БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ’


БАЗАРОВЛАР XIV йөз ахырыннан дворяннар 1568 елда Ярославльдә Тимер Базаров (исем-фамилиясе төрки) теркәлгән (Веселовский 1974, 19) Базар көнне туган кешеләргә шундый кушамат тагыла (Баскаков 1979, 30).
БАЛАКИРЕВЛАР. Борынгы дворян нәселе Балакиревлар Мамай хан улы Мансур Киятнын төркиләрдән торган гаскәре Глинскийлар белән бергә XIV йөзнен ахырында Литвада искә алыналар (В . й 1986, 22), аннары ХУЬХУИ йөзләрдә кенәз Ив. Ив. Балакирь үз жирләре белән Каширада. Коломнада, һәм Арзамаста теркәлгән ( Веселовский 1974, 22). 1579 елда Проня Балакирев Иван IV гә хезмәткә алына (Веселовский 1969, 100). Соңрак—Нижний Новгород һәм Рязань төбәкләренә төпләнгән борынгы дворяннар нәселе Танылган композитор М А. Балакирев шушы нәселдән
БАСКАКОВЛАР. 1598 елдан дворяннар. Смоленск, Калуга, Тула губерналарында биләмәләре булган Килеп чыгуларына карата төрле фикерләр бар 1 XIII йөз урталарында Владимирның башлыгы булган Амраган (Әмир хан) баскактан яки Амиргатадан ( Амир—Әмир Гата) (әмир титулына караганда, болгар булуы ихтимал— ОГДР , XII 48); 2 Татар Ибраһим баскактан (БК II, 284). 3. XV-XVI йөхләрләге төрле йомышлылардан, Русьтагы баскакларның нәселләреннән—мәсалән. Албыч, Будай, Кудаш, Тутай баскаклар һ б (Веселовский 1974, 27). Соңыннан—хәрбиләр, галимнәр, мәсәлән, Н. А. Баскаков (РБС II, 248).
БАТУРИННАР XV йөз башында Урдадан кенәз Федор Ольгович Рязанскийга күченгән Батур морзадан Чукынганда МефодиЙ исемен алган Туганнары Романовларда боярлар хезмәтен башкарган Леонтьев. Петрово-Саловоалар белән туганлыкта (ОГДР IV, 30) Фамилия төрки-болгар батыр/батур сүзеннән ясалган (Баскаков 1979, 13-14) Соныннан-галимнәр. хәрбиләр, мәгърифәтчеләр (ЭС\ 1987, 115).
БАХМЕТЬЕВЛАР (БАХМЕТОВЛАР) Ир кардәшләре Касыйм белән Якуп XV йөздә Бөек кенәз Василий Васильевич Темныйга хезмәткә киткән Аслам Бахметган (чукындырылгач, Исремей исемен алган) башлана (ОГДР II, 58). «Бәрхет китабы»нда (БК II. 258) Аслам Бахметнын кенәз Мешерский (к ) белән туташлыгы күрсәтелгән Ослам, Аслам төрки-болгар арслан сүзеннән. Бахмет торки-мөселман Мохәччәд яки торки Бай Әхмәттән ясалган (Баскаков 1979, 100-101) Ихтимал, болгар-бортас (мишәрләрнең бабалары) мохитыннандыр Соныннан-галимнәр, революционерлар, аларнын берсе Н Г Чернышевскийнын дусты (ЭС1 1987. 115)
БЕРДЯЕВЛАР 1598 елдан дворяннар. Смоленск һәм Переяслааль тирәләрендә жирләре булган (ОГДР Ү. 59. Веселовский 1974, 36) Фамилияләре төрки бирле
• ;к Энциклопедическнй словарь М .1987 _____ __________
• щул исемдәге хезмәттән өзекләр. Дәвчны Башы 2009 елның 5нче санында.
1в&
«бүләк ителгән» сүзеннән ясалган (Баскаков. 1979, 177). Соныннан—галимнәр, философлар (ЭС 1987. 130).
БУЛГАКОВЛАР (беренчеләре). XIV йөз ахырында Мамайның улы Мансур Кият белән Литвага күченүчеләрдән (В . Ә. 1986, 22). 1408 елда аларнын бер өлеше Свидригаило яраннары белән русларга хезмәткә күченәләр. Новгород һәм Мәскәү шәһәрләре тирәсеннән җирләр алалар (ОГДР I. 2-3). XV йөздә боярлар. 1481 елда Новгород шәһәренең башлыгы булганлыгы билгеле (Веселовский 1969. 30-34). Беренчеләренен фамилияләре, башкаларыныкы кебек үк. «горур кеше» мәгънәсен белдерүче төрки-татар «булгак» сүзеннән ясалган (Баскаков 1979, 49-50).
БУЛГАКОВЛАР (икенчеләре). XV йөз башында уллары Голица (к. Голицыннар) һәм Курака (к. Куракиннар) (ОГДР II. 120) белән Ольг Рязанскийга хезмәткә чыккан Иван Иванович Шай-Булгак, хан нәселеннән. XV-XVI йөзләрдә инде бояр дәрәҗәсе, авыллар бирелә, шул исәптән Мәскәү тирәсендә дә (1457 елгы язма) (Веселовский 1960. 224). 1566-68 елларда боярлар Петр белән Григорий Андреевич Булгаковлар Казанда гаскәр башлыклары булып хезмәт иткәннәр, Казан тирәсендә биләмәләре, шул исәптән Колмәмәт Һ.6.. булган (ПКК2, 22. 48-50).
БУЛГАКОВЛАР (өченчеләре). XV йөз башында Урдадан Рязань кенәзе Федор Васильевичка хезмәткә күчкән Матвей Булгаковтан, ул абыйсы Денисий белән ана хезмәт итә (ОГДР IX. 89: Зимин3 1988. 267, 300)
Шулай итеп, чыгышлары төрле, әмма төрки булган (Веселовский 1974, 53) Булгаковлардан билгеле язучылар, галимнәр, хәрби хезмәткәрләр, фәлсәфәчеләр, митрополитларда чыккан (РБС. III. 457-474; ЭС 1987. 177).
БУЛГАРИННАР 1596 елдан дворяннар. Гадәттә Казан тирәсеннән чыккан башка кешеләр кебек. Кострома тирәсендә утарлары булган. Биредә үк Новоторжок өязендә Болгар волосте урнашкан була (Веселовский 1974. 44). Мондый фамилияле кешеләр (мәсәлән. Фаддей Булгарин—XIX гасырның беренче яртысы язучысы) Польша татарлары арасында да булган (РБС III, 476).
БУНИННАР Бабасы Урдадан китеп. Рязань кенәзләренә хезмәткә кергән һәм Ряжск өязеннән жир атган Бунин Прокуда Михайловичтан (1595 елда үлгән) башлана (Веселовский 1974. 260). Башка чыганаклар буенча, 1445 елда Бөек кенәз Василиида хезмәт иткән Рязанлы Бунко исеме телгә алына (Веселовский 1969. 310) Буниннар арасыннан атаклы галимнәр, дәүләт эшлеклеләре. язучылар, шул исәптән Нобель бүләге лауреаты И. А. Бунин, чыккан.
БУХАРИННАР. 1564 елдан дворяннар (ОГДР V. 49). XV йөздә телгә алынган Тимофей Григорьевич Бухар-Наумовтан һәм анын нәселе—дьяк И шук Бухарин (XVI гасыр уртасы) белән оныгы Евтихий Иванович Бухариннан башлана (Савва4 1917; Веселовский 1974. 58). Н. А. Баскаков (1979. 175-176) бу нәселнең төркиләрдән икәнлегенә шикләнми. Соныннан—галимнәр, дәүләт һәм сәясәт эшлеклеләре.

Реклама