«Татар энциклопедиясе» битләреннән

ИЛЬЯС (Ильясов) Рахман (Габдрахман) Вәкил улы (15.3.1908. Зөя өязе Карамасар а —23.8.1943). язучы. 1920 елларда Төньяк Кавказда нефть промыселларында эшли. 1931 — 32 елда Казанда Татар коммунистик ун-тында укый (Казан). 1933 тән газеталар редакцияләрендә. Татарстан радиокомитетында. Язучылар берлегендә. Главлитта эшли. Әсәрләрендә төп игътибарын нефтьчеләр һәм тау кешеләре тормышына юнәлтә: «Кем гаепле?» (1930). «Шәрифҗамал» (1932). «Таулар арасында» (1935), «Чыныгу» (1933) һ о «Танышлар» (1939) . «Фонтан» (1940) исемле ггьесалар авторы. 1941 дә үз теләге б-н фронтка китә. Харьков тирәсендә барган сугышта һәлак була
Әд Даутов Р Н . Нуруллина Н Б Совет Татарстаны язучылары Биобиблиографик белешмә. К.. 1986
ИЛЬЯСИ Габдрахман Мөхәммәт-әмин улы (1856. Казан—1895. шунда ук), драматург, археограф «Касыймия» мәдрәсәсендә укый Рус теле һәм әдәбияты дәресләре ала Конторшик. хисапчы булып эшли К Насыйрн кул астында төгәл фәннәрнең нигезен өйрәнә, йолдызларны күзәтә Анын б-н бергә татар авылларына чыгып фольклор әсәрләре, язма чыганаклар җыя Татар тарихи кулъязмаларын өйрәнеп, алар турында Казан ун-ты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә чыгышлар ясый. 1855 елдан бу җәмгыятьнең әгъзасы булып тора. 1887дә үз кул астында гатар телендә г-та чыгаруга рөхсәт сорап Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Матбугат эшләре буенча баш идарәгә мөрәҗәгать итә. Рөхсәт бирелми кала
И — татар әдәбияты тарихында беренчеләрдән булып хатын кыз мәсьәләсен яктырткан автор Анын «Бичара кыз»ы (1887)—татар матбугатында беренче булып басылган пьеса Пьесада чор өчен актуаль булган шәхес иреге, хатын-кызларнын ирләр б-н бертигез хокукка ия булу, татарларны укыту мәсьәләләре куела Әсәрнсн төп героинясын—укымышлы Маһитапны— залим, карун атасы бай малае исерек Жантимергә кияүгә бирмәкче була Маһитапнын күнеленә тәрбияле.
укымышлы Җанбай һуш килә. Пьесада яналыкка каршы чыгучыларның тискәре типлары да бар.
Әсәр җанлы, халык сөйләменә якын тел б-н язылган, персонаҗлар сөйләмендә диалект сүзләре дә очрый Аерым кимчелекләргә (композициясенең артык гадилеге, образларның гел бертөрле булуы, хәрәкәт җитмәү) ия булса да. пьеса куелган мәсьәләләрнең актуальлеге б-н укучылар арасында кызыксыну уята. Бу әсәргә ияреп Ф Халиди «Рәдае бичара кыз» (1888) драмасын яза. И.нен •Яшь кыз вә хатынларга Һәдия» (1887) исемле насыйхәт-публицистик китабы гаиләдә балалар тәрбияләү мәсьәләсенә багышлана. Бу китапның кереш сүзендә автор хатын-кызларга багышланган тагын да күләмлерәк китапны басмага әзерләве турында яза. Ләкин ул китапнын язмышы билгесез.
Әд Гайнуллин М X Татарская литература XIX в. К . 1975. Каримуллин А.Г Татарская книга пореформенной России К . 1983
М И Әхмәтжянов
ИЛЬЯСОВ Жәүдәт Хәсән улы (16 2.1929, Башкортстан АССРнын Иәрмәкәй р-ны Исламбахгы а —19.6.1982. Ташкент), язучы. Рус телендә яза 1931 елдан Ташкентта яши 1953 тән «Комсомолец Узбекистана». -Физкультурник Узбекистана». «Ташкентская правда» г-таларында эшли. «Звезла Востока» ж-налында поэзия бүлеге мөхәррире була Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1949 елда Ташкентта басылып чыга И нын барлык китаплары Ташкентта басыла Язучының ижат кыйбласын тарихнын борылыш моментларында халыклар язмышы б-н кызыксыну билгели Анын геройлары—гаделлек, ирек һәм бәйсезлек өчен көрәшүчеләр, аларнын прототиплары булып аерым очракларда реаль тарихи шәхесләр тора «Ачу сукмагы» («Тропа гнева» 1956) исемле беренче тарихи повесте массагетларнын Урта Азиягә басып кергән фарсыларга каршы көрәшен чагылдыра «Согдиана» (1959) романы Александр Македонскийнын Урта Азиягә походын тасвирлый «Тимгелле үлем* («Пятнистая смерть*. 1964) романы да тарихи тематика б-н бәйле
ДвваМЫ 2005 елның 4ннс саныннан басылып кию
Анын сюжетына «Томирис» балеты языла (У Мусаев муз., О.Узаков либр.) һәм ул Кыргыз опера һәм балет акад. т-рында (Фрунзе. 1982) һәм А.Нәвои исем Үзбәк Зур опера һәм балет т-рында (Ташкент, 1984) куела. 1965 тә И.нын (А.Ташкентаева б’-н берлектә, 1963) сценарие буенча «Канатта йөрүче» («Канатоходец») исемле нә<Ьис фильм төшерелә (реж. Р Батыров). "Алтын пот» («Золотой нстукан», 1973) повестенда автор дин, тормыш мәгънәсе, язмыш, яхшылык б-н явызлыкның мәңгелек килешә алмаслык конфликты турында фикер йөртә. 1979 да урта гасырлар галиме һәм шагыйре Гомәр Хәйямгә багышланачак трилогиянең беренче китабы—«Елан әфсенләүче» («Заклинатель змей») басылып чыга. Трилогиянең «Тынлык саклау манарасы» («Башня молчан ия») исемле икенче китабы язылып бетми кала. Автор вафатыннан сон басылган «Анахита үче» («Месть Анахиты», 1984) повестендә гаскәр башлыгы Марк Красснын Парфиягә походы (безнең эрага кадәр 52 ел), рим легионының жинелүе һәм һәлакәткә дучар булуы тасвирлана. И. рус теленә гарәп, корея, үзбәк, тажик, башкорт, каракалпакъ язучылары һәм шагыйрьләре (М Сумадах, Г Голәм, Д.Угая. К.Даян, Ә Мохтар. Ж Мөхетдин. Миртимер. С Әмин һ б.) әсәрләрен тәржемә итә. И нын әсәрләре үзбәк, татар, словак телләренә тәржемә ителә.
Әсәр.: Заклинатель змеи. Башня молчания. Таш., 1986.
Әд: Писатели Советского Узбекистана: Биобиблиогр. справ. Таш., 1977; Яшен К. Творческое вдохновение—на службу народу // Звезда Востока. 1981. №1.
Р Р.Мусабәкова.
ИМАЖИНИЗМ (ингл. пла^е—образ), әдәби агым; 20 йөз башы инглиз һәм америка поэзиясендә барлыкка килә (Э Паунд, ЭЛоуэлл, Ф.Форд, Т.Хьюм һ.б.). Фәлсәфи нигезе булып А.Бергсоннын интуитивизм теориясе һәм тормыш фәлсәфәсе тора. Т.Хьюм И.нын эстетик принципларын тәкъдим итә: метафоралар куллануны көчәйтү шигырьне «образлар каталогына» әверелдерү, тәэсирләр- хисләрнен әһәмияте арту, алымнар сайлауда иреклелек.
Россиядә И Октябрь рев-циясеннән сонгы елларда рус авангардының (бигрәк тә футуризмның) эзләнүләре нәтижәсендә барлыкка килә. Россиядәге И. төп эстетик принциплары б-н инглиз И.на охшаш була, анын асылын һәм традицияләрен үстерә В Г Шершеневич, С.А Есенин, А.Б.Мариенгоф һ.б. кергән бер төркем имажинист шагыйрьләр (1918 елда төзелә) түбәндәге концепцияне яклап чыгалар: шәхес
дөньяның чынбарлыгын образлар аша таный, күрә Имажинистлар ижаты зәгендә—зур шәһәрдә югалып калган әм ялгызлыкка дучар булган шәхес Беренче планга янәшә куела алмый торган әйберләрне, күренешләрне, атамаларны чагыштыру юлы б~н. сүзнен гадәти мәгънәсен бозу ярдәмендә туган образ чыга.
Татар әдәбиятында И чын мәгънәсендә мөстәкыйль әдәби агым булып оешып җитми һәм 1920 елларның бер күренеше генә булып кала. 1925 елда К. Нәҗми узен символист-имажинист шагыйрь дип белдерә һәм төп темасы «үлеп баручы иске тормыш» булган «Өермәләр» җыентыгын чыгара. Аерым әсәрләрендә сукбайлык, яна тормыш төзү мотивлары чагылыш таба (мәе., замананың рухын бәяләгән «Тормыш төбендә» исемле шигырендә «канда юган ертык күнел» образы пәйда була). К Нәжминең имажинистик образлары (мәс., «Иске көннәр канлы эзләргә басып йөгерделәр», «Мин күрәм / һәрбер йөрәктә шүрләгән куян эзен», «Ертык күнел каны бетеп шиңде», «Кыйналган эт кебек еллар елап шыңшыдылар», «Төн канаты белән жирне сөртеп, / Салкын буран очкын иләде») яналыгы, «кече образларның мөстәкыйль көче» б—н тан калдыралар.
Ул еллар матбугаты битләрендә аерым яшь шагыйрьләренең К.Нәҗмигә ияреп язган шигырьләре басыла. Ләкин И. б-н мавыгу озакка бармый. 1924 нең 31 августында чыккан «Правда» г-тасында С.А. Есенин һәм И.В.Грузинов үз төркемнәренең таралуы турында ачык хат б-н чыгалар Алар артыннан К. Нәҗми дә И.нын татар әдәбиятында «вакытлыча туктатып тору»ы турында үзенең шаян «Манифестын» бастыра.
Әд. Теория литературы. Т.4 Литературный процесс. М., 2001, Нигьмәти Г Әдәбият мәйданында. М., 1925; Сәгъди Г. Символизм турында. М„ 1932.
Д. Ф. Заһидуллина
ИМАМОВ Вахит Шәех улы (18.3.1954, Актаныш р-ны Иске Байсар ав. туа), язучы. ТРнын атказ. мәдәният хезмәткәре (2002). Казан ун-тын тәмамлый (1982). 1982 елдан Яр Чаллы шәһәрендә башта урга мәктәп укытучысы, соңрак КамАЗда мастер булып эшли. 1991 дән «КамАЗ» нәшриятының баш мөхәррире. 1997 дән ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе И әдәбиятка «Ир канаты» (1988), «Нәзер* (1991) исемле повестьлар һәм хикәяләре белән килеп керде һәм татар халкы тарихына багышланган «Сәет Батыр» повесте (1994), «Утлы дала» романы (2002) һәм «Татарларның Ватан
крепость». 2005) җыентыклары белән танылды. Алар туган жиргә мәхәббәт хисләре, комсызлар һәм хыянәтчеләрне кискен гаепләү белән тулы. Ижатында тарихи темалар белән беррәттән заман проблемаларын яктырткан әсәрләре да бар. «Тозлы яра» романы (2004) белән И. тоталитар жәмгыятьнен чын йөзен татар авылы призмасы аша ачып бирә. «Япун татары» романында (2004) Ватанын ташлап китәргә мәжбүр булганнар—эмигрантлар язмышын сурәтләп, халкыбызның киләчәге турында уйланырга мәжбүр итә «Өмет» (1992). «Нәзер» (1993) повестьлары буенча телефильмнар төшерелде.
Әд.: Ахунов Г. Һәркемнең үз кулында // Казан утлары. 1987.№5; Вәлйев М Тукай яшен узганда // Казан утлары. 1989 №6.
ИМАНКОЛЫЙ Мөхәммәд-Садыйк. кара Мөхәммәдсадыик Иманколын
ИМПРЕССИОНИЗМ (франц. ттргевзюп—тәэсир). әдәби агым И тарафдарлары чынбарлыкны үзгәрүчән мизгелләрендә табигый рәвештә гәүдәләндерергә, үзләренең тәэсирләрен чагылдырырга омтылалар. И.нынсәнгати концепциясе: дөнья матурлыгына соклана белүче, нечкә зәвыклы, лирик хисчән, тәэсирләнүчән шәхесне хасил игү
Яна сәнгати агым беренче тапкыр үзен сынлы сәнгатьтә таныта И.нын атамасы да Клод Моненын -1тргес- 8Ю11. Зиппзе» («Тәэсирләнү Кояш чыкканда») картинасы исеменнән килә. И рухында О.Ренуар. Э.Дега. А Сислей. Ван Гог. П.Гоген. А Матисс. Г1.Сезанн. К Писсарро һ.б. ижат итә Россиядә И агымына К А Коровинны. И Э.Грабарьны һ.б кертәләр И. сыннар ясау сәнгатендә дә (О Ролен. М Россо. П.П.Трубецкой һ.б.) музыкада да (К.Дебюсси, М.Равель. А Н Скрябин һ.б.) чагылыш таба
Француз шагыйре Ш Бодлер шигырьләренә үзенчәлекле музыкаль аһәңлелек, хисси тыгызланган янгыраш һәм тон биреп. И. принципларын лирикага алып керә Француз шагыйрьләре арасында бу агым кысаларьпша Г1 Верлен һәм А Рембо бигрәк тә уңышлы ижат итә Проза өлкәсендә И Ги де Мопассан. К Гамсун. Б Келлсрман. Гуго фон Гофмансталь. О.Уайльд. А Саимонс. И.Ф.Анненскии Б К Зайцев һ.б иҗатларында беркадәр чагыла.
20 йөз башы татар әдәбиятында И.нын аерым алымнары (пейзаж күренешләрен фотографиядә!ечә» тергезү, сурәт һәм халәт алмашынуны сүзләр агымына тасвирлау, музыкаль янгыраш бирү) Дәрдемәнднеп ике-оч дүртьюллык шиг ырыәренлә гәүдәләнә Ф.Әмирханның («Хәяг*. "Хәкарәг
саналган мәхәббәт»), 111 Камалнын («Буранда». «Акчарлаклар». «Курай тавышы») проза әсәрләрендә И ны романтизм б-н. И ны реализм б-н «синтезлаштыру* омтылышы күзәтелә
1915 елдан сон татар әдәбиятында чын мәгънәсендә импрессионистик әсәрләр языла. Г.Исхакый «Бер манзара» исемле хикәясендә тан ату мизгелләренең алышынуын, беренче тапкыр эш урынына барган яшь мулланың нечкә күнел кичерешләрен, күчешләрен ул кичерешләргә тин булган табигать аһәнен тасвирлый Ф.Әмирхан «Яз исереклегендә» хикәясендә уянып килгән табигать күренешләреннән алган тәэсирләрне күрсәтә, шул вакыттагы яшь кешенен күнел тойгыларының «тәэсир лирикасы»на әверелүен чагылдыра «Беренче ашкыну» хикәясендә гашыйк шәкертнен бер көне тасвирлана. Ф Вәдиев «Көймәдә» исемле хикәясендә беренче саф мәхәббәтнең, гашыйкларның очрашу- күрешү мизгелләре гүзәллеген сурәтли Хикәядә лирик сагыш, импрессионистик «үтәкүренмәлелек» б-н сугарылган табигать сурәтләре урын ала
Импрессионистик әсәрләрдә тирә-юнь хисләр аша кабул ителә, кешенен күңе ле, кәефе-халәте, көндәлек ситуацияләр, ниндидер бер мистик яктылык каймасына чолгап алына, ләкин ачык, изге матурлык артында иртәгесе көннен фаҗигасе сиземләнә. Геройларның кичерешләре матур һәм кайгылы 20 йөз башы татар прозаикларының тормышка үзенчәлекле карашы һәм эстетик каршылыклар шунын б-н билгеләнә
Сынлы сәнгатьтә И.нын аерым сыифаллары Н И Фешин. П П Бенькон. П А Радимов картиналарында, сыннар ясау сәнгатендә В С Богатырев сыннарында чагылыш таба 20 йөз сәнгатендә табигатьне сурәтләү (пленэр). этюд эстетикасы алымнары Б Урманчс. Г Рахманкулова. Н Д Кузнецов. А А Аннкеенко. Р Нигъмәтуллина иҗатларында күренә.
Әд : Теория литературы Т 4 Литературный процесс. М . 2001, Ренессанс в II гаре кой Ш1сраг\рс на \\ века и импрсссионистические нриемы в творчесгвс Шарифа Камала Ганиена Р К Татарская литература традицин. взаимосвязи. К . 2002. Заһидуллина Д Ф Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы К . 2003
Д. Ф Заһидуллина.
ИНТЕРМЕДИЯ (лат 1п1егтес1ш' урталыкта торучы), драма спектакле яки опера актлары арасында башкарыла торган зур булмаган күренеш (гадәттә көлкеле) 15 йөзлә мистерия составына кергән тормыш-көнкүреш һәм музыкаль өзекләр формасында барлыкка килә Татар драматургиясе әсәрләрендә
И. агитация-сатира төсмерен лә ала. Г. Камалның агитпьесаларында И персонажлары булып Ажак б-н Кужак. Корфетдин б-н Торфетдин, Хатип б-н Латыйп тора Ф.Бурнаш («Тан атканда*, «Әжәл», «Колчак—Деникин зарлары»), Һ.Такташ («Авыл кызлары», «Гармунчылар») пьесаларына И не кертәләр. Хәзерге татар драматургиясендә И. кулланылмый диярлек.
Әд.: Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990
ИРЕКЛЕ ШИГЫРЬ (франц уегз 11Ьге—верлибр)—төп ритмик берәмлек тәшкил итүче төрле озынлыкта килүче юлларның чиратлашуына корылган шигырь яки үзенчәлекле ритмик система. Димәк, әлеге шигырьдә башка шигырь төзелешләрендә төп роль уйнаучы ижекләрнен басымлы-басымсыз булып килүе дә, һәм аларнын саны да ритмик нигез итеп алынмый. Шулай ук ирекле озынлыктагы юллар даими зурлыктагы строфаларга да берләшми. Хәтта рифмаларнын булуы да мәжбүри түгел. Ритмны оештыручы һәм саклап баручы төп чара монда нәкъ менә төрле ритмик-интонацион чаралар (янәшә яки эчке рифмалар, композицион яки юлара ялгау, вакыт компенсациясе, тәнгәл турак-цезуралар һ.б.) ярдәмендә берберенә ялганып, тезелеп баручы шигырь юллары, ягъни ритмик-интонацион яктан үзгәреп, уйнаклап торучы синтаксик берәмлекләр—синтагмалар, гыйбарәләр.
Ирекле шигырьне беренчеләрдән булып Бельгиядә Э Верхарн. Төркиядә Н.Хикмәт. Россиядә А, Блок. В.Брюсов. татар поэзиясендә С.Рәмиев куллана.
Әлеге шигырь үрнәкләрен янә Һ.Такташ, Г.Кутуй, М.Жәлил, Ә.Фәйзи, Ш.Анак, Роберт Әхмәтжанов, Р Фәйзуллин, Р Харис, М.Әгъләм, Зөлфәт һ.б. ижатында өлешчә яки күпләп очратырга мөмкин. М.Х.Бакиров.
ИРОНИЯ (греч. еиопеш—хәйлә, мыскыллау), шаян киная; тискәре, мәсхәрәле, кимсетүле мөнәсәбәтне ясалма рәвештә уңай бәяләү. Бу бәяләүнең тискәре, мыскыллы мәгънәсе ситуациянең үзеннән, сүзнең контекстыннан яки интонациясеннән беленә. Әдәбиятта И. стилистик алым, троп булып файдаланыла Аерым очракларда артык үтемле, көчле И. сарказмга якыная һәм гротеск, пародия, парадокс чаралары б-н бирелә Татар әдәбиятында И. һәм сарказмга бай ижат—Г Тукай ижаты. И.нын төрле форма һәм төсмерләре анын «Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш» поэмасында, «Кечкенә музыкант», «Буран», «Егет илә кыз» шигырьләрендә очрый. Үзләренең юмористик шигырьләрендә И дән М.Жәлил, С.Батгал, Ә.Ерикәй, Ш.Галиев һ.б. татар шагыйрьләре дә файдалана.
В.Х.Ганиев.
ИСКУЖИН Зыя Газим улы (1910, Уфа губ. Сабир вол. Мәксүт а.—1936), шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе. Оренбург татар пед. техникумын, Казан пед. ин- тын тәмамлый. М Гафури, Ш.Бабич, Һ Такташ, М.Әмир һ.б. ижатына багышланган мәкаләләр авторы.
ИСЛАМОВ Рәмил Фәнәви улы (14.9.1958, Башкортстан АССРның Балтач р-ны Госман а.), әдәбият галиме, филол фән. д-ры (2002). Башкорт ун- тын тәмамлый (1987) 1990 елдан ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать и н-тында эшли (2002 дән әдәбият белеме бүлеге мөдире, 2007 дән директор урынбасары) Хезмәтләре урта гасырлар төрки, төрки- татар әдәбиятына карый
Хезм.: Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры язма мирас, мәдәни башланышлар К.. 1998; Урта гасыр төрки шигърияте үсешендә Шәрифнен «Шаһнамә»се. К., 2001
Дәвамы киләсе саннарда.

Реклама