КЫРГЫЙЛЫК


Ниһаять, Гәүһәр яңа фатирга күченде. Үз фатирына! Егерме елдан артык тулай торакта яшәгән хатыннын шатлыгы сөйләп бетергесез иде. Шулай булмыйча сон! Казансу елгасы ярында төзелгән яна йорттан бер бүлмәле фатирны ярты бәясенә генә алып кара әле син! Төрле сүзләр йөрде: имеш, Гәүһәр Ирхановнын сөяркәсе икән. Ирханов кул куймаган булса, Гәүһәр бу фатирны төшендә дә күрәсе түгел икән. Җитмәсә, Гәүһәр Мәскәүдән килгән комиссия вәкилен дә үзенә караткан ди. Мәскәү вәкиле хатынның тулай торакта яшәвен белгәч, Ирхановка әйткән имеш: «Мин Казанга еш киләм, икенче килүемдә Гәүһәр Сафуановна мине үз өендә каршыласын, тулай торакта түгел!»
Мондый сүзләр йөрисен йөреп, тыңланып, колакларны ялыктырып бетергәч кенә Гәүһәрнең үзенә дә килеп иреште. Хатын башта кычкырып көлмәкче иде, тик «Нәрсә әйтер икән бу?» дип үзенә текәлгән Гөлиягә карап, берара аптырып калды. Күпләр кебек үк. якын дусты Гөлия дә хәлнен нәкъ шулай булганына чын күңелдән ышанган иде, ахрысы. Тавышында бераз үпкәләү дә бар, янәсе, ана әйтми генә Гәүһәр сөяркә булып куйган. «Ничек инде ул? Мин икесенен дә сөяркәсе булып чыгаммыни?» Ни генә әйтеп акланса да, Гәүһәр инде кеше сүзен кире кага алмаганлыгын анлады. Хәер, мондый сүзләрне беренче тапкыр гына ишетми лә. Чибәр хатын ул, үзе дә белә. Премия-фәлән ала калса. «Карале, син бит иртәдән-кичкә кадәр ат кебек эшлисен», димиләр, «Бу юлы кемгә елмайдың?» дип ятлар кылларын тарта. Җыелышта берәр ир-ат белән янәшә утырса, иртәгәсен ирләр тәмәке тарткан арада әлеге «бәхетле»не «чеметкәлиләр». Янәсе, ничек анда, эш пешәме?
Их, гомер. Яше кырыкка якынлашып килсә дә, Гәүһәргә гаилә бәхете насыйп булмаган, күрәсен. Берәм-берәм дус кызлары кияүгә китә торды, балалары үсте, инде балаларын да кияүле-кәләшле итә башладылар, ә Гәүһәрнең үзтинен тапканы юк. Юк иде. . Нурланга кадәр. Нурлан. Казакъ исемен алган, Казакъстан далаларында ат уйнаткан бу ирне Гәүһәр күрсә дә күрде, күрмәсә дә күрде.
Халисә ШИРМӘН (Халисә Хатыйп кызы Куз ьмина )~КД У и ы ц татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы доценты; берничә повесть һәм хикәяләр авторы Казанда яши
Республика көнен чамалап, энесенен хатыны кунакка килгән иде. Гәүһәр ерак авылдан Казанга беренче тапкыр килгән туганына башкала күрсәтәм дип бик өзгәләнде: Кремль. Сөембикә манарасы, метро—барысы-барысы турында да белгәннәрен сөйләп, кунакнын кәефен табарга тырышты. Хәер, авылдан тиенләп җыйган акча белән килгән кунак «метро» дип тә, «Кремль» дип тә җан атмады, икенче көнне иртәсен: «Гәүһәр, витнам базары син торган җирдән еракмы ул? Күршеләр ун сумнан гына оекбаш алып кайтканнар, шул витнам базарыннан, диләр. Бездә бигрәк кыйммәт бит. Малайга да кышкылыкка өстенә берәр нәрсә табып булмасмы»,—дип, Гәүһәрне бик тиз күктән җиргә тартып төшерде.
Шулай да бәйрәм көнендә ат чабышы карарга бардылар. Гәүһәр чабыш карарга яратмый иде. Кунакнын теләгенә каршы килеп булмый бит инде. «Карале, мәйтәм,—диде кунак,—Президентны якыннанрак күреп булмас микән? Телевизордан барыбер икенче төрлерәк күренә бит инде ул. Тормыштагыча түгел». Гәүһәр көлемсерәде генә. Менә шул чакта Нурлан белән таныштылар да инде алар. Үзенә текәлеп карап торганын күргәч, берәр иске танышыммы әллә дип үзе дә күз салган иде хатын. Сүзләрен дә тынлап торган икән бу ир. «Теләсәгез, мин сезне янәшәдәге трибунага үткәрә алам. Әйдәгез!» Ил башлыкларын якыннан күреп. Казан кунагы бик канәгать калды, байлыгы булганнарның тормыш маҗараларыннан гыйбрәт алгач, вьетнам искесе белән шыплап тулган авыр сумкасын күтәрде дә, икенче көнне үк туганнарын сөендерергә кире авылга кайтып китте. Ә Нурлан калды. Ипподромда ат тәрбияләүче булып эшли икән. Атлар турында бик күп белә. Кайчакта, кызып китеп, Гәүһәр белән бәхәсләшә дә. Гәүһәр исә атларнын күзенә карый алмаганын сөйли. Дөнья яралганнан бирле нинди хәсрәт булса, шуларнын барысы да ат күзенә җыелгандыр кебек тоела ана. Бер елны ул җәйге каникул вакытында авыл ашханәсендә пешекче булып эшләде. Каравыл атын суеп, итен ашханәгә китергәннәр иде. Ярабби, әле дә күз алдында тора Гәүһәрнең: яна туналган ябык кына түшкә өстендә камчы белән сугудан буй-буй кан сауган эзләр иде... Аякларын тышаулап, кайберләренен авызлыкларын да алмый ул (янәсе, бер-ике сәгатьтән җигәсе бар!) утларга җибәрелгән малкайларны күреп йөрәге өзгәләнә иде кызнын... Авызлык кидерү өчен казык тешләрен сугып сындырулар... Тагын кайсы хайванны кеше шулкадәр рәнҗетә? Сыернымы, сарыкнымы? Йә, Ходай, кешегә каргыш төшсә, ат каргышы төшәдер... Ә Нурлан атлар турында иләсләнеп сөйли. Янәсе, ат—ирнең юлдашы. Хатын-кыз моны андыймы сон?! Шулай да хатын-кыз белән ат арасында уртаклык бар имеш. Яхшы ат, гүзәл хатын-кыз кебек, нечкә билле, озын торыклы, нык бәкәлле булырга тиеш Шундый атлар гына чабыш аты була ала. Калганнары—йөк атлары. Тагы кымыз атлары—бияләр бар Йорт хатын-кызлары кебек. «Ә мин. мин нинди ат булам инде?» Нурлан, беркадәр сынап, Гәүһәргә текәлә. Авызын ачтырып, тешләрен санар шикелле тоела башлый Гәүһәргә. «Синме? Яшьлегендә син чабыш аты булгансыңдыр. Ә хәзер кыргыйлангансың. Кыргый ат син». Гәүһәр колә. Ярый инде, йорт аты, бия, димәде Шунысына да канәгать хатын. Ә Нурланның назлары Беркайчан да Гәүһәрнен «ир» дип болай жүләрләнгәне юк иде. Баксаң, ир назларының тәмен белмәгән дә икән ул. Тыгыз тәнле дала ире үзе кыргый атка әверелә. Их, гайбәтчеләр! Ирханов. имеш Ирхановкамы сон Нурлан белән тиңләшергә!..
Нурланга зур өметләр баглады Гәүһәр Менә инде яз да узып китте, күптән көтелгән җылы яңгырлар яудырып, җир өстенә июнь ае ятты. Яна фатирда беренче язы. беренче җәе Гәүһәрнен Йорт яңа булганга, әле күршеләре дә юк диярлек, берничә гаилә генә күзгә чалына. Нурланны
. м
65
да фатирына дәшкәне юк әле. Ничектер, тантаналы һәм бик җылы итеп каршылыйсы килә аны. Ә ничек—күз алдына да китерә алмый. Гадәттәгечә, табын әзерләр инде, Нурланнын яраткан ризыкларын куяр. Яңа фатирны котлап, шампан шәрабы ачарлар. Шуннан сон... сихри төн килер. Тик болар барысы да бик гади, бик зәвыксыз, хәтта вульгар булып тоела Гәүһәргә. Нурланнын боларга исе китмәс. Ярый әле быел подъезд төбендә роза гөлләре үстерде. Яна йортка ямь өстиләр. Гөлләрне бик ярата шул Гәүһәр. Тулай торакта яшәгәндә дә берничә ел рәттән ишек алды ягына түтәл ясап, затлы роза гөлләре утырткан иде, һәркөн сулар сибеп, тәрбияләп үстерде. Шул роза гөлләре иртәнге танда кызыл шаһинә таҗларын ачып, көне буе кешеләрнен күнелләрен күтәрсә, икенче көнне гүзәл чәчәкләрнең бары сынган сабаклары гына утырып кала иде. Кемнәр өзә, кемнәр шундый сихри матурлыкка кул күтәрә—Гәүһәр белми Бик рәнҗи кызның күнеле Өзелгән чәчәкнен нинди матурлыгы булсын? Чәчәкнен жәсәде ич ул, ничек кешеләр шуны аңламыйлар?! Кем үлгән кошның, үлгән мәченен гәүдәсен бүләк итеп икенче бер кешегә бирсен инде! Башка килмәслек күренеш! Ә чәчәкләрнең үлгән гәүдәләрен бүләк итеп бирү—гадәти хәл, хәтта зыялылык билгесе, имеш! Аннан шул чәчәк жәсәдләрен чүплеккә чыгарып аталар. Их, кешеләр...
...Гәүһәр тулай торак янына гадирәк чәчәкләр—ромашкалар, канәфер чәчәкләре, күккүзләр утырта башлады. Өзсәләр дә, күп булып шытып чыккач, алай сизелерлек кимемәде чәчәкләр. Еллар буе һәр җәйне тулай торакнын соры диварына ямь биреп, аңлаганнарның күнелләрен назлап, анламаганнарнын күзләрен кызыктырып, Гәүһәрнен чәчәкләре күкрәп үсте. Әһә! Менә! Уйлап тапты! Нурлан килүгә, өен гөлчәчәкләр белән бизиячәк ул! Ярый әле, хәзер кибетләрдән чәчәк аткан гөлләрне теләгән кадәр алып була, акчасын кызганмас...
...Подъезд янына утырткан сары, кызыл, алсу роза гөлләре быел, ничектер, көттереп кенә чәчәк атарга уйладылар, ахры. Әллә комлы туфрак килешмәдеме? Гәүһәр исә, гөлләренең чәчәк атуына туры китереп, кибеттән дә бары чәчәкле гөлләрне генә сатып алды. Зәвык белән бизәлгән өстәл өстенә, тәрәзә төпләренә, телевизор, диван, кәнәфи—кайда урын бар, шунда гөлләр тезеп чыкты. Ишектән залга кадәр арага ике яклап гөлләрдән сукмак салды. Шәмнәр утыртты. Соңыннан бу кадәр гөлләрне кая куясын да уйламады Гәүһәр—табар әле урынын, дусларына, күршеләренә өләшер. Бары Нурлан өчен.. Киләчәге өчен. Бәхете шушы гөлләр кебек гүзәл булсын, көтеп алган бәхете бит ул анын!
...Ишектәге кыңгырау да, Гәүһәрнен холкына килештереп, назлы гына чылтырый. Тәрәзәдә кичке шәфәкъ чагыла—вакыт сон инде. Нурланнын эштән кайтып, юынып, чистарынып, Гәүһәргә беренче тапкыр өй котларга кунакка килүе. Гәүһәр тиз генә шәмнәрне кабызып чыкты. Кичке энгер- менгер яктысына утнын сихри нурлары кушылып, йокымсыраган гөлләрне уятты. Кичке балкыш Гәүһәр өстендәге озын алсу ефәк күлмәкне шаһзадә киеме итеп күрсәтә иде. Биленә кадәр таралып төшкән кара чәчләрен төзәткәндәй итте, дулкынланып, көзгегә карап алды. Йә, Ходай, әйтерсен, беренче тапкыр очраша Нурлан белән! Тынычлан! Ниһаять, ашыкмый гына, серле елмаюын ирен читләренә яшереп. Гәүһәр ишекне ачты. Бусагада аның Нурланы—анын сөеклесе басып тора иде. Гәүһәрне күреп, елмая, дала кешеләренә хас нурлы күзләреннән соклану бөркелә.
—Нурлан. . Нурым минем! Шундый көттем сине!
Гәүһәр ирнен көчле иңнәренә сарыла, ир бер кулы белән Гәүһәрне кочып ала, иреннәренә үрелә, артка яшерелгән икенче кулын хатынга суза...
—Аһ!..
Гәүһәр үзе үстергән роза гөлләрен шунда ук таныды. Әнә, ин беренче булып ачылган зур бөреле кызыл шаһинә розанын тажлары тымызык кына яуган сәер янгырдан сон саргаебрак калдылар. Башкаларына ул янгыр тимәде. Ә менә сары розалар көннәр салкынаеп киткәндә бөреләнделәр, шуна бераз гына сонрак ачылдылар, таҗларының очы да, кырау тигәндәй, каралыбрак тора. Шулар инде, Гәүһәрнең гөлләре Жил тидермичә, сулар сибеп, карап-саклап үстергән гөлләре... Хатын авызыннан чыккан аһылдауны ир үзенчә аңлады, тагы да кинрәк елмаеп, чәчәкләрне хатынга суза төште.
—Котлыйм, кадерлем!
Гәүһәр, чәчәкләрне кочаклап, подъезд төбенә атылды. Күнеле ышанмый иде әле, Нурлан ич ул, анын нурлысы, анын Нурланы болай эшли алмас!!!
Нурлан исә шәмнәр янып торган гөлләр патшалыгын ачык ишек аша бераз тамаша кылып торды да, аптырап, Гәүһәр артыннан чыкты. Ярамаган эш эшләгәнен аңлап, күнеле сулкылдап куйды. Гәүһәр, өзелгән чәчәкләрне кочаклаган да, бала тибрәткәндәй, алга-артка чайкалып, түтәл каршындагы утыргычта утырып тора. Юк, еламаган. Нурланның чыкканын да тыныч кына каршы алды.
— Мә, тотып тор әле,—кочагындагы чәчәкләрне сак кына Нурланга сузды —Мин хәзер.
Җыештыручы бүлмәсеннән көрәк алып чыкты, сүзсез генә чокыр казыды Чәчәкләрне шул чокырга салып, туфрак белән күмеп куйды.
— Менә, булды да.
Көрәкне урынына кертеп куйгач, Гәүһәр ни әйтергә белми аптырап басып торган Нурлан янына килде.
—Нурлан, әйт әле, чабышта аяклары җәрәхәтләнгән атларны соңыннан нишләтәләр? Суялармы?
Көтелмәгән сораудан ирнең башы әйләнеп китте. Нигәдер күз алдында далага чыгып чапкан кыргый ат гәүдәләнде. Томырылып, артка борылмый каядыр офыкка таба чаба иде ул ат... Җавап көтеп үзенә текәлгән күзләргә чумгандай булды. Туктале, мондый күзләрне күп күрде түгелме сон ул? Дөнья яралганнан бирле нинди хәсрәт булса, шулар җыелганмы әллә бу күзләргә?
—Барысын да түгел инде. Шунда ук тартышып үлсә, чүплеккә чыгаралар Җәрәхәтләрен дәвалап булганнарын хуҗалыкларга озаталар. Кайберләрен суялар.
Озын кара керфекләр тетрәнеп куйды, тамчылар янаклар буйлап аска тәгәрәде.
—Хуш, сау бул, Нурлан. Бәхетле яшә.
... Дала буйлап кыргый ат чаба. Тузгыган ялларын, авызлыкның нәрсә икәнен белмәгән горур башын, төз муенын, киселмәгән озын койрыгын җил хөкеменә тапшырып, дала буйлап томырылып ат чаба. Бу—аның даласы, бу—анын тормышы, бу—аның бәхете...
...Гәүһәр төшендәге дала, кайда син?!

Реклама