Логотип Казан Утлары
Хикәя

СУГА БАТКАН КЕШЕ

Менә өченче ел инде авылны, анын бакчаларын, иген басуларын, печәнлекләрен корылык яндыра. Кайчандыр үтә алмаслык булып яткан сазлыклар кипте, аларнын төпләре ялангачланып,
ярылып, ташка әйләнде, тау башлары карайды, үләннәрен тамырына кадәр мал ашаган калкулыклар сырты чанга әверелде. Колхоз малын ерактагы таулар артына кудылар. Картлар әйткәнчә, урман дымны тарта, дымны саклый икән. Тик анда шәхси малны алып барып булмый. Ач сыерларнын бакыруларыннан хужабикә үзләре шашыр чиккә житте...
Үткән елгы корылыкны ничек тә үткәргәннәр иде әле, өченче елгы дым җиреннән бөтенләй китмәгән иделәр—саеккан сазлыклардагы түмгәкләрдә күрән баш калкытты. Сарай, чорма, чолан почмакларыннан күптән онытылган, тутыгып беткән уракларын эзләп табып, кешеләр шушы яшел массаны урырга ташланды. Кайдандыр, ялан як-яклардан колхоз малына салам ташыдылар.
Ә быел кыш карсыз килде, май, июнь айларында ерактагы тау аръягында авыр болытлар йөрде, аҗаган ялтырады, яшен яшьнәде, тик кеше зур өмет белән еракта яуган янгырга күпме карасалар да, ул таунын бу ягына чыкмады. Авыл өстенә, ялан-тугайлар өстенә бер болыт әсәре булмаган яндыргыч зәңгәрсу пыяла каплап куйдылар мыни?! «Ахырзаман килә, бар тереклек һәлак булачак»,—диде картлар, баш чайкап.
Сирәкләп булса да авылга район түрәләре килеп чыккалый да кешеләрнең башына төшкән афәтне җиңеләйтергә теләгән йөз күрсәтә: уйлашырбыз, хәл итәрбез, ярдәмнән ташламабыз. Бу афәттә бер генә кеше, әйтик, председатель яки агроном гаепле булса, һич уйламый, алып ыргытырлар иде. Күк кәнсәләре белән алар ни генә эшли алсыннар инде? Күк җитәкчелеге җирдәге чиновник алдында җавап тотмый шул.
Элекке парторг, хәзер инде пенсиядагы Абдрахманов Шәрип кайчандыр
Т™ ГЫИНИЯТЭ ЛЛИН (1925) Уфада. Мәскәудә һәм чит илчәрдә чыккан кЧп китаплар авторы. Ватан сугышы ветераны. Хәрби буләкләре бар Аксаков исемендәге әдәби премия лауреаты.
картәтисе ишеткән Коръән аятьләрен хәтеренә төшерде дә. картларны жыеп. аларны яланга алып китте Алар. Аллаһы Тәгаләнен ярлыкавына ышанып, аяусыз кояш нурларыннан янган иген басуында дога кылды Юк. барыбер да ишетмәде Аллаһы Тәгалә авыл картларының ялварулы тавышын, әллә башка мәшәкать-эшләреннән бушамыйча, аларнын сүзләрен игътибарга алмады. Июньдә жиргә бер янгыр тамчысы да төшмәде, ә июльдә ни булачак?..
Июль башында картлар янә басуга чыкты, дога кылды, ашыкмый гына кайтканда башларына төшкән әлеге бәла хакында сөйләштеләр.
-Берәрсен суга батырмый булмас,— диде араларында ин өлкән Шәйхислам карт
— Ничек суга?
-Әүвәлге шундый йола бар иде: корылык килгән елда берәрсе сута батса, биш көн рәттән янгыр ява торган иде Утыз бишенче елда нәкъ шулай килеп чыкты Тегермән буасында Абдулхак батты—янгыр яуды. Сиксән тугызынчы елда күпер астында ике исерек балыкчы ауга уралып үлде, шуннан сон янгыр ике атна буе яуды да яуды. Ә туксанынчы елда Гайнетдинов Шәфкать батты—корылык бетте.
-Ә хәзер кайда батасын'* Тегермән буасы юк Кичә минем карчык елганы галошлары белән кичеп чыккан. Күпер астындагы су малайларнын кендегенә дә житми Комлы карьерга гына бармасан... Анда тирәнлек биш метрга җигә, төбеннән чишмә чыга Балыкчы Нәжметдин батмасмы икән? Көтик.
— Көттең, көтми ни! Нәжметдин йөзә белә, эчми дә Шулай булгач ничек батсын?
Көннәр үтә торды, әмма беркем дә батмады, ирләр очрашканда ачулы шаяра да башлады: «Берәрсенсн муенына таш бәйләп, карьерга ташламый булмас! Өтә бит. өтә*.
Июль июньгә караганда да эссерәк килде Көньяктан өермә җилләр исте, янган басулар өстеннән кара тузан-туфрак күтәрелеп, юлларда өерелде.
Элекке парторг Абдрахманов Шәрип белән Шәйхислам карт авыл түрәсенә керде, шулай-шулай. берәрсен суга батырырга кирәк, юкса барыбыз да кырылып бетәчәкбез, тик берсе дә багмый. нишлибез, диделәр.
Кайчандыр авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, яшь чагында үзенен туган колхозын алдынгылар рәтенә чыгару турыда хыялланган, тик бу хыялдан күптән өмет өзгән, унышсызлыкларыннан һәм махмырлан ачулы колхоз рәисе Салават. Шәйхислам картка мыскыллы гына карап, болай диде
-Син. Шәйхислам абый, уже артыгын яшисен, шулай булгач, нигә үзенә батмаска?
-Бик батыр идем дә,—диде Шәйхислам карт председательнең сүзләренә бер дә үпкәләми.—карчык бар шул. Ул чирле, минем ветеран пснсиясыннан башка ничек көн күрер икән сон9
-Бәлки, болай итәргәдер, халыкны жыярга да шобага салырга кирәктер, ә?!—диде элекке парторг.
Авыл администраторы Урал, түрәлек креслосына яна гына утырган яшь егет, йоз-чыраена ясалма таләпчәнлек чыгарып, болай диде:
Андый мөһим чара жинел генә башкарылмый Башта район белән сөйләшергә кирәк Син бит, Шәрип абзый, парторг булып эшләгән кеше, райком белән килешми берәр чара үткәрә торган идеңме? Юк
-Ул чактагы чаралар бит партия, дәүләт эше иде. ә бу—безнен шәхси.
гаилә эше дигәндәй. Кеше бата, баткач, янгыр ява башлый. Монда районнын ни хажәте дә, ни кысылышы бар? __
-Теләсәгез ни эшләгез, тик бу эшкә без катнашмыйбыз,—диде рәис канәгатьсез генә.—Белегез, бу турыда сүз булмады; сез әйтмәдегез, без ишетмәдек.
Иртәгесенә элекке парторг идарә йорты алдына халыкны жыйды. Кешеләр Шәрипнен парторг икәнен яхшы белә, һаман хәтерли, иске гадәт буенча һаман ана ышаналар, аны тыңлыйлар иде.
—Жәмәгать!—дип мөрәжәгать итте ул халыкка.—Хәлебезне барыгыз да яхшы белә. Гомердә күрмәгән корылык. Унышка өмет юк, чәчкән игеннәребез янып-көеп бетте, янгыр яуса, үлән күтәрелер әле Мал- туарны чыгара алырбыз, ичмасам. Көздән туфракка дым сенеп калса, кыш карлы килсә, киләсе елда, Алла бирсә, тын алырбыз, дим. Болар барсы да үзебездән тора, жәмәгать. Табигатьтә шундый тәртип бар икән; корылык елында кеше суга батса гына янгыр явачак. Андый хәл безнен авылда элек тә булган. Тик быел бездә кеше суга батмый, шуна да корылык һаман дәвам итә. Көчләп беркемне дә бу эшкә күндерә алмыйбыз. Мин шобага тартырга тәкъдим итәм. Хатын-кыз, балалар катнашмый. Ризасызмы?
Кешеләр эндәшмәде. Алар элекке парторгка тулысы белән ышанырга өйрәнгән иделәр, ул грамоталы, фикер-тәкъдимнәрен ихтирам иттеләр, әмма бүген әйткәннәре бердә адәмчә түгел, шуна да аптырашта калдылар.
— Ә син үзең тартасынмы ул шобаганы?—дип кычкырды склад мөдире Мортаза, бераздан.
—Ә нишләп тартмаска!—дип жаваплады элекке парторг.
-Батасындамы?
—Батам да.
— Ә мин риза түгел!—дип чыелдады тракторчы Рифатның хатыны Зөләйха.— Иремә чыкса, мин ике бала белән утырып каламмы?
—Без дә риза түгел!—дип гөжләде башка хатын-кыз бердәм рәвештә.
-Ярый алайса,—диде Шәрип, тавыш ышанычсыз чыкты.—Алайса мәсьәләне икенче төрлерәк хәл итик. Сугышта мөһим, куркыныч эшкә доброволенларны жибәрә торган иделәр. Ротаны тезәләр дә, кем дә кем үз теләге белән барырга риза, ике адым алга, дигән боерык бирәләр. Чыгалар, баралар, үләләр. Менә мин дә шулай дим, кемнен үз теләге белән суга батасы килә?
Янә дәшмәделәр. Исерек Әхәт кенә, давай, син үзен бат, шәп булгач, дип әйтеп караган иде, халык канәгатьсез генә гүләгәч, ул да хәбәрен дәвам итүдән тыелды. Элекке түрәгә, олы яшьләрдәге ихтирамлы кешегә үз теләге белән үлемгә бар, дип әйтүе ничектер кыен шул.
Ә Шәрип тагы сүз башлады:
— Арагызда, бәлки, коммунистлар бардыр! Ул фронтта да алда булды. Менә син, Шәрифулла, карт коммунист, мона ничек карыйсын?
— Без фронтта түгел,—дип жаваплады пенсионер Шәрифулла.—Аннан килеп, мин нинди коммунист? Синең ул партияң кайда сон? Таралды бит...
— Безнен яктан Александр Матросов коммунист та булмаган, шулай да күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, барыбызны да Гитлердан коткарды. Шуның сыман, кем дә булса, безнен балаларны ач үлемнән коткарып калырга тиеш тә инде?
Янә дәшмәделәр.
Алга колхоз шоферы, хәзер пенсионер, законга, тәртипкә ябешеп ятучы, җыелышларда сөйләргә яратучы Ваһапов Хан чыкты. Анын турында, әче кара, кеше хакында гомер буе бер жылы сүз әйткәне булмады, дип сөйлиләр.
-Без монда юк-бар сөйләп, нәрсәгә вакыт әрәм итәбез? Шобага, доброволецлар. имеш. Авылда бернәрсәгә ярамаган, ялкау, эчкече, урлашкан кешеләр беткәнмени? Менә шундыйларның берсен тотарга да батырырга. И вәссәлам, бетте-китте
-Йә. кемне тәкъдим итәсен?
-Ну, әйтик, минем күрше Исмәгыйльне Айлар буена эчә. Эшләми Аракыга кайдан акча таба? Значит. урлый. Жәмгыятькә бер тиенлек тә файдасы юк.
- Хайван, үзең бат!—дип кычкырып җибәрде Исмәгыйльнең хатыны Шәүрә. наркологиядә дәваланып кайткан алкоголичка,—Авылда ләчтит сөйләп йөрүче бер кеше кимер, ичмасам
-Жәмәгать. тынычланыгыз. Бик җитди мәсьәлә тикшерәбез, бер-беребезнен бугазына ябышмыйк,—диде элекке парторг, гүли башлаган халыкка карап.
-Гатаулланың кызын батырсак? Акылга бер төрле нәрсәдән безгә ни файда? Хөкүмәткә дә зыян. Пенсияне миннән күбрәк ала. ә акчасын Гатаулла эчеп бетереп тора.—дигән тәкъдим кертте пенсионер Шайморат.
-Без бит бу эштә хатын-кызлар белән балалар катнашмый, дип килештек.
-Алайса, әйдәгез. Моталлап картны. Яшәве бик озакка китте, үзе дә үлә алмый йончый шикелле.
Моталлап картка тагын бер елдан туксан яшь тула. Күптән түгел генә ана операция ясадылар, сидек куыгыннан тышкы якка резина шлангы чыгып тора, очы шешәгә тыгылган Карт, ихатасына яки урам буена чыкса, шул шешәсен тотып йөри
- Олы кешене үтерү—гонаһ!— диде Гөлбикә карчык.—Вакыты җиткәч. Аллаһы Тәгалә сезсез дә. аны үз янына чакырып алыр әле
- Нигә жәллисен? Ул бит заманында сүз йөртте, шикаятьләр язды, күп кешене төрмәгә утыртты
-Әгәр анау «бизнесмен*ны корбан итсәк?—дип тавыш бирле янә Ваһапов Хан.—Өченче көн калага барган иде Исәр дигәч тә исәр инде, шешә тулы биштәре белән автобуска кереп утырды да сүгенә, юк-бар сөйли башлады, шуннан, чалбар төшереп, оят җирен күрсәтергә тотынды Ә автобуста хатын-кыз. бала-чага Андыйлар дурдомда утырырга тиеш, утырмый икән, үтерергә кирәк—бер файдалары да юк
«Бизнесмен* дип олигофрен егетне йөртәләр Ул буш шешәләр җыя Бәләкәй кул арбасы сөйри дә авыл тирә-ягы. елга буйлап чыгып китә, арба тутырып, шешә төяп кайта, шуларны юа. капчыкка тутырып, калага тапшырырга алып бара.
- Нишләп файдасы булмасын '—дип каршы төшә бу тәкъдимгә кырык яшьләр тирәсендәге мыеклы Әнвәр, эчмәгән, тартмаган, бөтен эшкә дә кулы килешкән ир—балта остасы, мич чыгаручы, телевизор ремонтлаучы, җитмәс картиналар да яза —Ул булмаса, авылны күптән буш шешәләр басар иде. Хәзер бит шундый мода китте—өйдә эчмиләр, яланга чыгып эчәләр. Елга буен сәрхүшханәгә әйләндерделәр Бала-чага шуны вата да
суга ташлый, аякларын кисәләр. Шулай булгач, шешә жыю безгә файда түгел мени? Гаиләсенә дә файда: төсле телевизор сатып алган, энесенә мопед бүләк иткән.
Каршы төшүче булмады Әнвәргә, анын сүзләре белән барысы да килеште.
—Һаман акыл сатабыз, әйтерсен дә безнен арада файдасыз кешеләр юк,—дип янадан сүз кыстырды Шайморат карт.—Буранбай шушы эшкә ярамый мыни?
—Бөтен Русия дәрәжәсендәге алкоголик,—диде берәү.
«Бөтен Русия дәрәжәсендәге алкоголик» дигән почетлы исемне Буранбай үзенә-үзе таккан: «Мин, Хәкимов Буранбай. ягъни, Зәйнәпович, Зәйнәпыч, Бөтен Русия дәрәжәсендәге алкоголик»,—дигән.
Кырык яшьлек Зәйнәпыч юньләп беркайда да эшләми. Пилорамга урнаштырып караган иделәр, колхоз такталарын сатып эчте, аннан пожаркага күчте янгында йоклап калды. Бер мәл «шабашка»да йөрде: эчү хакына кемгәдер өй, мунча бурады. Әнисе пенсиягә чыккач, пенсия акчасын тартып алып, эчә башлады, бирмәсә. тукмады. Әнисенә кул күтәргәне өчен, бер елга утыртып та карадылар, кайткач та иске гадәтен ташламады. Атасын хәтерләми. Хәер, авылда белмиләр анын атасы кем икәнен. Берәүләр, аның тууын бу якларга каяндыр килеп чыккан старатель белән бәйли, икенчеләр—урлашканы өчен төрмәгә утырттылар, шунда үлгән, дип сөйли. Шуна да аны, Буранбайны, әтисенен исеме белән түгел, ә шаяртып, әнисенен исеме белән Зәйнәпович яки кыскача Зәйнәпыч, дип йөртәләр.
- Дөрес, нәкъ аны батырырга кирәк, нишләп шундук искә төшмәгән?— дигән авазлар ишетелде халык арасыннан.
—Алайса тавышка куям, жәмәгать. Кем дә кем Буранбайны суга батырыйк ди, шулар кулларын күтәрә. Бер тавыштан. Каршылар юк.— Ниһаять, мәсьәләнен очына чыккан элекке парторг канәгатьлек белән тирә-ягын карап, әйтерсен лә, дәүләт дәрәжәсендәге проблемасын хәл итте —Кайда Буранбай?
—Ул юк, килмәгән.
-Чакырыгыз.
Буранбай идарәдән ерак түгел, зиратка бара торган тыкрыктан өченче йортта яши. Көн иткән йорты чигеп, кыйшайган, житмәсә, авылда бердәнбер телевизор антеннасы булмаган йорт. Аларга керүче бик сирәк, юк фигылендә, сугылганнар да ярлылыкны, мескенлекне күреп: «ничек яшиләр, ой. ничек яшиләр?»—дип баш чайкап чыга.
Буранбай белән әнисе өйләреннән чыкты да кеше төркеменә кушылды. Шешенгән, бит-йөзен сакал-мыек баскан, күзләренә кан сауган, сәләмә киемле Буранбай чүп-чар, ашамлык калдыклары ыргыткан чокырдан пәйда булган ниндидер сәер бер жан иясе кебек иде. Бөтәшер чиккә җиткән кысык күз карашлары буш һәм томанлы, кан тамырлары бүртеп торган куллары туктаусыз калтырый.
-Нинди митинг бу?—дип мөгердәде Зәйнәпыч.
—Сине суга батырырга хәл иттек!—дип кычкырды халык арасыннан берәү.
-Ничек батырырга, кайда?
—Аракыда.
-Аракыда булса, ярар,—дип канәгать җаваплады Буранбай, шуннан чак кына эндәшми торды да,—Аракыда мөмкин, мин риза,—дип өстәде.
Буранбайнын әнисе, Хәкимова Зәйнәп, яшь чагында, күрәсен. мөлаем генә хатын булгандыр, тик хәзер, илле жиде яшендә, җитмеш яшьлек әби сыман күренә. Кара күзләре сак. куркып карый. Улы сыман ул да сәләмә киемдә, ситсы күлмәге күп юудан төссез чүпрәккә әйләнгән, башына унган, билгесез төскә кергән яулык ябынган. Төссехтеккә та>шалган зәнгәрсу йон джемпер, колакларындагы эре сары пыяла алкалар гына жан биргәндәй. Хатын гәүдәгә бәләкәй—янында торган үсмер малайдан чак кына калкурак.
Зәйнәпнең дә, анын улы Буранбайнын да алдагы көннәрдә юньле тормыш белән яшәмәячәге, яши алмаячагы күренеп тора иде
- Зәйнәп,—дип мөрәҗәгать игге Шәрип.—Хәлне беләсен, өченче ел корылык. Табигатьтә шундый тәртип бар: янгыр яусын өчен берәрсен суга батырырга кирәк Шунда җыелган халык синен улынны корбанга бирергә карар чыгарды Ул бөтенләй файдасыз кеше, хәтта зыянлы, бушка азык черетүче паразит, ичмасам, үзенен үлеме белән җәмгыятькә файда китерсен. Буранбай, җәмгыять өчен суга батырга әзерсезме?
-Беләсеңме, кая кит!..—Буранбай сүгенде
- Ничек инде батырырга?—дип аптырады Зәйнәп, улы иненә төшкән жәзанын мәгънәсе ана һаман барып җитми иде шикелле —Минен улымны суга батырырга ниятлисезме?!
-Әйе, синен улынны шул. Халык бер тавыштан кул күтәрде, значит. батырабыз!—диде элекке партком ышанычлы итеп
- Ничек?.. Ул бит минем бердәнбер балам Мин аны йөрәгем астында йөрттем, авыр таптым, ә сез суга батырырга җыенасыз. Юк, мин риза түгел!
- Әгәр быел янгыр яумаса, киләсе ел бернәрсә дә үсми, значит, без һәммәбез дә ачтан кырылачакбыз. Дәүләттән ярдәм көтәсе юк, кул кушырып ятарга, элекке вакытлар үтте хәзер үзебез..
—Кырылсак кырылабыз, тик улымны бирмим'
—Зәйнәп, сугыш вакытында безнен әниләр, минен ризалыгым юк димәде. Әнә обелиск тора, анда йөздән артык фамилия язылган, алар барысы да сугыш яланнарында башларын салды, үзләрен без тере калсын өчен корбан итте,-диде Шәрип. парторг чагында сөйләгәнчә тамак төбе белән.
-Барыбер ризалыгым юк!
- Ә сез Буранбайнын үзеннән сорагыз, ул үзе ризадыр, бәлки,—диде тракторчы Садыйков Шәфкать —Әй, Буранбай. батырга телисенме?
Буранбай бу эшне һаман чынга алмый иде шикелле, яки азагына кадәр төшенеп җитмидер. Алдындагы бер ноктага текәлгән дә тик тора аны махмыр бөгә, махмыр каттырата.
-Ул нинди балан булсын инде? Пенсиянне эчеп бетереп тора, җитмәсә, тукмый,—дип хәбәрен янадан тезде Шәрип —Ансыз, ичмасам кешечә яшәп калырсың Ял итәрссн. Рәхәт яшәүнсн ни икәнен белерсен
-Ризалыгым юк!
-Ярый, алайса синен ризалыктан башка гына батырырбыз Халык хат итте инде Бармаса, тотып бәйлибез дә, муенына таш асып, карьерга ташларбыз Шулаймы, җәмәгать?
-Әйе. шулай!—дигән тавышлар ишетелде төркемнән
Зәйнәп янә аптырап калды, бәләкәй йөзендәге җыерчыклары тартышты, тешсез авызы кыйшайды, иреннәре дерелдәде Ул зур кыенлык белән төкереген йотты да, улына нәфрәтле карашын ташлап, кычкырып җибәрде:
-Батырыгыз!—шуннан баскан жирендә таптанып алды, кулларын селтәде.—Кеше түгел, хайван дип тә булмый аны. Хайваннан кешегә файда, ә бу армиядән кайтканнан бирле кул да кыбырдатмый. Канымны эчте. Тукмады, идәнгә сөйрәп төшереп, типкәләде. Карагыз, нинди көнгә калдым мин. Өйдәге бөтен нәрсәне сатып эчеп бетерде бит, хәшәрәт! Сыерны саттык—берүзем печән әзерли алмадым. Колхоз утын белән ярдәм итмәсә, без күптән бу җимерек өйдә тунып үләр идек. Озакламый ачлыктан аяк сузачакбыз. Батырыгыз, мин риза. Коткарыгыз мине бу паразиттан!
Зәйнәпнең сүзләреннән кешеләр аптырап калды, чөнки уй-ниятенен шулай кинәт кенә кирегә үзгәрүен һич көтмәгәннәр иде. Байтак кына тын торганнан сон элекке парторг Буранбайга эндәште:
—Күрәсеңме, хәтта үз әниен дә синнән баш тарта. Бар, үзенне көч белән алып барып ыргытудан коткар безне. Яңгыр яуса, әйбәт итеп телгә алырбыз, рәхмәтләр укырбыз. Мондый үлем хайваннарча эчеп үлүгә караганда яхшырак бит.
—Баш төзәтергә табасызмы соң?—дип мөгердәде Зәйнәпыч.
—Табабыз. Күпме телисең, шул кадәр. Тик бат кына.
—Өч шешә... Минем үземне дә шундый тормыш ялыктырды.
Акча җыйдылар, кемдер магазиннан өч шешә аракы алып килде Шуларнын икесен Буранбай пычрак чалбарның кесәләренә тыкты, өченчесен тешләре белән ачты да, шешә авызыннан гөпелдәтеп эчә-эчә, өе ягына атлады. Ул кузгалгач, кешеләр дә таралыша башлады. Атлый- атлый батырга тиешле Буранбай турында сөйләштеләр. Берәүләр, күрегез дә торыгыз, алдаячак ул, батмаячак, зерә алып бирдек аракыларны, диде, икенчеләр, батачак, кайда барсын, ә Ваһапов Хан, өч шешәдән сон бер нәрсә белми йоклаячак, иртән килербез дә бәйләп карьерга алып барырбыз, диде.
Төнен кешеләр күк күкрәүгә, яшен яшьнәүгә, тәрәзә пыялаларына көлтә-көлтә янгыр бәрүеннән уянды. «Аллага шөкер,—дип шыбырдашты алар —Рәхмәт инде Буранбайга. тыңлады, яудырды бит!» Яшен зират эчендә үскән карагачның очын атып төшерде, подстанциянең трансформаторын яндырды, кайсы кешеләрнең кыекларыннан су акты, таудан ургылган ташкын тыкрыкның теге очында яшәгән Рамазанова Хәдичәнең ихатасын басты, базына төште.
Тан атуга яңгыр тынды, дөресрәге, ялкау, вак сибәләүгә күчте. Ә төш җитәр алдыннан, көн кабагы тамам ачылгач, кешеләр багорлар алып комлы карьерга китте—баткан кешене су төбеннән сөйрәп чыгарып, җирләргә кирәк иде. Әмма яр башында алар янгыр суы белән тулы иске галошларга, бер-берсенен өстенә тәртипле итеп салынган төссез яулыкка, зәнгәрсу йон джемперга, эре сары пыяла алкаларга гына тап булды...
Ә Буранбай Зәйнәпович бу мәлдә, эчкән өч шешә аракысыннан соң өстенә аккан тамчыларга да уянмый, иреннәрен чәпелдәтә-чәпелдәтә исерек йокы белән йоклый иде.
*