КОТЛЫЙБЫЗ

Әмирҗан Моталлаповка 75 яшь
Актаныш төбәгендә яшәп ижат итүче язучы Әмиржан Мотадлапов исеме әдәбият сөючеләргә көндәлек матбу- гатта басылган күпсанлы очерклары, хикәя-повестьлары аша яхшы таныш. Аның әсәрләрендәге геройлар—язучы- ның якташлары, балачак дуслары Алар аша без акта- нышлыларның жыелма образларын күрәбез, телләрен, фикерләү һәм яшәү рәвешләре белән танышабыз.
Әмиржан Закиржан улы Моталлапов 1934 елнын 23 июнендә Актаныш районы Мерәс авылында туа. 1946 елны авыл мәктәбенең дүрт классын тәмамлагач, Теләкәй жидееллык мәктәбендә укый, 1950-53 елларда Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмам- лагач, бер ел Чат жидееллык мәктәбендә балалар укыта,
шуннан армиягә алына.
Армиядән кайткач, Актаныш район Советы башкарма комитетына гомуми бүлек мөдире булып урнаша. Яшьтән каләм тибрәткән егет 1957 елда районның «Колхоз ударнигы» газетасына эшкә күчә. Шул ук елны районда оешкан «Әдәби түгәрәк»жә йөри, хикәя, очерклар яза, әсәрләре республика матбугатында басыла башлый. 1965 елда читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
1962 елда Минзәлә районына кушылган Актаныш 1964 елны кабат аерыла һәм вакытлыча ябылып торган газета 1965 елда яңадан ачыла. Ә. Моталлапов та газетадагы эшчәнлеген дәвам итә. әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире, жаваплы сәркәтип, редактор урынбасары вазифаларын башкара 1989 елда аны типография директоры итеп билгелиләр. Шул елларда басмаханә китаплар да нәшер итә башлый, районда яшәп ижат итүче каләм әһелләренең дистәдән артык китабы дөнья күрә. Матбугат өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен Ә. Моталлапов 1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.
Ә. Моталлапов проза, публицистика өлкәсендә ижат итә, шигъри әсәрләр авторы буларак та билгеле. Анын әсәрләре район, республика газета-жур- налларында даими басыла, аерым жыентыклар булып чыгып тора. Арадан берсе—«Без—Актанышныкылар» (2002) китабы күренекле якташлары белән таныштырды. Соңгы елларда язучының «Яшьлегем кайтавазы» (2004), «Юлларда үткән еллар* (2005), «Авылда давыл» (2007), «Чын кеше» (2008) исемле китаплары дөнья күрде. Әсәрләрендә күбесенчә авыл тормышы, анын үткәне, бүгенгесе, проблемалары хакында сүз бара. Аларда шулай ук кеше язмышлары, анын кичерешләре, мәхәббәт хәлләре калку итеп күрсәтелә. Ә. Моталлапов балалар өчен лә ижат итә. Ул нәниләргә багышланган берничә китап авторы: «Мин жебек түгел» (2004), «Бал сатучы төлке» (2006), һ.б.
Ә. Моталлапов 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Безнең календарь
Кыям Миңлебаевның тууына 80 ел
Язучы һәм тәржсмөче Кыям Миңлебаев (Кыяметдин Сатәхетдин улы Минлебаев) Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында дөньяга килә Унбер яшендә ул әти-әнисе белән Казан янәшәсендәге Дәрвишләр (Дербышка) бистәсенә күченә, биредә җидееллыкны һәм Кабан күле буендагы 12нче татар мәктәбен тәмамлый Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан сон ике ел Сарман урта мәктәбендә урыс теле укыта.
1955 елның көзендә янәдән Казанга кайтып. Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша, кырык елга якын биредә төрле вазифалар башкара.
К. Минлебаев—иҗади сәләтен тәрҗемә жанрына багышлаган гаять тәҗрибәле вә һөнәрмәнд тәржемәчеләребезнен берсе. Гомумән, ул бөтен җиһанга кин таралган утыздан артык әсәр—китапны туган телебез аша милләтебезгә тәкъдим иткән кеше Мәсәлән, П. Цвирканың «Сандугач». Н Носовнын «Белмәмеш маҗаралары». Л Толстойнын «Балачак». «Үсмерчак». «Егетчак*. В. Шишковның «Хәсрәт дәрьясы». А Толстойнын «Инженер Гариннын гиперболоиды». «Аэлита». «Михнәтле заман». Г Маркеснын «Ялгызлык». Ж Амадунын «Габриэланын гыйшкы*. Э Войничнын «Кигәвен» һәм дә башка мәшһүр әсәрләрне татарча ул янгыраггы
К. Минлебаев озак еллар дәвамында КДУда укыта, фәнни-әдәби түгәрәкләр алып бара. Татарстан Язучылар берлеге каршында тәрҗемәчеләр остаханәсенә җитәкчелек итә. Аның тәрҗемә теориясенә һәм практикасына кагылышлы мәкаләләре, рецензияләре, сынлы сәнгатькә багышланган язмалары да матбугатта даими дөнья күрә. Сынлы сәнгать белән нык кызыксынуы, бөегебез Бакый Урманче иҗатына мокиббәнлеге нәтиҗәсе буларак, язучы «Бакый* романын иҗат итә. Аннары исә әдипнен «Акыллы атын мактар» исемле роман-хатирәсе дөнья күрде.
Әдип 2005 елда вафат булды. Ул РСФСРнын атказанган мәдәният хезмәткәре. 1969 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде
*
Берлекнең яңа әгъзалары
Алексей Остудин
Остудин Алексей Игоревич 1962 елны Казан шәһәрендә туган. Мәктәп елларында укыганда ук (ул шәһәрнен 131 мәктәбен тәмамлаган) шигырьләр язу белән шөгыльләнә Тормышында төрле-төрле эшләрдә көч түгәргә туры килсә дә, ул әдәбияттан аерылмый, шигъриятне язмышы дип танып яши. Үз вакытында А. Остудин Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керә, әмма күп тә үтми аңа бу уку йорты белән саубуллашырга туры килә. 1985 елда Казан университетының филалогия факультетына укырга кереп, аны 1990 елда тәмамлый. Сонрак Мәскәүнен Югары әдәби курсларында укып, тәнкыйтьчеләр бүлеген тәмамлый Шул елларда Алексей Остудиннын «Шалаш в раю» (Мәскәү. «Мол. гвардия» нәшр), «Весеннее счастье» (Казан. Тат. кит
нәшр.). «Улица Грина» (Мәскәү, «Москов. раб.» нәшр.) исемле китаплары басылып чыга. Күләмнәре белән әллә ни зур булмасалар да. алар яшь шагыйрьне шигърият дөньясында танытырлык дәрәҗәдә булалар.
Кыргый базар мөнәсәбәтләре тормышка көннән көн тирәнрәк кергән 90 нчы елларда инициативалы һәм җегәрле яшь егеткә шигърияттән беркадәр ерагаеп алырга туры килә. Ул үз эш-бизнесын булдыра: «Норма» дигән шәхси нәшрият оештыра. Төзелеш эшләре өчен төрле белешмәләр бастыра, реклама-информаиия юнәлешендә газета чыгара Әмма әдәбият барыбер күңел түрендә кала бирә, иҗат ялкыны сүрелми. Соңгы 4-5 ел эчендә аның яңа китаплары («Бой с тенью». «Рецепт невесемости», «Проза жизни») Харьков, Киев, Санкт-Петербург шәһәрләрендә дөнья күрде.
Алексей Остудин эшчәнлегенен тагын бер ягын әйтү кирәк: ул үз инициативасы белән, үз хисабына Казанда еш кына төбәкара һәм халыкара шигырь фестивальләре
Наил Ишмөхәммәтов
Ишмөхәммәтов Наил Радик улы 1964 елны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туган. 1987 елда Магнитогорскинын Г Носов исемендәге тау-металлургия институтын тәмамлап, аннан инженер-электрик белгечлеге алып чыга. Байтак еллар металлургия комбинатының тимер кайнату цехында эшли. 1994 елны гаиләсе белән Казанга күченеп килә. Соңгы унбиш ел эчендә үз белгечлеге буенча төрле оешмаларда эшли. 2001 елдан бирле «Идел-Пресс* полиграфия комбинатында инженер-электронщик вазифасын башкарып килә.
Наил Ишмөхәммәтов әсәрләре чагыштырмача сонрак—
2003-04 елларда күренә башлады Әдәби дөньяга сонрак килсә
дә. ул нык иҗади тизләнеш алды, берничә ел эчендә күп эшләр башкарды. «Октябрь». «Дружба народов». «Казанский альманах». «Идел*. «Казань» журналларында актив басьшды; төрле конкурс-ярышларда жинеп чыкты... Күрәсең, эчке әдәби әзерлеге, потенциаль мөмкинлеге яшьтән үк булган
Бүгенге көндә Наил Ишмөхәммәтов беренче чиратта тәрҗемәче буларак билгеле. Татарстан Язучылар берлегенә кабул иткәндә каләмдәшләре Н Ишмөхәммәтов ижатынын шушы ягына игътибар иттеләр дә инде. Тәкъдимнамә язучыларның берсе Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин болай яза: «Наил Ишмөхәммәтов—әйбәт тәрҗемәче. Ул рус телен дә. татар телен дә камил белә. Күп кенә шагыйрьләрнең, язучыларның шигырьләрен, хикәяләрен тәрҗемә итеп русча чыга торган газета-журналларда. альманахларда бастырды Минеч өчен иң кыйммәтлесе шул; ул бернинди подстрочникларсыз тәрҗемә итә Гаиләдә

Реклама