Логотип Казан Утлары
Шигърият

Пәйгамбәр

Пәйгамбәр
Устремляя наши очи На бледнеющий Восток.
Дети скорби. дети ночи.
Ждём . не придет ли наш Пророк Д. С Мережковский
Көнбатышны караңгылык каплаган, Кояшы батып, яңа таңы атмаган. Өерелешкән төннән туган пәриләр, Хәтта Тәңресе табаннан тапталган.
Көнбатышны караңгылык каплаган, Күгендә юк бер йолдыз да батмаган. Төн баласы, үз Тәңресен үтереп, Табынырлык башка Тәңре тапмаган.
Көнбатышны караңгылык каплаган, Бер җан да юк караңгыдан яклаган. Иман дигән нәрсәне һич белмичә, «Карын»1 дигән сүзне генә ятлаган.
Төн баласы. Төн юлына төшкән ул, Сакаусың дип, Муса телен кискән ул. Тәңренең сөекле улы Гайсәнең Уртлап-уртлап кайнар канын эчкән ул.
Төн баласы төн япмасын ябынган, Ходайга түгел, газазилгә табынган. Инҗилне сүгеп, таптап изге Коръәнне, Гаделлекне көткән туймас карыннан.
Карын — ашказаны.
Төн баласы гел бәхәстә тан, белән,
Кабил улы авызланган кан белән.
Табына торган хәтта ки бер җанвар да Булмаган һич бәйле андый җан белән.
Ташымыймы ярларыннан ашкан су, Үтермиме чәчелеп яткан бу агу?
Төн баласы мең төрлегә төрләнә,
Күзеңне сал—Көнбатышта канлы шу2.
Күзгә төртсәң, күренмәслек кара төн, Илерә-көлә котырадыр әллә кем.
Елаучы да, көлүче дә ул иде.
Кем ул? Улмы—төн баласы төссез җен.
Кап-кара төн. Төн баласы күренер,
Күренү белән башкаларга көч бирер.
Сүгенер дә, сөртенер дә егылыр—
Кара төндә сукыр күзләр ни күрер?
Кап-кара төн. Шагыйрь җанын кыйныйдыр, Кап-кара төн. Кайгы вә кан уйныйдыр. Кайгы белән кара канга тончыгып,
Төн баласы авыр уйлар уйлыйдыр.
Кап-кара төн. Вакыт авыр үтәдер,
Уй артыннан уйлар килеп китәдер.
Төн баласы, сукыр күздән яшь түгеп, Көнчыгыштан бер Пәйгамбәр көтәдер.
Ярты көндә була кайчак Төн туган, Кап-караңгы төн зчендә Көн туган.
Утлы кояш нурларыннан ут алып,
Ут күзле һәм ут җанлы бер һун3 туган.
Ярты көндә ут кояштан һун туган.
Ут күз һуннан ут күк уйнап мин туган. Йөземне дә, кысык кара күземне Туганда ук ялкын белән мин юган.
Бел, бәхетсез, елауның да чиге бар,
Мин—Көн улы, күземдә көн нуры бар.
Мин киләмен, мин киләмен, мин киләм— Көннән туган, һуннан туган Пәйгамбәр.
Мескен сукыр, күрмидер шул күрмәс күз. Көнчыгыштан ал таң килә—инде күр.
Ал таң килә, мин киләмен—Пәйгамбәр,
Көт син мине, «ләхәүлә»ңне укый тор.
Көнчыгыштан таң киләдер—мин киләм, Күкләр күкри: мин дә күктәй күкримен. Җирнең йөзен караңгылык каплаган,
Җир йөзенә нур бирәмен, Көн бирәм!
Шу тамаша (шау-шу) һун гөркилврнсн мгорлоре
Кап-кара төн. Кайгы иңгән җир җыры, Кап-кара төн. Үкерәдер гөн улы. Көнчыгышта ак алтын бер сызык бар: Мин киләмен, мин Пәйгамбәр—Көн улы.
Ут
Көннән1 туган баламын, Ялкынланып янамын.
Тик Кояшка багынам.
Үзем—Кояш, үзем—ут,
Сүздә, кысык күздә—ут.
Үземә үзем табынам.
Җирдә тик бер Тәңре—ут, Уттан башка Тәңре юк.
Ялкыны назлап сөя,
Сөйгән һәрнәрсә көя.
Көлеп узган «юргалар» Очраганны шок кылыр,
Шок кылыр да юк кылыр. Моның исеме ут булыр.
Мин дә утмын, мин янам,
Ут Тәңремә табынам.
Комач уты асманның Төссез итә башканы,
Ялкынын йотам—көч тоям. Әүлиям, иям, котыма,
Тиңсез Тәңрем—утыма Тамчы-тамчы май коям.
Май коямын—дөрлидер, Колачы күккә үрлидер.
Кайчак елан сихерли,
Аждаһа кайчак йота—
Шулар куркуда тота.
Юкса мин үзем дә ут,
Кысык кара күзем дә ут.
Мин—уттанмын, ут—миннән, Ялкынмын мин—янамын, Уттан туган баламын.
Караңгылык качканда, Кызарып таң атканда,
Көн утыннан туганмын; Йөрәгемне, җанымны, Иманым, вөҗданымны Ялкын белән юганмын. Йөрәгем, җаным да ут, Иманым, саным да ут.
Кен - бу очракта Кояш г Әлпигэ - Альп таулары Ялмауыз гуҗ.туймас җан
Кызу булып туганга, Аң-белемле булганга, Караңгылык—дошманым. Шул явызны басарга,
Сукыр күзен ачарга Күп кат уктай очканмын: Әлпигэ бардым Алтайдан, Балканга бардым Кытайдан...
Очып менеп асманга, Әлпидән ары ашкан да Утлы Атилла, Баламер Мин идем. Тагы барганда Үлем салып Балканга— Юлбарыс Жучи, Сүбәдәй ир. Җиңелмәс җирләр аз калып, Басылдым бераз ут алып...
Үтә кыргый тел килде. Көнбатыштан җил килде, Караңгылык каплады.
Оят әсәре калмады,
Идеалны—Алланы Туймас карын таптады. Кояшым, дөрләп яна күр, Көнбатышка бара күр!
Инде дөрләп янасың, Көнбатышка барасың— Барын үзең карарсың. Караңгы таш каласын, Ялмауыз* явыз баласын Ялкын ялап сөйгәчтен,
Ни калыр соң каладан, Ялмауыз явыз баладан?!
Көннән туган баламын, Ялкынланып янамын,
Тик Кояшка багынам.
Үзем—Кояш, үзем—ут,
Сүзем, кысык күзем—ут, Үземә үзем табынам.
Җирдә тик бер Тәңре—ут, Уттан башка Тәңре юк.
Хатын
Гаеп эш кылып Тәңрегә, Каршы килеп әмеренә, Куылды адәм оҗмахтан. «Кайт,—дигән,—кара җиреңә, Бишегеңә, гүреңә!»
Боерык килде шул хакта.
Батмас якты көне юк. Фәрештәләр өне' юк. Тирә-юньдә тып-тыныч. Үтмәслек биек тавы бар, Исәпсез төрле явы бар— Караңгы гүрдәй куркыныч.
Җиргә төште ялангач,
Җанда—хәсрәт, күздә—яшь. «Ярлыка!»,—дип сорады. Курыктымы җәзадан,
Алда күрәчәк казадан—
Зар булды, нык елады.
Җирдә ялгыз зарыгып, Күктәге оҗмахны сагынып, Елады үксеп, шешенеп.
Бер үк көндә яраткан,
Ут дәрья булып аккан Ачты рәхмәт ишеген.
Оҗмахның йомшак җиленең, Мәңге сулмас гөленең Хуш исләрен аңкытып,
Көмеш кәүсәр суыннан, Суның алтын буыннан Битендә нурлар балкытып,
Күкнең батмас көненнән, Фәрештәләр өненнән,
Хур кызлары җырыннан,
Үз нурыннан нур бүлеп,
Хисси, назлы җан биреп, Сөю, рәхмәт күленнән—
Яратты Тәңре хатынны Куылган адәм—колына, Бассын диеп бар җирдә Тугьрылык, ышаныч юлына. «Адашмассың, азмассың. Туры юлдан язмассың—
Ир бул,—диеп,—соңыннан.
Оҗмахтан ерак киттем, дип, Зур гөнаһка җиттем, дип, Елама зар-зар, кайгырма! Юлбаштан үрнәк алсаң, Күңлеңне акка мансаң. Оҗмах килер тагын да!»
Үтте заман. Яшь кипте. Курку вә хәтер китте, Онытты адәм Алласын. Күзьяшькә ялган тулып, Явызлык максат булып. Җир йоттымы вәгъдәсен?
Кичәге хатын-фәрештә Адәмне чөйде гарешкә.
Йөзе ак якты айдан,—
Елап туйгач, гәп сатып, Иркендә уйнап ятып,
Булып калды бер хайван.
Йөзенең күптән күрке юк, Күргәне хурлык, ирке юк. Зардан тора бар өне—
Моны исеңә уймасаң,
Хатын бән* өзми уйнасаң Озакка бармас ил-көнең!
Казакъчадан Флера ТАРХАНОВА тәрҗемәләре.