Логотип Казан Утлары
Роман

ГАЗЗӘБАНУ


РОМАН
Ир бирмәк—җан бирмәк
(татар халык мәкале)
аззәбану карчык инде ничәмә-ничә еллар һәр намазыннан
сон көндәше рухына дога кыла. Моны ишетеп йөргән студент
кыз—Саяра аптырап гаҗизләнә. «Белеп кылган вә белми кылган гөнаһларын ярлыка, урынын җәннәттә әйлә, бер Аллам!» ди бит әле, җитмәсә. Көнгә биш вакыт, рамазан айларында тәравих намазы да өстәлгәч, алты намаз була ич әле ул. Ә Саяра үзе, көнчелегеннән, сабакташы Назирәне хәтта күралмый башлады инде. Әле күптән түгел генә ин якын дусты иде канә. Көндәшлекләре дә ташка үлчим генә юкса... Икесе дә яшертен генә бер егетне—Рәүфне яраталар. Ә Рәүф дигәннәре бердәнбере итеп кайсын сайлар бит әле. анысын хәзергә бары бер Аллам Үзе генә беләдер.
Менә бүген дә Газзәбанунын ястү намазыннан сон «хәләл җефетем Нургали белән көндәшем Маһирә рухына»,—дип әйтә генә башлавы булды, көнчелек чире белән агуланып өлгергән кызның түземлеге тәмам төкәнде.
—И-и-и-ий, шартлыйм, билләһи! Кем инде синен шикелле көндәше рухына көненә биш-алты мәртәбә дога кылып утыра, йә?! Көнләшү дигән нәрсәнең кыйпылчыгы да булмаган ахры синдә, әбекәй.
—И-и. җаным, нинди булмаган ди ул... Бик беләсең килсә, мин алардан әле хәзер дә көнләшәм...
—Вәйт әкәмәт! Әллә кайчан җир куенында ятканнардан ничек итеп көнләшергә кирәк? Сәе-ер
—Бер дә сәер түгел, кызым, аңлаган кешегә. Алар теге дөньяда да бергә Ә мин бу дөньяда һаман берүзем, япа-ялгыз каз шикелле кангырап йөрим.
Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип әйтмәсләрие аны. Мин күргәннәрне Аллам берәүгә дә күрсәтмәсен, балакаем. Тынла әле,
Гөлчәчәк ГАЛИЕВА-язучы, *Тулгак». «Өзелгән өмет», «Нинелемә якын затлар» китаплары авторы. Казанда яши.
бер кыйсса сөйлим үзенә: көндәшемә Нургалием белән бергә йоклар өчен ак келәтне, юынырларына мунчаны елый-елый юып чыгардым. Нишлим, әнкәй шулай кушты. «Кече киленең алай бик кадерле булгач, үзен ю»,—дип бик әйтәсе килде-килүен... Соныннан үзе дә кереп карагач, шаккатты
—Сүбхәәналла, и унган да инде үзен. Мунчан да, келәтен дә кояштай балкып тора. Бу юлы бигрәк агартып югансын дип әйтимме... Әллә селте суыннан шулай агардылар микән?—Болай ук булыр дип көтмәгән, күрәсең, әнкәй бик шат иде.
—И-и-и, әнкәй, мин синен урынында булсам, бәлки өзлексез түккән күз яшьләреңнең ачысыннан шулай агаргандыр алар, балам,—дияр идем, дип үпкәмне белдердем.
—Яра-а-ар, вакыты житкәч, шул ялт итеп көлеп торган мунчага беренче булып кемнәр керде дип уйлыйсың инде син? Һич уйламаганда, көтмәгәндә Нургалием белән үземә керергә насыйп булган икән бит, жаным. Көндәшем Маһирә апан үзе шулай хәл итте дә куйды, рәхмәт төшкере! Өстәвенә ак келәтне дә Нургали белән безгә калдырып, үзе өйдә, чаршау артындагы караватка ятты Менә шулары өчен генә дә мин аны догамнан калдыра алмасыем. җаныем.
—Абау, әбекәй, торып-торып аптыратасын ич... Ничек инде9 Шул йортнын төп хезмәтчесе, иреңнен законный хатыны була торып, үзен яккан мунчага, үз ятагына әллә каян кайткан көндәшеңнең рөхсәтен көтеп торырга? Хурлыгыннан шартларсың, билләһи! Синен урында мин булсаммы? . Күрсәтерием мин аңа күрмәгәнен: чәченнән өстерәп, артына тибә-тибә куалап чыгарган булырием мин ул оятсызны,— дип Саяра ярсып ук китте.
—И, кызыкаем, япь-яшь башыңнан каян килә сиңа шулкадәр усаллык, ә? Синен бит әле оясыннан яңа гына очып чыккан кош баласы кебек самими чагың. Күңелеңә ямьсез уйлар, тәмсез сүзләр салырга бик иртә өлгергәнсең түгелме сон, балакаем? Йомшак, изгерәк күңелле булуга ни житә! Мондый гадәтең сине беркайчан да яхшыга илтмәс Ничек тә йомшаграк, юмартрак булырга тырыш. Күңел юмартлыгы үзе бер бәхет бит ул, беләсең килсә.
—Менә синең күнелен гел изгелектә булган да бит. әбекәй, бәхетле иттеме соң ул сине? Юк бит, юк. Сөйгән ярын да уртак булган, ике малай үстереп, картлык көнендә япа-ялгыз яшисен, янында бер оныгын гына да юк бит ичмасам... Бөтенләй чит кешеләр кулына калгансың...
—Ах, ялгышасың бит, Саяра, ихлас әйтәм, ялгышасын... Әлхәмдүлил- ләһи шөкер, берсе дә чит кеше түгел. Араларында минем ярдәмгә мохтаҗлары да табылып кына тора. «Сулышын шифалы* дип күз тигәннәрне, жен зәхмәте кагылганнарны өшкерергә мине чакыралар. Кул-аяк буыннары тайганнарга да ярдәмем тия. Авыр күтәреп эчләре төшкән хатын-кызларга чүлмәк салырга да мине йөртәләр. «Кулларын шифалы, файдасын күрдем, бик килеште»,—дип күпме рәхмәт укыйлар. Аллаһынын биргәненә шөкер, бәхет түгелмени бу?
Саулыгымнан да зарлана алмыйм: күзләрем күрә, колагым ишетә, аякларым йөри, кулларымнан эш килә. Коръәнне рәхәтләнеп укыйм, сораган кешегә юрганын да сырып бирәм, җамавымны жамыйм. Барын да күзлексез эшли алам бит әле. Авызымдагы утыз ике тешемнең утыз икесе дә үз урынында. 77 яшемә җитеп теш сызлауның, теш суыртуның ни икәнен дә белмәдем монарчы. Ризыкның—катысын да. йомшагын да рәхәтләнеп, тәмен белеп ашый алам. Йә, бәхет түгелмени бу?
Ил-күз алдында дәрәҗәмне дә төшермәдем, мен шөкер. Мина игелек кылучыларның берсен дә, син әйткәнчә, чит кешеләр дип санамыйм, туганнарым ук булмасалар да. Авылда Коръән ашларында, бәби чәйләрендә, кода-кодагыйлар төшерү мәҗлесләрендә, монарчы һәр йортта урыным түрдә булды. Үзең күреп торасын, мин монда да кадер-хөрмәтгә. Кәримә апаң
мине үз анасы кебек тәрбияли. Аллаһынын рәхмәтләре яусын ана. Бөтен Тукай урамындагылар мина адарынып, сәдака китерә. Тормышның ачысын күбрәк татысам да. мин үземне бәхетсез карчык дип санамыйм. Саяра кызым. Тагын алда ни күрәсе бардыр, анысын бер Аллам Үзе беләдер...
Каенанам әйтмешли. «Ач үтермә, тук үтер, кыш үтермә, җәй үтер». Аз сырхау, тиз үлем бирсен. Аллаһы Тәгаләм рәхмәтеннән ташламасын. Ә сиңа. Саяра кызым, теләгем шул. бәхетле була күр. Укы. морадына ирешерлек булсын! Аллаһы Тәгаләм сине дә яраткан ярын белән кавыштырсын, көндәшлек ачысын күрсәтмәсен!— дип янәшәсендә утырган Саяранын аркасыннан сөеп куйды Газзәбану.
—Рәхмәт, әбекәй Ә мина күнеленә тупас кагылганым өчен үпкәләмә, яме. Шулай да ачыклыйсы килгән тагын бер соравым туды бит әле Мина теләк теләгәндә «көндәшлек ачысын күрсәтмәсен» дидең. Амин! Шулай гына була күрсен! Ә сезнен ике арагызга ничек көндәш килеп керде сон?
—И-и. жаныкаем. егерме беренче елгы ачлык кына харап итте безне. Шул елны Нургалием, дусты Нурислам белән бергә, бераз акча эшләп кайтырбыз дип Ташкин каласына китте. Күп булса өч-дүрт ай торырбыз дигәннәрне. Яз да үтте, көзләр дә җитте, «кайтабыз» дигән хәбәрләре юк та юк. Шөкер, анысы акчасын, әйбер-сәйберләрен. азык-төлеген дә җибәреп тордылар үзләре. Инде моннан сон озакламаслар, кайтып җитәрләр, дип кенә йөргәндә. Нургалинең үзе эшләгән кибет хуҗасының кызы белән никахлашуы турында хәбәр килеп төшмәсенме... Һа-ай. ул коточкыч хәбәрне ишетеп өнсез калганнарым, кара кайгыда керфек тә какмый йокысыз узган төннәрем исемә төшсә, йөрәккәем әле дә булса, нәкъ шул вакыттагыча, сызып-сызып сулкылдый башлый. Ни бетмәгән сулкылдаудыр инде ул? Чыдаса да чыдый икән бу йөрәк дигәнен... Ул көннәрдән сон юкса алтмыш еллап вакьтг узса да. йөрәгемдә калган шул җәрәхәттән әле дә булса кан сава. Мондый гомер буе газап чиктергән, сагыш утларында яндырган, ачыдан-ачы хәсрәтне дошманыма да теләмәсием. «Ир бирмәк—җан бирмәк» дип әйтмәсләрме шул аны. Бу әйтемне, нишләптер, безнен әби шактый еш кабатлый торганые Ул аны болайрак итеп: «Ил бирмәк—кан бирмәк. ир бирмәк—җан бирмәк» дия иде. Безгә һич аңлашылмый иде ул чакта. Беркөнне абыем белән әбидән бу сүзләрнен мәгънәсен аңлатуын сорадык. «Нинди кан? Кемгә, нәрсәгә бирергә?» дибез. Ул җавабында: «Илгә яу килгәндә бик күп бәндәләрнен каны коелу турында ул. Ә инде иренне чит-ятларга бирәсен икән, бусы инде жан бирүгә тин хәсрәтне аңлата. Тормышыгызда бу мәкальдә әйтелгәннәр берүк улым сина. кызым Газзәбану сина да. кагыла күрмәсен. Раббым Үзе сакласын!»— дип әйткәлидерме ул. Юк шу-ул, юк. әбекәебезнен теләкләре кабул булмады Фәрештәләрнең «Амин» дигән сәгатенә туры килмәгәндер инде, күрәсең Абый сугыштан гарип булып кайтты, энекәшләрнең берсе хәбәрсез югалды, икенчесенең үлгән хәбәре килде. Ә үземә, җиләк күк чагымда бит. «Ирең өстеннән өйләнгән, инде авылга кайту турында уйлап та карамый икән...» дигән иләмсез хәбәрне ишетергә язган булган икән. Шул вакытта: «И Раббым. ичмаса үлгән дигән хәбәре килсә, бу кадәр үк тә авыр булмасые». дип җир тырмашып елаганнарым һич онытылырлык түгел. Үлгәннең үкенече зур булса да. хурлыгы юк бит аның. Үлгән артыннан үлеп булмый дип. тол калган хатын хәлендә яшәүне артыграк күргән чакларым да исемдә әле. Ә иң гарьләнгәнем—әткәйләр Нургалинен өйләнеп йөргәнен миннән алдарак ишеткән булып чыкты. Әмма авызларына су капканнар диярсен, берни дә сиздермичә, тыныч кына йөрүләрен белделәр. Улларынын өйләнүләренә үзләре үк хәер-фатиха бирмәделәр микән әле дигән шик туды миндә Аларны да күралмый башладым. Инде нишләргә, кая барып бәрелергә, әллә үземнекеләргә кайтып китәргәме? Төннен төн буена керфек
тә какмыйча, әнә шундый уйлар белән изаланып чыга идем. Ниһаять, бер карарга килеп, тан беленер-беленмәстә шыпырт кына урынымнан тордым да, туп-туры әтиләргә юл тоттым. Унбиш чакрым араны ничек үткәнмендер... Үзебезнен өйгә килеп җиткәнче күз алдымда гел Нургалием булды. Ана әйтәсе бөтен үпкә сүзләремне жылый-җылый тезеп бардым. Юлда эт тә юк. Әткәйләрнең дә тетмәсен теттем. Күбрәге әнкәйгә эләкте, билгеле. Ничектер, тынычланып киткәндәй булдым. Әмма капка төбендә минем якка карап торган әнине күрү белән тагын элеккеге хәлемә төшеп, күз яшьләремә буыла-буыла ана таба йөгерә үк башладым. Ул да кулларын жәеп каршыма атылды, минем киләсемне белеп көтеп торган диярсен.
—Ни булды, балам? Кичә көне буе нигәдер эчем пошканые аны... Төнем төн булмады, йокы да алмады, җанымны кая куярга белмичә бәргәләнеп чыктым. Җитмәсә атаң: «Үзең дә йокламыйсың, мина да йокы бирмисен, нәрсә дип шулай бимазаланасындыр инде...»—дип мырылдап теңкәмә тиеп бетте.
—Әллә нинди изге якларын бар шул синен, әни. Көтмәгәндә башларыма төшкән кара кайгымны Аллаһы Тәгаләм сина да сиздергән, күрәсең. Әйтсәм әйтим инде, әни, киявегез өстемнән өйләнеп йөри икән бит. Локман абзый кызы белән никахлашып, шуларга йортка кергән ди.—Әйтә башлаган сүзен дә тәмамлый алмыйча, Гәззәбану үксеп елап җибәрде. Көтелмәгән күнелсез хәбәрдән һәм кызын жәлләүдән Сәгыйдә каушап калды. Бары тик теш арасыннан гына нәфрәтләнеп: «һай, йөзе кара булгыры. мәлгунь жан...»— диде дә, кызына кушылып ихтыярсыз кычкырып ук елый башлады.
Бу тавышка сискәнеп, ишегалдында чуалган Ибраһим да капкадан килеп чыкты.
—Бу нинди гарасат, нигә улыйсыз? Бөтен авылны җыясыз бит, пычак кергерләре...—дип икесен дә җилтерәтеп өйгә алып керде.—Тан тишегеннән син нишләп монда, кызым? Кодалар белән бер-бер хәл юктыр бит?
—И-и-и, атасы, кызмале син, үзе генә күгәрә алмаслык ачы хәсрәте китергән аны безнең янга. Әнә, киявең Ташкинда өйләнеп яга икән бит. йөзекара. Ә без монда ник кайтмый да ник кайтмый дип аптырап йөрибез.
—Әти җаным, болай булгач, кайтмаячак инде ул. Миңа нишләргә? Ташланган хатын, артык кашык булып ул йортта яшисем килми,—диде дә әнисе күкрәгенә капланып, Газзәбану янә үкси башлады.
—Жңтте сезгә... Ниткән сүз ул, ул йортта яшисем килми имеш, җитмәсә анаңда, чүбек баш, үз сөягебез үзебездән артык түгел, кайт кызым, үз өенә, дип әйткәндер әле. Күңеленә авыр алма, кызым, мин сина ата булсам да. бу сүзне, кызым, әйтә алмыйм. Кискән икмәк кире ябышмый. Абый, энекәшләрен яшәгән бу йортта син инде киселгән икмәк. Синең үз йортын бар, ул—балаң туган йорт. Нигә әле үзеңне анда артык кашык дип саныйсың. Эш аты бит син ул йортта. И. кызым. Ил-күздән әзрәк гыйбрәт ал, дус кызларың Хатирә, Мөнәвәрә, Сәрбиҗамал, күршеләребез Гатиятулла, Галтелбарыйлар өй эчләре белән ачлыктан шешенеп бетеп гүр иясе булдылар. Авылыбызның ярты халкын бала-чагасы белән алып китте бит ул каһәр суккан ачлык. Шул Нургали кияү аркасында гына яшәп ятабыз бит ате. Шөкер, сине яраткач, безне дә ташламады. Ашаган җиренә сыер да кайта, кияү дә кайтыр. Алла боерса, менә күрерсең. Дөрес, мин аны берәр мәткә тапты ахры бу егет дип шикләнгәли башлаганыем, кәнишне Ә ул хуҗасы кызына ук өйләнеп ята икән, шилма... Бәлки, шулай кирәк булгандыр, кызым. Сезгә дигән өлешне күбрәк каеру җаен карыйдыр, кем белә? Аннан сон. кызым, Нургалиең япь-яшь, орлск шикелле тап-таза ир кеше ләбаса. Ничек диләр әле: «Ачнын күзе икмәктә, гукнын күзе хикмәттә». Алар туклар, анда җиләк-җимеш, кавын-карбыз дачурты. Монда гына ул ирләр бичара булып, өрәккә әйләнеп беттеләр. Чыкмаг ан җаннары гына калды бит инде. Шуларнын кайсысы гына
үзен ир кеше итеп сизәдер, бичаралар... И. бу ачлык. Син, кызым Газзәбану, сабырлыгыңны жуймале. Ачуыннан Нургалиенә үзеннән биздерерлек итеп хат яза күрмә тагы. Кода-кодагый га да «малаегыз тегеләй, малаегыз болай», дип ычкындыра күрмә. Аларга илтифатлырак булырга тырыш, чыраеңны бозма Тешләренне кысып булса да туз. Болай да югалтканнардыр инле үзенне, тизрәк балан янына кайт, каената-каенанана елыш.
-һай атасы, таштыр синен йөрәген, валлаһи, таштыр. Әле генә килеп кергән баланы инде куа ук башладын. Жүнле ата булсан, «Бер генә кич булса да кунып кит. балакаем, безнен янда аз булса да кайгыларын таралып торыр», —дияр иден. Әти рөхсәт итсә, иртәгә иртүк китәрием, ди. Ташуның да ин көчле чагына туры киләчәк бит ул хәзер. Төне буе йокламаган, никадәр юл үткән.. Йөзенә бер күтәрелеп кара, ичмасам, бөтенләй сулыгып калган бит... Башына төшкән ачыдан-ачы хәсрәте белән бездән башка кемгә барсын
инде ул. Үзе дә бала гына бит әле. __
—Бу кадәр чүпрәк баш булсан да булырсын икән, Сәгыйдә. Бала, бала имеш Кызын үзе бала анасы бит инде... Күкрәк баласы—Хафизы нишли икән анда? Ими көтеп елап яткан баланы ник уйламыйсын син? Кодалар нишләтергә белми азапланалардыр. Кызыннын бу сайсызлыгы кодалар алдында безне дә оятлы итә дип борчыласы урынга...
—Ярар, мин гомер буе чүпрәк баш булдым инде. Син акыллы, рәхимле ата булып, бәлки аны үзен илтеп, кодан белән тыныч кына сөйләшеп тә кайтырсын. Күптәннән күрешкәнегез да юк. Газзәбануга да кайтып керү жинелрәк булыр...
Әмма ата кеше кырт кисеп: «Үзем да йөрмим, сине да җибәрмим, ничек килгән, шулай кайтып та китәр. Жәлләгән булып әллә син ана файда эшлисенме'’ Каенана-каенатасыннан узып йөрмәсен, чәеңне эчерсән эчер дә. абыйсы белән жингәсе кайтып җиткәнче озат үзен»,—диде дә өйдән үк чыгып китте...
Их, әти, соңгы өметемне да кистен бит... Инде мина нишләргә генә кала сон??? Сезнен янда әзрәк эчемне бушатырмын, килгән килеш бәлки кунып та китәрмен, тегеләрне да бераз хафага салырмын дип уйлаган булдым тагы. Яшь бала белән иза чиксәләр, каенатам да эзли чыкмый калмас. Бәлки ате, мондадыр дип уйлап, мине алмага килер дип тә өметләнгән булдым тагы. Сезгә аркаланып булса да... Үз атаңа шулай кадерсез булгач, кайнештән нәрсә көтәргә кала? Әтине шунын кадәр үк каты бәгырьледер дип уйламый идем...
«Хәерчегә җил каршы дигәндәй, монда кадәр килеп, әни, сине кайгыга батырып калдыру гына булды бит әле бу. Ярый, бик бетерешмә инде. Нишләмәк кирәк, өлешемә тигән көмешем... Язмыштан узмышлар юк диләр бит. Юк, юк., чәй дип тә әйтмә... Әтинен «чәе» дә бугазымда мәңге китмәс төер булып калды Ярый, әни, мин килгәнне җиңгиләргә әйтеп тә торма»,—диюгә әни үзәкләре өзелердәй булып:
—Балам, бәгырь кисәгем, зинһар, безгә рәнҗемә, сабырлыгынны җуйма. Атаңны да аңларга тырыш. Ничекләр генә кайтып житәрсен икән, балакаем, Аллага тапшырдык. Олы күпердән чык, йәме, кечкенәсен ташу баскандыр инде...
Әниемнен никадәр генә мине озата барасы килсә дә, әти сүзен хаклаптыр инде, капка баганасыннан ары уза алмады. Әле дә булса күз алдымда анын өзгәләнеп елап калганнары...
Исән йөрсә, бер кайтыр..-
Өч-дүрт айга дип чыгып киткән Нургалинең соңгы хаты килгәнгә дә ярты ел узып бара Әтисе киткәндә туып кына калган уллары Хафиз да өч яшен тутырып килә. Бу өч ел Газзәбану өчен ялгызлыкның ачы газаплары,
тирән сагышлары белән иксез-чиксез озын-озак елларга әйләнде.
Күрше Нурисламның бүген иртүк кайтып төшкәнен ул каенанасыннан ишетте.
—Килен, Нурислам кайткан ди. Үзенең кергәнен көтик микән, әллә үзебез генә кереп чыгабызмы? Нургалидән хат-мазар булса да алып кайтмый калмас, хәлләрен тизрәк беләсе ие.
Бу хәбәрдән Газзәбанунын йөрәге чыгып төшәрдәй булып дөпелди башлады. Кинәт кенә башы әйләнеп китте. Чак кына мич кырына ябышып өлгерде. Каенанасы анын бу халәтен сизмәде дә кебек, әллә сизеп тә сизмәмешкә салындымы?..
Авырлык белән генә булса да, тора-бара ул үзен кулга алды. Әмма Нурисламны бик күрәсе килсә дә:
—Әнкәй, бар әле, үзең генә кереп чык. Әткәй абзар-кура тирәсендә генәдер, икегез бергә керсәгез дә әйбәт булыр. Мин бала янында гына калыйм әле. Без юкта уянып китсә, йә куркып елый башлар,—дигән булды.
Каенанасы чыгып китүгә, Газзәбану, күңелендәге авыр хатирәләрдән кузгалган давыл өермәсенә ирек куеп, үксеп елап җибәрде
Нурисламның бәйләнүләре генә җитмәгән, хәтта ахирәте-Сажидәсенә кадәр:
—Газзәбану жаным, ахирәткәем, зинһар, тыңла сүземне, тик рәнҗи генә күрмә, яме. Нурислам сине күрдеме, бөтенләй әллә нишли, күзен дә алалмый ул синнән... Минем ул эшкә күптәннән инде ярамаганымны үзендә беләсең ич. Нурислам көн дә: «Китәм. башка түзәр хәлем юк,»—дип җанымны ашый. «Синнән авыр ис килә, шунда ук күңелем болгана башлый»—дип яныма да ятмый бит. «Мин китсәм дә, Газзәбану ахирәтен сине ташламас әле. исән булсам, ярдәм кылучыларыңнын берсен дә буш итмәм. Син мине тоткарлама инде»,—ди. Анда анын никахлашкан ук булмаса да, кемедер бардыр дип шикләнәм Я надан китсә, синен Нургалиен шикелле никахлашып та куяр дип куркам. Борынгыларның «Ир бирмәк—жан бирмәк» дип әйткәннәрен син үзен татыдын бит инде, үзем үлсәм дә, кызым әтисе янында булырые. Әле чыкмаган җанда өмет бар, дигәндәй, Алла кушып, терелермен дип тә өметләнәсем килә. Ахирәткәем, әгәр син Нурислам белән, сирәк кенә булса да бергә булгаласан. билләһи газим, ул Ташкинына кире китмәсие, дип уйлыйм.
—Их, Саҗидә, син мине кем дип белден? Әллә инде миннән көнләшеп ятасынмы? Үз акылындамы сон син? Мин сездә еш булам икән. Нурисламың янына түгел, юк вакытларымны бар итеп, сиңа ярдәм итәргә дип керәм. Әгәр дә бу сүзләреңне мине сынар өчен генә булмыйча, чынлап әйтәсең икән, син монын ахырын уйлап карыйсынмы, юкмы? Ахирәтеннән көндәш ясамакчы буласыңмы? Син әле көндәшнең нәрсә икәнен белмисен шул. Көндәш— көндәш инде ул... Менә мин, зур гөнаһ икәнен белсәм дә, көндәшемә еш кына хәтта үлем теләгән чакларым да була. Тели белсән теләк—белмәсәң имгәк, диләр. Аллам Үзе сакласын, газиземә бирмәсен! Әгәр авызыннан тагын мондый сүз чыгарасы булсан, мине бар дип тә белмә! Валлаһи дип әйтәм, бусагаңнан да атлап керәсем юк...
***
Әйе, күп тә үтмәде, Нурислам китте. Хатларын да. ярдәмен дә җибәреп торды үзе. Әнә үлә—менә үлә дип торган Саҗидә дә аякка басып килә. Инде кәҗәсен дә үзе сава башлады Ире дә кайткач, аягы җиргә дә тимәс инде, өзлегеп китүдән Аллам сакласын
Нургали турында Газзәбану ни уйларга да белмәде «Нәрсә булды сон безнекенә? Әллә үз күзтәрем генә тиде инде? Чамасызрак соклана идем шул, бигрәк бер килмәгән җире юк бит Киенеп куйса да, ялангач
калганчы чишенеп ташласа да, карап та туялмый идем үзенә. Күзләремне оятымнан гына читкә алган булырыем. Ходаем, нинди генә гөнаһларым өчен җәзалыйсын икән мине? Мәхәббәтебез дә Саҗидәләрнекенә караганда күпкә көчлерәк тә. хислерәк тә иде бит югыйсә. Дүртебез генә кич утырган чакларда, Нургалинең мине тоташка назлап торуыннан Сажидә бераз көнләшеп тә куя иде шикелле. Ә хәзер мин алардан көнләшеп утырам түгелме соң? Тәүбә- тәүбә, әстәгьфирулла. гөнаһ җыюдан Үзен сакла!»—дип өзгәләнде хатын.
Ире турында берәр хәбәр ишетәсе килсә дә, Нурислам янына керергә хурланды, кимсенде Газзәбану. «Мин кемнән ким, кызлар күк матур чагым Егерме яшемдә генә булсам да, тач Нургалием төсле таза, матур малай үстереп ятам бит әле»,—дип уйлап куйды.
Күрше-күлән дә аны яратып «безнен Газзәбез» дип кенә йөриләр. Ил- күз каршында да яман аты чыкмады. Авылдагы барлык яшь киленнәр арасында ин тыйнак, сабыр, ягымлы булуы белән аерылып тора. Чибәрлеге, эшкә уйганлыгы ягыннан да ана тиңнәр бу тирәдә юктыр, мөгаен. Тик Нургалинең, Газзәбану өстеннән өйләнеп, өч ел буе кайтмый йөрүен авыл халкы да андый алмады. «Шул җүнсезнен коткысына бирелмәгән булса, малай да атасы янында, үзем дә ир канаты астында булырыек. Әнкәй дә миннән көнләшеп, әткәйне таламасые»,—дип, Газзәбану үзе дә иренен читкә китүен Нурисламнан гына күрде.
Әллә әнисенең артык борчылып, үкси-үкси елавы тәэсир иттеме, Хафиз елап уянды. Өйгә килеп кергән Зариф абзый, килене белән оныгының ачыйгыланып елап утыруларын күргәч, ни әйтергә дә белмичә каушап калды. Ана белән баланын бергә үзәк өзгеч елавыннан тетрәнеп, көч-хәл белән генә:
—Бу ни хәл? Ни булды сезгә?—дип кенә сорый алды.
—Күрше Нурислам кайткан, безнеке тагын ю-у-к...
—И-и. балакайларым, шул гынамы? Бөтенләй котымны алдыгыз бит. Әллә ниләр уйлап бетердем. Исән генә булсын, исән йөрсә бер кайтыр, Алла боерса. Йа. Раббым, рәхмәтеңнән ташлама! Барыбызга да күркәм сабырлык бир! Бигрәк тә бу ике балага көтелмәгән шатлыклар индерсәние. Аларны Хозыр Ильяс канаты астында йөртә күр!
Каенатасының бу сүзләреннән бераз тынычлана төшеп, ана да, бала да елаудан туктадылар.
Ул арада, зур гына төргәк күтәреп, каенанасы—Зөлкамал кайтып керде.
—Аллаһынын биргәненә мең шөкер, Нурислам безгә дә күнелле хәбәр алып кайткан Тиздән безнен Нургали дә кайта икән. Хафиз улым, әтиен сиңа тәмле мәмиләр җибәргән. Тизрәк сүтик әле бу төргәкне, хаты да шунын эчендә,—диде Нурислам.
Иренен кире әйләнеп кайтуына өмете киселеп барган Газзәбану өчен моннан да сөенечлерәк хәбәр булырга мөмкинме сон?!.
—Әнкәй җаным, авызыңа бал да май! Кайчан кайтам дигән, төгәл генә әйттеме Нигә Нурислам белән бергә кайтмаган? Шәт, бөтенләйгә кайтадыр инде, име? Бөтенләйгә кайтам дигәнме?
Зариф абзый төргәкне карчыгыннан үз кулларына алды да, күңеле тулудан ахры, сүзен дә әйтә алмыйча, беравык тынып калды. Ниһаять, «Бисмилла» әйтеп төргәкне өстәлгә куйды һәм тегелгән урыннарын килененә сүтәргә д!пъ,,Үзе' яшь тулы күзләрен күрсәтмәс өчен, оныгын кочагына алды. ^ I аззәбанунын бөтен уе-төргәктәге хатны тизрәк табып уку иде. Хафиз, бабасыннан ычкынып китеп, өстәлгә ук менеп утырды.
ИКС такта чәй аРасыннан хатлар да килеп чыкты. Газзәбану читк-апа., НСН күкрәгенә кысып, икенчесен каенатасына сузды. Икесе дә,
кәрәк китеп, хат укырга керештеләр. Ә Зөлкамал карчык, улы Нургалигә
рәхмәтләр укый-укый, бүләк-санак һәм күчтәнәчләрне карый башлады.
— И-и, ки-ле-н, менә сина Нургалиен нинди затлы, матур күлмәк җибәргән, ә мина иллә дә матур шәльяулыгы, бабайга түбәтәй, әллә алтын җепләр белән чигелгән инде, рәхмәт төшкере! Карагыз әле, Хафизына дигәнен аерым төргән, балакаем. Сүз тыңлап альт кайткан Нурисламга да Аллаһынын рәхмәтләре яусын инде.
Газзәбану бу сүзләрнен берсен дә ишетмәде. «Маһирә белән икәү кайтырга булдык. Анын барыгызны да бик күрәсе килә, улым Хафизны бигрәк тә*,—дигән урыннарны укыгач, тораташтай катып калды. Әле генә тулган айдай балкып торган нурлы йөзен, әйтерсен лә, кара болыт каплады. Хатны укып бетерергә дә көче җитмәде. Хат тоткан куллары хәлсезләнеп аска салындылар. Анын сүнеп калган күзләре кинәт уенчык ат белән уйнап утырган Хафизга төште Сабый кулындагы кәнфитен чеметеп каба да, аннары уенчык атын сыйламакчы була. Баласынын шатлыктан балкыган йөзенә дә Газзәбану битараф калды. Тик каенанасының күчтәнәчләрне бүлгәләп: «боларын табынга үзләре кайткач куярбыз. Аллаһы боерса*,—дип әйткән сүзләреннән айнып киткәндәй булды. Бигрәк тә «үзләре кайткач» дип аерата шатланып әйтүе Газзәбанунын йөрәгенә агулы ук булып кадалып, аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды Өч ел буена күнелендә бөялеп торган үпкә-ачулары ташкын булып, тышка ыргылдылар. *
— Их, әнкәй, мине килен итеп төшергәндә синен болай куанып йөргәнеңне бер дә хәтерләмим. Бүген мина үч итеп шулай кыланасындыр инде. Төптәнрәк уйлый алсан, минем дә хәлемә керериен. Син дә бит—ир хатыны. Яшең иллегә җитсә дә, әле әткәй белән бер түшәктә йоклап, миннән көнләшеп маташасын, адәм көлкесе. Әгәр кеше-кара ишетсә, миннән түгел, әнкәй, синнән өмет өзәчәкләр.
Моңарчы әллә һаман хат укып, әллә инде укыганга гына салышып тыныч кына утырган Зариф абзый түзмәде, телгә килде.
—Ки-лен ! Газзәбану! Сабыр, балам, сабыр! Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, гомер кыланмаганны, нишләвен бу? Әнкән сине каршылаганда да шулай ук куанып йөрде, оныткансыңдыр гына. Никадәр кырыс холыклы булса да, кешегә үч итә торган гадәте юк анын. Ул бит ана кеше.. Өч ел буе күрмәгән бердәнбер улы кайта. Ник ике ягына ике хатын утырып кайтмый, аның әлегә анда эше юк. Алты баладан бердәнбер исән калган Нургалие кайта бит.. Ана ксшенен бу шатлыгын күпсенеп утырсан. Аллаһы Тәгалә әллә ни бирер. Тфү-тфү, әйттем исә кайттым Нинди генә хәлдә булсаң да, олы кешегә—иреннең анасына каты бәрелүен бер дә ярый торган эш түгел. Инде җаным, үзең дә әни кеше ләбаса. Аллаһынын биргәненә шөкер. Тик безнең күк сезгә дә бер бала белән генә калырга язмасын. Бер бала—ярты бала. Гомер буе аның өчен ут йотып яшисен
—Үгет-нәсыйхәтен өчен рәхмәт, әткәй Кызыбрак киттем бугай шул. Нишләмәк кирәк, алар кайтып төшкәнче мина Хафизны атып китәргә генә калыр, ахры. Менә хәзер дә янымда ирем булса, син әнкәйне яклаган күк, ул да мине якламый калмасые « Ирле кеше—Идел кичкән», диләр шул. Ә ир какканны мир кага, миңа да әкренләп шулай булыр инде ул,—диде дә Газзәбану, тагын елап җибәрде
— Нәрсә тузга язмаганны сөйләп утырасың, килен?! Беркая да китү юк! Алма күк баланы ятим итәргәме? Бер киселгән икмәкнен кире ябышканы, ай-һай... Бездән ризалык көтмә. Булганына азрак шөкрана да кыла белергә кирәк. Шул Нургали аркасында бит, күпме кеше кырылганда, без егерме беренче ел ачлыгын күрмәдек. Бу юлы да. әнә. никадәр әйберләр җибәргән. Нургалинең безгә дигән хаты бик әйбәт язылган, ике сүзнең берендә Хафиз белән сине сагынуы турында яза. Әйдә, булмаса, карчык, самавырыңны
янартып жибәр, күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчеп алыйк. Хатны да кычкырып укырмын. Газзәбану килен камыр куйсын, син, карчык, аш салып җибәрерсең. Кичкә Нурисламнарны алдырырбыз, боерган булса. Өйлә намазына кадәр күршеләрне үзем чакырып чыгармын.
Газзәбану, елавыннан туктый алмыйча:
—Әйе, сезгә улыгыз кадерлерәк шул, минем хәлемне күз алдына да китереп карамыйсыз: алар парлашып мунчага кереп киткәндә, кичләрен бергәләп йокларга ятканда миңа нишләргә кала? Мона ничек түзәргә кирәк9 Ирен өзелеп сөйгән хатынга бу минутларда йә үзенә кул салырга, йә акылдан шашарга гына кала түгелме соң?..
—Аллам сакласын. Аллам Үзе сакласын!—дип бу сүзләрдән сискәнеп китте Зариф абзый.—Тәүбәгә кил, балакаем! Ходайдан сабырлык сора. Без синең хәлеңне анлыйбыз, килен, аңламаган кая ул! Нишлик сон? Сина түземлек теләүдән башка нәрсә эшли алабыз сон? Безгә үпкәләмә инде, үз балабыздан бер дә ким күрмибез бит сине.
Аннары ике кулын күтәреп, Раббына ялварып дога кылды. «Рабби йәсир вә лә тугассир сәһһил галәйнә, йә Рабби вә тәммим бил-хәйр». (Раббым, бир җиңеллек, бирмә авырлык, безгә уңайлы ит һәм хәере белән тәмамла!)
Нәкъ шул вакытта, кече яктан парларын чыгарып, кайнап торган самавыр күтәреп Зөлкамал килеп чыкты. Ул, бернәрсә булмагандай, ягымлы гына:
—Әйдәгез, барыгыз да табын янына, яна такта чәй, тәмле күчтәнәчләр белән сыйланып алыйк әле. Килен, син әле бүләкләрне дә карамадың бит. —дип Газзәбануга текәлеп карап алды.
— Юк, әнкәй, миндә чәй кайгысы түгел әле. Сез үзегез эчегез, сыйланыгыз... Ә мин Нурислам белән сөйләшеп чыгыйм әле, булмаса.
Үзе тиз генә яшьле күзләрен, битен юды да, чаршау артына кереп өс-башын алыштырды. Яшел төстәге биш куштанлы, билдән өзек итеп тегелгән, гәүдәсенә сыланып кына торган күлмәген киде. Ак батист яулыгын артка чөеп бәйләп куйды. Биленнән дә узып киткән калын толымнарының берсен күкрәк ягына салды. Инде чыгып китәм дигәндә генә Хафиз:
—Әни, мин дә синен белән Тәскиләләлгә келәм,—дип, уенчык атын күкрәгенә кысып, әнисенең кулына килеп ябышты.
—Алайса, сиңа да тәти күлмәгеңне кияргә кирәк,—дип Газзәбану анын да өстен алыштырды. Бу матур манзараны карап торган өлкәннәр куанып, аерата Газзәбанунын тал чыбыгыдай сыгылып торган зифа буена, озын, калын чәч толымнарына, әле генә күргәндәй, сокланып туймадылар. Әмма күңелләренә күпме нур өстәгән, бу илаһи соклану аларны тирән шомга да салды. «Әгәр бу балалар, бая Газзәбану әйткәнчә, бездән китә калсалар, үзләре белән тормышыбызның бөтен ямен алып китәчәкләр бит. Яшәвебезнең бер мәгънәсе дә, бер кызыгы да калмаячак»,—дигән уй Зарифның йөрәген телгәләп алды. Шундый ук хисләр кичерүдәндер ахры, каенанасы да ягымлы гына итеп:
—Балакайларым, зинһар, анда озак юанырга карамагыз, без сездән башка чәйгә утырмыйбыз,—дип тышкы ишеккә кадәр озатып калды үзләрен.
керүгә-06 алльшла яна зур кУРчак тотып утырган Тәскирә Хафиз килеп
—Әтием кайтты, әтием,—дип курчагына күрсәтә-күрсәтә такылдарга кереште.—Менә мина нәлшә алып кайткан, матулмы? Хәзел безнен кәҗәне үлтәләп такмак әйтә алмашшың, без дә шыел алабыз, әти шулай диде, -шыел түгел, сыел диген, сакау!-дип Хафиз кырт кисте.
Әллә инде Тәскирәнен атасы алдында утыруыннан көнләшеп куйдымы, малай үзен үтә төксе тотты. Нурислам, кызын алдыннан төшереп:
—Сөбхәналла, мәшалла! Мин кайтканчы ничек матур булып үсеп куйган безнен «кияү», әле кайчан гына төпсез ыштаннан артын ялтыратып, мүкәләп йөргән малай чичти егет булган бит, әй. Маладис, «кияү»! Кил әле үземә, бер рәхәтләнеп сөйләшик»,—дип Хафизны кочаклап алмакчы булды.
—Мин «кияү» түгел, мин Хафиз Ялуллин!—дип, күрше абыйга горур гына караш ташлап, әнисе артына ук елышты. Өлкәннәр көлешеп куйдылар.
Газзәбану белән күрешкәндә Нурислам элеккечә аңа соклануын яшерә алмады.
—Күрше, ни гажәп, син һаман чибәрләнә генә барасың, күзем тимәсен! Нургалиен күрсәме, валлаһи дип әйтәм, сиңа өръянадан үлеп гашыйк булачак.
Нургали исеме чыгуга, Газзәбанунын күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Моны күреп алган Нурислам, аны бу халәтеннән аралау өчен тиз генә сүз катты:
—Хафиз Ялуллин, мин дә сина бүләк алып кайттым бит. Йәле безнен кәҗә турындагы такмагыңны әйтеп җибәрче!
—Алдан бүләгеңне күлсәт, аннан әйтәм.
Хафизнын бу сүзләреннән сон Тәскирә ашыга-ашыга яңадан әтисенең алдына менеп утырды. Нурислам кесәсеннән бик матур кош килбәтендәге таштан ясалган, матур итеп буялган сыбызгы алып, сызгыртып та җибәрүгә, Хафизның йөзенә кояш чыктымыни. Өлгереп җиткән шомырт төсле чем- кара күзләреннән нурлар чәчеп, сыбызгыга текәлде.
Кәҗә, кәжә, кәжәкәй,
Имиләле бәләкәй Бел чокыл да сөт билми,
Вәйт, уңмаган нәмәкәй,—
дип, кызу-кызу сөйләп тә китте.
—Әти, дөлеш әйтми ул. Безнен кәҗә шөтне, беләшен килшә, ике чокыл билә. Шыбыжгыңны билмә аңа, миңа бил, яме, әти.
Хафиз дәшмәде, коелып төште. Тәскирә: «Алайша үжем әйтәм»,—дип такмакларга тотынды.
Тәшкилә елый икән,
Битен дә юмый икән,
Юалые ул битен,
Кәҗәше билми шөтен.
Хафиз кызга усал караш ташлап:
—Минем дә әти кайтыл әле, мин дә сиңа бел нәлсә билмәм»,—дип елап ук җибәрде. Нурислам тиз генә сыбызгыны аңа сузып:
—Матурым, мин бит аны сиңа дип апкайтгым. Сыбызгы сызгыртып йөрү кызлар эшемени?. Әнә уйнасын курчагы белән. Тиздән синең дә әтиең кайтыр. Кара сиңа нинди матур ат җибәргән. Тагын әллә ниләр апкайтыр әле»,—дип малайны юатмакчы булды. Әмма Хафиз сыбызгы кулына эләгүгә, йөгереп өйдән үк чыгып китте. Чиксез шатлыклар хөкем сөргән бу гаиләдә, малайның күңелендәге фаҗигане аңламадылар да кебек, үзара көлештеләр генә. Тик Газзәбану бу көлүгә кушыла алмады. Киресенчә, ачы күз яшьләре белән елап җибәрүдән чак кына тыелып торды. Саҗидә, ахирәтен юатыр өчен микән:
—Син бит мине, җаным, аякка бастырдык, кеше иттең! Менә күпме
вакытлардан сон бүген, Аллага шөкер, якадан Нурисламыма хатын булу бәхетен татыдым. Менә сина нинди матур атлас күлмәклек, әле тагын озын чуклы ефәк шәл апкайткан. Яле, бөркәнеп күрсәт әле,-дип бүләкләрне анын кулларына салды.
-Кара син боларны. нинди житеаләр. Шул арада инде өлгергәннәрдә! Шатлыгыннан, үзеңә дигән бүләкләрне да мина бирәсен, ахры. Андый вакытта хатын-кызны артык юмарт була диләр иде, әллә дөрес инде...
Сүзгә Нурислам кушылды.
—Юк. Газзә, бу—хас сина дигәннәре. Ал син аларны, минем төсем итеп киярсен. Мәнге онытасыбыз юк изгелекләреңне. Аллаһынын рәхмәте яусын үзенә, барысы өчен дә...
Нурисламнын үзенә якын ук килеп, бигрәк тә: «Барысы өчен дә...» дип, күзенә карап әйткән сүзләреннән Газзәбанунын ике бит уртасы пешкән алма кебек кызарды.
—Рәхмәт инде, тик мин аларны алмасыем. Әгәр мина яхшылык эшлисегез килсә, бәлки, башкача килешербез. Безнеке авылдагы язгы эшләрне дә бөтенләйгә онытты бугай. Бар авыр эш әткәй белән миндә Кайтуны да җыен вакытына гына көйләгәннәр, ай-яй, хитрыйлар да инде... Анда да җыен кунагы булып, парлашып кына кайталар бит, җан көекләре... Гозерем шул, күрше, язгы эш вакытларында безгә әзрәк булыша алсан, бик разый булырыем. Эшләрне бетергәч, Хафизымны алып китәрмен дип торам. Бөтенләйгә дип әйтүем түгел, безнең өйдә, Әсма килен янында, без түгел, анда әтиләр дә артык җанга әйләнеп бара. Нургалиләр киткәч, монда кайтырбыз. Әле ярый әткәй безнең өчен үлеп тора, исән генә булсын инде...
Газзәбану яшь тулы күзләрен Нурисламнан читкә алды.
—И-и, Газзәбану, тукта әле, ташласана бу тузга язмаган сүзләреңне! Мин анысы көчемнән килгәнчә ярдәмемнән ташламам, Ә Нургалинең моңарчы кайта алмавы һич сезне онытканнан түгел. Син дип үлә ул! Сагынуына чыдый алмыйча, инде ничә мәртәбә бөтенесен ташлап китәргә җыенды Анын өстендә шул кадәр күп тауар хәзер. Локман абзый тауарны Кытай, Төркия. тагын әллә кайлардан ала башлады. Череп баеды ул. Бөтен кибетләре өстеннән синен Нургалиеңне хуҗа шикелле тота. Ну башлы да малай булып чыкты ул. Тәки менә дигән итеп алып бара бит шундый зур эшне Дөрес, Локман абзый аны ярты елдан артык тәҗрибәле сәүдәгәрләр кул астында өйрәнчек итеп тә йөртте. Бәк шомарды ул хәзер. Әллә зрәгә генә кияве итте дип беләсеңме? Нургалинең акчасы да күп, сезне үз янына алып китмәкче була. Йорт та белешеп йөри бугай. Мина сер итеп кенә: «Әгәренки әтиләр бик каршы булсалар, авылга кайтып ике катлы өй салам да. беренче катында кибет ачам»,—диде. Ә син, жүләр баш, китәргә җыенгансың. Хәзер нәрсәдер шунда, бөтен дөньясы буталып бетте. Сәүитне сүгеп, алтыннарын яшереп йөргән байлар өр-яңа кибетләр ачалар, туктап калган фабрикларны эшләтә башладылар. Линин да аларны яклый икән. Моны хөкүмәтнең Неп дигән өр-яна политикасы диләр, һич аңламассың...
Иренне Маһирәсе белән кайта дип елап-сыктап йөрмә, анын синнән бер дә артык җире юк. Зур укымышлы дисәләр дә, хатын-кыз—хатын- кыз инде ул. Кәнишне, калфакны кыңгыр салып, жир себерерлек озын күлмәкләр, укалы камзуллар киеп, биек үкчәле бәтинкәләрдә керт-керт басып йөргәч, әллә кем булып күренәдер инде. Кайтсын әле, кайтсын... Синен чибәрлегеңне, кулларында ут уйнатып эшләгәннәренне, атасына охшаган менә дигән малай үстергәнеңне күрсәме, коелып иңәчәк әле ул. Бала табарга яраклы түгел икән дип тә ишеттем әле мин аны. Дөрестерме, юктырмы, бу кадәресен анык кына әйтә алмыйм.
Газзәбану Нурисламның бу сүзләренә бик үк ышанып бетмәсә дә, бераз
тынычлана төште. Чәйгә утырырга никадәр кыстасалар да, каласы итмәде, өенә, үзенекеләр янына ашыкты.
Авыл халкы мәш килә—тиздән жыен. Хатын-кызлар өмә ясап өй юа, мунча яга. Яшьрәкләре яна күлмәк тектерү хәстәрен күрә. Ир-атлар сабанда арган атларын тәрбияләү, тарантас, ат сбруйларын тәртипкә китерү белән мәшгульләр. Хәллерәкләре атларын чабышка әзерли. Карт-коры, бабайлар абзар-кура тирәсен җыештыра, ишегалды, капка төпләрен себерә.
Көрәшчеләр, инде атна буе, сарык шулпасы белән итен ашап, чи йомырка эчеп тәннәренә көч җыя. Малайларның да шөгыльләре күп: исәйгәнрәкләре йөгерешкә әзерләнә. Һәрберсенең хыялында—беренче булып килү, билгеле. Ә кечерәкләре исә җыен иртәсендә, ин алдан торып, йомырка, чикләвек, кәнфит-прәннекләрне күбрәк җыйнау хыялы белән яна. Шуна күрә, чүпрәк капчыкны зуррак итеп тектереп кулларына алганчы, апа-җингинен берсенә дә тынгылык юк. Әниләрен көненә ничә мәртәбә: «Әни җаным, үзен торганда мине уятырга онытма, яме»,—дип, ә кайбер шаянраклары: «Мине үзең уянганчы ук уят, белдеңме»,—дип йөдәтеп бетерәләр.
Инде җыенга бер-ике көн кала, хатын-кыз, нәкъ бәйрәменә хас, бөтен дирбиясын кертеп, татлы чәй ризыклары әзерләү һәм ипи салу мәшәкатьләренә чума. Ул көннәрне хатын-кыз кулында күәстер, җилпучтыр, иләктер, чәй камыры өчен генә тотыла торган агач чиләктер—чиратлашып бии башлыйлар. Ипи күәсләренә аерата эш күбәя. Алар күршеләр арасында чиратка басалар. Һәр йортнын үз күәсе булмавында тирән мәгънә дә ятадыр әле. Гадәттә күәсне юып тормыйлар, өстәвенә ипи салу өчен баш ясарга дип бер тотам әче камырын да калдыралар.
Бу көннәрне мичләр, хәтта икешәр мәртәбә ягыла. Өй эчендәге кызулыктан миләр пешәрлек була. Чәй янына куела торган: балан, эремчек бәлешләре, баллы паштет, кортлы сумсалар, чәкчәк, бавырсак, кош теле шикелле татлы ризыклар өчен бодай онын жиз иләктән генә илиләр. Эченә сары май, сөт өсте, шикәр комы салып, йомырка сытып, сөткә генә басылган камыр, чүпрәсен дә мулрак җибәрсәң, күзгә күренеп кабара башлый. Шул камырдан ясаган татлы ризыклар бала-чаганы мич тирәсенә беркетә дә куя инде. Алардан аңкыган хуш искә өлкәннәрнең дә авыз сулары килгән чакта, балалар ничек түзә алсын. Маңгайларыннан борчак-борчак тирләр тамып торса—тора, әмма, өйдән чыгу юк инде. Әниләре: «йөзләре килә микән? Көеп китә күрмәсеннәр тагы»,—дип мич капкачын ачкалап караган саен, бала-чага да мич авызына ук кереп китәрдәй булып мәш киләләр.
—Әни, әни, әнә почмакта торган бәлеш кызара башлаган бит, анысын алырга да вакыттыр! Әни, дим, печтек кенә бирерсен инде, яме.
—Кунаклар килгәч, кем үзен тәти тота, шуңа иң тәмлеләрен бирермен,— дип әниләре кисәтеп куя....
Әйе, мич ашларыннан аңкыган хуш исләр өйләрдән ишегалларына, хәтта урамнарга кадәр таралды. Әле күптән түгел генә ачлыкнын ачы газапларын кичергән һәм күп кенә газизләрен югалткан авыл халкы күңелендә, ирексездән, авыр хатирәләрен дә кузгатты. «И, җаннарым, бу бәхетле көннәрне сез генә күрә алмыйсыз бит. Инде, газиз Аллам, башка беркайчан да бәндәләреңне ризыксыз калдыра күрмә! Гүр иясе булган газизләребезнен урыннарын җәннәттә кыл!»—дип елашып та алдылар
Жыенга нәкъ әвәлгечә, бөтен шартын үтәргә тырышып әзерләнү, ни генә булса да. Көек халкынын күңел яралары төзәлә башлавын күрсәтә иде. Узган елның мул укышларыннан, ниһаять, халыкның тамагы туйды, өсте бөтенәйде Шатлык өстенә шатлык булып быел да, чәчүне тәмамлауга.
ике көн пәггән талгьш гына, җиргә тәмам сеңдереп, җылы янгыр явып 1 Әйтерсен ла. табигать үткән елларда бөтен яшеллекне кәйлереп бетергән корылыгы белән, ач үлем җибәргәне өчен гафу үтенә, хатасын төзәтә лшгасен Өстәвенә, кояшлы янгыр вакытында күк йөзендә акияти салават күторе сузылды. Урамнар бала-чага белән тулды. Ачармын чыр- яуларыннан һәм:
Янгыр яу. яу. яу.
Тәти кашык базарда. Тәмле ботка казанда,—
дип сикерә-сикерә такмаклауларыннан авыл шау итеп торды. Бу матур манзарага карап сокланмаган кеше калмагандыр. Ә картлар, боларнын барысын да. быелгы унышнын мул булачагына юрады.
Җыен көне якынайган саен. Газзәбануның күңелендәге кара шом да үскәннән-үсә барды.
Нургалиләрнең кайтып төшүләре нәкъ егетләрнең бүләк җыю көненә туры килүе дә аның эчен пошырды.
Яшь хатын
Нургалинең яшь хатыны белән кайту хәбәре бөтен авылга таралды. Яше- карты. бары да Газзәбануны кызганды.
Шәригать нигезендә ирләрнен ике-өч хатын белән торуы гадәти хәл саналса да. Көектә хәзерге Фарук мулланың бабасыннан башка, берәүнең дә ике хатынлы булуын хәтерләмиләр. Күрше-тирә авылларда да мондый гаиләләр булмаган. Ил өстендә алтынчы елын хакимлек итүче совет хөкүмәте шәригать кануннарын катгый тыйган бер чакта. Нургалинең бу кыланмышын аңлый алмый йөдәделәр. «Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала. дигәндәй, безнең егет тә артык баеп киткән, ахры».—дип сөйләнделәр. Шулай да бу хәбәрне, фәкыйрьлеге аркасында вакытында өйләнә алмый калган, инде менә ике ел авыл советы рәисе урындыгын биләгән Фатыйх үзенчә кабул итте. Нургалинең Ташкентта өйләнүен ишетүгә, элек тә күзе төшеп йөргән Газзәбануга өметләнә башлаган иде. Инде авылга парлашып кайтасыларын да ишеткәч. Газзә түзмәс, аерылыр дип уйлады. «Әгәренки шулай килеп чыга калса, балалы дип тә тормасыем»,—дип хыяллана ук башлады.
Газзәбану каенатасының Нургалиләрне каршы алу мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килгәненә гел битараф калды.
—Килен, үзенә мәгълүм, тегеләрне каршыларга мин Хафизны да алып бармакчыем Нурислам: «Баланы да азаплама, үзен дә хафаланып йөрмә Мин генә барыйм.—ди. Син нәрсә әйтерсен икән?—дигән соравына да илтифатсыз гына:
—Ярар, дөресен генә әйткәндә. Хафизны башта ук жибәрәсем килмәгәнне,—диде. Ул арада, ялт итеп. Нурислам үзе дә кереп житте.
—Йә. күрше, ничек? Килештегезме?
—Ярый, без риза, Аллага тапшырдык.
—Бик әйбәт, поезд иртәнге бишкә килеп җитә. Мина сәгать дүртләрдән дә калмый кузгалырга туры киләчәк. Кичтән үк кирәк-яракларны хәстәрләп куясы булыр.
Ирләр өйдән чыгып китүгә. Зөлкамал сак кына:
—Газзәбану, балакаем, карале, кичә безнең күршеләр тарантаска салына торган ястыкларына яңа матур тыш киерткәннәр икән. Син дә үз ястыгына
теге зур чәчәкле яна теккән тышлыгынны киертеп куймыйсынмы сон? Жыенга барганда да шуны салырыегыз. Аннары, дуга кыңгыравын бераз ялтыратып, кызыл тасма белән бәйләп тә куйсагыз, матуррак булырые, дим. Бая Сәгыйдәләргә кергәнием, килене Мәрфуга, безнеке төсле үк жиз кыңгырауларын ялтыратып утыра. Шакларкаттым, самавырлары төсле ялык-йолык килеп тора. Иллә дә унган булып чыкты бу киленнәре,—дип сүз куертып алды.
—И-и, әнкәй, малаең үзе генә кайтасы булса, ниләр генә эшләмәсием. Кушканны гына эшли торган кешемени мин? Ничек бер дә сизмисен сон с-и-н? Менә инде ничә көн йокым йокы, ашым аш, эшем эш түгел. Эчләрем тулы ут. Болай да бит, мунчаны ю диден, юдым, аларга йокларга ак келәтне ю диден, анысын да юдым. Инде аларны каршы алырга үземнен бирнә ястык-җәймәләремне әзерләп куярга кушасынмы? Дәшмәгән саен, килен кеше—ким кеше, дип басымчак итүенме? Каенана булдым дигәч тә... Бу баланы рәнжетмәгәем дип тә уйлый алмыйсың бит, ичмаса...
Килененең бу сүзләреннән сон Зөлкамал бераз уңайсызланып куйса да, сиздермәскә тырышты.
—Газзәбану, кызым,—диде ул сак кына,—баянак Саҗидә сине үзләренә кереп чыксын әле, дигәние. Нәрсәгә икәнен әйтмәде әйтүен, көтәрмен диде. Бар әле, кереп чык булмаса. Калган эшләрне әткәң белән бергәләп эшләп бетерербез, Аллаһы боерса. Син борчыла күрмә, яме,—дип, аннары килененең аркасыннан назлап кына сыйпап та куйды.
Килене белән бу сөйләшүнең зурга китмичә тыныч кына тәмамлануыннан, аны картының да ишетми калуыннан Зөлкамал бик разый иде.
Саҗидәнең борчылган йөзен, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен күргәч, Газзәбану сискәнеп китте.
—Ахирәткәем, ни булды? Әллә тагын авырып киттеңме?
—Ю-у-к, авырмыйм анысы, шөкер. Тик Нурисламга шигем бар, менә шул бөтен тынычлыгымны алды. Кичәдән бирле җанымны кая куярга белми изаланам. «Нургалиләрне үзем каршы алырга барам», —дип ашкынып йөрүләрен күрсәң... Зариф абзый үзе бармакчые бит, нигә дип безнекенә куштыгыз? Мөгаен, аның икесе генә сөйләшә торган яшерен сере бардыр.
—Китчәле, юкка үз башынны да, кеше башын да катырмачы. Шикләнмә дә... Сер сөйләшер өчен әллә монда җаен тапмасларыемы?
—И-и, җаным, ул гынамы сон... Кичә көтү куганда түбәноч Майҗамал:
«Саҗидә, карәле, Ташкинда синең Нурисламыңның да хатыны бар икән дип сөйлиләр. Бел аны, йоклап ятма! Нәрсә генә булса да, бүтән анда җибәрә күрмә үзен. Тәки, Газзәбану шикелле, иреннән колак катырсын. Газзәне әйтәм, гүзәлләрнең гүзәле булып та утырып калды, ә синен саулыгың да ташка үлчим генә бит әле»,—ди, күзен дә йоммый
—Ә син шул ыштырбитнен сүзенә ышандыңмы? Аны бит авылда гайбәт капчыгы дип кенә йөртәләр. Кеше котыртып йөргәнче, үзен генә белсәче! Инде без белгәне генә дә, ничә тапкыр иргә чыгып карады. Берсе белән дә тора алмады бит. Тапкан котыртыр кеше, әҗәтканә! Төкереп кенә бир шул гайбәтче сүзенә...
—Гайбәтче Майҗамал сүзенә төкереп тә тормасыем әле, Нурислам үзе, инде ике төн рәттән «Зөмәрә» дип саташа башлады. Үз тавышына үзе уянып китә дә, соңыннан йоклый алмыйча изалана. Сораша башласаң, дәшми, йоклаганга салыша.
—И ахирәткәем, тагы ниләр уйлап табарсың икән инде? Үлем көтеп яткан чакларыңны бик тиз оныттын әле син, җаным. Барына шөкрана кылып.
иренне назлап, үзендә назланып кына яшисе урынга... Ярый, «Зөмәрә»дигәне дә булган ди. Үпкән-кочкан, жилгә очкан. Ирен бит әле әллә кайда түгел, үз янында лабаса. Тазарып киткәнеңә куанып, нишләргә белми йөри, Тәскирә кызым дип үлеп тора. Менә минем хәлгә тарысан, нишләриен икән син?!
—Синен хәленне анламый дип беләсеңме әллә мине? Анлыйм, бик анлыйм, жаным. ярдәм генә итә алмыйм. Әйе, үз хәсрәтен таулар кадәр булгач, минеке сина тары бөртеге күк кенәдер инде...
' —Хәтта тары бөртеге кадәр дә түгел. Юкка мокчынып үз-үзенне бетермә Мина да чыгарга кирәк. Үз борчуларым да баштин ашкан, бүген әнкәй белән дә чүт эләгешеп китмәдек. Ярый, Хак Тәгалә саклады тагы. Сүз бозау имезә дигәндәй, ахшамга сонга калабыз түгелме сон? Укы намазыңны, ихлас күнел белән телә теләкләреңне. Аллаһы Тәгаләбезгә сыен!—дип Гәззәбану чыгып китмәкче булды.
—Теләгенә алай гына ирешеп булсае ла. Син менә намазыңны да калдырмыйсын, теләкләрнең дә ниндиен генә теләмисендер. .. Алайса нигә сон Аллаһы Тәгалә сина кайгы өстенә кайгы сала?
—Бар икән Инде Аллаһы Тәгаләгә дә тел тидерә башладыңмы? Әстәгьфирулла, тәүбә, әйттем исә кайттым диген. Акылына кил, Саҗидә,- дип шактый ачуланып, ишекне каты ябып чыгып китсә дә, күңеленнән нидер сизенгәндәй, ахирәтен кызганып та куйды.
Ничек сизенмәсен ди... Ахирәте урын өстендә ятканда Нурисламның үзе тирәсендә йотардай булып йөргәннәре әле дә булса күз алдында бит. «Нургали дә Маһирә янында шулай кылана микән? Аларныкы алай гына да булмагандыр әле, югыйсә, никахлашуга кадәр үк барып житмәсләрие. И, Раббым! Нигә шулкадәр түземсез итеп яраттын ул ир затларыңны? Ә хатын- кызны гел хәсрәт-кайгы өчен генә яраткансың, ахры»,—дип ихтыярсыз авыр сулап куйды. Соңыннан бу уйларын, иблис вәсвәсәседер дип, бер Алласыннан үзен ярлыкавын сорап, ахшам намазына ашыкты.
Бу төнне Зарифлар йортында кайсы гына тынычлап йоклый алды икән0 Хәер, кочагына сеңеп йоклаган сабый әнисенен кайнар күз яшьләреннән мендәр тышынын лычма булуын сизмәде дә...
Июньнен ин матур иртәсе. Тирә-якта иксез-чиксез басу-кырлар... Табигатьнең шушы матурлыгына, сафлыгына сокланып, талпына-талпына мәдхия җырлаган тургайлар тавышы күңелләрне сихри наз белән күмә. Һәр тарафтагы иртәнге саф һава сулышларны иркенәйтә, бөтен җанны иркәли.
Йомшак ястыкка терәлеп, сиртмәле тарантаста тирбәлә-тирбәлә, шушы илаһи матурлыкка тан калып, тыныч кына барасы да барасы гына бит инде Нурисламга. Аллага шөкер! Саҗидәсе дә терелде, кызы да матур гына үсеп килә, сыердан да уңдылар... Юк, юк шул, барыбер нидер җитми шикелле, нигәдер жаны тынгысыз... Бара-бара да: «Алда нинди хәбәр көтә мине? Әллә сөенеч, әллә. . Аллам сакласын!»—дип уйлап куя.
Малкай да нидер сизенәме, югыйсә, һич куаламый да бит үзен, ә ул гел юыртып бара. Бәлки, яшь хуҗасын каршы алырга барганын ул да сизенәдер.
Поезд килергә ярты сәгать кала, ул инде станцада иде.
Дустынын күз карашыннан икесе генә сөйләшер сүзе булганын шунда ук анлады Нурислам.
—Маһирә, без теге куаклар артын карап килик әле, кайтасы юлыбыз шактый ерак, бәлки бездән сон үзен дә барып килерсең,—дип Нургалине ияртеп, кызу-кызу китеп бардылар. Бераз китүгә, тәмам түземлеге беткән Нурислам болай дип сорады:
—Зөмәрәне күрә алдынмы? Ни хәле бар? Бу арада гел төшемә керә Нишләптер, бик начар күрәм. Тәмам борчуга салды әле ул мине, —диде
—Тыс-с-с, әкренрәк, Маһирә ишетмәсен, ул берни дә белми... Ә сина борчылыр урын юк. Ул Казаннан килгән бер татар кызын фатирына керткән. Шул кыздан яздырып, сина хат жибәрде. Хәзер Зөмәрән безнеңчә әйбәт кенә сукалый да башлаган.
—Әллә сезгә үзе килдеме?
—Юк. мин үзем бардым. «Бик авырайдым инде, сонгы көннәремне йөрим. Игез булсалар, ни хәл итәрмен, куркып торам»,— ди. Чыннан да, корсагы артык зур күренде. Без юлда көннәрне бәбәйләмәгән булса инде. Төшләреңә дә шуна керми микән?—дип. Нургали кесәсеннән хатны алып бирде.
—Монда гына укып бетерә алмассың, бик калын күренә. Озакласак. Маһирә дә шикләнә башлар. Кайткач, аулакта иркенләп укырсың. Кара аны, сак бул! Саҗидәңә эләксә, утлы табада биетер, Аллам сакласын..
Нурислам бераз тынычланып киткән кебек булса да, авылга тизрәк кайтып җитәргә ашкынып, Чаптарны гел куа башлады. Куенындагы калын хат анын үзен дә чыбыркылап куа кебек. Юк-юкта хат салынган кесәсен капшап куя. Андагы билгесезлектән туган уйлар Нурисламны әллә кайлардагы Үзбәкстанга, Зөмәрәсе янына алып китте. Саҗидәсенең терелүенә өмете киселгән чакларда, ул аны авылга алып кайтып никах укытырбыз да, шунда яшәп калырбыз дип уйлаган вакытлары да булмады түгел. Зөмәрәсе дә аннан калмас өчен Көеккә кенә түгел, дөнья читенә китәргә дә разый иде. Нурисламның еш кайтуларына да күбрәк Зөмәрәнен: «Алай-болай була калса, безгә рәнҗеп китә күрмәсен, ризалыгын алып калырга тырыш»,—дигән киңәшләре ярдәм итте. Авылга дигән күчтәнәч һәм бүләкләрне дә Зөмәрә үзе туплап җибәрә иде. Хәтта Нурислам исеменнән акча да жибәргәләде. Мондый вакытларда ул бер Алласыннан, кылган гөнаһларын ярлыкавын сорап, сәдәкам булсын дип. багышлап куя торган булды. Бу мәрхәмәтле жилнен каян искәнен Саҗидә белмәде, билгеле
—Их. Нурислам, белсәң иде син Хафизымны ничек сагынганымны! Мин киткәндә орчык күк кенә малай иде, үскәндер инде. Синдә кыз, миндә егет—кодалар булып китмәгәек әле...
—Бирсен Ходай! Улына нинди бүләк апкайтасын сон?
—Кечкенә гармун алдык, дус кеше.
—Үзен шикелле гармунчы итәм дисен инде, име,—дип Нурислам ничектер, үзе дә сизмәстән, артка борылып карады. Маһирәнең Нургали куенына тәмам сеңеп бетеп утырганын күреп, кисәк кенә авылда боларны көтүдән җанын кая куярга белми, ут йотып йөргән Газзәбану күз алдына килде. Нурисламның ачуы чыгыпмы, әллә көнләшеп тә инде, ачы итеп сызгырып, каты гына дилбегәсен тартып җибәрүе булды. Чаптар кисәк ыргылып чабарга тотынды. Мондый кискен хәрәкәттән, артка сөрлегеп киткән Маһирә ризасызлык белгерде.
— Нигә шул кадәр куасын, Нурислам9 Атын үз җаена гына атласын әле. Сезнең якларның шушы гүзәллеген тагын кайчан күрәм мин? Зинһар, ашыкмыйк! Тургайлар җырын озаклабрак тыңлыйсым килә,—диде
—Ярар, алай озаклап тынласын килгәч, тыңла инде, рәхәтлән! Ә мин, әнә теге, бездән артта калган артышлар арасына барып килим әле...—дип, Нурислам атны туктатып, дилбегәне дустына бирде дә, элдертте генә.
—Әллә бәвелен тота алмый инде?—дип Маһирә көлеп калды.
Нурислам артышлар арасында сузылып ятып, хатны йотлыга-йотлыга укыды. Аны үзендә саклый алмаячагын аңлап, юк иткәнче сүзен-сүзгә күңеленә салып калдырасы килеп, кат-кат укыды. Инде вак-вак кисәкләргә
ертып бетергәч тә, хатнын сонгы юллары күз алдыннан китмәде.
«Нурислам бәгърем!
Бу'хатым сина килеп кергәндә, мин инде, Аллаһы кушса, котылган булырмын. Син Нургали биргән адрес белән Казанга барып, точнысын белерсен. шуннан мина хат та язарсын. Нургали артыннан хат җибәрергә әмәлен таба күр яме Аларнын кайтканын иңде хәзерлән үк түземсезлек белән көтә башладым Малай тапсам, Ислам дип. кыз булса, Исламия дип исем кушарга уйлыйм Син ничек теләрмен, язып җибәр. Игез генә булмасалар ярарые, бик куркам. Бала бераз исәя төшкәч, Казанга барырга хыялланам. Шунда күрешериек, Аллаһы боерса. «Сагынганда айга кара, мин дә айга карармын. Күз нурларын айга төшсә, шуннан эзләп табармын». Хуш, Нурисламым. Үлеп сагынып, бер күрергә зар-интизар Зөмәрән».
Иртәнге намаздан сон ук мунча ягып җибәрделәр. Газзәбану җәһәт кенә су китерде. Аннары Нургалиләрнең кайтып җитү вакытларын чамалап, өстен-башын алыштырырга кереште. Ире җибәргән затлы күлмәген кулына алса да, никтер, киясе итмәде. Гәүдәсенә бик килешле итеп тегелгән бәби итәкле җете ал сатин күлмәген киде. Ал ефәк җепләр белән баш-башын үзе чиккән ак батист яулыгын артка чөеп бәйләп куйды. Калын чәч толымнарына көмеш чулпыларын такты. Аякларына тән төсле юка фильдеперс оекларын һәм баскан саен шыгырдап тора торган, куе кызыл күннән тегелгән каймалы башмакларын киде.
Зариф абзый килененә, каш астыннан гына, күз салып:
«Сөбханалла, мәшалла! Ходаем биреп тә караган инде гүзәллекне! Кара син. һәр атлаганы саен ымсындырып торырлык тулы төз балтырлары гына да кайсы ирне әсир итмәс. Яман күзләрдән Үзен сакла, бер үк! Инде бу балага көндәш сабырлыгын да бирсәние, бер Аллам!»—дип уйлап куйды Шунда ук, «Бөтен авылына бер дигән, сөеп туймаслык хатынын оныттырып улыбызны үзенә карата алган Маһирәсе нинди зат икән? Шул кадәр зур байнын укымышлы бердәнбер кызы авылга, җитмәсә, көндәш өстенә кайтсын әле... Бар икән кыюлык, тәвәккәллек. Аллага тапшырдык»,—дип уйлап, үзенен һәрчак укый торган догасын кабатлады. —«Рабби йәсир вә лә тугассир сәһһил галәйнә. йә Рабби вә тәммим бил хәер».
Авыл башыннан ук ишетелгән үз кыңгырауларының чынлавын беренче булып, капка төбендә басып торган Хафиз ишетте.
—Бабай, бабай, кайталал, тизләк чыгыгыз!—дип сикергәләргә дә тотынды. Зариф абзый «Бисмиллә»сен әйтеп, зур капканы киереп ачып җибәрде Үзе урам якка чыгып бер кулы белән Хафизны җитәкләде. Икенче кулын каш өстенә куеп, күзләрен Нургалиләр кайтасы якка төбәде. Киленен дә үз янына чакырды. Тик Газзәбану урам ягына чыкмыйча гына каршы як капка баганасы янында тукталып калды...
Менә, ниһаять, атлар капкага якынлашты. Газзәбанунын күзе ин элек Нургалигә төште. «Абау җаным, танымаслык булып үзгәргән түгелме сон?» Әллә аркасын бик төз тотып утыргангамы, өстәвенә баш киеме дә әллә нинди биек булгангамы, әллә янында рәттән утырган хатын-кыз кечкенәрәк гәүдәле идеме, ире аңа гаҗәеп озын буйлы булып күренде.
Газзәбанунын бу көннәрдә рәтләп йоклый алмавыннан болай да төссез-ләнебрәк калган йөзе акбурдай агарып китте. Тез буыннары хәлсезләнеп, күз аллары караңгыланып әлҗе-мелҗе килде. Ярый әле, капкага терәлеп баскан икән. Нурисламның: «Тр-р-р, Чаптар!»—дигән тавышы да колагына тонык кына булып ишетелде.
Һәрвакыт ачык капкадан кереп китәргә ияләнгән ат урам якта ук
туктатылуына разый булмады, ахры. Башын югары күтәреп кешнәп жнбәрде Алгы ун аягы белән берничә мәртәбә, җирне каезлагандай, кискен хәрәкәтләр ясады Аннары, башын чайкый-чайкый тыпырдап, бөтен гәүдәсен биетеп торды. Күзен аттан алалмый карап торган Хафиз:
—Бабай, калале, кала инде безнен Чаптал мина биеп күлсәтә иеме? Әллә теге мыеклы абый минем әтиме? Ә янындагы апай кем икән ул? Баш өстенә әллә нәлсә куйган?—дип Маһирәнең калфагына төртеп күрсәтте.
Ул арада Нургали тарантастан очып төштемени...
—Әссәләәмүгаләйкүм. әти, исән-имин торасызмы0—дип колачларын җәеп килә башлауга, Хафиз ятсындымы шунда, бабасыннан ычкынып әнисе янына йөгерде.
Өч ел буе күрешмәгән, сагынулары хәттин ашкан ата белән угыл кочаклашып күрештеләр. Күңелләр тулышты, күзләре дымланды... Газзәбану, ниһаять, үзен кулга алды. Күз карашы, ихтыярсыз, тарантаска төште. Маһирә әле һаман шунда утыра. Нурислам белән нидер сөйләшәләр. Газзәбанунын нәфрәт тулы уклы күзләре көндәшенә текәлде. Анын буйга үзеннән күпкә кайтыш булырга тиешлеген һәм йөзе-төсе белән дә үзеннән артык түгеллеген чамалап алды. Шөкер, азга гына булса да тынычланып киткәндәй булды. Шулчак Нургалиенең елмаеп үзенә таба атлап килгәнен күрде:
—Улым, менә бу кеше синен әтиең була инде, күреш үзе белән,—дип Хафизны, аркасыннан йомшак кына этеп, әтисенә каршы атлатасы итте —Юк-ла, ул минем әтигә тамчы да охшамаган, анын киемнәле дә әтиләлнеке төсле түгел..—дип, Хафиз баскан җиреннән кузгалырга да уйламады. Әтисенен тәмам түземлеге төкәнеп:
—Улым, бәгърем! Менә син нинди матур, зур булып үскәнсен Кил әле, балакаем, мин бит сине үлеп сагындым,—дип Хафизны күтәреп алып, күкрәгенә кысты һәм шашып-шашып үбә башлады. «Күрәсеңме син» дигәндәй, Газзәбану тагын көндәшенә төбәлде. Тарантас тирәсендәге бала- чаганын күплеген күреп исе китте. Кайчан шулай җыелып өлгергәннәр диген, әллә гел көтеп торганнар инде? Күрше-күлән дә капка төпләренә чыгып баскан Тагы ни күрсен:
«Каенатасы Маһирәгә тарантастан төшәргә булышып маташа түгелме соң? Бар икән, нәрсә дип ялагайлана инде шуңа, җитмәсә күпме күзләр карап торганда Монда кадәр кайткач, үзе дә төшәрие әле»,—дип каенатасына да үпкәләп куйды ул.
Улы белән мәш килгән иренә дә, күңелендәге ин авыр сорауларга җавап таба алмаммы дигәндәй, сөзеп-сөзеп карап алды. Өстендәге затлы постаудан, тезләренә кадәр озын итеп тегелгән, ябык якалы чем-кара казакие, тирән эчле биек баш киеме (фәс), аягындагы ялтырап торган читек-кәвешләре һәм нәкъ байларныкы сыман җибәргән купшы мыеклары—бары да Нургалине танымаслык итеп үзгәрткән. Үзен тотышы, хәтта аяк атлаулары да ят булып күренде. Нургали улын кулында кысып тоткан килеш икенче кулы белән хатынының иңнәреннән кочып алды. Әмма, аннан килгән нәзакәтле хушбуй исе дә, үзен тартыныбрак тотуы да ят иде. Маһирәсе карап торгангамы, Нургали, чыннан да, элеккечә бөтен күңеле белән ачылып китә алмады Газзәбану, иренен бу анлаешсыз халәтеннән гасабиланып:
—Нәрсә булды сиңа, хәзер мин нишләргә тиеш0 Баланы да ятим . —дип. башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, кайнар күз яшьләренә тыгылып, әтисе кулында утырган улына капланды Нургали тиз генә баланы җиргә бастырды. Күңелендәге бар җылылыгын салырга тырышып, сөеклесен юатмакчы булды Әмма сон иде инде Анын йөзе буйлап гөрләвектәй аккан күз яшьләрен туктатырга, ай-һай. кемнен генә көче җиткән булыр иде икән Ул бу хәлендә көндәше белән йөзгә-йөз очрашырга теләмәде
Тиз генә ире кулыннан ычкынып, йөгереп диярлек өйгә кереп китте. Газзәбану артыннан ишетелеп калган көмеш чулпыларның чынлавы Маһирә колагында, үзәк өзгеч мон булып, озак, бик озак сакланды. Ул Нургалигә ияреп авылга кайтуына үкенеп тә куймады микән әле.
Газзәбану үзеннән сон ишек алдында ниләр булганын: каенанасының улы белән елап күрешкәннәрен, икенче киленен мөлаем елмаеп каршылавын- берсен дә күрмәде. Чаршау артындагы мендәренә капланып: «Юк, юк, ул инде минеке түгел, башканыкы—Маһирәнеке... Ә мин, жүләр, нәрсә дип монда калдым сон? Шушы ачы газапларны күреп яшь түгәр өченме .»—дип өзгәләнеп елады да елады.
Көндәшенең дә тиз генә өйгә керергә аягы тартмады бугай. Моны башкалар да сизде булса кирәк, ишегалдында озаграк юану жаен карадылар.
Өйгә башлап кергән Зариф абзый килененең елаудан туктап бераз тынычлана төшкәнен күргәч:
-Рәхмәт, балакаем! Зинһар, сабыр бул, тешеңне кысып булса да түзәргә кара, сынатма... Бары да узар, Аллаһы боерса!—дип килене ягында булуын сиздерәсе килде. Өйалдыннан Зөлкамалның «Әйдәгез, балалар, өйгә керегез!—дигән тавышын ишетүгә, Газзәбану тиз генә кече якка узды.
Маһирә сап-сары итеп юылган баскыч такталарын, өйалды сайгакларын күрүгә гаҗәпкә калып, соклануын яшерә алмады. Зөлкамал олы килененең кече якта икәнен белеп, аңа ишеттерерлек итеп:
—Ий, безнен Газзәбануның кулы тисәме.. Аның бар эшләгән эше шулай көлеп тора, Аллага шөкер. Әле анын пешергән ризыкларын ашап карасагыз, телләрегезне йотарсыз,—дип, олы килененең дә күнелен
күтәрергә тырышты.
Өйгә керүгә, Маһирәнең күзе тәрәзә төпләре тулы гөлләргә төште.
—Гөлләрегездә гөлләрегез, ниндиләре генә юк: ак, ал, кызыл чәчәкләргә төрелгән яраннар, кына, тамчы гөл, ислегөл, тагы, тагы әллә нинди мин белмәгән гөлләр дә бар икән , —дип, ян тәрәзәгә таба атлады.
—Апай, менә бу гөлне әклен генә каккалап куйсан, злә дә тәмле ис чыга, әни гел шулай итә. Минем әни үстелә алалны, ул алал белән сөйләшә дә әле. Су сибәлгә әнигә мин дә булышам,—дип Хафиз ислегөлне йомшак кына каккалап күрсәтте. Чыннан да гөлнең хуш исе бөтен өйгә таралды.
Маһирә ишетелер-ишетелмәс кенә:
—Матурым, әниен кайда соң синен?—дип сорап куйды.
—Кечкенә якта. Ул сине такта ялыгыннан калады да калады, әби югында...
Баланын кычкырып әйткән бу җавабыннан, көндәшләр бик уңайсыз хәлдә калып, нишләргә дә белмәделәр. Берсе—нигә бу сорауны биргәненә, икенчесе бала алдында ярыктан көндәшен күзәткәненә үкенеп бетә алмады. Болай да күзгә-күз очрашудан куркып торган көндәшләрнең хәле тагын да авырайды.
Кинәт кенә:
—Әнкәй, утырышып беттегезме инде? Бәлешне чыгарам,—дип һич көтмәгәндә Газзәбануның тыныч кына дәшүеннән барысы да жинел сулап куйды. Зөлкамал тиз генә һәр кеше турысына кашыклар таратып чыкты. Маһирә үзенә тигән агач кашыкны әйләндергәләп карый башлауга, чулпылар чынлавын ишетеп, сагаеп калды. Бәлеш күтәреп чыккан Газзәбануны һәм аның илаһи гүзәллеген күреп каушап та китте шикелле. Кулындагы кашыгын кая куярга белмәгәндәй аптырады, җитмәсә, аны ялгыш идәнгә үк төшереп җибәрде. Үткер күзле Зариф абзый яшь килененең бу халәтен анлап, тиз генә «Бисмиллә»сен әйтеп, кулына пычак алды. Бәлешне түгәрәкләп кисеп, табындашлар санынча өлешләргә бүлеп чьпсты. Пары чыгып торган кайнар бәлештән, авыздан сулар китерерлек искиткеч тәмле ис бөтен өйгә аңкыды.
Һәммәсенен дә күзе Зариф абзыйда... Көтәләр. Шулчак Маһирә иренен атасына үтә дә охшаш булуын һәм икесенен дә бөтен яктан килгән, матур кешеләр икәнлеген күреп, кабат сокланды Жәһәт кенә Хафизга да күз салды «И-и, бабасы белән әтисенен бала чакларын күрәсен килсә, шушы малайга гына карарга кирәктер»,—дигән уй белән иелеп. Хафизнын маңгаеннан үбеп алды. «Менә син нинди бәхетле икәнсен »— дигәндәй, көндәшенә карап куйганын сизми дә калды.
Күзләр очрашты.. Күз уклары чагышудан очкыннар чәчрәмәсә дә, бу мизгелдә эчләрендә нинди ялкыннар дөрләп киткәнен көндәшләр үзләре генә белгәндер...
Зариф абзый янә,«Бисмиллә*сен әйтеп, бәлештән авыз итте дә:
—Бик тәмле булган! Хафиз улым, теленне тотып аша, яме. йә ялгыш йотып жибәрерсен,—дип шаяртып, башкаларны да бәлешкә җитешергә чакырды. Барысы да тәмләп ашарга кереште, тик Маһирә генә сәерсенебрәк нидер көткәндәй утырды. Нургали ана ярдәмгә килеп:
—Әни, бәлешне салырга тәлинкәләр бирсәң әйбәт булырые,—диде.
—Ии, улым, бәлешне кем инде тәлинкәгә салып ашый, булмаганны. Бәлешне ничек ашаганнарыңны әллә оныткансың да инде. Кайнар көе, тәмләп кенә ашагыз әле. үзебезчә.
Маһирә нәрсә сон әле үземне сынатып утырам дигәндәй, кашыгын тутырып алып, кабуы булды, авызын кулы белән каплап «Һыы-Һ-Һы*— дип, ыһылдарга тотынмасынмы?.. Йота да алмый, кире чыгарырга да унайсыз. Житмәсә, яннарында утырган Хафиз көлә-көлә:
—Өлеп кабалал аны, өлеп. Өлеп капсан авыз пешми ул. Менә мина калап аша син, ашыкма,—димәсенме!
Нургали Газзәбануга кырыс кына караш ташлап:
—Чыгар инде бер тәлинкә,—диде.
—Юк, мәшәкатьләнмәгез, зинһар! Хәзер ничек ашарга икәнен белдем инде. Өлеп кабалга киләк икән бит, әле ярый Хафиз өйләтте,—дип, барын да көлдереп, Маһирә үзенен уңайсыз хәлдә калганын җиңеләйтә төште.
Тик көндәш-көндәш инде: «Шул кирәк сина. Нургали белән дә шулай авызын пешсә шәп булырые!»—дип уйлап куйды Газзәбану.
—Чыннан да, бәлеш бигрәк тәмле булган. Хафиз да булышкан, ахры, юкса, бабан әйтмешли, телләреңне үк йотарлык булмас иде бу Туа- тумыштан мондый тәмле бәлеш ашаганым юк иде әле минем,—дип. Маһирә сүзен дәвам итте.
—Ю-у-к, син нәлсә? Бәлеш пешелеп йөлелгә мин бит ил кеше... Бабайга булышам мин. Бабай «Ялый әле, улым, син булгансың, ату нишләлием,— ди —Әйе бит, бабай?
Улынын бу сүзеннән Нургали уңайсызланып китте шикелле. Әмма Хафизнын үзен тотышына, акыллы, матур итеп сөйләшә белүенә сокланып туялмады. Алдына алып, күкрәгенә кысып-кысып сөясе килде. Тик нигә бу омтылышына ирек бирмәде сон әле ул? Нигә тыелып калды?.. Юкса Газзәбануы да ничек куанган булыр иде бит.
—Сез үзегездә бәлеш пешермисезме әллә?—дип сорасы итте Зөлкамал.
—Әтиебез күбрәк вак бәлеш белән өчпочмак ярата. Бәлеш сирәк була. Бездә күбрәк манты пешерәләр
— Манты дигәне ниндиерәк була? Безгә дә пешереп ашатырсың әле, Аллаһы боерса. Аннары синнән без дә өйрәнеп калырбыз,—димәсенме Зөлкамал Гомерендә ризык пешерүнең ни икәнен дә белмәгән Маһирә:
— Манты казаныгыз бармы сон? Анын бит үзенең махсус казаны була,— дип пешереп күрсәтү мәшәкатеннән оста гына котылды.
Инде бәлешнең төбенә чират җиткәндә генә урамнан җыр. гармун
тавышлары ишетелде. Зариф абзый ян тәрәзәләрне ачып җибәрде. Якынаеп килүче егетләрне күреп:
—Жыен өчен бүләк җыючылар бу, бүген бигрәк иртәләгәннәр. Ах, шайтаннар, туры безгә киләләр бит болар... Сез кайтасын ишеткәч, бөтен авыл шау купты, кәнишне. Улым, әзрәк хәстәрләнебрәк кайта белдегезме сон?
—Бер дә борчылма, әти, сынатмабыз...—дип, Нургали Маһирәгә күз кысып алды. Маһирәсе дә, матур итеп елмаеп, иренә шулай ук күзен кысып җавап бирде. Боларнын һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Газзәбану: «Кыланмышларына тагын күпме чыдарга кирәк. Ташкиннарына тизрәк олаксалар, ичмаса, күзләрем күрмәсие»,—дип, эчтән сызды.
Ул арада йөгәннәре тәңкәләр һәм шөлдерләр белән бизәлгән, дугаларына җиз кыңгыраулар таккан һәм ике яклап кызыл башлы сөлгеләр аскан атлар ян тәрәзә каршына килеп туктадылар. Җиз кыңгыраулар вә шөлдерләр чыңлавына кушылган тальян моны, егетләрнең җыр сузулары, аларга ияреп атларның да пошкыргалап куюлары Маһирәне тәмам әсир итте. Ул үзен, хәтта кайда икәнлеген дә онытып, гаҗәеп матур яңгырашлы музыка дөньясына килеп эләккәндәй хис итте. Бу һич көтелмәгән гүзәл манзараны күзләре белән дә күрәсе килеп, ашкынып, тәрәзә каршына килеп басты. Аны күреп алган егетләр, бер-берсе белән нәрсәдер пышылдашып алдылар да, шунда ук такмаклы җыр башладылар:
Зариф абзыйның йортына Кунаклар кайткан диләр.
Монда чыгып безгә дә Бәлки сәлам бирерләр.
Без алай да итәбез,
Без болай да итәбез.
Жыен батырларына дип Сездән бүләк көтәбез.
Безгә сөлге дә ярый,
Безгә яулык та ярый.
Әгәр бирәм дисәгез.
Чиккән күлмәк тә ярый.
Яшь килен дә кайткан диләр.
Бүләге дә бар диләр.
Бүләкләрен алмыйча,
Барыбер китмибез диләр.
Вәйт, шилмалар! Бигрәк иртәләгәннәр, бәлеш төбен тынычлап ашарга да бирмәделәр, шайтаннар. Кара син аларны, җыру да чыгарып өлгергәннәр бит. Анысына Сәгыйрь малае Хәниф мачтыр диләр. Ул инде төнәген үк мина. «Зариф абзый, быел бүләкне яшь киленегез бирер, әйтеп куегыз үзенә»,—дип лыкылдап торганые аны...
Маһирә тиз генә бүләкләр салынган чемоданнан җыенга дигәннәрен альт, Нургалигә топырды Урамга чыгуга, егетләр Нургалине сырып алдылар. Бүләкләрне күреп исләре китте: кайсы тел шартлата, кайсы сызгырып җибәрә, кайсы: «Вәйт, ичмасам бу бүләк, һай, рәхмәт яугырлары, яшь киленкәебездә юмарт икән . •>,-дип сөйләнделәр. Яшь киленкәй дигәннәренең Газзәбану апаларыннан өч-дүрт яшькә өлкәнрәк икәнен каян белсен алар...
Батыр калучыга миннән куен сәгате, ә менә бу бүләк-тальян гармун
Маһирәнен әтисе Локман абзыйдан, ә менә монысы — яшел атлас күлмәклек—Маһирә апагыздан. Ат чабышында беренче килгән егетнен сөйгәненә булыр,—дип Нургали бүләкләрне Хәнифкә тапшырды. Бүләк тальянны кулына алуга, Хәниф аны:
—Менә ичмасам бу гармун тек гармун!—дип, башта әйләндерә-әйләндерә карады, телләренә баскалап тавышын тынлады. Аннары башын кыңгыр салып, уйнап та җибәрде. Барысы да бик канәгать калды. Тик капка төбен сырып алган бала-чага, берсен-берсе этә-төртә, һәркайсы алгарак чыгарга тырышып:
—Яшь килен апай безгә дә күчтәнәч бирер әле,—дип чыр-чу килә башладылар.
—Аз гына сабыр итегез! Улым, бар, киленгә әйт әле, алып чыксын күчтәнәч кәнфитләрен, шунсыз китмәсләр бу тишек борыннар,— дип, Зариф абзый чак тынычландырды үзләрен.
Бала күнелен күрү—Маһирәнең аерата яраткан шөгыле. Менә бүген дә, балаларның кәнфит алгандагы канәгать йөзләренә багып, үзе дә сабыйларча куанды. Әмма үз артыннан сипкелле генә бер малайнын:
—Яшь килен апайның кәнфите тәмле—тәмлесен... Тик үзе әллә кем түгел бугай,—дип әйткәнен ишетеп, күңеле кителсә дә, сиздермәде, ишетмәмешкә салышты.
Чәйләр эчкәч, Зөлкамал:
—Улым, атаң мунчаны карап чыкты. Эссе салып исләрен дә чыгарып бетерде, миллеген дә пешереп куйды. Ә мин сөлге, җәймәләр керттем, өйалды колгасында булыр. Беренче мунчага юл кешеләре сез керегез. Сездән соң атагыз керер. Жомга намазына кадәр чистарынып өлгерсәгез әйбәт булыр,—диде.
Нургали авызын ачып өлгергәнче Маһирә тыныч кына:
—Беренче мунчага, Нургали, син Газзәбану белән кер инде,—дип әле Нургалигә, әле көндәшенә карап алды. Һич тә моны көтмәгән Газзәбану Маһирәгә ягымлы гына күз ташлап, «йә, син ни әйтерсең?», дигәндәй, Нургалигә текәлде. Ә анысы сүзсез генә, мыек астыннан елмаеп, җәһәт кенә Газзәбануны әйдәкләп очар коштай булып, ишеккә юнәлде Алар артыннан Хафиз:
—Әни, әни, дим, мин дә синең белән келәм,—дип кузгалуга бабасы: —Юк, без синең белән икәү керербез, яме. Минем арканы синнән дә шәп ышкучы юк бит, улым. Ә хәзер Чаптарны таллыкка су буена альт төшик, аның да эчәсе киләдер,—дип, оныгын үзенә ияртте. Апарга бик теләп, әби дә кушылды. Ишегалдына чыгу белән бабай, бакча башындагы мунчага таба серле генә ым кагып, эче тулып ашкан куанычын карчыгына сиздерәсе итте. Зөлкамалы да: —Аллаһым ярдәм итсен! Берүк ярдәм итә күрсен!—дип, бәхетле елмаеп, картынын шатлыгын уртаклашырга ашыкты
Маһирә үзен никадәр тыныч тотарга тырышса да. булдыра алмады бичара. Күңелендәге көнчелек галәмәте ташкын булып, бөтен җанын биләп алды. Нургалиенең үзенә күз дә төшермичә, Газзәбану ы белән шатланышып ишектән чыгып китүләре бәгырен телгәләде. Бу минутларда ул Нургалигә рәнҗеп тә куймады микән әле. Бала чагыннан ук чикләнмәгән иркешгектә, үтә дә иркә булып, гел үзе теләгәнчә генә яшәргә күнеккән Маһирә беренче мәртәбә үзен кимсетелгән кебек тойды. Нургали белән Газзәбанунын мунчада кылынырга мөмкин булган бөтен назлы гамәлләре бер-бер артлы күз алдына килде Жәһәт кенә тәрәзәгә борылып, күзенә мөлдерәп тулган кайнар яшьләрен тыя алмыйча, тын гына елап җибәрде
Зөлкамал өйгә керүгә, тәрәзә янагына сөялеп, боегып торган Маһирәнең сулыгып киткән йөзен күреп:
—Маһирә, кызым, өйлә намазына кадәр ак келәткә чыгып бераз ятып, ял итеп алмыйсынмы?—дип сорады.
—Әйбәт булыр иде, озак юлдан хәйран арылган,—дип, Маһирә риза
булды.
«Балакайларым мунчадан чыкканда күз көеге булып утырмасын әле»,- дип уйлап, үз тапкырлыгына үзе куанып, яшь киленен ак келәткә озатты Зөлкамал.
Саҗидәнең төше
Ул көнне гаҗәеп бер төш күреп уянды Саҗидә. Үтә дә ачык, нәкъ өндәгечә иде ул төш. Янәшәсендә изрәп йоклап яткан җанкисәген шәйләп алмаган булса, төшен өненнән аера алмыйча шактый иләс-миләс килеп яткан булыр иде әле. Болай да төшендәге бөтен вөҗүден яулап алган шатлык хисләреннән тиз генә аерылырга теләми иде ул. Иренә текәлеп: «Өнемдәге хыялларым матур төш булып кереп, куанычым күңелем касәсеннән мөлдерәмә ташып торган чакта ничек әле син, җаныкаем, таралып йоклап ятасың?—дип пышылдады. Әле ул гынамы—Нурисламының ирененнән бик тәмләп бер үбеп тә куймасынмы. Ә тегесе сискәнеп киткәндәй:
—Нишләвең бу тагы? Торырга иртәдер бит әле?—диде дә, дорфа гына икенче ягына борылып ятты. Күр инде бу хәлне...
«И-и, бәгырь кисәгемдер шул! Каян килде әле сина мондый кыюлык0 Рәхмәт төшкере!»—дип хатынын үбеп аласы да, кайнар кочагына гына саласы бит инде югыйсә... Нишләмәк кирәк, иренен бер генә хатын-кыз да гафу итә алмый торган битарафлыгыннан Саҗидә гарьләнеп куйды куюын. Әмма, ни генә булса да, иртән күргән сихри төше тәэсиреннән бөтен җанын биләп алган шатлык хисләре күпкә көчлерәк иде шул. Ул, берни дә булмагандай, сабыр гына:
—Әйе, торырга иртәрәк әле, таң атып кына килә. Әле генә күргән төшемнән уянып китмәгән булсам, нәкъ силен шикелле үк мин дә изрәп йокларыем. Иллә дә матур төш, Нурислам. Әйбәткә булыр, Аллаһы боерса! Тыңласаң, хәзер үк сөйлимче үзенә. Сөйләмичә генә йоклап китсәм, онытылыр дип куркам,—диде.
—Әйдә, сөйләсән сөйлә инде, барыбер йокымны ачып бетерден,—дип, Нурислам теләр-теләмәс кенә хатынына таба борылды.
Нигәдер тынгысыз иде ул... Кичтән дә озак кына йоклап китә алмыйча гаҗизләнде. Саҗидәнең мона әлләни исе китмәде шикелле. Иртәгә иртүк яшь кәләше белән Нургалине ничек каршы алачагын уйлыйдыр, дип юрады.
—Тынла, яме; имеш, син кайтышка дип Тәскирә белән бергә коймак пешерәбез икән, дим. Коймакларның күплеге, мин сина әйтим: өстәлдә дә, мич алдында да, тәрәзә төпләрендә дә гел коймак. Ашап туйгысыз тәмлеләр дә икән әле үзләре. Ә син кайтмыйсын да кайтмыйсың. Тәскирә балакаем, «шуынып бетәләл инде»,—дип борчыла ук башлады. Шулвакыт ишегебез үзеннән-үзе ачылып китте дә, кояштай балкып, яна гына туган бозау күтәреп, син килеп кердең. «Менә, сезгә нинди матур бозау апкайттым»,— дисең икән. Чыннан да аның куе кызгылт тиресе ялык-йолык килеп тора, маңгаенда ярымайга охшаган ап-ак кашкасы да бар. Ә син, көлә-көлә. «Сыерыбыз минем күңелне күреп, безгә үгез бозау бүләк иткән. Өйдә ир затыннан бер үзем бит. Нурисламга иптәш булсын дигәндер инде», дисен.
Тавык төшенә тары керә дигәндәй, сыерның бозаулар вакыты җитә дип
борчылып йөргәнгә кергәндер бу төш, мөгаен. Инде төштә күргән төсле бозаулы булуга да ирешсәк, Ходай кушып, Гайзелбәнат әбигә сәдака кертерием,—дип, Саҗидә төшен сөйләп бетерде.
—Әнисе, бу төш сиңа тикмәгә генә кермәгәндер, әллә чыннан да сыерыбыз бозаулап ята микән?—диде дә, Нурислам абзарга ашыкты. Озак көттерми генә: «Шөкер, бары да әйбәт, сыерыбыз абзарны тутырып тыныч кына күшәп ята. Шәт, тиздән бозаулап та куяр, Аллаһы боерса,—дип шатланып кереп тә җитте. Ташкентта акча эшләп кайтмаган булсам, сыер турында хыяллана да алмас идек бит,—дип, җәһәт кенә Саҗидәсе янына, юрган эченә чумды. Бу минутларда алар икесе дә бик бәхетле иде. Ә йокы дигәннәре алардан мөмкин кадәр ераккарак качу ягын карады.
Иртүк ирен озатып җибәрүгә, Саҗидә төшен юратырга кемне генә табасы икән дип уйлана башлады. Газзәбануга кереп булмый да булмый инде, анын үз хәле хәл. Иң кулае Гыйззелбәнаттә булыр дип, бары ике өй аркылы гына япа-ялгызы яшәп яткан күршесенә йөгерде. Керә-керешкә үк аны ишегалдында очратып, күргән төшен бәйнә-бәйнә сөйләп тә бирде.
—И-и, күрше, бик матур төш кергән бит үзенә. Юрарга керешкәнче тәһарәтемне яңартып алыйм, булмаса. Төшләрне тәһарәтсез китеш юрарга ярамый, ди торгание минем каенанам, урыны җәннәттә булсын! Син өйгә керә тор, яме,—дип, баскыч төбендәге елкылдап торган җиз комганын алып абзарга таба юнәлде.
Ул арада, бу өч кенә тәрәзәле кечкенә генә өйнең бар җиренә күз салырга өлгерде Саҗидә һәм мондагы илаһи пөхтәлеккә, чисталыкка хәйран калды Тәрәзәләрендә кашагалы ап-ак пәрдәләр, тәрәзә араларына эленгән кызыл башлы сөлгеләр, өстәлендә сөлгеләренә охшаш итеп сугылган киндер ашъяулык. Бөтен өйгә нурлар сибеп өстәлдә утырган зур жиз самавыр Түр сәке өстендә ак сарык йоныннан басылган калын киез келәм җәелгән. Өйнен бер почмагында сыек кына зәнгәрсу төс биреп акшарланган мич Әйтәм җирле Гыйззелбәнаттәнең миче бер дә саргаймый, акшарына синке кушадыр, мөгаен... Мич авызы ягына кыр чәчәкләре рәсеме төшкән яшел сатин чаршау корылган. Чаршавы да тәрәзә пәрдәләре шикелле бөреп тегелгән кашагалы. Ян тәрәзәдән төшкән кояш нурлары чаршаудагы чәчәкләргә жан өргән диярсең. Хәгга алар җил белән чайкалып-чайкалып та куялар шикелле. Гүя өйнен шушы почмагыннан, әйтерсең лә, чәчәкле алан башланып китә. Саҗидәнең шул аланга кереп, зәнгәр күккә карап хыялланып ятасы килеп китте. Ихтыярсыз шунда таба атлый ук башлады. Әмма идәнгә күзе төшүгә тукталып калды. Гәрәбәдәй сап-сары сайгакларга басарга кыймады булса кирәк. Ишек яңагына сөялеп, җанына ләззәт биргән шушы өйнең эчен, бөтен барлыгы белән яңадан күзеннән үткәрде Саҗидә. Монда хәтта кояшның да иң якты, иң шаян нурлары гына төшә торгандыр, мөгаен. Әнә, тәрәзә каршындагы балан яфраклары аша үтеп, алар өй диварларына, идән сайгакларына челтәрле бизәкләр ясап уйныйлар. Өстәлдә утырган мәгърур самавыр, ишек өстендәге пыяла астына кысалап эленгән «Аятелкөрси», кучкардагы лампаның үтә чиста пыяласы—бу шаян нурларны үзләренә җыялар да, шунда кечкенә кояшчыклар ясап балкыйлар...
Ишек ачылуга Саҗидә айнып киткәндәй булды
—И-и-и, Гыйззелбәнат апай җаным, синең шикелле үз өендә оҗмах ясап, аның ботен җирен матурлыкка төреп яшәүче тагын кем бар икән безнең авылда? Һәр әйбереңнән әллә нинди сихри нур бөркелә. Моннан, билләһи дип әйтәм, чыгып та китәсе килми!
—Үземнең дә алай тиз генә чыгарып җибәрәсем килми әле сине. Төшеңне генә юрыйк та, җыен көнне күрше-күлән, таныш-белешләр, бала-чага керсә дип пешереп куйган бавырсак, кортлы сумсаларым белән
тәмләп чәй әчербез. Ясаган кортлы маем да бик тәмле чыкты бу юлы. Ә менә, мин ялгыз карчыкнын күнелен күреп, өемне мактап әйткән җылы сүзләрен белән күнелем күкләренә ай-кояшлар индерден, Саҗидә, керләр чайкый сай җирдә... дип җырлап җибәрерлек итген бит. әи. Аллаһының рәхмәтләре яусын сиңа күршекәем! Тәненә саулык, җанына тынычлык бирсен Ходаем.
Тешенә килгәндә, минемчә, сыерыгыз шушы көннәрдә хәвеф-хәтәрсез генә бозаулар, боерган булса. Нәкъ син күргәнчә: анын төсе дә кызгылт, үзе үгез бозау да булыр дип тәгаенләп кенә әйтә алмыйм. Әмма Нурисламның шулкадәр шатланып йортыгызга яшь тере хайван күтәреп керүе үзегезгә зур дәүләт киләчәген сиздерә шикелле, барысы да Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Бирәм дисәме...
—Амин, шулай гына була күрсен! Авызына бал да май, күршекәем! Ә менә мин, Гыйззелбанәттәй, башкачарак юраганыем. Бәлки ул тормышка ашмас хыялым гынадыр... Бозавы инде анын, билгеле, бозау көтеп йөргәнгә кергәндер. Әйтәләр бит, тавык төшенә тары кергән, чүпли-чүпли арып беткән, дип. Бигрәк тә, Нурисламның «үземә иптәшкә бер ир заты булсын»—диюен... Мин әйтәм, тәмам тазарып, янадан балага уза башлармын микән әллә? Алла кушып, шулай була калса, арада берәрсенен малай булып куюы да бик ихтимал бит... Монарчы мине гаепләп җаныма тимәсә дә, ир баласы булмаганга кимсенеп йөри икән бит. жаныкаем...
Соңгы вакытта үземдә бер сәер үзгәреш тә сизә башладым бит әле. Әйтергә дә оят, хәтта, ярый. ярый, әйтәм инде алайса, зинһар өчен, гаеп итә күрмә. Ни хикмәттер, Нурисламым белән бергә буласым гына килеп тора башладым бит, ләгыйн. Ничек анлатырга да белмим инде... Ә ул бер ни сизми, гырлый-гырлый йоклавын белә. Тикмәгә генә түгелдер бу, Гыйззелбәнаттәй, җаным. Тәскирәмә узар алдыннан да нәкъ шулай булганыем...
Син менә, «Киләчәктә зур дәүләтле булырсыз»,—дип юрадын. Бәлки ул дәүләт—алда туачак балаларымдыр, кем белгән? Алардан да зур байлык тагы нәрсә булырга мөмкин? Их, иллә-мәгәр, Аллаһынын рәхмәте белән, шулай килеп чыкса, сарыгымның бер бәрәнен эһ тә итмичә сәдакага багышларыем. Гыйзелбәнатгәй җаным, әйдәле, авырсынмыйча гына эчемне үзенчә баскалап карале. Ә бәлки... йә, йә инде, зинһар өчен бүлдерми генә тыңла инде гозеремне...
— Карап-карап торам да, тагын бер карап куям дигәндәй, син чыннан да бик каты үзгәргәнсең бит, күрше, хәерлегә булсын,—диде Гыйззелбәнат. Әмма сәкедә балкып яткан Саҗидәнең өмет тулы мөлдерәмә күзләрен күргәч, хәтта каушап китте. Ничек итеп, «Өметләнмә, син кичергән авырудан сон, мин белгән бер генә хатын-кызнын да балага узганы һәм аны җитлектереп таба алганы юк әле»,—дип әйтә алсын? Шулай да, җайлап кына: «Ниемә дип бу кадәр алгысынасын сон әле син, ә? Инде шушы язмышына да риза булмасан... Аллам сакласын... Әле кайчан гына үлем көтеп яткан вакытларыңны оныттыңмыни? Аннары, төннәрен үз җанында шундый күркәм халәт туа башлаган икән, нигә дип ана шулкадәр сәерсенәсең әле син? Бу бит бик табигый хәл һәм ул синен тәмам тазарып, тулы канлы булып яши башлавыннын бәхете ачылу дигән сүз. Иреннән бер дә оялып торасын юк. Алар аны ничек кенә яраталар әле, җанкисәгем. Күпме хатын-кыз шушы бәхеттән мәхрүм, беләсеңме син шуны? Менә ни өчен кайбер ирләр: «Минем хатын әллә нинди шунда. . тәне дә салкын, жаны да салкын—ята шунда... бүрәнә дә бүрәнә, ул да бүрәнә...—дип читтән кайнар кочак эзли башлыйлар. Ә синен Нурисламын бөтенләй башка, үзенә ярый алмаган чакларында да ташламады бит ул сине. Тазара гына күрсен
дип нинди генә җимешләр ташымады, акчасыннан да өзмәде. Әнә, ахирәтен Газзәбануга карап, азрак гыйбрәт алыр иден, ичмасам. Бар булганына шөкер ит тә: «И, бер Аллаһым, тигезлегемнән, саулыгымнан аерма. Үзен сөеп биргән бердән-бер балама бәхет бир, дип телә. Юк белән үзеңне дә, иренне дә борчыма»,—дип үгетләп тә карады Гыйззелбәнат. Вәләкин файдасыз... Саҗидә, киресенчә, күңелсезләнә генә барды. «Үзенне дә. иренне дә, мине дә юк белән борчыма»,—дигән сүзләрдән соң бөтенләй коелып төште. Күз яшьләрен түгеп елый ук башлады.
—Үзен бигрәк тиз үпкәлисен инде, акыллым. Ярар, ярар, әйдә, карап карыйм булмаса, тик бик тыныч ят, эчеңне катырма, яме»,—дип эшкә керешкән булды. Ә башында бер генә, фәкать бер генә уй бөтерелде. Юк, бөтен вөҗүден көйдереп алырлык хакыйкатьне ачып, кабат сүндерергә ярамый бу баланы. Шушы көтеп алынган Жыен бәйрәме көннәрендә генә булса да, балкып йөрсен әле. Авыруыннан сон аякка басып китсә дә, ике ел буена пыскып яткан күмер төсле генә яшәде бит ул, көйрәп тә китә алмый, сүнеп тә бетми. Шөкер, уянып килә икән ләбаса... Җитмәсә, бүген яшь кәләшен ияртеп, дуслары—Нургали дә кайта. Ташкенттан кайткан әрсез кәләш алдында күңелсезләнеп йөреп, ничу сынатырга...
—И, и, күрше, тикмәгә генә ымсынып йөрмисен ахры син. Менә бу төшеңдә нидер тоям бит тоям!—дигән булды.—«Аллаһынын кодрәте киндер, җитенне әйләндерсә киндер»,—дип әйтергә ярата иде картым. Урыны жәннәтнен түрендә булгыры. Тик, караны, беркемгә дә әйтәсе булма, хәтта Нурисламына да. Алдан кычкырган күкенен башы ярыла,—дигәнне беләсеңме? Яман күзләрдән, яман телләрдән Аллам сакласын! Мондый вакытында хатын-кызга үгә дә күз тиючән була, ишетсен колагың! Вакыты җиткәч, үзем әйтермен. Сабыр гына көт, балакаем. Җыеннар үтеп, Нургалиләрне озаткач, бер иркен арада, тагын бер карармын, Аллаһы боерса.
Бу сүзләрдән сон Саҗидә сикереп торды да, Гыйззелбәнатның кулларын үбә-үбә болай диде:
—Чын, коеп куйган духтыр бит син! Мине үлемнән йолып алучы да син булдын бит, рәхмәт төшкере! Әллә нинди гыйлемлекләрен бар бит, каян килә алар сиңа, Гыйззелбәнаттәй җаным? Менә хәзер дә нәкъ мин көткәнне әйттең дә бирдең бит! Бая әйткән сәдакам сина булыр, боерган булса! И-и, бу тормыш дигәннәре, иркенләп, рәхәтләнеп бер утырган да юк. Үзен турында да никтер берни сөйләмисен. Газзә белән безнен шикелле, төп бу авылныкы түгел икәнеңне ишеткәнем бар-барын. Шуннан кала, берни дә белмим
—Әйе, мин дә сезнең шикелле үк, бу авылга килен булып төшкән кыз,—диде дә, тормышындагы хәтта сөйләргә дә ярамый торган фаҗигале вакыйгалары исенә төшеп, авыр сулап куйды Гыйззелбәнат —Ярар, икенче бер вакыт сөйләрмен әле, ә хәзер чәй әзерлик,—диде
Кая инде ул чәйләп утыру Саҗидәгә. Очар коштай булып өенә атылды Капкадан керә-керешкә Тәскирәсе разбой салып:
—Әни, әни, дим, нишләп, кайда йөлишен син9 Кайттылал, күлми калашын бит инде. Әйдә тижеләк бул инде
—Сабыемдыр шул, ул кунакларны мина бик күрсәтәсең киләмени сон? Ә минем, беләсен килсә, алардан бигрәк әтиеңне күрәсем килә. Әтиеңне күралдынмы сон9 Кайда калды әле үзе?
— Кайда капшын, шунда. Теге матул апай, кунак апай янында утылып тола. И-и. әни, шин ул апайның үжен күлшәнме Ә кигән киемнәлен күлшән.. Хафижнын әтише дә безнен авылдагы әтиләл төшле түгел икән ул. Үҗе матул, үже әллә кем төшле шунда. Әйтеп тә. шәйләп тә булмый...
—Кунак апайны ошаттын инде алайса, име9
—Әйе, әни, Хафишнын әтише кунакка әнә нинди матул апай апкайткан. И-и, анда шундый күнелле. малайлал, кызлал... бетенеше кунаклалны калый Бежнен әти нишләп үже генә кайтты икән ул?
Сабыйнын бу соравына Сажидә эченнән генә: «Аллага шөкер!»—дип уйласа да, түзмәде, көлемсерәп куйды:
—Нигә кәләшең шин, әни, ә? Мина ышанмашан үжен кел дә кала,—дип иреннәрен турсайтып, үпкәсен белдерде Тәскирә.
—Йә, үпкәләмә инде, сина ышанмыйча кемгә ышаныйм сон мин. Шулай да, анда кереп йөрмәскә булдым әле. Син тизрәк әтиенне алып чыга алсан, бик шәп булырие. «Коймаклар суына, әни безне көтә, борчыла»,—диген яме. Бар, кызым, бар... Ә мин тиз генә коймакларны пешерә башлыйм.
Күп тә үтмәде, алар, аталы кызлы көлешә-көлешә, җитәкләшеп кайтып та керделәр. Әтиләре бик серле генә елмаеп:
—Әнисе, коймакларын шуынамыни шон?—дип Саҗидәгә күз кысып алды.
—Анысын суынса да җылытып булырые әле, ә менә сине көтә-көтә коймак пешерүче үзе суынып китсә, анысын ничек жылытырсын икән?
—Шәт, без дә аптырап калмабыз, Саҗидә. Аулак кына бер җирдә кер чайкарбыз сай җирдә...
—Кел чайкалга мин дә балам, мин дә балам,—дип ашыга-ашыга Тәскирә дә сүзгә кушылды. Өчесе дә дөньяларын онытып, бик рәхәтләнеп көлештеләр аннары.
Җомга намазы
Ул көнне Жомга намазына килүчеләр шул кадәр күп булды ки, мәчетнең эче генә түгел, хәгга алгы ягында да халык шыгрым тулы. Мәхәлләдәгеләрдән тыш, читтән җыенга килгән кунаклар да бик теләп катнашты бу намазга. Җитмештән үтеп баручы, гаять зур мәгълүматле, Көектә генә түгел, тирә- күрше авыл халкынын да хөрмәтен казанган Фарук мулла вәкарь белән генә михрабка үгге. Җомга намазына килүче бихисап халыкның балкып торган йөхзәрен күреп: «Сүбхааналла, бәәракалла! Әлхәмдүлиллаһ! Бу шатлыклы көннәрне дә безләргә, Синен каршына баш иеп килүчеләргә, насыйп әйләден бер Аллам, шөкер! Моннан сон да рәхмәтеңнән берүк ташлама! Кабат ачлык михнәтләрен күрсәтмә!»—диде.
Намаз халкы аны дәррәү «А-ми-ин» дип җөпләп куйды. Бу намазга яшьләрнең һәм ата-бабага ияреп, бәйрәмчә киенгән сабыйларның күпләп килүләре Фарук мулланы аерата куандырды. Алгы рәттә Зариф абзый белән үтә дә затлы киемнәрдән Нургали, алар уртасында ифрат та горур кыяфәттә басып торучы Хафиз—өч буын... булдымы.. Янә дә алар янында туксан яшьләрдәге Сәгыйрь абзый, аның улы—җитмешләр тирәсендәге Кадыйр, анын да—иллеләргә җитеп килүче улы Сабир, һәм Сабирнын улы—яшь егет Заһир—болары дүрт буын. Дүрт буын!.. «Шөкер, Аллаһы Тәгаләм юлындагы кырык елларга сузылган хезмәтләрем бушка китмәгән икән»,—дигән уй белән рухланып, мулла абзый быелгы җомга вәгазен аеруча тәэсирле итеп башкарды . Ошбу илаһи вәгазьдән сон укылган намаз да гадәти генә булмады шикелле. Анын үтәдән-үтә ихлас укылуы өлкәнрәкләрнең яшь тулы мөлдерәмә күзләрендә бик ачык чагыла иде.
Намаз артыннан ачлыктан үлгән барлык әрвахларның рухларына багышлап озаклап дога кылдылар. Мулла абзыйның ачлыктан тилмереп үлгән авылдашлары рухына дигән бу изге догасын, бүген беренче мәртәбә, һәрберсенең тулы исемен атап багышлавы да халыкка нык тәэсир итте. Чөнки мәрхүмнәрнең саны бихисап иде шул... шаккатырсын, хәзрәт ник
берсен онытып калдырсын! Анын хәтер байлыгына, зиһененен зирәклегенә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Ә анын гомере буе авылдагы һәр үлемне көне-сәгате белән калын дәфтәренә генә түгел, күнел дәфтәренә дә яза барганын монарчы күпләр абайламагандыр да.
Халык тарала башлагач, Фарук мулла Зариф абзыйларга, сөйләшәсе сүз барлыгын белдереп, калырга кушты. Сөйләшү вакытында Хафизнын булмавын теләде. Хәл-әхвәл сорашканнан сон ул Нургалинен Ташкентта укыткан никахы белән кызыксынуын белдерде.
—Моннан өч ел элек без синен читтә кабат никахлашуын турында ишеттек. Инде менә яшь хатыныңны авылга да алып кайткансың икән. Анда өйләнүен ничегрәк килеп чыкты сон, Нургали улым?—дип мәхәлләнең аерата үзе никахлаган һәр кешесе өчен Аллаһы Тәгалә каршында үзенен гаять жаваплы булуын искәртеп сорау арты сорау яудырды хәзрәт.
—Кабат өйләнеп куюым, мулла абзый, үзем өчен дә көтелмәгәнрәк хәл булды ул. Бу турыда әтинен дә бик беләсе килә. Әгәр рөхсәт итсәгез, өйләнү тарихымны, сезгә яхшырак аңлашылсын өчен, тулырак итеп сөйләми булмастыр, мөгаен.
Хуҗабыз—Локман абзый эшли башлаган көннәремнән үк нигәдер бик якын итте мине. Өйләренә дә чакыргалый башлады. Маһирәне беренче мәртәбә күрүем дә шунда булды. Ул Петербурда гимназиядә укыган, зур гыйлемле, акыллы кыз. Ташкентта акушерлар әзерли торган техникумда урыс телен укыта икән. Әтисе кушкач, мине дә укыта башлады бу. Аннан сон Локман абзый үзе дә, сәүдә буенча зур белгечләр чакырып, мина дәресләр бирдертте. Барысы да «сәләтле егет тә сәләтле егет, монда өмет бар »—дип мактый тордылар. Мина аларда, кайвакытларда кунып та калырга туры килгәләде. Менә шулай бер-беребезгә гел ияләшә башлаганбыздыр инде. Локман абзыйның хатыны Җиһан апа да мина «улым» дип кенә дәшә торган булды. Алардагы ашау-эчүне әйтеп тә торасы юк—бер дә галәмәт. Баштарак оялыбрак торсам да, сонарак кыюланып та киттем бугай. Без, укымаган авыл малайлары, нәрсә беләбез инде, Маһирә мине тора-бара әкренләп кайда, ни вакытларда үзеңне ничек тотарга, ничек киенергә, хәтта ничек сөйләшергә кирәклеген дә өйрәтүне үз өстенә алды. Үзенә «Маһирә туташ» дип дәшергә кушты.
Шулай беркөнне, мин боларга килеп керсәм, Маһирә пианино дигән уен коралында уйнап, җырлап утыра. Озын, бик тә озын вә моңлы кой. әллә нишләп киттем. Җырлавыннан туктамаса гына ярарые дип. сиздермичә генә, якынрак килеп тыңлый башладым. Йөрәкләрне телгәләп, күздән яшьләр агыза торган, үзәк өзгеч җыр...
Төн уртасы җиткәч тә, бер кыз елый, Зөлхиҗҗә,
Яшь гомерем заяга, ай, үтә, дип Зөлхиҗҗә.
Бөтенләй көтмәгәндә җыр өзелде. Йа Ходаем, ни күрәм... Маһирә кулларына капланып, нигәдер елый ук башлады. Мина, ничек сиздермичә кергән булсам, шулай ук чыгып та китәргә кирәккәндер бал ки. Ә мин. дурали:—Маһирә туташ, сина ни булды?—дип аның иңнәренә кагылганымны сизми дә калдым. Ул сискәнеп башын күгәрде дә, ишетелер-ишетелмәс кенә:
—Нигә син монда? Җырымны да ишеттеңме?—дип мина таба борылды Әмма елавыннан туктый алмыйча, күз яшьләренә чыланып беткән йөзе белән, күкрәгемә капланды. Ә мин нишләргә дә белмим, каттым да кашым Маһирә минем бу халәтемне башкачарак аңлады дип әйтимме...
—Зинһар, гафу ит,—диде дә, куллары белән йөзен каплап, тиз генә икенче бүлмәгә кереп югалды.
Берәр атна тирәсе аларга барырга кыймый йөрдем, гәрчә күнелем көн дә шунда тартылса да. Бер көнне Локман абзый үзе.
—Нургали, бүген эштән сон кичке ашка безгә рәхим ит. Ә хәзер бер жиргә сугылыйк әле,—диде. Эш буенча чакыра торгандыр дип уйладым. Ә ул мина модный киемнәр сайлау өчен булган икән. Болай да өс-башым ярамаслык түгелие түгелен.
Барган жиребездә мине шундый итеп киендереп куйдылар^ ки, көзге каршына килгәч, хәтта үземне танымадым. Локман абзый: «Кичкә көтәбез...»—дип елмаеп озатып калды үземне. Менә шул кичтән безнен Маһирә белән очрашулар ешайганнан ешая барды.
Шулай бер кичне без өйдә икәү генә калганбыз. Маһирә тыныч кына:
—Әтиләр бүген дусларына куна киттеләр,—диде.
Чәйләр эчтек. Ул озак кына пианинода уйнады. Мине дә үзе белән рәттән утыртып, бу уен коралынын кайбер серләрен анлата башлады. Тальянда уйный белгәнгә микән, ул серләргә мин тиз төшендем.
—Син музыкада сәләтле булырга охшыйсын,—дип кулларыма кагылды. Мина әллә ничек бик рәхәт булып китте. Бу илаһи рәхәтлек бөтен тәнемә таралды. Маһирәне кочагыма тартып алганымны сизми дә калдым. Ул да карышмады, киресенчә, минем бу халәтемне күптән көтеп торгандай, бөтен гәүдәсе белән куеныма сеңде. Күпмедер вакыттан сон, ниһаять, мин акылыма килдем.
—Маһирә туташ, гафу ит. Онытылыбрак киттем ахры. Сина булган олы хөрмәтемә тап төшерәсем килми. Хатыным, балам була торып сине рәнжетергә теләмим,—дидем.
—Нинди гафу, нинди рәнжетү турында сөйлисен? Мин барын да беләм бит. Хәтта Газзәбануынны үлеп яратуыңны да беләм. Ә мин жүләр кыз, барысын да белә торып сине яраттым. Күпме көттем мин синен белән бүгенгедәй очрашуыбызны. Бер Аллаһым Үзе шаһит. Менә кемнән гафу үтенергә тиеш мин, Нургали. Сине безгә гел мине сынамак өчен җибәргәндер, бәлки... Ә мин'*.. Бу очракта син түгел—мин гафу итүеңне сорарга тиешмендер,—диде дә, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, теге көндәгечә, йөзе белән күкрәгемә капланды.
Шуннан сон берәр атна узды микән, әйтә алмыйм. Беркөнне Локман абзый өйләренә мулла чакыртып, безгә никах укытты. Менә шул көннән без ир белән хатын булып яши башладык.
Фарук мулла Нургали сөйләгәннәрне бүлдермичә, түземлек белән тынлап:
—Ярый, ни хәл итәсен. Үз жиребездә ачлык булмаса, син дә анда китмәсиен. Шулай язгандыр, күрәсен. Үзем укыган никахларымның шөкер, моңарчы бозылганы булмады, дип беләм. Андагы мулла олы хатыныннын ризалыгы барлыгын сорадымы сон синнән?
—Ул турыда бөтенләй сүз булмады.
—Хужан, кызын тизрәк кияүгә бирү өчен, синең гаиләле кеше икәнлегеңне әйтеп тә тормагандыр, бәлки.
—Алай кирәклеген Локман абзый әллә үзе дә белмәде микән?
—Болай булгач, оланнар, сезнен ул никахыгыз дөрес булмаган бит. Кабат никах олы хатын ризалыгын биргәндә генә укыла. Әгәр инде икесе белән дә никахлы булып шәригатьчә яшәргә теләсәң, шәригать кушканча эшләргә кирәк,—дип анлатты Фарук мулла.
—Газзәбануны өзелеп яратам, балам да үсеп килә. Алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер мина Маһирә дә бик якын, ана хөрмәтем зур. Локман абзыйның да яхшылыкларын ничек онытасың?
Ике якны да тынлап бетергәч, Зариф абзый:
—Болай булгач, Газзәбану киленнен ризалыгын алып, никахны өр я надан үзебезнең өйдә укытырга кирәк,—дип нәтижә ясады.
—Рәхмәт, әти! Мин ике куллап риза. Ә Газзәбану ризалык бирмәсә нишлибез?
—Анысына үзен тырыш инде, улым. Безне катнаштырма...
—Никахыгызны шәригатьчә янартканчы ата-баба нигезенә вә үзеннен дә кендек канын тамган туган нигезенә гөнаһ кертүдән саклан инде син. улым. Нигезебезнең пакьлеген саклау—һәр барчабызнын изге бурычыдыр,— дип кинәшен дә бирде хәзрәт.
Аннан сон ул, шыпырт кына, Зариф белән Нургалигә күңелен борчыган шик-шөбһәләрен дә белдерәсе итте.
—Сез инде сер сыймаслык кешеләр түгел, соныннан мин әйткәннәрне кемгәдер сөйләрсез дип тә уйламыйм. Соңгы вакытларда динне кысарга маташалар. Сәүит тирәсендә йөрүчеләр мәчетне бөтенләй ташладылар Фатыйх рәис булып алгач, атасын жомга намазына да җибәрми хәтта. Бер көнне миңа: «Балаларга исем кушу, яшьләргә никах уку эшләрен туктатырга туры килер. Сина мәетне зиярат кылу хезмәтләре генә рөхсәт ителә»,—дип кисәтеп чыгып китте. Өстән шулай кушалар, ди. Бүгенге ихластан-ихлас укылган жомга намазыбыз да соңгысы булмагае дип шикләнәм... Аллага тапшырдык...
Шулай да сезнен никахыгызны янартуны. Газзәбану килен ризалык бирсә, үз өстемә алам, Нургали. Тик аны китәр көнегез алдыннан гына, күрше-күләнгә бик сиздермичә башкару мәслихәтрәк булыр. Шаһитләр турында да уйлашыгыз, көнен хәбәр итәрсез. Ястү намазыннан сон укып китәрмен, Аллаһы боерса..
Өлкәннәрнең сүзен тынлап, мәчеттән чыгып китсә дә, гает намазыннан соң, Хафизнын өйгә ялгызы гына кайтып керәсе килмәде. Берничә малай белән кибет янында туктап калды, әмма күзе гел мәчет юлында булды. Ә әтиләре күренми дә күренми... Әнә чыгарлар, менә чыгарлар дип көтә-көтә аптырагач, әллә күрми калдым микән, дип шикләнеп, ялгызы гына кайтып кергәч, әнисе гаҗәпләнеп:
—Улым, әтиләрең кайда? Нигә бергә кайтмадыгыз? Күршеләр әллә кайчан кайттылар бит инде. Без монда әбиен белән «безнекеләр дә кайтып җитәрләр», дип самавыр янарта-янарта да арып беттек инде. Бар. балакаем, кунак апайны да чакыр, ул да баядан бирле аптырап ятадыр,—дип Хафизны келәткә жибәрмәкче булды.
—Юк, әни, мин киттем әле. Әти белән бабайны хәзел үзем апкайтам,— диде дә, ишеген дә ябып тормыйча йөгереп чыгып та китте. Анын артыннан: «Ай күрде, кояш алды малаеңны»,—дип әбисе куанып калды.
Мәчет тыкырыгын борылуга, капкадан чыгып килүче әтиләрен күреп, сабый, очар коштай булып, аларга таба атылды. Әтисе дә адымнарын тизләтеп, кулларын жәеп улы каршына ашыкты. Һай. бу минутларда Нургали йөзендәге бәхет тулы елмаюны һәм анын газиздән газизен күкләргә чөярдәй итеп күтәреп алуын Газзәбануы күргән булса, гомере буе ирен гел шул кыяфәттә генә күз алдына китереп яшәгән булыр иде. Яшь ананын тулы бәхете—нарасыен кулына алып, анын үзенә генә хас хуш исен исни-исни. сөт тулы күкрәкләреннән имезә алуы белән генә чикләнә алмый. Тулы бәхет өчен иренен дә баласын кулына алырга ашкынып торуын, инде кулына алгач, йөзендәге бәхетенең ташып торуын күрү дә үтә зарурдыр.
—Үскәнемдер шул, бердәнберем, акыллым. — дип тагын да әллә нинди
матур сүзләр әйтергә теләсә дә, улынын бетен игътибары бабасында булуын күреп туктап калды.
-Бабай, син нигә алтга каласын? Кызулак атла инде, әни дә, әби дә сезне көтә-көтә көтек булдылал. Нулислам абыйнын кайтканына да бишбылтыл,—дип Хафиз өйгә тизрәк кайтып житәсе килүен белдерде. Ә бабасы өчен бераз артгарак калып, үзенә ин кадерле шушы ике жаннын бәхет диңгезендә йөзгәннәрен карап кайтудан да ләззәтлерәк тагын ни булырга мөмкин? Күпме көтте, күпме догалар укып, Раббысыннан сорады ул шушы минутларны!
Кибет янына җитәрәк, андагы малайларны күреп алуга, Хафиз әтисенең колагына пышылдады:
—Син мине хәзел төшел инде. Әнә ул малайлап миннән гел көлаләл. «Синен әтиен юк, ул сине ташлап киткән»,—диләл. Хәзел күлсәләл: «Бәбәй, бәбәй булгансын»,—дип көлмәсеннәл әле...
Әтисе аны шунда ук жиргә бастырып, кулыннан җитәкләп алды да, шыпырт кына:
—Улым, өйгә кайткач, кунак апайны күрдеңме сон син? Ул да безне шулай көтә микән? „
—Белмим, мин аны күлмәдем. Әни аны келәттә диде. Йоклыймы шунда...
Нургали Маһирә белән кабат никахлашырга тиешлекләрен, әтисе белән килешеп, Газзәбануга жыен узгач кына, ә Маһирәгә бүген үк әйтергә кирәк дип санады һәм капкадан керә-керешкә келәткә күз салды. Ишеге ачык. Ишеккә эленгән чаршауның бер чите чак кына ачылып киткәндәй булды. «Э-һе-е, Маһирә монда булырга тиеш»,—дип уйлап, җәһәт кенә чаршауны ачып җибәрде Ирен көтә-көтә зарыгып беткән Маһирә, хәтта үз-үзен белештермичә, Нургалинең күкрәгенә капланды. Тыны кысылудан күпмедер вакыт башын да күтәрә, әйтергә теләгән сүзен дә әйтә алмады. Бу минутларда анын бар теләге—ничек тә түзәргә, күз яшьләрен күрсәтмәскә, көнләгәнен сиздермәскә... Әмма никадәр генә тырышса да, иңбашларының дерелдәвен басарга көче җитмәде. Көтмәгәндә бу хәлдән сагаеп калган Нургали:
—Абау, җаным, нишләвен бу, әллә елыйсың инде? Ни булды, Газзәбану белән сүзгә килмәгәнсездер бит?—дип сүз башлады.
—Юк. берни дә булмады. Сүзгә килергә безнен рәтле-юньле сөйләшкәнебез дә юк бит әле. Нишләп шулкадәр озак тордыгыз? Нурисламның кайтканына да байтак булды бит инде. Моннан сон берүк алай үземне генә озакка калдыра күрмә, яме. Бу келәттә бер ялгызым әллә ниләр уйлап бетердем. Ә син ансат кына: «Без кайтканчы юынып чык, мунча бик шәп,—диден дә китеп тә бардын. Сездән сонгы мунчада, ялгызым гына мөмкинме бу... Кайтканыма да үкенеп куйдым. Әле бер башланмаган тагын тугыз көн торасы бар бит. Ничекләр генә түзәрмен,—диде дә, яшь тулы мөлдерәмә күзләрен иренә күрсәтмәс өчен кабат анын күкрәгенә капланды.
—Маһирә, тукта, бәгырь, алай түземсезләнмә. Сабыр бул. Әле монарчы уйлап та карамаган яна сынаулар көтә икән бит безне. Монысына, бигрәк тә, син әзер булырга тиеш.
—И, Раббым, биниһая, эчем пошканые аны, хәерлегә булмаган икән... Нинди сынаулар?.. Аңлатыбрак сөйлә инде, зинһар.
—Чү, Маһирә, ишек янында кемдер йөри шикелле. Йә, тынла, тиз генә сөйлим дә, аннары өйгә керербез, көтәләрдер... Намаздан сон Фарук хәзрәт безнен калуыбызны сорады. Ни өчен икәнен хәзер сиңа да аңлатырмын,— диде дә, келәт ишеген ябып, Маһирәне кочагына алды һәм назлап кына алдына утыртты. Алай-болай чит колаклар ишетә күрмәсен тагын дигәндәй, ярым пышыдап, сөйли башлады.
—Син менә, ник кайтканыма да үкенеп куйдым, диден. Моны безгә Аллаһыбыз Үзе кушкан булып чыкты бит әле. Бүлдермәле. бүлдермә, ничек дип инде сабыр гына тынласанчы. Ишек алдында кемдер йөри бугай
Кемдер дип шикләнгәне «Ялгыз чакларында аз булса да сөйләшеп алсыннар инде балакайлар»,—дип келәт белән абзар арасында вакыт сузып йөргән Зариф иде.
—Фарук хәзрәт безнен ничек никахлашуыбызны жентекләп сорашты Билгеле инде, мина барын да сөйләргә туры килде. Шуннан сон ул безнен никахыбызнын шәригать кушканча булмаган, монарчы ирле-хатынлы булып яшәвебезне гөнаһ кылу булган диде. Хәзер сез, кайткан көе. Газзәбанунын ризалыгын алып, никахыгызны яңартырга тиешсез, диде. Шунсыз сез монда, аерата ата-баба нигезендә гөнаһка керә күрмәгез, монарчы кылган гөнаһларыгызны Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавын сорагыз, диде. Газзәбану килен ризалыгын бирүгә миңа хәбәр салырсыз, никахыгызны шәригать кушканча үзем яңартырмын. Аллаһы боерса, диде.
—Нургали жаным, ә Газзәбануын риза булмаса
Нәкъ шул вакытта тышкы яктан: «Нургали, Маһирә килен, әйдәгез, сезне генә көтәбез. Ашка Нурисламнар да чакырулы, алар да кереп җитәр»—дигән тавыш ишетелде.
Һич көтелмәгән шомлы хәбәрдән болай да каушап калган Маһирә бу тавышка дертләп китте. Юк, сөйләшеп бетерик инде, дигәндәй, иренен беләген чытырдатып кысты. Зариф та алай ашыгып дәшәсе түгел иде дә бит, нишләсен. Инде көтә.көтә түземлеге тәмам төкәнгән Газзәбану үзе өйдән чыгып килә иде шул.
Нургали Маһирәне йомшак кына кочып алды да шыпыртлап кына «Ярый, тынычлан. Калганын соңыннан сөйләшербез, керик инде, көтәләр бит,—дип, келәт ишеген әкрен генә ачып җибәрде.
Каршыларына бакча ягындагы арт капкадан Сажидәсе белән кызын ияртеп, авызын ерып, сөйләнә-сөйләнә Нурислам да килеп керде.
—Ну, ма-ла-ай, бездән калгач, жомга намазын әллә өр-яңадан укыдыгыз инде... Көттереп тә карадыгыз... Мә, дус кеше, син яраткан бу күчтәнәчебезне табынга үзен турап куярсын. Син аны бик оста башкарасын,—дип, ашап түгел, карап та туймаслык каклаган казны Нургалигә сузды —Ә менә бу очып китәрлек юка кош телләрен Ташкент кунакларына дип Сажидә белән Тәскирә кызым бергә пешерделәр. Авыз итеп карале, Маһирә. Нургалиеңә дә каптыр, бәлки әле ошап та куяр...
Маһирәгә бу минутларда үзен кулга алу авыр, һай, бик авыр иде Нурисламнарга елмаерга тырышуын да күнеле белән түгел, фәкать ачылыр- ачылмас иреннәре аркылы гына көчкә сытып чыгара алды. Күзләре исә кызын җитәкләп бераз гына читгәрәк басып торган мөлаем йөзле Саҗидәгә төбәлде. Нурисламның җылы сүзләре һәм үзен туганнарча якын тотуы эзсез калмады, әлбәттә. Маһирәгә дә жан кергәндәй булды
—Менә нинди матур кешеләр сез, рәхмәт төшкерләре . — диде дә. бер кош телен кабып та җибәрде —Бигрәк тәмле булган, авызда эреп кенә китә,—дип, жамыякны үз кулына алды. Ни гаҗәп, йотып җибәргән шушы кечкенә генә бер кош теленнән җанына сихәт тапкандай, хәтта тынычланып киткәндәй булды. Саҗидә белән очрашуны шөбһәләнебрәк көтә иде ул. Ни генә әйтсән дә, көндәшенең ахирәте бит «Шөкер, рәхмәтле Аллам, моннан соң да рәхмәтеңнән ташлама!»—дип уйлап куйды да. ниндидер бер җиңеллек белән «Нургали, ач авызынны. сиңа да каптырыйм әле, әткәй әйтмешли, тик теленне тотып тор, йотып җибәрә күрмә, бел аны»,—дип, иренен шаярып, зур итеп ачкан авызына бер кош телен шудырып та җибәрде.
—Абау, бу кош теленең тәмлелеге Үләм, кош теле белән үз телемне
дә йотып җибәргәнмен бит. И-и, Тәскирә матурым, ичмаса син дә тотып калмадын, инде нишләрбез икән?
Рәхәтләнеп көлештеләр. Өлкәннәрнең бу матур шаяртулары Тәскирәгә бик тә ошады. Бөгелә-сыгыла бөтен ишегалдын янгыратып көлде балакай Гөнаһсыз сабыйның шулай онытылып көлүен Маһирә челтерәп аккан чишмә тавышына тиңләде. «Сайрар сандугачтыр син.»—дип сокланып, Тәскирәнен алсуланып торган бит уртасыннан үбеп алды һәм баланын гел йодрыклап торган бер кулына игътибар итеп:
—Акыллым, син дә мина күчтәнәч алып керден мәллә, Баядан бирле карап торам, ун кулында нидер бар түгелме сон?—дип сорап куйды Маһирә.
—Әйе!—Тәскирә учын ачып җибәрде. Карасалар, анда кызыл билле бер прәннек. Учында озак тотудандыр, дымлана да башлаган.
—Шина түгел, Хафижга ул күштәнәш. Шина булды бит инде...
— Кешеләрнең Хафижы бар икән бит, кунак апасы... син әле белмисеңдер?—дип Нурислам да сүзгә кушылды. Тагын тәмләп көлештеләр.
Бала белән шулай мәш килгәндә, чулпыларын чыңлатып Газзәбану да күренде.
—Карале боларны, бездән башка гына бәйрәмне әллә монда ясап яталар инде? Кайчаннан бирле без аларны көтеп утырабыз...
—Киттек, киттек, әнисе, әле менә күршеләр кергәч кенә бераз тоткарландык,—дип Нургали Газзәсен култыклап алды.
Зарифнын баскыч төбенә чыгып, кулындагы озын саплы агач чүмечне әйләндергәләп торуын күрүгә, егетләр бер-берсенә күз кысып, серле генә елмаештылар. Хатын-кызларны салпы якларына салам кыстыра-кыстыра алдан үткәреп җибәрделәр дә, үзләре озын чүмеч артыннан тиз генә мич арасына шудылар. Мич башынын горур падишасы, чиләк ярым керешле, зур кувшинга охшаган мәһабәт чүлмәк яныннан кайсы гына ир тукталмыйча, сәлам бирмичә үтә алыр икән? Мич кырыена жайлы гына кечкенә баскыч та куелган булып чыкты.
—Башта чүлмәкнең тышкы ягына колагыгызны куеп, аның эчке җанын тынлап карагыз! Сезне көтә башлаганына бүген нәкъ бер ай,—диде Зариф.
Егетләр дә шаян... Нурислам чүлмәккә колагын куюга:—Сөбхааналла! Әйбәт, бик әйбәт пышылдый, җанкисәгем! Беләсезме, мин моны нәрсәгә охшатам: хатын-кызлар төн уртасы житәрәк, нидер пышылдап, әкрен генә безнен җылы куенга кереп сенәләр бит әле... Чүлмәкнең эчке җаны да нәкъ шулай пышылдый. И-и, малай, әллә ниләрне искә төшерә бу... —дип хыялга бирелде.
—Азып барасыз, тәмам азып барасыз бит, шайтаннар,—дип елмаеп куйды Зариф.—Ярар, ни генә булса да, газиз башкайларыгыз сау булсын!—дип, бисмилләсен әйтте дә, чүлмәк авызын ачып җибәрде.
—Һа-а-ай, моннан бөркелеп чыккан искитмәле гаҗәеп хуш ис, тынга килеп капланды да, күңелләрне иләсләндереп җибәрде. Димәк, тәме дә көче дә шәптер...—дип дустына күз кысты Нургали.
—Булса да булыр икән... Бөтен җанынны рәхәтләндереп, хәтта башларны әйләндереп җибәрерлек илаһи хуш ис бу. Шул исеннән генә дә исерерсен, валлаһи! Күпме кешеләрдә сынаганым бар, Зариф абый, бары сезнен чүлмәктән генә аңкый ул. Әллә анын үзенә генә хас берәр сере бармы?
—Тәмле теленә бал да май, күрше, рәхмәт!—дип Зариф чүмечен тутырып әчебалны сосып алды да, мич кырыена куелган ике чокырга тутырып салды.—Менә хәзер, бисмиллә әйтеп, тәмен дә татып карагыз. Сезгә дип
куана-куана әзерләгән шушы сыемда нәрсә, исләре, янә нәрсә тәмнәре барын да дөрес әйтеп бирә алсагыз, йоклар алдыннан Аллаһы боерса, үзегезгә тагын берәр чокыр тамар..—дип, Зариф егетләргә карап серле генә елмайды. Ә тегеләре, озаклап, йотым саен туктала-туктала мактап, рәхмәтләрен дә әйтергә онытмыйча, иллә дә тәмләп эчә торгач, чокырларын бушатып та куйдылар.
—И-и, рәхмәт төшкерләре, сыемнын кадерен вә бәһасен белүегезгә мин бик шат. Менә монысы әчебал артыннан кабымлыгы буладыр дип, Зариф икесенә дә тәлинкәгә кечкенә генә шакмаклап киселгән сап-сары кәрәзле балнын берәр кисәген алып кабарга кушты.
—Әти, син, «Бу малай шул гомер авылга кайтмый торгач, бал кортлары турында да уйлап карамады, әчебалымның да тәмен күптән онытып бетергәндер инде»,—дип уйлаганыенмы әллә?
—Дөресен әйтим, җан дустын сөйләвенә караганда, сез бит анда француз шампаннары белән генә сыйланып ятасыз. Минем балга артык исе китмәс дигән шигем барые шул, балакаем.
—Әйттең сүз, Зариф абый... Синең әче балыңмы-ы?! Шампаннарыңны бәреп ега бу! Француз үзе дә бу балны татып карасамы?! Валлаһи дип әйтәм, шампанын бер читкә этеп кенә куярые. Тик бу хәзинә аларга тәтеми шул... Зариф абый, бездән яшермичә дөресен генә әйт әле, ничекләр ирешәсен син бу осталыкка? Әллә берәр серле догасын беләсен инде?—диде дә Нурислам чокырындагы сонгы тамчысын да йотып куйды.
Дүрт ел буена бердәнбер улын көтеп, сагыш утларында янган Зарифнын күнеле тәмам тулышты. Шатлыктан мөлдерәмә күзләрен Нурислам белән янәшә басып торган газизеннән аерып ала алмады. Керфек араларыннан ихтыярсыз шатлык яше сыгылып чыкты. Бәхетле, бик бәхетле иде ул бу минутларда. Үзен жирдә түгел, күкнен җиденче катында итеп хис итте: хәрәкәтләре җинел. күнеле каядыр очына. Карап торышка да яшәреп үк китте хәтта. Кайтканнан бирле улының үзенә булган олы ихтирамын тоеп ләззәтләнде Зариф. Ата күңелен бәхетле итәр өчен алләни күп тә кирәкми шул..
Көтмәгәндә мич арасында икенче бәхетле җан. бөтен йөзенә кояштай елмаю кунаклаган Зөлкамал пәйда булды.
—Карале боларны, безнен якка чыгарга уйламыйлар да. Чүлмәк булгач— шул җиткән ахры. Калган сүзегезне табын янында сөйләшерсез. Әтисе, син олы кеше, ризыкны озак көттерү бер дә яраган эш түгел. Үзен белергә тиеш, кызларны да көттермәгез.
—Ярый, карчык, хәзер чыгабыз,—дип, Зариф, карчыгын җайлап кына аркасыннан сөя-сөя аш бүлмәсенә озатты да, тиз генә тагын тулыр-тулмас бер чүмеч әчебалны өчесенә бүлеп чокырларга салып куйды. Шул арада Зариф Нурисламның кайбер сорауларына кыскача гына булса да җавап бирергә ашыкты.
—Беренчедән,—диде ул,—мин әчебалга. башкалардан аермалы буларак, чүпрә салмыйм. Анын урынына балнын ипиен, ягъни дә чыршын салам Урыслар аны перга диләр. Шуңа күрә әчебалның хуш исе дә, тәм сыйфаты да яхшы саклана. Дөрес, минем балнын исерткеч көче азрак, акыллы кешегә анын кирәге дә шунын кадәр генә... Ә инде артыннан кәрәзле бал кабып җибәрсә-ә-ән. әчебалның тәнгә көч, дәрт бирү сәләтен бермә-бер арттыра. Ә син, улым, бая биргән соравыма җавап табып карале!
—Бүгенге әчебалына. әти. юкә балы исе белән безнен Яссы Аланда гына була торган искитмәле хуш исләр бергә кушылган да. шушы чүлмәккә тулган. Ә безнең Яссы Алан гел юкә агачлары белән уралган Нинди генә чәчәкләр үсми анда, әти, ә? Их, әти. белсән иде минем сагынуларымны...
— Рәхмәт, улым! Ташкин кияве булып бетте, ахры, бу малай дип шактый
борчылганыем. Туган ягыннын ямен дә, балымнын тәмен дә онытмаган икәнсен әле. шөкер! Әмма дә, улым, монысы гына бик аз. . Нәни чагыңнан ук бик яраткан Яссы Аланын, су буйларын, ниһаять, бабаларыннан калган ин изге җир—туган нигезен сине көтә, балакаем! Рәнжетмә аларны тизрәк кайту ягын кара инде син, улым.
Ниһаять, мич башындагы сихри чүлмәктән аерылып, йөзләре алсуланып, дәртләре ташып торган ир-егетләр табынга кушылгач, китте уен-көлке, берсеннән-берсе шаянрак төртмә сүзләр. Тик Маһирә генә ачьшып, бу шаяруларга кушылып киталмады. Араларында Саҗидәдән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Анын тан алдыннан күргән төшеннән һәм аны юраудан туган шатлыгы күзләрендә, йөзендә балкый иде Юк кына сүздән дә шундый матур итеп көлә. Һәр хәрәкәте, юк-юкта Нурисламын йотардай булып карап, каш сирпеп алулары, сөйләменә шаян сүзләр кыстырып җибәрүләре, хәтта ирен дә хәйран калдырды. Ахры түземлеге төкәнгән ир:
—Дускай, күрәсеңме, сизәсенме.. Саҗидәнең куанычын?.. Синен кайтуыңны барыбыздан бигрәк ул өзелеп көткән ахры. Көнләшмим дисән дә, көнләшерсең, валлаһи, —дип, Нургалинең җилкәсеннән какты.
Саҗидәсенең дә сер бирергә исәбе юк:
—Күрше хакы—Алла хакы диләр, ничек куанмыйсын, ә?.. Ул югында жырсыз-монсыз калып, сөрсеп бетә язганыек бит. Анын кайтып күзгә күренүеннән үк шушы йортка гына түгел, хәтта бөтен урамыбызга ямь керде. Үзен дә: «Жомга намазында Фарук хәзрәт тә Нургалидән күзен ал алмады, әле намаздан сон Зариф абзый белән икесен алып та калды»,—дип әйггтен бит.
Ул арада Зөлкамал, нигәдер борчылып:
—Ай, Алла-а... атасы дим... карап торган күршебез, нарасыйларыбызнын кендек әбиләрен ашка дәшәргә ник беребезнең башына килсен Без монда шау-гөр, ул бер ялгызы бит. . Улым, Хафиз, барыгыз, Тәскирә белән бергәләп йөгереп кенә чакырып чыгыгыз әле әбиегезне,—диде.
—Юк, әнкәй, бала-чаганы гына җибәрү яхшы булмас, хәзер үзем керәм!—дип, Газзәбану кузгалуга, Нургали: «Әйдә, бергә керәбез!»—диде дә, хатынына серле генә елмаеп, сабыйларча җитәкләшеп, очардай булып чыгып та киттеләр.
Түрдә утырган Маһирә ихтыярсыздан тәрәзәгә борылды. Маһирәнең һәр хәрәкәтен күз уныннан ычкындырмаган Саҗидә, «аларда эшен булмасын әле», дигәндәй, аны тиз генә үзенә каратып, күрше Гыйззелбәнатның кем булуы, ниләр эшләве турында бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды.
Күп тә үтмәде, бөтен фасонын китереп, баш түбәсендә түгәрәк поднос белән күчтәнәчен куеп, керт-керт басып, көләч йөзе белән бөтен өй эчен балкытып «кендек әбисе» дигәннәре килеп тә керде.
—Бәйрәмнәр котлы булсын! Шушы матур табыныгызга мине дә чакырып куандырганыгыз өчен Алланын рәхмәтләре яусын! Мәле, күрше, минем күчтәнәчемне дә алып куйчы. Нургалиебез кайтышка дип пешердем, ул ярата торган катлы паштет бу,—дип, аны Зөлкамалга сузды һәм җәһәт кенә паштетны каплаган чигүле ак тастымалын читкә алып куйды. Паштетнын гаҗәеп матур өске бизәлешен күреп, барысы да аһ итте. Соклануын яшерә алмаган Маһирә дә, Саҗидәгә карап, әкрен генә: «Сүбхааналла! Бу паштетны ничек кул барып, өлешләргә кискәләргә кирәк. Татарның чәй ашы дип үзбәкләргә күрсәтерием мин аны. Шаккатсыннар иде»,—диде.
Ул арада, Гыйззелбәнат: «Әйдәгез, йортка бер дога!»—диюгә, бары да кулларын күтәреп, гадәттәгечә, дога кылдылар. Дога артыннан Зөлкамал бисмилләсен әйтеп, пилмән бүләргә кереште.
-Газзәбану кызым, син табынга биреп торырсын, яме,—дип әйтүе булды. Саҗидә чәчрәп чыкмасынмы:
— Юк, ул бу арада болай да би-ик күп чапты. Бүген ничәмә еллар буе тилмереп көтеп алган ире янында кунак кына булып утырсын әле. Кияү пилмәнен дә үзем таратам, башка эшләреңә дә үзем булышам, яме, Зөлкамал апай,—дип, мөлдерәмә тулы беренче тәлинкәне:—Менә, күрше, монысын әниен синен алдына куярга кушты,—дип, Нургали алдына китереп куйды.
—Рәхмәт, әни! Шулай да, бу йортта беренче тәлинкә һәрчак әти алдына куела торганые. Бүген дә шулай калсын әле,—диде дә, пилмәнне атасы алдына куярга теләде Нургали.
— Илтифатына рәхмәт, улым! Әйдәле, бүген анан әйткәнчә булсын. Коръән дә ана хакын олырак күрә бит. Оҗмахны да аналарнын аяк астында дип тикмәгә генә язмаганнардыр. улым.
Саҗидә үзенә тапшырган эшне тәмле теле, ачык чырае, күз иярмәс җитезлеге белән башкарып та куйды. Анын ярдәменнән бик тә канәгать калган Зөлкамал:
—И-и-и, рәхмәт төшкере, баскан җирендә биеп торган яшь кызлардан бер дә ким түгел икәнсен әле син, күрше. Пилмәнне салып өлгертер хәл юк үзенә... Шул арада һәр кемгә хас шаян сүзен каян табып өлгерә диген...,— дип соклануын белдерде. Ана бик теләп Гыйззелбәнат та кушылды
— Бүген сиңа күзебез тимәсә генә ярарые. Сажидә. Эчтән генә «Сүбхааналла» дип утырам. Мондый ук дип белми идем әле мин сине. Нәрсә эшләсәң, ни сөйләсән бары да килешеп тора тагы үзенә. Аллага шөкер, янында яраткан ирең, нинди матур булып кызын үсеп килә. Гомерен буе шулай шат, бәхетле яшәсәние!
Бу мактау сүзләренә тагы да үсенеп киткән Саҗидә:
—Жәмәгать. кайсыгызнындыр тәлинкәсендә эченә он салып ясаган бәхет пилмәне эләккән булырга тиеш. Ашыкмыйча әйбәтләп чәйнәп ашагыз. Бер шартыбыз бар: әгәр ул парлы кешегә чыкса, башта безгә күрсәтеп, аннан үзенең пары белән бүлешеп ашасын.
—Әйтик, ул Нургалигә чыкты ди. йә, чәнти бармак башы кадәр генә пилмәнне ничек итеп өчкә бүлмәк кирәк?—дип, Нурислам, уенын-чынын бергә кушып шаяртып куйды.
—Язмышын ничек өчкә бүлгән, бәхетен дә шулай өчкә бүлер,—диде Саҗидә көлә-көлә.
—И-и, бигрәк вак итеп бөккәнсез, чикләвек диярсең, унысын берьюлы кабып йотарлык кына булган бу. Бәхетемне табам дип ничек итеп берәмләп кенә ашарга кирәк моны9 Ну-у, кызлар — диде Нургали.
—Анын бөтен кызыгы да шунда инде... Вак-та вак дисез, кияү пилмәне булганга вак алар! Өмә ясап бөктек без аларны. Ул вакытта башкатар ни уйлагандыр, белмим, әмма мин: «Нургали өчен кияү пилмәненең монысы соңгысы гына булсае. Сине тауар алырга чит илләргә дә күп йөри диләр. Тагы шунда берәрсенә гыйшкы төшеп, кабат бездән кияү пилмәне ясата күрмәсәе,—дия-дия бөктем мин аларны. Нургази дускай.
Әлеге сүзләрдән сон да көлешеп алдылар атуын, ләкин ул ничектер ясалмарак килеп чыкты шикелле Газзәбану үзе дә сизмәстән көндәшенә карап куйды. Көтмәгәндә кинәт күзләр янә очрашты... Бары бер мизгел, әмма бу мизгел икесе өчен дә «Йә Раббым. бир сабырлык...*—дип кенә уйларлык булгандыр, мөгаен. Нәкъ шул вакытта:
— Ул-ла. бәхет пилмәне миңа келгән. мина,—дип Хафиз кычкырып җибәрмәсенме Һәммәсе дә көтелмәгән бу хәлгә шау-гөр килеп, Хафизга текәлделәр. Табында туган киеренкелек тә узып китте
—Кая. кая, безгә дә күрсәт, күрсәтмичә йотып жибәрә күрмә,—диештеләр. Хафиз уч төбендәге ярым сытылган пилмәнен табындагыларга «менә ул, менә» дип күрсәткәндә, кинәт Тәскирәнен үзенә карап, үпкәләгән сымак, турсаебрак утырганын күреп алды да:
' —Сина да билимме сон?-дип сорарга мәжбүр булды. Моны көтмәгән кыз куанычыннан елмаеп җибәрде.
—Биләшен килшә, бил!—диде.
Балаларнын мәш килеп бәхет пилмәнен бүлеп маташулары һәм аны бер-берсенә карап ашап куюлары бу күркәм мәҗлескә янә ямь өстенә ямь
булды.
Зөлкамал, урыныннан кузгалып, Нургали янына килеп утырды.
—Улым, менә хәзер гармунынны алып уйнап җибәрсән дә була. Син киткәннән бирле безнен йортта җырлаучы булмады. Ни җырларга яраткан атан да бөтенләй тынып калды.
—И, әни, болай булгач, әйдә, кызлар, әни яраткан җырны җырлыйк әле,—дип гармунын алды да башын кыңгыр салып уйнап һәм җырлап та җибәрде:
Су буена төшкәнем юк,
Үсә диләр тал-тирәк.
Яна дисән, ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк.
Нигә пешми икән лә җир җиләк?
Нигә яна икән лә бу йөрәк.
Нургалинең үзе уйнап җырлаганын шулкадәр сагынганнар, күрәсең, аңа кушылырга берсе дә җөрьәт итмәде. Бердәнбер улының шушы үтә дә моңлы тавышын бер ишетергә зар-интизар булган ана, «өнемме бу, әллә төшем генәме» дигәндәй, әле улына, әле Газзәбануга, әле Маһирәгә карый- карый улын йотлыгып тыңлады. Ниләр генә уйламады ул бу минутларда. Маһирәнең, үзенен кайда икәнен дә онытып, Нургалине тыны белән суырып алырдай булып утыруын ошатмады, әллә көнләшеп тә куйды инде... «Син шулай суырып алмаган булсаң, улыбыз әллә кайчан безнен янда яшәгән булырые»—дип өзгәләнде. Җитмәсә, нәрсә дип монда тагылып кайткан диген? Нургалиен дә әйтерием... Ир кеше булып, үз сүзенне дә әйтә алма иңде... Алма күк хатынының тилмерепләр көтеп торганын белә бит юкса. Ярар, яшьләрнең башы-күзе тонган, уйлап та җиткермәгәннәр ди, ата-анасы ни караган?! Локманын да әйтерием, шунын кадәр байлыгы белән кызына өйләнмәгән кеше тапмаган... Безнен малай шикелле бөтен яктан коеп куйган, ышанычлы кияү булырлык кешене ычкындырамы сон?! Өйләнгән булмагае, чурт булсын, кызына әйбәт кияү, үзенә тугры ярдәмче булсын, дигәндер. Байлар төптән уйламыйча, берни дә эшләмиләр. Акыллары алтын аларның.
Шул чак Нурисламның:
—Зариф абый, син дә үзеңнең теге борынгы җырыңны сузып жибәр әле,—диюенә, Зөлкамал да, авыр уйларыннан арынып:—Әйе шул, улым, син уйна, элеккечә итеп атан да бер җырласын әле, ичмасам.—Ә улы шуны гына көткәндәй, шатланып:
—Маһирә, кил әле безнен янга. Скрипкәң белән син дә кушылсаң, әти ничек кенә җырлар әле. Теге җыр дип синен белән бергә җырлый торган «Уел»ны әйтәләр бит алар,—диде дә, чиггәрәк торган зур чумаданнан нечкә билле тартма алды. Менә скрипкә дигәннәре кайда яткан икән.
Йә, Раббым, скрипкәдән агылган үзәк өзгеч, илаһи моннан табындагылар бары да өнсез калды. Ни түзем Зариф та яшь тулы мөлдерәмә күзләрен Маһирәнен нәфис кулларыннан аерып алалмыйча, үзе дә сизмәстән, ишетелер-ишетелмәс кенә —«И бала, бала...»—дип куйды. Ниләр генә уйлап әйтте икән ул бу сүзләрне...
Маһирә әллә ишетте инде, уйнавыннан туктап, тагын нидер ишетергә теләгәндәй, Зарифка текәлде.
Зариф исә:
—Уйна, кызым, уйна, туктама,—диде дә, әле монарчы берсе дә ишетмәгән сүзләргә салынган җырын сузды.
Ай-Һай диеп бер җырласам,
Селкенәдер кыя ташлары.
Упкыннарга керми, ни күрәсен белми.
Җилкенәдер егет башлары.
Скрипкәнен сихри тылсымы белән үрелеп барган бу монлы җырны һәркем үзенчә кабул итте. Нургали атасын кочаклап ук алды:
— Рәхмәт, әти! Белсәгез иде, күпме көттем мин бу көнне! Әти, бу җырыбызның бергәләп җырлый торган үз сүзләре дә бар бит әле. Әйдә, нәкъ электәгечә анысын да җырлыйк әле.
Арыслан ла киек ай алдырмас,
Каршысында биек тау булса!
Егеттәй генә егет һич кайгырмас.
Газиз башы анын сау булса.
Газиз башы анын сау булсын!
—дип, җырны үзенчә тәмамлады Зариф.
Ташлыярдан зурлап чакырылган кунаклар сәгать сигезләргә килеп җиттеләр. Үзләре белән оныклары Фәргат белән Мансураны да алганнар Алар артыннан Хафиз да күрше-тирә йортлардан җыйган бәйрәм күчтәнәчләрен күтәреп, кайтып керде. Ишегалдында песи малае белән уйнап утырган Фәргатне күргәч, куанычы икеләтә артты. Көлеп үк җибәрде малаең. Үзенең саран түгеллеген күрсәтергә тырышыптыр инде, горур гына кыяфәт белән, бер кәнфитен алып Фәргаткә сузды.
—Мансура да килде. Әби белән бабай да монда...—дип. тезеп китмәсенме кунак малаен. Хафиз әле капчыгына, әле Фәргаткә карап:—мә, ана да бил алайса,—дип капчыгыннан саргылт төскә буялган бер күкәй алып бирде. Алуын алды Фәргат, әмма рәхмәтен әйтмәде. Ул гынамы әле. кырт борылды да өйгә үк кереп китте. Ошамады бу Хафизга. «Янында әбисе булса—улым, ләхмәтең кайда, дип әйтелие. Юк, әбисе дә, бабасы да күлмәде шул»,—дип уйлап кына өлгерде малай...
—И-и, минем улым кайткан икән! Ә безәниен бик тәмләп пешергән баз коймагы белән чәй эчәргә җыенып йөри идек. Ерак әби-бабаен сиңа иптәш булсын дип кечкенәләрен дә алып килгәннәр,—дип әтисе сүз катты.
—Белә-әм, дип,—боек кына җавап бирде Хафиз.
— Нәрсә, улым, юлларың уңмадымы әллә? Кәефсез күренәсең. Әле без сине болай тиз кайтырсың дип уйламаганыек. Тәскирә белән бергә йөрдегезме? Чыгуын бергә чыгып киткәч, кайтуын да бергә кайтырсыз дип коткәниек.
—И-и, әни капчыкны бигләк кечкенә итеп теккән. Тиз тулды ул. Тәскиләнен капчыгы зул, Фәми абыйлалга келеп калды. Ул абый, анын апае да бәйләм булмаган көнне дә күчтәнәч биләләл.
—Улым, синен дә бик күп булган бит. Кая, капчыгыңны карыйк әле,—дип капчыкны күтәреп карады әтисе:—у-у-у бик күп булган бит бу1 Кемнәрне генә сыйлап бетерерсең икән инде?
—Балыгызны да...
—Матур апайныдамы?
—Әни аны матул апай дип әйтмә ди. Исеме белән әйт ди. Ә анын исеме миңа ошамый. Кунак апай дип әйтә башладым.
—Ә ул үпкәләмәдеме сон?
— Белмим, нигә матул апай димисең, алай әйтүенне ялатканыем,—ди
—Син нәрсә диден?
—Нәлсә, нәлсәдим—әни кушмый әйттем.
—И. бәгырь кисәгемдер шул! Шатлыгым да, бәхетем дә син бит, балакаем!—дип, улын кочагына кысып, маңгаеннан, күзләреннән үбә-үбә. күнеле булганчы сөйде Нургали,—Раббым, исән-имин булып, үзем үстерә алсамые. Синен дә бәхетле булуыңны күрсәмие!
Үзе башлаган бу матур әнгәмәне һич кенә дә өзәсе килмәде Нургалинең. Бу кичерешләрен гомеренең сонгы минутларына кадәр оныта алмаячак ул... Хафизга сорау артыннан сорау бирүен дәвам итте:
—Күршеләргә килеп кергәч, үзеңне ничегрәк тоттын, ничек сүз башладың?
—Кызык син, әти. Үзегез ничек өйләтсәгез, шулай инде. Кетгәч тә «Әс- сәләмәгаләйкүм!—Җыен бәйләмегез котлы булсын!—дидем дә капчыгымны суздым.—Нургали янә сак кына елмаеп:
—Шуннан, шуннан, улым?—дип сорашуын белде.
—Шуннан утылган да шуган,—Икәүләшеп рәхәтләнеп көлештеләр.— Кайсылалы кочаклап ачды, капчыгыма күчтәнәчләл салды, исән-сау бул, авылма, дәү үс, диделәл.
—Йә, йә, улым, чыгып киткәндә үзен ни дидең?
—И-и, әти, анысын да үзегез өйләттегез бит инде...—«Ләхмәт яусын! Сау булыгыз, бай булыгыз!»—дидем.
—Рәхмәт, улым, өйрәткәннәребезнен берсен дә онытмагансың. Исән генә була күр.
—Әти, син менә Тәскиләне тыңлап кала әле, яме. И сакау да инде...
Яннарына Маһирә килеп җиткәнен сизми дә калдылар.
—Кайларда гына йөрде икән безнен кунак апабыз иртә таннан?
—Инеш буенда менә шушы матур малайны эзләп йөрдем,—дип, икесен дә кочаклап алды Маһирә.
Әти, дөлес әйтми ул, Тәскилә белән без уламга киттек, ә ул-
ПЯЙ ННК1ЫЯ —хопоои
апай янына,—димәсенме малаең.
—Улым, кунак апаңа күчтәнәчеңне бирмисенмени?
—Ана гына түгел бит ул. Өйгә келгәч бөтенегезгә дә биләсе...
—Ай рәхмәт, улым. Әйдәгез, ерак бабайлар да өйдә, баз коймагы ашарга безне генә көтәләр,—дип, Нургали икесен дә җитәкләп, ашыктыра ук башлады.
—Ул баз коймагы дигәнегезне дә «өлеп кабат га» киләкме? Өйрәтерсен әле, Хафиз, йәме.
—И, син бигләк инде...—диеп, чыркылдап көлеп җибәрде Хафиз.
Күнеле тыныч түгел Маһирәнен. Ничек тыныч булсын инде? Көндәшенен әти-әнисе белән беренче очрашачак минутларын төрлечә күз алдына юггереп, төне буе ниләр генә уйламады ул. Ул гынамы—дүрт елга якын сөю-сөелү ташып торган парлы төннәреннән сон, беренче мәртәбә ялгыз
калган төн. Җитмәсә, Нургали белән Газзәбанунын бер-берен җитәкләп, куанышып мунчага йөгергәннәре күз алдына килә дә баса, килә дә баса... һәм шуна гажәпләнә—авылга җыенганда бала-чага күк берни уйламый чык та кит инде... Бары тик Нургалием белән сәяхәт кылам. Ниһаять, бабаем сагынып сөйли торган җыенны күрәм, җыенга бүләкләр алып кайтабыз. Ул авылның урманнарын, данлыклы Яссаланын, Кирәмәтен, тирән елгасында тезелеп аккан чишмәләрен, ул чишмәләрнең челтерәп аккан саф суларын татып карыйм, язларын ташу вакытында күперләрен агызып китә торган мул сулы елгасын күрәм, кайда гына булсам да, гел Нургалием белән бергә булам, имеш. Шунын кадәр чикләнгән уй, хыяллар—гәжәп түгелмени? Тагы да гәҗәбрәге—дөнья күргән, гомер иткән әти-әнисе дә ник бер сүз әйтсен, ник бер искәртсеннәр
Маһирә баскыч төбендә туктап, бисмилласын укыды. Анын көндәшенең әти-әнисеннән уңайсызланганы, күнеленә авыр җәрәхәтләр ясарлык сүзләр әйтмәсләрме дип шикләнүләре нык сизелә иде.
—Әйдә, җаным, каушама әле. Ибраһим абый да, Сәгыйдә әби дә бик әйбәт, аңлы кешеләр. Миңа хөрмәтләре зурдан. Шөкер, сиңа да шулай булыр, бер дә шикләнмә яме, тыныч бул!.
—Рәхмәт, бергенәм! Шикләнүләремне, әйтерсең лә, җилгә очырдын...
Ишектән керә-керешкә Ибраһим ачык чырай белән Маһирәгә кулларын сузды.
—Исәнме, кызым,—дип, ике куллап, чал башын иеп, зурлап күреште — Хәерле сәгатьтә, балалар. Зариф кодалар үзеңне яшь киленнәре итеп, «төкле аягын» белән дип кабул иткәннәрдер Зөлкамал кодагыебыз бигрәк тә, Нургали кияү аның бердәнбер улы бит. Сәгыйдә белән безгә кем буласындыр, анысын бер Аллам үзе беләдер. Ни генә булмасын, язмыштан узмыш юк дигәндәй, бергә-бергә тату, хөрмәт күрсәтеп яшәргә язсын! Кызыбызны да, оныгыбызны да ятим итмәссез, дип ышанабыз Сәгыйдә апагыз белән, Аллам үзе сакласын!—шулай диде дә, күңеле тулды, ахыры, мөлдерәмә күзләрен, күз төпләрен кул аркасы белән сөрткәләп куйды
Маһирә дә:
—Аллаһынын рәхмәтләре яусын, Ибраһим абый. Мине эчкерсез, туганнарча кабул итүегезне гомерем буена да онытмам—диде.
Бу минутларда өстәл янында утырган Сәгыйдәнең үз хәле хәл иде Сәгыйдәнеке генәме сон? .. Бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп бетерергә өлгерә алмыйча изаланды ул Маһирә бераз гына сабыр итеп, анын каршына үзе килде, һәр сүзенә тирән мәгънә салып, түземлек вә итагать белән күреште. Әти-әнисенен сәламнәрен җиткерде, һәм алдан әзерләп куйган бүләкләрен тапшырды. Сәгыйдәгә—бик гүзәл зур кәшимир шәл белән ак батис яулык, Ибраһимга—затлы камзул вә ука белән чигүле шәп түбәтәй һәм балаларга мул гына тәм-том күчтәнәчләр.
Кунакларга Ташкент бүләкләре ошады булса кирәк Күрешкәндә, салкынлыгын сиздерү өчен ахыры, бармак очларын гына сузган Сәгыйдә дә кинәт ачылып китте. Тыныч кына рәхмәтен дә әйтте. Киләсе атнада үз авылларында буласы җыенга кунакка да чакырды, хәтта.
Хафиз дә үзенең күчтәнәчләрен—кемгә кәнфит, кемгә төрле төсләргә буялган күкәйләрен таратып чыкты. Барысы да аны хуплап, рәхмәтләрен әйттеләр.
Җыен
Авылнын элек-электән сабан туйлары, җыеннары уза торган урынга килеп җитүгә, мондагы гаҗәеп гүзәллекне күреп өнсез калды Маһирә. Авыл ягыннан зифа буйлы яшь каеннар белән каймаланган, тирә-юне
яшеллеккә күмелгән гажәеп зур болын. Болынның өске ягында—тау битеңдә борынгыдан ук килгән зур зират. Анда нинди генә агачлар юк. Ул биек-биек чыршылар, наратлар, искитмәле каеннар! Читтән, ерактанрак караганда калын урманны хәтерләтә бу зират. Аз гына җил булганда да андагы карт агачларның шаулавы кешеләргә нидер сөйли, йә нәрсәдәндер кисәтә дә шикелле. Болынның аскы ягында шактый мул сулы инеш. Инеш тирәли урыны-урыны белән ябалдашлары тоташып диярлек үскән тал-тирәк. Инешнен тегермән бөясенә кушылган жирдән бераз өстәрәк авылнын ике катлы су тегермәне. Аннан бераз читтәрәк тегермәнченең каралты-курасы белән рәттән җиренә җиткереп салынган үз йорты. Бу зур хуҗалыкны авыл белән болыннан аерып торган күпьеллык юан-юан карт өянкеләр, зирек агачлары, яшь таллар нинди генә вакыйгаларның шаһитләре булмагандыр. Кинәт шунда, башка агачлардан читтә япа-ялгызы үскән карт өянкегә күзе төште Маһирәнен. Нигәдер серле булып күренде ул ана. Монда башка вакытта килергә кирәк әле, дип уйлап куйды.
Яшь киленнсн авылны яратуы, үзе өчен гел гадәти күренгән һәр нәрсәдән матурлык табып, сокланып, мөкиббән китеп барулары Зарифны аерата куандырды. Карчыгының да канәгать кенә елмаеп утыруын күреп, атын да кумаска булды. Дилбегәне бушатып җибәрүгә, хужаның ни теләгәнен анлады малкай. Аякларын биеткәләп. кыска-кыска адымнар белән атлый башламасынмы... Баш югары, кынгырау вә шөлдерләрнең чыңлаган тавышларына үзе дә куангандай, горур башын еш кына чайкаштыргалап та ала. Атларда адәм акыллары бардыр, диеп тикмәгә генә әйтмиләрдер шул. Күрә бит ул, тоя бит ул мәйданга агылган халыкның үзенә карый-карый сокланып узганын.
—Маһирә килен, карале бу малкайны, ниләр кылана!... Син кунагыбыз өчен, син күрсен дип артисланадыр әле, мөгаен,—дип, аты белән мактанмакчы булды Зариф. Әмма, килененең бөтен гаме үзләреннән алда барган аттагы Нургалидә икәнен күреп, күңеле сүрелеп китсә дә, сиздермәде. Алдагылар исә һаман ераклаша барып, тәмам күздән дә югалдылар.
—Әткәй, Чаптарны кызулатыйк әле. Нурисламнар да күренми, әллә алар да узып киттеләр инде?
Ниһаять, атларны тиешле урында калдырып, Зарифныкылар бер тирәгә җыйналдылар. Кода-кодагыйлар бергәрәк, өлкәннәрчә. Алар янында яшьләр үзләре бер төркем булып, мәйданны күзәтәләр. Мәйданның нәкъ уртасында матур-матур бүләк сөлгеләр эленгән озын колга куелган. Башка төр бүләкләр зур гына арбада, халыкка күренерлек итеп, тәртип белән урнаштырылган. Бераз гына читтәрәк озын гына колга очына бик тә, горур кыяфәтле әтәч салынган кәрҗин асып куйганнар. Анын ара-тирә дәү канатларын җилпеп, үзенчә кычкыргалап куюы—үзе бер кызык. Мәйданнан читтәрәк тезелеп киткән олауларда балалар өчен кәнфит-прәннектер дисеңме, яшь кыз-кыркыннар өчен бизәнү әйберләре дисенме—ни генә юк. Мәйдан тирәли төркем-төркем яшьләр гармун уйнап, җырлап узалар. Мәйдан гөж килә. Халыкның олысы- кечесе Зариф кунакларын, аеруча Ташкенттан яшь килен булып кайткан Маһирәне, энә күзеннән үткәргәндәй күзәтәләр. Авылдашларының Нургалине нык сагынганнары, шулай ук аны аңлап ук бетерә алмаганнары да хәтта күз карашларыннан ук сизелеп тора. Яннарына киләләр, күрешәләр, сорашалар... Нургалинең тиздән инде бөтенләйгә кайту тиешлеген дә яшермиләр, аерым басым ясап әйтәләр. «Газзәбануыңны да, Хафизынны да башка болай саргайтма инде»—дигәннәрен дә Маһирәгә күп ишетергә туры килде ул көнне. У найсызрак хәлдә калган вакытлары да аз булмады анын... Әнә бит, якында гына бер төркем яшьләрнең Зарифныкыларга төбәп җырлап килүләре...
Аклы ситса күлмәгеңне Килен ни, кимәден ни.
Ятлар белән уртак ярны Сөйдең ни, сөймәден ни.
И җил исә, җил исә.
Тал яфрагын җил кисә.
Сикереп суларга төшәрсен Ярын ятларны сөйсә
Сандугач та монлы сайрый Безнен инеш буенда.
Мин кайгырмый, кем кайгырсын,
Ярым ятлар куйнында.
Өлкәннәр җырчыларга артык игътибар бирмәде кебек... Дөресрәге, ишетмәмешкә салыштылар булса кирәк. Чыгырыннан чыгарга җитешкән Нургали:
—Кемнәр болар, берсен дә танымыйм. Бәлки син таныйсындыр? Гармуннарын алып изәм бит хәзер мин боларнын...,— дип ачуын тыя алмыйча, Нурисламга дәште.
— Мин дә танымыйм, безнен авылныкылар түгел. Шул Фатыйх көчекләредер . Вакланма да, пычранма да, бел аны..
Түзмәде Газзәбану, әле иренә, әле көндәшенә күз төшереп алды да: «Җырласыннар,— диде эченнән генә. Монысын гына йотарсыз... миңа тагы да ачыракларын йотарга туры килә бит әле. Җәй җиттеме, улым белән йоклаган келәт яныннан һәр төнне диярлек җырлап үтәләр. Мина нәрсә эшләргә кала сон? Бары тик күз яшьләремә тыгылып, төннәрне ялгыз вә йокысыз уздырудан башка».
Газзәбануга, ничек тә дулкынланмыйча, тыныч кына (читләр ишетмәсен өчен) сөйләвен дәвам итү җинел булмады. Шул ук вакытта көндәшенә дә бик ишеттерәсе килә иде аның. Әмма соңгы җөмләсендә үзен шулкадәр «мескен» хәлдә калганын тоеп, күнеле тулышты. Жылап җибәрүенең котылгысыз булуын анлап, кисәк Нургалидән кулын тартып алды да, инеш буена йөгерде. Нургалинең аны куып җитеп, юатасы килде. Әмма Маһирәсе кулын ычкындырмыйча, аннан калмады.
«Маһирә, җанкисәгем, син, зинһар, калып тор әле. Без хәзер килербез»,— дип караса да, «Юк, нәрсә булды? Нигә мина монда калырга кирәк?»,— дип, күзләрен мөлдерәтеп, иренә елышты Маһирә Нургази ирексездән «Аңлады... барын да ишеткән, димәк. Халык алдында үзен генә ялгыз калдыруларын теләмәгәне әллә каян күренеп тора бит, югыйсә. Нишләмәк кирәк, юк, хәзер ин дөресе—хатыны янына Маһирәне алып төшмәү»—дип нәтиҗә ясады һәм уйга калды. Урыслар: «Хатын-кызны аңлау өчен бер пот тоз ашарга кирәк»—диләр. Нинди бер пот, капчыгы белән ашасан да, аңлап бетерә алмассыңдыр.
Ирләр бөтенләй башка: тиз ышанучан, үтә гади, җайлы кешеләр
Маһирәне монда алып кайтып, ялгыштым бугай. Анын7 « Мин дә кайтам, бәгърем, синнән канаммы сон. бергә, только бергә кайтабыз»—дип, куйныма сарылулары... Менә хәзер исә әүвәл—Газзәбануны көйләргә кирәк, монысының да хәтерен калдырырга ярамый «Ике хатын арасы—ике ут арасы» дип, минем ишеләргә әйтәләрдер, мөгаен.
Газзәбану тиз генә бер талтирәкнең куе ябандашлары астында чүганәде дә, эчке халәтенә буйсынып, ачы күз яшьләренә ирек куйды Күңеле бушаганчы җылады да жылады. Артымнан төшми калмас, шунда әйтәсемне
әйтеп бетерермен дип, ирен көтте. Юк-юкта ябалдашлар арасыннан төшкән юлына күз салгалады. Шулай бер мәлне үзеннән ерак кына түгел икесенең бергә басып торганнарын күреп, йә. Ходам, агылый белән тагылый күк әллә мине көтәләрме болар? Минем шушы хәлемдә нигә ул үзе генә түгел, ә мин ялгыз! Эчтән генә «юк инде» дип. тиз генә инештә битен-күзен юды. сөртенде Бераз тын алды да, ябалдашның бер кырыен күтәреп, йөзенә берни булмагандай төс салып, чыгарга җыенды. Ләкин ул урында алар юк иде инде. Шул чак каршысына томырылып, чабып төшкән Хафизны күрде: «Нишләп мин ялгыз булыйм ди, әнисен эзләп төшкән улым бар бит минем, рәхмәт балакаем»,—дип, Хафизын кочаклап алды.
—Әни, син кайда йөлден? Әбиләл җибәлде мине. Алал сине көтә-көтә алып беттеләл.
—Әтиен кай тирәдә?
—Әнә ич тегендәләк! Кунак апай белән.
—Әйдә,балам, шунда алып бар мине. Тормасыннар әле кукыраеп, әлләкем булып...
—Нәлсә. нәлсә дисен? Анда җыенны башлыйлал бит, тизләк!
Фатыйхның: «Жәмәгать, җыенны башлап җибәрергә бик вакыт»—дип, сүз башлавына, төрле яктан, бер тавыштан диярлек: «Мулла абзый килеп җитсен, аны көтәргә кирәк... Хәзрәтнең фатихасыннан башка ярамый Юк, юк, көтәбез»...—дигән сүзләр яңгырады.
—Жәмәгать, шауламагыз, Фарук абзый авырып тора икән. «Бара алмыйм* дигән, көтеп тормаска кушкан,—дип, халыкны тынычландырмакчы булган Фатыйхны бер төркем картлар чорнап ук алдылар. Янә шау-шу китте. Картларны Зариф тынычландыра башлады:
—Дөрес түгел. Кичә генә җомга намазында барыбызны тан калдырган мулла абзый ничек инде җыен көнендә генә авырып китсен ди. Кем ышансын бу сүзгә. Хәзер үзем барам да, алып та киләм. Хәзрәтнен фатихасыннан башка җыен кадәр җыенны ничек уздырмак кирәк...
Ин абруйлы кешеләрнең берсе буларак, Зарифка авыл халкынын хөрмәте элек-электән зур иде. Бүген дә аны хуплаучыларның бик күп булуы берәүне дә гаҗәпләндермәде. Үзен авылның төп хуҗасы итеп санаган Фатыйх та чигенергә мәҗбүр булды.
Зарифларны Хаҗәрбикә абыстай үзе генә каршылады. Сәламләшкәннән сон Зариф:
—Хәзрәт урын өстендә үк мәллә?—дип, борчылганын сиздерде.
—Юк, Аллага шөкер таза-сау. Түр бүлмәдә, иртәдән бирле Коръән укый хәзрәт. Йомышыгыз булса, рәхим итегез. Ашыгасыз шикелле, үзен генә чакырыйм, булмаса,—дип, абыстай кереп китте.
Хәзрәт ишектән күренүгә, борчып йөрүләренә гафү үтенеп, җыен халкынын гозерен тапшырды Зариф. Үз чиратында Фарук мулла да, авыл халкынын үзенә карата игътибарлы вә ихтирамлы булуына, һәр очракта динебезгә тугрылык саклавына рәхмәтле калуын әйтте:
Әле дә сез бар. диндәшләрем. Димәк, мин үзем уйлаганча ук, ялгыз түгелмен икән, мен шөкер! Көтеп алган олуг җыеныбызга чакыруыгыз өчен Аллаһынын рәхмәтләре яусын! Ә сез көткән хәер-фатихамны мәчетебездә, нәкъ башка еллардагыча укып, җыеныбызга багышладым, Раббем үзе кабул итсен!
Бу очрашу барысында да авыр тәэсир калдырды. Үзара сөйләшкәндә Зарифның: «Фарук мулланы җыенда катнашудан мәхрүм итү, ай-һай, бер жүнсез Фатыйх эше генә микән? Әнә бит бер көнне, җыелышта нәрсә дип сөйләгән: «Дин ул халык өчен агу. Линин мәрхүм үзе исән чакта ук чиркәүләрне җимерергә кирәк»—дип сөйләгән ди. Шунда үзе «закон» чыгарырга ярата торган Кәлимулла абзыебыз: «Чиркәүләре чукынып китсен,
аларнын эше шул. Әмма, безнен дин турында Линин алай әйтмәс»—дигән бичара. Бүгенге хәлебез шунын гел киресе бит. Аллага тапшырдык, тагын ниләр күрсәтер...
Зарифтан үзе теләгән хәбәрне алгач, Фатыйх тыныч күнел белән җыенны ачып җибәрде. Фарук мулланын сырхаулыгына бик ышанып ук бетмәсәләр дә, халык та тынычланды. Мәйданнын үзәгеннән аз гына читтәрәк көрәшчеләр үз урыннарын алдылар. Көрәшкә мөкиббән ирләр шул тирәгә якынаеп ни генә сөйләмиләр:
Сабиржан быел да батыр калачак. Ташкент бүләге—гармунны алмый каламы сон ул? Кичә үк инде бүләк җыючы Хәнифтән сорап, уйнап та караган икән. Тульке минеке булыр бу гармун дип тә әйткән ди. Булыр, булыр, бер ай буе бер сарык ашый бит ул, дип әйтә ди әнисе.
—Туктагыз әле, алдан кычкырган күкенең башын ярмагыз тагы. Әнә күрәсезме, Сабиржан белән рәттән басып торган күрше авыл егетен, Әхтәм исемле ул. Быел Сабиржанны сыртына салмасам, исемем Әхтәм булмасын дип әйтә ди.
—Лутче үзебезнен Сабиржан жинсен! Ну, өздереп тә уйный инде, ичмасам. Ә сезнең Әхтәмегез гармун уйнау түгел, җырлый да белми бит ул. Бу сүзләрне ишетү һәм көрәшчеләрне энә күзенән үткәргәндәй, күзәтеп тору Маһирә өчен рәхәт тә, кызык та иде
Әмма нәтижә авыл халкы көткәнчә булмады шул. Сабиржанны тәки сыртына салды бит Әхтәм. Бүләкләрне тапшырганда үзенә бер кызык булды тагы. Һәрхәлдә, гармунны Сабиржанга, куен сәгатенә тагын бүләкләр өстәп, Әхтәмне ризалаштырырга маташтылар. «Син гармунның моңын табу түгел, бакасы белән телен дә бутыйсындыр әле»,—дип, шаяртып та карадылар Ну, хурланып та карады Әхтәм бу сүзләргә. «Уйнамый торсын әле»—диде Шулай да бераздан җитди генә:
—Әгәр бер атнадан авылыгызга килеп, уйнап күрсәтмәсәм. сез дигәнчә булыр,—диде. Күршеләр белән әчелешле яшәү яхшыга илтмәс, дип уйлады ахры.
Көрәштән кала иң зур тамаша—ат чабышы. Чабышка килгән атларны Сорна урманының басу белән тоташкан урыныннан кин юл буйлап, кардон өенә якын ачыклыкка алып киләләр. Шунда атларны бер рәткә тезәләр Барлык җайдаклар читтәрәк, атка атланган өлкән кешенең ак яулык тоткан кулына карап торалар. Ак яулык селкенүгә, атлар томырылып чаба башлый Соңгы тукталыш—тегермәнгә җитәрәк сөлге бәйләнгән багана яны. Анда янә бер өлкән ир чабышкыларны кабул итә. Жиде-сигез чакырымны үткәннән соң тау өстеннән үтеп, тегермән борылышында аска төшәргә тиешләр. Ул юл мәйданга бик ачык күренеп тора. Кемдер тау өстендә күтәрелгән тузанны күреп: «Атлар килә»—дип сөрән сала. Халык шаулаша, кайсы атның беренче киләсен чамаларга тырыша.
—Газимҗан абыйның Ак бәкәле беренчелекне бирмәс
—Икенчелекне Садрый абзый юртагы алыр, ә өченче урында, узган елдагыча, Исмәгыйльнең айгыры килер—дия-дия юрарга керештеләр Яшьрәкләр атларны каршыларга тегермән янына йөгерде. Газимханның улы Мәхмүт, йөргән кызы Мәфрүзә белән күптән инде шунда Мәйдан халкы гөж килә. «Маһирәнең бүләген—яшел атлас күлмәклекне Акбәкәл ала да ала инде. Безнең авылда андый чабышкының булганын белмиләр дә. Нишләптер Газимжан абый үзе күренми» , —ди берсе. Икенчесе —Казанга киткән ди Мәхмүтен ачлыктан әти-әнисен югалтып, дөм ятим калган Мәфрүзәгә өйләндерәсе килә икән. Хатын-кызсыз йорт—ятим йорт инде ул Шәмсенурымны ачлык кына харап итте шул. Үз кабымлыгын да мина биргәндер җанашым. Мәхмүт белән Мансурамны мулла абзыйларда балалар
өчен ачылган Әмрикә ашханәсе саклап калдыдип сөйләгәнне диде. «Чыннан да, менә шул ярдәм һәм мулла абзый белән абыстайның бәяләп бетергесез хезмәтләре аркасында бездә балалар үлеме азрак булды. Күбрәк өлкәннәр кырылды шул»,—дип раслады күбесе.
Нәкъ шул вакытта тынычланырга өлгергән атларны мәйданга алып керә башладылар. Халык дуу китереп кул чаба, яшьрәкләр кайсы «ур-ра» кычкыра, кайсы сызгырып жибәрә. Нәтижә—чыннан да, халык юраганча. Беренче булып горур кыяфәттә Акбәкәл бара. Анын башын як-якка чайкап алулары да «күрәсезме мине, быел да ышанычыгызны акладым» дигәндәй тоела, йөгәненнән тотып барган Мәхмүт тә, ат өстендәге энесе Мансур да горур вә бик бәхетле иделәр. Алар өчесе дә бер җан булып, бер сулышта дигәндәй бөтен мәйданны әйләнеп чыктылар. Акбәкәлнен муйнына кызыл башлы зур киндер сөлге салдылар. Мансурга Зариф абыен бүләге дип каеш йөгән бирделәр. Сөенеченнән авызы колагына җиткән малай: «Зариф абый, сиңа рәхмәтләр яусын» дип кычкырып бөтен мәйданны яңгыратты.
Хәниф ялык-йолык килгән яшел атлас күлмәклекне кулына алуга, ярдәмчеләренә күз кысты. Алары шунда ук: «Бүләкне алырга Мәфрүзә үзе чыксын, үзе алсын!»—дип мәйданны яңгыраттылар. Оялуыннан бит алмалары кызарып чыккан. Мәфрүзә нишләргә дә белмәде, аптырап калды. Инде халык арасыннан да: «Бар җаный, бар, оялма, бүләгеңне ал»!—дигән тавышлар ишәя башлагач, башын аска иеп, оялып кына Мәхмүт янына килеп басты.
Бүләкне кулына алуга әллә нишләп китте Мәфрүзә. Кинәт, күзләрен яшь элпәсе каплап, гел томан эчендә калгандай булды. Өстәвенә тамагына төер утырды. Ник бер сүз әйтә алсын.. Бер кулы белән күзләрен каплап, башын аска иде. Мәйдан халкы аның күнеле тулудан туган эчке халәтен анлап, дәррәү кул чаба башлады. Шул чак Газзабану тиз генә үзенекеләрдән аерылып, Мәфрүзә янына ашыкты. Каршысына бөтен мәйданны балкытып, чулпыларын чыңлатып килүченең Газзәбану апасы икәнен таныгач, җан керде кызга, хәтта яшь аралаш көлеп тә җибәрде Шулай булмыйни—соңгы елларда якын туганыдай күреп, көн саен диярлек хәлен белеп, ярдәм итеп торучы да шул Газзәбану апасы булды бит. Әти-әниләрен җирләгәндә дә Зариф абыйлары бөтен өй эчләре белән булыштылар. Инде үзе өчен ин җаваплы бу минутларда да, Газзәбану апасынын янәшәдә генә булуы— әйтерсең лә, кызга канатлар куйды. Газзәбану бу юлы да башындагы өр-яна ак ефәк шәлен алып, Мәфрүзәнен иненә салды һәм болай диде: «Менә бу шәлем сиңа Нургали абыең белән безнең бүләгебез булсын. Бәхетле бул, балакаем!» Һәм тавышын бераз акрынайта төшеп (башкаларга ишетелмәсен өчен) «Сөйгәнеңне бер кайчан да, беркемгә дә бирмә һәм һәрвакыт, һәр кайда гел бергә булыгыз!»—диде. Әмма якындарак кына Газзәбанудан күхзәрен ала алмыйча, үзенең кайда икәнен дә онытып басып торган Фатыйх барын да ишетте. Ишеткәннәрен халыкка, аеруча, Зарифныкыларга ничек тә сиздерәсе килеп: «Иптәш Яруллина, сиңа авыл советы идарәсе исеменнән ятим кызыбыз Мәфрузәгә биргән зур бүләген өчен дә һәм ана, аеруча киләчәк мәхәббәтенә кагылышлы изге теләкләрен өчен дә рәхмәтемне белдерәм. Синең бу теләкләренә җыеныбызда катнашкан һәр кеше һәм ерактан кайткан кунакларыбызда кушылыр дип ышанам. Ә авыл советы синен еллар буенча шушы балага кылган ярдәмнәреңне беркайчан да онытмас, рәхмәт Газзәбану!»—шулай дип, анын кулын да кысмакчы булды Фатыйх. Әмма Газзәбану анын сузылган кулларына күз дә салмыйча, толымнарын чайкалдырып кырт борылды. Яланбаш калган Газзәбану, тагы да гүзәлрәк күренде. Халык арасыннан: «һай, сөбхәналла», «һай күз генә тимәсен», «бер килмәгән җире юк бит», «Раббым, үзең сакла», «Гүзәллекне
бирсә дә бирә икән Ходай», дигән соклану сүзләре күп ишетелде. Шулчак Мәфрүзә дә түзмәде: «И, жаныкаем, менә шушылай гына йөре, ничекләр килешеп тора үзенә»,—дип әйтми кадалмады. «Бик дөрес әйтәсен, сенлем Шәлләр, яулыкларга уралып үз матурлыгын үзе яшереп йөрмәсен, иеме Яна заман килә, янача яши башларга кирәк»,—дип, Мәфрүзәне хуплаган булып, Фатыйх та үз фикерен җиткерде.
Газзәбану: «Әйдә, балакаем, үз урыннарыбызга барыйк инде. Син Маһирә аланнарга рәхмәтеңне әйтерсең»,—дип Мәфрүзәне җитәкләп китеп барды И, бу гөнаһсыз жаннарнын мәйдан буйлап, тирә-юньгә нур бөркеп атлап барулары... Юк, атлап түгел, йөзеп барулары... Әйтерсен лә, алар үзләренең Бәхет дигән диңгезләрен йөзеп үтәләр. Бәхет тә бер килсә килә бит ул.. Әнә каршыларына улы белән Нургалинең җитәкләшеп йөгерә-йөгерә килүләрен күреп: «Бәхеткәйләрем минем!»,—дип Газзәбану үзе дә кочагын җәеп каршы йөгерде. Шул вакытта аларны мәйдан халкынын бердәм көчле кул чабулар белән алкышлаулары бәхет өстенә бәхет түгелмени01 Кешегә бәхетле мизгелләр кичерү өчен әллә ни күп тә кирәк түгелдер... Ә кода-
кодагыйларнын шатланулары ............. Балаларының бәхетле булуларын күрү—
ата-ана өчен икеләтә бәхет дими ни дисен. Үз яннарына китертәсе килеп, ике кода бер юлы диярлек кулларын изи-изи: «Хафиз улым, әтиләренне безнен янга алып кил, безнен янга»,—дип кычкырып ук җибәрделәр. Ә Маһирә... Маһирәсе нишләсен инде. . Нургалиен дә җибәрми кадалмады, үзе дә иярә алмады. Калган урынында басып тора.
Хафизмы соң ул бабасы кушканны үтәмәүче... «Ярар, ярар, улым, әнә безне көтеп торган кунак апайны да үзебез белән алыйк инде»,—дип карады әтисе. «Юк, аны соныннан үзем алып килермен»,—диде.
Кинәт мәйдан уртасында кемнеңдер кычкырып елаган тавышына сискәнеп киттеләр. Ул—Ак бәкәлен муеныннан кочаклап, «Әти, бәгърем»,— дип үксегән Мансур иде. Шунда ук мәйдан халкына Казанга киткән Газимжаннын вафат икәнлеге мәгълүм булды. Күпләрнен «Иннә лилләһи үә иннә иләһи ражигун» дип дога кылулары ишетелде
Жыен узуга, икенче көнне иртүк, Нургалине авыл Советына чакырттылар, Тышкы ишектән керә-керешкә Фатыйхның кемгәдер: «Әнә үзе дә килеп җитте, анын белән сөйләшкәндә катыраклык фарыз»—дигәнен ишетеп өлгерде ул. «Минем белән катырак сөйләшергә тиеш кеше кем булыр икән»? дигән уй белән Нургали ябылыр-ябылмас калган ишекне ачып, эчкә үтте. Фатыйхның сонгы сүзләрен ишетеп калганын сиздерәсе килеп «Әйе, килеп җиттем шул, чакыргансың бит Тик ни өчен чакырганыңны гына белмим Ә бу иптәшне кем дип белик»?—дип читтәрәк нидер укыган сымак утырган ят кешегә карап куйды
—Кем булса да сина барыбер түгелмени?
—Ярар, әйдә, мина димәгәе әллә кем булсын, әйт йомышыңны, Фатыйх Нигә минем кирәгем чыкты сон әле сина, һич акламыйм..
—Син читтә хатын өстенә хатын алып, гүләйт итеп йөрсән дә, әлегә шушы авыл кешесе саналасын бит. Синең кайда, ниләр эшләп йөргәнеңне тикшерергә безнен полный хакыбыз бар. Әллә хатының белән баланны ташлаган кебек, туган авылыннан да ваз кичтеңме? Боларны авыл сәүите белергә тиешме0 Тиеш! Эрвәлүтсия хатын-кызларга да ирләр белән тигез хокук бирде. Сәүит нласы кирәк чакта аларны яклауны да үз өстенә алды Боларны гына аңлыйсындыр шәт?
—Анлыйм да ли, Йә. шуннан?..
—Сине авылда Газзәбану белән законный аерылу өчен генә кайткан дип
сөйлиләр, дөресме шул? Бу заманда ике хатын белән яшәргә ярзмзгзнны чэмзлыйсыңдыр инде...
—Син нәрсә тузгз язмзгзнны сөйләп утырзсын, Фзтыйх? Үзен чыгзргзнсындыр әле бу сзфсзтзны... Минем эерырдзй хзтыным юк һәм булмзе тз. Өмет тә итмә... Алар икесе дә минз бертигез гззизләр.
’ — Да-з-з. менә кешене бзйлык нишләтә... Хужзннын бзйлыгынз кызыгып, зның кызын үзенә кэрзтып, Гзззәбзнуны нинди утлзргэ сэлгзнынны сизми дә кзлгэнсын дип әйтимме?! Ай-яй, ничек жиңел сөйләшәсең, «икесе дә бертигез гззизләр» ди бит әле. Әгәр шул взкытгз зны Нурислзм белән күрше мэлзе коткзрмзез, тәки ургылып зккзн язгы тзшугз тэшлзнэсы булгзн Гзззәбзнуын. Күпме звырып, тзнымзелык хәлгә килеп йөрде бичзрз. Аны элеккеге Газзәбануыбызга кзйтэру өчен күршеләрегез кулыннан килгәннең барын да эшләде. Ә си-и-и-н «икесе дә газизләр» имеш... Юк инде, берсен аермый барыбер берни дә булдыра алмыйсын хәзер. Нибуч, сәүвит законына буйсынмый хәлең юк...
Монарчы үзенә мәгълүм булмаган бу авыр, жан өшеткеч хәбәрне ишетү, бигрәк тә Фатыйх авызыннан, җитмәсә чит кеше алдында, жинел булмады Нургалигә. Әмма Фатыйхның: «Хуҗанның байлыгына кызыгып...» дигән сүзләреннән гарьләнү һәм аның Газзәбануга өмет багьлавын сизеп утыру, ничек тә түзем булырга тырышкан Нургалине чыгырыннан ук чыгара язды. Бүлмәдә ят кеше булганын да онытып җибәрде булса кирәк:
—Житте. Фатыйх, канца да канпов. ни өчен чакыртканыңны акладым. Газзәбануга юкка борынынны сузасын. Гомерендә бер ир чырае күрмәсә дә, яна влас, кодрәте җитеп, сине әллә кем итеп күтәрсә дә, карамаячак ул сина. Аны жәлләп, хәленә кергән булып, мина каршы әллә нинди ялганнар корып, кирәксә-кирәкмәсә авыл советына чакыртып котыртуларыңны туктат. Юкса мин сине...
—Нәрсә-ә-ә, әле син мина янамакчы буласынмы?!—дип Фатыйх кулларын йодрыклап, гайрәт күрсәтер өчен микән, урындыгын ачу белән этеп җибәрде һәм аягүрә басканын сизми дә калды.
—Синен белән кул пычратырга әллә мине дурак дип белдеңме?—дип Нургали үтә мыскыллы караш ташлады Фатыйхка.
Тик монарчы нәрсәдер укыган кыяфәттә утырган өченче кеше телгә килде.
—Иптәш Салахов, утырыгыз! Ул бит сезне специально вызывать итә, неужели шуны аңламыйсыз?—Аннары Нургалигә таба борылып:
—Ә сез, Ташкент кунагы, кайда утырганыгызны, кем белән сүз көрәштереп һәм кемгә кизәнгәнегезне, чамалыйсызмы, ә?
—Чамалыйм, бик яхшы чамалыйм. Ни укырга, ни эшкә дигәндәй, авылның бер хөрсәнтәе иде ул... Бәхетенә, илгә яңа влас килеп, аны әнә нинди зур «түрә» ясады. Башта предкамбид, ягъни «ярлылар комитеты»на персидәтел итеп куйдылар. Чөнки алар гомер буе үтә дә ярлы яшәделәр. Кечкенә генә салам түбәле өйдә, бер кәҗә дә асрый алмаган, фәкать чабата ясап кына көн күргән Сәлахетдин абзыйның игелексез малае булып үсте ул. Гражданнар сугышы елларында халык өстенә салынган әллә нинди исемдәге налоглар өчен дип икмәк җыйган чакта, Фатыйхыбыз үтә активлашып китте. Кешеләрне куркытып, йорт саен тентүләр ясап, хәтта өй тулы балаларынын да сонгы умачлык оннарына кадәр алып чыгып киткән кеше ул. Менә шул тырышлыклары өчен авыл сәүите персидәтеле итеп куелган да инде ул. Ул елларда халык шул кадәр таланмаса, егерме беренче елгы ачлыкка бу кадәр бирешмәгән булырыек. Бәлки, Нурислам белән безгә дә читкә чыгып китәргә туры килмәсие. Фатыйх, сина да минем ничә кат өйләнгәнемне тикшереп, кайсын аерырга, кайсы белән торырга дип мина әмер биреп утырасы булмасые.
Ә мин пока үзбәкләр җирендә яшим. Шөкер, анда бодай вакланмыйлар, анда башка тәртип... Ирләрнен берничә хатын белән торганында берәүнен дә эше юк. Мөмкинлеген бар икән хст өч, хет дүрт хатын белән яшә. Хатын-кызны ялгыз, балаларыңны ятим генә итмә, барын да тигез күр.
Үзенә карата әйтелгән әр-хур сүзеннән Фатыйх бер агарды, бер күгәрде, чигә тамырлары зәңгәрләнеп бүртеп чыкты.
—Карале моны, исе дә китми, чын дошман сүзен сөйләп утыра бит әй! Ә сез шуңа полный ирек бирәсез,—дип, кунагына борылды. Ә тегесе тыныч кына:
—Ничево, тиздән үзбәкләр җирендә дә тәртип урнаштырырбыз! Бик сикерә алмассын,—дип сүз башлауга Нургали аны бүлдереп
—Анда сезгә эш калмады инде. Сездән башка да тәртипнең шундыен урнаштырдылар, исен-акылын китәр. Урыс башкисәрләренең генә килүе җитмәгән, татарларны бригада-бригада итеп җибәреп күпме үзбәкләрне кырдылар. Үзбәк аналары күпме газиз улларын, үзбәк хатыннары гаиләне туендыручы газиз ирләрен югалтып, өй тулы бала-чага белән ятим калдылар Шул үзбәкләрнең рәнҗеше безгә дә төшмәгәе дип борчыласы урынга Их, сез...
— Нинди үзбәкләрне? Басмачыларны диген, басмачыларны кырдылар алар, бик дөрес эшләделәр. Дан аларга! Дан!—дип, ачу белән кычкырып җибәрде теге.—Тынлап-тынлап торам да, чыннан да син контра сүзен сөйлисен бит, егет,—дип нәтиҗә ясады ул.
—Ә син монда килеп нәрсә сөйләп утырасын? Нинди басмачылар? Электәге үз тәртипләре белән яшәргә теләгән шул ук үзбәкләр бит инде алар. Ачлык вакытында күпме татарларны үзләренә сыендырып, ярдәм иткән үзбәкләр шулар бит инде. Ул бәрелешләрдә татарларның үзләре күпме кырылганнарын беләсезме соң сез? Ташкентка килеп җиткәнче үк чүл-далаларда ятып калган, ерткыч хайваннарга азык булган бихисап татарларның санын беләсезме сон? Кемнәрнең газизләре бетмәгәндер анда! Үзбәкләр хәзер урыстан битәр татарларны күралмый башладылар, безгә ләгънәт укыйлар. «Татарга ит яхшылык, көт явызлык» дип, безне сүгәләр. Ә сез, дан аларга. дан дисез. Мин сезгә дошман да, контра да түгел Бары тик дөресен генә сөйләдем. Кайбер сүзләрем ошамаса, бигайбә, Фатыйх Башка йомышларың булмаса, мин китим инде.
Нургалинең бу сүзләреннән соң рәис тә ничектер йомшаргандай булды.
—Әйе, чыннан да йомышыбыз бар сиңа. Авыл сәүите идарәсе һәм камсамул-яшьләр исеменнән авылда клуб төзелешенә бераз акчалата ярдәм сорамакчыек синнән. Үз көчебез белән төзи башларга карар кылдык.
Шактый авыр сөйләшүнең көтмәгәндә мондый борылыш алуына Нургали эченнән генә сөенеп куйды. Әмма бу халәтен сиздермәде
—Юк-барны тикшереп, ачу китереп утырганчы сүзне менә шуннан башларга кирәгие сиңа. Ярар, миннән эш калмас, үз өлешемне кертермен Әти дә аты белән булышыр дип уйлыйм, сөйләшермен Аннары яна мәктәп салу турында да уйламыйсызмы? Мәдрәсә бинасы кечерәк тә, искереп тә килә. Кичә җыенда балаларның күплеген күреп сөендем. Бу эштә ата-аналар да ярдәм итми калмас дип уйлыйм. Менә бу эшләрегез барып чыкса, халык сиңа рәхмәт кенә укыячак. Минем дә улым үсеп килә, кулдан килгәннең барын да эшләрмен
Нургали бераз тынычлангандай булып, саубуллашып чыгып китсә дә. үзен борчыган шикле уйларыннан өенә кайтып җиткәнче арына атмады Теге кеше кантоннан НКВД тирәсеннән булмады микән? Шул жүнсез Фатыйх коткасына бирелеп, артыграк ычкынып киттем бугай Йишләтәсе
бу кызу холыкны? Локман абзый да: «Заманалар бозылып бара, зинһар, сак булыгыз, алдыгызны-артыгызны карап йөрегез»,—дип кат-кат әйтеп, озатып калганые бит юкса. Татарнын акылы төштән сон дип белми генә әйтмәгән шул безнең халык.
Санаулы көннәр иллә дә тиз үтә икән. Әмма кем өчен бит, Нургали белән Газзәбануга яшен тизлегеңдәй тоелса, Маһирә өчен... Көннәреннән бигрәк төннәренең озынлыгы иксез-чиксез кебек. Жыен узганга да көн артыннан көн үтә тора. Газзәбануына хәзрәтнен киңәше турында тәки бер сүз әйтә алмады Нургали. Сөйләшү, килешү һичшиксез булырга тиеш һәм анын котылгысыз икәнен дә белә үзе. Тик анын ни белән тәмамланасын күз алдына китерә алмый гаҗизләнә.
Өч елга якын аерым яшәсәләр дә. мәхәббәтләренең өр-янадан дөрләп китүе икесенә дә зур бәхет китерде. Өстәвенә, алма кебек бала белән дә бизәлгән бу илаһи мәхәббәт беренче елларыдагыга караганда күпкә кайнаррак икәнен тоеп, бер-берен назлап туя алмаганда... Йә, Хода, ничек итеп сүз башламак кирәк Ниләр генә уйлап бетермәде Нургали Йә. жаен табып, рөхсәт итүен сорап та карады ди. Әгәр риза булмаса. Ул чакта нишләргә?.. Бу никахның кирәклеген аңлатканда үземне таләпчәнрәк тотсам Алайса бөтенләйгә талак, дисә... Әйтә ала ул аны, малай анын кулында. Ул вакытта нишләргә1’ Газзәбану белән никахлашкач, әтисенен сөйләгән вәгазе исенә төште Нургалинең. «Улым, Көектә Яруллиннар нәселе ишәергә тиеш. Бабаннын мина үпкәлисе килгән чаклары аз булмады. Синнән башка балаларыбыз, нишләптер, йә үлек, йә терек туганнары да ике-өч көнлек кенә гомер белән тудылар. Нишләтәсең, Ходайның кушканы булгандыр... Килешеп, бик тату да һәм муллык белән дә яшәдек юкса. Бервакыт бабан, көтеп-көтеп тә өмете киселгәч, мина болай диде: «Зариф улым, сина, Зөлкамал киленнең рөхсәте белән, яшь хатын алып кайтырга кирәк. Аллага шөкер, тормышыбыз бөтен. Мин ике килен, син ике хатын асрамаслык кешеләрмени без? Шәригать тә, мөселманга мөмкинлеге булса, хәтта дүрт хатын белән никахлы яшәүне хуплаган.
Әниегез дә ризалашты кебек. Ул «яшь хатын» дигәнен бергәләп тә эзләп карадык, әмма кулаен гына тапмадык. Ана ошаганы мина, мина ошаганы ана ошамады. Бәлки әле алдагылары гомерле булмасмы дигән өмет белән яшәп карарга булдык. Нишләтәсең, безнең өчен «өмет үсендерер, өметсезлек үкендерер» дигәндәйрәк килеп чыкты булса кирәк,—дип, әтисе сөйләгәннәренен барын да хәтереннән уздырды Нургали.
Әтисенен тормышка ашмаган гамәлләре бердәнбер улында кабатланыр дип кем уйлаган. Тик нәкъ киресенчә... Маһирәсе узган ел: «Әллә тәрбиягә берәр бала алып карыйкмы9» дигәние. Ул бала чын Яруллин була алмаячак шул. Аннары нәселебезгә ни китерәсен кем белгән? Их, ачлык, каһәр суккыры ачлык... дип ул вакыттагы өзгәләнгәннәре дә күз алдыннан үтте анын. Житмәсә,Маһирәсе дә җае чыкса-чыкмаса, һәр көн диярлек «Газзәнә әйттеңме, ризалыгын бирәме?» дип җанын телгәли. Кичә ул ана: «Туктат әле бу сорауларыңны, вакыты җиткәч үзем әйтермен», дип. кисәтергә мәҗбүр булды. Кисәтүен кисәтте Нургали, әмма бу кыска гына әйтелгән җөмлә икесен дә тирән уйга салыр дип кем уйлаган. Маһирәгә сөйгәненең шул вакьггта үзен кырысрак тотуы һәм әйткән сүзенең дә боерык биргәндәгедәй әйтелеше ошамады, билгеле. Ризасызлыгы хәтта йөзенә дә бәреп чыкты. «Яхшы, сез теләгәнчә булыр»,—диде дә. җылап җибәрүеннән куркып, тиз генә өйдән чыгып ук китте. Нишләргә, кая гына качып бер туйганчы җыларга дип. өй артына йөгерде. Аулак урындагы биек шомырт агачы, анын төбендә ике генә
кеше утырырлык эскәмия дә бар анда. Тын гына елады да елады Маһирә. Нургалием эзләп чыгар да, юатмый калмас әле дип тә өметләнде үзе
Өйдә ялгызы гына калган Нургалинен дә үз уе. Маһирәнен яратуы чын ярату микән? Өзелеп яратуны, монын яраткан кешен өчен үзенне корбан итәргә әзер булу икәнен андыймы икән ул. Әллә анын минем белән никахлашуы әти-әнисе алдында гел чираттагы капризы гына булды микән? Әнә бит, әтисе безнен өчен дип шәп кенә йорт салдыра башлагач, ничә мәртәбә әйтеп карадым «Без авылда торырбыз, синен үз өен, Газзәбанунын үз өе булыр», дигәч, «юк» дип кырт кисте бит. Питердан сон әтиләр хакына Ташкентта яшәргә риза булганыма да рәхмәт әйтсеннәр әле! Шул чакта, ничек мин бер ни дә уйлый алмадым икән? Туктале, ә мин үзем Маһирәне чын ярату белән яраттыммы сон? Аның гаҗәеп монлы тавышы, татарнын мин белмәгән элеккеге җырларын йөрәкләрне сыкратырлык мон белән җырлаулары, скрипкәсеннән агылган үзәк-өзгеч моңнары белән миннән тәкатьсез гашыйк ясады түгелме сон? Бу инде яратудан бигрәк талантка баш ию, соклану, чиксез хөрмәт итү генә түгелме сон? Аннан, Локман абзыйнын безнен мәхәббәтебезгә катнашы бармы? Никахыбызны оештыручы, әлбәттә, ул булды, әмма кызынын теләген генә үтәмәде микән. Ничек кенә булмасын, хатынымның әтисе дә бит әле ул. Тиеш булса да, ничек мин ана бабай дип дәшә алыйм ди, юк... Ә Маһирә әтине күрүгә «әткәй» дип, әниемне «әнкәй» дип, шунда ук әйтә башлады. Минекеләр эределәр дә киттеләр. Бик тиз яулады ул аларны. Әгәр нык яратмаса, шулай булыр идемени? Аннан, мина карата да, һаман бер төсле игътибарлы, нишләргә белми тора... Мин салкынайсам ана ни булыр? Ярату гына түгел, вөҗдан да бар бит әле... Саф кыз булып тормышын миңа багышлаган, чын ярату булмаса, язмышы белән шулай уйный алырые микән? Минем аны рәнҗетергә хакым бармы сон? Юк бит... Газзәбану да анларга тиеш моны
Маһирә шомырт төбендә алай озак та утырмады шикелле. Ишегелдында каенанасының:
—Газзәбану, Нургали, сез кайда? Мунча өлгерде, керергә бик вакыт,— дип, дәшкәне ишетелде.
—Әби, әни су буенда кел чайкый, әти дә шунда китте.
—Бар, җаным, йөгереп кенә төш тә, мунча сезне көтә диген. Су буена төшсәләр дөньяларын оныта инде алар.
—Әби, әби, нәлсәләлен онталал, дидең? Анысын онытмасыннал диимме?
—Ярар, ярар, улым, бар, йөгер инде. Әби чакыра диген.
Хафизның әбисенә биргән җавапларын бик рәхәтләнеп тынлады Маһирә. Ләкин менә «мунча» сүзе анын җенен үк кузгатты. «Бар икән, ни бетмәгән мунчадыр инде бу. көн дә мунча...—дип эчтән генә сукранып та куйды Нургалиләрнең күтәренке кәеф белән шунда җитәкләшеп кереп китүләрен, аннан шундый матураеп, алсуланып, янә җитәкләшеп чыгып килүләрен күреп тору, Маһирә өчен ин авыры, газаплысыдыр. мөгаен. Аерым-аерым чыксалар да була бит инде, югыйсә. Моны Газзәбану үч итеп эшлидер әле. Хәзер иң яхшысы—урамга чыгып китү. Тегермән якларын, аеруча теге ялгыз, карт өянке тирәләрен урап кайту булыр.
Ишегалдында Зөлкамал очрап:
— И-и, киленкәем, син дә су буендаен мәллә? Шактыйдан күзгә чалынмадың.
—Юк, әнкәй, бакчада булдым мин. Ә хәзер болын тирәләрен әйләнеп кайтмакчы булам. Сорасалар, әйтерсең Сорап та тормаслар әле... Мин кемгә кирәк?..
—Алай димә, балакаем. Менә Аллаһы боерса, никахыгызны яңартуга гел бергә булырсыз әле.
—Абау, әнкәй җаным, син каян беләсең? Кем әйгге? Әллә Газзәбану әйттеме?
—Юк, кызым, безнен якта сүз иясе белән йөрми диләр. Хәере белән үтсен диген.
Урам тыныч, бала-чагадан башка, олы-карты күренми, очраганнары да исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашалар да, тыныч кына китеп баралар.
Карт өянке янына тиз килеп җитте Маһирә. Шунда киселгән агач төпләренә калын гына такта беркетеп, озын эскәмия сымак нәрсә ясап куйганнар. Өянке тирәсен йөреп, кайбер муртайган урыннарын капшый- капшый агачны өйрәнә башлады.
—Апай, син монда үзең генә нишләп йөрисен?—дигән тавыштан сискәнеп китте Маһирә. Башын күтәреп, як-ягына караса, артында басып торган чибәр генә яшьүсмер кызны күрде.
—Менә бу япа-ялгыз үскән, инде бик картайган өянкенен хәлен белергә дип килгәнием.
—Анысы әйбәт булган. Тик монда ялгыз килергә ярамый диләр. Аннары тан атыр-атмас вакытта бигрәк тә куркыныч диләр.
—Ә нигә ярамый, нигә куркыныч диләр?
—Ул кеше башта саташа башлый, соңыннан чирләп үк китә икән диләр.
—Алай булгач, анын берәр тарихы да бардыр әле. Бәлки сөйләп тә бирерсең...
—Юк, аны Бибиҗамал исемле бер әби сөйли. Аны шул өянкенен яшьтәше икән дип тә әйтәләр.
—Син мине шул әби белән таныштыра алмассын микән, сенлем?
—Анын өе ерак түгел, моннан тәрәзәләре дә күренеп тора. Ә-ә-нә!
—Күрәм-күрәм. Әйдә, бергәләп барыйк...
—Юк, монда ялгыз килгәнсең бит әле. Анда барасында барасын инде... Аның исеме Бибиҗамал булыр.
—Ярый алайса, Аллаһының рәхмәтләре яусын үзенә, сау бул акыллым,— дип, кызга янә сынаулы бер караш ташлап:
—Өянкебез белән дә хушлашыйк инде,—диде.
«Ий, үз гомерендә ниләр генә күрмәгән серледән-серле Олуг Өянке,— безгә кабат күрешүләр теләп тор! Исән-имин яшә!—дия-дия Маһирә кыз күрсәткән тәрәзәләргә карап китәргә кузгалды.
Маһирә килеп кергәндә карчык өендә иде. Йорт бик таза күренә. Өйнен эчендә дә чисталык, тәртип. Бик күркәм карчык икән, башында ап-ак яулык. Өстендә матур гына зәнгәр сатин күлмәк. Итәге чигелгән ак алъяпкыч ябып куйган.
—Әссәләмүгаләйкүм, вә рахмәтуллаһ, вә бәракәтүһ, Бибиҗамал әби,— дип, зурлап сәламен бирде Маһирә.
—Сүбхәналлаһү. Вәссәләмүгаләйкүм, кызым. Йөргән аякларына җинеллек, үзеңә күп-күп саваплар иңдерсен бер Аллам. Син кем, кемнен кызы буласын? Күзем күрми минем, таный алмыйм. Тавышың бик гүзәл үзе, җансыз җаннарны да эретеп җибәрерлек дип әйтимме, әмма мина таныш түгел. Нинди җилләр, нинди йомышлар китерде сине минем яныма?—дип, ачык тавыш белән сорауларын тезеп бирде Бибиҗамал.
—Мин бу авылныкы түгел, кунакка гына кайткан кеше, әбекәй, омышым бер генә Сездән якында гына япа-ялгыз үскән карт өянкенен тарихын беләсем килә. Аны сез яхшы беләсез дип әйттеләр. Сөйләмәссез
—Сөйлим, кызым, нишләп сөйләмәскә... Өянкенен үзе турында: үскәндә ялгыз булмады ул. Ана терәк булып, жил-давылдан саклаучылары да барые Үзе чәчкәннәреннән тишелеп чыкканнары да күп булды Ә хәзер ялгыз. Тагын күпме гомере калгандыр.. Яшәсение әле. шаһит буларак. Тыңла алайса кыйссасын да...—Карчык бисмилләсен әйтеп, сөйли башлады.
Бу бик күптәнге тарих. Мина тиздән 97 яшь тула. Мин туганчы ук булган вакыйга ул.
Безнен Көектә бөтен яктан килгән, искиткеч чибәр Гөлжәүһәр исемле кыз белән Мөхәммәтнур атлы егет булган. Кечкенәдән үк бик дус, бергә уйнап үскәннәр. Күршеләрдә икән әле. Өйләре өянкегә бик якын булган. Аларнын уйный торган урыннары да—шул агач төбендә. Әйткәнемчә, өянке үзе дә ялгыз түгел, янында башка агачлар да күп булган. Менә егет белән кыз үсеп буйга җиткәннәр. Алар икесе дә бик монлы итеп җырлый торган булганнар. Мөхәммәтнур җырлый башласа, хәтта сайрар кошлар да сайрауларыннан туктап аны тыңлый икән. Бу һич аерылмас ике гашыйк җанга сокланмаган кеше калмаган. Аларнын даны тирә-юнь авылларга да таралган ди Авыл халкы, туган-тумача яшьләргә матур язмышлар юраган.
Менә беркөнне көтмәгәндә, уйламаганда кыз юкка чыга. Су буенда кер чайкарга төшеп киткән Гөлжәүһәр эзсез югала. Озак кайтмагач, егет борчылып су буена йөгерә. Басма өстендә буш чиләкләрен, чайкарга дигән керләрен күреп, анасы да өнсез кала. Тиз генә тирә-юньгә күз сала, куак араларын караштыра, башы әйләнеп, китеп суга егылмады микән дип көянтәсе белән басма тирәсен тикшереп карагандай итә. Елганын бу тирәсе шактый тирән, юк, нишләп суга батсын ди ул. Кечкенәдән суда йөзеп үстеләр бит алар...
Шулай да, Мөхәммәтнур чума-чума шул тирәдән һәм елганын агышы буенча ерактанрак та эзләп караган Юк, суда түгел ул, димәк. Гөлҗәүһәрне урлаганнар Бу якларда кыз урлау йоласы юк-юктан очраштыргаласа да, үз авылы егетләренең берсеннән дә шикләнми Мөхәммәтнур. Карангы төшүгә атка атланган авыл егетләрен үзе белән алып, күрше авылларда да булалар. Ләкин кыз табылмый Бердәнбер өмет ул да булса, һәр йоланын үз тәртибе дигәндәй, икенче көнне иртәгесен кызны урлаган егетнен ир туганнары белән әтисе кыз өенә килеп хәбәр итәргә тиешләр.
Йола үтәлми, килгән-киткән кеше дә күренми, кыз бер хәбәрсез югала Бу вакыйга ике гаиләне генә түгел, бөтен авыл халкын борчуга сала. Телләрендә Гөлжәүһәр дә Мөхәммәтнур. . Төрлечә фаразлаулар: чынлап торып жен- пәриләргә ышанучылар—җеннәр генә алып киткәндер, бигрәк гүзәл иде шул диләр. Буй җиткән матур татар кызларын фәхешханәләргә сату өчен урлаучылар да бар икән дигән хәбәрләр дә тарала. Чегәннәр эше түгелме икән дияр идек, бу арада аларнын күренгәннәре юк. Гөлҗәүһәрнең әнисе мари авылына күрәзәчегә дә барып караган «Кызыгыз исән, ләкин өйгә кайтмаячак инде ул* дигән имеш. Тагын бер өмет туа—өч көннән базар көне Ул Көектән алты чакрым ераклыкта урыс авылында. Атна саен һәр якшәмбе олы базар. Кайлардан гына килмиләр дә. ниләр генә сатмыйлар. Мөхәммәтнур үзенең дуслары белән тан атуга шунда юнәләләр. Менә шунда кызынын усаллыклары белән дан тоткан, урыс катнаш Кучат дигән авылда икәнен ишетәләр.
Икенче көнне дуслары белән Кучатка юл тоталар Ни хәл итмәк кирәк, кыз урынына кыйналудан анын җуйган Мөхәммәтнурны арбага салып алып кайталар. Берничә көннән аягына басса да, ул инде элеккеге Мөхәммәтнур булмый Акылына зәгыйфьлек килгән дип тә әйтә алмыйлар Ябыга, сула, төннәрен йокламый, телсез калгандай бер кеше белән дә сөйләшми. Тик һәр көнне тан атыр алдыннан Карт өянке янына килә дә ин монлы җырларын җырлый. Сүзләрен дә. коен дә бутамый, бары да элеккечә, тик аларнын тагы
да сагышлырак, моңлырак җырлануын сизмәү мөмкин булмаган
Гөлҗәүһәр сөйгәненең ошбу газапларын ишетеп өзгәләнә. Ул да бик нык үзгәрә. Элеккеге Гөлҗәүһәрнең күләгәсе генә кала. Газаплы булса да көннәр үтә тора. Анын бала табу вакыты да якынлаша. Беркөнне коточкыч хәбәр-Мөхәммәтнурнын Карт Өянке янында үле гәүдәсенә тап булып, авыл халкынын күз яшьләре белән аны җирләгәннәрен ишетә. Ишетә дә, эчен тотып сыгылып төшә Гөлҗәүһәр.
һай, бу тулгак дигәннәре түгел микән? Ачыдан-ачы тулгаклары, хәтта Мөхәммәтнуры хәсрәтләрен, аны мәнгегә югалту кайгысын азга гына булса да оныттыра алмаган, киресенчә тагы да тирәнәйткән генә.
Янында кендек әбисе белән каенана булган кеше бөтерелә. Кендек әби Гөлҗәүһәрнең тәнендәге хисапсыз кара янган урыннарны күреп: «Һай балакаем, ни хәлләр түзәргә кирәк. Күпме бәби кабул итеп, мондый җәбер кичергән хатын-кызны беренче күрәм», дип аптырап калган. «Әйдә, син үз эшеңне кара инде, җәме. Бөтен эче ду килә, баланың ашыгуы бит инде бу. Бик яшь, рәтен-башын да белмидер, ярдәм ит, киңәшләрен бир үзенә*-дил каенанасы әмер кыла.
—Кызым, тулгагың шуңа кызулый, малайдыр, бик тере күренә. Сина актык көченне туплап көчәнергә кирәк. Жылама, кызым, жылама, бу вакытта җылау көченне генә ала. Көчән, кызым, көчән, балам,—дип тилмергән кендек әби.
—Көчән инде, баланы харап итәсең бит. Көчәнми генә бала тумый, шуны да белмәскә,—дип каенанасы да ризасызлык белдерә җитмәсә.
—Юк,—дип кычкырып күзләрен чытырдатып йомган бичара.—Жир йөзендә бу мәрхәмәтсез токымның дәвамы калырга тиеш түгел. Үз хәсрәтем үземдә катсын, ана кагылмагыз. Ә рәнҗешләрем Мөхәммәтнурымныкы белән кушылып шушы нигездә калсын,—дигән.
Чытырдатып йомылган, шомырт карасыдай кара күзләре башка ачылмаган. Икенче көнне Гөлҗәүһәр карпындагы баласы белән гүр иясе булган.
—Ялгыз өянке кыйссабыз шуның белән тәмам. Әллә җылыйсын инде?— дип Бибиҗамал, күзе күрмәсә дә кунагына таба борылды.
—Алланың рәхмәтләре яусын сезгә, җыладым шул, бу кыйссаны башкача тынлап та булмыйдыр. Сезнең сөйләвегез үзе бер зур хәзинә бит. Мин бүген кайтуга язып куям, Аллаһы боерса. Ничек килдем әле...
—Карале, кызым, син кемнең кунагы буласын? Үзен әйтмәден, мин сорамаганмын. Өянке тарихын сөйли башласам, бөтен дөньямны онытам шул.
—Зариф абыйларга кайттым мин.
—Ә-ә, шулаймыный? Алайса Ташкиннан кайткан кунактыр инде син. Газзәбануыбызнын көндәше буласынмы?
—Шулайрак шул, әбекәй. Язмыштыр инде, —диде дә, Маһирә тагын күзләрен сөрткәләп алды. Ә Бибиҗамал барын да сизеп утыра.
—Яраткансыңдыр инде. Яратмасаң, хатыны, баласы булган кешегә чыкмасыен.—Әллә гаиләле икәнен белмәгән көе гашыйк булдыңмы?
—Юк, белдем. Хәтта хатынын өзелеп яратканын, яна туган малае барын да белдем. Иләс-миләс чагым да түгел бит югыйсә. Ул вакытта инде мина егерме бер яшь иде. Чибәр-чибәр генә шактый гыйлемле егетләргә димләп тә, очраштырып та карамадылар түгел. Нишләтәсең, берсенә дә күңелем төшмәде. Әлла соңгарак калып та җитлектем инде. , Ә. Нургалиегезне бер күрү белән әллә нишләдем аны аңлатып та, сүз белән дә сөйләп булмый. Күргән өстенә күрәсем килә, күрсәм, янәшәмдә генә йөртәсем килә. Күрше бүлмәдә әти белән сөйләшкәнен генә ишетсәм дә, йөрәгем дөп-дөп итеп ярсып тибә башлый.
Атылып шул бүлмәгә кереп китәрдәй булам Ярый Ходай саклады. Шундый халәттә айга якын азапландым. Йокым качты, хәтта ризыгымнын тәме китте Көндезләрен тавышы колагымда, үзе—бөтен төсе, кыяфәте белән күз алдымда булды. Гашыйк булу дигән хикмәт шушыдыр инде ул име. Бибиҗамал әби? Минем тәмам чарасыз калган хәлемне әтиләрем дә сизде булса кирәк. Сылтау— сәбәп табып, әйтик, зур сәүдәгәр фәлән әфәнде, төгән әфәнде белән очрашуга дип Нургалине өйгә чакыра башлады әти. Анда без әнием белән катнашырга тиеш тә тиеш инде Ходайның рәхмәте—Нургали дә мина карап-карап ала башлады. Ул күз ташлаган саен мин комач кебек кызарам икән (монысын әнием әйтә). Шулай бер көнне, әтием аны гармуныңны алып безгә кичке ашка кил дип чакырган, әнием белән килешеп инде. Мина әйткән кеше юк. Эштән кайтып керсәм, бөтен өйгә таралган тәмле аш исләреннән башларым әйләнеп китте. Пешекче Суфия апа зур залда табын көйли
—Суфия ханым, бездә тагын бер «атаклы сәүдәгәр» белән очрашу буламы әллә?—дим. (Ә үзем булса гына ярарые дип уйлыйм).
—Мин тучнысын гына әйтә алмыйм, әтиен үзе әйтер әле,—ди. Үзе бик тә серле елмая. Мин кулымдагы сумкамны ыргыттым да, әйдә, йөгер аш бүлмәсенә. Ишекне ачар-ачмас кына колак салам. Әти белән әни нәрсәдер мәш киләләр, үзара пыш-пыш сөйләшәләр дә. Берни анларлык түгел Ә күнелем нидер сизенә Алар мина берәр көтелмәгән сөенче килсә, шулайрак кыланалар иде. Ә-ә-ә, шулаймы, кызык итим әле мин сезне дидем дә, «эһе-е, эләктегезме» дип, ишекне ачтым. Килеп тә кердем, икесен бергә кочаклап та алдым. Шаккатты болар:
—Менә, ичмасам, син бүген кеше төсле, кызым,—диде әти —Шулай йөр. без синен уйнап, көлеп, шаярып йөрүенә ияләнгән. Инде кайчаннан бирле сөмсерең коелып, ни ашавың, ни йокын дигәндәй, безне борчуга салып йөрисең. Безнең бар куанычыбыз син генә, кызым, шуны онытма. Әгәр син нидәндер канәгать түгел икән, борчуларың бар икән, үзебезгә әйт. Ялгыз яну, ялгыз көюдән дә авыр тагын ни бар икән? Аллам сакласын!—Шулай дип әти бераз сабак та биреп алды.
—Әти, ярар, барын да аңладым. Мин тырышырмын. Әгәр бүген кирәгем булмаса, планлаштырган бер эшем бар иде. миңа бераз тәмле әйберләрегезне бирегез дә, мин үз бүлмәмә әллүк,—дидем.
—Кирәгем булмаса, кирәгем булмаса дип инде Юк, кызым, син уйлаган зур кешеләр түгел киләсе кунакларыбыз. Берсен син беләсен,—Нургали, икенчесе анын дусты Нурислам. Каршы булмасан, (дигән була бит әле!) кичке ашны бергә ашарбыз. Аннан үз җаеңны үзен карарсын тагы. Хәзер килеп тә җитәрләр инде. Әйдә, әнисе, табынны карыйк, Суфия ханымга эшлисе эшләренне кушарсың да. ул китәр,—диде әти. Әнием ана каршы:
—Ай, Аллам, миңа булышырга Суфия кирәк булачак бит, нигә җибәрәсең?—диде.
—Маһирә өйдә бит, Маһирә булышыр,—дип, әти кырт кисте дә куйды. Мин исә эчемнән генә «рәхмәт яусын, әти» дип, өсләремне алышырга элдердем. Иң кызыгы шул—Нургалием үзе генә килде. «Нурисламга кибеттә өстәмә эш бирделәр. Ул бүген фатирына да бик сон кайтачак»,—диде. Ул кичне мин гомерем буена оныталмам инде. Ризыкларны бик тәмләп, мактый-мактый ашады Нургали. Мин нәрсә ашаганымны, табында ни булганын бөтенләй хәтерләмим. Бер-беребезгә карап та алгалыйбыз, күзгә-күз очрашкан мизгелләр дә булды. Мин «кызармасам гына ярарые» дип телим. Үч иткәндәй битләрем уттай яна, ничек кызармасын иңде ул. Нургали исә тыныч, үзгәрми дә, минем төсле каушамый да. Әнием китергән һәр ризыкны мактап ашавын белә. Әни куана: «ашаган малда өмет бар, аша ждным аша»,—дип кыстый да кыстый «Менә монысын гына, менә бу калжасын гына, менә бу кисәген генә»,—дия-
дия ашата торгач, кунак: «Рәхмәт, Зәйнәп апа, башка булмый. Минем әни дә. нәкъ сезнен күк кыстап ашатырга ярата иде,—диде —Алар хәзер мондый ризыкларны төшләрендә дә күралмый торганнардыр. Бүген мин гүя үз әнием кулыннан ризыкланган күк ашадым да ашадым, гаеп итмәгез инде Сагынам мин ал арны, бик сагынам, хатынымны да, туып кына калган улымны да бик сагынам ». Мина читен, бик тә читен булып китте. Кызгандым мин аны, ә үзем шушы кешегә башымны жуеп гашыйк. Шулчак үзенә күтәрелеп карасам, күзләре мөлдерәмә, түгелеп китмәсен дип, ахры, кул аркасы белән сыпырып куйды. Шулчак әти:—«Әйдә, якташ, ал әле гармуныңны, бер көн эштә уйнаган кебек уйнап жибәр,—димәсенме —Минем дә үз авылымны, әти-әниләремне сагынуларымны әйтеп сыздыр әле Үзебезчә, татарча бер моңланып алыйк. Бирешмә, якташ, синен туган җиреннән аерылуын вакытлыча гына. Ә минеке менә гомерлек булды. Жәсадем дә чит-ят җирләрдә калачак. Әти-әниемне дә үз кулым белән җирли алмадым. Алар мине, мин ал арны, өзелеп сагынып, бер күрергә зар-интизар булып яшәдек.
Күпме татарларыбыз чукындырудан качып туган җирләрен мәңгегә ташлап китәргә мәҗбүр булды. Быелгы коточкыч ачлык, янә безнең Идел буйларында башланды. Аңа корылык кына сәбәп түгел икәнен дә беләбез, тик аны әйтергә генә ярамый. Тагын күпме кеше кырылачак..
Сина килсәк, кыйгырма, мин сине сынап өлгердем инде. Син ышанычлы, гадел, зирәк акыллы, булган егет. Синең өчен кулымнан килгәннең барын да эшләячәкмен. Сина сәүдәдә гыйлем алырга һәм урыс телен өйрәнергә кирәк. Укытучысы каршында утыра, үзен тырышсаң миннән дә, Маһирәдән дә эш калмас.
—Ну, әти-и, минем белән сөйләшмичә дә шулай эшләп буламыни? Мин риза булмасам әгәр?
—Ә син кем кызы сон? Әллә онытып җибәрдеңме?—дип тыныч кына җаваплады әтием.
«Менә шулай, Нургали әфәндем. Бу йортта миңа «әти-әни» дигән мөһер сугылып, берәр эш йөкләнә икән, ул үтәлергә тиеш. Понятно? Әмма мин ялкауларны яратмыйм, сүз тыңламаучы, өй эшен үтәмәүче укучыларны җенем сөйми» дип, шаяртуымнан өчесе дә көлеп җибәрде. Әниемә минем бу сүзләрем әллә ошамады инде, ул мине «әйдәле» дип аш бүлмәсенә алып китте. Сөйләшергә дә өлгермәдек, гармун тавышы . Шулкадәр моңлы, мин ишетмәгән көй. Залга атылдым. Үзләренә күренмичә генә көйнен ахырын уйнап бетергәнен көттем. Йөрәк бәгырьләреңне сызлатырлык моңлы көенә, Нургалинең шушы көйнен үзе таләп иткәнчә уйный алу осталыгына тан калдым. Түзмәдем: нинди көй бу? Композиторы кем? Шулай оста уйнарга сезне кем өйрәтте?—дип сорадым.
—Безнең авыл көе ул. Көйне чыгарган кешесен әйтә алмыйм. Минемчә, аны беркем дә белмидер —диде ул.
—Бу көйгә, кызым, әле генә без искә алган үз татарларыбызнын ачыдан-ачы язмышы, хәсрәте салынган. Шуңа күрә дә шулай моңлы, үтә монлы ул.
Көн арты көннәр үтте. Рус теленнән Нургалигә бик теләп дәресләр бирәм Аннан сон җыр, музыка дәресләре китә. Менә шулай без бер-беребезгә һаман якыная бардык. Күбрәк мин яраттым бугай, мина шулай тоела. Ниһаять, без никахлашып, бергә яши дә башладык.
—Әле авылга, көндәшен янына да кайтырга батырчылык иткәнсен Ничегрәк кабул иттеләр сон үзенне? Зарифлар нәселләре белән Көекнен ин дәрәҗәле кешеләренең берсе Алар киң күңелле, мохтаҗларга ярдәмле, тырыш, булган кешеләр. Газзәбану да авылыбыз күрке. Әйтәләр бит әле: «килен каенеш туфрагыннан» дип, ул да бик уңган, булган, ачык чырайлы, үзләре төсле үк мәрхәмәтле бала булып килде. Минем үземне дә ач үлемнән
алар коткарып калды. Шешенә башлаганыем инде. Газзәбану белән Зөлкамал көн саен чиратлашып килеп ризыкландырып тордылар. Алар мине генә түгел, байтак кешеләрне саклап калган затлар. Әле күптән түгел генә вафат булган мәрхүм Газимханыбызны да... урыны жәннәттә булсын. Нургалинен Ташкиннан җибәреп торган ярдәме аркасында. И-и, җаным, барыгызга да Аллаһының рәхмәтләре яусын! Әйтсәм әйтим инде, Нургалиеннен кендек әбисе булам мин. Аны кулыма алган минутларда, бер Раббемнан, монысын үзен сакла инде, гомерле итә күр» дип сорап ялварганнарымны һич онытасым юк. Күзем сукырайганчы авылыбызда кендек әбисе булдым. Аннан миңа ярдәмгә Гыйззелбәнат килде. Аллага шөкер, безнен авылнын туфрагы бик уңдырышлы булып чыкты. Тупырдаталар гына хатыннар, җанашларым. Төн йокылары күрмәгән чаклар күп булды инде... Күбесенчә төнлә туалар бит алар, үч иткәндәй. Кай төннәрне, чиратка баскандай, өчәр, дүртәр бала кабул иткән чаклар да булае. Авылнын бер башыннан икенче башына чабаек инде, Гыйззелбәнат белән. Шөкер, бик тату эшләдек без.
—Карале, Бибиҗамал әби, ул Гыйззелбәнат апаны «килде» дидегез. Бу авылныкы түгелмени ул?
— Юк, Казан кызы. Ул безнен ише генә түгел. Зур духтыр, әллә прафисырмы шунда, шундый кешенен кызы диләр аны. Ул кендек әбисе генә түгел, белмәгән эше дә юк бугай аның. Ерактан урыс авылларыннан имгәнгән ирләр дә килә ана. Алар аны бик зурлап «хастаправ» бит ул диләр. Ә эче төшкән һәм балага уза алмаган хатыннарның карап торганнары ул. Безнен авыл, тирә-күршеләр генәме, Казаннын үзеннән дә киләләр ана.
—Ә эче төшкәннәргә ничек ярдәм итә икән соң ул?
—Чүлмәк сала. Аның кечкенә генә бик матур чүлмәге бар. Минем үземдә дә булды ул эч төшү дигәннәре. Без хатын-кызлар җүләррәк бит. Кайчакта ирләр күтәрмәгәнне дә күтәрәбез. Авыл җирендә хатын-кызга яшәүләре бер дә җиңел түгел шул. Ярый ла ул ирең таза, сине жәлли торган булса, аларнын да төрлесе бар бит. Чирлеләре дә, ялкаулары да... Минем Мифтахетдинем, җан кисәгем, урыны җәннәтнең түрендә булсын, иллә дә булган кеше ие, коеп куйган балта остасы булды. Анын үз кулы белән салган йортта яшим, мең шөкер. Ачуланган чакларым да булгалады. Акча яратты, чит авылларда да йортларны күп салды, куна-төнә йөргән чаклары да булды, шаяргалаган чаклары да булгалады бугай. Үзем күрмәдем. «Кеше сүзе кеше үтерер» дигәндәй, кеше сүзе белән борчымадым, артыннан да йөрмәдем Бәлкем шуна да рәхмәтле булгандыр. «Бар да тигез җәннәттә» дигәндәй, төрлесе булгандыр инде. Ул югында капчык-капчык ашлыгын да, бәрәңгесен дә кем күтәрсен... Менә шул вакытта эчем төшкән дә инде. Ярый Гыйззелбәнат үзенен шул сихри чүлмәге белән үз урынына утыртып куйды, рәхмәт төшкере. Ә картым, әйтер хәлем юк, үземә йомшак булды, үз гомерендә бер каты сүз әйткәне дә булмады. Сагынып кайтырые, «рәхәтем минем» дип, мине дә рәхәтләндерә ие, җанашым. Менә аннан башка, инде җиде ел, безнең яндагы ялгыз картайган өянкебез күк (мин аны үзем Байтирәк дим), Мифтахетдинемне юксынып яшим. Сине үзенә тарткан, шул өянкенең үзен яраткан Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнурын сагаймыйдыр, юксынмыйдыр дип, беребез дә әйтәлмыйбыз. Ул әлегә картаеп, муртаеп бетсә дә тере, җаны бар. яши Кешеләр өчен, ике гашыйк җанның фаҗигале тарихын онытмасыннар, гыйбрәт алсыннар дип. шулай азапланып булса да... Ә син. Маһирә, теге кыз әйткәннәрне күңеленә якын алма, шикләнмә Бервакыт, ул тарихны сөйләргә дә ярамый дигән сүз таратучылар да булды. Ни хәл итәсең, ышанучылар да табылды. Ә мин сөйләвемне дәвам итәм Барыбызның да язмышларыбыз Аллаһы Тәгалә кулында. Ана бары да мәгълүм... Гөлҗәүһәрне урлаган үтә явыз егетнен һәм анын ата-анасынын язмышы да кеше ышанмаслык... Гөлҗәүһәрне
җирләгәннән сон. шул ук жәйнен бер давыллы төнендә аларнын өйләрен, бөтенесе изрәп йоклаганда, яшен суга. Яшене дә гадәти булмаган, имеш. Өй эчендә бөтен җирне айкап, тәгәрәп йөри торганы булган диделәр. Зур ике катлы йорт урынында бары кара кисәүләр генә калган, диделәр.
—Абау, дөрес микән ул. әбекәй?
—Аны мин. кызым, дөрес дип тә. дөрес түгел дип тә әйтә алмыйм Ярар, кунагым, әйтергә яраса, минем дә сина гадәти булмаган бер үтенечем бар бит әле. Җыеннан сон. кичке уенда синен скрипкәдә уйнап җырлаганына шаккатмаган кеше калмаган, сөйләп бетерә алмыйлар. Бик тә ишетәсем килә. Ишетеп кала алырмынмы, юкмы, белмим.
—Нургали белән сөйләшермен әле мин.
—Әгәр башка күрешә алмасак, еллар үтеп, минем вафатым турында ишетсән. Гатиатулла кызы Бибиҗамал әби рухына дип дога кылырсын, яме Ташкинга кайткач әти-әниенә сәламнәремне тапшырырга да онытма, яме Газзәбану белән тату яшәргә тырыш.—дип. әйтеп кенә бетерде Бибиҗамал, ишекне шакылдатып Нургали килеп кермәсенме... Маһирәсен күреп күзе дүрт булды егетнең: «Син монда ничек килеп эләктен әле?»
— Кендек әбисе кулында яна гына жылый-жылый дөньяга килгән Нургалиемне күрергә дип кергәнием,—диде Маһирә.
—Күзем тимәсен, бик тапкыр да икәнсен әле.—дип. соклануын белдерде карчык.
Әбинен күрмәвеннән файдаланып, гашыйклар битләрен биткә куеп, бер-беренә сенеп бетеп, кочаклашып алдылар.
—Әбекәй, менә монысы безнекеләрнен яна гына мичтән алган вак бәлешләре, сина күчтәнәчкә. Иртәгә Коръән ашына чакырып кайт дип җибәрделәр мине. Сәгать 12 тулыр алдыннан үзем килеп алырмын. Намазын бездә генә укыр диделәр.
—Һай. рәхмәт төшкерләре. мине куандырган өчен. Раббем сезне дә куандырсын. Кайтып җиткәч тә. әти-әниенә. яраткан Газзәбануыма рәхмәтләрем белән сәламнәремне тапшыра күр. улым, дип озатып калды ул.
Бибиҗамал карчык Маһирә белән очрашудан, соңыннан гына булса да Нургали белән дә күрешүдән сон нык дулкынланып калды. Гәззәбану белән икесе бергә килеп кергән булсалар, бу кадәр үк талкынмас иде. җаным. Маһирәнең кем икәнен ачыклауга, үзе өчен ин кадерле кешегә әйләнгән Газзәбану күз алдыннан китмәде. Кызганды ул аны. бик кызганды. Маһирәнең авылга кайтырга җөрьәт итүен үзенчә аңларга тырышты. Ана нәрсә, «үлеп ярата», «гыйшкыннан аерылып, ике атна буе ялгыз яшәүгә ничек түзсен ул»... Ә Газзәбанунын йөрәгенә төзәлмәслек тирән җәрәхәт алып кайтуын каян белсен? Бала чагыннан ук. зур байлык белән яшәгән әти-әнисенә бердәнбер, бик кадерле кыз булып, ни генә кылса да үз ихтыярында, үзе теләгәнчә генә яшәгән кыздан ни көтәсең... Ә менә авылыбызның ин акыллы егете дип йөргән Нургалинен Газзәбануга карата гафу ителмәслек бу рәхимсезлеген ничек аңларга? Төрлечә уйлап, хәтта үзенен Мифтахетдинен дә Нургали урынына куеп карады. Юк. ул беркайчан да мондый юлга басмасые. Шушы уйларыннан арына алмаган Бибиҗамал ястү намазыңда бутал галап бетте, гомер булмаганны. Аптырагач, ишегалдына чыкты. Һай. борынны ярып кергән җәйге саф һава, бөтен кара җирне каплап үскән бәбкә үләннәреннән таралган алма исләре, тын гына искән жилгә агач яфракларының лепердәгән, чыпчыкларның чыркылдаган тавышлары жаныма мен шифадыр. Күзләрем күрмәсә дә. барын да ишетеп, тоеп, сизеп тора алуларым Аллаһы Тәгаләмнең мина биргән зур бүләгедер. Әлхәмдүлилләһ.
Ахыры киләсе санда