КҮҢЕЛ СЕРДӘШЛӘРЕ


Ахирәттәге Әнкәмә ачык хат
Әнкәм!
Кояш җегәрле һаман,—калка батса да, Кышлар уза таш өйдә, җәйләр—бакчада;
И яратып тыңлыйм кәккүк тавышларын,
Бик күзләмим хәзер кояш баешларын.
Төшендем шул,—озын гомер бәхет түгел,— Кемгә ләззәт эчү чүпле шешә төбен?!
Яши бәндә «төсле тартма» эчләрендә,
Чын тормышны күрәм бары тик төшләрдә.
Әнкәй!
Үрчи халык. Җирдә кысан була бара. Адәмнәрнең исә ерагая ара;
Басты күңел басуларын кара билчән,— Керсәң ут та бирмәс күршең, әгәр белсәң.
Ваклансам да, язып үтим әләк янә: Ахырзаман!—бай кызлары йөри шәрә; (Музеемны бизәр, шагыйрьлектә уңсам, Сабый чактан син саклаган тишек ыштан).
Күктә йолдыз сирәк, җирдә «йолдыз» күбрәк, Этләнә авыл—көтүгә кеше кирәк;
Күрсәң кайтып, аш та үтмәс тамагыңа:
Ана бала бакмый хәзер, таба гына.
Әнкәм!
Кемдер үчле киң дөньяның тарлыгына:
Япь-яшь җаннар янып калды Кафтауларда;
Ә Аналар ташкын кадәр яшьләр түкте,
Төште каргыш: Арал диңгез уптым кипте.
Рим ИДИЯТУЛЛИН (1940) Уфада яшэуче татар шагыйре: * Хәерле иртз», * Хәерле кон», * Хәерле кич» һ. 6. китаплар авторы,
Авыл картая, Әнкәй, зират яшәрә:
Сиңа китергән сукмак әнә шәп-шәрә. һич кирәкмидер монда шарлатан Чумак: Тәки дә илгә чиннәр баш булыр сымак.
Үрчеде буржуй,—акылдан алда корсак, Туган туганны танырга чыкты форсат;
Акча бездә бер букча, намуска кытлык,— Тук җанда озон тишеге күк бушлык.
Әнкәй!
Хәлбуки да хак мөселман күрде бәхет: Авыл саен манарасын чөйгән мәчет;
Дисбе тартып кемне көтә имам-хатыйп?! — Вак мөселман эчә ятып... казын сатып.
...Шулаерак бүгеннәрдә безнең эшләр;
Эт ишәйде,—иртәгәсен кемне тешләр?! Сугыш та юк, гел үтереш,—шунсы яман, Үлеп китеп булса инде исән-аман.
Р. 5. Әнкәм!
Исән әле Гөлсем, онытса да яшен,
Хушбуй сибеп, үреп куя сирәк чәчен; Күрше Хәбир мәхрүм калды сау аяктан, Сәеррәк: киенеп ята гелән актан.
Гафу итче! Язалмадым базар хакын; Кичерерләр, сүгәлмәдем түрә халкын. «Оҗмахларга почта йөрми», дигәч хатын, Тәмам иттем ошбу төштә әләк хатым...
Аллаһыга ялвару
Галәм хакында уйламыйм, Адәм хакында уйлыйм,
Шуңа теләк-үтенечем Туп-туры Күккә юллыйм.
Җирдә үзгәреш җилләре,— Шашты тәмам Адәмең,
Хак юлларга кайтарырга Тапчы берәр әмәлен!
Яраткансың, рәхмәт, безне Бар яктан камил итеп,
Тик ошбу тәкъдимнәремне Алсаңчы кабул итеп!
Гайбәт чәйнәп тук булабыз,— Кыскарт телнең яргысын!
Сүз белән сабан сөргәннәр Җиргә көрәк батырсын!
Томыр бер күзне түмәргә, Берсе дә күп безләргә;
Без болай да бик остардык Күрмәгәнне сөйләргә.
Йә, ике колак—хатынның Әрен тыңларга микән? Берәү җиткән, анысы да Саңгырау булса икән!
Ни хаҗәтемә ике кул Өләшкәнсең кешегә!— Җык җилкәләр икесен дә Тыгып йөри кесәгә.
Без хайванга ике аяк!—
Бу һич сыймый башыма, Хәзер маңка малайда да Дүрт сыйраклы машина.
Баш дигәннән... берне генә Бирүеңә, һай, рәхмәт!— Башлы бәндә гел кайгыда, Башсызлар яши рәхәт.
Ходайкаем, никләр безне Аңга сыймас гамәлләре
Әвәләдең балчыктан?! Күңелемне нык кыра.
Вакыт узды, балчык тузды,—
Аермасы юк инсанның Ошбу ошбу уйга килдем
Көтүдәге сарыктан... Чиксез күп гомер итеп:
Ярат безне яңабаштан,— Син яраткан Адәм затны Шакыр туң түмәр итеп!..
Бик яратканга күрә,
Чынбарлыкны күзаллап
Кара болыт купты, шомлы тоем:
Таш гөрелте күкне кубарыр,
Кубарыр да ашкын ут көлтәсе,
Угын атып, миндә тукталыр...
Җирнең җиде катын дер селкетеп,
Күкне тулгак тоткан мәлләрдә,
Аяк аста, менә, кинәт кенә Җир ярылып китсә әгәр дә,
Йә Ходаем, коткарырга кемне Упкыннарга ыргыр идемме?!.
Тәнне суык өтте...Бит моңарчы Кыю санап йөрдем үземне.
...Булмый калды көткән гарасат.
Әйттем:
И дивана! Сабантуйга кадәр Батыр булып йөрү, һай, рәхәт!..
***
Байкыйм Күктән күңел сердәшләрен:
Кай йолдызым балкый якты рак?
«Син ул!» диеп,
Җилеп кенә барып әйтер идем,—
Аралар шул, ай-һай, бик ерак.
Барлыйм Җирдә күңел кардәшләрен: Кайсысында шәфкать күбрәк?
«Син ул!» диеп,
Очып кына кереп әйтер идем,—
Аралар шул якын бигрәк...
Бөек Пушкин шушы боек көзне Ник яраткан?!—изә моңсулык; «Хуш!» диясем килә дөньясына, Яуган яфракларга кушылып.
Әле кайчан кояш нурын эчкән Яшел яфрак, сутлы үләнгә Тиң идек бит, күрче, охшап калдык Көя кискән төссез келәмгә.
Тик картлыкка нигә зар еларга!— Сәфәр кыласым юк еракка;
Ачы җилгә һаман бирешмичә.
Тома ятим калган яфрак та, Җиңүченең тузган байрагыдай, Җилфердәргә тели иртәсен;
Филдәй җанда, кечтек бөҗәктә дә Өмет яши, ни хәл итәсең!..
Табигатьнең хөкемнәре кырыс,— Кичектерер чара табылмый; ...Иртәгәсен шәрә шул ботакта Тантаналап карга каркылдый.
...Их,
Яратыр да идем көзне, безне Кемнәр сөрсен рәхәт сөргенгә?! Көнләшепләр куям, көзен үлеп,
Язын тереләчәк чебенгә...
Авыл ихатасында
1
Хәтер хәтәр әле бабайның: «Перцовка»ны онытмаган хәтта; Күзен җиргә терәп карый да Күзлек элгән оныгына төртә:
«Күрче, яшь кырмыска карт ташның Җыерчыклар ярган йөзен сөртә...»
2
—Адәм гомере кыска дисеңме!
Мин, мисалга, олы яшьтәмен,— Сиксән еллап тирле эштәмен, Җитмеш кан-кардәшне җирләдем, Бер миллиард сом салым түләдем, Мәрфугамны кошка тиңләдем, Чынын әйтсәм, яшәп җиләдем, Йөртә һаман Ходай, юньсезне!..
3
—Яшәүләрен телим балаларның Бер-берләрен гелән туган итеп, Шуңар күрә мирас калдырмыймын, Зур байлыгым—тузмас хром итек,— Сакласыннар иде төсем итеп!
4
Пәрәвезләр баскан дөм келәттән Үпкә чирле гыж-гыж гармунын Капшап тапты да ул кавыштырды Үзе тезгән сүзгә үз моңын:
«Илдә күрдем күпме кешеләрне,
Чит ятлар да кардәш кебекләр, Әйтерсең лә алар моң үрчеткән Моңсу гармундагы күрекләр.
Күрдем җирдә күпме чибәрләрне, Чибәрләрне сөеп кем уңган?!»
...Бу елый дип уйламагыз берүк!— Аһ, ачы ла булды бу суган... Их-ма!
Күрше ихатада
Бигрәк сәер парлар иделәр: Әби-бабай, көнгә чыксалар, Култыклашып түгел, кулларын Бер яулыкка бәйләп йөрделәр;
«Акыл качкан, ахры, боларның...»— Сүз җилгәреп торган карчыклар Артларыннан шулай өрделәр.
Булса булыр икән могҗиза!—
Икәве дә вафат бер көндә; ...Шәригатьчә узган җеназа;
«Хас куш йөрәк сыман иделәр, Кабат тумас мондый гашыйклар»,— Озатканда яшь тә койдылар Гайбәт эрләп талган карчыклар...

Реклама