Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИЯТЕБЕЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


Мохтәрәм «Казан утлары» журналы аша бүгенге башкорт әдәбиятынын кайсыбер өлгеләрен татар укучысына тәкъдим итә алуыбызга бик шатбыз Ике республика—ут күршеләр Тормыш агышларында аралашып. бер-беребезгә йөрешеп, шатлык уртаклашып, кайгы килсә, аны да бергә күгәрешеп, көн
итәбез Бу әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләренә дә кагыла. Ә монын өчен чаратар күп: әдәбият көннәре, ижади союзларнын. аерым шагыйрь һәм язучыларнын юбилейлары, тоташ театрлар, филармонияләр гастрольләре, атмаш китаплар нәшер итү һәм. әлбәттә, рәсми делегацияләрнең, республика житәкчеләренен сәфәре Уртак нокталарны саный-барлый китсән—бихисап инде. Без бүгенге, бүгенге генәме икән. Рәсәйнсн геополитик картасында күршелек, телләребез, мәдәниятләребез якынлыгы белән генә түгел, нәкъ шул дуслыгыбыз, күп нәрсәгә уртак фикерләребез, уртак карашларыбыз булуы белән көчле дә Иншалла. алдагы көннәрдә дә шулай булсын.
Шул уртак нокталарнын берсе —ике
республиканың төп әдәби-нәфис журналлары «Казан утлары» белән «Агыйдел*нен. бик үк еш булмаса да. татар һәм башкорт иҗатчылары әсәрләрен кардәш халыкларга җиткер» баруы. Бу хезмәттәшлек элек тә бар иде Мондый алыш-биреш әдәби яналыклар гына итми, рухыбызны баета, бер-беребезгә якынайта, гомум төрки дөньясында барган вакыйгалар, үзгәрешләр, яналыклар белән танышып барырга мөмкинлек бирә Бу бер- беребезне имән терәүдәй тотып торды, ялгыз калудан саклады
«Агыйдел*нен төрле елларда чыккан тупланмаларына күз салсак, анда байтак татар шагыйрьләренең шигъри шәлкемнәренә. прозаикларның хикәя, повесть, романнарына юлыгырга мөмкин. «Казан утлары* шулай ук башкорт әдипләренен әсәрләрен әледән-әле нәшер итә килде Ә классикларыбызнын шәхси дуслыклары сон? X. Туфан. Г Бәширов. С. Хәким. Н Исәнбәт. М Әмир. Г Ахунов. янә күпләр безнен Мостайнын. Назарның, Галинен. Атнабайның. Маратнын. Рафаэльнең генә дуслары булып калмады, ә башкорт әдәбиятынын уртак дусларына әйләнде Г Гукай белән М Гафури салган бу дуслыкның нигез ташларын һәм ул бүген дә. хәзер инде чагыштырмача яшьрәк буын вәкилләре тарафыннан, дәвам иттерелә Әйтик, республика үзенеке итеп Т Миннуллин пьесаларын карый. I* Миннуллин. И Юзеев. Р Фәйзуллин, Ш Галиев. Р Харис. Зөлфәт. Р Гаташ шигырьләрен. А. Гыйләжев. Р Мөхәмәлиев романнарын укый. Татарстанда исә М Кәрим. Н Нәҗми. Ә Атнабаев. Н Асанбасв. М Кәримов, Р Бикбаен. Ф Бүләков ижаты билгеле Әлбәттә, монын белән генә чикләнми, ике журнал битләрен бизәгән исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде
п
Бүген, XXI гасыр башында, ике тугандаш әдәбият һәм ике рухташ журнал арасында мөнәсәбәтләр ничек сон? Дөресен әйткәндә, СССР ди^ә” зуР ил таркалгач әдәби бәйләнешләр, мәдәни аралашулар кимеде һәм күбебез, атап әйткәндә, элекке милли автономияләр вәкилләре, арага бик-чикләр салып үз-үзебезгә бикләндек. Дөресрәге, бу җәһәттән элекке шикелле «планлы» эш алып барылмый, олы чаралар юк, булганы да теге яки бу төбәктә, шәхси пландарак үтә сымак. Мин. бәлки, ситуацияне катлауландырамдыр, хәлбуки, барысы да алда телгә алган өлкән буын каләмдәшләребез аралашкан, дуслашкан мәлдәгечә яхшырыр. Әгәр шулай икән, моңа мин куаначакмын гына. Ә безгә, яшьрәк буынга, аларнын жылы мөнәсәбәтен, кулларының, йөрәкләренең кайнарлыгын суындырмаска кирәк. «Агыйдел» журналы редакциясе, ике йөздән артык союз әгъзасы булган Башкортстан язучылары исеменнән ихлас рәвештә шуны тели.
Хәзер журнал турында бер кәлимә сүз. Басма турысында күпмедер мәгълүмат шулай ук кызыклы булыр дигән уйдамын. «Агыйдел»нен тарихы бай: 1923нче елның мартыннан «Яна юл» исеме астында сәяси-әдәби һәм ижтимагый-фәнни айлык журнал буларак нәшер ителә башлый. Исеме үк әйтеп торуынча, басма яна тормышта, яна тәртипләрне пропагандалый, художестволы әсәрләрнең дә төп герое—социалистик корылышның яңа кешесе. Чөнки шул дәвердә рәсми идеология нәкъ шуны таләп итә. 1924нче елнын башыннан журнал «Белем» дип атала башлый. Хәзер инде ул Башнаркомпроснын фәнни-педагогик, әдәби айлык журналы дигән статус ала. Басма, нигездә, ликбез-агарту. халык массаларына белем тарату үзәкләренең берсенә әверелә һәм шул юнәлештә шактый эш башкара 1927нче елда журнал янә исемен алыштыра—инде «Сәсән» тип атала. «Сәсән» башкорт әдәбиятында якты эзләрен калдырган башкорт шагыйрьләре һәм язучылары ижаты белән таныштыручы, шулай ук башка даирәләрне, фәһемле мәкаләләре белән яктыртучы әдәби-художестволы басма. Исеме милләт рухына, аның акыл һәм хис-тойгыларына бик туры килә, чөнки, чәчәнлек башкортка хас сыйфат. Тәүге елны гарәп шрифтында гына чыгып килсә, сонгы ике елында латин шрифты белән катнаш басыла башлый. Үзенең бай эчтәлекле булуы белән Шәрык җөмһүриятендә чыга торган төрле журналларның алдынгылары сафында исәпләнелә. Мәсәлән, тәүге санын М. Гафури, Т. Янәби. Г. Амантай шигырьләре, К. Иделгужа, Т. Насыйри хикәяләре бизи.
20нче еллар азагында оештырылган БАПП (Башкирская Ассоциация Пролетарских писателей—Башкорт пролетар язучылар ассоциациясе) төзелү башкорт язучылары алдына яңа бурычлар куя: илне индустрияләштерү, коллективлаштыру, яна совет кешесен тәрбияләү. «Сәсән» партиянын идеология коралы буларак бу эшкә дә жин сызганып тотына.
Сәяси таләпләрдән чыгып журнал үзенен исемен янә үзгәртә:
«Октябрь»! Журналның тышлыгы ЗОнчы еллар башында исеме җисеменә туры килә дә инде. «Социализм реконструкциясе» дигән производство: торбадан төтене чыгып торган завод күренешләре, станокта эшләүче эшчеләр, ударник колхозчылар. Шушы ук таләпкә басманың эчтәлеге дә туры килә: «халыклар атасы» Сталинның чыгышлары һәм хатлары, сәяси темага язылган мәкаләләр, язучыларның шул рухта ижат ителгән әсәрләре. «Октябрь»нең тәүге актив авторлары М. Гафури, А. Таһиров, Д. Юлтый, Б Ишемгол. ЗОнчы елларда шулай ук Т. Янәби, Р. Нигъмәти, С. Кулибай, С. Агиш. Г. Амантай, Г. Сәләм, Б. Бикбай, Г. Әмири һ. б. еш чыгыш ясый. Журнап Октябрь революциясенең «давыл хәбәрчесе» М Горький, шулай ук Д. Фурманов, А. Фадеев, И. Эренбург, М. Шолохов, А. Толстой' Н. Островский, А. Чехов, А. Пушкин, М Лермонтов әсәрләрен, хәтта
«Слово о полку Игореве» эпосын тәржемәләп бирә Игътибарга лаек әсәрләрдән янә М Бурангулов язып алган башкорт халык эпосларын («Идүкәй белән Моразым». «Гилмияза». «Карасакал һәм кара ат»). С. Злобиннын «Салават Юлаев» романын. П. Ишериковнын Салават батыр турындагы яңа мәгълүматларын әйтергә мөмкин
Журналның камилләшүен, үсүен 1941 нче елнын 22нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы бүлә. Шул сәбәпле, сугыш беткәнгә кадәр «Октябрь* чыгуыннан вакытлыча туктап тора. 1946нчы елнын азагында гына журнал янадан чыга башлый.
«Октябрь» 1949нчы елдан башлап «Әдәби Башкортстан* дип нәшер ителә. Партия язучылар алдына совет жәмгыятенен тормышы, совет кешесе хакында художество ягыннан ачык, тулы әсәрләр тудыру бурычын куя Бу чорда ин актив ижат итүчеләр—С Агиш. Ә Вәли. Н Нәжми. С. Кулибай. К Даян. Р. Нигъмәти. Б Бикбай.К Мәргәннен «Нарыштау итәгендә». Б. Бикбаинын «Акчелән ташкайда». Ә Вәлинен «Май янгыры». Һ. Дәүләтшинанын «Ыргыз». 3. Биишеванын «Кимсетелгәннәр* кебек күләмле һәм башкорт прозасында яна күренеш рәвешендә кабул ителәчәк әсәрләре басыла. Шигърияттә җирдә тынычлык, демократия өчен көрәш темасы кин урын ала. Бу елларда лирик поэзиянсн югары өлгеләрен М Кәрим бирә.
Журнал бүгенге аталышта («Агыйдел»), 1961 нче елнын гыйнвар аеннан бирле чыгып килә.
Шулай итеп, хөрмәтле кардәшләр, без төрле елларда төрлечә исем белән чыккан бүгенге «Агыйдел* журналының тарихына сәяхәт кылдык Дәвер бөгелешләрендә анын исемнәре үзгәреп торса да басма үзенен төп Вазыйфасыннан беркайчан да тайпылмады, менә 85 ел инде башкорт әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен пропагандалап, республикада яшәгән халыкларның рухый дөньясын баетуга, яна ижади көчләр тәрбияләүгә тугры хезмәт итә «Агыйдел* милләтнен рухый байрагы, маягы, тел сакчысы Күн кыйммәтләр, нигъмәт-һиммәтләр, казанышлар югалган, сатылган, сәүдәгә куелган бүгенге заманда анын шул сыйфаты бик тә мөһим Милли идея матбугат, мәгълүмат дөньясы, күнел, хис-тойгы кыйбласы, матурлык, гүзәллек, алдагы көннәрдә өмет-ышаныч тудыручы геройлар, жыр-мон ул. Безнсн һәр кайсыбызны гражданлык ныклыгы, тарихыбыз, рухият тотып гора. туплап берләштерә, журнал исә шул рухиятне тудыручы, саклаучы чыганак Мина калса. «Агыидел»нен илһамлы чыгып килүе һәм халыкка рухый азык өләшүе—Урал батырнын. авызына уртлап, изге табигатькә тере су бөркүенә бәрабәр ул. Журнал безне үз аныбыз коргаксуыннан саклый, йөрәкләребезне мон-хисләр белән тутыра, акыллырак, мәгълүмаглырак булырга ярдәм итә, күнел очышы бирә Әгәр республикабызда канкоеш юк. социаль тетрәнүләр урап үтә. төрле милләт кешеләре килешеп яши икән, мин монда шулай ук матбугатның, шул исәптән «Агыйдел* журналының да. зур тәрбия кочен күрәм Ул хата адымнан, теге яки бу милләткә ачу. үпкә йөртүдән саклый—югары мәдәният булган җирдә вак ыгы-зыгыга урын калмый.
Гәрчә журнал битләрендә дөнья күргән әсәрләрне саный-барлый китсән. бихисап томнар сыйдырган әллә күпме китапханә киштәләре тулыр иде Нигездә, бар башкорт әдәбияты «Агыйдел» битләре аша үтте һәм бүген дә үтә килә. Боек замандашыбыз Мостай Кәримнен «Минем беренче шигырем «Октябрь* журналында 1937нче елда басылып чыкты Һәм менә шул көннәрдә үземнең яна басманы—биш томлыкны —кулга алгач, уйланып тордым, ә бит шул томлыкка тупланган бар әсәрләрем дә «Агыйдел* аша. анын югары критерие, укучылар бәһасы аша үтте *—
дигәне моны раслау булыр.
Халык шагыйренең әйткәннәренә 1923 елдан башлап бүгенге көнгә чаклы әсәрләре журналда чыккан бар башкорт әдипләре дә кул куя алыр иде. «Башкорт милләтенең рухый үсешендә, туган телне саклауда, халкыбыз язмышын хәстәрләүдә ни тиклем катлаулы чорларда тынгысыз эш алып барган «Агыйдел» журналы белән тиңләшерлек башка басма бездә юк...», ди халык шагыйре Равил Бикбаев. Бу сүзләргә ни өстисең, хак сүзләр.
Басма үз-үзенә бикләнеп кенә яшәми, үзенен тәүге саннарыннан ук республика укучысын тугандаш республикалар, шулай ук чит ил әдәбиятларының ин яхшы әдәби үрнәкләре белән дә таныштыра килә. 20-30нчы елларда бу тенденция ниндидер дәрәҗәдә үзебездә югары художестволы әсәрләргә кытлык кичерелүе аркасында булса, соңрак ул халыклар, илләр, кыйтгалар арасына дуслык күперләре салучы буларак танылды. Нәтижәдә Рәсәй, СССР, дөнья дәрәҗәсенә күтәрелгән байтак югары художестволы әсәрләр бихисап укучыларыбыз күнелен яулады.
Калын әдәби-художестволы журналы, энциклопедиясе, милли театры, операсы, эпосы, милли герое булган милләт бөек милләт ул. Төрки әдәбиятлары арасында милли әдәби-художестволы журналларының мененче саны чыгуы белән горурлана алган басмалар күп түгел. Бу да бит тарихыбызның борынгылыгын, мәдәниятебезнең тирән тамырлары барлыгын дәлилләүче факт.
XX гасырнын икенче яртысы, бу гасыр башы башкорт әдәбиятының нык күтәрелгән чоры. Бу күтәрелеш, миңа калса, беренче чиратта, халык шагыйрьләре М Кәрим, Н. Нәҗми. Ә. Атнабаев, ГИ. Кәримов. Р Гарипов. Р Бикбаев. Т Юсупов шигърияте, Р Назаров, X Назар. М Гали әсәрләре, Һ. Дәүләтшина, 3. Биишева, Д. Исламов. Я Хамматов, Ә. Хәкимов. Б. Рафиков, Н. Мусин романнары. С Агиш, Ш. Янбаев, III Насыйров, Р Солтангәрәев, Т. Гыйниятуллин повесть, хикәяләре, Н. Асанбаев, Ф Бүләков пьесалары, Г Хөсәенов. К. Әхмәтҗанов, Ә. Вахитов, М Минһажетдинов фәнни эшчәнлегендә, аларнын тәнкыйть, әдәбият гыйлеме эшендә чагылыш таба. Бүген Г. Якупова, Т. Ганиева. М. Ямалетдин, Ф Тугызбаева. Г. Котыева. С. Әбүзәр, X. Тапаков җаваплы эшли. Димәк, башкорт әдәбиятының өметле киләчәге бар, дип ышанычлы әйтеп була. Саналган, саналмаган әдипләрнең барысының да төп әсәрләре укучыга, нигездә, «Агыйдел» журналы аша барып җитә. Бу шулай ук алар артыннан килгән яшьрәк буын вәкилләре өлешенә дә төшәчәк.
Ә хәзер, алда әйткәнемчә, төрле тематикалы һәм жанрлы, төрле манералы һәм стильле башкорт әдәбиятының кайсыбер өлгеләре белән таныштыру мәле җитте. Хәерле сәгатьтән, туганнар!
Әмир ӘМИНЕВ.
«Агыйдел» журналының баш мөхәррире