Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБАНЫҢ СУЫНДА БАР...


Рөстәм Зарипов беренче әдәби чирканчыкны Саба районыбыз газетасы битләрендә ала. IV класста укыганда анын «Галләм маскасы* исемле шигыре СССР Язучылар берлеге әгъзасы Газиз ага Нәбиуллин хәер-фатихасы белән «Жинү байрагы» битләрендә дөнья күрә. Игътибар итик, бу-житмешенче еллар, Африка кыйтгасында яшәүче халыкларның бер-бер артлы азатлык алып, мөстәкыйль дәүләтчелеккә ирешкән заман. Безнең Рөстәмебез нибары ун яшьтә язган шигырен коллыктагы халыкларның азатлыгы темасына багышлый:
Яңа ел җитте, бүген зур бәйрәм.
Бик күптән көтте пионер Галләм Шатлана Галләм, маскасы әзер.
Маскасын киде.—негр ул хәзер.
Кулында аның өзелгән чылбыр Ул халык көчен күрсәтеп торыр Шуны аңлата Галләм маскасы.
Шуны белдерә дөнья картасы!
1976 елгы «Идел» альманахында Рөстәмнең «Аууу!» исемле тәүге хикәясе басылып чыкты. Әлеге әсәр дөнья күрү уңаеннан «Татарстан яшьләре» газетасында тәнкыйтьче Наис Гамбәрнен әтрафлы мәкаләсе дөнья күрде. Ул анда Марсель Галиевнен «Кар абагалар* повестенә һәм Рөстәм Зариповнын «Аууу!» хикәясенә аерым тукталып, якташым язган әсәрне һәр яктан унай дип бәяләгән иде.
Әсәрнен сюжеты гади генә. Егет белән кыз яратыша. Аларнын мәхәббәт тарихы каладан авылга кунакка кайткан Сафа атлы малай авызыннан хикәяләнә. Болар, өчесе, урманда җиләккә дип барып, адашып «Ауууу» дип кычкырышып йөриләр. Тора-бара Әлфинур белән Һади кавышып, үз йортларын булдыралар һәм алмагачлар утыртып яшәп китәләр. Көтмәгәндә Һади һәлакәткә юлыгып, дөнья куя. Еллар уза, Әлфинур икенче кешегә кияүгә чыга, балалары туа, гәүдәсе тазара, йортларын зурайтып төзекләндерәләр, күп итеп мал асрыйлар, агач бакчалары матурланып, урманны хәтерләтә башлый, ә теге малай инде егет булып боларга кунакка кайткач, әлеге бакчага чыга һәм үткәнне искә төшереп «Аууу. аууу, апа!* дип кычкырып җибәрә. Апасы абзарга ябарга азапланган башмак тана, ычкынып китеп ишегалды буйлап чабуларга керешә. Менә Әлфинур апасының арган, шелтәле тавышы яңгырый:
-Шаярма әле, Сафа, хайванны куркытасың бит!...
Оста тәмамлаган автор хикәясен! Монда юмор да бар, сәнгать һәм тормыш дөреслеге дә ярылып ята. Мин бу хикәяне Татарстан радиосыннан танылган актер Равил Шәрәфиев укуында ишеткәнем булды. Тагын шул ук затлы радиобыздан Празат ага Исәнбәт тарафыннан анын «Сабан туе» исемле әсәре яңгыраганы хәтердә. Егетнең саф мәхәббәте белән башланып киткән хикәянен азагында гашыйк шул егет белән каладан кайткан үткен кыз «тавык тизәкләре ябышып каткан баскыч»тан печәнлеккә күтәреләләр.. Менә бит нинди «күтәрелү!» Шушы бер деталь ярдәмендә Рөстәм Зарипов күкләргә, йолдызларга укталдырган укучысын гөнаһлы җиргә «тып» итеп бастыра да куя.
Анын «Алтылы чыбык» дигән хикәясе район газетасында дөнья күргәч, бер
хөрмәтле иптәшкә әлеге атама ябышты да калды, һәм шуннан сон. Рөстәмебез әлеге җитәкче чакыруын кабул итеп, анын белән бергә эшләп алганы да истә.
Рөстәм Зарипов—бүген дүрт китап авторы. Анын шигырьләре, хикәяләре, эссе, новеллалары, фәлсәфи мәкаләләре һәм хәтта «Ни мамык, ни каурый» исемле пьесасы басылып чыкты. Пьесада бер ук шәхесне ике «мин» гәүдәләндерә, беренчесе теләсә кем күзенә күренә торган «мин», ә икенчесен бик сирәкләр, шул «мин»е тәмам яньчелгән булачак текә түрәләр генә күрә башлый. Әсәрдә менә дигән мәһабәт гәүдәле шәп җитәкченең һәм аның чибәр секретарьшасынын икенче «мин»нәре берсе җен, икенчесе убырлы карчык рәвешенә кергән. Карьера ясау хакына дәвамлы түбәнсенүләр шул хәлгә китергән аларны.
Рөстәмнең хикәяләрендәге каһарманнар беренче карашка кызганыч, бәхетсез һәм көчсез кебек. Алда, пьесада үткәрелгән фикер ызаныннан китсәк, беренче «мин»нәре шундый. Ә инде икенче «мин»нәре менә дигән хәлдә. Автор геройларының кешеле- ген бәхеткә тиенгән яки сагышка баткан чакларында ача. Бу җәһәттән «Сине сөйдем, гүзәлем» хикәясе үтә
дә гыйбрәтле Ярым- йорты акыллы егет, көч хәл мәктәпне тәмам- лап, көтү көтә башлый.
Әнисе өч хәрефле яман чирдән вафат була. Әмма үләр алдыннан, күрше
авылда яшәүче үтә дә коры холыклы яшьлек дустына барып:
-Бир минем улыма кызынны,—дип үтенергә өлгерә.
Һәм янәшә тирәдә чибәрлеге белән дан тоткан
Гүзәлия боларга килен булып төшә. Әмма ул, әтисе сүзен хаклап Габделнурга кияүгә килсә дә, сөйгәне белән арасын өзми. Габделнурны алдап-йолдап ничәдер көн торгач, сөйгән яры белән китеп бара. Габделнурны яңадан өйләндерәләр һәм бераз гына «ялгышкан», Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, почти кыз булган, әмма шулай ук бик чибәр нәрсә туры килә. Монысы китәм дип тә йөрми, аны бик зурлап яши Балалары гуа. Әмма тәүге җәмәгате Гүзәлияне дә оныта алмый икән Мәҗлесләрдә җырларга кушкач, ул гел «Яшьлегем» җырын суза. «Яшьлегем чәчәк атканда, сине сөйдем эһэһем*,—дип җырлый. «Эһэһем* ди, ягъни гүзәлем дип әйтми, хисләрен әнә шулай авылдашларыннан һәм хатыныннан яшермәкче була. Рөстәм әлеге образны яратып, һәм укучыны да яраттырырлык итеп тасвирлый, кешелеклелеген, күңеленең матурлыгын ачып бирә алган.
«Тозлы яңгыр» хикәясе сагышларга да батыра һәм күз яше аша юмор кояшы нурларына да коендыра. Авылның беренче гүзәле «үз фамилиямдә калам» дип йөри торгач, тора-бара «утырып» ук кала. Күрше авылда яшәүче йомыкый, әмма оста куллы диндар егет колхозда бухгалтер булып эшләүче шушы кызны кияүгә сорый. Өйләнешкәнгә кадәр какшау өстәлен һәм урындыгын, ачылса ябылмый, ябылса ачылмый интектергән тәрәзәсен төзәтеп бирә. Бу эш төрләре башкаруга символик мәгънә йөге дә салынган, албәггә, чөнки бергә яшәп киткәч гүзалкәинең какшау тормышы да урынына утыра. Егет уңган, тормышның матди ягын жинел хал итә. Әмма икесе ике кыйбла кешесе булу бу парга сагышлар китерә.. Ханым ирен аңларга теләми
«Сөялдем сөяннәргә» хикәясе каһарманы Нурлыгаян атлы егетне авылда
Рөстәм Зариповнын бер хикәясе дә гади генә түгел. Аларнын берсе дә бармактан суырып язылмаган, обрапар тере, истә кала торган үзенчәлеклеләр...
Гомумән. Рөстәм Зариповнын башка жанрларга караган тарихи фәлсәфи язмалары, ягъни үзе әйтмешли, жан чайпалышлары да байтак. Аларнын кырыклабы узган ел «Чынгыз хан китергән бәйрәм» (күренекле якташыбыз көрәш остасы, автоузышчы Жәүдәт Миннәхмәтов һәм аның эшкуар улы, «Чынгыз хан» атлы фирма хужасы, шулай ук автоузышчы Ирек оештыра торган Мингәр сабан туе, тулаем әлеге милли бәйрәмебез турындагы авторнын күләмле язмасы исеме белән аталган бу жыентык) дигән китап булып дөнья күрде. Мин әлеге «чайпалышлар»нын эчтәлекләренә тукталырга җыенмыйм Аларнын исемнәре дә ниндидер мәгълүмат бирә кебек: «Суверенитетыбыз чагылышлары», «Застойный еллар-достойный еллар!», «Син дә морза, мин дә морда, атка печән кем сала?*, «Эт күнеле—бер сөяк», «Әфлисүн жиле», «Мин начальник—мин дурак», «Татарча сулыйсы килә», «Милициянең йөз аклыгы» һәм башкалар.
Әмма ләкин Рөстәмне хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр остасы дип кенә уйласак, ялгышырбыз. Ул язган шигырьләр дә әкәмәт тә хикмәтле бит...
Җитәкчене шуннан таныйм Басуга кереп китә дә Үрелә гел башакка.
Өзә. бөртекләрен саный.
Исни, куя ашап та...
Икмәк басуында фотога, йә кино-телевидениегә төшкәндә хактан да ил житәкчесеме ул, жөмһүриятнеке, районныкы яисә колхозныкымы, бөтенесе дә ничектер шушылай кылана. Хәер, бу калыпны сурәткә алучылар кайчандыр таккан һәм ул инерция буенча дәвам итә. Газета өчен оешма җитәкчеләрен кабинетларында телефон трубкасы тоттырып төшерүләр дә шул гамәлдән... Ә Рөстәм әфәнде шушы стереотиптан рәхәтләнеп көлә һәм башкаларны да елмаерга мәжбүр итә Танылган әдип Флүс Латыйфи бу шигырьнең, автор әйтеп бетермәгән тагын бер юлы булырга тиеш дип исәпли.
Рөстәмнен үткен юмор белән язылган шигырьләре байтак. «Тел яздыру», «СССР тарихы», «Исе китәр иде әсәрнең», «Академиклар», «Газаплы гашыйк» кебекләре шул эргәдә Әмма авторнын тирән эчтәлекле фәлсәфи шигырьләре дә байтак кына Аның «Кеше» дип исемләнгәне укучыны сискәндереп җибәрә Шигырь атеистик түгел түгелен, әмма автор кайчандыр халыкларнын фаллоска табынуларыннан этенеп төрле конфессия гыйбадәтханәләре манараларында шунын кайтавазын таба...
Рөстәм Зариповнын шигырьтәренен күпчелегенә оптимизм, алдагы көнгә өметне жуймау хас. Алдагы дүртьюллыкны лейтмотив дип тә карап була:
Инде менә күпме уйладым:
Таш яуса да. давыл кузгалса да Җилгә очмас төсле, яшәр сымак Минем тузганактай хыялым
Әмма шагыйрь күнеле, балаларныкы сыман кырыкка төрләнүчән. Рөстәмнен дә кайбер шигырьләрендә пессемистик ноталар яигырап киткәли:
Кайчакларда сагыш ачыттыра.
Тапый, борлыктыра күңелне «Хуш килдең!»—дип. ишек ачып тора.
Түрләренә әйдәп, үлемне.
Рөстәм ижатта ла төрле жанрларга мөрәҗәгать итә, ягъни бертуктаусыз үзеннән үзен эзли һәм канәгатьсезлеген дә белдереп куя:
Алга бараммы, арткамы—төшенмим.
Башкарсам да дөньяның бер эшен мин Менә сиңа чикләвек дип өйделәр.
Ваттым барсын, тик тапмадым төшен мин
Бу урында якташыбызның 2008 ел ахырында тагын бер җыентыгы, нигездә шигырьләрдән торган «Әфлисун җиле» дигән китабы дөнья күрүен дә әйтеп китү кирәктер.
Рөстәм Зарипов—популяр жырлар авторы да. Шуңа күрә анын кайбер шигырьләре җырга күчеп куя, көйләрдә яза. Шундыйлардан халыкта ин нык таралганнарынын берсе «Бүре»лер (сүзе дә, көе дә үзенеке).
Салават Фәтхетдинов башкаруында яңгыраган «Бүре» жыры, әлбәттә инде, төрле фикерләр уятты. Бәгъзеләр аны чеченнар турында дип тә гөман кылган. Әмма бик тә хөрмәтле һәм дәрәҗәле бер якташыбыз:
—Бу җыр безнен халык турында. Без—бүрек эчендә,—дип кырт кискән.
Жыр: «Урманга карый дип гаеплиләр, бүректәге бүре баласын, бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый нарасыйның йөрәк ярасын», дип башлана һәм: «Ә бит ул тумыштан ватанпәрвәр, шуна илен барлый үрелеп»,—дип тәмамлана
Шул ук Салават башкарган «Юлчы» дигән җырны гел яратып тыңласам да, соныннан һәрвакыт ниндидер тирән хисләр дөньясына чумам. Чөнки өчлек берлеге—шагыйрь, композитор һәм башкаручы—тудырган бик тә гыйбрәтле ижат әсәре бит бу. Әйдәгез, Эдуард Мостафинны, хөрмәт белән искә алу йөзеннән чигенеш ясап, аның бу җыр текстын (көе Рөстәм Зариповныкы) тагын бер сеңдереп укып чыгыйк әле.
Әй. юлчы, кая барасың? Кереп хәл ал. арысаң Бәлкем кунып та калырсың. Ходай кушып, яр булсаң
Тир чыгарып, чәй эчәрбез. Гапьләшербез туйган чы. Яшәп карарсың үземдә Агач яфрак койганчы
Алмалар җыярбыз бергә. Өзәрбез чәчәкләрне. Сагынып искә алырбыз Иләс-миләс чакларны
Юкка мыни дәшәм сиңа Ялгызыма яманс}’.
Күңелдә сагыш уята Хәтта аннан аккан су.
Әй. юлчы, зинһар тукта. Учагым сүнеп бара Күңелем дә. әкренләп.
Бу хәлгә күнеп бара
Изге җан. сизгер җан булсаң, Өреп җибәр, учакка Бәлкем өметләр терелер Ике җан типкән чакта
Мина, бу юлларның авторына, Эдуард Мостафин да бик таныш Сиксәненче еллар уртасына кайтыйк әле. Бүгенгедәй хәтеремдә. Бауман урамындагы Матбугат йортында дәрәҗәле генә шәхес мина болай диде
-Мөмкин булса, Саба редакциясенә эшкә Эдуард Мостафин дигән искиткеч талантлы шагыйрьне ал әле. Яшәү чыганагы юк аның. Әз булса да акчасы булыр Иткән яхшылыгың җирдә ятмас, үзеңә изгелек булып кайтыр.
Каршы килә алмадым
-Бер буш штат бар, эшләп карасын.-дидем.
Ярар, килде Эдуард абый. Яши торырга акча, ягъни аванс та бирдек. Бер-ике атна әйбәт кенә йөрде Аннары Теләче янәшәсендәге Ачы дигән рус авылына үзе сорап иҗаг командировкасына китте һәм юкка чыкты. Ун көн үткәч кайтты бу. Кыска гына бер хәбәр язган. Әмма «командировочное удостоверение»сенә килгән-киткәнгә моһер суктырып, тамга ясаткан Район эчендә генә йөргән көннәргә редакциядә беркемгә дә тәүлеклек түләнми иде. Шуңа күрә башкаладан килгән хәбәрчебезгә «югалып торган* ун көне өчен хезмәт хакы бирдек тә. җайлап кына болай дидем
-Эдуард абый, матур гына килден, нәкъ шулай итеп кит тә инде син, яме, ачуланма. Тавышка кергәнче, әйбәт кенә аерылышыйк...
-Ярар-дип каләме белән куен дәфтәрен (башка әйбере юк иде) кесәсенә тыкты да, тыныч кына юк булды.
Шуннан берәр ел үткәч, анын сукбайлыкка төшеп фани дөньядан киткәнлеге, жәсәде табылмавы турында авыр хәбәр таралды Шулай итеп, жаны. шигырьләрендә генә калды аның.. Кыскасы. Р Зариповнын «Бүре»се белән «Юлчы»сы «Татар жыры» фестивальләрендә «Алтын барс» премиясенә лаек була.
Рөстәмебез узган гасырның җитмешенче елларында ук «Тамчы гөл» дигән жырын (сүзе дә көе дә аныкы, шул исемдә ике китап та чыгарды) үзе уйнап һәм җырлап зур популярлык казанды. Үзенен балалык һәм яшүсмер елларын районыбызнын Лесхоз бистәсендә үткәргән мәшһүр композитор Фасил Әхмәтов анын аркасыннан сөеп: «Менә бу егет бер жыр язды, шунын белән халык күңеленә керде»,-дигән Дөрестән дә, бу җөмләдә хаклык зур. Хәтта яна туган кызларына Тамчыгөл дип исем кушучылар да булды. Рөстәм анын белән генә тукталып калмады, әлбәттә «Мөһәжжир» (Гаяз Исхакыйга багышлана), «Алфавит» (Кави Нәҗми шигыренә), «Дуслар җыелган» (сүзләре дә үзенеке), «Беркем сизмәде» (Фәнис Яруллин шигыре), һәм башка байтак җырларын тамашачы бик җылы кабул итте
Рөстәмнең тынгысыз җаны «чикләвек төшен» эзләп поэзия, проза, музыкада гына тукталып калмый. Публицистикага да еш мөрәҗәгать итә. Анын язмаларына «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт», «Звезда Поволжья» газеталары. «Казан утлары», «Мирас» журналлары мәйдан бирә. Һөнәри журналист буларак мин Рөстәмнең һәр мәкаләсен кызыксынып укып барам. Ул, тәҗел мәсьәләләрне кин мәгълүматка таянып, фәлсәфи фикерләр белән сипләп дәлилләү аша укучыга җиткерергә тырыша. «Кояшка һөҗүм» дигән язмасы яңалыгы һәм тирәнлеге белән күпләрнең күңелен сискәндергәндер дип уйлыйм. Ул, татар халкына карата «оештыру коралы» кулланылуы хакында беренче булып сүз кузгатты шикелле. Мәкаләнен азагында борынгы шәрык фәйләсуфы, суфи әл-Газалидән өзек тә китерелә (Әл Газали Коръәнне күңел Кояшы дип саный) һәм СССР чорында Коръәннән биздерү юнәлешендәге гамәлләрне күңелләрне сукырайту сәясәтенә чыгара һәм шул сәясәтне бүгенгебезгә китереп бәйли.
Бер язмада кызыклы автор Рөстәмнең иҗаты хакында бөтенесен дә сөйләп бетерү мөмкин түгел. Әле ул үзен әдәби тәнкыйтьче сыйфатында да сынарга өлгереп, мәртәбәле «Казан утлары» журналында кыска гына вакыт аралыгында өч әтрафлы мәкалә бастырырга өлгерде. «Звезда Поволжья» газетасы битләрендә (русча да камил яза) ул азау тешле политолог буларак мәкаләләр бастыра. Гомумән, күргәнегезчә, Рөстәм—күпкырлы талант. Ул Бөтендөнья Татар конгрессы уздырган «Татар авазы» конкурсларында катнашты. 2004 елда беренче урынны яулады. Рөстәм Зарипов 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.
Зыялы нәселдән ул. Шуны раслау өчен язма ахырында анын тәрҗемәи хәленә күз салыйк әле. Рөстәмнең әтисе Зәет—табиб булган, ә әнисе ягыннан—муллалар нәселеннән алар. Тарихка тирәнрәк күз салсак, Рөстәмнең Йосыф абзасы Казан губернаторы киңәшчесе вазифасын алып барган. Бу хакта татар классигы Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» дип исемләнгән фантастик әсәрендә түбәндәге юллар бар: «... Бу, фаразан, закунсыз жир түгел, Атла боерса Шайтан Елга (Урта Саба авылының шул вакыттагы исеме—Т.Н) Йосыфны очратмам микән әле. барыгызның, мәсәлән, эшен китерермен, мировойга бирдерермен...»
Йосыф Раков Казанда яшәгән, адвокатлык һөнәренә ия, губернатор кинәшчесе булган. Ул Рөстәмнең бабасы имам Мирза Мөхәммәтшәрифнең әтисе белән бертуган Мөхәммәтгарифнең энесе була.
Икенче бер чыганакта Йосыф абзыйның вазифасы губернатор каршыңдагы советник дип (ягъни киңәшче) тәгаенләнгән.
Нәкъ менә шушы урында Рөстәмнең әнисе ягыннан әбисе Гайниҗамал белән Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнен әтисе Сөнгатулланың бертуган икәнен дә искәртеп үтик әле.
буе укытучы булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кызы Лена һәм улы Рөстәм белән Юлбат авылында яшәделәр Газетабызның даими хәбәрчесе дә иде Гомеренең сонгы көннәренә кадәр каләменнән аерылмады Ни кызганыч, Сажидә апанын бу фани дөньядан бакыйлыкка күчкәненә дә байтак еллар үтте. Урыны җәннәт түрендә булсын.
Рөстәмнең бертуган апасы да. үзе кебек баянда уйный-уйный җырларга оста иде, кешене авызына каратып тота белде. Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлаган Ленанын гомере дә бик тә аяныч тәмамланды: суга төшкән кебек югалды ул, гәүдәсе табылмагач, зиярәт кылырга кабере дә юк. Бәлки, әлеге вакыйгалар белән тетрәнеп, шундый моңлы, гыйбрәтле, үзәкләрне өзгәли. җаннарны телгәли торган җырлар иҗат итәдер Рөстәм Зәет улы
Р. Зарипов—төзүче-инженер. Белгечлеге буенча Сабада да эшләп алды Аннары яңадан Мөслимгә күчте. Алты ел шундагы район эчке эшләр бүлегендә сәяси эшләр буенча начальник урынбасары була. Һәм органнарда эшләгәндә (!) Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Мөслимдәге бүлегенен беренче рәисе итеп сайланды Кыскасы, үзе әйтмешли, «мент* булса да, милли хәрәкәтнең башында йөрде. ТИҮ корылтайларында даими катнашты. Ул погон таккан килеш тә әнисе янына бик еш кайткалап торды. Бер елны мәйдан уртасына чыгып, «Саба Сабантуйлары» дигән өр-яна музыкаль «күчтәнәчен» якташларына үзе уйнап җырлаганы күнелдә уелып калган. Жыр тәмамлангач, халык мәйданнан чыгармыйча алкышлады Рөстәмне, кабатларга мәҗбүр булды ул яна «табадан төшкән* иҗат җимешен:
Сагыш басса, рух сыгылса.
Авырайса уйларым.
Күңелләргә канат куя
Саба Сабантуйлары..
Әйе, сагыш басса кулына баянын, нота кәгазен, йә каләмен ала. компьютерына утыра якташыбыз.
Фикеремне йомгаклап шуны әйтергә телим. Рөстәм кебек талантлар байтак безнең төбәктә. Элек тә күп булган. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә җиде якташыбыз лаек булуы да шуны раслый Хәер. Саба ягыннан күтәрелгән иҗатчылар шулай күпкырлы, рухи бай һәм егәрле, бер сүз белән әйткәндә, талантлы булырга тиеш тә. Суында бар анын