Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ БӨЕК ИДЕ, ЛӘКИН...


КӨРӘШЧЕ ШӘЗАМ САФИННЫЦ КҮТӘРЕЛҮ ҺӘМ ТӨШҮ ТАРИХЫ
Монда тасвирлана торган хәлләр узган гасырның урталарына туры килә. Башлануы исә-тарих мең дә тугыз йөз дә утыз икенче ечда, Нижгар якларында. Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Кучкай Пожары авылында.
Рамия КУРАМШИН, Татарстанның халык артисты, баянчы —Бу—безнең авыл Аның биш гасырдан арткан тарихы бар. Артист булып ярты дөньяны әйләнгәндә мин нинди генә матур җирләрдә булмадым да, кайларда гына йөрмәдем, әмма беркайда да үзебезнең авылдагы кебек гүзәллекләргә тап була алмадым Без мишәрнең бөек улы Такташчарак итеп әйтсәк «Беркайда юк андагыдай челтерәп аккан чишмәләр, яшел хәтфәгә төренгән болыннар, таулар, бормаланып-бормаланып аккан Пияна елгасы. ■
Казаннан Мәскәүгө бара торган поезддан Сергач стансысында төшеп каласың да. болын аркылы ярты сәгать атлауга су буена җәелеп утырган туган авылыбызга килеп җитәсең Аңа нигезне Кучкай бабай салган, авыл да шуның исемен алып. Кучкай Пожары булып киткән дип сөйлиләр Заманалар үзгәргәч, татар дөньясыннан читтәрәк калган авылны урыслаштырырга омтылып, халыкның хәтереннән аның тарихын сызып ташларга тырышып Кучкайны Кочкига әйләндергәннәр Авылда яшәгән халык мин белә-белгәннән бирле ике якка сәфәр чыкты—алыш-биреш итәргә, сәүдә белән шөгыльләнергә маһирлар Мәскәүгә йөрде, белемгә омтылганнар, милли мәдәният, тарих белән кызыксынганнар Казанга юлтотты, шунда төпләнеп калырга тырышты Узган гасырның егерменче- утызынчы елларында илдә социализм төзү, ил башкаласы Мәскәүне заманга яраклы итеп үзгәртүләр башланып киткәч, аеруча беренчеләре күбәя. Тора-бара авыл бөтенләй мәскәүләште Бәрәңгеләр алынып, көннәр суыта башлауга ил башкаласына барып төпләнгәннәр әти-әниләрен, әби-бабаларын кышларга дип үзләре янына алып китә башладылар, көннәр язга борылуга алар оныкларын алып, Мәскәү тормышы рухын ияртеп яңадан туган туфракларына әйләнеп кайттылар.
Илдус ИЛДАРХАНОВ (1944) журналист: Татарстанның спорт журналистлары федерациясе (1974 - 84). Татарча көрәш федерациясе (1989 91) җитәкчесе: <Олимп тавына ничек менәргә». * Халык һәм спорт уеннары». *Без көрәшле халык* Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши.
Утызынчы-кырыгынчы елларда туган, инде илленең-алтмышның өсте ягына чыккан олылар яшәешләрен әле яшьлекләрендәгечә дәвам итәргә тырышсалар да, урысча укучы, урысча яшәүче яшь буын Кучкай Пожарына яңа сулыш өрде Авыл Кучкай бабайны бөтенләй онытып, Кочки Пожаркига әйләнеп бетте
Роза ҖИҺАНШИНА (Зарипова):
—Шушы авылда яшәгән Зариф атлы кешенең икенче улы Сафа, безнең булачак әтиебез, Мәскәүгә 1929 елда барып урнаша Ул бик тырыш, эшчән, әйбәт кеше иде Белеме булмаса да, нәрсәгә алынса шуны җиренә җиткереп башкарды Баштарак ул хәленнән килгән эш—әйбер алып сату
белән яши, аннары, торы^э җир бирәселәрен белгәч, мич ягучы булып урнаша Йөри-йөри безнең булачак әниебезне—Әстерхан якларында туып-үскән. Тула өлкәсендә яшәгән Рәхиләне очрата Алар 1931 елда өйләнешеп, 1951 дә әти үлгәнчегә кадәр тату-матур яшәделәр Шул гаиләдә 1932 елның 7 апрелендә беренче бала дөньяга килә Аңа Шәзам дип исем кушалар Әни аны табарга әтинең туган авылына кайткан була, шуңа да документларына ун көннән соң гына «Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Кочки-Пожарки авылында туган» дип языла Тагын өч елдан дөньяга мин килгәнмен
Без баштарак Мәскәунең Трудовая урамындагы йортларның берсендә тордык Шундый зур илнең башкаласында яшәсәк тә, татарлар әти-бабайлардан килгән гадәтләрне тотарга тырышты Кибеттә ит өзелеп тормаса да, көзләрен әти барча туганнарын, дус-ишләрен чакырып мал суя иде. Егетләр армиягә китә башласа, аларны авылдагыча барча якташлар бергә җыелып, ашап-эчеп, гармуннар белән җырлап-
биеп, күңел ачып озаттылар Җәй җитүгә әти белән әни безне тимер юдцан Сергачка кадәр алып кайтып, аннан тәпи-тәпи авылга алып китеп, әби белән бабай кулына тапшыра торганнар иде Абыйга әле бер ел күрше урыс авылындагы мәктәптә дә укырга туры килде Без абыйны бик яраттык. Ул бик көчле иде. берәүдән дә курыкмады, үскән чакта безнең барыбызга да терәк булды. Дуслары күп иде, берәүгә дә беребезне дә рәнҗетергә ирек куймады Унбиш яшьләренә җиткәч. Мәскәүдәге һөнәр училищесына укырга керде, шуннан көрәш түгәрәгенә йөри башлады
Лев ШИРШАКОВ, көрәш буенча халыкара спорт остасы. Россиянең атказанган тренеры
—Безнең малай чак авыр сугыш елларына туры килде Ачлы-туклы яшәүдән әтиләр, абыйлар дошманны җиңеп кайткач кына арына башладык Бу вакытта ил хәлсезләнгән, ирләр аз иде, шуңа да дәүләт үсеп килүче яшь буынны таза, бар эшне дә булдыра алырлык кешеләр итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирде Мәктәпләрдә, училищеларда укучыларны спорт секцияләренә тартып, алардан көчле, таза, нык ихтыярлы кешеләр тәрбияләүгә зур тырышлык куелды Сугыш яраларын төзәтү белән бер үк вакытта илдәге көчле спортчылар халыкара ярышларда катнаша башладылар Алардан җиңү яулап кайтучыларны, дошманны тар-мар иткән илнең дәрәҗәсен тыныч тормышта да дөньяда югары тоталар дип, бик зурладылар 1947 елда беренче мәртәбә Европа чемпионатында көрәшеп, Чехословакия башкаласы Прагадан алтын медальләр алып кайткан Николай Белов, Константин Коберидзе, Иоханнес Коткасны ил җәмәгатьчелеге сугыштан җиңү яулап кайткан батырларыдай каршылады Бу хәл илдә спорт, бигрәк тә көрәш белән кызыксынуны тагын да арттырып җибәрде Шул елның көзендә мин дә, мәктәптә бергә укыган иптәш малайларыма ияреп, "Хезмәт резервлары» спорт җәмгыятенең Бакунин урамындагы спорт залына йөри башладым Ул чакта без андагы барысы да бер төсле киенеп, фронттан кайткан әтиләрнең, абыйларның күкрәкләрендәге орден-медальләр кебек значоклар тагып йөрүчеләргә бик кызыгып карадык Әле дә хәтердә, икенче катка урнашкан задца безне галифе чалбарлы аягына күн итек кисә дә майкадан гына йөрүче, чандыррак гәүдәле бер абый каршы алды Ул мине Саша Сафин. Юлий Лебедев Володя Яковлев Юрий
щ
Майоров кебек берничә елдан бик зур көрәшчеләр булып җитешәчәк егетләр янына куйды да. «Мә. Юлик. бу егетне сиңа тапшырам Дөнья чемпионы булгач, бәлки безне дә җылы сүзе белән искә алыр».—дип шаяртып. Юлий Лебедевка беркетте Аның белән келәмдә бөтерелгән, аунаган арада башкаларга да күз төшергәләдем Игътибарым түгәрәк йөзле зур матур күзле, барысы да -03013, Сашко, Санек- дип йөрткән көрәшчегә тукталды. Шунда мин аның татар малае булуын, шултирәдәге йортларның берсендә яшәвен , физкультура техникумында укуын белдем. Сафин белән без шулай таныштык. Миңа аның бигрәк тә көндәшен келәмгә аркасы аша тәгәрәтеп җибәрүе ошый иде Бу алымны ул башкаларга караганда төгәлрәк, җиренә җиткереп, йомшак һәм матур итеп, екканда бердә авырттырмыйча башкара торган иде Ул бик ярдәмчел булды, үзе белгәннәрне бик теләп уртаклашты. Күп балалы гаиләдән икән Энесе, сеңелләре абыйларының көрәшкәнен карарга ярышларга да килгәләделәр.
Андрей Антонович безнең беребезне дә игътибарыннан читтә калдырмыйча, һәркайсыбызны дикъкать белән күзәтте Теге яки бу алымны өйрәнгәндә ясаган хаталарыбызны шундук күрсәтеп барды Аз гына булса да алга китеш күрсә, безне юатырлык, үсендереп җибәрерлек сүзләрен кызганмады. Оста көрәшче булуы өстенә ул бик яхшы тәрбияче, педагог, остаз да иде. Күнегүләрдән соң юынып, өсләребезне алышып. -Бауманское » метросына кадәр бергә барабыз да, аннары Мәскәүнең төрле ягына таралышабыз. Безнең һәр көнебез диярлек әнә шулай узды Гордиенко янына күнегүләргә йөрү безне дуслаияырды. бер төрле-омтылышлар белән яшәргә гадәтләндерде Безнең бу дус командадан Владимир Яковлев, Юрий Лебедев. Виталий Белоглазов. Евгений Исаев, Анатолий Парфенов. Виктор Антошин. Фәтхулла Хәмидуллин кебек зур көрәшчеләр үсеп чыкты
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ, көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры:
—Сашка арабыздагы иң талантлы малайларның берсе иде Нәрсә генә эшли башламасын, ул гел беренче булырга омтылды. Җиңел атлетикадан, гимнастикада, ату буенча ярышабызмы, ул барыбызны да уза торган иде Бу төрләрнең һәркайсыннан спорт разряды нормасын үтәде. Һәм ул моңа артык көч түкмичә, җиңел генә ирешә иде кебек "Хезмәт резервлары»нда ул чакта ике бильярд өстәле бар иде. Күнегүләргә кадәр дә, кайчакларда калып та без еш кына шунда шар суга торган идек Сафинга анда да тиңнәр табылмады. Аннан соң инде күпме гомер узган, ә шулай да Сашканың бер сугуда ике шарны ике тишеккә кертеп ясаган «штаннары- әле дә күз алдымда тора
Виталий БЕЛОГЛАЗОВ, көрәш буенча СССРның спорт остасы, цирк артисты, рәссам, Россиянең художество фонды әгъзасы
—Бакунин урамындагы залга мин соңрак, 1949 елда барып эләктем. Бу вакытта Андрей Антонович янына йөреп шөгыльләнүчеләр арасында ил чемпионнары Леонид Егоров, Николай Белов. Александр Колмановский кебек танылган батырлар да бар иде Шулар белән янәшә яшьрәкләр, Андрей Антонович сүзләре белән әйтсәк, биеклеккә һәм бөеклеккә күтәреләчәк малайлар - да шөгыльләнде Кеше күплектән кайчакларда келәмдә урын да җитеп бетмәде Ләкин беребез дә тренерыбызның игътибарыннан читтә калмадык.
-Көрәшче,—дип өйрәтте безне Андрей Антонович,—көндәшен тәне, мускуллары белән тоярга, -күрергә» тиеш Шул чакта гына ул аның нинди алым кулланасын алдан ук сизеп торачак Шул чакта гына ул аңа каршы тору юлларын таба алачак Бу яктан ул безнең барыбызга да Сафинны үрнәк итеп куйды Андрей Антонович аның белән чын күңелдән, вакытын да, көчен дә кызганмыйча шөгыльләнде Мондый тырышлык үзенең җимешләрен дә бирде Сафин аңа кадәр бер генә көрәшче дә кулланмаган алымнарга кадәр өйрәнде. Белгечләр тарафыннан җиңүгә иң туры юл дип саналганын—көндәшен арка аркылы ыргыту, ул чакта әйтелгәнчә, -бросок через бедро со скрещиванием- дигән алымны да ул беренче булып куллана башлады. Аннары ул -подсадка» дигән алымны бик ныклап үзләштерде, аны җиренә җиткереп башкарырга өйрәнде
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
Андрей Антонович көрәш алымнарын әйбәт белүче, кай ягы беләндер бөек педагог Макаренкога охшаганрак кеше иде. Ул безне көрәшне яратырга, аның
бөтен серләренә өйрәтергә тырышты, һәр күнегү кызык, мавыктыргыч булып үткәнлектән, без алдагы көнне көтеп ала торган идек
Без ач идек. Ярышларга әзерләнгәндә, көрәшкән көннәрдә ашарга талоннар биреп, безнең тамагыбызны туйдырдылар Командаларга кергәч, өр-яңа спорт киемнәре бирделәр, шуның белән өс-башыбыз рәтләнде Башка якларга барып йөрү, андагы тормыш белән танышу дөньяга карашыбызны киңәйтте Һәм без андый тормыштан бик тә разый идек Хәтеремдә, 1950 елда Ленинградта ярышып, «Хезмәт резервлары» беренчелегендә җиңеп чыккач, Сафинны да, мине дә катыргы чемодан белән бүләкләделәр Ярышта яулаган значок-жетоннарыбызны күкрәкләребезгә тагып вокзалдагы перронга килеп төшкәндә без үзебезне сугыштан җиңү яулап кайткан фронтовиклар кебек хис иттек. Миңа ул чакта бөтен Мәскәү безгә карап торгандай тоелды
Лев ШИРШАКОВ:
—1950 елның августында Сафин ил күләмендә яшүсмерләр арасында оештырылган ярышларда җиңеп чыкты Бу уңышын аннан соңгы елда да кабатлады 1951 нең февраль ахырында 17-18 яшьлекләр арасында «Хезмәт резервлары» спорт җәмгыяте беренчелегенә оештырылган бәйгедә 67 килограммга кадәрге урта үлчәүдә мәйдан тотты. 1952дә Мәскәү беренчелегендә ярымурта үлчәүдә зурлар арасында җиңде
Виталий БЕЛОГЛАЗОВ:
—Келәмдә ул үзен сәхнәдәге артист кебек тотты. Аңың белән көрәшергә чыкканда нинди алым кулланырга җыенуын белеп булмый иде Менә ул тычкан белән уйнаган песи кебек кулын салмак кына итеп өстән көндәшенең муенына, иңбашларына сала, аның нишләргә теләвен сиземләргә теләп әкрен генә йөри Тегенең аз гына вакытка сизгерлеген җуюы була, Сафин көтелмәгән җитез алым кулланып, көндәшен кочагына ала һәм ул моны шулкадәр тиз, җитез башкара ки, көндәше нинди алымга эләгүен сизми дә кала Каршы торырга омтылып карый, ләкин, бер яки ике алымны яхшы үзләштергән кайбер оста көрәшчеләрдән аермалы буларак, Сафинның алымнары шулкадәр күп, ул аларны шулкадәр гади һәм тиз башкара ки, көндәшенә келәмгә тәгәрәүдән яки гел сакланып йөрүдән башка чара калмый Шулай бер алымын төгәлләп өлгергәнче үк башкасына күчүе, һәр хәрәкәтен бик тиз башкаруы белән ул күпләрне, хәтта танылган батырларны да бик кыен хәлдә калдыргалады. Мондый көрәш тамашачыларга бик тә охшый иде һәм күпләр алдагы ярышларны көтеп ала, Сафинның көрәшкәнен карарга дип махсус рәвештә йөри башладылар
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Чибә-ә-әр иде Кояштай балкып торган йөзендә тирө-якка нур чәчкәндәй ике күз яна Зифа буй-сын. кыска аяклар—көрәшер өчен туган диярсең Очарга талпынган бөркетмени—кулларын көндәшенең иңнәренә ерактан китереп сала (ул чагында өстән тотып көрәшә идек) Келәмгә ул һәрчак чиста киенеп.чәчләренә кадәр ясатып чыкты Унтугыз яшендә дөньяның булачак чемпионы Шатворянны егуы белән ул бөтен Мәскәүне шаккатырды
Рамил КУРАМШИН:
—Мин моны бер дә кинәт кенә булгандыр димәс идем Әнинең абыйсы Исхак абый сөйли торган иде Шәзамның бабасы Зариф абзый Фәхретдиновның биш улы була: Хөсәен, Сафа, Абделхак, Абдулвәли. Абдулла Барысы да тазалар, чибәрләр Зифа буйлылар, горурлар Карлар эреп, җир кибә башлауга кеше күзеннән аулаграк урынны сайлап, шунда көрәшә, бил алыша башлый болар Сабан туйлары җиткәч тә мәйданда шулар хакимлек итә Көрәшкә башлап биш туганның иң кечесе Абдулла чыга Аны ексалар, мөрөгә өлкәнрәге Абдулвәли керә. Шулай бер-берсен алыштыра-алыштыра көрәшеп, чират иң өлкәннәре Хөсәенгә җитә һәм гадәттә җиңүче булып ул кала торган була Мәрәдән (Сабан туе көрәше барган түгәрәкне бездә шулай дип йөртәләр) аны зурлап күтәреп алып чыгалар Ә инде алай-болай малайларын читтән килгән берәр батыр ега калса, ул чакта көрәшкә әтиләре Зариф чыга һәм җиңү барыбер Фәхретдиннекеләрдә кала торган була
ФөймөАБДУЛЛА кызы:
—Минем әти белән әни дә шул авылдан иделәр Шуңа да Сафиннар гаиләсе белән еш аралаштылар Икебезнең дә әтиләребез бер елда—1951 дә дөнья куйды 1952 ел башларында минем абый хәрби хезмәткә киткәндә аны озатышырга Шәзам да килде Чибәр иде, кара-кучкыл тәнле, карашыннан нур сибелә Бер-беребездән күзне ала алмадык. Шунда ул: «Син үзеңнең минем өчен үскәнеңне беләсеңме9"—дип бәйләнде генә бит Ул чакта мин унбиштә генә идем әле Алай да, туганнар җыелып сөйләшкәч, уртак телне тапканнар. Аерым очракларда унбиштә дә кияүгә чыгарга ярый дип белешмәләр, рөхсәт кәгазьләре җыя-җыя. без шул елда ир белән хатын булып яши башладык
Виталий БЕЛОГЛАЗОВ:
—Ул арада безнең дә кайберләребезгә хәрби хезмәткә чакырылыр чак җитте Бу кадәр күп яхшы көрәшчене гомер буе «Хезмәт резервлары»нда саклап утырып булмаячагын яхшы аңлаган тренерыбыз Сафинны Владимир Росин, Виктор Антошин, Геннадий Лебедев белән бергә Армия үзәк спорт клубы ЦСКАның штаттагы командасына илтеп урнаштырды, үзе исә безнең калганнарыбызны ияртеп «Динамо»га күчте
Георгий ЗВЯГИНЦЕВ, көрәш буенча СССРның спорт остасы, СССРның атказанган тренеры
—Шәзамның ЦСКАга барып урнашуында хатынының да роле аз булмаганлыгын әйтеп үтәргә кирәк Аның әтисе Абдулла абый ул чакта бик зур кешенең (үзара сөйләшкәндә без аны Оборона министры Булганин дип тә йөрдек) шоферы булып хезмәт итте Хәрби хезмәткә Мәскәүгә беркетү белән бер үк вакытта рядовой Сафинга 3 мең сум стипендия дә түләп тордылар Ә ул елларда бу аз акча түгел иде...
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Хәзерге заман Олимпия уеннарының аңа кадәр ярты гасырлык тарихы булса да, Советлар иле спортчыларының аларда катнашканы юк иде әле Чөнки баштарак безнең илне халыкара мәйданнарда танырга теләмәделәр Икенче бөтендөнья сугышында фашизмны җиңеп чыккач кына аңа карата мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде Бу вакытларда инде илдә олимпия хәрәкәте белән кызыксыну туган, анда Советлар иле спортчыларының да катнашу мөмкинлеге өйрәнелә башлаган иде. Безнең илнең Уеннарда 1948 елда ук катнашу мөмкинлеге булган. Тик ул чакта Сталин: «Мин сезне Лондонга ярышырга җибәрсәм, ничәнче урынны алып кайтырсыз?»—дип сораган «Мөгаен, өченче урынны ала алырбыз».—дигәннәр аңа «Юк. Без дөньядагы бөек держава Иң көчле дошманны җиңгән ил. Без беренче булырга тиеш. Шунсыз барып йөрисе дә юк ».—дигән юлбашчы Шуңа да 1952 елда Финляндиядәге Хельсинки каласында узачак 15нче җәйге Олимпия уеннарында беренчелекне алырга дип бөтен ил әзерләнде
Виталий БЕЛОГЛАЗОВ:
—Ул чакта Сафин көрәшкән үлчәү авырлыгында илдә Леонид Егоров хакимлек итте. Советлар Союзы чемпионатларында 1934 елдан көрәшә башлаган, классик көрәштә ун тапкыр беренче, алты мәртәбә икенче булган, алай гына да түгел, ирекле көрәштә дә чыгыш ясап берәр тапкыр алтын, көмеш һәм бронза медаль яулаган бу бөек шәхес—кырыкнын өсте ягына чыгуына да карамастан, Олимпиадага бару турында хыялланып яшәде 1951 елнын жәендә ил беренчелегенә Одессада узган ярышта Егоров янә беренчелекне яулады шунын белән алда торган Олимпия уеннарында катнашырга хыяллануын күрсәтте Сафин исә бу бәйгене Григорий Гамарниктан да калышып, өченче урында гына төгәлләде Алай да белгечләрдә әйбәт тәэсир калдырды Олимпия командасына кемне алырга дип сүз чыккач, тренер Гордиенко Сафинның яшьрәк булуын, әлегә тәҗрибәсе генә җитеп бетмәвен әйтеп, аны тагында сынап карауларын сорый Егоров белән көрәштә яшь егет аз гына да югалып калмый, яхшы әзерлекле булуын күрсәтә Аңа шикләнеп караучылар исә, башка ил көрәшчеләре белән очрашканы юк дип, һаман каршы килә бирәләр
Владимир БЕЛОВ, көрәш буенча СССРның спорт остасы. СССРның атказанган тренеры
—Уеннарга дүрт ай кала Софиядә Болгария, ГДР, Венгрия, Румыния, Чехословакия. Советлар Союзы вәкилләре катнашында халыкара бәйге узарга тиеш иде. Безнең илдән аңа ике команда җибәрергә булдылар Җиңел үлчәүдә беренче командага—Егоров, икенчесенә Сафин кертелде
Халыкара бәйгенең җиңүчесен билгеләр чак җиткәч исә беренчелек өчен безнең ике команда очрашырга тиеш булды Шәзамга шул чакта төп көндәше Леонид Егоров белән көрәшергә туры килде Икесе дә бер үк остазның шәкертләре Шушында җиңгәненең олимпия командасына керәсен икесе дә яхшы белделәр. Шуңа да көрәш бик кискен барды һәм әзерлек дәрәҗәсе белән дә. осталыгы, җиңүгә омтылышы белән дә яшь егетнең өстенрәк икәнлеге, аның алда торган иң зур бурычларны да үтәргә өлгереп җиткән оста булуы күренде Уеннарда кайсысы катнашачак дигән мәсьәләдә шуның белән хәл ителде Димәк, Хельсинкига спорт остасы исеме дә булмаган (ул чакта мондый исемне алыр өчен ил чемпионатында беренче-икенче булырга яисә өч ел дәвамында ике тапкыр өченче урынны яуларга кирәк иде) егерме яшьлек Сафин барачак
Лев ШИРШАКОВ:
—Финляндиягә классиклардан Борис Гуревичны, Артем Терянны, Яков Пункинны, Шәзам Сафинны. Семен Марушкинны. Николай Беловны. Шалва Чихладзены, Иоганес Коткасны алдылар
Александр МАЗУР, грек-рим көрәше буенча дөньяның авыр үлчәүдәге 1955 елгы чемпионы. СССРның атказанган спорт остасы. СССРның атказанган тренеры. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре
—Сафинны мин аңа кадәр ишетеп һәм ярышларда күреп белсәм дә, якыннанрак ул Олимпия уеннарына әзерләнүче командага килеп кушылгач таныштым. Егерме яше дә тулмаган, ил чемпионы булырга да өлгермәгән япь- яшь егетнең дөньядагы иң зур спорт ярышына—Олимпия уеннарына әзерләнүче командага алынуы ул чакта күпләрне, шул исәптән минем үземне дә баштарак аптырашта калдырды. Әмма әзерлек чорында аның келәмдәге җитезлеген көндәшләрен бик яхшы тоя белүен, көрәштәге алымнарны яхшы үзләштергән булуын күргәч, аның яхшы көрәш мәктәбен үткәнлеген һәм гомумән көрәшер өчен туган кеше икәнен аңладым Аның тәнендәге мускуллары бик сизгер иде Келәмгә чыккач, ул көндәше көтмәгән алымнарны бик оста башкарды Көндәшләре нинди дә булса бер алымга бара башлауны ул алдан ук ниндидер бер төн сиземләве белән тоеп алып, аларны узып эш итте Бик катлаулы алымнарны да искиткеч бер җиңеллек белән башкарды
Сергей ПРЕОБРАЖЕНСКИЙ, СССРның атказанган тренеры
—Совет олимпиячеләре катнаша башлау Уеннар тарихында яңа чорны ачып җибәрде. Ике лагерьга бүленгән дөнья кайсысының көчлерәк икәнлеген ачыклауны тыныч шартларда, спорт мәйданнарындагы көч сынашларында дәвам итте Совет олимпиячеләреннән иң беренче алтын медальгә 1952 елның 20 июлендә диск ыргытучы Нина Ромашкова (Пономарева) ия булды Бу төрдә ярышкан кызлардан Елизавета Багрянцева белән Нина Думбадзе көмеш һәм бронза медальләр яуладылар
Александр МАЗУР:
—Классик көрәш осталары «Мессухалли» спорт сараендагы залга җәелгән келәмнәргә 26 июльдә чыктылар. Сигез мең тамашачыга исәпләнгән залда бер генә буш урын да юк. һәркем үзенең яраткан көрәшчесенә көч өстәргә теләп кычкыра. кулларын бутап ниндидер киңәшләрен бирергә тырыша. 67 килограммга кадәрге җиңел үлчәү дөгеләрдән игътибар үзәгендә, билгеле инде, дүрт ел элек Лондонда узган Уеннарда алтын һәм көмеш медальләр яулаган швед Фрей белән норвегияле Эриксон тордылар Фрей бу юлы да келәмдә үзен хуҗаларча тотты Кемгә генә каршы чыкмасын, аны аркандай нык куллары белән кочып алып, ничәмә-ничә еллар буена күнегелгән гадәте буенча үзе аркылы өйләндереп сала барды Көндәшләре аның бу алымны кулланасын алдан ук белсәләр дә. каршы тору өчен бөтен көчләрен куйсалар да. швед иртәме-соңмы барыбер үзенекенә
иреште, икесен келәмгә чыгуга ук аркаларына салды, өченчесеннән баллар белән өстен булды
Сафинга беренче көндәшкә төрек пәһлеваны Акбулат туры килде Шәзам җир йөзендәге иң зур бәйгегә чыга Югалып калмасмы? Безнең тренерларның, спорт оешмалары җитәкчеләренең бөтен игътибары аңа юнәлгән Менә ул, зифа буйлы, сылу гәүдәле, беләкләре, кул, аяк, бил мускуллары уйнап торган чибәр егет, келәмгә атлый Мондый матурлыкка битараф булып кала алмаган тамашачы да аны сокланып күзәтә Егет исә ашыкмый, беренче минутта ук өстенлеген күрсәтергә теләп көндәшенә ташланмый, аңа һөҗүм итәргә ирек куя Ә теге безнең көрәшченең үзенә юл куюыннан канатланып китеп, алга омтыла Сафинга шул гына кирәк тә, ул көндәшен җайлап кына кочаклап ала да күкрәге аша келәмгә ыргыта. Акбулатның сикереп торып яңадан килеп ябышуы була, янә келәм өстенә барып төшә. Ул да түгел, безнең көрәшче көндәшен аркасы белән келәмгә кыса Ул кыса, ә тегенең бирешәсе килми, «күперчек»кә яткан да борылып торырга маташа Мондый хәл шактый озак, берничә минут дәвам итә Алай да төрек егете астан чыгуның җаен таба Әмма Сафин моның белән генә тынычланмый, һөҗүм арты һөҗүм оештыра, Акбулатның аягында басып торырлык та хәлен калдырмый Ул арада очрашуның вакыты бетүне белдереп судья сыбызгысын сызгырта Келәм белән янәшәдә очколар буенча безнең спортчының җиңүен белдереп кызыл төстәге ут кабына
Икенче әйләнештә безнең көрәшчегә тагын да көчлерәк көндәш—дүрт ел элек Лондондагы Олимпия уеннарында көмеш медаль алган норвегияле Оге Эриксон туры килде. Сафинның бу юлы башкачарак юлны сайлаганлыгы күренде Келәмгә чыгуга ук ул дәһшәтле көндәшенә үзен өйрәнеп торырга да ирек бирмичә, аны күтәреп алып аркасына тәгәрәтте. Моны чиста җиңү дип тә бәяли алган булырлар иде, ләкин ниндидер бер билгесез татарның дөньядагы иң көчле көрәшчеләрнең берсе булган атлетны болай тиз аркасына салуын танырга теләмәделәрме, судьялар никтер күрмәмешкә салышты Шәзам исә мондый хәлдә аз гына да югалып калмады, һаман һөҗүм итүендә булды Көрәшә башлауларына өч минут та үтмәде, көндәшен ул берәү дә бәхәсләшә алмаслык итеп келәмгә сылап куйды.
Сергей ПРЕОБРАЖЕНСКИЙ:
—Сафинга чын-чынлап менә шул чакта гына игътибар иттеләр бугай Безнең көрәшче очрашудан-очрашуга ныграк ачыла барып, тамашачыларның гына түгел, көрәш белгечләренең, башка командалар көрәшчеләренең, тренерларының да игътибарын җәлеп итте. Әгәр моңа кадәр залда аңа көч өстәргә теләп кырык- илле татар шаулап, сызгырып, кычкырып утырган булса, инде барысының да игътибары шушы чибәр егеткә күчте.
Александр МАЗУР:
—Бу көнне әле Сафинга тагын бер көндәше—данияле Патерсон белән дә очрашырга туры килде. Яңадан да шул ук тактиканы кулланып, көндәшенә сулышын яңартырга да ирек бирмичә, һөҗүм арты һөҗүм оештырып, ул исәпне җиде: нольгә җиткерде
Аңа кадәр җиңелү ачысын татымаган чех Микулас Атанасов та Сафинга өч кенә минут каршы тора алды. Шуның белән безнең көрәшче финалда көрәшү хокукына ия булды. Анда да җиңгән очракта ул—чемпион, җиңелсә дә үкенерлек түгел, көмеш медаль алачак. Күпләребез ул чакта шулай дип уйлады Чөнки безнең спортчыга үтә көчле, бик тә тәҗрибәле, дүрт ел элек Лондонда үткән Уеннарда шушы үлчәү авырлыгында җиңгән Густав Фрей белән көрәшергә кирәк иде
Классик көрәш осталарының финалдагы очрашулары 27 июльгә билгеләнде. Шул ук «Мессухалли» залын тутырган сигез мең тамашачы тарихта моңа кадәр күрелмәгән көрәш карарга әзерләнде. Судьялар башта келәмнәргә иң җиңел, җиңелчә һәм ярымҗиңел үлчәүләрдәге пәһлеваннарны—безнең Борис Гуревич белән италияле Игнацио Фабраны, Яков Пункин белән венгр Имре Поякны, ливанлы Зәкәрия Цихаб белән венгр Имре Ходошны чыгардылар. Бу очрашулар Гуревич белән Пункинга алтын медальләр китерде. Артем Терянның бронза медаль яулавы да уңыш дип бәяләнде Алардан соң алып баручы судья чираттагы парны дәште
—Сафьин Шазам. Совьет Юнион...
Келәмнең кызыл төскә буялган почмагына яшь кенә, әмма таза гәүдәле, зифа буйлы егет чыгып басты
—Фрей Густав Ш веден
Яшел төс белән билгеләнгән каршы якта какча гәүдәле тәнендә бер чеметем дә мае чалымланмаган, гүяки сеңгерләрдән генә торган, келәмдә тәгәри- тәгәри борыннары яньчелеп беткән ир уртасы кеше пәйда булды Бу үлчәү авырлыгындагы иң көчле көрәшче, «Тимер кеше». «Карт төлке» кушаматлары алган данлыклы Густав Фрей
Соңрак безнең газеталар, журналлар бу мизгел турында болай дип язарлар «Көрәш келәменең ике ягында ике батыр—үзләрен һәм физик, һәм рухи яктан тәрбияләгән ике җәмгыять вәкилләре басып тора Яшел төс белән билгеләнгән якта—швед, капиталистик ил вәкиле Аңа каршы—хызыл төс белән билгеләнгән якта кызыл флаглы илдән, җир йөзендә яңа җәмгыять корырга алынган Советлар Союзыннан килгән комсомолец егет Кайсысы җиңә, шул чемпион була, алтын медаль ала, Олимпия педьесталының иң югары басмасына күтәрелә, бөтен дөньяга таныла алтын медальгә ия була Шуның белән үз илен, үзен тәрбияләгән халыкны, аның хөкүмәтен, үзе яшәгән мохитне данлый »
Александр МАЗУР:
—Менә аларны уртага чакырдылар Көрәшчеләр бер-берсен сәламләп һәм хәрәмләшмәскә сүз куешкандай кул биреп күрешәләр Советлар иле дигән сугыш хәрабәләреннән арынып кына килүче СССР спортта аларга әле бик үк таныш түгел, Ә Фрейны инде күптәннән ишетеп тә, күреп тә беләләр Ул алар өчен—җиңелмәс батыр, «Корыч кеше», «Карт төлке» Менә ул безнең көрәшчене биленнән кочып алып, ике кулы белән «йозакка бикли» дә, янбашы аша әйләндереп сала дигәндә келәмгә үзе барып төшә. Моңа тамашачылар гына түгел, судьялар да ышанырга теләми Ләкин телисеңме-теләмисеңме, алым ясалган, ул тиешенчә бәяләнергә тиеш Сафинга бер балл языла Көрәшне дәвам итәргә боерып судьяның сыбызгысы яңадан яңгырауга, Фрей көндәшен яңадан да кочагына алырга омтылды. Сафин бу юлы да аның «бросок с прогибом» алымына әзерләнүен тоеп, аңа тагын да якынгарак килде Һәм көндәше бу юлы да, аны әйләндереп салам дип кискен хәрәкәт ясауга, аякларының ничек келәмнән аерылганын, ничек очып киткәнен сизми дә калды Безнең көрәшче шведның яраткан алымын әкренрәк ясавыннан файдаланып, аның кулларын һәм гәүдәсен кысып тоткан хәлдә «прогиб» белән аның үзен әйләндереп җибәрде Башка берәү булса, болай ыргытудан аркасына ук барып төшкән булыр иде Тәҗрибәсе, осталыгы гына Фрейга һавада очып барган җиреннән бөтерелеп аякларына төшәргә булышты, ул «күперчек»тә калды Сафин исә яшен тизлеге белән аның өстенә сикерде, торгызмыйча тотып торырга, аркасын келәмгә тидерергә тырышты. Швед мондый кыен хәлдән чыгуның җаен тапса да, ике минут дигәндә ике балл оттырып баруны күз алдына да китерә алмый иде Һәм ул яңадан да һөҗүмгә ташланды Ләкин «корыч кеше» ничек кенә тырышмасын, яшь көрәшчегә ачкыч таба алмады Ул Сафинның көрәшү серенә төшенә алмады Фрей, атаклы Фрей нинди дә булса алым кулланасы килеп хәрәкәтен башларга да өлгерми, көндәше аның нишләргә телөвен шундук аңлап алып, каршы алым кулланды. Ул да түгел, Сафин яшен тизлеге белән алга ыргылып, көндәшен келәм читенә бәреп чыгарды Моның өчен тагын бер балл алды Алты минут узып, партерда көрәшү өчен шобага салгач, беренче ике минутны өстә торырга Фрейга чыкты. Ул инде оттырып баруын сизә иде, шуңа да бөтен тәҗрибәсен файдаланып исәпне үз файдасына үзгәртергә теләде Ашыга, кабалана башлады Тик көндәше аның һәр омтылышын алдан ук сизеп, һәрьюлы каршы алым куйды Алай гына да түгел, аста яткан хәленнән шуып чыгып, шведны келәмгә өйләндереп салды Шуның белән өстенлеген тагын да ныгытты Аннары инде үзенә дә көндәше өстенә ятып көрәшергә чират җитте «Корыч кеше», җиңелеп барганын аңлап, мондый хәлдән чыгу өчен нинди дә булса этлек уйлап чыгарырга маташты Ул безнең көрәшченең бармакларын кысып тотып, аларны сындырырга, шуның белән көндәшенә җәрәхәт ясап, аны ярыштан чыгарга мәҗбүр итмөкче булды Келәмдәге судья исә аның мондый әшәкелеген әллә күрмәде, әллә күрмәмешкә салышты, кисәтү ясарга ашыкмады Сафин аста яткан көндәшен биленнән кочып келәмнән аермакчы була, ләкин теге һаман аның бармагын каера, «йозакка биклөнү»дән чыгуның җаен эзли Бармак
сеңгеренең өзелергә җитеп шартлаган тавышын, ниһаять, судья да ишетә, ул көрәшне туктатып, шведка кисәтү ясый .
Очрашу төгәлләнергә өч минут калгач, көрәшчеләрнең икесен дә уртага чакырып, бер-берсенә каршы бастырып куйдылар. Шунда Фрейның бик тә арыганлыгы, көндәше башлаган алымнарга каршы торырлык хәле калмаганлыгы күренде. Ә яшь егет, әйтерсең, келәмгә әле генә чыккан, тукталырга, сулыш яңартырга исәбендә дә юк Менә ул яшен тизлеге белән алга ыргылып, көндәшен тагын келәм читенә бәреп чыгарды. Моның өчен тагын бер балл алды Бер минут та үтәргә өлгермәде, шундый ук җитезлек белән тагын һөҗүм итте.
Аннан соңгы минут тынычрак узса да. швед тиз генә аңына килә алмады. Сафин исә, берничә баллга алда барам дип, артык ашыкмады да. Очрашу төгәлләнеп
килгәндә, оттырып баруын сизгән швед янә активлашты. Ул да түгел, тагын нәрсәдер буласын көтеп торгандай, тынлык урнашты. Шуны гына көтеп утыргандай, кемдер бөтен залга ишетелерлек итеп татарча кычкырып җибәрде: -Са-а-л, әйдә! » Шәзам янә алга омтылды. Ул яңадан да көндәшен кысып кочаклады, аны бөтереп ыргытырга теләде Бу юлы алым (бросок с прогибом)тагын да кискенрәк ясалды һәм Сафин үзе дә көндәшеннән аерыла алмыйча келәм читенә үк йөгереп чыкты «Карт төлке» келәмгә тәгәрәде, ә үзе күтәрелергә базмыйча гына яткан җиреннән сөзеп
судьяларны күзләде Тегеләрнең икешәр бармакларын күтәрүләрен күрү аны бөтенләй бетерде Димәк, совет спортчысы тагын ике балл алган дигән сүз. Шуннан соң ул: «Күпме кеше белән көрәшергә туры килде, әмма Сафин кебек остасын күргәнем булмады», дигән.
Сергей ПРЕОБРАЖЕНСКИЙ:
—Шулай итеп, Сафин белән көрәшүчеләрнең икесе генә аңа унбиш минут буена каршы тора алдылар, калганнарын ул берничә минут эчендә үк бирелдерде Олимпия бәйгесенең финал өлешенә кадәр җиңелүсез килгән чех Атанасов та Сафинга өч кенә минут каршылык күрсәтә алды, һәм менә ул, яшь. чибәр, бик тә сөйкемле егет, бу залга гына түгел, бөтен Җир шарына диярсең, елмаеп басып тора. Ул—Олимпия уеннары чемпионы. Гомерлек батыр. Аның җиңүе хөрмәтенә залдагы барча кешене аягурә басарга мәҗбүр итеп күккә кызыл төстәге флаг күтәрелә, барысын да тыңларга мәҗбүр итеп Советлар иле гимны яңгырый.
Александр МАЗУР:
—Бу көнне безнекеләрдән 52 килограммга кадәрле иң җиңел үлчәү авырлыгында көрәшкән Борис Гуревич, 62 килограммга кадәрге ярымҗиңел үлчәүдәге Яков Пункин, авыр үлчәүдәге Иоганс Коткае та алтын медальләр яулады Тагын ике көрәшчебез—87 килограммга кадәрге ярымавыр үлчәүдәге Шалва Чихладзе—көмеш, 79 килограммга кадәрле урта үлчәүдәге Николай Белов бронза медаль алдылар, рәсми булмаган зачетта команда белән дә беренчелекне яуларга зур өлеш керттеләр.
Сергей ПРЕОБРАЖЕНСКИЙ:
—Безнең ил спортчылары. Олимпия уеннарында беренче тапкыр гына катнашуларына да карамастан, Хельсинкидагы ярышларда 22 алтын. 30 көмеш, 19 бронза медаль яулады, командалар арасындагы рәсми булмаган зачетта америкалылар кебек үк 494 очко туплап, алар белән беренче-икенче
урыннарны бүлеште 16шар алтын һәм бронза, 10 көмеш медаль белән өченче урынга чыккан Венгрия командасы алардан 134,5 очкога калышты Ул чакта һәр медальнең, һәр уңышлы чыгышның илдәге халыкта, милли җанлы кешеләрдә нинди зур шатлык хисләре тудырганлыгын күз алдына китерү кыен түгелдер
Александр МАЗУР:
—«Мессухалли» залындагы келәмдә Сафин җиңеп чыккач, безнең кебек үк нык сөенүчеләр Финляндиядә яшәүче татарлар булды Аларның ниләр кыланганнарын күз алдына китерсәгез икән Сашаны алар «Безнең Шәзам. безнең Шәзам1 •• дип кулларыннан төшермәделәр
СССР Министрлар Советы каршындагы физкультура һәм спорт комитетының 1952 ел 28 июльдәге 781 нче приказы белән Шәзам Сафа улы Сафинга «СССРның атказанган спорт остасы» исеме бирелде Журналистлар үзләренең язмаларында аны «Көрәш келәмендәге рыцарь» дип атадылар
Ил үзенең геройларын олылап каршылады Олимпия чемпионнарын халыкка күрсәтергә дип хәрби частьларга, завод-фабрикаларга, югары уку йортларына, мәктәпләргә йөрттеләр
Рамил КУРАМШИН:
—Олимпиададан соң, июль азакларында, Шәзам абый Кучкай Пожарына да кайта Авыл халкы һәм педагогия училищесында укучылар аны Сергач тимер юл вокзалына барып, бик зурлап, тынлы оркестр белән каршылыйлар, училищеда оештырылган очрашуга алып китәләр. Шәзам абый анда үзенең Уеннарга ничек әзерләнүе, Хельсинкида ничек көрәшүе турында тәфсилләп сөйли, сорауларга җавап бирә Очрашудан соң болын буйлап борыла-борыла аккан Пиана елгасы буена төшәләр Шунда кыюрак егетләр Олимпия чемпионының җегәрен сынап, аның белән көрәшеп карарга булалар Әмма Шәзам абый аларны капчык кебек кенә ыргыта бара Училищеда укытучы бер спорт остасы да көрәшергә чыга Чемпион аны да бик тиз тәгәрәтә Шәзам абый үзенең осталыгы белән егетләрне шулкадәр сокландыра ки, каникулдан килгәч, училищеда укучы егетләр көрәш түгәрәге оештырып, шунда шөгыльләнә башлыйлар
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры:
—Безнең ил спортчыларының Олимпия уеннарында катнаша башлавы, Хельсинкида яуланган җиңүләр, ирешкән уңышлар халыкта спорт белән кызыксынуны тагын да арттырып җибәрде Чемпионнарга охшарга тырышып бик күпләр балаларын физкультура-спортка бирде Мин дә Мәскәүдәге классик көрәш секцияләренең берсенә йөри башладым Атаклы чемпион белән танышуым да шул елларга туры килә
Сафин безнең барыбыз өчен дә бик зур кеше, спорт күгендәге иң якты йолдызларның берсе иде. Соңрак физкультура институтында укып, белгечлек үзләштергән елларда мин барлык Олимпия уеннарындагы, дөнья чемпионатларындагы көрәшләрне өйрәндем Шул чакта узган гасырның илленче елларында Шәзам Сафин кебек матур көрәшүче булмаган икән дигән фикергә килдем Чынлап та, даһи көрәшче иде ул. Яшь аермабыз җиде генә ел булуга да карамастан, ул минем өчен бөек шәхес булып торды Бу вакытта әле мин үсмерләр арасында Мәскөү беренчелегендә җиңеп чыккан 14 яшьлек бер малай булсам да, әллә икебез дә татар, алай гына да түгел, әтиләребез чыгышлары белән бер районнан булганга, өлләТрубный мәйданы тирәсендә күршеләр булып яшәгәнгә күрәме, ул миңа бик җылы карады
Александр МАЗУР:
—Ил үзенең геройларын һәрчак зурлап каршылый Хельсинки геройлары белән дә очрашулар иң югары кимөлдө узды Андый очрашуларның һөркайсы диярлек табын янында төгәлләнде
Уеннардан кайткач, бу көрәшченең моңа кадәр без белми, күрми, сизми йөргән бер йомшак ягы да ачылды Ул ара-тирө күнегүләрдән читләшеп, сал галы й башлады Мине җыелма командага тренер итеп билгеләгәч, аны бу афәттән коткарырга теләп өнисе, туганнары белән дә очрашкаладым Алай да эчүдән
туктата алмагач, аны хастаханәгә дәваланырга салырга туры килгән чаклар да
булды.
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Мин үзем Шәзамны бу тайгак юлга Финляндиядә яшәүче татарлар алып кереп китте дип саныйм Олимпиадага кадәр без аның кайда да булса, кем белән дә булса эчеп йөргәнен күрмәдек. Ә Хельсинкида җиңеп чыккач, андагы татарларның шул хөрмәткә бөтен дөньяны шаккатырырлык мәҗлес оештырганлыкларын сөйләделәр Андагы бу начар гадәтне, бигрәк тә спортчыга хас булмаган гадәтне, без Шәзам Олимпия чемпионы булып кайткач сизә башладык. Аңа илнең милли герое итеп карадылар Аның белән очрашуны, аралашуны, чәй табыны артында бергә сыйланып утыруны һәркем зур дәрәҗәгә санады Шундый зур игътибар булганда башың әйләнмичә йөреп кара әле Аның да башы күкләргә тиде Үзен милли герой, бу дөньядагы иң кадерле кунак итеп тойды ул.. Егерме яшьлек егеткә ялгыш юлга кереп китәр өчен күп кирәкмени Жыелма командада да «Бу тизрәк эчүчелеккә салышсын, командада безгә урын бушар»,—дип уйлаучылар да булмагандыр дип әйтә алмыйм
Георгий ЗВЯГИНЦЕВ:
—Андый кеше хакында табиблар: «Эчәргә ярамый, югыйсә акылын җуя»,— диләр Сафин аз гына исерткеч капса да бик ярсу кешегә әйләнә иде Мәскәү хәрби округында бергә хезмәт иткәндә миңа аның белән бергә өйләрендә дә булырга туры килгәләде Әниләренә бер керүебездә әйбәт кенә ашап-эчеп утырдык та, Шәзам исерде, тавышлана башлады Энесе Таһир, шундый ук таза, зифа буйлы егет аны җиңел генә күтәреп алып, урынга илтеп салып тынычландырмаган булса, бу очрашу ни белән беткән булыр иде икән
Акылын җуймаса, берничә елдан соң, урамда сыра эчеп торган җирдә юктан гына бәхәскә кереп китеп, бер отставкадагы полковникның маңгаена сыра кружкасы белән җибәргән, моның өчен хөкемгә тартылган, мактаулы исемнәреннән, ирегеннән мәхрүм ителгән булыр идемени ул...
Фәймә Абдулла кызы:
—Кияүгә чыгып, бергә яши башлагач та мин Шәзам өнисенең гаилә мәсьәләсендә үз планнары булганлыгын, улын үзенең ахирәте кызына өйләндерергә хыялланганлыгын белдем Шәзам бер тапкыр аларга килгәч, әнисе «Мин сине хатының янына башка җибәрмим»,—дип, ишекләрен бикләп куйган да, улын тәрбияләргә керешкән. Шәзам аннан гөл савыты белән пыяланы бәреп ватып, тәрәзәдән чыгып кына котылган. . Аны үз-үзен белештермичә кемгәдер суккан өчен хөкемгә дә тарттылар. Мин ике бала белән берүзем калдым. Тик ирем озак утырмады, амнистиягә эләкте
Алай да мин аны дуамал кеше булды димәс идем. Ул шаяртырга яратты, тик аны бар кеше дә аңлый алмады
Лев ШИРШАКОВ:
—1952нең октябрь аенда, мөскәүләр Хельсинки геройларының көрәшен карарга дип Ленинград шоссесындагы «Крылья Советов» спорт залына— классик көрәш осталарының башкала беренчелегенә җыелдылар Күркәм буй-сынлы. чибәр, хатын-кыз булсаң, ике дә уйлап тормыйча гашыйк булырлык ир-ат Җитмәсә инде дөньяда тиңе юк көрәшче Үзен дәрәҗәсен бик белеп кенә тота Шуңа да Шәзамның келәмгә чыгуын алкышлап каршыладылар Ул чакта аңа үзе белән бергә үскән Афиногенов туры килде Тамашачы кызык бит ул, әгәр син зур батыр икәнсең, көндәшеңне келәмгә чыгуга ук күтәреп аркасына салырга тиешсең дип уйлый Шуңа да Олимпия чемпионының Кораллы Көчләр чемпионын очколар буенча гына ота алуыннан бик үк кәнәгать калмадылар...
Юрий ДЕННИКОВ, халыкара спорт остасы. Советлар Союзының күп тапкырлар чемпионы:
—Ноябрь аенда Ереванда ил беренчелегенә узган бәйгедә дә шул ук хәл: Сафин анда 67 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында көрәшеп, өч әйләнештә ике штраф баллы җыеп, Леонид Егоров белән Александр Соловьевтан калышып,
чемпионатны өченче урында гына төгәлләде. Көрәш белгечләре һәм тамашачы Олимпия чемпионыннан, билгеле, инде бу юлы да беренче булуны көткән иде Тик күпләр, шул исәптән без дә. аның тормышында бик үк матур булмаган үзгәрешләр баруын тойдык. Алай да сайлап алу ярышларында алгы урыннарга чыгуы Сафинга һаман да ил җыелма командасында калырга булышты
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ:
—Татарның беренче Олимпия чемпионы Яшьләрнең һәм студентларның 1953 елда Бухарестта үткән беренче фестивалендә дә катнашты Үзенең көчле яхшы әзерләнеп килгән булуы белән барлык көндәшләрен дә диярлек хәлдән тайдыра- тайдыра тамашачылар арасына озатты Финалда күптәнге танышы Кук белән очрашты Ярышларның Румыниядә узуын истә тотсак, бу ил көрәшчесенең үз өендә беренчелекне алып, андагы милли геройга әйләнәсе килүен аңларга була иде. Ул баштарак саклангандай кыланып, җай чыккан саен кинәттән көндәшенә ташланды Аның мондый активлыгы көрәш карарга җыелган күп санлы румын тамашачылары хуплап алкышладылар Әмма келәмдәге бәхәсне партерга ятып дәвам итә башлагач, Кукның инде каршы торырлык хәле калмаганлыгы күренде Ул һәрьюлы тизрәк келәм читенә үрмәләде
Лев ШИРШАКОВ:
—Шул елда «Хезмәт резервлары - спорт җәмгыяте беренчелегенә әзерләнергә дипДнепропетровскига баргач, без зур югалту кичердек Сафинбу вакытта инде Кораллы Көчләр командасында исәпләнсә дә. тренеры Гордиенкодан аерылмады аңа булышырмын, үземә дә әйбәт күнегү булыр дип безнең янга килде Көн бик кызу иде Күнегүләрдән соң барыбыз да җиңелчә генә арыганлык сиздек Ә Андрей Антонович, ничектер җайсызрак сикергәч, бөере авыртуга да зарланып алды. Аның хәле торган саен начарлана барды. Безгә тренерыбызны тиз генә Мәскәүгә озатырга туры килде Ә өч көннән аның вафаты турында хәбәр алдык Ул безгә алыштыргысыз остаз, әтиебез кебек кеше иде Илдә аның дәрәжәсе бик зур булды Аның белән башка тренерлар да, спорт оешмалары җитәкчеләре дә бик исәпләште Шәкертләреннән кайсын да булса берәр зур ярышка җибәрү аңа бер дә кыен булмады һәм менә без һәркайсыбыз үз көнен үзе күрергә тиеш булып калдык.
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Бөтенсоюз спорт комитетында ул чакта көрәш белән Вячеслав Петрович Кожарский җитәкчелек итте. Үзе дә келәмдә күп тир түккән спортчы —илнең ике тапкыр чемпионы, Европа чемпионатында бронза медаль яулаган кеше. Шәзам кебек үк атказанган спорт остасы (соңрак—алтмышынчы елларда ил жыелма командасын житәкләп, СССРның атказанган тренеры исемендә алды) булса да. ул никтер Сафинны яратып бетермәде, җай килгән саен аны җыелма командадан чыгару ягын гына карады Гордиенко вафат булгач. Шәзамны яклап сүз катучы табылмады
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ:
—Соңрак мин. моның сәбәпләренә төшенергә теләп. Сафинны да. Кожарскийны да яхшы белгән байтак кешеләр белән очрашып сөйләшкөләдем һәм үземчө мондыйрак нәтиҗә ясадым. Югарыда утыручылар ул чакта да. әле хәзер дә ул ара-тирө сизелгәли. халыкка, шул исәптән спортчыларга да мал көтүе итеп карарга гадәтләнгән Алар, спортчы җыелма командага алынган икән, анда башкалар кебек үк булырга, барысы да бертөрле әзерләнергә, бер үк кагыйдәләр буенча яшәргә тиеш дип уйлый, барлык спортчыны да бер тарак белән тарарга тырышалар. Сафинның исә. талантлы шәхесләрнең һөркайсы кебек үк. андый кысаларда яшисе килмәгән чаклары да булмагандыр дип уйламыйм.
Лев ШИРШАКОВ:
—Минем фикеремчә. Сафин Хельсинкидан соң да элек безнең өчен нинди булса шундый ук булып калды Ул гомерендә масаюның нәрсә икәнен белмәде Олимпия чемпионы булып, бөтен Җир шарына танылып кайткач та элеккечә үк зурмы ул. кечкенәме—барлык ярышларда да катнашуын дәвам итте Бу сүземне раслау
өчен гади генә бер мисал китерәм Бер уйласаң, бөтен дөньяга танылган кешегә Мәскәүдәге Совет Армиясенең Үзәк йорты беренчелегенә оештырылган ирекле көрәш (әйе ирекле, бу юлы классик көрәш түгел) ярышларында катнашуның нигә кирәге булды икән? Бу бәйгенең дәрәҗәсен күтәрү өченме'7 Кемнәндер ектырып. аннан соң гомере буена ул кемнеңдер: «Мин Олимпия чемпионын ектым»,—дип мактанып йөрүен ишетергәме? 1954 елның 28 февралендә Сафин андый ярышта да катнашып, ярымурта үлчәүдә 2нче урынга чыкты, ЦДСА башлыгы—генералның аны—рядовойны бүләкләгән 2нче дәрәҗә дипломын ул башка бүләкләре белән бергә гомере буена саклады. Боларның барысы да аның көрәшне ихластан яратуы, аңа гомере буе хезмәт итүе белән бәйле дип уйларга кирәк
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ:
—Татарның беренче Олимпия чемпионы Студентларның һәм яшьләрнең 1955 елда Варшавада узган 2нче фестивалендә дә катнашты Шул чакта алар янә Фрей белән очраштылар. «Тимер Густав» инде олыгая башлаган, көрәшүдән туктаган, бай тәҗрибәсен үз илендә үсеп килүче яшьләргә тапшыру белән мәшгуль икән Сафинны хөрмәт итүен күрсәтеп, ул башлап үзе килеп күрешә, шәкертләре белән аны «Мине җиңгән бөек көрәшче» дип таныштыра Фестиваль ярышларының монысын аның күптәнге тагын бер көндәше—Хельсинкида, Неапольдә, ике ел элек Бухарестта көрәшкән һәм һәрьюлы җиңелү ачысын татыган Кук та килгән була. Сафин бу юлы да аның күзендә «Тагын сине алып килделәрмени инде? Миңа бу юлы да беренче булырга язмаганмени?» дигән сүзләрне укый Алар арасындагы көрәш бу юлы да бик киеренке уза Һәм бу юлы да өстенлек Сафин ягында була Бу хәлне күргән көндәшләренең берсе чех Матушек, Сафинга каршы чыгуның мәгънәсезлек икәнен аңлап, көрәшүдән бөтенләй баш тарта. Аның каравы Шәзамның Мисыр баһадиры Хөсәен белән көрәшүе бик истә калган Алты минут уза Исәп—0 0, Көрәш партерда дәвам итә Аңа кадәрге елларда безнең көрәшчеләр партерда үзләрен йомшаграк хис иткән булсалар, Сафин чорында бу кимчелектән инде арыныла Хөсәен дә, ничек кенә өметләнмәсен, партерда Шәзам белән берни дә эшли алмый Сафин исә үз чиратында аны ике тапкыр әйбәт кенә күтәреп алып, әйләндереп ташлап, җиңүгә ирешә Чираттагы көндәш—Лехтонен Шәзам фин белән дә эшне озакка сузмый һәм соңгы көндәше чех Атанасов белән көрәшәсе барын истә тотып, ял итәргә кереп китә. Ләкин бу финал очрашуы булмый кала—Сафинның бу юлы да бик көчле икәнен күргән Атанасов келәмгә чыгып тормый, көрәшмичә генә җиңелүен таный
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Олимпиададан соң Сафиннарның тормыш хәлләре аз гына да яхшырмады Шәзам йә әнисе янында, йә хатыны белән аның апасы янында унбер квадрат метрлы бүлмәдә яшәп йөрде Балалары тугач та тормыш шартлары яхшырмады Аның еш кына атналар буе эчүе, ара-тирә гаиләсеннән китеп. Валя дигән тегүче янында югалып торуы—болар барысы да шул тормышының җайга салынмаганлыгы белән бәйле булгандыр дип уйлыйм Әмма Фәймә молодец, андый чакта да үзенең бик акыллы хатын булуын күрсәтә алды
Фәймә Абдулла кызы:
—Олимпиячеләрне орденнар-медальләр белән бүләкләгәндә дә Шәзамны никтер читтә калдырдылар «Атказанган спорт остасы» дигән исем дә Шәзамга артык зур бәхет китермәде Башта ул таныклыгын югалтты Аны яңадан сорап архивларда йөргән арада бу мактаулы исеменнән дә мәхрүм иттеләр
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Гаиләсеннән китеп йөрү дә аны аз гына да үзгәртмәде, элек нинди булса, шундый ук булып калды бер карасаң, чиста итеп киенеп, чәчәк кебек балкып йөрде, икенче караганда тротуарда аунап ятты. Минем үземнең дә аны урамда пычранып ятканда күтәреп өйләренә кертеп куйган чакларым булгалады
Фәймә Абдулла кызы:
—Алай да мин аны өй җанлы кеше дип искә алам Дуслары белән ярыштан кайтырлар иде дә гел бездә җыелып утырырлар иде. Бигрәк тә яшьтән ук бергә үскән Виктор Антошин белән дус иделәр Йә булмаса үзе янына күнегүләргә
йөргән малайларны җыеп кайтыр иде дә: «Әнисе, бу егетләрне тамаклары туйганны ашат әле бер...»,—ди торган иде Иң яраткан ашы пилмән булды Эчә башласа, билгеле, тиз генә туктый белмәде, холыксызланды
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ:
—Ул зурдан кубып, матур яшәргә гадәтләнде Эчә икән, егылганчы эчте, кемгә дә булса ярдәм итәсе килсә, соңгы тиененә кадәр таратты Даны яңгыраганда, акчасы күп булганда аның янында йөрүчеләр дә күп булды «Акча исе чыкмый торса», андый «дуслары» таралышып бетә иде Гаиләсен яшәтергә ярдәм булыр дип, Мәскәүдәге татарлар, аерып әйткәндә, Фәимәнең туганнары, аны үз араларына алдылар Олимпия чемпионы базарда алтын белән сату итә башлады Дөрес, аның бу шөгыле артык озакка сузылмады, 1957 елда бөтен илгә шаулаган «Валюта эше» буенча байтак кеше чак кына атарга хөкем ителмичә калды Акчалы эше беткән көрәшче яңадан да күнегүләргә әйләнеп кайтты Ул чакта кайбер тренерлар аны инде илнең төп командасына бик үк чакырырга теләмәсәләр дә, Олимпия чемпионы көрәшкә тугрылыгын саклады, нинди генә ярышта чыгыш ясарга туры килмәсен, осталыгы һаман да кимемәвен күрсәтеп, көрәш тамашачысын сокландырды. Аның турында ниләр генә сөйләсәләр дә. ул Зур Батыр булып калуын дәвам итте
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Аның турындагы имеш-мимешпәрнең ул чакта иге-чиге булмады Имештер ул Хельсинкида яулаган алтын медален дә сатып эчкән Имештер ул юләрләр йортына эләккән һәм башкалар, һәм башкалар Юк, Сафин алтын медален сатарлык дәрәҗәдә үк түбән тәгәрәмәде. Хәтта бик авыр чакларында да ул хатыны Фәймәнең булышлыгын тойды Төнендә мишәр каны уйнаган, Мәскәүдәге нык гаиләдә үскән бу кыз бик авыр чакларында да иренең ныклы таянычы була белде Шәзамны аякка бастырып, чиста итеп киендереп ул аны Сирень бульварындагы базарга чыгарып бастырса бастырды, әмма югалтмады. Иренә ул кечкенә генә булса да бизнес белән шөгыльләнергә мөмкинлек табып, шуның белән гаиләләрен яшәтте Атаклы көрәшчене анда күпләр таныды, аның тирәсендә һәрчак халык булды Ул шулай аралашудан тәм тапты Дөрес, аннары аның яңадан да кара көннәре башланды
Таһир СӘЛӘХЕТДИНОВ:
—1957 елда Мәскәүдә Студентларның һәм яшьләрнең Знче бөтендөнья фестивале узарга тиеш иде Бу вакыйгага безнең илдә бик зурдан кубып. Европа дөнья чемпионатларына җыенган кебек әзерләнделәр Ул чакта башкаланың үсмерләр командасына кергәнлектән, миңа да көрәш осталарының җыенында булгаларга туры килде һәм анда Сафинның ничек үз-үзен кызганмыйча әзерләнүе әле дә күз алдымда тора Аңа кадәр—һәм 1 нче, һәм 2нче фестивальләрдә җиңү яулаган татар егетенең бу юлы ничек көрәшәсен карарга ул чакта меңнәрчә тамашачы җыелды Бу юлы инде ул бераз «тазарып», ярымурта үлчәү авырлыгында чыгыш ясады Алай да келәмдә үзен һаман да хуҗа итеп сизде Швейцарияле Рене Шардонассны беренче минутта ук матур итеп янбашы аша алып ыргытты Аннары аны кочаклап «обратный пояс»ка алды, «күперчек»кә ятарга мәҗбүр итте Һәм селкенергә дә ирек бирмичә 2 минут 58 секунд эчендә бирелдерде Икенче көнне иртән чех Карел Матоушекны очколар буенча җиңде, ә кичен финалда бик оста көрәшүче Владислав Секадны 3 минут 15 секундта бирелергә мәҗбүр итте
Шушы җиңүдән соң аның эшләре җайланырга тиеш иде кебек. Ул Россия һәм ил чемпионатларында катнашты, ләкин инде беренче урынга чыга алмады
Лев ШИРШАКОВ:
—Шөзам Сафин көрәшергә дип келәмгә соңгы тапкыр 1956-57 елларда чыкты РСФСР халыклары спартакиадасында ярымурта үлчәүдә көрәшеп беренчелекне яулады, аннары спорт җәмгыятьләре командалары арасында ил беренчелегенә оештырылган бәйгедә Россия данын яклашып, алтынчы булды Беренчелекне алмагач, канаты каерылган, рухы сынган кешегә охшап калган иде инде ул
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ:
—Ул чакта кайбер тренерлар аны инде илнең төп командасына бик үк чакырырга теләмәсәләр дә. Олимпия чемпионы көрәшкә тугрылыгын саклады.
нинди генә ярышта чыгыш ясарга туры килмәсен, осталыгы һаман да кимемәвен күрсәтергә тырышты, көрәш тамашачысын сокландырды Аның турында ни генә сөйләмәсеннәр, ул Зур Батыр булып калуын дәвам итте.
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Спорт оешмалары житәкчеләре аңа яхшырак караган булса, Шәзам, билгеле, көрәш келәменнән алай тиз генә китмәгән булыр иде Үзенә кешеләрчә караш булса, ышанып әйтәм, ул мондый хәлгә төшмәс иде.
Система шундый иде бит Кешедән үзенә кирәкне сыгып алгач, аның хаҗәте беткәч, дәүләт кеше турында онытты
Фәймә Абдулла кызы:
—1953 елда ул физкультура техникумын тәмамлаган иде. Ярышларда катнашудан туктагач тренер булып эшләргә җыенды Көрәшне яхшы аңлыйсың дип 70нче еллардан соң аны еш кына судьялык итәргә дә чакыргаладылар...
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Көрәшеп туктагач, аның башка бер эшкә дә ярамавы күренде. Чөнки ул яшьлегендә көрәштән бүтән башка бернәрсәгә дә өйрәнеп кала алмаган иде Мин үзем аннан яхшы тренер чыгарга мөмкин дип уйладым, «Урожай» спорт җәмгыятендә эшләгәндә аны үз яныма чакырдым Миңа ул чакта: «Син нишлисең? Кемне эшкә чакырасың. Ул бит эчә.. »,—диючеләр дә булмады түгел, булды Андыйларга мин: «Аның бер генә тапкыр булса да авылга килеп, андагы халыкка күренүе дә яшьләрне көрәшкә тартачак»,—дип кенә җавап кайтара идем Сафин бездә биш елга якын тренер булып исәпләнде Берара без аның белән Мәскәү өлкәсендәге авылларга, районнарга, кечерәк шәһәрләргә йөреп алдык Еш кына Раменское районындагы ак балчыктан савыт-саба, уенчыклар ясавы белән бөтен дөньяга мәшһүр Гжель дигән авылга бара идек. Юл ерак—барырга өч сәгать, кайтырга тагын шул кадәр үк вакыт кирәк булса да, ул баштарак бик теләп, матур гына эшләп йөрде, ә аннары, тәненә тегелгән даруының тәэсире беткәч, яңадан эчәргә салышты Ә эчә башласа, ул бөтенләй башка кешегә әйләнде—дуамалланды, нәрсә сөйләгәнен, нишләгәнен аңламас дәрәҗәгә җитте Югыйсә, эчмәгәндә бик акыллы—барысын да уйлап, тәүфикъ белән яши торган кеше иде Аның белән сөйләшеп утыруы кызык, ул күп нәрсәләрдән хәбәрдар иде, аның танышлары бик күп булды. Ул Шәрык телләре институтының гарәп телләре факультетында укырга хыялланды, үз халкының милли мәдәнияте белән кызыксынды Ул хәтта дини кеше дә иде, Аллага ышанды. Шуларның барысы өстенә ул киң күңелле, эчкерсез дус та булды.
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ:
—Шәзам абыйны үзем эшләгән Раменскоедагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә тренер итеп чакырдым. Чакыруны ул рәхәтләнеп кабул итте. Безгә ул күбрәк яшьләрне көрәш серләренә өйрәтерлек үрнәк буларак кирәк иде Хельсинкидагы җиңүле көрәшеннән соң ничә еллар узса да, илдәге, дөньядагы спорт мәктәпләрендә әле һаман да аның—егерме яшьлек егетнең атаклы Фрейны җиңүе серләренә төшенеп бетә алмыйлар иде. Спорт мәктәбе җитәкчеләреннән ул әлләни күп акча сорамады, алай гына да түгел, мәктәптә акча бетеп торганда ярышларга барырга үзе биреп торгалады Дөрес, аны барлык тренерлар да аңлап бетермәде, «Бездән азрак эшләсә дә күбрәк ала»,—дип рәнҗетүдән дә тартынмадылар. Ә ул, «Элегрәк җыелма командада да шулай иде, инде менә монда да» дип үпкәли иде Бер еллап эшләүгә ул тагын юкка чыкты Билгеле инде, аны азат иттеләр Ул бер спорт җәмгыятеннән икенчесенә күчеп йөрергә мәҗбүр булды Үзе әлләни күп акча да сорамады : «Миңа сезнең хезмәт хакыгыз кирәкми, эштә генә тотыгыз»,—ди торган иде ул.
Виталий БЕЛОГЛАЗОВ:
—Ярышларда катнашудан туктауга ук Сафин халык күңеленнән сызып ташланды димәс идем. Аның спорт дөньясындагы батырлыгы үсеп килүче яшь буынга үрнәк итеп куелды 1957 елның 24 июлендә. Бөтенсоюз физкультурачылар көне уңаеннан «Правда» газетасының Знче битендә Бөтенсоюз спорт комитеты җитәкчесе Николай Николаевич Романовның «Совет физкультурачылары бәйрәме»
дигән мәкаләсе белән бергә илне данга күмгән бер төркем спортчыларның—төрле милләт вәкилләренең—СССР. Европа, дөнья чемпионнары Арменак Ялтарян Виктор Чукарин, Галина Шамрай. Владимир Сафронов Армаис Саядов. Яков Пункин, Олег Караваев белән бергә татар егете ШәзамСафиннын да фоторәсеме басылып чыкты. Шул елның 5 августында -Комсомольская правда- газетасында дөнья күргән бер язмада Сафинны -Көрәш келәменең рыцаре- дип искә алдылар Октябрьдә -Красный воин- журналы үзенең -Спортчылар турында хикәяләр-ен шушы бөек көрәшчегә багышлады
Миндә Ленин орденлы Мәскәү хәрби округының 1979 елның 19 июнендә чыккан «Красный воин» газетасы саклана. Газетаның 4нче битен тутырып, рәсемнәр белән бизәп Сафинның 27 ел элек Хельсинкидагы батырлыгы турында зур язма урнаштырылган 1970 елда Мәскәүдә чыккан -Олимпийские игры Маленькая энциклопедия» дигән китапка да ул «Сафин Шазам Сергеевич. 1932 елгы. Хәрби хезмәткәр, атказанган спорт остасы. Мәскәүдән. Армия Үзәк спорт клубы. җиңел үлчәүдә классик көрәш буенча 1952 елгы Олимпия уеннары чемпионы - дип кереп китте Вафатына бер ел кала. 1984тә дөнья күргән -Справочник. Классическая и вольная борьба»да аның турында болай диелгән: «Сафин Шәзам Сергеевич— 7.04.32 ел. Атказанган спорт остасы (1952) Көрәш белән 1947 елда шөгыльләнә башлады. СССР чемпионатларында 6 мәртәбә катнашты 1950-52 елларда Мәскәүдә. Кораллы Көчләр командасында көрәште 1956-бОта—Мәскәү өлкәсе 1956, 1957дә— Строитель», 1960та—«Хезмәт резервлары-командалары данын яклады. 1951,1952 елларда бронза медальләр яулады Халыкара бәйгеләрдә 4 тапкыр (1951,1953.1955.1957) җиңү яулады. 1952 елгы Олимпия уеннарының беренче чемпионы. Дөньяның 1953 елгы чемпионатында 67 килода Знче урынны алды.»
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—1987 елда СССР Министрлар Советы каршындагы бөтенсоюз физкультура һәм спорт комитетының 50нче еллардагы рәисе Николай Николаевич Романовның «Трудные дороги к Олимпу- дигән китабы дөнья күрде. Көчле оештыручы иде ул, соңрак илдәге профсоюзлар белән дә җитәкчелек итте, безнең беренче Олимпиаданы, аның геройларын искә алганда Сафин турында «бик көчле талантлы, кыю. куркусыз, үз дигәнендә нык торучан, техник яктан яхшы әзерләнгән көрәшче ләкин шул ук вакытта тотрыксыз, йомшак холыклы кеше -.—дип язып чыкты Бөтен дөньяны хәйран калдырып, ялтырап алу һәм сүнү. Гаеплеләр табылмады Барысы да «Үзе гаепле- генә диделәр Әйе, алай дияргә дә буладыр Ләкин һәр юлы янәшәсендә иптәшләре, тренерлар, спорт оешмалары җитәкчеләре дә булды бит.
Фөймө Абдулла кызы:
—Минем ирем кая гына барса да. нәрсә генә эшләсә дә аның хезмәтен һөркайда зурлап билгеләделәр Тренер буларак та аның даны бик югары йөрде Күп кенә бүләкләр алды. 1979да башкала командасын СССР халыклары спартакиадасы финалына әзерләшкәне өчен, әйтик, истәлек медале һәм спорт костюмы белән бүләкләделәр Тик ул бар алган әйберләрен, бигрәк тә кием- салымын. яшь чагында киеп калсыннар, матур булып йөрсеннәр дип, үзе янына күнегүләргә йөргән укучыларга, студентларга таратты
1995 елның ахырында әнием вафат булды Егерме көннән, гыйнварның өчесендә каенанам—Шәзамның әнисе дөнья куйды Икесен дә Тагилевскии зиратына җирләдек
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Шәзам безгә тренерлыкка урнашкач, мин аның турында партиянең Перов район комитетына кереп сөйләшергә булдым Беренче секретарь Давыдов спортны яхшы белүче кеше булып чыкты -Минем илле икенче елда даны бөтен дөньяга шаулаган бу легендар көрәшче белән танышасым килә- .—диде ул Мин аларны очраштырдым Шуннан соң бер-ике атна да узмады. Сафиннар гаиләсенә районның иң матур җирендә, Сталеварлар урамындагы йортларның берсеннән бер бүлмәле фатир бирделәр Алар шул чакта гына кешечә яши башлады Шәзам яхшылыкның кадерен белә торган кеше булып чыкты Фатирлары белән котларга килгәч. Фөймә белән алар миңа рәхмәт йөзеннән тун бүләк иттеләр Аннан соң
да аларда еш булгаларга туры килде. Килгән саен Шәзам мине «Фәймә, кунак килде Табын әзерлә »,—дип каршылый торган иде. Татарча белеп бетермәсәм дә мин аның “Кил әле , бирәле. ».—дип сөйләгәннәрен әле дә хәтерлим Кечкенә генә кухняда өстәл тутырып ризык куеп, барлык серләрне уртага салып озаклап сөйләшеп утыра торган идек Гаиләсенең матурлыгы, кызының, улының тәртипле булып үсеп килүләре—болар барысы да бик сөендерде.
Фәймә Абдулла кызы:
—Ул балаларны бик яратты. Без аның белән менә дигән балалар тәрбияләп үстердек Икесе дә мәктәптә яхшы укыдылар 1964 елда, мәсәлән, Мәскәүдәге бЗЗнче мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылары кызыбыз Эльмираның уку елын уңышлы төгәлләве уңаеннан балабызга яхшы тәрбия биргән өчен Шәзам белән миңа рәхмәт хаты юлладылар. Мәктәптән соң кызыбыз университет тәмамлап, юрист булды Уллары тугач, бабалары хөрмәтенә аңа Сафа дип исем куштылар Димәк. Сафиннар әле егерме беренче гасырда да булачак
Кече улыбыз Ленар геолог һөнәре үзләштерде, чит илдә эшләп яши Ленар дигәндә, көрәшчеләрнең Ташкентта узган 1956 елгы Советлар Союзы беренчелеге искә төшә. Җиңүчеләр Австралиянең Мельбурн каласында узасы Олимпия уеннарына барачак. Шәзам да шунда. Байтак вакытлар күрешмичә торганлыктан, ул мине бик сагынып Ташкентка чакырды Бу вакытта Эльмира әле тугыз айлык кына иде. Без икенче балабызны көттек. Авырлы булуыма да карамастан, җыенып юлга чыктым Спорт сараенда ярыш бара иде, иремне шунда эзләп таптым Шәзам минем килүемә бик сөенде. Без янәшәдәге бакчага һава суларга чыктык Ә эчтәге хәлләр турында радиодан тирә-якка хәбәр таралып тора. Менә бер заман диктор «Келәмдә Ленар Сәлимуллин»,—дип игълан итте. «Нинди матур исем!»,—дидем мин шулчакта «Ленар—безнең милләт егете, бик чибәр. Казаннан»,—диде Шәзам Аннары елмаеп өстәде —Улыбыз туса, аңа Ленар дип исем кушарбыз, ярыймы9 » Ленар Сәлимуллин ул чакта Мельбурнга барып, Олимпия уеннарында ирекле көрәш буенча алтынчы урынны алып кайтты Без дә, улыбыз тугач, аңа Ленар дип куштык. «Улым көрәшче булыр» дип хыялланган иде Шәзам.
Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры:
—Ленарны мин 12-13 яшьләрендә үзем җитәкләгән төркемгә алдым Өч ел эчендә ул яшьтәшләре арасында Мәскәү чемпионы булды Мин аны нык үсәр дип өметләнгән идем. Тик, медицина тикшерүе узгач, анда әнисе ягыннан нәселдән килә торган йөрәк авыруы таптылар. Үсеп килүче яшь кешегә авырлыклар бирүнең файдасы юклыкны барыбыз да яхшы аңладык Ленар Сафинның көрәш биографиясе шуның белән очланды. Ләкин аңа карап кына Сафиннар белән багланыш өзелмәде әле.
1979 елда мине яшь көрәшчеләрем белән Нижневартовскида оештырылган ярышка чакырдылар. Бераз җилләнеп кайтыр, кеше белән аралашыр дип Шәзам абыйны да үзем белән алырга булдым. Мәскәүдәге аэропортта самолет көткәндә ул кайдадыр югалып торды Әйләнеп килгәч, карасам, күзе пыялаланган Үзеннән алай истә килми юкса Бу йә нәрсәдер ашаган, йә нинди дә булса дару эчкән дигән фикергә килдем. Төмәндә туктап, башка самолетка күчеп утырганда ул исерек иде инде. Алай да, очкычка керттеләр тагын Калган юлда мин аңа эчәргә ирек бирмәсәм дә, ул юл буе ниндидер төймәләр ашап барды «Бавырын бетерә бит бу», дип уйладым мин шулчакта Барып җиткәндә ул инде басып торырлык хәлдә түгел иде. Ирегеннән мәхрүм ителгәч, шушы аэропортны коруда катнашканлыгын, шуңа да үзен-үзе белештермичә исерүен ул миңа ахырдан гына сөйләде Ярышта аны Олимпия чемпионы буларак каршы алдылар, зурлап кунак иттеләр, олылап озаттылар Ул чагында толып кебек озын туннар модага кереп бара иде, Шәзам абый да ике тун алды, аларның берсен миңа бирде Аның нинди юмарт, риясыз җан икәнлеген мин тагын бер мәртәбә шунда күрдем..
Лев ШИРШАКОВ:
—Безнең беренче олимпиячеләрнең, алардан соңгы буын вәкилләренең уңышларын таныган Халыкара Олимпия Комитеты 1980 елгы Уеннарны Мәскәүдә уздырырга булды Уеннарга бер ел кала, 1979 елда Мәскәүдә СССР халыкларының
7нче җәйге спартакиадасы узды Аны Олимпиадага генераль репетиция рәвешендә, бик күп көч куеп, зурдан кубып оештырдылар Бик күп кунак чакырылды Халыкара көрәш федерациясе президенты Милан Артеган да килде Шул чакта ул: «Сафинны күрәсем, аның белән танышасым килә».— дип. үзенең күптәнге хыялын белдерде Мин аларны очраштырдым Байтак кына сөйләшеп утырдылар Шунда Сафин, Артеганның «Ничек яшисең? Нәрсә белән көн күрәсең?»—дигән соравына каршы «Берни белән дә көн күрмим, Бер шатлыгым да калмады Көрәшкән чакларымны искә алып, өйдә значокларыма карап утырам шунда»,—дигән. Артеган аңа бер уч тутырып федерация значокларын бирде
Фөймә Абдулла кызы:
—1982 елда Шәзамга 50 яшь тулды. Дуслары, көрәшчеләр бу вакыйганы бик зурлап билгеләп үттеләр «Сафин-50» дип яздырып, бик матур истәлек медале ясаттылар Мәскәү шәһәренең спорт комитеты рәисе А. Ковалев. «Труд» спорт җәмгыяте җитәкчеләре, динамочылар, Зеленоград шәһәрендәге балалар- яшүсмерләрнең олимпия әзерлеге спорт мәктәбе коллективы котлады Юбилеен ул зурдан кубып, олы бәйрәм кебек итеп «Националь» ресторанында уздырды Элек бергә көрәшкән, аннары бергә эшләгән бик күп дуслары җыелды Шунда атказанган спорт остасы Александр Григорьевич Мазур Армия Үзәк спорт клубы ветераннары советы исеменнән «Шәзам Сергеевич, Сез безнең бик зур кеше—беренче Олимпия чемпионы!—дип, бик җылы сүзләр әйтте
Лев ШИРШАКОВ, халыкара спорт остасы. Россиянең атказанган тренеры
—Сафин ул елларда миңа үзен бер дә начар хис иткәндәй тоелмады Шуңа да аның үлеме турындагы хәбәр мине бик аптырашта калдырды
Фөймә Абдулла кызы:
—1985 елда безнең районда яңа спорт залы ачарга җыендылар Ирем шунда келәм җәеп, көрәшчеләрен җыярга әзерләнде. Беркөнне шуннан кайтты да. «Кулым, ай, кулым», дип зарланды Бу вакытта мин үзебезнең райондагы санэпидстанциядә эшли идем, аны шундук хастаханәгә алып киттем Анда баргач, Шәзам табибка «Күнегүләр вакытында өстемә авыр үлчәүдәге көрәшче төште»,—дигән. Баштарак әтисе туберкулездан үлгәнлектән, улында да бөер туберкулезы булмагае дип, бөере чирле дигән диагноз куйдылар Дәваланырга салдылар Ләкин файдасы булмас дип әйттеләр Ирем чынлап та берничә көн эчендә бик нык ябыкты Өйгә кайтасы килүен әйткәч, аны ял көннәренә дип чыгарганнар Ул юл уңаеннан кибеткә кереп ит алган да: «Әнисе, мә. шушыннан пилмән пешереп ашыйк әле»,—диде. Мин итне юып. турап, пешерергә куйган арада алар күрше хатын белән дөнья хәлләре, сәясәт турында сөйләшеп утырдылар Юынып, ашап йокларга ятканда төнге унберләр иде инде Иртәнге өчләрдә мин үземә кемдер төрткәндәй уянып киттем Шаярта торган гадәте бар, ирем уята торгандыр дип уйладым. Баксам Шәзамның инде җаны юк ә үзе тере кешедәй елмаеп ята Күршеләрне уяттым Улыбыз геологлар экспедициясе белән Магаданга киткән иде, ул кайтып җитә аламы-юкмы дип хафаланган, башка мәшәкатьләр белән булышкан арада өч көн эчендә 43 килога калдым.
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ:
—Йөрәге ярылгандыр дип уйлыйм Бу дөньядан гөнаһсыз, изге кешеләр генә шулай йокыда килеш китеп баралар Сафин вафат булгач, «Советский спорт» газетасы хәтта кайгы уртаклашу хәбәре дә чыгармады Спорт оешмаларында эшләүче кайбер кешеләр, ә алар күпчелекне тәшкил итте дип саныйм, начарны яхшыдан аера алмадылар, бер агач артында нинди зур урман үсеп торганлыгын күрмәделәр Алар өчен кеше, бөтен дөньяга танылган шәхес эчкече, мораль яктан таркалган зат булып кына саналды
Роза ҖИҺАНШИНА:
—Абыйны Мәскәү дөге Даниловское дип йөртелгән үзәк мөселман зиратына, әти һәм 1968 елда үлгән туганыбыз Ситдыйк бабай янәшәсенә жирләдек Чүкеп ясалган чәчәкле тимер рәшәткә эчендә очына ай куелган чардуган тора Кабер өстендәге ак мәрмәргә Горький өлкәсе Кочка-Пожарка авылы кешесе Зарипов Сафа Фәхретдин
улының 1909 ещан 1951 гә кадәр яшәгәнлеге чокып язылган Абыйның үзе биеклеге итеп куелган ташына мондый сүзләр уелган: «Заслуженный мастер спорта САФИН ШАЗАМ 17 1У 1932—1985 23. III Помним Любим. Скорбим. Жена, дети, внуки-
Яков СТАРОБЫХОВСКИЙ, СССРның спорт остасы. Россиянең атказанган тренеры:
—Сафиннын вафаты хәбәрен ишеткәч, бик күп көрәшчеләр җыелды Хатыны Фәймә ул чагында «Без татарларда күмеп кайткач эчеп утыру юк»,—дип табын әзерләмәде Җиде көннән соң гына җыелып искә алып утырдык. Кайсыбыздыр шунда «Урыслар өчен Пушкин нинди зур шәхес булса, татарларда— Сафин»дип әйтеп салды. һәм мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм Килешмичә мөмкин дә түгел Зур спортчы ул Зур рәссам, Зур музыкант кебек Андыйлар йөз елга берәү генә туа. Һәм андыйлар онытылырга тиеш түгел. Татар халкы аны үзенең бөек уллары рәтендә санарга тиеш
Александр МАЗУР, СССРның атказанган спорт остасы, СССРның атказанган тренеры. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:
—Шәзам Сафин Советлар иле көрәшчеләре арасында өченче кеше булып Олимпия уеннары чемпионы исемен яулаган спортчы Ләкин СССР таралып, Гуревич та, Пункин да Украина милли геройлары булып йөргән. без Шәзам Сафа улы Сафинны Россиянең Олимпия чемпионы исемен алган беренче көрәшчесе дип санарга тиешбездер
Шундый бер тормыш менә! Шундый бер язмыш менә!..