Логотип Казан Утлары
Очерк

ЕРАКТАГЫ АК ҖИЛКӘННӘР


ТАРИХИ ОЧЕРК
Үзенчәлекле шагыйребез, күренекле җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев- Дәрдемәндкә багышланган зур фотоальбомга материал туплау нияте белән 1994 елнын җәендә без Оренбург якларына барып чыккан илек. Юлдашым—күренекле фотограф,
күптән түгел генә «Габдулла Тукай» альбомын нәшер итүдә төп вазифаны үтәгән Зөфәр Гомәр улы Бәширов Билгеле инде. Оренбург төбәгендә атаклы шагыйрьнең балачагы эзләрен саклаган Жиргән. Юлык авылларын да читләтеп үтмәдек. Бераз сонрак шагыйрь яшәгән Орск, Баймак шәһәрләренә, Чиләбе өлкәсендәге Балкан авылына да бардык.
Оренбург шәһәре янәшәсендәге бай тарихлы Татар Каргалысында да булдык. Бертуган Рәмиевләр монда бик еш килеп-китеп йөргән. Шакир Рәмиев хатыны «Гәүһәр абыстай» Оренбург кызы исәпләнсә дә, анын ата-аналарынын тамыры шушы авылга бәйле булса кирәк. Дәрдемәнд «зәүҗаны» Мәһүбжамал да бу «зыялы каланы» үз иткән—узган гасыр башларында монда кызлар мәктәбе оештырып йөргән.
Язма әдәбиятта ул авыл «Оренбург Каргалысы» дип тә атала. Монда мина элегрәк тә булгаларга туры килгәләгән иде. Мәсәлән, 1984 елда шагыйрь Һибәтулла Салихов варислары белән очрашырга, алардан истәлекләр язып алырга насыйп булды. Каргалы авылы элегрәк заманнарда мин үскән
төбәкнең рухи-дини бер башкаласы булып торган. Безнен Бозаулык суы буе татар авыллары ул дәвердә рәсми рәвештә Самара губернасына буйсынсалар да,
янәшәсендәгесенен тагын бер рәсми атамасы булуын да әйтеп үтик. Унсигезенче, унтугызынчы йөзләргә караган язма документларда ул «Сәгыйд бистәсе» («Сеитов посад*) исеме белән дә йөргән. Татар дөньясында бу авылга багышлап ижат ителгән аерым хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, Чулпанай Мирхәйдәр дигән берәү 1890 елда Оренбургта «Сәед бистәсе» исемле китабын бастырып чыгара Мәшһүр галимебез Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиневнен дә Уфада яшәгәндә, 1898 елда ук бу авылга багышлап «Сәгыйд» исемле китап нәшер иткәнлеге һәм Оренбургта вакытта «Әхмәт бай» китабын язганда (1911 ел) аерым бүлек багышлаганлыгы мәгълүм
Каргалы элек Оренбург—Казан юлы өстендә утырган ин зур авылларнын берсе булган. Хәзер дә әле ул Сакмар елгасы буйлап өч-дүрт чакрымга җәелеп утыра. Зур урамнары Сакмар ярыннан күтәрелә башлаган сөзәк үр буйлап сузылган. Аркылы урамнар үр сыртындагы борынгы кабер ташларына таба бара. Табигый таштан корылган зират коймасы белән авыл арасыннан киң асфальт юл уза. Мәңгелеккә дип эшләнгән бу зират коймасының кайчан корылганлыгын белүче юк. Ул койма, шундый ук таштан төзелгән элекке кибет, келәтләр авыл белән бер үк вакытта корыла башлаган булса кирәк. Басу ягы табигате үрле-калкулы япан кырдан гыйбарәт Сакмар-сунын аргы ягын тоташ урман хасил итә. Өянке, усак, каен урманы. Ул урманның зур өлеше элек бер алпавыт карамагында булган Хәзер ул шәһәр яны урманчылыгына керә.
«Әхмәт бай» китабының «Каргалы шәһәре» бүлегендә Ризаэддин Фәхреддинев егерменче йөз башы авылын болайрак тасвир кыла. «Оренбургтан егерме чакрымнарда. Сакмар елгасынын ун яры буйлап сузылган бер шәһәр булыр Халык телендә ул Каргалы дип кенә йөртелә (Бу исем ана шәһәр уртасыннан Сакмарга агып төшүче Каргалы елгасына нисбәтле рәвештә бирелгән.) Анын «Сәгыйд бистәсе* дигән атамасы да бар. Анда мөселманнар гына яши. Бу бистәне сәүдәгәр Сәгыйд Хаялин нигезләгән, шунлыктан шәһәр анын исеме белән дә йөри Жаек һәм Идел елгалары буйларында башка андый саф мөселман шәһәрләре юктыр Шушы көндә Каргалыда ун сан мәсчет булып, күбесендә икешәр указлы мулла бар Каргалынын барлык әһлинсе (халкы) чама белән унөч мендер Укымышлысы. хатфә вә суфыйларны кертмичә, йөз ярым чамасы булачактыр Каргалы шәһәрендә һәр гасырда үзенә күрә шөһрәтле галимнәр, аз булса да шагыйрь вә әдипләр яшәгән Сәгыйд бистәсен Елизавета императрица 1745 елда төзергә рөхсәт бирә Шушы көнге Каргалыда әлегә почта вә телеграф юк, хастаханә дә юк. Мона шәһәр исеме бирелүе башкалардан аеру ниятеннән эшләнгәндер Оренбургта исә бу көндә йөз мең чамасы кеше яши, шуның дүрттән бер өлеше әһле ислам кешеседер*
Боларга өстәп шуны гына әйтик, патшабикә әмере чыкканчы ук Казан төбәгеннән бу авылга берничә гаиләнең күчеп килгәнлеге мәгълүм. Алар 1743 елда Оренбург губернаторы И И Неплюев рөхсәте белән монда килеп төпләнәләр Димәк. Каргалы авылы хәзерге Оренбург шәһәре белән бер үк вакытта төзелә башлый Ә кайбер галимнәр фикеренчә. ул җирдә элек-электән үк ерак бабаларыбыз яшәгән булырга тиеш. Чөнки ул безгә кардәш халыклы Урта Азия мәмләкәтләре белән Уфа. Казан төбәкләрен тоташтыручы сәүдә юлы өстендә утрак тормыш алып бару өчен ин җайлы урыннарның берседер Шушы төбәк авыллары мазаратын хәтерләткән зират күренеше дә шул ук фикерне раслый сыман. Казан арты авылларыннан күченеп килгән мөселманнар монда каберлеккә агач утыртмый башлаганнар Димәк ки. биредә алар элек-электән яшәүчеләр йоласын үтәргә мәҗбүр булганнар
Оренбург тарихчысы Сергей Попов хәбәр итүенчә, 1747 елда Каргалыда йөз җитмеш өч йорт-каралты булган, анда яшәүче ир-ат саны менгә җиткән. Бу авылга зур сәүдәгә керешерлек бай мөлкәтле һәм әз-ким сәүдә тәҗрибәсе туплаган кешеләрне генә алырга тырышканнар Беренче күченеп утырган ике йөалап сәүдәгәр башлыча Казан, Вягка. Сембср губерналарыннан китерелгән Әлбәттә, алар арасында дин әһелләре дә ишле генә саната. Мәсәлән, Каргалынын икенче ахуны, соныннан илле ел чамасы Рәсәйнен Европа һәм Себер өлеше мөселманнары мөфтие вазифаларын үтәгән Мөхәммәтҗан бине әл-Хосәен ал-Борындыкый нәселе
монда Зөя елгасы буе Борындык авылыннан килгән була. Һәр сәүдәгәр, һәр мулла йорт-кура һәм мал-туар тоту өчен үзе белән берничә хезмәткәрне алып килә алган. Аерым һөнәр осталарын чакырып китерү дә рөхсәт ителгән. Мондый мәсьәләләрне хәл итү авылның беренче старостасы Сәгыйд Хәялинга йөкләтелә, билгеле.
Патша хөкүмәте Каргалы бистәсенен оешу көннәрендә үк Урта Азия ханлыклары белән сәүдә арадашлыгын башлап җибәрү бурычын куя. Ташкент тарафына беренче зур сәүдә кәрваны 1741 елда. Оренбург һәм Каргалы төзелә башлаганчы ук. Орск кальгасыннан җибәрелә. Аны оештырып җибәрүдә Сәгыйд Хәялин дә катнашкан дигән фикер бар. Шубай Арсланов белән Мансур Йосыпов җитәкләгән ул кәрван үз бурычын унышлы үтәп чыга Казакъ, үзбәк ханлыклары җирләреннән үтеп, сәүдәгәрләр Ташкент каласына барып җитә һәм бер елдан соң зур табыш белән үз илләренә әйләнеп кайталар. Сәгыйд бистәсе тарихына багышланган соңгы китап авторлары—аталы-уллы Искәндәревләр раславынча (•Сеитов посад», Казан, 2005). шул ук тарафка икенче зур рәсми кәрван берничә елдан сон Каргалы авылыннан чыгып китә. Кәрван башы итеп Сәгыйд Хәялиннен бертуганы сәүдәгәр Габдулла Хәялин билгеләнә. Бу кәрван да, үз бурычын уңышлы үтәп, 1749 елда Оренбургка әйләнеп кайта. Әлеге китапта китерелгән архив материалларына караганда, бу кәрван ефәк, парча, чәй ише товардан тыш, җиде пот көмеш тә алып кайта. 1750 елда шул ук Габдулла Хәялин. Надир Сәфәров һ.б. катнашында тагын бер кәрван Хива ханлыгы башкаласына юнәлә. Аны шул ханлык илчесе Ширбәт озата бара Ә бер елдан соң зур бер кәрван тагын да ераграк юлга дип чыга. Исмәгыйль Бикмөхәммәтев җитәкләгән ул кәрванга Һиндстанга барып җитү бурычы куелган була. Бу сәүдәгәрләр бик җитди бурычнын бер өлешен генә үтиләр—Һиндстанга барып җитәләр, ләкин илләренә әйләнеп кайту күпләргә насыйп булмый. Чирек гасырдан артыграк вакыт үткәч кенә кәрван башы Оренбургка кайтып егыла, юлда күргәннәренен бер өлешен язып калдыра. «Исмәгыйль ага сәяхәте» язмасын Ризаэддин Фәхреддннев, 1903 елда Оренбургта нәшер итеп, кин җәмәгатьчелеккә җиткерә.
Әлбәттә, әлеге кәрваннарны оештырып җибәрүдә, төбәк түрәләреннән тыш. рус сәүдәгәрләренең дә өлеше зур була. Мөселманнар яшәгән җирләргә рус кешесенең аяк басуы тыелганлыктан, алар анда үзләре бара алмаган, билгеле. Дөя үркәчләренә өелгән мал-мөлкәтләре генә ул якларда «сәүдә кылып йөргән.» Каргалы кешеләре аша эш йөртүче сәүдәгәрләр исемлегендә Мәскәү төбәгеннән рус В. Журавлев. грек И Мавродин. сонрак Казанда сәүдә өлкәсендә дан казанган Кекиннардан берәү. Урал-тау казылма байлыкларын аяусыз үзләштерүче сәнәгатьче Твердышевлар һ.б бар.
Билгеле инде, патша түрәләре ул сәүдә кәрваннары белән әлеге ханлыкларга үз шымчыларын да даими рәвештә җибәреп торганнар. Шундый шымчыларның ин танылганы, әлбәттә. Ян Виткевич була. Ул Ташкент. Сәмәркандлар аша үтеп. Кабулга ук барып җиткән. Берләштерелгән һиндстан империясен нигезләгән «мәшһүр татар» Заһретдин Бабур шаһның Кабулдагы затлы сарай һәм бакчаларында йөргәндә, бу разведчик рус патшаларын шул бай мәмләкәтне яулап алу мөмкинлекләре бар дип тә ымсындыра. Анын шуна тартым хәбәрләре һәм күргән-белгәннәре турындагы язмалары безнең сәүдәгәрләр аша Оренбург якларына даими рәвештә җибәрелеп торган Ана багышланган кайбер хезмәтләрдә «Виткевич коръән сүрәләрен мөселманнардан яхшырак белгән, намаз гамәлләрен алардан остарак башкарган», дип арттырыбрак та язалар. Дөреслектә кем булган соң ул? Польшада, туган-үскән илендә. Россиягә каршы фетнәдә катнашкан бер ир-егет. Мөгаен, тумыштан ук мөселман өммәте кешесе булгандыр. Сөргенгә Казакъ ханлыгы чигендә урнашкан Орск каласына җибәрелгән. Шунда, имеш, мөселманча гамәл кылырга һәм сөйләшергә өйрәнә. Аннары бер сәүдә кәрваны белән Урта Азия тарафына озатыла Тизрәк иленә кайтасын килсә—безгә хезмәт ит. дип. Билгеле инде, чит-ят җирләрдә булганда ул татар исемен йөрткән, разведка мәгълүматларын Орск. Оренбург. Каргалы татарлары аша җибәреп торган...
Унсигезенче йөзнен сиксәненче еллары башынла Каргалыла өч мәчет эшләгән Аннары һәр ун-унбиш ел саен диярлек берәр мәчет салынган. (Шуна да игътибар итик: нәкъ шул чорда Казан төбәгендә мәчетләр җимерелә, мәктәп-мәдрәсәләр ябыла 1745—1755 еллар аралыгында 418 мәчетнен юк ителүе мәгълүм.) Сакмар буендагы бишенче агач мәчет «әүвәл 1760 елда төзелә. Бер янгын вакытында ул янып бетә Сонрак анын урынында яна мәчетне булачак миллионер Хөсәеневлөрнен бабасы Хөсәен бай салдырган», дип хәбәр итә Ризаэддин хәзрәт. Унсигезенче-унтугызынчы йөзләр аралыгында төзелгән кайбер таш мәчет биналары хәзер дә исән ате. Зәки мулла тырышлыгы белән төзелгән беренче таш мәчет 1775 елда ачылган. Элекке агач мәчет урынына яхшы кирпечтән өч катлы итеп 1883 елда төзелгән базар мәчете
унтугызынчы йөзнен соңгы мәчете була. 1912 елгы зур янгыннан соң авылда тагын бер мәчет торгызыла.
Хәзерге көндә анда ике мәчет эшли. 1930 еллар ахырына авылнын унөч мәчете дә үз вази- фасын үтәүдән мәхрүм ителгән була. Күбесе- нең манаралары сүтелә.
Мәсәлән, унтугызынчы йөз башларында таштан салынган «Кушманаралы мәчет»нен язмышы шун- дый. Анын манаралары 1941 елнын көзендә, мә-
чет бинасында кавалерия полкы ашханәсе ачылганда сүтеп ташлана Авылнын нәкъ уртасында, Муса Җәлил тыкрыгы белән Габдулла Тукай урамы кисешкән урында урнашкан ул мәчет, халык таләбе белән, 1963 елда кабат ачыла. 1966 елда ана яна манара куела. Каргалы елгачыгыннан башланып, авылнын буеннан-буе- на сузылган Тукай урамында тагын берничә борынгы таш корылма саклана әле Соңгы елларда аларнын кайберләрен төзекләндерүгә керештеләр. Сакмар очындагы борынгы бер таш мәчетне дә матурлап якадан эшли башлаганнар. Авыл уртасында Каргапыга нигез салган Сәгыйд Ает улы Хәялиннын табигый яссы таштан төзелгән йортынын һәм коймасының бер өлеше дә саклана ате. Элек ул туптан атып га җимерә алмаслык нык корылма булган. Йортнын бу өлешен зур кибет һәм товар сакларлык бүлмә, келәтләр биләп торган. Хуҗалар исә икенче катта, бүрәнә өйдә яшәгәннәр. Башка эре сәүдәгәрләрнең һәм һөнәрчеләрнең йорт-хужалыклары да
II
Олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддинев «Әхмәт бай» китабының Каргалыга багышланган бүлегендә: «Бу шәһәр киләчәктә үз трамвае, телефон станциясе, хастаханәсе булган тагын да зуррак шәһәргә әверелер әле», дип язса да, ул өметләр өлешчә генә акланды. Без яшәгән гасырнын утызынчы-кырыгынчы елларында биредә йортларга электр уты, радио кертелә башлый, телефон линиясе сузыла. Ә медицина пункты (амбулатория) белән аптека—унынчы елларда, унбиш авыруны дәвалауга исәпләнгән төбәк хастаханәсе исә 1961 елда ачыла. Мәгәр Совет хакимияте дәверендә элекке «шәһәр» үсми, киресенчә, йортлар саны бермә-бер, халык саны исә өчләтә-дүртләтә кими (Хәзер авылда дүрт мен чамасы кеше яши.) Мондый «кимү»ләрнен сәбәпләре һәркемгә анлашыладыр, шәт. Ике-өч йорт хужасынын берсе байлар исәбендә йөргән ич ул вакытта. Дин әһелләре дә бик ишле булган.
«һәр мәчет хозурында ибтидаи (башлангыч) вә бәгьзеләрендә рөшди (жиде сыйныфлы) мәктәпләр ачыла», дип хәбәр итә Р Фәхреддинев. Әйе. авылда төзелеш барган елларда ук мәктәп-мәдрәсәләргә дә нигез салына. Тәүге мәдрәсә мөдәр- рисләре Каргалыга күченеп килгәнче үк дини уку йортларына җитәкчелек иткән
абруйлы шәхесләр булалар. Шун- дый шәхесләр арасында Габдес- сәлам бине Уразмөхәммәд мулла беренче булып тора. 1746 елда Каргалыга күченеп килгәнче ул Казан артындагы Ташкичү авылы мәдрәсәсендә балалар укыткан. Каргалыга күчкәндә ана кырык алтынчы яшь була. Белеме, тәҗ- рибәсе дә җитү бу мулланы авыл сәүдәгәрләре махсус чакырып ки- тергәннәрдер. мөгаен. Килгәч тә ул монда беренче мәдрәсәне ачып
Оренбургтагы беренче таш мәчет җибәрә. Үзе белән ияртеп кайбер
шәкертләрен дә алып килгәнлектән, хәлфә-мөгаллимнәргә кытлык кичерми. Тарихтан мәгълүм ки, патша хөкүмәте җәберләвенә түзә алмыйча баш күтәргән татар-башкортлар фетнәсен оештырган Батырша да шушы Габдессәлам ахун шәкерте була.
Оста янына оста, зыялы янына зыялы җыелыр дип әйтә бит халык. Шигъри җанлы мулла Габдессәлам артыннан ук диярлек Каргалыга Буа тарафыннан Вәлид мулла да килә. Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әминне
мәдрәсәләрендә шәкертләргә белем биреп байтак тәжрибә туплаган шагыйрь һәм фикер иясе Ишнияз бине Ширнияз бине Ярмөхәммәд әл-Харәзми дә 1776 елда Каргалыга килеп төпләнә. Монда аны да мәдрәсә мөдәррисе итеп куялар Ишнияз мулланың әдәби һәм гыйльми мирасы өлешчә Казан мирасханатәрендә саклана. Каргалы авылы зиратында тулы исем-атамасы язылган гадирәк кенә кабер ташы да бар әле Анын төрки дөньяда мәшһүр булган «Ләйлә илә Мәҗнүн» поэмасы җирлегендә, шул исем белән аталган җыйнак эчтәлекле матур бер әсәр ижат иткәнлеге. Каргалыда яшәү дәверендә 1780 елда «Болгарда дини ышанулар» («Гакаиде Булгария») фәлсәфи хезмәтен язганлыгы мәгълүм. Бу мәгърифәтче мулланын дини эчтәлекле дәреслек кулъязмаларының булуы да билгеле.
Бер авылда бергә яшәгән Ишнияз бине Ширнияз остаз белән Утыз Имәнинен үзара аралашмаулары һич тә мөмкин түгел. Ләкин ул хакта әлегә тулы мәгълүмат юк. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда Ишнияз мулланын күпчелек мирасын якташлары Үргәнеч каласына алып китәләр. Андагы мирас белән безнең галимнәр таныш түгел дияргә була. Утыз Имәнинен 1788 елда ишле гаиләсен атып Бохарага чыгып китүендә дә бәлки Ишнияз остазның йогынтысы булгандыр. Ләкин атегә ул хакта мәгълүмат юк шикелле. Ишнияз бине Ширнияз 1791 елда Каргалыда вафат була. Гаиләсе шунда торып кала. Варислары бүгенгә мәгълүм түгел. Каргалынын беренче шагыйрьләреннән булган Габдессәлам Уразмөхәммәд (Урай) Утыз Имәни Каргалыга килгәнче үк, 1762дә вафат булган. Вәлид мулла 1800 елда хаҗ сәфәренә китә һәм 1803 елда шунда гүр иясе була. Ләкин авылда аларнын күпсанлы варислары, иҗатташ шәкертләре кала.
Мулладан мулла, җир сукалаучыдан сукачы чыгар дип әйтелә. Каргалы халкынын зыялы катламыннан чыккан, татар дөньясында күренекле эз калдырган шәхесләр дә ишле генә. Шулардан берничә исемгә генә тукталып үтик Каргалы төбәгенә беркетелгән авыл муллаларына баш. ягъни ахун хәзрәтләре вазифасын да үтәгән Габдессәлам бине Уразмөхәммәднен оныгы Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов әдәбият сөючеләребезгә бик таныш кеше. Ата-бабасы кебек мулла вазифасын үтәүдән бигрәк ул безгә классик шагыйрь Әбелмәних Каргалый буларак билгеле. Анын икенче тәхәллүс-кушаматы исә Сәгыйд бистәсенә нисбәтле була Хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әл-Сәгыйди. Бабасы вафатыннан сон дөньяга килгән бу бала бик тынгысыз холыклы булгандыр, күрәсен Үз авылында мәдрәсә белемен үзләштергәннән соң, ул берникадәр вакыт Бохара. Истанбул кебек төрки дөньянын ул дәвердәге мәшһүр үзәкләрендә дә укып йөргән Шул үзәкләрдә ижат иткән әдипләр белән аралашкан. Алар белән ярышып шигырь вә поэмаларын язган Танылган әдәбият галиме Мөхәммәт ага Гайнуллин аны унтугызынчы йөз татар әдәбиятының ин күренекле вәкилләреннән берсе дип атый Ризаэддин хәзрәт Фәхреддинев тә анын ижатын бик югары бәяләгән «Язылган шигырьләре һичбер җирдә вә гасырда йөз кызартачак түгел», дип әйткән
Шагыйрь 1830 еллар урталарында, илле биш яшьләр чамасында, икенче мәртәбә хаҗга барган җирендә изге туфракта ятып кала
Әбелмәних Каргалыйдан ундүрт-унбиш елга сонрак. 1794 елда туган Һибәтулла Сәетбаттал улы Салихов Сәед бистәсе данын татар дөньясына тараткан өченче күренекле шагыйрь санала. Анын атасы Каргалыныкы, бабасы исә бу авылга Чистай өязе «Такталы карьясыннан* килгән кеше (Хәзер ул авыл Аксубай районына керә ) Һибәтулла туганда анын атасы Каргалыдан ерак булмаган Түбәнге Чебенке авылында мулла вазифасын үтәгән. (Авыл исемен шул төбәк халкы атаганча язуны хуплыйм Бала чагымда укыткан Хөснә апам да шул авылныкы иде Үрге һәм Түбәнге Чебснкеләр арасында элек. Оренбург каласын төзегәндә, вак таш—шебенка чыгару базы булган «Матур туганда* романында Ш Камал да ул баз-чокырларны тасвирлап үтә Бу авыллар атамасы нигезендә шул «шебенка» сүзе ятадыр кебек Безнен әдәби язмаларда кабул ителгәнчә, чебенгә бәйле сүз: «Чебенле» түгелдер.)
Һибәтулла шулай ук Каргалы мәдрәсәсен тәмамлый Мәдрәсәдә анын остазы шагыйрь Вәлиәтдин Багдад ы й була. Һибатулла Салиховнын мулла, мәдрәсә
башлыгы һәм шагыйрь буларак дан казанган төп йорты Каргалыдыр. Бу авылның Сакмар очы зиратында ишан хәзрәтләренең җыйнак кына кабер ташы сакланган. Ул 1867 елда вафат була. Кабер ташының арткы олешенә «дүртенче сөйгән хатыны Бибимәхтүмәнен дә кабере» дигән сүзләр дә язылган Димәк, бу кабер ташы астында аркага-арка терәп ике жан ята. Каргалыда шагыйрь нәселе вәкилләре исән әле. Аларнын кайберләре Салихов, бер ише Сәетбатгалов фамилиясен йөртә. Күпчелеге укытучы һөнәрен сайлаган. Каргалыдан йөз утыз чакрымнар көнбатыштарак урнашкан Иске Белогор авылында Мөхәммәт Салиховнын балалар укытканлыгы алда әйтелде. «Сугышмаган, әсир ителгән» дип. аны ул елларда бераз кыерсыттылар да шикелле. Әдәбият фәненнән укытмаса да. «Салихов абый» безгә кайчак, онытылып, дәреслектә булмаган шигырьләр сөйләве белән истә калган.
Һибәтулла Салиховнын дүрт хатынынын берсе (борынгы бабаларыбыз әйткәнчә беренче—«алтын хатын»ы) атаклы татар морзалары Айдаровлар нәселеннән. Элек Оренбург, Уфа төбәкләрендә бу нәселдән чыккан зыялылар бик ишле булган. «Хөсәения» мәдрәсәсендә дә бу токымнан берничә кеше укыта. Татар матбугатында еш тиргәлгән Казан арты «Түнтәр авылы ишаны»нын кияве дә шул морзалар нәселеннән. Совет чоры татар язучысы Әсгать Айдар да шул токымнан иде.
1984 елда Каргалыда Һибәтулла Салихов мирасына ия булган олы яшьтәге ике апа исән иле әле. Хәзрәтнең кызынын кызы, туксан бер яшьлек Кәримә Габделлатыйпова ул жәйдә инде урын өстендә ята, авыр сөйләшә иде. «Минем әбием морза Айдаровлар нәселеннән була. Кызым Зәйнәп белән хәзер без шушы абруйлы ике токымнын соңгылары», дип әйткән иде ул. Кәримәнең атасы Жәмил хәлфә ишан хәзрәтләренең яраткан шәкерте була. Әлбәттә, Һибатулла хәзрәт һәм анын мирасы турындагы әнгәмәнен дәвамы пенсия яшенә җитеп килүче Зәйнәп апа белән дәвам ителде. Ул Каргалы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта иде Илленче еллар башында Оренбург педагогия институтының татар бүлеген тәмамлаган. «Яраткан укытучым Үлмәс апа Беляева иде. Ул Каргалыга еш килеп йөрде Иске язмаларны, китапларны укый, алып та киткәли иде. Үзем дә ул сораган иске китапларны ана илткәләдем. Килгәндә күбрәк бездә торды... Әйе, Зөһрә әбиләрдә дә була иде»...
Зөһрә әбинең дә Һибатулла хәзрәт нәселеннән икәнлеген белә идем. Каргалы урта мәктәбе башлыгы авылдашым Илдус Зәбиров белән сиксән дүрт яшьлек Зөһрә Сәегбатгалова өендә дә булдык. Авылнын «Дунай бистәсе» очында. Зөһрә әби җитез хәрәкәтле, зиһенле татар апа-әбиләренен берсе буларак хәтердә калган. Ләкин инде ул без килгәндә сукырайган иде. «Күзем күрми башлаганга бишенче ел була. Шул сәбәпле әле өченче ел гына биатамнан калган биш-алты калын дәфтәрне Жизактан килгән бер зыялыга биреп җибәрдем. Бик озаклап дога кылып алды. Зур итеп сәдака бирде. Сукырайгач, үзем укый алмыйм. Балалар да кызыксынмый. » дип сөйләгән иде ул.
Әйе. Утыз Имәнилән, Әбелмәних Каргалыйлан, Һибатулла Сәлиховтан һ.б. Каргалы зыялыларыннан калган язма мирас белән кызыксынучылар элегрәк күп була. Сугышка чаклы Оренбург педагогия институтында укыткан Жамал Вәзиева да, илленче еллар урталарында монда берничә көн булып киткән Нәкый ага Исәнбәт тә борынгы язма истәлекләр белән кызыксынганнар Сонрак Каргалыда әдәбият галимнәребездән Мөхәммәт Гайнуллин. Миркасыйм Госманов һәм тагын кемнәрдер була Житмешенче-сиксәненче елларда Уфадан Зәйтүнә Шәрипова Каргалыга берничә мәртәбә килә. «Зәйтүнә монда ялгызы да, студентлар белән дә күп тапкырлар булды инде»,—дип искә алалар Каргадылар. Туксанынчы еллар башында монда Казаннан Миркасыйм Госманов шәкертләре Жәүдәт Миңнуллин, Раиф Мәрданов, Ирек Һалиевләр житәктәгән археологик экспедиция дә булып китә Урта Азия гыйлем үзәкләре дә Каргалынын язма мирасы һәм тарихы белән элегрәк елларда бик кызыксынганнар. Тик үткәндәге ул олы мираснын әлегәчә тулы килеш бүгенге укучы кулына ирештерелмәве генә беркадәр борчу тудыра. Әйтик, Үлмәс Беляеванын үз заманында, илленче-алтмышынчы елларда Оренбург
төбәгендә туплаган язмаларынын бик аз өлешен генә матбугатка чыгара алганлыгы көн кебек ачык. Ул дәвердә мулла чапаны кигән галимнәр һәм шагыйрьләр турында иркенләп язып булмый, тупланган мирасны күрсәтеп бетереп булмый иде. Сакланган булса, бүген ул байлыктан иркенләп куллан да бит Сакландымы икән сон ул кулъязмалар—бөртек-бөртек хәреф белән чуарланган ул иске дәфтәрләр’
Зөһрә әби Сәетбатгалова белән әнгәмәдән тагын шуны ачыклаган илем— күренекле радио вә телевидение журналисты Фәрит Сәйфелмөлековнын бабасы ла һибатулла хәзрәткә кардәш тиешле икән Ә ни рәвешле кардәш—Зөһрә әби безгә анлатып бирә алмады. Чөнки ул кеше революциягә чаклы ук Каргалыдан киткән «Мин әле ул чакта кияүгә чыкмаган ием Уналтым тулгач, мине ишан хәзрәт оныгына ярәштеләр Биатам (кайнатам) Әхмәт хәлфә төп йортта яши иде...»
III
Әлеге олуг хәзрәтләрнең һәм шагыйрьләрнен чордашлары һәм авылдашлары булган беренче мөфтиләребезне дә искә алып китү зарурдыр. Болар Россия мөселманнары арасында ин мәртәбәле вазифаны биләүче ин тәүге мөфтиләр Мөхәммәтҗан Хөсәенев. Габдессәлам бине Габдеррәхим һәм Сәлимгәрәй Тәфкилевләр Мохәммәтжан Каргалы төбәгенен беренче ахуны Мөхәммәд бине Гали әл-Дагыстаниның шәкерте була. Остазы вафатыннан сон байтак вакыт үзе дә ахун вазифасын үти. Анын атасы Хөсәен баштарак, унсигезенче йөзнен беренче яртысында. Эстәрлебаш авылы мулласы була. Мөхәммәтҗан Каргалыга атасы белән бергә күчеп килгәнме, яисә үзе генә килеп монда укыгандырмы, әлегә ачыкланмаган Ахун дәрәҗәсе алгач, ана Урта Азия мөселман вәкилләре белән арадашлык итү бурычы ла йөкләнүе мәгълүм. Мөхәммәтҗан ахуннын Россиягә әле буйсынмаган чиктәш казакъ илендә дә абруе зур була. Мәсәлән. Оренбург генерал-губернаторы барон О А. Игельстром Каргалы ахунын берничә мәртәбә Кече Жүз казакъ түрәләре янына дипломатик сөйләшүләр алып бару өчен җибәргән. (Мөхәммәтҗан мөфтинен яшьлектә яшерен рәвештә Бохарага барганлыгы һәм шуннан соңгы еллардагы эшчәнлеге турында 1939 елда СССР Фәннәр академиясе нәшер иткән «Исторический архив» журналында кызыклы фактлар китерелә. Борынгы документларда мөфти фамилиясенең «Гусейнов* рәвешендәге язылышы да очрый.)
Екатерина II идарә иткән дәвердә Оренбург губернасының бик зур мәйданны биләвен һәм. Уралнын аръягындагы казакъ ханлыкларыннан тыш. Кавказ төбәгендәге мәмләкәтчекләр белән дә чиктәш булуын билгеләп үтәргә кирәктер Ул вакытта губернаның чикләре Иделдән Уралгача һәм Нократ елгасыннан алып Каспий диңгезенәчә җәелгән була Пугачев фетнәсе бастырылгач та ул чордагы Россиянен өчтән бер өлешен биләп торган әлеге губерна җитәкчесе итеп Әби патша швед О А. Игельстромны билгели Һәм ул катлаулы, күп милләтле биләмә белән ничегрәк идарә итәргә кирәклеге турында ике арада хатлар йөри башлый (Ул хатларның бер өлеше 1886 елгы «Русский архив» журналында. «Граф Игельстром архивы* өлешендә китерелә.)
Патшабикә хат-фәрманнарыннан бер-ике өзеккә күз төшерик «Подданствобызда торган һәм сез идарә иткән төбәктә яшәгән, яки шунда күчеп килгән халыкка карата бик сак мөгамәләдә булыгы з. Аларга карата җәбер кылмагыз, басым ясамагыз Жәбер кылган тәкъдирдә, канун кушканча аларга дөреслекне табарга рөхсәт ителсен * Икенче хатта «Шул халыклар арасында диндәшләре яисә башка берәр начар ниятле кешеләр тарафыннан безнен өчен зарарлы үгетләр таратылмасын Зарарлы үгетләрне мөмкин кадәр йомшаграк чаралар белән туктатыгыз*, диелгән
Екатерина II белән язышкан хатларыннан күренгәнчә. Игельстром үзе дә. әйтик татар-башкортларга карата йомшаграк мөгамәләдә булуны яклый Дини карашка бәйле эзәрлекләүләргә каршы була. Урыннарда мәчетләр ачу кирәклеген хуплый Әби патша да мөселманнар яшәгән төбәкләрдә мәчетләр төзергә рөхсәт бирү нияте барлыгын ин әүвәл Игельстром га хәбәр итә шикелле
Яна губернаторның мөселманнарга карата булган карашы, аларга беркадәр дини ирек бирергә кирәклеге турындагы фикере, мөгаен. Мөхәммәтҗан ахун
Хөсәеневне кин вәкаләтле Чик буе комиссиясенен ахуны итеп билгели. Ягъни әлеге ахун өлкә чигеннән көнчыгыштарак урнашкан Урта Жүз һәм Бүкәй казакъ ханлыклары белән тыгыз элемтә тотучы түрәләрнең берсенә әверелә Шул рәвешле булачак беренче мөфтигә багышлы рәсми язмалар СССР чорында нәшер ителгән, казакъларга бәйле булган тарихи документларның 4нче томында да урын ала («Собрание документов по истории колониальной политики царизма в Казахстане». 1939 ел).
Мөселман татар-башкортлар 1773-74 елларда Е. Пугачев күтәрелешендә актив катнашалар. Шул ук чорда башланган Россия белән Төркия сугышы 1774 елда тәмамлана. Дунай елгасы буендагы Кече Кайнаржа авылында төзелгән солых килешүендә Төркия хөкүмәте мөселманнарнын Россиядәге язмышына карата җитди тәкъдимнәр кертә. Шушы вакыйгалардан сон патшабикә Екатерина илдәге милли сәясәтне беркадәр үзгәртергә ниятли һәм хөкүмәт карары белән «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе»н оештыра. Шиһабетдин Мәржанинен «Мөстәфадел-әхбәр...» китабының ул идарәгә багышлы өлешендә: «1192 (1778) ел сентябренең егерме икесендә Оренбург кальгасында бер мөфти һәм өч казыйдан торган «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе» ачыла... Казыйлар һәр өч елда чиратлашып алышыналар.. Кайбер сүзләргә караганда, бу идарәнең ачылуы. Коръән басылуга рөхсәт бирелү һәм мөселманнарны башкаларның җәберләвеннән тыю—Кечек Кайнаржа килешүе шартларының берседер», дип язылган.
Яна идарәнең беренче рәисе итеп тәҗрибәле ахун Мөхәммәджан бине әл-Хөсәен бине Мансур әл-Жәбәли әл-Борындыкый билгеләнә Ш. Мәржани «Мөстәфадел- әхбәр. ..» китабында: «Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат, озын гомер сөреп, якынча илле ел мөфти булып, Уфа янәшәсендәге үз милкендәге җирдә, Уфа шәһәреннән алтмыш чакрым ераклыктагы Атҗитәр исемле авылда 1239 (1823) елда вафат була... Мәрхүм атабыз мелла Баһаветдин һәм башкалар һәммәсе анын фазыл һәм камил булуын, зур белемгә ия икәнлеген бердәм рәвештә таныйлар. Халык телендә дә бик галим буларак танылган», дип яза. Бу идарә 1788 елда Уфага күчерелә, исеме- аталышы да берникадәр үзгәртелә шикелле.
Россия империясендә мөфтиләрнең дәрәҗәсе вә вәкаләте зур була. Алар үзләре теләгән вакытларда патша җәнаплары белән турыдан-туры элемтәгә керү хокукына ия булган. Петербургтагы һәм Кырымдагы патша сарайларының ишекләре алар өчен һәрчак ачык торган. Мөхәммәтҗан үз вазифасын үтәгәндә империя белән өч шәхес җитәкчелек итә: Екатерина II, анын улы Павел I һәм анын улы Александр I Шиксез ки. Әби патша идарә иткәндә Мөхәммәтҗан Хөсәенев анын белән танышуга чакырылмыйча калмагандыр. Павел белән Александрның тәхеткә тәгаенләнү тантаналарында катнашкан булуы да һич тә шик тудырмый. Дәүләт карамагындагы бер сәяси идарә башлыгы буларак (мөфтият Эчке эшләр министрлыгынын бер идарәсе саналган), барлык мөфтиләр дә патшаларны коронацияләү тантаналарыннан калдырылмаганнар. Андый олуг мәҗлесләргә мөселман өммәтендәге ин абруйлы дип күзалланган шәхесләрдәчакырулы булган Мәсәлән, алтын приискалары хуҗалары, аталы-уллы Рәмиевләрнен шундый ике зур җыенда катнашканлыклары мәгълүм Мөхәммәтсадыйк Рәмиев 1881 елда Александр Шкә таж кидерү тантанасына чакырулы була. Кайбер хәбәрләргә караганда, ул яшь императорга бик кыйммәтле һәм үзенчәлекле бүләк тапшыра. Мөхәммәтшакир Рәмиев 1894 елда император Николай Пне коронацияләүдә катнаша. Ул тантанага Мөхәммәдьяр мөфтидән тыш тагын берничә мөселманның, шул исәптән Кырым морзасы Исмәгыйль Гаспринскийнын чакырылганлыгы билгеле Беренче мөфтиләргә шулай ук Урта Азия яисә Кавказ ханлыкларыннан килүче дәрәҗәле кунакларны Оренбургта яки Саратовта каршы алып, пайтәхеткә кадәр озата бару, ул кунакларның Россия түрәләре белән сөйләшүләрендә катнашу бурычы да йөкләнгән була.
Ш Мәржани беренче мөфтинең «тәртипсез вә тәүфыйксыз Мирзаҗан (Мирзакай) исемле углы» булуын гына яза, кызларын искә алмый. Мөфтинең ничә хатынга өйләнүен дә хәбәр итми. Башка чыганакларга караганда, Мөхәммәтҗанның ике
кызы казакъ ханнары варисларына кияүгә бирелә Кече кызы Фатыймага багышлы берникадәр мәгълүматны Карл Фукс китабында да очратып була. Казан университеты профессоры, танылган табиб Фукс ул Фатыйма һәм анын ире Җиһангир хан белән 1826 елнын көзендә Казанда очрашкан.
1886 елда Петербургта нәшер ителгән «История родов русского дворянства» китабынын икенче томында (55—56 битләр) Кече Жүз ханнары исемлеге китерелә һәм шунда Бүкәй хан улы Жиһангирнын «Оренбург мөфтие кызына өйләнгәнлеге һәм аларның дүрт улы һәм ике кызы» булганлыгы бәян ителә. «Кыхтары Зөләйха полковник Тәфкилевтә кияүдә», дип тә өстәлгән. Бу полковникның бабасынын бабасы генерал Котлымөхәммәт Тәфкилевнен 1731 елда Кече Жүз казакъ ханы Әбелхәерне Россиягә йөз тоту килешүен төзергә күндергәнлеге мәгълүм Шул көннән башлап казакъ халкынын көнбатыш өлеше Россиягә ярым буйсыну хәлендә яши Әбелхәердән сон идарә иткән Нургали. Ишим. Бүкәйләрне ханлыкка тәгаенләү «ак патша» киңәшенә һәм әмеренә таянып эшләнә башлый. 1800 елда хан тәхетенә Нургалинең уртанчы улы Бүкәй утыра. Император Александр I вакытында. Бүкәй хан вафат булгач, 1812 елда ханлык ике өлешкә бүленә. (Мона кадәр инде Александр Россиягә Грузия. Финляндия. Молдавия кебек мөстәкыйль илләрне кушып өлгергән була. Соңрак Әзәрбайжан белән Польшаның көнчыгыш өлешен дә «русныкы" итәргә җитешә.) Жаек (Урал) белән Идел елгалары аралыгындагы кече ханлыкка Бүкәйнең өлкән улы Жиһангиргәрәй билгеләнә. Ләкин ана әле 20 яшь тулмау сәбәпле, вакытлыча идарә итү бурычы Бүкәйнең энесе Шиһабигә йөкләнә.
Жиһангир 1823 елда хан тәхетен били. Төркичә «бине-бине»ләп китерелгән шәҗәрәне кыскартып русчалаштыргач, патша фәрманында ул Жиһангир Нургали улы Бүкәев рәвешендә языла. Бу хан 1826 елда Николай 1не тәхеткә тәгаенләү тантанасында катнаша. Шуннан сон үз иленә кайтышлый Казанда дүрт көнгә туктала. Аны озата йөрүче солтаннар арасында үз мулласы, «нугай» Ает Мөхәммәт тә бар. «Ханга 24 яшь. Европалыга тартым аксыл йөзле Чибәр кыяфәтле. Рус телендә һәр сүзне дөрес, чиста итеп әйтә белә. Безнеңчә язуы әйбәт Татар теленнән кала фарсы, гарәп телләрен белә...» дип яза К. Фукс Галимнең шушы сүхтәренә таянып без казакъ ханнарының элек-электән үк тагар бәк-морзалары белән якыннан аралашып яшәгәнлекләрен чамалый алабыз. Яшь ханнын рус телен яхшы ук үзләштерүенә килгәндә, башта казакъ кардәшләрнең 1957 елда чыгарган китабына күз төшерик («Присоединение Казахстана к России». Мәскәү). Анда «Жиһангир берникадәр вакыт Әстерхан губернаторы Андриевский өендә тәрбияләнә», дип язылган. Ә фарсыча, гарәпчә белемне кайда һәм кайчан үзләштерүе турында мәгълүмат юк. Андый мәгълүматларны укучыга җиткерер өчен татар мәдрәсәсен искә алырга кирәк булыр иде шул. Ә Совет хакимияте чорында «иске мәдрәсәне» искә алу килешеп бетми Бигрәк тә «татар мәдрәсәсен» телгә алу килешми
Ә аның тарихы болайрак Оренбург каласы төзелгәч, казакъ халкы түрәләрен Россиягә тагын да якынайта төшү ниятеннән чыгып, анда бер алдынгы уку йорты ачу нияте барлыкка килә. Ә анын өчен башта мәчет салырга кирәк Шәһәрдә затлы таш мәчет төзетү өчен патша казнасыннан акча бүлеп бирелә Император Александр 1нсң 1802 елгы махсус указы белән. Мәчетне төзү, анын карамагында мәдрәсә ачу бурычы мөфти Мөхәммәтҗанга йөкләнә Мөфти бу эшкә авылдашын, булачак икенче мөфти Габдессәламне тарта. Ул аны 1799 елда ук инде шәһәрнең беренче мәхәлләсе имам хатибы һәм Оренбург ахуны итеп билгеләгән була Шәһәр үзәгендә. Урал елгасыннан ерак булмаган бер калкулыкта тиздән кызыл кирпечтән матур итеп төзелгән мәчет бинасы пөйда була 1805 елда анын карамагында махсус мәдрәсә ачыла. Хәзергечә итеп әйтсәк ул ябык типтагы уку йорты була. Ана күрше дәүләтләрнең хан-солтан балалары гына укырга алына Жиһангир солтан һәм анын кардәшләре дә шушы мәдрәсәдә белем үзләштергән булырга тиеш. Бер хезмәттә «Кыргыз-кайсак хан-солтан балалары өчен ачылган мәдрәсә», дигән сүзләр күзгә чалынган иде Ул мәчет карамагында соңрак, хан-солтанлыклар бетерелгәч, гади мулла балалары өчен мәдрәсә эшли Шул ук гасыр ахырында анда күренекле әдибебез Галимҗан Ибраһимов белем үзләштерәчәк. Хатыны Гөлсем апа Мөхәммәдева сөйләвенчә.
«Коръән алладанмы, түгелме?» дигән язмасына этәргеч биргән ниндидер бер кулъязма да әдип кулына шул вакытта килеп керә.
Мөхәммәтҗан мөфтинең кызлары Өлкәннәренең язмышы әлегә ачыкланмаган Казанга ханбикә булып кунакка килгән Фатыймага унҗиде яшь. Ул үзләре тукталган сәүдәгәр Муса өендә профессор Фукс хатынын, шагыйрә Александраны кунакка ала. Чәй мәҗлесеннән сон алар диванга утырышып бик иркенләп гәпләшәләр Фатыйманың русча сөйләме бик камил, «бер дә рус кешесеннән аерырлык түгел» икән Йөз-кыяфәте дә ягымлы, күркәм Бик нәфис киенгән: атлас күлмәктән, анын өстеннән затлы камзул кигән. Муенында зиннәтле муенса, калфагы жем-жем килеп торучы энже бөртекләре белән бизәлгән. Жиһангир Фатыймага өч ел элек, ханга тәгаенләнү фәрманын алган елда өйләнгән. Шул елнын көзендә Фатыйманың әтисе вафат була. Әнисенә. Кәримә бикәгә патша әмере белән зур гына пенсия билгеләнә. Фатыйма—ханнын яшь хатыны икән. Казанга сәяхәттә катнашмаган хатыныннан ханнын ике улы—җиде һәм биш яшьләрдәге Искәндәр белән Зөлкәрнәй бар, дип хәбәр итә К. Фукс.
Фатыйма кемнән һәм кайчан рус шагыйрәсе белән тиңдәш булырдай итеп русча сөйләшергә өйрәнгән сон? Профессор Фукс бу хакта берни дә язмый Фатыйма туганда мөфтият инде Уфага күчерелгән була. Димәк, анын бала чагынын бер өлеше шушы калада узган. Жәй айларын алар, билгеле, Мөхәммәтжан «алпутнын» ул вакыттагы «үз авылы»нда, Уфадан алтмыш чакрымдагы Атжиттедә үткәргәннәрдер. Хөкүмәт карамагындагы идарә (мөфтият) башлыгы буларак, мөфти хәзрәтләренең үз балаларын Петербугнын ин дәрәжәле уку йортларында укытырга мөмкинлеге була. Фатыйма да шундый уку йортларының берсендә белем алгандыр, мөгаен. Казакъ халык шагыйре Олжас Сөләйманов та, 2007 елнын көзендә Казанда булганда, шундыйрак фикер әйткән иде. Карл Фукс язмалары шул фикерне раслый
Жиһангнргәрәй Бүкәй хан Саратов губернасындагы үз утарында 1845 елда вафат була. Ул вакытта инде ул, хан булудан бигрәк, Россиянең рәсми рәвештә расланган кенәзе санала. Генерал дәрәжәсендә була. Кенәз статусын алгач, ул һәм анын балалары, Чынгыз хан варислары икәнлекләрен яшермичә. Жиһангир Чынгыз, Гәрәй Чынгыз рәвешендә йөриләр. Димәк, ул шәхес һәм анын варислары патша нәсел-нәсәбе белән тиңләшә дигән сүз. ХҮ111—XIX йөзләрдә Россиядә рус милләтеннән булмыйча кенәз дәрәжәсен алучылар бик аз. Кайчандыр үз ил-мәмләкәтенә хужа булган, төрле яклап кысканнан сон «үз теләге белән» Россиягә кушылырга мәжбүр ителгән грузин патшалары нәселе шундыйлардан Нугай урдасы идарәчеләреннән Ырыс бәк (Урус бәк, кенәз Урусовлар) белән Йосыф морза (кенәз Юсуповлар) варислары да шул бик кыска исемлеккә керә.
Жиһангир Чынгыз бу дөньядан китү белән Бүкәй ханлыгы аерым өлкә дәрәжәсендә генә яши башлый 1876 елда ул Әстерхан губернасына кушыла. Бу вакытта инде казакъ иленең байтак өлеше яулап алынган була. Арал дингезенен көньягындагы өлкәләрне яулау 1880 елларда төгәлләнә.
Сонгы чор казакъ ханнары, бигрәк тә Бүкәй урдасы вәкилләре кардәш-ыру төрки халыклар мәдәниятен үстерүгә билгеле бер күләмдә өлеш керткән шәхесләр. Аларнын Саратов губернасындагы утарына күренекле галимнәр һәм татарның зыялы кешеләре дә килгәләп йөргән Шул исәптән Казан галимнәреннән Карл Фукс, Николай Катанов һ.б.нын алар белән аралашкан булуы бәян ителә. Бу традиция Жиһангир хан вафатыннан соң да дәвам итгерелгән Фатыйма ханбикәнең озак гомер кичергәнлеге мәгълүм. Анын уллары Россия дәүләтенә хезмәт иткән кенәзләр: Сәхиб, Ибраһим, Әхмәт һәм Гобәйдулла Чынгызилар була. «История родов дворянства...» китабында алар да теркәлгән. Кызлары Ходжанын (Хәдичәнең'') язмышы билгесез Зөләйха, алда әйтелгәнчә, татар морзалары Тәфкилевләр килене Аларнын язмышы Оренбург белән Каргалыга да берникадәр бәйле. Элек-электән Тәфкилевләрнен зур жир биләмәләре шул тирәләрдә була Совет хакимияте дәверендә Тәфкилевләрнен Каргалы янәшәсендәге төп утарында Ленин исемендәге совхозның үзәге урнашкан иде.
IV
Икенче мөфти Габдессәлам бине Габдеррәхим әл-Бөгелмәви ул вазифаны унөч ел дәвамында үти (1825—1838). Анын Оренбург губернасы Бөгелмә өязе Габдерахман авылында туганлыгы (хәзер Әлмәт төбәгендә), яшьли Каргалыга килеп укыганлыгы мәгълүм Мәдрәсәдән сон шунда ук мулла булып кала. Хива һәм Бохара ханлыклары илчелеге Россиягә килер алдыннан. 1799 елда беренче мөфти аны Оренбургка ахун итеп күчерә. Анда таш мәчет төзетү бурычын йөкли Бу мулла шактый ук өлгер, үткен һәм үз чорына күрә белемле кеше булган Рус телен дә яхшы ук үзләштергән. Урта Азия якларыннан килүче хан-солтан һәм илчеләрнен патша жәнапларына тапшырасы хат-прошениеләренен шушы ахун тарафыннан язылган булуы мәгълүм. Бохарадан һәм Хивадан килгән итчеләрне кабул иткәндә ул губернатор жәнаплары алдында да абруй казанып өлгерә. Ә инде император Александр I Оренбургка килгән 1824 елда Габдессәлам ахун мөфти кәнәфиен биләрлек дәрәжәдә тырышлык вә өлгерлек күрсәтә Һәм патша әмере белән 1825 елда мөфти итеп билгеләнә Император Оренбургта дүрт көн була Патша жәнапларын каршыларга дип ул шәһәргә күрше мәмләкәтләр солтаннары да чакырыла Аларны каршы алу. урнаштыру мәшәкатьләренен бер өлеше Габдессәлам ахун өстенә төшә. Элекке шәкерте, янарак кына хан тәхетен биләгән Жиһангиргәрәй һәм анын өч бәк-солтаны белән бергә Габдессәлам дә император тарафыннан кабул ителә. Каргалы шагыйре Гомәр бине Мөхәммәтнен ана багышланган ике зур шигьри әсәре сакланган. Бохара, Үргәнеч кунакларын кабул итү вакыйгалары «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти» (1832) поэмасында бәян ителсә, булачак Александр II патшаны кабул итү күренешләре «Сәфәрнамаи шаһзадә Александр» (1837) дигән әсәрдә чагылыш тапкан. Шаһзадә Александр Оренбургка 1837 елнын июнендә килә Мөфти буларак. Габдессәлам аны берничә көн дәвамында озатып йөри. Казакъ ханлыгы чигенә якын торган Тозтүбә каласына да шаһзадә белән бергә бара. Казакъ солтаннары, рус түрәләре һәм татар, башкорт байлары белән бергә оештырылган милли бәйге-бәйрәмнен әйдәүчесе дә мөфти хәзрәтләре була. Тәхет варисы уздырган саиаулы сандагы мөселман өммәте вәкилләре кантнашкан зур мәжлес тә. әлбәттә, мөфти Габдессәламнан башка узмый
Бу сәяхәт вакытында булачак императорны укытучы-тәрбиячесе. күренекле шагыйрь Василий Жуковский озата йөри. Мәгълүм ки, шагыйрьнен анасы Салиха татар нәселеннән (Сонрак үземе, яки биографиясен әвәләүчеләрме, анын анасын «турчанка» дип язалар. Ягъни элекке Касыйм ханлыгы биләмәсендәге Биләү шәһәрчегендә туган «төрек кызы» дип Икенче бер рус шагыйре—Константин Бальмонт та, кемгә иярептер. Урал төбәгендә туган анасын татар нәселеннән дип атаудан тартынып, «шигьри жанлы турчанка иде», дип яза. Шигърияткә яшьли күнсл бирүем дә анам тәэсиреннән килә, ди ул 1914 елда «Нива» журналында чыккан автобиографик мәкаләсендә.) Жуковскийнын анасы бер алпавытта хезмәт итә («ключницей была». дип язалар шагыйрьнен биографлары) Ул замандагы гадәт буенча, алпавыт үз утарындагы теләсә кайсы кыз балага кул сала алган. Аннары ул кызны үзе үк бер крепостноена кияүгә биреп котылган Шул рәвешле туган «уйнаш балалар» исемлегендә без күренекле рус шагыйре Афанасий Фетны. мәшһүр рәссам Орсст Кипренскийны һ.б бик күпләрне очрата азабыз Кайчандыр Лев Толстойнын секретаре вазифасын үтәгән язучы Виктор Шкловский да әдип авылларында «графка охшаш мужикларны очратып була иде», дип яза Салиха уйнаштан тапкан улын баштарак үзе генә тәрбия кыла Димәк. Василий әз-ким генә булса да үз ана телен дә белгәндер, шәт. Бу очрак та шаһзадәне озатып йөрүче Габдессатам мөфти белән җирле шагыйрь Гомәр Мохәммәтев файдасына була, билгеле. Гомәрнен Петербург архивында сакланган поэмаларын һәм хаж кылу сәфәрнамәсен укый атган очракта без ул вакыйгаларны тагын да тулырак итеп күзаллаган булыр идек Жуковскийнын да шаһзадәне озатып йөрүгә бәйле көндәлек язмалары 1902 елда «Русская старина» журналында нәшер ителгәннәр Ләкин безнен Милли китапханәдә журналның нәкъ шул 1837 елга караган көндәлек язмалары кергән саннары юкка чыккан икән Шул сәбәпле шагыйрьнен Оренбург төбәгенә бәйле язмалары белән атегә танышып булмады Гомәр бине Мөхәммәтнең тагын бер
архивта сакланган булуы ихтимал. 1873 елда ул Төркия—Мисыр якларында йөреп кайта. Шулчак үз сәфәрнамәсен яза.
1910 еллар башында Каргалыдагы бер мәчет чормасыннан Гомәр Дәүләтьяров хәлфә Габдессәлам мөфтинең көндәлек кулъязмаларын табып ала. Һәм аны Риза хәзрәт Фәхреддиневкә илтеп тапшыра. Ул язмалар 1913 елгы «Шура» журналының атты санында басылып чыгалар.
Шиһабетдин Мәржани Габдессәлам мөфти эшчәнлегенә, ни өчендер, бик аз туктала. Анын кылган эшләрен бик саран тасвирлый. Гаилә әгъзалары да хәзрәтнен китабында телгә атынмыйлар. Бәлкем. Каргаты шагыйре Гомәр бине Мөхәммәтнең бу мөфтигә багышлап ижат ителгән күләмле ике поэмасы барлыгын белгәнлектән шулай эшләгәндер ул. Мөфтинең балаларыннан улы Гыйният атда тасвир ителгән поэмаларның беренчесендә телгә алына, дип яза әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдинов.
Гомәр бине Мөхәммәтнең бу ике поэмасы С.-Петербург архивларында һәм берсе Ташкенттагы Көнчыгышны өйрәнү институтының кулъязмалар бүлегендә саклана икән. «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти» поэмасы татар әдәбиятына үзенчәлекле яңалыклар алып килгән, татар тормышындагы кайбер үзгәрешләрне чагылдырган әсәр.. Анын тагын бер мөһим яңалыгы—реаль вакыйгаларның гадәттән тыш географик киңлеге. Сөйләм Оренбург. Петербург. Таганрог, Уфа вакыйгаларына күчеп тора...» дип бәяли аларны М. Гайнетдинов. Әйе. шушы ике поэма эчтәлеге белән таныш кеше Габдессәлам мөфти эшчәнлеген дә тулырак бәяли алачак.
V
Шундый ук дәрәҗәдәге тагын бер шәхесне—гаскәри хезмәттән мөфтилеккә тәгаенләнгән Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улы Тәфкилевне дә өлешчә Каргалыга мөнәсәбәте булган кеше дип санарга хаклыбыз. Ул 1865—1884 елларда мөфти кәнәфиен били. Шиһабетдин хәзрәт китабында Тәфкилев бәк-морзаларынын Чынгыз ханга барып тоташкан озын шәжәрәсе китерелә. Сәлимгәрәйнең 1852 елда Итсанбулда һәм хаҗда булганлыгы күрсәтелә. «Россия хөкемендәге мөселманнардан әлегәчә болар кадәр бай һәм дәүләт иясе булган кеше мәгълүм түгел», дип яза Ш. Мәржани. Әлбәттә, бу очракта «мөселман» төшенчәсен «татар» сүзе белән алмаштыру кирәктер. Чөнки алдарак берничә мөселман өммәте вәкиленен Россиянең патша йорты вәкилләре генә йөрткән кенәз дәрәҗәсенә лаек булулары турында да сүз барган иде. Сәлимгәрәй Уфада мөфтият бина-утарын төзеп бетерүе белән шөһрәт казанган шәхес. «Сәяхәт кылырга ярата. Кешеләргә дус һәм яхшы күренергә тырыша... Теле белән әсир итә торган зат... Ләкин, карашында тотрыклылык булмаганлыктан, күп эшләре тәмамланмыйча, ярты юлда кала. Еш кына үз әмерен үзе бозар иде...Сиксән ике яшенлә вафат булды, Уфа шәһәренен таш мәчет күршесендә җирләнде. Балалары булмады», диелә «Мөстәфадел-әхбәр...» китабында.
Алда билгеләп үтелгәнчә, Тәфкилевләрнен ин тәүге зур жир биләмәләре Каргалы тирәлегендә булып, төп утарлары да анын янәшәсендә урнаша. Ә ерак бабасы исемен йөртүче соңгы морза, Котлымөхәммәд Батыргәрәй улы Тәфкилев, патша чорындагы дүрт чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, ул жир биләмәләренен ике мен дисәтинәсен Мәхмүт бай Хөсәеневкә сата. Сатканда исә түбәндәге шартны куя. әлеге җирдән алынган керемнең бер өлеше, элеккечә үк. Каргалы мәчет- мәдрәсәләре файдасына бүлеп бирелергә тиеш. Әлбәттә, андый кешеләрне Каргалы мәхәлләсеннән аерырга мөмкин түгелдер. Каргалы зиратында Тәфкилевләргә нисбәтле ике кабернең саклануын да әйтеп үтү кирәктер. Урта зиратның ин алгы өлешендәге ул каберләр, борынгы төрбәләр рәвешенә китерелеп, биек таш койма белән уратып алынган. Төбәк тарихчысы Мәдинә апа Рәхимкулова ачыклавынча, беренче кабердә шушы төбәктә зур эшләр башкарган генерал Котлымөхәммәд Мәмәш улы Тәфкилевнен хатыны ята. Ул Тәфкилев заманында Урал-су буендагы Орск. Оренбург шәһәрләрен нигезләүдә катнашкан олуг бер шәхестер Каргалы •каласы»н нигезләшүдә дә өлеше булгандыр, мөгаен Тәфкилевләргә нисбәтле ике кабер ташы да сакланган. Ләкин икесе дә йөзтүбән капланып, яртылаш җиргә сеңгән
булу сәбәпле, андагы язуларны уку мөмкин түгел иде. Фәкать Тәфкилевнен Тимәш морзага ярәшелгән кызыныкы дип уйланган таш сыртына «1215 сәнә* дип чокып язылган язуны гына укып була иде (Бу сан хәзерге исәп белән 1800—1801 елларга туры килә шикелле.) Хәзер инде ул ташларнын берсе күтәртеп куелган. Таштагы язу өлешчә укыла: кабер иясе Хадичә бикә икән, ул илле биш яшендә—1751 елда шушы соңгы йортына иңдерелгән. Фараз ителүенчә, ул Котлымөхәммәт морзанын беренче хатыны булган.
VI
Оренбург төбәгенен яна чор морза-дворяннары нәселеннән чыккан Шаһимәрдән Ибраһимов мәрхүм Сәлимгәрәй мөфти урынын биләргә лаеклы кешеләр исемлегенә кертелгән була. Баштарак ул шул кәнәфине биләргә ин лаек шәхес саналган Ләкин ана каршы русның югары дәрәжәле дин әһелләре һәм карагруһчы зыялылары күтәрелүе мәгълүм Миссионер, берара Казан университетының төрек-татар кафедрасы мөдире дә булып торган Ильминскийнын шул хакта Синоднын өлкән прокуроры К. Победоносцевка язган хатлары мәгълүм Алардаул Ш. Ибраһимовны «цивилизованный. энергичный». акыллы, тирән белемле, русча бик иркен сөйләшә алучы. Урта Азия һәм башка шәрекъ дөньясының билгеле кешеләре белән якыннан аралашкан зат дип мактый да. нәкъ шул сыйфатлары безне куркытырга тиеш, дигән нәтижә чыгара. Уңай сыйфатлары белән ул мәрхүм Тәфкилевтән күпкә өстен тора. Шул өстенлеге белән ул безнең дин әһелләрен һәм чиновникларны мөшкел хәлдә калдырачак, ли («может обаять и ослепить наших господь и чинов высшего управления»). Мөфти урынына безгә русча белеме чамалырак булган, түбән дәрәжәле түрә алдында да калтырабрак торучы кеше кирәк. Мин ул урынга Солтановны кулайрак күрәм. дип яза Н. Ильминский 1885 елның 29 апрелендә җибәргән хатында һәм тиздән башкалада «башкорт төркеменнән булган* Мөхәммәдьяр Солтановны мөфтилеккә тәгаенләү турында фәрман бәян ителә.
VII
Каргалы авылы һәм анда гомер кичергән олуг шәхесләр мине балачактан кызыктырып килделәр. Мәктәптә укыган елларда Каргалыны күреп белмәсәм дә. безнен Бозаулык суы буе татар авыллары белән ныклы элемтәсе барлыгын ишетеп, укып үсәргә туры килгән иде Мин үскән Искеавыл (Иске Белогор). анын янәшәсендәге Яңавыл (Яна Белогор. ике уртадагы биек Актауга нисбәтле исемнәр). Аюлы. Имангол. Кондызлы картлары белән сүз чыкканда әледән-але шул сихри Каргалы мәдрәсәләре. Каргалы мәчетләре. Каргалы муллалары телгә азыныр иде Фәлән мулла Каргалыда укыган, икенчесе Каргазыдан килгән, имеш Янавылдан чыккан язучы һәм галим Габделбарый Баттал да атасы мәктәбендә башлангыч белем үзләштергәннең соңында укуын Каргалыда дәвам иттергән
Каргалы һәм анда яшәүчеләр белән кызыксыну ни өчен сон азе яшьтән үк күңелдә кузгалган? Бу кызыксынуның сәбәпләрен берказәр анлатып китү кирәктер Әйе. башлангыч классларда укыткан укытучым Хөснә апа да Каргалыны бик еш телгә алып сөйләр иде Түбәнге Чебенке авылында туган булса да. ул Каргалыны анын кешеләрен дә бик сагына иде Берничә ел шунда укыган да булса кирәк Оренбург төбәгенен элеккеге барлык зыялысы да Каргазыдан чыккан дип. мисалга Айдаронлар гаиләсен китерер иде. Әнә бит, Кәраметдин Айдарен хәзер Самарканд университеты профессоры, аның туганы Галим Айдаров Оренбург педагогия институтында укыта икән Бозаулык буе татар авылларының соңгы ахуны Харис хәзрәт тә шул нәселдән булган
-Анын улы Әсгать Айдар—күренекле язучы. Сез аны яхшы белергә тиешсез Кечкенә Әсгать сезнең кебек вакьггга шушы Искеавыл урамнарыннан йөргән Авыл читендә. Иртәк инеше буенда азарнын җимеш бакчаларын барыгыз да беләсез Киләсе дәрестән без анын «Ташбай* исемле әсәрен укый башларбыз Ул малай узган сугышта батыр булган, кызылармеецларга акларны җиңәргә булышлык иткән.—Хөснә апа дүртенче класс балаларына шулай дип сөйләгән иде
Унөч яшьлек Ташбай маҗаралары, чик сакчыларының дошман көчләр белән
көрәше барыбызга да ошады, әлбәттә. Әсгать Айдар исеме дә мәңгегә күңелгә сеңеп калды Каргалы белән безнең авылны берләштерүче кешеләрнең берсе буларак та, язучы буларак та. Байтак еллар үткәч кенә Мөхәммәтхарис Айдаров ахунның шушы Иске Белогор авылында Сабан туйлары оештырганлыгын, ана Каргалы. Оренбург, Бозаулык, Самара тарафларыннан күпсанлы кунаклар җыелганлыгын укып белдем. Мондый вакыйгага багышланган хәбәрләр 1910—1914 еллар аралыгында «Вакыт* газетасында даими рәвештә басыла килгән икән. Менә 1910 елнын 29 май санындагы хәбәрдән бер өзек: «Бозаулык өязе Иске Белогор карьясе янында. Айдаров хәзрәт утарында зур бәйге булды. Мөселман вә урыстан ике меңләп кеше җыелган нае. Авыллардан иллеләп имам килде. Ат чабыштыру, көрәш кеби кызыклар белән Сабан туе ясалды. Берничә гәүдәт үгез суелып, халык хозурына аш бирелде...* Хәзер дә әле «хәзрәт бакчасы» исемен йөрткән ул урында кыргыйлашкан алмагач кәүсәләре саклана. Шул сәхрәдә узган Сабан туйларында бәлкем минем бабам да катнашкан, ахун хәзрәтләре догасы белән чын мөселманча суелган ул яшь үгез итен татып карагандыр...
Алда әйтелгәнчә. Каргалы безнең төбәкнең Бозаулык, Иртәк, Иләк, Ток, Самар елгалары буе авыллары өчен үзенә күрә кечерәк бер Мәккә булган. Күрше-тирә авылларнын муллалары башлыча шул Каргалы мәктәп-мәдрәсәләрендә укыганнар. Бабамнын олы кызының кияве Хәбибулла да Каргалыда мәдрәсә тәмамлап кайткан була. Ләкин ул рәсми рәвештә мәхәллә имамы булып сайланырга өлгерми кала. Илдә зур үзгәрешләр башлана. 1919 елның җәендә Урта Азия тарафына ургылган Кызыл Армия аны да үзе белән ияртеп алып китә. Яу-сугышлар беткәч тә ул шунда кала, Миһербан апабызны да үзе янына алдыра. Илленче елларда ал арда кунакта булганда җизнә бабай туган авылы белән бердәй итеп Каргалыны да бик сагынуын искә алган иде.
—Шунда үзләштергән белемемне дә һич онытканым юк. Казакъ, үзбәк авылларында укытканда да көндез хәлфә, кичләрен мулдакә идем. Хәзер дә шулай,—дип мактанып та алган иде Хәбибулла бабай.
Унтугызынчы йөз башы Иске Белогор авылы мулласы Әхсәнне дә Каргалы кешесе дип искә алалар. Авыл зиратындагы кабер ташында «Биләгур имамы Әхсән»нен 69 яшендә 1824 елда вафат булуы, «24 сәнә» мулла булып торуы бәян ителә. Кабер ташы язулары бик таушалган—алда китерелгән сүзләрне һәм үлгән елын гына бераз чамачап була. Каргалыда туганмы ул, яки шунда укыган гынамы—анысы билгесез. Әмма шунысы хак, Каргалы кешесе саналган. Оренбург ягыннан көнбатыш тарафка юл тотучы укымышлы кешеләр һәрвакыт аларда туктала торган була. (Оренбург белән Самараны тоташтыручы «чуен юлы» фәкать унтугызынчы йөзнең соңгы чирегендә генә салына. Ана чаклы Самара тарафына баручы мөселманнар Бозаулык буе татар авыллары аша йөри торган булганнар ) Берничә мәртәбә хаҗга барган Каргалы кешесе Рафик бабаның зур сәфәрдән сонгы кайтышында Әхсән мулла өендә вафат булганлыгы мәгълүм. Хаҗины бик зурлап безнең авыл зиратына җирлиләр. Кабере өстенә зур табигый таш куела. Соңрак изге кеше кабере өстенә куелган ул «изге таш» төбендә кунып чыккан кеше савыга икән дигән бер ырым тарала. Сугыштан соңгы елларда да әле ул таш төбендә кунып, савыгып китәргә ниятләүчеләр еш очрый иде. Күпчелеге якын-тирәдәге татар, башкорт авыллары карт-корылары Култык таягына таянып килүче хәрби киемлеләр дә күренгәлиләр иде Мосафирларны зират янәшәсендәрәк яшәүче Жомабикә әби каршы алыр һәм авыл башындагы күпергә җиткәнче озатып та куйгалар иде. Файдасы булдымы сон дип сораучы карт-карчыкка мосафирлар еш кына: «Әлегә рухым савыкты, шәт, тәнем дә савыгыр»,—дип жавап биргән Хаҗга йөреп изге исеме алган Рафик бабанын варислары Каргалыда бүген дә бар. Ерак бабалары каберенә «хаҗ кылучылары» гына хәзер юк инде. Дөнья үзгәрешләренә чаклы алар безнен авылга килгәләп йөргәннәр. Ә изге каберендәге ул «изге таш» әле дә үз урынында, гарәп язулы дистәләгән борынгы каберташлар уртасында калкып утыра. Без аны 2006 елда гына фотога төшереп кайттык.
Иске Белогор авылының сонгы рәсми мулласы Габдулла Габидуллин бу вазифаны кырык алты ел чамасы башкара. 1926 елда вафат була. Язулы кабер ташы авыл
зиратында саклана. Анын нәселе дә Каргалы белән даими рәвештә элемтәдә торган Үзснен тумыш жире—Бозаулык буенын Сөнрән авылы (Безнен тирә авыллары телендә—Түбән буй Сөнрәне, Бозаулык суы Иске Белогор янәшәсендәге Актау битләвеннән башланып китә.) Сугыш һәм аннан сонгы чорда шагыйрь буларак таныла башлаган Гыйззел Габид тә шул авыл һәм шул токым кешесе. Иске Белогордагы кебек жиде-сигез сыйныфлы (рөшли) мәдрәсәсе булган Сөнрәндә мәгълүм китап рәссамы Байназар Әлмәнев тә беркадәр яшәп ала. Очрашкан, гәпләшкән мәлләрдә без анын белән якташлык тойгыларын да белгертми калмый идек.
Габдулла мулла үз авылларыннан сон Каргалынын гали өлешле (югары белем бирүче) мәдрәсәсендә дә укыган булырга тиеш. Балалары, шул исәптән кызы Мәрьям дә Каргалыда укыйлар. Мәрьям әбинең оныгы, дәүләт һәм жәмәгать эшлеклесе Роберт Шәмгунов гаиләсендә «Рәмия мәктәбе» укучыларының күмәк фотосы да бар иде. («Рәмия мәктәбе»н кайвакыт «Рәмия мөслимия» дип тә язалар.) Белгәнебезчә, ул кызлар мәктәбе «Рәмия...»не оештыруда Закир Рәмиев—Дәрдемәнднен хатыны Мәхүбҗамал да актив катнаша, анын тәүге җитәкчесе һәм иганәчесе була.
Бер Ходам, үзен ярлыка.
1994 елда безне, алдан сөйләшеп куелганча. Каргалы сәфәрендә Мәдинә апа Рәхимкулова озата йөрде Ин элек юл өстендәге зиратларны карап, йөреп чыктык Һибәтулла Салихов каберенә куелган кыскача язулы таш элеккечә төп-төз булып, үз
урынында басып тора иде Ә менә Урта зираттагы Ишнияз бине Ширнияз каберенең эзенә төшә алмадык. Мәдинә апа: «Шушы тирәдә генә иде бит».—дип берничә мәртәбә кабатласа, шул тирәне ике-өч мәртәбә урап йөреп чыксак та. ул таш күренмәде. Кылган үләне шул хәтле биек һәм куе булып үскән. Мәдинә апа буйлап күрсәткән кечкенә ташны түгел, зурракларын да табып булмый. Ә менә очлы, өлгергән кылган орлыклары, арпа кылчыклары кебек, кадалмаган җирне калдырмадылар.
Зират тарафыннан авыл күренешен һәм кайбер истәлеклерәк, үзенчәлеклерәк кабер ташларын Зөфәр Бәширов фотога төшереп алды Шуннан сон авыл эченә таба юнәлдек. Сәгыйд Хәялин йортынын калдык нигезен дә. «кушманаралы» мәчет. Тукай. Жәлил урамы күренешләрен дә фотода истәлеккә калдырасы килә иде Әле топ хуҗалары—имамнар карамагына тапшырылмаган
берничә иске мәчет күренешен дә, авылнын борынгы һибөтулю Сааиховка сәүдә үзәге кибет-келәтләрен дә рәсемгә атлык Боларнын куелган кабер ташы барысы да бит мәшһүр жәмәгать эшлелесс һәм шагыйрь
Закир Рәмиев—Дәрдсмәнд заманында гөрләп үз вазифаларын үтәп торган жанлы корылмалар булганнар
Егерменче гасыр башында Каргалыда үзләре сайлаган өлкәдә мәшһүрлеккә ирешкән, яки шуна ирешү юлына баскан затлар да ишле генә булган Яналыкка омтылуы белән шөһрәт казанган Әюп хәзрәт һәм анын Дунай мәхәлләсендәге
Максуди, Оренбургтан Закир Рәмиев, Фатих Кәрими һ.б. киләләр. Күк гөмбәзен күзәтү урынына менүче баскычта Гомәр мөнәжжимне уртага алып төшкән фоторәсемнәре сакланган. Дәүләтьяров 1930 елда кулга атына һәм «халык дошманы» буларак юк ителә. М. Рәхимкулова Гомәр хәлфәнең төп гаебе Совет хакимияте урнашкач мулла чапанын киюдә дип белә. Зур үзгәрешләр чорында мәхәллә хаткы аны мулла итеп сайлап куйган була
Каргалы данын еракларга тараткан. Дәрдемәнд һәм анын чордашларына замандаш булган драматург Габдерәүф Хәкимбай улы Ниязбаевны хәзер фәкать театр тарихы галимнәре генә белә булыр Ул 1881 елда Каргалыда туа, 1920 елда Эстәрлетамак шәһәрендә вафат була. Сонгы эш урыны—Башкортстан мәгариф комиссариаты инспекторы. Г. Ниязбаев Каргалы мәдрәсәсенең рөшди өлешен тәмамлаганнан сон, Казанда Укытучылар мәктәбендә белем ала. Узган гасыр башында шул мәктәптә укыганда беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баса. Шәриктәшләре Гаяз Исхакый, Ильясбәк Кудашев, Гафур Коләхмәтев, Шакир Мөхәммәдъяров, Шәриф Сүнчәләйләр белән бергә татарча беренче спектакльләрне куюда катнаша. Рус классик драма әсәрләрен тәржемә итүдә көч сынап карый Анын 1906 елнын мартында кайбер пьесаларны татар сәхнәсендә куярга рөхсәт сорап Казан губернаторы исеменә язган ике хаты мәгълүм. Шул хатларында ул Н. Гогольнен «Өйләнү». «Ревизор» комедияләрен, татар драматургларының «Кызганыч бала», «Өч хатын белән тормыш», «Оят, яки күз яше» һ.б пьесаларын сәхнәләштерергә рөхсәт бирелүен үтенә, һәм берничә пьесаны, шул исәптән «Өйләнү»не куярга рөхсәт ала. Ул заманда мондый адым ясарга сирәк кеше жөрьәт иткән Сонрак ул үз туган төбәгендә һәм Урта Азия уку йортларында балалар укыта. Театр белгечләре анын биш драма әсәре язганлыгын әйтәләр. Шулардан ике әсәре «Сәйяр» труппасы тарафыннан, берсе Оренбург татар драма театры тарафыннан сәхнәләштерелгән. «Сәйяр»дә Габдулла Кариев житәкчелегендә куелган пьесалары «Беренче таң» белән «Борадәран Галимевләр» (автор кушкан исеме «Көчлеләр һәм көчсезләр»). Оренбургта уйналган пьесасы «Кара көннәр» дип аталган. Бу сонгы пьесаның Башкорт театры тарафыннан сәхнәләштерелгән булуы да ихтимал.
Закир Рәмиев-Дәрдемәндкә чордаш ин яшь каләм иясе Зәйнәп Сәгыйдә дә Каргалыда, 1897 елда туган. Хәлиулла хәзрәт кызы. Зәйнәп биредә кызлар мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку дәверендә үк халык авыз иҗаты үрнәкләрен туплый башлый Берничә дәфтәргә халык җырларын, бәет-мөнәҗәтләрне язып ала. 1914 елдан Зәйнәп Оренбургта яши. педагогик курсларда укый, татар матбугатына мәкаләләр, шигырьләр язып тора. Шагыйрәнең берничә шигыре һәм поэмасы Рәмиев байлар исәбенә чыгып килүче «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналында басылалар. Зәйнәп Сәгыйдәнен 1915 елда «Шура»да чыккан «Бикчәнтәй бабай дастаны» (икенче атамасы—«Пугачевка багышлы Каргалы дастаны») исемле поэмасы күпләрдә кызыксыну уята. Зәйнәп Сәгыйдә әсәрләре белән шагыйрь һәм нашир Дәрдемәнд тә таныш булгандыр, аларны үз иткәндер дип өметләнәсе килә. Дәрдемәнднен үз карамагындагы газета белән журналда басылган күпчелек шигъри әсәрләрне нәшер ителгәнче үк күздән кичергәнлеге турында берничә истәлектә әйтелә.
Жәйге кояшның сонгы нурлары Сакмар елгасы белән Урал бергә кушылган тарафтан кыйгачлап, жир ягалап сузыла башлаганда без, борынгы Каргалы шәһәре белән хушлашып, кайтыр юлга чыктык.
1994—2006