вәгъдә итмим!»
Бер айдан кире кайтып барышлый, мин тагын вокзалдан туп-туры «Новый мир»га киттем. Бу юлы поезд бик иргә килгәнлектән, баш мөхәррир урынбасары урынында юк иде әле, сәркатип кыз Михаил Давыдовичнын инде шалтыратканын, хәзер килеп җитәчәген әйтте һәм мина көтеп торырга кушты. Мин кабинет каршындагы урындыкка утырып көтә башладым. Озак көтәргә туры килмәде. Михаил Давыдович баскычтан тәгәрәп дигәндәй коридорга менде. Өстендәге плащын җилбәгәй җибәргән, башындагы кара-зәнгәр беретын кыңгыр салган. Бу юлы ул мине күреп алуга, ике кулын сузып, каршыма ук ыргылды. «Поэмагызны укып чыктым,—диде ул килә-килешкә. Мина ошады.» Ул мине бүлмәсенә алып керде, шунда ук журналның рәсми кәгазенә Татарстан китап нәшриятына тәкъдим язмасын сырлап бирде һәм, үзенен эш бүлмәсендә телефоны булса да, кемгәдер шалтырату өчен, баш мөхәррир кабинетына алып керде. Ул Казанга кемгәдер шалтыратты, ә мин шул чакта Твардовский утырган бу бүлмәне кызыксынып күзәттем.
Аның кемгә шалтыратып, бик кайнарланып, минем поэмамны бастырырга тәкъдим иткәнен әле дә белгәнем юк. (Алгарак китеп әйтим: Татарстан китап нәшриятында минем китабым нәшер ителүгә ин беренче чиратка куелды.)
Ана рәхмәт әйтеп, китәргә җыендым. Тик Михаил Давыдович мине туктатты: «Дачадагы күршем Евгений Евтушенко. Казанда яшәүче кызыклы шагыйрь белән танышуымны ана да әйттем. «Мин аны күптән беләм инде,—диде ул.—Мин анын китабына кереш сүз язсам, бик шат булыр идем». Сез мона ничек карыйсыз?»—диде Михаил Давыдович. Ничек карыйм инде?! Сүз дә юк, зур горурлык булыр иде... Ул чакта бәхәсле шагыйрь буларак танылган Евтушенконың кереш сүзе кайбер күркәләрнең кикриген кызартачак инде! Нигә каршы булыйм ди әле? Мин рәхмәт әйттем. Мөхәррирләр шактый кискәләсә дә, ун ел җәфалана торгач, китабым тәки басылып чыкты бит. Язучылар берлегенә җиде елдан сон гына алдылар әле мине. СССР Язучылар берлегенең соңгы әһелләреннән берсе инде мин, чөнки шуннан сон озак та үтмәстән, СССР үзе дә таркалды. Зур үзгәрешләр чоры килде. Көннәрдән беркөнне әдипләр бистәсе Переделкинода Михаил Львовнын архивын чүплеккә чыгарып ташлауларын телевизордан хәбәр иттеләр. Шагыйрь мәңгелеккә китте, ә варисларына анын шигырьләренең кирәге юк! Әле күптән түгел генә дошман булганнар белән дуслашучы бу илдә фронтовик шигырьләре белән тамак туйдыру мөмкин түгел шул. Күпләр Михаил Львовнын яхшылыкларын ихтирам белән искә аладыр, ләкин анын иҗаты гасырның шигъри сәхифәләрендә уелып калыр микән? Сөзгеч аша үткәрә-үткәрә, шигъри антология бакчалары үстерүчеләрнең хөкеме нинди булыр? Ә минем хәтеремә шушы юллар уелып калган:
Чтоб стать мужчиной, мало им родиться,
Как стать железом. мало быть рудой.
Но надо переплавиться. разбиться,
И, как руда, пожертвовать собой.
Дүрт юл... Бары дүрт.
Йә, нәрсә өчен корбан булып яшәгән соң бу яһүдчә яңгырашлы, русча язучы «федераль әһәмиятле» Мәскәү татары?
Гөлшат САЛИХҖАНОВА тәрҗемәсе