САНДЫК


—Апа, комганга жылы су салган идем, алып чык. Сездәге кебек, авылда хәжәтханә өйдә түгел шул. и. Аллам, өшерсен инде,—дип өтәләнде Сәгыйдә —Хәер, өйрәнерссн әле. озакка кайттым, дисен бит
-Өшемәм, корыга кайгырма Гомер буе комган тотмаганны, бүген генә абыстай булып булмас инде,—диде дә Гәшүрә. киез белән төпләнгән калын ишекне тышкы яктан япты. Чолан тупсасыннан таеп китмәс өчен көмеш саплы таягын чак кына алдан төшерде, анын артыннан аякларын шудырды —Һай, шул кияү, гомер буе юньсез булды инде, кеше күтәрмәне шул кадәр биек ясыймы? Сәгыйдә ничек мантысын, какланган каз шикелле, арткан жире юк. Бу баскычтан көненә ничә тапкыр күтәрелә, төшә. Куй. бер юньсезгә чыкты бит. Анау нәрсәкәен дә өйдән әллә кайда итеп куйган, барып житәр әмәл юк...
Атлаган саен Гәшүрәнен күзенә нидер чалына барды
—Әстәги, күзгә төртелә.—дип. бакча киртәсенең бу ягына чыккан алмагач ботагын тиргәп алды.—Юньле кеше рәшәткәнен янына ук агач утыртамы? Шушы юлын әйтер идем, авылда да тротуар ясап була бит инде. ул. кеше көлдереп, кырчын таштан сукмак салган Кит. әрәм итте гомерен Сәгыйдә Гомере буе ир колы булды да. бала-чага нәжссен тазартудан бушамады Мал арасында йөрсә дә шул Сәгыйдә, өйдә дә шул Сәгыйдә. Заяга үтте гомере...
Гәшүрә йомышын йомышлаганда таягын тышкы якга калдырып керергә булган иде дә. кире уйлады. Кешегә ышанып буламы, аздылар киттеләр, дип уйлады ул. йөрерсең азак Садрый кияү ясап биргән кәкре тат чыбыгына таянып. Матурлап ясаса бер хәл әле ул, бар нәрсәсе чапмаган да юнмаган Шушы убырныйны да кирпечтән салмаган, адәм көлдереп, мунча зурлык бураган да куйган Йөгереп йөрергә җыена диярсең, эченә кергәч, тишеген таба алмый бер буласын.
Ролнг УРАЗГОЛОВ (1965) прозаик, ике китап авторы "Башкортстаи~ газетасы редакциясендә эшли
Карчык таягын почмакка сөяде. Ишек келәсен элдерде. Такта ярыгыннан тышка күз салырга булган иде дә, алары шулкадәр нәзек, күрерлек өлеше каршыга өелгән тиреснен яртысын да күрсәтми. Бу хәл каты гына саруын кайнатты Гәшүрәнен. Ярый әле астарак ботак тишеген күреп калды. Иелеп, шунда күз салды: тирес башында чокынып, тибенеп йөргән тавыклардан, ара-тирә очып үткән тургайлардан башка җан иясе шәйләнми. Ул эчке якны карап чыкты, балчык белән күтәрелгән калын бүрәнәләр арасыннан чебен дә керерлек ярык тапмады. Садрый юкка гына шулкадәр туалет бураган дисеңме, Сәгыйдә күрмәгәндә бер-бер этлек кьшадыр әле, йә кереп эчеп аладыр, карт шайтан, дип уйлады Гәшүрә.
Кирәкле жирдә әйләнгәләгәч, карчык итәген күтәрде дә күлмәгенең бил тәңгәлен капшады. Күнеленә олы бер куаныч табып, кабарып торган бөрмәләрен сыйпап-сыйпап алды.
—И-и, затлыкайларым, шунда гына ятыгыз, шунда гына. Иш янына куш сыя ул, арта торыгыз. Сез күбәйгән саен бөрмә бөгәрмен, шушы бөрмәләр бит ул минең сандык,—дип сөйләнә-сөйләнә, йомышына утырды. Тик кинәт биле тотты.—Ах-х, ү-үтерде...
Уф, аяксыз иткәне җитмәгән, шул хәзер билдән яздыра...
Шушы мәлдә Гәшүрәгә баягы ботак тишегеннән кемдер карап торгандай булып тоелды Биле авыртуын да онытып, күлмәк бөрмәләрен сәрмәде. Һаман үзен кемдер күзәткәндәй; хәтта тегенең авыр карашын бар тәнендә тойды: әйтерсен, җилкәсенә ике ботлы гер асканнар—авырлыгы аяк табаннарын яндыра, чемердәтеп үткән тойгы чеметеп-чеметеп ала, калтырата. Ул башын селкеде. Бер карасаң, ботак тишеге көн яктылыгын эчкә төшерергә азаплангандай, икенче караганда тагын томалана. Тишек тагы ачылды. Карчык анын караңгылануын көтсә дә, бүтән ябылмады.
—Бетте, күрделәр!—диде Гәшүрә эчтән генә.—Харап кына булдым, яшерен сандыгымны күрделәр...—Тиздән анын башын тик бер уй чүкеде: кем булуы мөмкин?—Сәгыйдә дисәм. . Тукта, бәлки, улдыр, апам нигә озаклады әле, дигәндер? Юк-к, булмас. Ә-ә...
Гәшүрә, ат башы чаклы алтын тапкандай, кычкырып ук җибәрде: «Садрый!» Әйе шул, нигә уеп куйган дисен ул тишекне, бигрәк сантыймын да инде, нишләп ботак тишеге булсын, махсус уелган булырга тиеш бу, дигән уйга килде хатын. Чынлап та, юкка гына мунча зурлык убырный бураган дисенме ни? Ярамаганмы шунда. Әнә. кешеләрнеке алам-салам тактадан да ясалган бит әле, югычлык юкәсен сыдырган кабыктан көлләнгәннәре дә җитәрлек. Да-а, юкка бурамаган, бик зур хәйлә ята монда, хәйлә!
Тишек тагын капланды. Бу юлы хатын тышкы яктагынын тын алышын да тоя инде. Карашы, инде Гәшүрә уйлаганча, Садрыйнын карашы, алмаслык күләгә булып тагын тәненә ятты; тынын буды, саруын кайнатты, ярсытты, ыштанындагы бөрмәләрне тарткалагандай булды.
Гәшүрә почмакта сөялгән таягынын очы белән келәне ачты да, бер аягынын аксак икәнен дә онытып, тышка атылды.
—Әһә, эләктеңме азгын!—дип чырылдауга, таякнын көмеш сабы һаваны ярып үтте һәм... убырный почмагына җилкәсен ышкыган бозаунын башына килеп кунды. Ни булганын аңламаган бозау, ачы мөгрәп, авып китә язды. Тик, һушына килгәч, куркуыннан туры эчәгенә тыгылган нәрсәләрен бушатты да, ары чапты.
—Каһәр генә суккан... Шайтан. Мал хуҗасына охшый инде ул,—дигән өзек-өзек сукрану авазларын чыгарды, еш итеп тын алган арада Гәшүрә.
Тышка чыкканда ни булганын сиздермәскә тырышты Гәшүрә. Шулай да агарынган йөзеннән, кан сауган күз тамырчаларының кызаруыннан,
апасының буыла-буыла еш итеп тын алуыннан хафага калды Сәгыйдә. Бирешкән апам, олыгайган бит инде, дип уйлады ул.
— Бер-бер хәл булдымы әллә, апай?—дип сорады да фараз иткән сәбәпләрен үзе үк тезеп китте —Авылда шул инде, урамга ук чыгып йөрергә кирәк. Әллә. дим. апа. бидрә-фәлән кертеп куяргамы9 Ояты юк инде анын. Садретдин өйдә генә торган кеше түгел—тыштан керә белми, шунда нидер булса да шакылдап, чокынып йөри, мал жанлы кеше бит ул
—Мал жанлы булганчы, лутчы сине уйласын иде Шушы күтәрмәгә менә-менә хәл бетте.—диде дә Гәшүрә. диванга аркылы ауды —Уф. һушын алыныр менеп җиткәнче Берәр атна-ун көн торырмын дигән идем, булмас, ахры.
—Куйчы, апа. тор әле. күргәндәй дә. сөйләшкәндәй дә булмадык Туган авыл да тартадыр, сирәк кенә кайткач, сагындырадыр да. Әти белән әнинен каберен барып күрербез. Коръән дә укытырбыз дигән идек,—дип үгетләргә кереште Сәгыйдә.
—Әстәги-әстәги, син дә мулла песие кебек, зират сөйлисен дә. Коръән сөйлисен. Садрый тәмам бозган сине.—Гәшүрә кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән даруын алып, бер төймәсен тел астына куйды —Аннан тагы, дөньяда иң курыкканым шул зират та мәет
—Нәрсәсеннән куркасын инде, апа, барыбызда шунда барабыз. Борынгы юлчылар хәтта жәйләрен юлда куна калса, зиратка кереп йоклаганнар— тынычрак урынга.
Гәшүрә сикереп ук китте. Муен тәнгәлендәге кан тамырлары бүртте, кабакларын ертып, күз алмасы бит сөякләренә тиңләште, өстендә аглә күпме сырлар барлыкка килеп, танау тишекләре зурайды, чалшайган авызы тартылып бөреште. Гәүдәсен тагы сикертеп алды да диваннын икенче ягына ук күчте.
— Кит. кит сөйләмә, үлгәч кайда куйсалар да барыбер түгелмени9 Тавык сыман чүплеккә генә ташларлар иде дә. эт-фәлән тимәсен, карга чокымасын дип кенә күмәләр инде. Әстәги. шушы яшенә җитеп, юк-бар сөйләп торасын —Сәгыйдә эндәшмәгәч. Гәшүрә үзенен сүзе оскә чыгуын тойды, сөйләгән саен үз-үзенә ышана барды —Әти-әнигә дә синен гарәп сүзләрен кирәкми, күптән сөякләре дә юктыр инде аларнын
Кеше үзгәрмәгәч үзгәрми икән, дип уйлады Сәгыйдә. Яше җитмештән узса да һич үзгәрмәгән апасы. Әнә бит. хәтта әтисе белән әнисе турында да.. Аллам сакласын, уйлавы да куркыныч, тәүбә-тәүбә. Хәер
Аталары Нәкыйулланы авылда Нәкый дип кенә йөрттеләр Олыгаеп гасырга якын гомер кичереп дөнья куйды Авырып та йөрмәде Тик жан бирер алдыннан атна-ун кон алда гына яшьлек, балалык еллары белән саташып алды. Кайдандыр йөгән табып алган, мәрхүмкәйнең, мөгаен ат караучы—конюхлардандыр инде, башкача кайдан булсын—ул чакта халыкка ат асрарга рөхсәт юк иде бит. Өстенә ал-ак күлмәген, кара чалбарын, ор-нна сырмасын, аягына энәдән генә төшкән оекбашын, каз мае сөртеп ялтыраткан кәлүшәсен киеп ала да. йөгән авызлыгын зыңгылдатып, храм буйлап китә: «Минең атны күрмәдегезме, балалар? Калхуз дип апкиткәннәр иде. башына җиткәннәрдер инде. Тай-тулагы жәл түгел, туратым югалды менә. Күрмәдегезме, малайлар?*
Бала-чага да шук бит. олыны-олы дип белмиләр, мәрәкалөргә. нидән булса да кызык табарга гына торалар «Күрдек, күрдек, кутырлыкка төшеп бара иде*, диләр дә. кәжәләнә-кәжәләнә. юктан да хихылдашып, башлары тирәли бармакларын бораулап, маймылдай кыланып бабай артына төшәләр Нәкый карт тах башына басып, кутырлык ягын айкый Туры аты күренмәгәч, сабыйларча үчегеп, малай-шалайны куарга тотына: «Ристаннар.
иваннар, алдатып йөрисегез, чукынмышлар,—дип ачы тавышы белән берчә әрнешеп чыгара, берчә, сукранып, авыз эченнән мыгырдый:—Кеше атын югалткан, алар кеше кайгысыннан көлә...» Сонгы сүзләре белән ул кайткач карчыгы Хәсбиямалга да сукрана. «Карчык, туратым әллә кайда булды. Балалардан сораган идем, алар алдакчы булып чыкты, иванлашырга гына торалар»,—дип, озак кына үпкәләп йөри. Тик Хәсбиямалнын: «Кайтыр турат, кайтыр бабакай, әйдә, чәй эчеп алыйк та, аз гына ятып тор. Син хәл алган арада мин карап әйләнермен»,—дип иркәләвенә генә тынычлана төшә. Йә булмаса. «Кайтмас инде ул, калхуз аны упалнамучка биргән, ди».—дип, йөгәнне коча да, әбиенен итәгенә башын салып, сабыйларча елап җибәрә. Бу арада Сәгыйдәнен әнисе әтисенен чәчсез түбәсен сыйпый: «Кайгырма, карткаем. нахакка тартып алынган малларыбызга утырып, кылдан да нәзек тәмуг күперен чыгарбыз әле. Елын-елы корбан да салып киләбез, ахирәттә дә хайванкайлар җитәрлек. Фанилыкта, Аллага шөкер, балаларның сарае тулы мал-туар. Безнекен сыпырып алып, йорттан кусалар да, иншалла, җитәрлек. Ялкаунын балалары да үзләреннән ерак китмәгән»,—дип туктаусыз тамакларга керешә.
Аталары түшәккә егылып та озак ятмады. Баш очына Газраил фәрештә якынлашкан саен анын аны, киресенчә, ачыла гына барды, әҗәле килеп җиткәнен дә анлап ятты.
—Карчык, балаларны барсын да җый, кайтсыннар. Бәхилләшергә вакыт җиткәндер,—диде ул бер көнне, һәр сүзенә басым ясап.
Карт әйтмәсә дә Хәсбиямал читтәге бар балаларына, онык-оныкчаларына хәбәр иттергән иде инде. Алтысынын бишесе юлда булуын, тик Гәшүрә апасынын гына кайта алмавы турында күңелсез хәбәр әйтте Сәгыйдә. «Әни, ул кайта алмый, шәмбе белән якшәмбе талчукта базар көне, сатунын самый төшемле чагы»,—дигән иде дип, гарьлегеннән яшенә буылды. Гәшүрә апасы җибәргән конвертны әнисенә тоттырды. Хәсбиямал аны ачуга, егерме бишәр сумлык ике кәгазь акча һәм хат кисәге төште. «Әни, мине беләсең—мәеттән куркам. Әтине җирләр өчен илле (!) сум акча салам. Авырып, бар нәрсәсе астында булганчы, олы кешенен котылганы хәерле. Сиңа да авыр бит. Анда, әни, мәеттән куркам»,—дип язылган иде анда.Хәсбиямат еламады. Аскы иреннәрен калган өч бөртек теше белән кысты да: «Ярар инде, бигрәк нечкә күнелле бит, әтисе күз алдында тере килеш калсын, дигәндер инде».—диде. Әнисенен эчендә утлы күмер базласа да кешегә сиздермәгәнен яхшы аңлаган Сәгыйдә: «Үз намусында инде, әни, әти өчен кайгырган да җиткән, шуңа да борчылма. Бер бүген генә мени»,—дип юатырга кереште. Сәгыйдәнен «бер бүген генәмени» диюендә «картәтием белән картәниемне дә җирләргә кайтмады» мәгънәсе ята инде. Соңыннан, берничә елдан, шушы ук хәл әнисе мәрхүм булгач та кабатланды...
—Уф-ф, бу йөрәк, чукынгыры...
Сәгыйдә сискәнеп китте. Йөрәк тәнгәлен тоткан апасы калтыраган куллары белән кулъяулыгыннан дару төймәләрен алырга азаплана.
-Һәй, уйланып китеп, карамый да торам, апа,—дип Сәгыйдә үзен тиргәп алды.—Кая, даруыңны үзем алып бирим.
—Юк-ук, тыгылма кесәгә!— Гәшүрәнең күзләре акайды. Соныннан, артыграк җибәрдем ахры дигәндәй, болай юхалады:—Үзем дә, үзем дә таба алам, юкка борчылма. Зират дисен дә хәбәр сатасын бит, әллә минем мәетләрдән курыкканны белеп юри сөйлисен?
— Нишләп юри сөйлим ди инде, апа, тик әти белән әнинең кайда ятканлыгын гына күрсәтермен дигән идем. Бездә шул тирәдә...
—Әнә, тагы башланды. Кайда күмсәләр дә барыбер түгелмени бер дөмеккәч?—Гәшүрә, авыр көрсенеп, тирән итеп тын алды —Шулай да
үләсе килми бит әле минем, үләсе килми. Тазалык та бетте бетүен, шушы тәгәрмәчләрне генә кабып торам. Үлә-нитә калсам. Сәгыйдә, сина васыять итеп әйтәмен, теге ни. юып. чишендереп, ак простыняга төреп тормагыз, яме ____
—Шул көе генә грубка салыгыз да—вәссәлам! Гомер буе Алласына да. мулласына ла ышанмадым, үлгәч кенә килештереп ятасы юк әле Шуннан тагы, тәнемә теләсә кемнен тотынганын теләмим
Апасының юк-бар сөйләвеннән тәмам арыды Сәгыйдә, мунча ягасы барлыгы исенә төште
—Ярый. апа. үләргә иртәрәк але. ә мунчаны хәзер ук ягарга кирәк.— дигән булып, сүзне башкага борды —Син чәй эчә тор. мин мичкә төртеп киләмен.
—Ни. синен һаман шул кара мунчамы. Сәгыйдә? Керсәм корымланыплар чыга торган гадәтем бар. кара булса ягып та торма, яме Ы-ы Кһы-м Кайткач ваннада юынырмын әле. димәкчемен
—Апа. авыл мунчасына җитә мени ул?—Сәгыйдә дәртләнеп сөйләп китте,—Садретдин тик тора торган кеше түгел, үзе кара мунча яраткач, анысын сипләп, ындыр артына утыртты, йорт алдына агын салды, анын хат ата торган ягы да бар. Бала-чага кайтса, шунда пычтырдаша. Без үзебезнекенә—карага китәбез Их. тын алулары икенче бит ул кара мунчала-а
—Харап икән, харап' Карап торам да сина. Сәгыйдә, һич кенә үзгәрмәгәнсең: телеңнән Садрыен төшми, һаман шул илгәзәк, беркатлысын Гомерендә ир киеме юудан, бала-чаганын пычрагын тазартудан башканы белмәдең. Үзен өчен яшәмәден. минен сүзне тотмадын. һай тотмадын Гомер буе ир колы булдын. Кол инде, кол булмый, кем син'
Бу сүзләрне ишетмәмешкә салышты Сәгыйдә, мич өрлегеннән шырпы үрелеп алды да, чоланга чыкты «Кара, дөрес әйткән борынгылар, алтыдагы алтмышта икән»,—дип уйлады ул.
Гәшүрә сенлссенсн мунча ягына юнәлүен тәрәзә аша озатып калды. Өстәл янына килеп, самавырга бармак чукларын тилереп алды. Кайнар
— һаман шул искелек калдыгына ябышып яталар, чыжлатып бер булалар. Самавыр чәе тәмле, имеш Сылтау гына ул. сылтау Садрый карун газын жәллидер әле, шуңа Сәгыйдәнс этлиләр күмер сүндертеп Шәһәрдә яшәп карасыннар, әнә. һәрнәрсәгә акча чыгарсалар белерләр иде Монда ни. барсы да үзләренеке, яшиләр кулак кебек бушка ашап.
Гәшүрә килгәч үк үзе яткан диван тартмасына тыгып куйган сумкасын алды Аннан ялтыр тышлы шоколаднын берсен сүтеп, кәгазен кире салды.
Күчтәнәчкә әллә рәхмәт әйттеләр, әллә юк. дип уйлады ул. юк. әйтмәгәннәрдер Өйгә кергән бала-чагага таратты да бирде «карамель» конфетларын Сәгыйдә Әллә Гәшүрә бар авыл шпанасына алып килгән, ди? Бегмәс Садрыйның токымы Пеләмән үгез шикелле, нәселе дә катлы-катлы чукынганның Сәгыйдәдән сигезне таптырды, алары үсеп житү белән үзләре тупылдата башлады—очына да чыгарлык түгел. Әнә бит. килога якын конфет «шап» итеп калды. Әлдә үзенә чәй зчәргә дип алып килгән әле яраткан шоколадын, кимерер иден Садрыйның каткан писугын Игелек күрсәтә торган нәсел түгел инде, түге л Шу л Сәгыйдәсс булмаса, кайтып та урамас иде Олыгайган саен исән калган бердәнбер секлесенә тартып тора бит Шулай да тиз туйдыра авылда, биздерә Ни табалардыр инде шунда көн да иртән тор да мад тизәге тазарт, тор да сыер жилененә карап кат. юк. тормышнын кадерен белмиләр монда.
гомерләрен әрәм итәләр. Хәер, калада яши аламыни алар? Анда бит кругом акча кирәк. __
Уйлары акчага барып төртелгәч, Гәшүрә дертләп китте. Кайда куйды сон әле ул кайтырга дигәнен? Ә-ә... ы-ы.. Әй, шулай бит әле, сумкасында ласа! Юлына да күп китә шул. Әле автобуска утырасын, әле «попутка»га. Күчтәнәче дә кирәк. Уйлап тапканнар бит теләсә нәрсәкәй, кунакка барсан—күчтәнәч ал, имеш. Лутчы шуның хакын үзең ашасаң, атнага җитәр. Безнен халык кына ыштансыз инде, әнә, монда килү өчен дә күпме кирәкте. Тә-әк... Килога якын кәнфит, ике кап һинд чәе, ике-өч төрле булка-а... Ә юлы, юлы!
Чолан ишеге ачылуын ишеткәч, Гәшүрә калган шоколадын тулысынча авызына капты. Чәйни алмый азаплануы гына җитмәгән, артыннан уртлаган чәе анкавына капланды Чәчәде. Иреклеген, теге шоколад кисәге идәнгә очты. Гәшүрәнен бар тәне калтырады. Менә-менә Садрый килеп керер дә: «Әһә, эләктеңме угры, үзен генә күшәп утырасынмы?»—дияр төсле булды. «Тиз, бик җәһәт кенә эләктерергә дә, өйгә килеп үк кергәләгәнче, кесәгә тыгарга кирәк». Бу уй ми сырлары буйлап та йөгерергә өлгермәде, идәндә яткан соры «камыр»ны үрелеп алырга азапланган карчык утыргычы-ние белән тәгәрәп китте.
—Уф-ф... Ба-ба-шы-ы-ым...
—Менә, апа, ягып җибәрдем, ахшамнан сон мунчага да барырсын, Аллаһы боерса . —Сөйләнеп кереп килгән Сәгыйдә, кинәт дертләп китте.— А-а-па!!! Куй, шаяртмачы, апакаем, шаяртмачы...
Ләкин Гәшүрә шаяртмый иде. Сандык читенә терәләп ук яткан башы астыннан идән буйлап кан йөгергән, ачык күзләре тоныкланып калган да җайлап кына яры белән каплана бара, алтын тешләрен кызартып, ачык авызы читеннән дә кан юллары сузылган; кысылган учынын бармаклары арасыннан соры сыекча агып чыккан, икенче кулы эч тәңгәлен борып тоткан.
Сәгыйдә апасынын башын кочты.
—Ташлама берүк, ташлама, яшик әле...—дип әйтте ул,—Әй, апа, нишләдең син мин чыккан арада, нишләде-ен? Әй, мин генә гаепле, мин генә, нишләп ташлап чыктым икән, Ходаем?
Сәгыйдә апасынын маңгаеннан үпте, чәчен сыйпады. Шулчак, нигәдер, аңа әнисен кочкандай булып тоелды. Моннан унбиш еллар чамасы элек тә, авыру әнисе якты дөнья белән хушлашкач, ул нәкъ элеккечә елаган иде. Хәлсез Хәсбиямал карчык тәнендә калган көчен җыйды да, тартыла, сузыла биреп: «Бәхил бул, кызым. Барысы да җыелыр, тик... Гә-Гәшүрәм белән Рев-Ревлен гына килмәс-с. Бәхиллегемне җит-кер. Гә-Гәшүрәгә рәнҗемим»,—диде. Әнисенең «рәнҗемим» дигәнен төрлечә юрап була иде. Жирләшергә кайтмаганга да, башкача да...
Гәшүрә фатир киңәйтер булгач, әнисен бераз үзенә яшәргә алып торган иде. Шулай итмәсә, өстәмә бүлмә бирмиләр иде ул чакта. Кышын тышка чыгып йөрергә дә җиңел булыр дип, әй, шатланып китте Хәсбиямал би! Китүен китте, тик ай да үтмәде, өлкән кызы аны кире кайтарды...
—Кайтам, дип. мыжып тик йөрде. Ревленга да дәрес әзерләргә ирек бирми,—диде ул. Үзе. чишенеп тә тормый, автобуска өлгерергә кирәк, дигән сылтау табып чыгып та китте.
Әнисендә ниндидер үзгәреш барлыгын шунда ук сизде Сәгыйдә, тик башта ук ни икәнен аңлап җитмәде. Чишендереп, яна киемнәрен алырга сандыгы янына китерим дисә... Коты алынды: Хәсбиямалнын әлегә кадәр тасмалап, очына чулпы-тәнкәләр тагып үргән чәче юк иде! Үзе дә сизмәстән, ул әнисенең яулыгын сыпырып төшерде.
—Ә-ни...—диде дә, хәле бетеп, артына—сандык өстенә утырды.—Ни-ни бу-улды-ы?
Хәсбия мал елап жибәрде. Бәләкәч кенә калган ябык гәүдәсе дер калтыранды, үксегәндә сикереп-сикереп китте
—Әрәм генә итте гомер буе үстергән толымымны, балам, әрәм итте Төенчектә ята ул хәзер, төенчектә Гәшүрә кисте, көн дә чәченне тарап торырга ни, диде дә кисте. Йә бетләрсен. сиңа монда еш юуынырга бушка килгән катык белән йомырка юк. диде Үлгәч, түшемә салырга да калмады хәзер чәчем, балакаем, түшемә салырга да калмады Рәнжим мин ана, рәнжим...
Сәгыйдә ул чакта әнисен юата алмады, күнеленә ятарлык сүз тапмады. Кадерле кешесенен елавын тәү тапкыр күрүе үзенә дә авыр иде Ирексездән. яшенә буылды...
Гәшүрәнен гәүдәсен өйнен түр ягына куйдылар. Табиб, бүлекчә инспекторы килеп карагач, тиешле кәгазьләр язып, култамгалар салдырдылар. Берничә сәгатьтән инде үз машинасында калага киткән Сәгыйләнен улы Ильяс кайтып житте Гәшүрәнен бердәнбере Реазенга әнисенен үлеме турында әйтергә барган иде ул.
—Рсвлен абыйны офисында очраттым.
—Кайтмыйдыр!—дип бүлдерде улын Сәгыйдә —Мәеттән курка, бигрәк нечкә күнелле бала шул. Күз алдында әнисенен тере килеш калганын телидер..
Сәгыйдә, елап жибәрүдән чак тыелып, аскы иренен тешләде дә. ул биргән кәгазь кисәген алып, кашыгаяк ягына чыкты Калтыраган куллары белән зур конвертны ачты Андагы кәгазьгә компьютерда шундый сүзләр басылган иде.
«Апа. мама билән прошаться итәргә кайта алмыйм. Улган кешедан куркам. Кумганда карагыз але. анын акчасы булырга тиеш, алтын айберлары да. разные бриллианты. Может быть они в одежде. Ос кондан кайтам, сезгә расходы на похороны тулармын шунда. Авылда кумыгсз. шесьсами знаете. похороны, поминка на то обходится. Постарайтесь бабушкалар кырында похоронить. Очень сожалсю, но не могу присхать .*
—Елама, әни.-диде янына чыккан Ильяс —Әбием очен борчылганын житкән, һәркемнең үз намусында...
—Ә-ә... Әйе. улым, әйе Ни. син хәзер ук төнәтергә карчыклар чакыр. Коръән чыгарга мулланы алып кил. Мөселманча жирләрбез. Үземә әзерләнгән кәфенлекләр дә бар.— диде дә Сәг ыйдә. сонгы сүзләрен апасына гөбәде —Ачуланма, апа. васыятеңне тоталмыйм. Жәсәденне дә үзем юармын. Үзебезчә җирләтсәм, ичмасам, жанын бераз тынычлык табар
 

Реклама