ТӨП ГЕРОЙЛАР—ШӘҮЛӘЛӘР, КОРТЛАР...


Унышлы ижат жимешләре белән әдәбият сөючеләр арасында танылып, күпләр өчен якын таныш булып өлгергән, каләме чарланган язучы яки шагыйрьнен яна әсәре белән «Казан утлары* аша танышкан яисә өр-яна китабын кулына алган укучы, мөгаен: «карап-карыйк, әдип бу әсәре белән безгә ни әйтергә теләде, үзен кайсы яктан күрсәтә алды, таланты ничек ачылды9» диебрәк уйламый катмыйдыр Яна әсәр яисә китап бу катәм иясенен ижат юлында бер үсешме, күтәрелешме, әллә яулаган дәрәжәсендә тукталыш ясап бер тын агуымы, дип тә уйларга мөмкин ул Эчтәлеге, тема тирәнлеге ягыннан да. жисеме-күләме белән дә саллы-саллы проза әсәрләре биреп өлгергән Факил Сафиннын күптән түгел дөнья күргән роман һәм хикәяләр мәжмугасы да укучыларда шундый кызыксыну тудырмый калмагандыр
Бу китап андагы бердәнбер роман исеме белән «Шәүлә* дип аталса да (Татарстан китап нәшрияты. 2008) сәнгатьлелек ягыннан әлеге әсәрне жыентыктагы ин уңышлысы дип кистереп әйтү читенрәк. Болай килеп чыгуның бик аңлаешлы сәбәпләре дә бар. Ил тарихында ин дәһшәтле, ин фаҗигале һәм ин каршылыклы утыз җиденче еллар вакыйгаларын Факил Сафин бераз гына элегрәк «Саташып аткан тан» трилогиясендә шактый тирән яктырткан, үзенең төп сүзен әйткән иде инде Шуна күрә, авторның шул темага кабат әйләнеп кайтуы (яки аннан китә алмавы), бу очракта зур әсәргә эпилог яисә постскриптум өстәп язу кебегрәк тәэсир калдыра Беренче әсәр каһарманы Дәүләтъяров белән икенче романдагы Рабига Сарымсакова бер үк чорда яшәп, бер үк явызлык шаһитләре булсалар да. роман герое иткәчтен ирле-хатынлы бу икәүне тиңләштерү, әсәрләрнең укучыга бер үк дәрәжәдә тәэсир итәчәгенә исәп тоту момкин түгелдер инде. Шуны күздә тотып микән. Рабига Сарымсакова романның бер урынында да алгы планга чыгарып гәүдәләндерелми. авторның моңа фактик материалы да җитми. Рабиганың тоткынлыкта язылып, кырык тикшерү узып килгән хатлары да. романның байтак өлешен биләүләренә карамастан, аны вакыйганын үзәгендә гәүдәләндерүгә әллә ни булышмыйлар Икс улы тырышып эзләп, әниләренең каберен дә таба алмыйлар хәтта, кая анда миллион-миллион явызлык корбаннарының берсе хакында роман итеп язарлык дәлилләр юнәтү! Илне каплап, буып алган коточкыч җәлладлар челтәре үзенен ни кылганын, нинди зур җинаятькә барганын ачык аңлаган һәм эзен дә яшерә белеп яшергән Каберләрен билгеләп кую түгел, кайбер корбаннарының исемен дә кәгазьгә теркәп тормаганнар Минем Габдерәшитов Шәрәфетдин бабайны, репрессия корбаннарының «Хәтер китабы*нда әйтелгәнчә, ярлы игенчене, кулак төркемендә катнашкан өчен. дип. беренче тапкыр 58-11 матдә белән 1931 елда 71 яшендә ку лга алганнар да. гаебе расланмау сәбәпле (ярлы игенче ничек инде кулак төркеменә керсен?) . 1932 елда эшне туктатканнар Шуннан сон. бер авылдашы белән бергә, анын кабат алып китеп юк ителүе хакында беркайда берни язылып та калмаган
Факил Сафин. әлбәттә. Ходай биргән таланты, әдиплек күзаллавы белән. Рабига Сарымсакованы калку күтәреп, чып-чын роман каһарманы итеп тә сурәтли алган булыр иле Әмма ул. күрәсен. «Саташып аткан тан*нан сон Рабигалар, сәяси золымның бүтән корбаннары «яшәгән* чор. мохит, тиңдәшсез залымны тудырган шартлар хакында өр-яна сүз әйтә алмаячагын аңлагандыр һәм. нәкъ шуна күрә, мондый талпыныш та ясамагандыр Билгеле, шул темалар буйлап романнан-романга отыры тирәнгәрәк төшү, «тамырына карау» мөмкинлекләре дә юк анын. Аерым бер татар әдибенен чикләнгәнлеге, сайдан йөзүе генә сәбәп түгел моңа бөтен цивилизацияле доньянын котын алган тиран феноменын (нинди кыю «Азатлык* радиосын да Сталин үлгәч кенә ачарга батырчылык иткәннәр), андый явызның ил
башына күтәрелү сәбәпләрен Россия хакимиятенә якынрак торып, берара архивларда да иркенрәк эшләп (хәзер ул иркенлекләр кабат чикләнә бара, диләр) ижат иткән яһүд һәм рус язучылары да тәмам ачып бетерә алмады әле Могаен. әлеге «феномен* «акыл белән анлап булмый торган» ил халкының үзгә сыйфатына, хәзергечә әйтсәк, менталитетына нык бәйледер. Югыйсә, «гаделлек һәм тигезлек, якты киләчәк хакына» Сталинны кабереннән торгызып ил башына кайтарырга хыялланучылар болай ук күп булмас иде Сталинны революция тудырды, дип. мәсьәләне берьяклы анлатырга маташучылар да каты ялгышалардыр яисә, түнтәрелешләр аша бәхетле тормышка тиенү өметеннән халыкны биздерү өчен (анысы ярый да әле!), күрәләтә алдашалардыр. «Бөек» Тираннын Явыз Иван, шашкын Петр кебек элгәрләрен тәхеткә революция китермәгән ләбаса! Сталин репрессияләренең ин элек чын революционерларга карата кулланылуы да күпне аңлата.
Әмма, мөмкинлеге чикле булса да . Факил Сафин кебек әзерлекле, киң карашлы әдип романга алган зур темасын да. Рабига Сарымсакова ише миллионлаган дәһшәт корбаннарының фаҗига сәбәбен дә тирәнрәк ачарга омтылмыйча кала алмый, билгеле. Әлеге очракта әсәр авторы моңа шактый үзгә юлдан бара—романга бик үк табигый булмаган Шома кушаматлы персонаж кертә. Алай гына да түгел, ана Шәүлә дип, характерлы икенче исем бирә, романны да шул исем белән атый, димәк, аны әсәрнен баш каһарманы итә. «Саташып аткан тан»да әйтелеп бетмәгән «яна сүз»не дә шушы Шәүлә әйтергә тиеш була. Әлбәттә, реаль Рабига Сарымсакова вакыйгасына «баш» итеп конкрет булмаган, фамилиясез, чын исемсез Шәүләне кую. бер яктан, автор фантазиясенә киң ирек бирә: ул безнен тиңләшсез бәла- казалар сәбәпчесен күз алдына китергәнчә, кара буяуларны жәлләмичә сурәтли ала. Шәүлә генә булса да. нәкъ тормышыбыздагыча. ул бик үк көчсез дә түгел: әсәрдә ана каршы куелган Язучы үзенең һәр адымында диярлек Шәүлә күзәтүен сизеп жайсыхпык. тарсыну кичерә. Шома үзе горурланып уйлаганга. «Шоманы үтеп бер генә эш тә эшли алмый » Әниләренең каберен эзләп табып баш ию нияте белән йөрүче Марат белән Марлис Дәүләтьяровларнын да кәефен кыргалап тора Шәүлә. Кыскасы, романдагылар һәркайсы аның барлыгын тоярга, анын белән азмы-күпме санлашырга мәжбүр һәм мондый халәт Шоманын яшәү мәгънәсенә бик тә туры килә. Уен кагыйдәсен ул билгели бит! Язучы хәтта бер урында Марат Дәүләтьяровка ••Шома Оешмада хезмәт итеп шымчылык, башкаларны сату, яла ягу мәктәбен үткән, һәм шул бәндәне сөйләп, күңелне пычратмыйк»—дисә дә. әледән-әле юлына аркылы төшеп торган Шәүләне «күрмичә» үтә алмый, әсәрендә анын хакында кайта-канта сөйли, укучыларыннан да «Шәүлә-Шәүлә» дип гел кабатлаттыра, исемен Рабига Сарымсакованыкыннан да алгарак. җитди роман башына чыгарып мәңгеләштерә, сатирик әсәр персонажы гына булырлык «бәндә»дән заман герое ясый. Кыскасы, үзен татарнын Ромен Ролланы, Брехты. тагын әллә кемнәре дип хис иткән, «исемем тарихта калырга тиеш» дип лаф орган Шоманын шул хыялын гамәлгә ашырырга булыша автор. Ана артык зур хөрмәт күрсәтүен абайламый, күрәсен.
Ләкин, икенче яктан. Факил Сафнннын Шома-Шәүләсе тарихта тиннәре аз булган зур Явызлыкның—кабатлана күрмәсен. Ходаем, дип. искә төшкән саен теләк теләтерлек Золым һәм Жаһиллекнең—мен шәүләләреннән бер сынары гына. Аны хәтта әллә ни гаеплисе, илкүләм фаҗигаләрнең төп сәбәпчесе дип таныйсы да килми. Ил-көнгә, яшәеш кануныбызга Явызлык хужа икән, ана хезмәт итүчеләр һәрвакыт табылачак. Хуҗалар кем һәм нинди генә булуга карамастан, аларга каршы баруны динебез дә хупламый түгелме сон? Романда телгә алынган Оешма да үзеннән-үзе тумаган, аны Хужа бар иткән. Шундый Оешма яши икән, ана хезмәт итүчеләр бетмәячәк, киресенчә, аларга гел ихтыяж туып торачак. Дөрес, «иблис хезмәте»ндәгеләр азрак булса. Баш Иблис үзенең мәкерле кара эшләрен шулкадәр үк җәелдерә алмас, корбаннар да күп миллионнарга китмәс иде. Әмма, барыбер, зур Явызлык гәүдәләнеше буласы урынга, анын бер шәүләсе генә итеп сурәтләнгән Шома бу роман өчен шактый кечкенә булып тоела. Хәтта анын белән булашкан Автор да элекке роман-трилогиясендәге Әхмәтсафа Дәүләтьяровлар. Шамил
сонрак Казаннын НКВД камераларына «төшкән», каһарманнарының какшамас рух ныклыгын жзны аша үткәреп, шулар белән бергә үзе дә рухи үскән гыйлемле, кин карашлы әдиптән шактый аерыла кебек. Кызганыч. Ф. Сафиннын әлеге «Саташып аткан таң» әсәре жәмәгатьчелектә лаек бәясен алып җиткермәде әле Татар әдәбиятында андыйлар ел саен языла икән, диярсен!
Өстәвенә, Шәүләне роман авторы үзенә бик яхшы таныш булган, ләкин «җеннәре килешми» торган реаль шәхескә нык ошатып детальләштерә, ә бер «детале*—анын зур таланты—күрсәтелмичә кала. Чөнки бездә, гадәттә. Ходай үзләренә талант бирмәгәнгә, талантлыларны күралмый торган хөсетле җаннар гына аларга явызлык кыла, дигән берьяклы караш яши. Бу исә Шомаларның җенле холкын ачарга, бүтәннәргә этлек эшләүдән ничек ләззәт алуларын аңларга комачаулый. Илнен ин асыл затларын планлы төстә менәрләп юк иткән Сталинның (бу хакта. Тиран имзасы белән, һәр республикага һәм өлкәгә лимит җиткерелгән) залимлек чыганагын аның талантсызлыгы, көчсезлеге, шуна күрә үзеннән булдыклыларны кырып бетерүе белән аңлатырга маташу көлке булыр иде. Анда бит Аллаһка да баш бирми торган Иблис куәте, Иблис таланты һәм мәкере! Факил Сафин да, Шәүләнен ятышсыз холык- фигылен, шайтани гамәлләрен аңлатканда, артык тирәнгә кермичә, шушы гадирәк юлны сайлаган. Нәтиҗәдә Иблиснең үзе итеп гәүдәләндереләсе зат (каһарман) гап- гади бер вак җанга—бөеклек хыялында унмаган, талантлылар арасында үз урынын таба алмаган хөсетле шәүләгә калдырыла. Гадәти бер әдәби әсәр өчен ярарлык булса да, үтә сирәк языла торган, ил-халыкнын ин фаҗигале тарихына багышланган роман өчен бәләкәй бу. Мондый гына герой аерым бер Әхмәтсафа Дәүләтьяров яисә Рабига Сарымсакова язмышын бик каты бутап ташлый алса да. зур-зур илләр халкының, милләт кадәр милләтләрнең коточкыч фаҗигасен башкарып чыга алмас идедер. Автор Шоманы роман азагында исән-сау, үз көчендә, бер җәзасыз калдыра. Мона да, мөгаен, анын «натурадан», ягъни, үзе тапкан прототиптан «китә» алмавы сәбәпчедер. Әмма биредә тормыш дөреслеге дә юк дип булмый шул.
Автор «шәүлә»не шулкадәр үз итә, башка әсәрләрен язганда да бу төшенчә, бу атама аның каләменнән тамып төшәргә генә тора. «Һәр утыргычта бер-ике шәүлә шәйләнә»-дип яза ул «Гөлләрем, сиреннәрем...» хикәясендә. «Ара-тирә урамның бер янындагы күршенең каршы яктагы шәүләгә дәшеп алулары ишетелеп киткали»-дип дәвам иттерә шунда ук. Хәер, Әхмәтсафа Дәүләтьяров, Рабига Сарымсакова кебек миллионнар фаҗигасен, шул фаҗиганең ил өстендә әлегәчә сакланган һәм мәңге сакланачак, кара күләгәсен байтак өйрәнүе һәм күңеленә бикләве Факил Сафиннын башка әсәрләрендә дә сизелеп-сизелеп ала. Һәрхәлдә, «Шәүлә» җыентыгындагы берничә хикәясендә автор, үз каһарманнарының тормыш юлын сурәтләгәндә, «теге еллар»ны телгә ала.
Китаптагы «Гөлләрем, сиреннәрем...» хикәясе, минемчә, арада иң уңышлысы, теле белән дә, җанлы булып күз алдына килә һәм истә кала торган якты күңелле гап-гади геройлары белән дә «моны оста каләм иясе язды» дип кычкырып тора торганы. Автор «Шәүлә»дәге Шома, аның «әдәби» фикердәшләре, Мәдияләр белән әвәрә килүдән күләгәләнә башлаган күңелен сафландырырга, укучыны да авыр кичерешләрдән беркадәр арындырырга теләгәндәй, моңлы җыр сүзләре белән исемләнгән бу хикәясендәге Хәсбиулла белән Әкълимәне дә. Әхмәди картны да шулкадәр яратып сурәтли, аңа ихластан ышанасың, тирә-ягында шундый кешеләр барлыгына сөенеп туймыйсын, укыганда алардан аерыласы да килми. Фәрештә дә, әүлия дә түгел үзләре. Яшьлегендә күзе төшеп йөргән Әкълимә карчыкка да, Әхмәди абзасына да «ямьле яшәдек, матур яшәдек, әйеме, бу дөньякайларда» дисә дә, Хәсбиулла узган тормышын исенә төшергәндә җырлый да, елый да. «Теге елларда* юк кына гаебе өчен каба да язып калган, ярый әле упалномуч Хәйри белән милиция Гатау эләктерүдән алда Әхмәди кисәгеп өлгергән. Әле дә. үзе әйткәнчә, капчыгы буш түгел: улы ят кавемнән өйләнгән, килене үз балаларын Хәсби йортына кайтармый. Оныкларын күрәсе килүдән Хәсбиулланың үзәкләре бер өзелсә, барып күргәч муеннарына асылган тереләр җанын икенче сыкрата. Менә әле дә Сандр авылыннан, оныклары яныннан кайтып килеше анын. Шуңа җырлый да. «Гөлләрем, сиреньнәрем лә. »
«Хат ташучы» хикәясендәге Әлфәтне дә, мәрхәмәтлелеге, кин һәм хөр күнеллелеге
ягыннан, «Гөлләрем, сиреньнәрем...» геройларына тиңләп булыр иде. Ләкин бусы—яна заман, безнен чор кешесе. Тормышында Әлфәт юлыккан гаделсезлек тә—безнең көннәрнеке. Әмма бу гаделсезлек Өлфәтнеке генә булып калмый, таралып бетеп бара торган Урманасты авылының барлык әби-бабайлары өчен бәлагә әверелә. Автор, сүзләр ярдәмендә, хикәянен мәгънә йөген, тәэсир көчен шулкадәр тыгызлый, аңа героеның характерын тулы ачу өчен Әлфәтне Урманасты кешеләре белән бер күрештерү житә Әле шул арада авылның фаҗигаләр тулы үткәнен дә күз алдына китереп өлгерәбез. Әлфәт урынына эшли башлаган яна хат ташучы да, безне үзе белән таныштырудан бигрәк, әсәрдәге баш геройның күркәм сыйфатларын яхшырак күрүебезгә булыша.
«Тулганай» хикәясендә автор бик күп бәла-казаларыбызнын сәбәпчесе булган явызлык, бәгырьсезлек күренешен мал табибы Шәүкәтнең, «теге еллар» күләгәсе булып калган сәвит Фәсхинең бер эткә мөнәсәбәте аша җаннарга үтәрлек итеп сурәтли. Бу алым, билгеле. Факил Сафиннын гына ачышы түгел: сонгы еллар эчендә генә дә без мона охшаш хәлләрне Флүс Латыйфинын «Бәйсез этләрне атарга», Рәшит Бәшәрнең «Акбалык» әсәрләрендә очраткан идек инде. Шәүкәтләр, «Бәйсез этләрне атарга»дагы милиционер, «Акбалык»тагы Ибәтләр һәммәсе дә Шоманың күп тармаклы өереннәндер, мөгаен. Бу өч әсәрне тагын бер нәрсә нык бәйли: өчесендә дә җан өшеткеч вакыйгалар балалар күз алдында бара һәм балалардан сөйләтелә, өчесендә дә тигезсез көрәштә «шәүлә»ләр җиңүче булып кала. Шуна күрә, укып байтак вакыт үткәч тә аларны онытып булмый. Жаннары җәрәхәтләнү ул балаларны кая, кемнәр ягына алып барыр? Шомлы Шәүләләр өеренә китермәсә ярый ла. Әдипләр безне нәкъ шул хәтәрлектән кисәтә бит
Искиткеч талантлы сеңлебез Фирүзә Жамалетдинованын «Догалы корт» повестын «Казан утлары»ннан укыгач та, бу сокландыргыч әсәрнен исеме повестьның шәплегенә торырлык түгел, минемчә, диебрәк авторнын үзенә дә әйткән идем. Повесть кешеләр, кеше күнелләре хакында бит, хәтта догалы булса да, кортлар турында түгел. Автор, әлбәттә, бер укучысының ялгыз фикере белән килешмәде, «киресенчә, бу исемне хуплаучылар күп булды» дип белдерде, сонрак ике повестын һәм егермеләп хикәясен эченә алган китабын да шул исем белән атап дөньяга чыгарды (Татарстан китап нәшрияты, 2007). Мин исә һаман да «дога» һәм «корт» төшенчәләрен бергә куша алмыйм «Корт» дигәндә, файдалы һәм игелекле бал кортлары гына күз алдына килми бит әле. Ул мәхлукларның ниндиләре генә юк! «Кортка агу сибә-сибә тәмам күзләр сукырайды менә» дигәндә, китаптагы «Ишетәсеңме, байгыш?» повестынын бер персонажы да «корт» төшенчәсен үзенен туры мәгънәсендә генә куллана. Әсәрдә дә «Корт» догасы турында сүз бара, димәк, беренчел мәгънә «дога» төшенчәсенә салына. Ә китап исемендә мәгънә үзәге «корт»ка күчә. Повестьның үзәгендә исә мондый алмашыну күзәтелми: корт—корт урынында, кеше—кеше урынында. «Ходай кортка да, җан иясе итеп, дога иңдергән икән, адәм балаларын хәер-фатихасыннан һич тә ташламас»—ди Илгизәнен әбисенә бер остабикә.)
«Кортка да» диюе әнә шул урыннарны ачыклап-аерыл бирә лә инде: ул кешегә тиңдәш була алмый! Монда дога Ходай тарафыннан чынлап та корткамы, әллә «Корт» исеме белән кешеләргәме иңдерелгән, дигән сорауга да урын кала. Ятимә Илгизәнен укучы жанын да яктыртырлык күнел балкышлары һәм тормышнын кара, өметсез чакларында да каралмыйча кала алуы да анын үзендә әбисе биргән «Корт» догасы йөртүеннән, дөресрәге, ул йөрткән доганын нәкъ менә «Корт» исемле булуыннан түгел, яшьтән догаларга, изгелекләргә тартылып, кайчандыр мулла булган ерак бабайларының рухын саклап яшәргә өйрәнүеннән, ләбаса Янында дога йөрткәч, автор, бәлки, повестьнын баш каһарманы Илгизәне догалы корт итеп күз азды на китергәндер, шул сәбәпле әлеге сүзләрне әсәр башына чыгаргандыр? Анысы да аңлашылып җитмәс иде. чөнки Фирүзә сеңел үзенең ак күңелле каһарманын бик яратып, бүтәннәр дә яратыртык итеп сурәтли, кая аны ниндидер бөҗәккә тиңләү! Әсәрнен сонгы җөмләсендәге күренеш—Илгизәнен әбисе җирләнгән зиратта бер каен кәүсәсе буйлап «тартыла-сузыла ал-ак кортнын югарыга, кояшка таба» үрмәләве дә—укучыларның һәммәсендә автор көткән тәэсирне («Сөбханалла* ди Ил гизә, ана исе китеп) уятмагандыр..
Ә повесть—китапнын нибары 64 битен биләгән, эчтәлеге белән бик заманча булган, язылышы, камил теле, героеның хис-кичерешләрен моңга төреп, үзәкләргә үтәрлек ачып бирүе белән әдәбиятта Әмирхан Еникиләр иҗатын хәтерләткән әсәр— һәртөрле хуплауга лаек, ул Фирүзә Жамалетдинованы бүгенге татар прозасынын аз санлы әйдәманнары—Марат Әмирханы. Факил Сафины. Камил Кәримовы. Зиннур Хөснияры, Мәдинә Маликовасы, Фәүзия Бәйрәмовасы. Рәмзия Габделхаковасы.. белән бер рәткә куя- Хәер, Фирүзәбезнең шагыйрьләр арасында да үз урыны бар инде Бәлки нәкъ менә шагыйрьлеге ана Илгизәнен изгегә, шәфкатькә тартылган җанын, күнел тирбәнешләрен шәп шигырьләрдә генә була торган нәфислек һәм нечкалек. илаһи мон белән ачып бирергә ярдәм иткәндер. Монда бүгенге әдәбиятыбыз өчен тагын шунысы кадерле: догалы, миһербанлы әсәрдә Илгизә өчен генә хас булып калмый, мондый сыйфат татар хатын-кызларының һәммәсенеке итеп сурәтләнә, һәрхәлдә. Илгизәне белүчеләрдә шундый тәэсир кала. Чит илдә Илгизә ялланып карап торган грек карчыгы, анын иленә кайтып китәсен белгәч, агентлыктан үзен карарга «татар кызын җибәрсеннәр» дип ялвара. Повесть аша Илгизә белән танышкан, аны үз иткән, авторга ихлас ышанган (ышандыра белә, чөнки) укучы чит милләт әбекәенен бу ялваруын анлап. табигый кабул итә. Хәер, төрле-төрле чит милләт ир-егетләренен сайлап-сайлап татар кызына өйләнүен дә гел хуплап торган көнебез безнен, алардан туган балаларны да үзебезнекеләрдән ныграк үз итәбез.
Әдибәнен «Ишетәсеңме, байгыш?» повестындагы Фәрзәния дә—бар адашулары, кыйбласызлыгы аркасында, үзе кебек үк бәхетсезләрдән өсте-өстенә алданулары белән, нәкъ үзебезнеке, бүгенге татар кызы Изгелекләр, олыларнын акыллы сүзе бөтенләй санга сугылмый башлаган чоңгыллы чор баласы Фәрзәния, әгәр акылына килсә һәм. әйтик, шигырь яза башласа, Иллар Юэесв сүзләре белән, балки, «Үрнәк түгел, миннән була—Бары гыйбрәт алып» дияр иде. Автор аны әсәр азагында да үзенең коточкыч адашуларын аңламаган, тәүбәгә-иманга килмәгән кызганыч хәлендә калдыра һәм бу бик табигый кабул ителә. «Менә шушындый тагар кызы булса иде» дип, эшкә дә, тормыш итәргә дә аны беркем кирәксенмәячәк инде. Әнисенең генә анын өчен үзәге өзелә. Ярый әле олы кызы, Заһирәсе, бар, ул Фәрзәния ише түгел. «Сезнен чорда секталары да. пирамидалары да ишетелгән әйбер түгел иде... Сез бит әбиегезнең намаз укыганын күреп үстегез»—ди Жәүһәрия азы кызына, сеңлесенең бәлагә тару серен төшендереп
Фирүзә Жамалетдинова китабын уку барышында бер нәрсәгә исен китеп уйланасын, тирә-ягыбызда гыйбрәтле язмышлы кешеләр бик күп икән ләбаса Күнел күзләребез белән күреп кенә җиткермәгәнбез аларны. Әдибә сеңлебез үз геройларының берсен дә уйлап чыгармаган, ышандырырлык, һәрберсен арабызда тоярлык итеп сурәтләп кенә биргән. «Васыять» хикәясендәге Марияне дә. «Почтальон, карт һәм мәхәббәт»тәге Мәсрүрә белән Хәмидулланы да, хәтта «Жинү» хикәясендәге «сәер* Картны да янәшәбездәге кешеләр арасыннан тиз танып була Командаларында татарлар күбрәк булган өчен, «Безнекеләр булдыра!» дип. каршы якнын җиңүен хуплаган Карт бигрәк тә үз безгә Нәкь шул ягыбыз белән, футбол карарга өерләре белән килгән «хужалар»дан аерылабыз да. «Безнен алла але*-ди киләчәктән өметен өзеп бетермәгән карт Зур сугышта җиңүенең әҗерен күрмәгән үзе. милләте өчен кирәкле йомыш белән дә «хуҗалар* ишеген үтеп керә алмый, шуларга бер сүз кушарга җай эзләп футбол кырына йөри «Буранда» хикәясендәге Ана белән аның улы мөнәсәбәте дә Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре югарылыгына күтәреп, хәтта ки теләсә кем аңлый алмаслык дәрәҗәгә җиткереп сурәтләнә
Хәер, хыялдан мәхрүмнәр, җаннарында әдиплек булмаганнар өчен Фирүзә Жамалетдинованын риваятьләргә, тылсымлы дини кыйссаларга аваздаш әсәрләре гайре табигый булып күренергә дә мөмкин. Чөнки аларда вокзаллар

Реклама