ШИГЫРЬЛӘР

Әй, моңым...
Актардым хәтерем битләрен, Эзләдем югалган шул моңны,
Бер якта талпынды карашың,
Бер якта сагышым кул сузды.
Йөгерде каршыма дулкыннар, Йөрәгең ни диеп сулкылдар? Күзләрең ачармы киңлеген, Киңлекнең Җиһанга тиңлеген?
Актардым хәтерем битләрен,
Гөлт итеп кабынгач ялкыннан. Син мине ук диеп уйларсың, Күңелем җәядәй тартылган.
Актардым хәтерем битләрен, «Кайдасың?»—
Ымсынып үрелдем.
Гаҗизмен мин синең яклауга,
Әй, моңым. Көтмәстән сүрелдең...
Ымсыну
И илаһи кодрәт,
Бүген таңнан
Баштанаяк нурга тиендем,— Җаным чыга язып карап тордым Уйнаганын ике тиеннең.
Гөлназ КОТЫЕВА — шагыйрә, Башкортстан республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге дәуләт яшьләр премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты
*Агыйдел» журналының җаваплы сәркатибе. Дцрт шигъри җыентык авторы
Ике нурның бергә кушылганын, Базлаганын янып алтындай;
Йота язып озак карап тордым, Сабыйларын уйнатырга чыккан Дөньялары бөтен хатындай.
Ике тиен—
Ике төенчекме?
Ялт-йолт кына итте күз алдым,— Бер-берсеннән узып уйнаганда Ике сабый,
Ике шаян тиен,
Мин эндәшми генә түзалдым...
Ничек?
Тышта—яңгыр...
Минең күңелгә дә Шул салкын су үтә, үтә, үтә... Хыялдан син нинди сарай салдың! Иске-москы өйне сүтә-сүтэ.
Кайда соң ул күңел ымсындырган Тын рәхәтлек?
Юкка талпынуым...
Дөньяларның асты-өскә килде, Яңгыр ява,
Юын, тирәк,
Юын.
Үзем дә бит синең хәлдә дә соң... Юлларыма яңгыр чаршау корган. Тагы ничек яхшы булырга, дип, Тагы ничек матур булырга, дип, Мин аптырап, менә, басып торам.
Акыл
Җәй дә үтте...
Ераклаша чыңы
Юлга тупланышкан кошларның... Кем соң белгән Чыңрап сүнгән мизгел Өзелгән бер кылга охшарын?!
Кем соң белгән—
Үрмәкүчләр корган Ауда җемелдәрен үткән көннәр? Юк, чакырмас безне сандугач та, Килер мизгел генә, бәлки, өнәр... Җәйгә тартым гына гамәлләрне Оныгтырыр яфрак явымнары, һәр мизгелдән яратырга өйрән. Дип шыбырдый, әнә, чаган тагы...
Бүген, беләм, бу калада син юк,— Изри йортлар ап-ак томанда,
Мин бәхетле икән синең белән, Синең барлыгыңны тойганда.
Бүген, беләм, бу калада син юк,— Тәрәзләрнең сүрән балкышлары. Якынайтып, берчә ерагайтып Сынавыдыр, ахры, бу кышларның.
Беләм, бүген бу калада син юк, Телсез сәгать кебек йөрешләрем. Тик җил генә уйный урамнарда, Җилләр аша кайтып килешләрем.
Юлларыннан язган караб кебек, Кайда гына барма харап кебек, Әчетелми калган шәраб кебек, Тешсез тарак,
Суык барак кебек,
Йөрәгеннән язган карак кебек, Алай дисәң.
Карлар ап-ак кебек...
Бүген бу калада, беләм, син юк...
Чаган яфрагы
Нигә генә, нигә буташтырдың Алтын көзне ап-ак кыш белән?
Бер мизгелдә көннәр чуалышкан, Алтын көзгә ак тун юш килгән... Ап-ак карга яфрак ятып елый, Туфрагыннан мизгел аергач, Җилләр аны төрле җиргә ташлар, Туктар әле берәр, арыгач.
Ә Җир-Ана гамьсез каламы соң Баласының шундый зарына?
Ипләп кенә, юаткандай итеп,
Ак туныннан мизгел арына. Тынычланып торыр әрсез җилләр. Кышкы тынлык басар җир өстен, Чаган ботагында тик бер яфрак Хәтерләтеп торыр көз төсен.

Реклама