ГУМИЛЕВ САБАКЛАРЫ


« Как ни странно. некоторые события. пережитые нами в XX веке. находят себе объяснение в далекой истории, где заблуждения причудливо переплетаются с истиной, но истина их превогиогает.»
Л Н Гумилев
1969 елда, язмыштыр инде, Азнакайдан көньякка күчеп киткән якташларым, гаиләм белән мине Ленинабад шәһәренә чакырдылар. Алтын таулары вәгъдә итмәсәләр дә, үзеңә дә. хатыныңа да эш-гамәл булачак, хәтта фатиры да табылыр дип ышандырдылар. Тәвәккәлләдек. Җыендык та киттек. Тажикстанга кергән Чорух- Дайрон дигән шәһәр кырындагы шахтерлар яшәгән салага килеп, эшкә урнаштык. Бу салада нигездә Татарстан ннан һәм башка төбәктән килгән татарлар эшли. Кайда авыр эш— татар шунда ич инде.
Әле булса гаҗәпләнәм, тәвәккәл булганмын да сон! Дөнья чите дияргә була бит инде. Тик анда мине, барыбер, язмыш алып килгән булып чыкты. Мәктәптә тарих фәне укытып йөргәндә мин биредә яшәгән татар аксакалы белән очраштым Ул руслар җәберләү аркасында —көчләп чукындырудан качып—күптәннән бирегә килеп урнашкан кеше иде. Гади генә әйткәндә, туган илен ташлап, качып китәргә мәҗбүр ителгән асыл зат. Күпмедер вакыт Оренбург каласында имам булып торган Ул мине үзенә чәйгә чакырды. Монда да ул югалып калмаган, имам вазифасын үти Өе тулы борынгы китаплар. Менә кем минем тәүге тапкыр күземне ачты— Оренбург аксакалы Мөхәммәтҗан имам! Ул татар халкының чын тарихы турында сөйләде, бигрәк тә безнен бабаларыбыз татар-болгарларнын тарихында булган
Мөсәгыйт ХӘБИБУЛЛИН (1927^-Татарстанның Халык язучысы; «Чоңгыллар»■ «Кубрат хан». * Илчегә цлем юк», «Хан оныгы Хансөяр», «Атилла» Һ.6. романнар авторы. Казанда яши.
һәм кыргыз балалары утыра. Көтмәгәндә борынгы бабаларыбыз турында укучы балаларга хакыйкый мәгълүматлар бирергә жай чыкты, һәм мин кыю рәвештә аңлатмалар бирә башладым. Балалар дикъкать белән тыңладылар. Бу хакта мәктәп директорына җиткерүче дә табылган, әмма күпне күргән директорның мона бер дә исе китмәде: «Сезне балалар ярата, тарих ул—чәбәләнгән ятьмә, сөйләгез, тик зыянга булмасын»,—диде.
Әнә шулай мәктәптә тарих фәне укытканда минем тормышымда янә бер кискен борылыш булып алды. Мин аны да язмышыма юрадым. Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, беренчесе кебек үк янә бер олуг шәхесне мина Аллаһ үзе җибәргәндер дигән фикергә килдем. Көннәрдән бер көнне мине мәктәп директоры чакырып алды.
—Мусагит Мударисович, приехал к нам известный ученый, он согласился встретится с учителями города Пожалуйста сходите, послушайте его.
Мин карусыз килештем, галимнең кем икәнен белмәсәм дә, кызыксынуым җиңде Мин анда ашкынып, борынгы бабаларыбыз турында үзем белмәгән яна хәбәрләр ишетермен дип бардым. Һәм ул шулай булды да, күнелем дөрес сизгән икән. Очрашу борынгы шәһәрнең зур сараенда узды Лекцияне йөзгә үк мөлаем булган, мина таныш исемле галим тюрколог Лев Николаевич Гумилев укыды Мина бу галим турында Мөхәммәтҗан ага сөйләгән иде инде. «Менә кем Русиядә хак тарихчы!» дип әйткән иде. Лекцияне бераз сакаулап, матур аһән белән укыды галим. Мин ихлас күнелдән тыңладым. Кайбер Хак Тәгаләгә якын сүзләрне әйткәндә анардан кат-кат әйттерәсе килә. Ул бүгенге татарларны борынгы заманда Кытайда яшәгән борынгы татарларның бабалары булган «һуннарга.» Ауропа тарихчылары «гуннар* дип язган халыкка илтеп ялгады, һуннар каһарманы Атилла, анын дәвамы булган һәм VII гасырда Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып дәүләт төзегән Кубрат хан турында аеруча дәртләнеп сөйләде кебек тоелды мина, һәм шуның белән минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма янә ялкын өстәп җибәрде Сорау бирдертеп тормадылар, юкса теләүчеләр күп иде. Әмма лекцияне оештырган райком вәкиле эшне кыска тотарга уйлады. Галимнең вакыты тар. самолетка ашыга дип, сораулар бирүне туктатты. Минемчә, ул һәрьяктан хәзерлекле бу галимгә кирәкмәгән сораулар бирерләр дип курыкты бугай. Совет чорында рус халкы тарихыннан бүтәнне сөйләргә дә, язарга да ярамый иде. Русиянен бөеклеген әнә шулай да күтәрергә тырыштылар. Тик менә гасырлар буе яшәсә дә. башка халыкларга да иллләргә дә үрнәк була алмыйча бүгенге көнгәчә интегә Русия. Хәер, лекция бетүгә, ул кеше юкка да чыкты Мин ашыга-кабалана галим чыгасы коридорга ашыктым, галим үтеп барганда каршына төшеп, сорауым бирергә авызым ачкан идем, кунак өлгеррәк булып чыкты. Минем каршыга туктап бертын дәшми торды да. үзе үк сөйләп китте «Откуда такой народ здесь?» —дип, бармагы белән күкрәгемә кагылып алды. Мина җитә калды: « Татарстаннан мин. Лев Николаевич. Хотел бы с вами познокомиться, я интересуюсь своим народом, историей татар*
— Казан татары, димәк,—диде бу татарчалап, бераз сакаулап —Ты и есть внук Кубрат хана, молодой человек! А он впервые в Восточной Европе еоздал государство Великая Булгария Волжская Булгария и есть осколок древних гуннов-татар. Да, вообще история булгарских татар начинаетея с великого Кубрат хана. Каждый народ от какой-то личности начинает историю своего народа. Хотя история древних татар очень далек, с Алтая, но история казанских татар начинаетея с Кубрат хана. Запомните это, молодой человек, если вы интересуетесь историей своих предков. Древннс хунны-татары в лине ваших предков еше в 156 году нашей эры перекочевали в Предуралье и Поволжье Это точная дага, эту дату подверждает и древние источники
—Я писатель. у меня есть книги
Ул миңа якын ук килде һәм янә бармагы белән күкрәгемә төртә-төртә _Вот нам совет бывалого человека. молодой писатель: пишите исторические произведення Через художественные пронзведения история того или иного народа
скорее доходит до сознания читателя. Да, я вижу, вы не долго будете в этих краях. вернувшись в Татарстан выберите время, приежайте ко мне в Ленинград, я вам о ваших предках, в частности о татарах, дам исчерпывающие ответы А пока вот возмите мой труд о хуннах. От них, с Алтая, начинается жизнь ваших предков.
Ул янәшәсендә торган егет кулыннан китабын алды һәм аяк өсте генә автограф куеп,үзенен беренче хезмәте «Хунны в Китае» китабын мина сузды. Һәм озатучылар белән сөйләшә-сөйләшә китеп тә барды
Әнә шулай мин татар халкын яклаучы олуг галим Лев Николаевич Гумилев белән очраштым. Галим кул куйган китапны куеныма кысып, очып диярлек, мәктәпкә кайттым. Директорга елмая-елмая килеп кердем, галимнен лекциясен тыңларга җибәргән өчен рәхмәт әйтеп, куенымдагы Лев Николаевич китабының җылысын тоеп, өйгә кайтып киттем. Тизрәк, тизрәк укыйсы килә иде олуг галим биргән китапны.
Тагын бер елдан, янә көтмәгәндә. Язучылар берлеге рәисе Зәки Нури һәм «Казан утлары* журналы баш редакторы Гариф Ахунов икесе кинәшеп—мин бахырыгызны Казанга Язучылар берлегенә эшкә чакырып алдылар. Әнә шулай язмыш мине Казанга алып килде.
Минем тормышымда яна сәхифә башланды. Мин бу күчешне янә язмышыма юрадым. Гүя мине шулай борынгы бабаларыбызнын рухы йөртә иде Ижади берлектә эшли башлавыма ярты ел да үтмәде, мин командировка алып, Ленинградка киттем. Башта Ленинград Язучылар союзына барып, Лев Николаевичның телефонын таптырдым. Аннары ана шалтыраттым. Телефонда анын сакаурак тавышын ишеткәч, ана «Таҗикстанда сез «Хунны в Китае» хезмәтегезне биргән татар малае», дидем. «Ә-ә, Кубрат хан оныгы» дип кабатлады ул татарчалап һәм шундук җитди сүзгә күчте: «хәзер үк Союздан, тарихи әсәр язам дип, Эрмитажга юллама ал, диде ул күптәнге танышын тапкандай, һәм Эрмитажга килгәч, Борис Борисович Пиотровскийга кер. Ин зур түрә ул анда. Мин ана минем шәкертем килә, ул теләгән Кубрат ханнын хәзинәләрен күрсәт дип әйтеп куярмын. Калганын соңыннан миңа шалтыратып аңлатырсың. Торыр урынын бармы сон?.. Юк. Минем адресны Борис Борисович бирер. Эрмитаждан сон туры мина килерсең. Аңлаштыкмы?..*
«Аңлаштык,*—дидем мин бераз уңайсызлана калып. Әмма кинәнә-кинәнә Ленинград Язучылар оешмасыннан юллама алдым да, Эрмитажга йөгердем
Олы кеше булуына карамастан Борис Борисович мине өстәл артыннан торып ук каршы алды Ике куллап күрештек. Мин ана юлламаны суздым. Ул юлламага карап алды да. хәлнен асылына төшенеп, селектордан гидлар чакырып алды һәм мине алар кулына тапшырды. «Кубрат ханнын бар булган хәзинәләрен күрсәтегез һәм хәзинәләр турында язган мәгълүматларыгызны менә бу егеткә бирегез».-диде. Бер егет һәм хатын-кыз мине калын тимер ишекләр аша кыйммәтле хәзинәләр сакланган аскы катка алып төшеп киттеләр. Кубрат ханның бай хәзинәсен күргәч, тан калуым, тәмам ни кылырга белми һәр хәзинәне тотып карарга омтылуым турында язмыйм—моны бер сүз белән генә аңлатып булмый. Гидлар шул хакта сөйләделәр: хәзинә төркиләрнеке булгангамы, ичмасам бер тапкыр да халыкка күрсәткәннәре юк икән. Бары тик галимнәргә генә күрсәтәләр, анда да шушы өлкәдә хезмәт язганнарына гына. «Сез яшь галимме?»—дип сорадылар миннән. Мин «яшь язучы» дип кенә котылдым. Ике сәгатьләп экспонатлар карап йөргәч, без янәдән Борис Борисович кабинетына кайттык. Гидлар аңа хәзинәләр турындагы мәгълүматларын бирделәр һәм чыгып та киттеләр. Ә Борис Борисович мине чәй өстәле янына дәште. Мин ана Габдулла Тукай һәм Муса Жәлил китапларын бүләк иттем. Китапларны кулына алгач, ул бераз актарып утырды да: «Йә чәйлик, үзен ни турында язарга исәбен сон?»-дип сорады. «Кубрат хан турында язарга исәп, шул исәп белән сезгә килүем иде»,-дидем «Тарихны әдәби әсәр аша укучыларга җиткерү ин камил чараларнын берсе,—дип, Борис Борисович та кинәндерде мине —Мин дә менә җыентык чыгардым. Сезгә бүләк итим әле. Борынгы көнчыгыш
Без сөйләшә-сөйләшә һәйбәтләп чәй эчтек. Олуг галим Борис Борисович биредә инде бик күптән эшли икән, киләсе елга пенсиягә китәсе, менә шунын өчен истәлеккә бу китап чыкты да инде дип әйтте Чәй эчеп утырганда телефон шалтырады Лев Николаевич икән, мине Борис Борисовичтан үзенә озатуны үтенә Борис Борисович мина үзенен машинасын бирде һәм шофер мине җилтерәтеп Лев Николаевичка атып китте. Шофер юл буена үзенен туган авылы турында сөйләде. Шофер мишәр малае булып чыкты. «Изге адәмдер сез. сезне Борис Борисович та яралты —ди.—Мин үзем, брат, Пензя якларыннан, биредә армиядә хезмәт иттем, шунда бер татар кызы белән танышып киттем һәм ана йортка кердем. Атам «йортка керү—утка керү» дип үртәлсә дә. сонрак килеште тагын. Килен ипле, дип кинәнде. Ә үхләре ел саен килеп, кунак булып китәләр. Эрмитажга алып керәм үзләрен. Исләре китә, малай! Ике малаем бар. икесен дә әтәйләрдә авылда үстерәм. татарча сүләшсеннәр. Сүлиләр. такылтап торалар! Хатын кинәнә—үзе юньләп татарча белми, ә малайлары татарча такылтап торалар Сина. кордаш. Лев Николаевичка бит әле? . Борис Борисович Пиотровский белән жан дуслар алар, тегесе килсә, бер самавырны егалар. Сүләшаләр. сүләшаләр. бәхәсләшеп тә китәләр. Әмма беркайчан да өстәлләрендә шәраб күрмәдем. Тәмам әүлиялар инде, алимнәр, хөрмәтле адәмнәр...*
Лев Николаевич ишекне мина үзе ачты. Өстендә пижама, берьялгызы. Өйдә башка беркем дә юк.
—Исәнме. Кубрат хан оныгы!—диде бу әллә шаяртып, әллә чын-чынлап елмая-елмая татарчалап.—Әйдә, чишен дә түрдән уз. Мин татарча беләм. 15 ел сөргеннен файдасы татарлар тарихын өйрәнүгә килте. Анда минем белән гадәттә төрки-татар халыкларының галимнәре утырдылар. Алар барысы да. ни хикмәт, татарча сөйләшәләр иде. Ярый, ул хакта соныннан. Кулын ю да. башта чәй эчеп алырбыз.
Ул кухняга кереп китте, мин исә галимнен эш кабинетына үттем. Һәм стеналар, өстәл аслары, бүлмә почмаклары тулы китап шүрлекләрен күреп, туктап калдым Саташырлык иде-кай шүрлектә нинди китап ятканын галим үзе генә белеп бетерәдер, мөгаен Һәм шулай булып чыкты да. Чәйләп алгач, ул үзе генә белгән киштәдән мина борынгы бабаларыбызга караган папка-папка язмаларны, гарәп имласында, яңалифтә, революциягә кадәр урыс телендә басылган китапларны күрсәгге. Ахырда: «менә бу папкада Кубрат хан хакындагы материаллар» дип мина сузды. «Цензурадан үткәннәре дә, үтмәгәннәре дә», дип өстәде. «Ләкин язучы кешегә мәгълүматлар гына җитми, ана әле башка бик күп сыйфатлар кирәк. Мин ышанам, синдә ул бардыр. Юкса бирегә килеп чыкмас иден*. диде. Шунда мин ана татарча Казанда, русча Мәскәүдә чыккан «Водовороты* китабымны күрсәттем. Ул-китапны актарып чыкты да. янәшәсенә куйды һәм күзләремә карады.
— Күрәм. зур эшкә кереп китәргә җыенасын Әгәр дә мәгәр Кубрат хан турында язарга телисен икән, башта җәяүләп дисәм дә ярыйдыр. Таман ярымутравына барып кайт Мин шулай йөреп яздым « Открыгие Хазарии» дигән хезмәтемне Төрки халкынын VII гасыр каһарманы Кубрат хан биләгән ил-җирләрне күреп кайт, күңеленә сеңдер. Җиһангир буларак, ваш Кубрат хан неординарныи шәхес булган Ул христиан, моселман диннәре ныклап аякланып киткән чорда яши. барысын да аңларга тели һәм үз фәлсәфәсе аша! Безнең галимнәребезнен күбесе төркиләрнең Тәнре динен мәҗүсилеккә кайтарып калдыралар Бу хәл хата дип уйлыйм мин. һәр диндә Тәңре чыганагын күрергә була Шунын өчен ул образ синен романыңда төп шәхес булырга тиеш. Калган геройларын барысы да анын тирәсендә урачсыннар. барысы да! Ләкин Кубрат хан—төп героен—һәрвакыт укучының күз утында торырга тиеш. Юкса тарихи роман юк
Ул елмаеп мина карап торды-торды да. көлеп җибәрде һәм «Язучыны ничек язарга өйрәтүе рәхәт тә сон. ә! Ләкин нишләмәк кирәк, тарихи роман дөреслеккә юл тотарга тиеш Тарих фәнен язучы академиклар гадәттә империя сәясәтенә йөз тоталар, ягъни белә торып ялганга баралар, дәүләт ашата ич' Беркемнең дә иписез каласы килми Ләкин матур әдәбиятта түгел, чөнки матур әдәбнятнын ышандыру көче күп тапкыр өстенрәк-тормыш шул дәвердә яшәгән образлар аша бирелә, шул чорнын каһарманнары аша. »
Әлегә кадәр мин аны бүлдерергә кыймадым. Әйе, олуг галимгә сүз катырга ни хакын бар, җитмәсә үзендә кунакта. Шулай да сорап куйдым.
—Мин бу хакта китап язарга хыялланып кына йөрим әле,—дидем.
—Ин мөһиме, язучыга хыяллана белү. Бу—бик һәйбәт сыйфат. Ничек әйтәләр әле сездә. «иншалла»мы° — рәхәтләнеп көлеп алды, инемә кулын салды —Мин сиңа бу мәсьәләдә ярдәмчең булырмын. Төрки-татар халыкларының тарихы шулкадәр бай ки. ул әле сезнен халыкка кереп кенә килә, сез әле үз-үзегезне ачасыз гына, туганкаем...
Бер хатын килеп керде, безнең белән исәнләшеп алды да кухня ягында савыт- сабалар белән нидер хәстәрли башлады. Лев Николаевич һични булмаган кебек һаман сөйләде-сөйләде дә, ахыр болай диде:
— Мин университетка китәм, бер пар лекциям бар. Без хәзер Марфа апан әзерләгән ризыкны ашыйбыз да, аерылышабыз. Син өйдә каласын. Сина мин татарларга караган барлык язмаларымны бирәм. Карап чык. Кирәкләрен сайлап ал!—диде.
Кухняга кердек. Марфа апа булган ризыкларны куйган, өстәлне матур итеп хәстәрләгән иде. Без ашаган арада ул арлы-бирле йөрде, әле чәй ясады, әле калаклар куйды. Соңыннан ишек янына басты да, кулларын кушырып:
—Кичкә нәрсә китерим0—дип. Лев Николаевичка дәште.
—Кичкә килмә, Марфа, без кунакка барабыз,—диде Лев Николаевич.
Марфа апа «кая» дип тә сорамады, «нигә» дип тә кызыксынмады, дәшми-тынмый без ашаган савыт-сабаларны җыярга, юарга тотынды.
Лев Николаевичта минем кебек кунаклар шактый еш булгалыйлардыр, күрәсен Алар бер ишектән диярлек чыгып киттеләр. Мин сарай кебек фатирда, кабинет тулы китаплар арасында, берүзем калдым. Әле бу китапны, әле теге китапны ачып укыйсым килә. Хәер, кемнәрнең хезмәтләре генә юк иде сарай кебек бу кабинет шүрлекләрендә?! Алай да татарлар турындагы китаплардан башладым.
Лев Николаевич кайтмады да кайтмады, ә мин укый-укый арып-алжып, өстәл янында ук йокыга киткәнмен. Уянып китсәм, Лев Николаевич кайткан, чәй кайнаткан, табын әзерләгән. Мин уянуга, чәйгә дәште.
— Булгалый,—диде ул көлемсерәп —Өстәлгә капланып минем дә йокыга киткән чакларым була. Менә кинәнеп утырам әле: авыз тутырып татарча сөйләшергә жай чыкты Ә бит кайбер сүзләрне оныта башлаган идем инде —Ул бертын мина карап торды.—Әйтсәм әйтим, татарлар тарихы руслар тарихыннан күп тапкыр бай. Хәер, Русиянен нигез ташы татарлар тарихында ята. Бар хокукларыннан мәхрүм ителгән татар алпавытлары, «чабаталы морза» исеме алып, өй-каралтыларын, жир- торакларын калдырып, көнчыгыш тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Китәргә теләмәгәннәре чукыналар—православие динен кабул итәләр. Әнә шулай православие дине Русиянен төрле милләт вәкилләреннән торган халыкларына сугыштан да яман фаҗига китерә: ул янау, үтерү, бәкеләргә ташлау, куркыту чаралары аша халыкка иңдерелә. Тик бит Русия ул бер үк халык була—венед- болгар кавемнәре, ә инде монголлар килгәч, татар аты алган халык. Тарихи татарларны яклаучы буларак, менә нәрсә кыен хәлгә куя мине. Әйтик, Аксаковны, Апраксинны, Арсеньевны, Бекетовны. Булгаковны, Милюковны, ахыр Третьяков, Тургенев. Ушаков, Урусов. Юсупов, Салтыков, Беляев кебек йөзләрчә татарларнын исемлеген төзегән Баскаковка кадәр... Һәм тагын урыслашып киткән меннәрчә татар алпавытларын кая куясын. . Ярый, әйдә җыеныйк, безне Габдрахман абыен Таһир дәшә. Сине күрәсе килә. Татарстанда сезнен кебек шәрә батырлар азаеп бара, юк хәлендә дияргә була. Ә тарихчы Таһиржаннын тарих белән кызыксынган татар балалары өчен җаны фида! Таһир, әйтсәм әйтим. Атилла хан оныгы диярсен. үз халкы өчен угка-суга керергә әзер олуг галим. Мина да ул татарлар турында бик күп материаллар тапты. Рәхмәт ана...
Лев Николаевич татар алпавытлары хакында сүз алып барганда минем күз алдыма «чабаталы морза»лардан булган хөрмәткә ия язучыбыз Әмирхан Еники язмышы килде. Бу нәселнең бер тармагы чукына, икенче тармагы—Әмирхан Еникинен атасы—булган хезмәтчеләрен алып,
шунда яшәп кала. Менә нишләтә чамадан тыш үжәтләнеп киткән дин кешене! Милләтне—милләттән, атаны—баладан, баланы— атадан, туганны—туганнан аера, хәтта кан дошманнарына әверелдерә!
Әнә шулай итеп язмыш мине янә бер олуг галим белән очраштырды. Әллә сон бар галимнәр дә шулай Лев Николаевич кебек гади-садә булалармы? . Габдрахман абый безне бусагага ук килеп каршы алды.
—Узыгыз, узыгыз, рәхим итегез. Лева, син кунакны түргә алып керә тор, мин Мәрфуга апана кайбер әмерләр бирим әле..
Сәер дә сон бу дөнья. Мин кем дә, исем-атлары дөньяга билгеле ошбу галимнәр кем? Шахлар катмады. Ә бит мин—гади авыл малае. Алар алдында сүз катырга да кыймый торам Ул арада бер апа безнен янга чыгып, безнен белән исәнләште. Лев Николаевичның сәламәтлеге белән кызыксынды, аннары миңа карады. «Казан шәкерте» диде бугай миңа Габдрахман. Бик әйбәт. Тарих белән кызыксына икән Кирәк биг, кешесенә тап булган, арысланның үзенә. Ә ул сезгә бераз ошаган да, улыгыз түгелдер бит,—дип, шаяртып алды Мәрфуга апа.
Һәм шундаен башын артка ташлап көлеп жибәрде ки. күрше бүлмәдән нәрсә булды дип, Габдрахман абый килеп чыкты.
—Мин сиңа үзем сөйләрмен,—диде рәхмәтле апа һәм картын кухня ягына алып кереп китте.
Габдрахман абый, гомере буена фарсылар тарихын өйрәнгән кеше буларак, төрки дөньясының үзе бер кабатланмас шәхесе иде. Ул татарлар тарихын, гомумән, төрки дөньясының борынгы әдәбиятын шул чиккә җитеп өйрәнгән иде ки, мин аны сәгатьләр буена тыңласам да тынлап туя алмадым.
—Русия тарихчыларының татарларга каһәр укулары кайдан да түгел. Көнбатыштан башлана. Бу яман гадәтне беренчеләрдән булып, Польшада католик динен кабул иткән патша Михаил Романов кертә, ары таба тәхеткә менгән анын улы Алексей исә атасынын тәүге хыялын тормышка ашырырга керешә. Ин гаҗәбе, аларга Русиянен исемле тарихчылары ярдәмгә килә. Әйтик, Карамзин, Соловьев. Ключевский, Иловайский, Кузмин һ. б., хәгга татардан чыккан Каргаловка, Америкага качкан Пушкаревка кадәр! Алар барысы да—академиклар, ил халкына таныш кешеләр Ләкин кылган гамәлләре. . Русия халкын дошманлаштыру була. Тезислары—тарих ул—сәясәт. Һәм татарларга каршы корылган сәясәт. Әнә шуннан сон Русиядә татарларга карата сәясәт үзгәрә, татарларны «басып алучылар, урыс халкын йөз еллар буена коллыкта тотучылар,» дип яза башлыйлар һәм дүрт-биш тапкыр Мәскәү сәясәтенә җайлаштырып төзәтелгән «Повесть временных лет» елъязмасы аша үзләренең бабаларын 1Х-Х гасырларда дөнья караклары саналып йөргән варягларга илтеп ялгыйлар, гәрчә бу елъязма XVIII гасырда гына пәйда булса да. Әйе, гәрчә бүгенге урысларда варяглар каны диңгездәге бер тамчыдай гына булса да! Хәтта Карамзин. Соловьев, Ключевский, Вернадский, Иловайский. Платонов. Бердяевка кадәр кабергә кергәнче « безне татарлар яулады» дип язуларын дәвам иттеләр түгелме, кардәшләрем!'’ Ә варягларны, имеш, үхтәре чакырып китергәннәр Тик берсе бу хәлне изгегә юраса, икенчесе яманга кайтарып калдырды. Русияне көнбагыш идеологиясенә борырга теләүчеләр кулында дәреслекләр—мәктәп балаларына дәреслекләрне сакаллы академиклар яза, дәүләт сәясәте алар кулында.
Ул шкафтан үрелеп китап алды һәм кәгазь кыстырган битен ачып
—Менә тыңлагыз, ни яза чыгышы белән татар булган Бердяев: «Все будушее русского народа зависит от того, удастся ли победить в нем нехристианский Восток, стихию татарскую, стереть с лица русского народа монгольские черты Ленина. которые были в старой России.» Кадерлем Лев Николаевич, яшь язучы Мөсәгынт туган, шуннан сон сез ни әйтә аласыз? Чыгышы белән татар булган Бердяев яза моны, Бердяев
— Мин аларнын барысын да беләм, кадерлем Габдрахман. беләм. Атар— койрыклары белән дәүләт сәясәтенә бәйләнгән иезуитлар! Владимир Ильичның каны калмыкларның «ойрат» кавеменнән килә. XVI гасыр азагында XVII гасыр башында бу халыкның бер өлеше көнчыгыштан Русиягә күчеп килә. Бердяевнең «татарская стихия» сүзе ул— фикция Татар сугышчылары арасында тәртип корычтай була.
ә «татар» сүзе Урда дәверендә этник сүзне аңлатмаган, «Урда сугышчысы» дигән мәгънә ул Бердәмлекне саклау өчен бирелә аларга бу борынгы «ТАТАР» атамасы Шунын өчен без синен белән татарларны якларга керештек тә инде. Габдрахман дустым. Хәер, чыгышы белән калмык булган Әренжән Карадауаннын «Чынгызхан» хезмәтен мин югарырак баскычка куям. Бу тарихчы хакыйкатькә якынрак килгән Бер жайдан безнен яндагы бу яшь кешене дә онытмыйк. Без инде өчәү,—дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде Лев Николаевич һәм шул уңайдан урысларнын өч батыры турында мәзәк тә сөйләп алды.
Үзләрендә кунак булганнан сон мин олуг татар галиме Габдрахман абый белән янә бер тапкыр очраштым Ул Казанга килде Күп еллар хыялында йөрткән «Тарихтан—әдәбиятка» дигән хезмәтен бастырып чыгару нияте белән килгән иде ул Мин аны татар ашхәнәсенә алып кереп милли ашлар белән сыйладым. Ә университет галиме профессор Миркасыйм Госманов анын хезмәтенә күләмле һәм жылы итеп кереш сүз язды. Ул вакытта галимнәр хезмәтенә Лениннан цитаталар кертмәү зур гөнаһ санала иде. Ни гажәп, Лениннын әсәрләрен яхшы белгән Габдрахман абый үз хезмәтенә шундаен оста итеп революция тиранынын цитаталарын керткән иде ки, хәтта китапның редакторы Григорий Трофимов та һични кыла алмады—барысын да ничек бар шулай уздырып җибәрде Хезмәт чыкты, кин катлам укучыларга жигге һәм ул татар дөньясында үзенә бер энже кебек җемелдәп торды. Габдрахман абый үз хезмәтен күрде, ләкин татар халкы өчен гаять кирәк булган бу хезмәт юка тышлык белән бары тик ике мен тираж белән генә басылды. Йа Хода, нинди елларда яшәдек: үз тарихыбызны үзебезгә язарга ярамый иде! Әнә шул елда мин, тәвәккәләп, «Кубрат хан» романына тотындым да инде
... Халкыбыз тарихыннан зур сабак биргән мөгаллимем вафат булгач, мин Ленинградка бара алмадым. Ә җай чыгу белән бардым. Олуг галимнен таныш булган өе каршында бик озак басып тордым. Мин янә бернәрсәгә күнелем тулышыр дәрәҗәгә җитеп шатландым Безнен президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев Лев Николевич яшәгән өйгә истәлек тактасы куйдырды. Сонрак башкалабыз Казан каласының үзәгендә гомер буена татарларны яклаган галимгә чын һәйкәл дә калкып чыкты. Нәкъ менә җир астыннан калкып чыккан кебек. Мина калса, татар халкынын Рухы күтәрде бу һәйкәлне!
Адәм баласы кылган изге гамәл җирдә ятмый икән. Үз гомере буена татарларны яклаган, бабаларыбызнын сынмас рухын без татарларга васыять итеп калдырган бу шәхесне тудырган «Татар Рухы» гүя гасыр вә дәверләр аша калкып чыкты. Әбисе татар, әнисе Русия халыклары өчен мәңге ялкынланып торган шигырьләр язган корыч ихтыярлы горур шагыйрә Анна Ахматова рухы да бу тактада балкый кебек тоелды мина!..
Иң мөһиме: Русиядә яшь тарихчылар пәйда булды, ягъни Лев Николаевич Гумилевның гадел карашларын дәвам итүчеләр. Әйтик, язучы вә тарихчы Александр Бушков үзенен хезмәтләренең берсе булган: «Мираж Великий империи»да болай дип яза: « История—неточная наука, поскольку базируется не на беспристарстном эксперименте, а на пристрастных бумагах.» Икенче бер хезмәте «Тайны смугного времени»да ул болай дип өсти: « первая художественная зарубежная книга была переведена на русский язык только в 1760 г — французский куртуазный роман аббата Талемана «Езда на остров любви.» До того переводились лишь учсбники артиллерейского дела и руководство по управлению парусами. Культурой и не пахло.» «Иван Грозный—кровавый поэт» хезмәтендә исә ул империянең аякланып китүен тасвирлый. Мурад Аджи да үзенең «Кыргый кыр—Бөек Дала» китабында Атилла хан эз калдырган бабаларыбызнын тарихын Санк-Петербург гапимәсе Лилия Йосыфжан кызы Тугушеванын озак еллар дәвамында берәр битләп төрле архивлардан җыйган язмаларын файдаланып бәян итә Шушы материаллар нигезендә ул Атилла даирәсендәге барча зыялыларның уйгыр имласында язмалары булуын раслый Чынлап га. шул Уйгур имласы татар-монголларга кадәр килеп җиткән, чөнки Чыңгыз хан үз оныкларына сабак бирүне уйгыр
Паркер Кытайда утыз ел буена археологик казу эшләре атып барып, үзенен «Татары» (История возникновения великого народа) хезмәте белән безнен эрага кадәр ике мен еллар элек «татар» этносынын аякланып китүен раслый.
Яшь галимнәргә булган хәер-хакнын нигез ташын менә нинди сүзләр белән сала Лев Николаевич Гумилев: «... этот континент за исторический обозримый период объединялся три раза. Сначала его объединили татары-тюрки. Создание каганата, который охватывал земли от Желтого моря до Черного. На смену тюркам пришли татары-монголы. Затем, после периода полного распада и дезинтригаиии, инициативу взяла на себя Россия . » Менә ничек күзаллый Руси империясенең аякланып китүен олуг гуманист галим. Шуннан сон мин түбәндәге нәтижәгә килдем—Русия безнен уртак Йортыбыз. Рус иядә яшәгән һәр милләт вәкиленә шул җитмәгәнме!?.. Нигә безне күпсенә рус халкы?.. Расизм, шовинизм чире белән авырган славяннарга мин якты дөньяга аек акыл белән карарга тәкъдим итәр идем.. Русиядә яшәгән һәр милләт вәкиле кимсенү тоярга тиеш түгел, юкса бу зур һәм куәтле Илнен гомере озын булмас. Тарихтагы гыйбрәтле хәлләр шуны раслый
...Менәбез Кырымда—борынгы туганнарыбыз илендә. Кырым ярымутравына керүгә үк, үз туган җирләреннән куылган канкардәшләрем күз алдыма килде Бирегә ялга килгән Кырым татары язучысы, бабалары яшәгән кыр-далаларны күргәч, ничегрәк хис итә икән үзен?! Йөрәге кысылып куядыр. Күз яше белән елыйдыр Мин дә. гәрчә бу тарафларда тумасам да, кардәшләрем өчен тетрәнеп куйдым. Жанга шом салып, вагон тәгәрмәчләре тыкылтый. Күз алдыма ил-халкыннан, туган туфрагыннан куылганнан сон бирегә ялга килүче кырымлы каләмдәшем килә һәм янә йөрәк кысылып куя. Чарасыздан күнел төпкелегеннән сыкрану авазы чыга. Ни кылырга белми арлы-бирле йөри башлыйм. Йа Ходаем, нинди каһәрле һәм имансыз илдә яшибез! Түз. сабыр ит, татар бабаларыбыз «сабыр төбе сары алтын» дигәннәр, килер ул азатлык безгә дә. килер, киләчәк, чөнки телиме моны империя, теләмиме дөнья халкы татулыкка таба бара... Инде күптән туган илләренә кайта алмый, чит-ят җирләрдә әле булса интегеп көн күргән Кырым татарларын янә-янә кызганып куям. Туган җиренә, туган туфрагына аяк басуга, кем генә булмасын, һәрвакыт йөрәге кысылып, сыкрап куядыр инде анын...
***
Кырым иленең юл боҗрасы буйлап, гаиләм белән сәфәрне дәвам иттек. Авыллар аша үтәбез. Бер авыл кырындагы өй каршына туктап, кукуруз арасында арык кына сыерын ашатып торган украин картын күреп, туктадым, килеп сәлам бирдем һәм бу авылның исеме элек ничек булган дип сорадым
—Ташлыяр, батенька, Ташлыяр...—диде карт һәм озын мыегын сыпырып өстәде —Раньше эдесь татары жили Порядок был А наш народ все развалил. Татары виноград вырашивали. диковинные фрукты, мы вот кукурузу растим да худых коров держим Для коровы луга нужны. сочная трава, а тут одни камни. Отсюда прежные татары, наверное, назвали свою деревню Ташлыяр Мы со старухой прежде в Башкирии жили, еше в тридцатые годы Сталин проклятый погнал на Урал.. Когда нам сказали, что в Крым вербуют. мы со старухой ближе к Украине перебрались И тут застряли. Состарились. Вот весь мой сказ, батенька
Мин Башкорстан мәхшәреннән Кырымга күчеп, туган ягыма якынаям дип татарларның әзер ой-каралтыларын биләгән ак сакаллы украин картына бик озак карап тордым Кайчандыр туган туфрагыннан мәҗбүри рәвештә куылган карт, туган ягы оҗмахына кайтырга җыенса да, үз туфрагына кайтып җитә алмый. Кырым татарлары җирендә туктап калган Мин империя сәясәте җидегә бөккән бу карт белән саубуллаштым да. үз юлыма ашыктым.
Таман ярымутравына таба кузгалдык. Төп максатым—ерак бабабыз Кубрат хан биләгән жир-туфракны күрү ич Юл бик озак дала буйлап бара Керчь каласында
Айвазовский музеена тукталдык, олуг рәссамның үлемсез картиналарын күреп, рухланып чыктык Ары таба Кереш (Керчь) каласыннан паром белән Таман ярымутравына юнәлдек.
Ниһаять, без—борынгы бабаларыбызнын туган туфрагында. Мин күрергә теләгән Фаногория каласы юк, кечкенә бер сала—Сенная дип аталган сала гына калган икән. Зур булмаган өйдә музейлары бар. Музейга кергәч, анда утырган өлкәнрәк хатын белән исәнләштем, исем-атасын сорадым, үзем белән таныштырдым. Һәм сорадым: <• Кая булды тарихларга кереп калган борынгы Фаногория каласы?» Безнен халыкка ошаган, әмма киемнәре украин халыкларыныкы булган Наталья Ивановна мина болай диде:
—Алыштырдылар ул исемне «Сенная» дип бу саланы биредә дәүләт атларына печән чабучы казаклар атадылар, һәр жәйне алар Хан болыныннан сугыш атларына печән чабарга киләләр иде. Алар шулай атап калдырдылар—«Сенная.» Минем үземә дә ошамый ул исем дә, нишләмәк кирәк, бездән исемнәрне генә түгел, бабаларыбыз тамырларын да сорамыйлар. Менә, күрәсез, биредәге һәммә экспонат болгар телендә, борын заманда биредә татарлар яшәгән диләр.
—Ә тагы да борынгырак заманнарда биредә. Наталья Ивановна, безнен бабаларыбыз татар-болгарлар яшәгәннәр,—дидем мин.
—һәй, белмәссең бу дөньяны, барысы да асты-өскә килде инде. Минем әни дә әбиемне төрки болгары нәселеннән дияр иде... Сез кем сон, әллә сез дә безнен халыкмы? Балаларыгыз да, үзегез дә бер татарларга охшамагансыз?
—Минем борынгы бабаларым биредә яшәгәннәр, бу каланы күтәрүче безнен бабабыз Кубрат хан була.
—Батюшки, дайка я вам чай поставлю. Куда еще направляетесь? А я ведь. батенька, понимаю вас, мои предки тоже говорили по болгарски, на вашем языке.
—Татарами были?
—Нет, болгарами, но говорили равно что по-татарски. Потом их крестили, батенька, мама говорила мне, был у нас свой бог на небе, а теперь другой и даже не знаю где он. То ли в небо вознесся, то ли на земле остался. Молимся и радуемся. Чай готов, позови своих. С детьми приехали, и так далеко, не боитесь?.
Наталья Ивановна безне шикәр куеп чәй эчерде, мин ана чәйгә акча түләргә иткән идем, ике кулын күтәреп:
—Что вы, батенька, я очень рада была вас видеть. Таких я хотела видеть древных зсмляков. Слава богу, порядочные, добрые, красивые А бог он един у нас. один.. Но судьбы у нас разные... От судьбы не убежишь, батенька...
—Да, один,—дидем мин килешеп. Наталья Ивановнага рәхмәт әйтә-әйтә чыгарга кузгалдык. Мин инде музейга кергәч тә игътибар иткән идем, биредәге күп кенә экспонатларның исемнәре татарча, карсак төлке белән мич каршындагы чуенга кадәр. Димәк, гасырлар буена яшәсәләр дә, халык көнкүреш әйберләрен борынгы бабаларыча йөртә икән.
Башта без дингез буендагы зур булмаган, әмма мәйданы шактый зур калкулыкка туктадык. Борынгы заманнарда кайсы халык кына биредә яшәмәсен, менә шул калкулыкта коллар сатканнар. Колларны нигездә Рим, Хәлифә сәүдәгәрләре алган. Чибәр кызларны шаһиншаһ, хәлифә сарайларына зур бәһагә сатканнар. Чынаяктай ак тәнле, салам чәчле гүзәлләребез Рим сенаторларының сарайларын, соңрак хәлифәлекләр барлыкка килгәч, хәлифәләрнең гарем нарын бизәгән. Бу хәлләр бик күптән булган инде. Ә безгә хәзер Кубрат бабабыз көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып дәүләт оештыргач күтәргән Тимерук шәһәрчегенә барып җитәргә кирәк...
Тимерук шәһәренә юл күлләр арасыннан бара. Шушы күлләрдә борынгы бабаларыбыз балык тотканнардыр. Кубрат хан тиккә генә Византия илчеләрен кабул иткәндә балыкны корбанга китерми. Менә
да керттем. Тимерук каласы калкурак урында утыра, зур кала түгел, бер ягыннан Терек елгасы ага. Лев Николаевич шул елга турында сөйләде дә инде мина—«тере ул, тере елга», дип. Һич тик тормый, яз көннәрендә дә. көчле янгырлар булса да эз- юлын алыштыра. Шунын өчен биредәге борынгы халык елга буена бик утырмаган, калкуырак җирләрне сайлаган. Ә читтән килгән халык, әнә, елга ярына терәп үк өйләр сала. Ташу сулары шуна күрә аларга бихисап фажига китерә. Бу төбәккә оҗмах күрергә Русия калаларыннан күчеп килгән халыклар һәр елны диярлек фажигагә дучар була, өй-каралтылары йә су астына кала, йә нигезләре җимерелә. Ә биредә көн күргән борынгы бабаларыбыз елганың бу холкын белгән, алай эшләмәгән
Безнен Кубрат бабабыз нигезләгән Тимерук каласы—Хан болыны кырында ук. Безне шаккаттырганы шул булды: биредәге халык—кибеткә керәсенме. урамда күрәсеңме—безнен Казан халкына охшаган. Тан катматы! Кибетләргә кергәч, татарча дәшәсе килә, сатучы кызлар тәгаен безнен татар кызларыдыр кебек, ләкин сузыбрак, хәтта бераз моңлырак итеп, украин телендә сөйләшәләр. Рус телендә безгә берәү дә дәшмәде. Мин мәктәпкә кереп чыктым. Ләкин укытучылардан башка бер баш да юк иде. Жәй ич, барысы да җәйге ялда. Менә шунда мин рус телендә сөйләшкән укытучыны очраттым. Бирегә күптән түгел генә. Мәскәүдән пединститут тәмамлап килгән икән. Ул безнең кай тарафлардан килүебез хакында сорашты. Мин Татарстанннан дигәч, башын кырын салып, күзгә карап торды-торды да. кызларыма күз салып алды. Шуннан сон гына
—А вы на тагар не похожи,—диде. Русия тарихын укытырга килгән бу мөгаллимә фикеренчә, барча кеше дә русларга ошаган булырга тиеш икән. Менә нәрсәгә илтә тарихны берьяклы гына игеп укыту!
Әйе, ялган тарих белән тәрбияләнгән бичара рус халкы башларына төшкән һәр бәлане татарлардан күрә һәм безне монгол яулары белән килгән татарлар дип белә Ләкин ничек итеп аларга без монголлар кавеменнән түгел, безнен бабаларыбыз татар-болгарлар Идел буенда Атилла заманнарыннан ук көн күргәннәр һәм далаларда гына түгел, авыл-калаларда яшәгәннәр дип, тиз генә анлатмак кирәк?! Менә нишләтә ялган тарих халыкны! Ә Русиянен тарихы «Повесть временных лет» елъязмасыннан башлана. Аны исәдүрт-биш тапкыр күчереп, төзәтеп. Мәскәү сәясәтенә җайлап язганнар Һәм бу елъязма бары тик XVIII гасырда гына, анда да немец телендә Германиядә бастырыла. Ә үләр алдыннан Русиянен аксакал тарихчысы Дмитрий Лихачев бу елъязма хакында: «Повесть» Русия тарихы һәм хроникасы да түгел, ә төрле гасырлардагы борынгы бәян-хикәятләрдән җыелган әдәби әсәр,» дип язып калдыра. Шул «әдәби әсәр»не ихлас тарихлары дип. йөхтәрчә галимнәр вә тарихчылар—данлыклы Татищев, Карамзиннан башлап, Соловьев, Ключевский, Иловайский, Костомаров, Пушкарев. Шамбаров. Кузьмин һәм башкаларга хәтле үзләренең хезмәтләрендә беренчел чыганак итеп файдаланалар Кая монда хакыйкать...
Менә, ниһаять, без урам-урам булып утырган, кай ягы беләндер безнен авылларны хәтерләткән кала читенә җиттек. Чынлап та, тан катмалы иде! Ин әүвәл мине шаккаттырганы һәм тәмам өнсез иткәне «Хан болыны» булды. Ә өйләр әнә шул болын туктаган җирдә күтәрелеп киткән яр өстендә утыра. Болын үзе күзләрен әсир итәрдәй еракка-еракка китә дә, зәнгәр диңгезгә барып тоташкан офык белән кушыла. Ул болын күз-күремендә шундаен тигез иде ки, күз төшүгә, күргән манзарага ышанмый торасын. Хан болыны... Исеме сакланган, ә ханнар, аларнын каберләре кая? Хәер, Кубрат ханнын хәзинәләрен мин күрдем инде, хәзер ул салган кала кырындагы Хан болынына карап торам.
Бу каланы Кубрат хан күлләрдә чыккан рудадан уклар ясау өчен төзеткән була. Күлләрдән руда чыгарганнар, ә руданы зретеп, тимер уклар ясаганнар... Аннары мин тарих атасы Геродот хезмәте аша да белә идем безнен бабаларыбыз сөн-скифләр шушы болында мал асраганнар. Ул: «Скифлар көтү көтмиләр, кыш көннәрендә дә шушы болында мал асрыйлар—атлар һәм башка терлекләр, сугыш атларын яу чабарга дигәндә генә тотып ойрәтәләр,» дип яза үзенен «Тарих* хезмәтендә
Болынны күргәч, бер тыкрыктан чыкканда, мин капка төбендә нәкъ безнен вабаларыбызча эскәмиядә утырган бабай янына туктадым Исәнләштем, болын
турында сорадым. Янә бер нәрсәгә гажәпләндем, бабайның башында безнен авыл картларыныкы кебек киез эшләпә иде, кыяфәте белән дә ул безнен авыл картларына ошаган Тик һаман шул украин телендә җырлаган сыман, сузыбрак сөйли. Бабайга мин йөз сум акча бирдем, ул чукынмады, рәхмәт әйтеп, торып басты, кулларын күккә күтәрде, ниндидер дога укыды һәм мина бил бөкте. Сәер дә сон бу дөнья, нинди хәлләргә генә төшерми халыкларны... Аннары мина карап: «Бог един, сынок, мы все равны для него.»—дип. баш ия-ия безне озатып калды. Димәк, бу бабай борынгы бабаларының Тәнре алласын яхшы белә, дип уйладым мин.
Бу юлы хәтта кичке ашка да кайтып өлгерә алмадык. Булган ризыкларыбызны капкаладык та, яттык. Төшемдә мин Тимерук каласындагы картны күрдем. Нигәдер карт тоташ ак киемнән, чәчләре дә, сакалы да ап-ак иде. Ул мина юл күрсәтте, ләкин тәгаен гына аңлатмады. Юллар барысы да синеке, каи тарафка китсән дә, үз туган туфрагына кайтырсың, диюе булгандыр инде. Мин уянып киттем һәм күргән төшемне юрап тормыйча, Аллага шөкер минем машинам бар, Казаныбызга ничек тә кайтырбыз дип, үз-үземне юаттым. Карт янә күз алдыма килде, хәтердә калганы шул: машинага утырыр алдыннан карт мина: «Бар юлларың да сине Кубрат ханга алып бара!»—дип кычкырды. Тик абайлый алмадым, өнемдәме, төшемдәме булды бу хәл? Төшемне мин беркемгә дә сөйләмәдем дә. юрамадым да. Әмма сәяхәттән кайтуга ук «Кубрат хан» романын язарга утырдым. Тиз яздым мин романны, сизми дә калдым. Аннары Мәскәүдә яшәүче Яхъя дустым Германиядә чыккан машинка алып җибәрде. Союзда эшләгәндә безгә машинка тотарга да ярамый дисәм дә хак булыр кебек, чөнки КГБ кешеләре килеп, машинкалары булган бар язучыларның да хәрефләр аша кемнеке икәнен белү өчен берәр бит кәгазь яздырып алганнар иде. Татар шрифтләре куйдыргач, мин дә язып бирдем. Шуннан сон гына «Кубрат хан» романымны машинкада басарга тотындым. Роман, әлбәттә, күп мәртәбәләр төзәтелә-төзәтелә басылды. Кульязма кульязма инде, ә машинкада чыгаргач ул башкачарак күренә икән. Төзәттем, кайбер бүлекләрен кыскарттым, ә кайберләреңә өстәргә туры килде.
Ахырда «Казан утлары» журналының поэзия бүлегендә утыручы мәһабәт гәүдәле, татарлар тарихы турында бик күп белгән шагыйрь Нури абый Арслановка укырга бирергә булдым. Ул романны бик теләп алды һәм күп тә үтми укып та китерде. Мин инде бу олуг шәхес ни әйтер дип котым алынып көтеп тора идем. Ул мине кич якта, барысы да китеп беткәч, үзе утырган бүлмәгә дәшеп алды һәм бүлмә буйлап киләп сала-сала, болайрак сөйләде:
—Ошады мина романын. Мөсәгыйт туган! Мин романына кайбер борынгы сүзләрне керттем. Баш тартма, килеш. Ханша ул ханбикә дигән сүзне аңлата. Борынгы болгарлар чорында ханбикәләр әле булмаган. Ә Кубрат хан образ буларак һәйбәт килеп чыккан. Олуг шәхес булып күз алдына килеп баса. Чынлап та, шул чор шәхесе. Башка образларын да уңышлы. Романдагы минем күрсәткән билгеләргә игътибар ит. яхшылап янабаштан карап чык та, безнен журналга бир... Безне яңа бинага күчерәләр бугай, әмма моннан һични үзгәрмәс. Мин инде анда күчмәм. Журналдан китәрмен. Ә хәзер, әйдә буфетка, бераз анда сөйләшеп алыйк. Ин мөһиме, мин бу романга кул куйдым! Роман чыгарга һәм бүгенге татар укучылары кулына керергә тиеш. Кыю бул—
Буфетта без ике сәгать буена һаман роман турында сөйләштек, мин Нури абый Арсланга гатим Гумилев кинәше белән Кубрат хан калаларында булып кайтуым, Харьков шәһәреңдә күргән могжизаи балбаллар турында сөйләдем. Ул барысын да хуплап, дикъкать белән тынлап утырды. Рәхмәт ана. романны журналга биргәч, редколлегия утырышында да ул янә минем кулъязмамны яклаган. Әнә шулай барып җитте татар укучысына минем беренче тарихи романым. Аннары ул китап булып чыкты Романны университетны тәмамлагач та нәшриятнен проза бүлегенә эшкә килгән Кыям Минлебаев редакцияләде Ул да романны хуплады. Нәкъ шул чорда без анын белән дуслашып киттек. Кыям инде якты дөньядан китте, ләкин соңгы сулышына кадәр ул минем белән дус булып калды Ашыгыбрак, булган хезмәтләрен чыгара алмыйча киткән Әбрар дустым Кәримуллинны теге доньяга озатканда (без аны туган авылына илтеп күмдек) мина бик
вә фикердәшемне дә Дәрвишләр бистәсендәге зиратка илтеп җирләгәч, бермәлгә тәмам канатларым сынгандай тоелды. Компьюторым янына утыра алмый интектем Ә башлаган романым «Айбиби* бар. аны тәмамлыйсым килә! Әнә шулай кәефем китеп йөргәндә, мина Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирделәр Рус телендә чыккан «Кубрат хан» романым өчен. Ә 2008 елда «Халык язучысы* дигән исемгә лаек булдым. Бу хәл мина янә канат өстәде, аннары мине яшь язучылар да онытмыйлар, үзләре белән очрашуларга алып чыгалар. Бу эш Берлегебезнен пропаганда бүлегенә Рәдиф Сәгъди килгәч тагы да җанланып китте.
Әйе. әдәби әсәрләр язарга мине беркем дә өйрәтмәде Өйрәтеп булмый торган һөнәр ул. Ходайдан килә булса кирәк. Кайчак, үз китапларынны кулына аласында, аптырап каласын—мин яздыммы сон моны? Камиллектән ерак йөргән җөмләләрне күреп, хәзер болай язмас идем дип. үртәлеп тә куясын. Ләкин мин галимнәр Лев Николаевич Гумилев белән Габдраман ага Таһирҗанов. ахыр килеп Тажикстанда очрашкан Мөхәммәтҗан имам биргән фатихаларга хилафлык кылмадым. Булдыра алган кадәр үз халкыбызнын хакыйки тарихын әдәби әсәрләр аша халкыма җиткерергә тырыштым. Ә инде ни дәрәҗәдә максатыма ирешкәнмен, мина хөкем итәргә түгел, укучыларыма. Вәләкин мин үз халкымның тарихын әдәби әсәрләр аша бирә алган кадәр бирдем дип уйлыйм.
Татар халкы тарихы бик борынгы заманнардан башлана бит XVIII гасырларда ук татар халкынын тарихына ачыклык кертергә тырышкан Ш Мәржани. Г Курсави. X. Фөезханов. К. Насыйри. Г. Гобәйдуллин. һ. Атласи кебек күренекле фикер ияләре татар халкын торгынлыктан вә йокыдан уятып, сискәндереп җибәрсәләр. XIX гасырда дөньяга килеп, үзенен тирән эчтәлекле хезмәтләре белән минем кебек авылда укып та. ярты гомерен урыс арасында уздырган егетне үз хезмәтләре белән сискәндереп җибәргән, хөрмәткә ия олуг галим Ризаэддин Фәхреддин булды Ахыр килеп, борынгы бабаларыбызнын тарихына әдәбиятта замандашым Нурихан Фәттах «Этил суы ака торур* һәм «Сызгыра торган уклар» романнары аша буразна сызган иде инде Көч-куәтем җиткән кадәр мин бу юлны дәвам иттем. Хәзер бу юлга Вахит Имамов, Рабит Батулла, Фәүзия Бәйрәмова. Равил Вәлиев. Солтан Шәмси Марат Әмирханов кебек әдипләр аяк бастылар. Марсель Галиев тә үзенең шигъри вә тарихи мәдхияләре белән безнен борынгы бабаларыбызнын данга күмелгән тарихын хиссияти-тәэсирле тасвирлауга иреште. Ул Калмык тарихчысы Әренжән Карадауаннын «Чынгызхан» китабын татарчага тәрҗемә итеп, бастырып чыгарды Миңа бу хезмәтнең 1991 елда Элиста шәһәрендә басылганын Лев Николаевич бүләк иткән иде. Кыймый гына рәхмәт әйтеп алган идем, ул: « Ал-ал. миндә анын 1929 елда Белградта басылган нөсхәсе бар,*—диде.
Тагын шунысын әйтим бабаларыбыз тарихын язарга керешкәнче, мина мөгаллимем Лев Николаевич күрсәткән бик күп тарихчыларны укырга туры килде Әлбәттә, иң әүвәл анын үзенен хезмәтләрен Эдуард Паркернын борынгы бабаларыбыз хуннар турында язылган «Мен ел түбән төшеп Татарлар тарихы» һәм «История возникновения великого народа.» Горальд Лэмбнын «Чингизхан* хезмәте һәрдаим кулымда булды. Ахыр килеп. Русия тарихчылары В. В Бартольд. Н А. Баскаков. Н М Артамонов. Б Я Владимириев. А. П Навоцельцев. А. П Бсрнштам кебек галимнәр хезмәтләре. Ә инде күкрәк киереп татарларны яклаган Л Н Гумилев. Мураг Аджи Тагын Йосыфҗан кызы Лилия Тугушева. Ул 1У-У нче гасырларның Атилла хан дәверендәге язмаларны укый һәм шул хакта тинсез хезмәт яза. Рәхмәт аларга. Тарихыбызны аякландырган һәм хакыйкатькә йөз тоткан хезмәтләре белән Альфред Халиков, Гайнетдин Әхмәров. Әзһәр Мөхәммәдиев, Дамир Исхаков, Гамир Дәүләгшин. Флюн Мусин. Мәсгуд Гайнетдин. Алсу Арсланова кебек белгечләр мина ярдәм кулы суздылар Юкса Ауропа һәм Русия иезуитлары безне тәмам тарихсыз, ерак бабаларыбызнын яшәү дәверләрен тәмам эзсез итәселәр иде бит'
һәр тарихи әсәр язучы татар әдибе халкыбыз тарихында булган хәлләрне үз ноктасыннан чыгып карый. Бу да табигый хәл. Бер үк темага берничә әсәр дә туарга мөмкин, ләкин һич кенә дә охшаш, бер сюжет, бер композиция була алмый Аллага шокер кылам, соңгы елларда татар әдипләре арасында борынгы бабаларыбыз тарихы белән кызыксынучылар ишәйде. Мине шунысы куандыра:
ерак гасырларга караган тарихи мәгълүматларга, археология казанышларына таянып, шактый саллы һәм объектив хезмәтләр языла башлады. Барыбыз да рухи яктан тазарып киләбез. Мина Лев Николаевич: «Тарихы булмаган халыкнын киләчәге дә юк,»—дигән иде. Хак әйткән Ә без татарлар—тарихлы халык, моңа кадәр Русия империясе мәктәп балаларыбызга хак тарихыбызны укытуны тыя килсә дә, соңгы елларда һәр татар язучысы һәм галиме «безнең бик борынгы заманнардан ук тарихыбыз булган,» дигән тезисны расларга тырышып, янадан-яна әсәрләр, галимнәребез хак тарихыбызга йөз тоткан хезмәтләр яза Алар ихлас хезмәтләре аша тарихыбызның мәңгелеген расларга тырышалар. Шул исәптән мөгаллим вә мөгаллимәләребез киләсе буыннарга тарих капкаларын каерып ачырлар дигән өмет белән яши татар халкы. Еллар үткән саен Русия империясенең кул астындагы милләтләргә сәясәте үзгәреп торуга карамастан, аның демократиягә йөз белән борылачагына ихластан ышанабыз. Чөнки җир йөзендә яшәгән һәр милләтнең Ана телендә белем алу хокукы бар!
Кадерле укучым! Борынгы бабаларыбыз тарихыннан «Атилла,» «Кубрат хан,» «Илчегә үлем юк,» «Шайтан каласы,» «Хан оныгы Хансөяр,» «Аллаһы бүләге,» «Батый хан һәм Ләйлә,» «Айбиби,» «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнарымның берсе булса да синең кулына керә икән—ал, укы. ерак бабаларыңның тарихы белән таныш! Дөрес, минем тарихи романнарга кадәр язылган әсәрләрем дә бар, әйтик: «Җиде юл чатында,» «Икмәк кадере* дигән повестьлар, «Чоңгыллар,» «Хәтер ярлары,» «Сулар үргә акса да» дигән романнар һәм күп санлы хикәяләрем. Шул ук вакытта рус телендә Мәскәү һәм Казанда, башкорт телендә Уфада чыккан әсәрләрем, Дунай буе болгарлары телендәге «Хан Кубрат», «Сказание за Казан», «Божий дар» һәм «Владетелката на Казан Сююбике» романнарым.. Лев Николаевич Гумилев белән очрашканга кадәр язылган кайбер әсәрләрем Россия укучысына барып иреште: «Сагди», «Водовороты», «Сказание о Казани и дочери хана», «Божий дар», «Кто убил Серого» Татар телендә укый алмаган татар кешесе минем әнә шул рус телендә чыккан романнарымны укып та борынгы бабаларыбызның хакыйкый тарихы белән танышыр дигән өмет белән яшим. Үз халкының тарихын белмәгән бала бик тиз милли рухын, милли йөзен югалта. Һәм үз халкының тарихын белмәгән, бабалары рухы белән яшәмәгән балалар, милли терәксез калып, өметсезлеккә бирелүчән булалар, еш кына яман язмышларга дучар ителә. Мин беләм һәм киләчәкне бераз шулайрак күзаллыйм: безнен халык дустанә-тату һәм гадел-тигез рәвештә Русия белән яшәү жаен табар, дөнья халыклары белән аралаша-аралаша, үзара сәүдә итә-итә көн күрүгә ирешер. Килер ул көн, килергә тиеш! Чөнки без зур тарихлы халык! Иң мөһиме, уй-теләкләребез, кылган гамәлләребез изге, киләчәгебез өметле.
Бер баруымда тарих турында бик озак сөйләшеп утыргач. Лев Николаевич китап тулы шүрлекләренә карап болай диде:
—«Бабаларының тамгасын, телен, динен, тарихын белмәгән кеше — туфраксыз- сусыз тилмереп корыган агачны гына хәтерләтәчәк... Мин татар тарихчыларына шуны гына әйтә алам Үзләштерегез, языгыз бабаларыгызның бай тарихын! Мин сезгә юл ярдым инде Хәзер ашыкмый гына дәвам итегез—барысына да ирешерсез...
—Сез болай да тауларны актардыгыз, Лев Николаевич, тауларны! Безнең халык үз тарихына сезнең исемне алтын хәрефләр белән язачак. Мин болай да сезнең хезмәтләрегезне укыганда төрки-татарларның ат кешнәүләрен ишетәм...
Әле дә булса күз алдымда: ул мина үз итеп, елмаеп карады һәм:
—Чәйләп, зиһеннәрне сафландырып алыйк әле!—дип, кухняга таба

Реклама