Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНСЕЗ ДӨНЬЯ

Минсез дөнья
Ташладың да тынычландыңмы соң, Котылдымы җаның газаптан? Кавышуның, хушлашуның аның Кайтавазы үрти азактан.
Әле синең үксеп елаганда Чәчләремә килер яшь сөрткең. Яшеренәсең килгән чаклар булыр Канатында ана бөркетнең.
Җир белән күк араларын иңләп Дулауларым төшәр исеңә. Учларыңнан эзләп исерерсең Җаным белән тәнем исенә.
Ташладың да котылдыңмы инде?
И бәхетсез кешем, күр әнә,
Минсез дөньяң йөккә узалмаган Түлсез хатын кебек сызлана.
Хушлашканда, юлың уңсын, дидем, Әй укталдым караш җиткәнче: Күктән өмет, миһербанлык катыш Аяу көткән гүя, теләнче.
Икебезне берәү иткән җирдән Алып китә сине зәңгәр "ТУ". Еламадым. Үрелеп сыгып элдем Сытылырга торган болытны.
Тамара ГАНИЕВА — шагыйрә, "Агыйдел” журналының шигърият булеге мохәррире; “Аркаим”. “Кызыл гөмбәләр” һ.б. китаплар авторы. Уфада яши
Көндез күктән инде өмет өздем, Сер-тылсымы кигге төннәрнең. Чәчең тәме белән яшең тәме Сүрүендә каурый мендәрнең.
Малеевка шигыре
Татлы тоткынлыклар тәмам, Хуш, урман кочаклары. Кошларның тәрзә төбендә Эч серен бушатканы.
Хушыгыз, уйчаннар иле, Әйбәтләр оешмасы, Хисләрнең ташып, шашынып, Агарга тулышканы.
Каймак кебек татлы һава, Сихәтең ни чамада? Төннәрен төшләр дә тетри Уфа дигән калада.
Хуш, Малеевка урманы.
Мин—яуга керер солдат.
...Бу ханым нәрсә сөйли дип, Каеннар тора карап.
Кырым гизәм
Чаң-чоң итеп чиркәү кыңгырау суга, Мыштым ойый мәчет Кырымда. Ишетелсә икән берәр татар сүзе Элек гүләп торган урында...
Базарына төштем,
Сәүдә дисәң,
Җанын фида кылыр татарлар Кайда булгандыр ул?
Мәйдан тулы
Бүтән телле алыпсатарлар.
Эшем кырам мин дә,
Кырым гизәм.
Чит кеше мин монда,
Чит илдән.
Юк, «кыпчагым, бул кунагым», диеп, Йөгәнемнән алып үтенгән.
Яр читендә чиркәү кыңгырау кага, Тау башында мәчет,
Юк азан.
Диңгез кыйммәт монда,
Кояш кыйммәт.
Милләт кайгылары—
Нык арзан...
Ява мәллә? Сүндермәсме Уг янган башкынамны. Күзләрем күктә: Яшенне
Чорнарга ашкынаммы? Ява мәллә? Дөбер-шатыр
Кемне күк камчылады? Зурдан кубып шаулады да, Яңгыры—тамчылады. Аяусыз усал мәкердән Көчләнгән сылу сыман, Күктән кубып төшкән болыт Үзәндә ята елап.
Төн куены
Күксел тауга ара якынайгач Җете кызыл булды ак кояш.
—Куеныма чум да.—диде кыя, Җангынаңны җылыт, карендәш!
Уйга калды Кояш, һаваланып,
Кире үрли язды күкләргә.
—Таң атканчы гына,—диде күк тау,— Сыенышып яллар итәргә.
Тау куены белән төн куены Ике ялгызакны куш иткән, Тәкәбберләр ничек кавышсын дип Әйтүләре җирле буш икән.
Уйлама да икән, бу гомерләр Табыштырмас диеп юк җирдән. Ялгызлыктан өшеп кайчакта мин Үз-үземнән учак тергезәм.
Кояш белән тауда эшләре юк,
Җир оеган, йоклый изерәп.
—Бүген төнлә көт,—дип пышылдаган Берәүнең мин куркам килереннән. ...Килмәсеннән куркам бигерәк.
Каравылчы
Юк, таң атмый әле...
Йокы качты.
Ни хикмәттер күзне шар ачты.
Әллә ни эш кырган кешедәй бер Утырам шунда.
Төнге карачкы.
Сүндерегез эфир, Җиһан чыңын, Килеп тулып минем зиһенгә, Башкынамны шыплап зыңлата бит, Таң атканчы чыда, түз генә.
Бер йокласым килә изрәп китеп,
Җир өстендә чакта, аң көе.
Өсләремә ишелеп төшмәс борын Мәте катыш балчык өеме.
Беразга тик онытылсаң иде Арыныр иде күңелең талудан.
Утырам шунда:
Гүя, Җир-Җиһанга Каравылчы итеп куелган.