Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАКЪНЫҢ ШИГЪРИ ПӘЙГАМБӘРЕ


Казакъ халкының күренекле шагыйре Магжан ЖУМАБАЕВ—шигырьләренлә үзе язганча, Кояштан (Көннән) туган бала.
«Инглизләргә—Шекспир, руслар өчен Пушкин нинди булса, Магжан Жумабаев казах халкы өчен шундый ук әһәмияткә ия»,—дип яза академик Атькей Маргулан.
Магжан Бекен улы Жумабаев 1893 елда Петропавел өязенен Полудин волостенда
дөньяга килә. Әтисе волость идарәчесе булганга,
Магжан шул заман өчен шактый югары белем алуга ирешә Әүвәл өйдә, аннары мәдрәсәдә укыганнан соң, 1910 елнын көзендә Уфадагы танылган «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә һәм мөгаллиме, киләчәктә мәшһүр язучы булачак Галимжан Ибраһимовның ин югары бәяләмәсен ала. Нәкъ менә ул Магжанга Омскидагы укытучылар семинариясендә укырга тәкъдим итә.
Һәм Магжан, аның киңәшен тотып, 1913 елда әлеге семинариягә укырга керә.
Анын беренче шигырьләр китабы «Шолпан*
(«Чулпан») 1912 елда Казанда басылып чыга. Магжанга әле унтугызынчы яшь кенә була. Ана инде ул чакта ук Абайның дәвамчысы итеп карыйлар. 1922 һәм 1923 елларда (Казан белән Ташкентта) аның янә ике китабы дөнья күрә.
Магжан Жумабаев шагыйрь генә түгел, күренекле педагог та була. 1922 елда Оренбургта аның «Педагогика» дигән китабы басылып чыга. Рус телен камил белгәнгә, Пушкин, Блок, Цветаева, Ахматова китаплары аның өстәл китабына әйләнә. Ул Гёте белән Гейнены да тәржемә итә.
Шул ук елларда аны Ташкентка казакъ-кыргыэ мәгърифәт институтына укырга чакыралар. Анда укыткан елларында «Батыр Баян» поэмасын иҗат итә һәм аны жирле журналларда бастырып чыгара.
Сонрак Мәскәүдә, Көнчыгыш хезмәтчәннәренен коммунистик университетында көнчыгыш телләрен укыта. Рус әдипләре әсәрләрен тәржемә итә. Казакъ мәктәпләре өчен дәреслекләр яза Шул ук вакытта үзе дә Әдәбият институтында белем ала
1927—1929 елларда шагыйрь Пстропавслга кайта. Казакъ педагогия техникумында
килә. Монда аны янадан кулга алалар һәм 1938 елның мартында атып үтерәләр.
М. Жумабаев Совет Көнчыгышының ин белемле, зыялы мәдәният эшлеклеләренең берсе була. Кыска гына гомерендә гаять зур эшләр башкарып өлгерә. Беренче жыентыгында нәкъ менә ул казакъларны берләштергән Аблай ханның зирәклегенә, акылына мәдхия җырлый.
Магжан Жумбаев—һичшиксез, кабатланмас, якты һәм гаҗәеп талантлы шәхес. Бүгенге көндә Төньяк Казахстан өлкәсендәге бер район анын исемен йөртә Петропавелда үзәк мәйданнарның берсендә ана һәйкәл куелган. Педагогика көллияте аның исеме белән аталган
М. Жумабаевнын укучыларыбызга тәкъдим ителә торган бу шигырьләре турыдан- туры казакъ телендәге нөсхәсеннән тәрҗемә ителде.