ХӘЗЕРГЕ ХИКӘЯ


Инде хәбәр иткәнебезчә, редакциядә әдәби тәнкыйтьчеләр һәм язучылар
катнашында «Хәзерге хикәя» дигән темага «түгәрәк өстәл» сөйләшүе булып
узды. Сөйләшүгә юнәлеш бирү өчен түбәндәге сораулар куелган иде:
1. Хикәя жанрының соңгы еллардагы уңышлары нәрсәдә?
2. Соңгы еллар хикәяләренә нинди типик җитешсезлекләр хас?
3. Бу жанрны ничек үстереп була?
Түбәндә кайбер чыгыш ясаучыларның фикерләрен урнаштырабыз.
Рифаг СВЕРИГИН:
1- Безнең әдәбиятта хикәяләрнең, бигрәк тә хикәя-новеллаларнын. матур үрнәкләре бар. Вакыт ягыннан алар күбрәк узып киткән егерменче гасырның төрле чорларына карыйлар. Заманында Шәриф Камал. Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов. Гаяз Исхакый. Ибраһим Гази. Мирсәй Әмир. Әмирхан Еники. Фатих Хөсни. Аяз Гыйләжев, Рафаил Төхфәтуллин. Мәгъсүм Хужин иҗат иткән хикәяләр әдәбиятыбызның алтын фондына гына түгел, күңел түрләребезгә, хәтерләребезгә дә кереп урнаштылар. Бу күркәм эшне лаеклы рәвештә дәвам иттерергә омтылучы талантлы хикәячеләребез бүген дә бар Мәсәлән. Фәнис Яруллин, Айдар Хәлим. Радик Фәизов, Камил Кәримов, Нурислам Хәсәнов. Фәрит Яхин кебек әдипләр бер-берсен яисә башкаларны һич тә кабатламыйча, классик хикәя традицияләрен яисә казанышларын бүген дәвам иттерәләр, үстерәләр һәм хәтта үзләренчә камилләштерәләр дә.
Гадәттә чын хикәя-новелланын ачык беленеп торган төше, үзәге, «йөзем җимеше» була. Хикәяләрнең кайберләрендә бу үзәк әсәрнең тукымасына сенә. шунда эреп, тарала. Кайчагында ул кабатланмас әдәби деталь рәвешендә тик бер мизгелдә генә күренеп ала һәм хикәя өстенә нур көлтәсе сибә—әсәрнең төп фикер- мәгънәсен көтелмәгәнчә, янача ачып җибәрә—гүя эстетик энергия үзенең куәтле киеренкелеге-вольтажы белән синен зиһененә, акылына суга һәм син әле генә, хикәянен алдагы өлешендә укыганнарынны да яна яктылыкта, башкача аңлый башлыйсын. Мәсәлән, мондый алымнын мисалларын Әхәт Гаффар хикәяләреннән табып була («Коелы өй». «Энә күзе» һ.блар).
Язучы Айдар Хәлим исә героеның һәм укучысының башыннан үткәннәренең хикмәтле, мәгънәле якларын таба, төрле халәт, мизгел, күренешләрне үз төсләре, тавышлары, моны, яңгырашы, төсмерләре белән ала һәм аларны үзенчә яңарта, үзебезнең дә күңел хатирәләребезне, истәлекләребезне дә кузгатып, җитди һәм олы тормыш фәлсәфәсенә юл ачып җибәрә («Кыйбла». «Кылганнар чәчкә атканда», «Трофей ашъяулык» һ. б.)
Фәнис Яруллин. Радик Фәизов. Мансур Вәли-Барҗылы, Фәрит Яхин кебек хикәячеләр үз әсәрләрендә тормыш вакыйгаларын һәм күренешләрен төгәл һәм эзлекле итеп сурәтләргә тырышсалар. Рифә Рахман. Рәмзия Габделхакова кебек әдибәләр үз күнелдәгеләрен укучыга гына түгел, геройларының, бигрәк тә героиняларының төп-төгәл рәвешләрендә үзләренә дә аңлашылып җитмәгән чуар психологик халәт айкалышларын, фәкать хатын-кыз логикасы аша гына хәл ителерлек сюжет маҗараларын кызыклы хикәяләргә әверелдерәләр (сонгы автордан
кайбер мисаллар «Бер микъдар былбыл», «Чәчәктә кайткан ят*. «Судан тапкан йөтемнәр», «Китмә!!!*).
Гомумән, хәзерге татар хикәяләренең диапазоны бик тар түгел. Эшләнешләре ягыннан караганда, анын бер тармагы гадәти новеллаларга тартым булса, икенчесе һәртөрле вак этюд- парчаларга, эчтәлеге-пафосы ягыннан лирик, юмористик язмаларга килеп тоташа. Икенчесенә аз гына тукталып үтик: Фәнзаман Баттал. Тәлгат Нәжмиев. Алмаз Хәмзин кебекләр беркайчан да күләмле жанрларга үрелмәделәр, хәлта гадәти хикәя кысалары да аларга артык кин булып тоела. Әмма кечкенә, мобиль жанрларнын да үз сыйфат югарылыгы, биеклекләре барлыгын истән чыгармыйк.
Фәнзаман Баттал. сарказм катнаш ирония тарафдары буларак, заманнын көнкүреш хәлләрен бар ваклыкларына кадәр күрсәтә белсә. Алмаз Хәмзин төп игътибарны сәхнәгә чыгып сөйләрлек, хәлта җырларлык күренеш-монологларга юнәлдерә. Ә Тәлгат Нәжмиев тормышта тик үзе күргән, үзе белгән конкрет кешеләрне генә, ул очракта да тик ил-күз каршында танылганнарын гына алып, шуларнын биографияләрендәге көлкеле яисә аеруча истә калырдай вакыйгалар, фактлар тирәсендә миниатор сюжетлар оештыра, оста юморист Тәлгат Нәжмисвнен геройлары бу әсәрләрдә тормыштагы үз исемнәре, характер сыйфатлары, хәлта үз килеш-килбәтләре белән йөриләр, катнашалар, төрле көлкеле хәлләргә юлыгалар Әмма автор шәхеснен абруена зыян китермичә генә көлә белә—бу хикәячекләр рәсем сәнгатендәгечә. шартларны ла хәтерләтәләр—алар яшь кактус энәчекләредәй. аз гына чәнечкәндәй итсәләр дә, прототипларга яисә аларнын якты истәлекләренә тап төшермиләр—киресенчә, бу аларны хөрмәт итүгә яисә яратып искә алуга тин
2. Төп эшкә хикәянен табигатен, хасиятләрен аңлап җиткермәү комачаулый— кайберәүләр теләсә нинди вакыйга да хикәягә нигез була ала. шул турыда ничек язсан да. хикәя туа дип уйлыйлар, ахры Шуна күрә, кулына каләм алган һәркем, әгәр шигырь язмаса. хикәягә тотына Менә шуна күрә матбугатта хикәя исеме белән дөнья күргән язмалар бихисап, әмма чын хикәя дип саналырдайлары бик аз
Монын шулай икәнлеген 2007. 2008 елларда журналда үткәрелгән хикәяләр конкурсы да раслады. Бер яктан, ул хикәяләренең саны күплеге белән шаккатырса (ялгышмасам, конкурска йөзләп хикәя килгән иде) икенчедән, жанрнын гүзәл традицияләренә тугрылыкны саклаган хәлдә, анын яна мөмкинлекләре турында сөйләрлек, яна ачыш булырдайлары бик аз иде Жанрнын төп критерийларына җавап бирерлеклеген сайлап алу да. жинүчеләрне билгеләү эше дә шактый кыен булып чыкты.
Жанрның тәгаен чикләрен билгеләү, ачыклау да бүген кыенлаша бара— хикәябезнең ярлары картаеп, камыш басып, баткаклы сазлыкка әйләнеп баручы күл читләрен хәтерләтә. Ә элеккеләре дала уртасындагы түгәрәк көзгедәй ялтырап ята торган матур күлләр иде. Бүген исә. классикларыбыздагыча. айлар-еллар үтсә дә. исемен әйтүгә сюжеты-вакыйгалары. идеясс-барлыгы. геройлары жанлана. күз алдына китереп, искә төшерердәйләрсн табуы жинел түгел.
3. Хикәя жанрынын мөмкинлекләре гаять зур Тик бу өлкәдә эшләүчеләребез монарчы күргән-белгәннәре белән генә чикләнмичә, тормыш казанында ныграк кайнап, тсма-сюжетларын да шуннан чумырып атсыннар иле
О Генри. Эдгар По. Голсуорси. Сомерсет Моэм. А П Чехов. А П Платонов кебек дөнья классиклары тудырган хикәя, новеллаларның ин матур үрнәкләре белән якыннанрак танышып, шуларны үз әсәрләре белән янәшә куеп карарга гадәтләнсәләр дә бик әйбәт булыр иде
Халисә IIIИРЧӘН:
Сонгы еллар татар прозасына без тәнкыйди карарга гадәтләнеп кңтәбез. хәтта прозаны сүгү модага кереп китте кебек «Проза «телсез* калды, композиция матурлыгы югалды, унай геройлар күңел кайтаргыч» дип тәнкыйтьлибез Уйлап караганда, «проза» төшенчәсе шулкадәр кин бит ул монда никадәр төре булган роман жанры да. повесть-бәяннар да. хикәя-әдәби очерк-эссе-новеллалар да карый Барысы да начар булып бетә алмый ич инде' Миңа калса, хикәя жанры Әмирхан
Еники. Фатих Хөсниләр заманыннан ук үзенен бөтенлеген, матурлыгын саклап килгән жанр ул. Хикәя язуга авторлар да бик житди карыйлар, чөнки язманын һәр бите, һәр юлы укучының күз алдында; биредә, роман яисә повестьтагы кебек, "әсәремнең башында нәрсә яздым икән?» дип уйлап утырасы юк. Шаяртам, билгеле, шулай да жанрнын кыскалыгы осталык таләп иткәне аңлашыла. Татар хикәясенен сонгы еллардагы уңышлары саннын да. сыйфатның да артуы белән куандыра, минемчә. Талантлы хикәя осталары үсеп чыкты, яңа исемнәр барлыкка килде, китап киштәләре яңа хикәя китаплары белән баеды. Алар арасыннан аерым бер исемне атау кыен, чөнки бер авторның тел матурлыгы күңелгә хуш килсә, икенчесенең конфликт барлыкка китерү һәм чишү осталыгы, өченчесенең баш әйләндерерлек композицион төзелеш коруы гажәпкә калдыра... Үзем бик яратып укыган берничә авторны әйтеп үтәсем килә. Г. Гыйльмановны без зуррак жанр остасы буларак кабул итәргә өйрәнгәнбез, тик аның хикәяләре дә («Ана сүзе». «Әрем исе». «Күңел күзең күрәме?». «Гомер эзләү» һ. б.) һәр яктан күңелне кузгатырлык. Рәмзия Габделхакова хикәяләре көчле лиризм белән сугарылганнар. Бер караганда, тормышта һәркөн кабатлана торган гади ситуацияләр, тик шулар арасына Рәмзия ханымның гына күзенә күренгән бик нечкә төсмерләр килеп керә дә, күнелне чеметеп ала. Камил Кәримовның әле жинелчә юмор белән сугарылган, әле йөрәкне сыздырырлык моңсулык өртелгән хикәяләре хәтергә уелып кала. Ә менә «Сары йортлар сере» белән татар прозасына бәреп кергән Марат Кәбировны мин «виртуаль язучы» дияр идем. Бүгенге яшьләрне китап укытып карале син! Кем әйтмешли, тау Мөхәммәд янына килергә теләмәсә, Мөхәммәд тау янына барыр ди Бөтендөнья интернет челтәре аша ниндидер бер итальян яки бразилияле белән «1_1пгеа ТоитатеШ» уены уйнап яткан татар малае Марат Кәбиров сайтына эләгә һәм «тагагкаЫгоу. сот»да эленгән романнарның исемнәреннән генә дә («Параллель дөнья». «Чиксез табут». «Хөрмәтле мәет әфәнде». «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Убырлар уянган чакта») башы әйләнеп китә! Болар барысы да татар телендә ич! Рей Бредбэриларын бер якта торсын! Укыган өчен акча түлисе бар анысы, шулай да. нихәл итәсен. «нык үскән капитализм» заманында яшибез бит... Рухи ризыкны бушка бирмиләр... Романнарына караганда, Марат Кәбировнын хикәяләре миңа күбрәк ошый. Проблеманы куя белү, чишә белү, психологизм. конфликт барлыкка китерә белү осталыгы белән ошыйлар.
2. Безнен дөнья ихтыяж кануннары буенча яши. моны хәтта коммунизм классиклары да кире кага алмадылар. Ихтыяж—без яшәгән заманның да төп кагыйдәләренең берсе. Ихтыяж булса, әсәрләр укыла, ихтыяж булмаса—укылмый. Ә ихтыяҗны булдыру өчен һаман да шул заманнан артта калмаска кирәк. Хәзерге заман кешеләрен нәрсә кызыксындыра? Нәрсә турында укырга телиләр алар? Дөнья халыклары «Код да Винчи»ны укыйлар икән, димәк, татар халкының да шуны алыштыра алырдай әсәре булырга тиеш. Марат Кәбиров, бу яктан караганда, яңа тип язучы буларак, жилнен каян искәнен яхшы чамалый. Әдәбият—хис дөньясы Көчләп яраттырып булмаган кебек, укырга теләмәгән китабын кешедән көчләп укытып булмый. Темаларның саегуы да. бәлки, шуна бәйледер. Безгә үзгәртеп кору чоры алып килгән рухи ярлылыктан чыгу өчен әле тагы күп еллар кирәк булыр.
Прозаның, димәк, хикәянен дә төп кимчелеге итеп, тел ярлылыгын күрсәтәләр, хәзерге проза әсәрләре сөйләп бирүгә корылган, диләр. Анысы шулай, ләкин хикәянең нәрсә икәнен аңлаткан әдәби сүзлекләрнең барысында да хикәя «сөйләп бирүгә корылган кече эпик жанр» дип күрсәтелә! Димәк, телибезме, теләмибезме, сөйләп бирергә туры килә. Ә. Еники. Ф Хөсни хикәяләре дә сөйләп бирүгә корылганнар. Тик тел аерыла шул Марат Кәбировнын хикәясендә өч сүздән торган жөмләләр саны егермегә житсә, Ә. Еникинең хәтта саф диалогка корылган «Яшьлек хатасы» хикәясендә дә уннан артмый. Мин Марат Кәбиров хикәяләренең теле ярлы дип әйтергә теләмим, киресенчә, урыны-урыны белән ул искиткеч сурәтләү осталыгы күрсәтә. Анын хикәяләренең теле сюжетка, ягъни автор барлыкка китергән вәзгыятьнең киеренкелегенә бәйле. Гомумән, теләсә кайсы әсәрнең тел төзелеше сюжетка тыгыз бәйләнә. Шулай да матур әдәбият теленең югары формасы (классик татар әдәби теле) бетүгә таба баруы һәркемгә билгеле, минемчә. Дөньяда хөкем
иткән прагматиклык әдәбиятка, сәнгатькә күчә. Бәлки, бу вакытлы күренештер Бәлки, иөз-ике йөз елдан сон әдәбият-сәнгать үзенен тәхетенә янадан утырыр Тарихта Янарыш чоры (Ренессанс) булган бит!
Прагматиклык язучынын тормышына да тамыр жәйле Урта яшьләрдәге профессиональ язучыларыбыз (ягъни, өйдә утырып, бары ижат эше белән генә шөгыльләнә торган язучы) юк икәне беркемгә дә сер түгел. Мондый хезмәт белән гаиләне туендырып булмый. Димәк, эш эзләргә туры килә. Гадәттә күпчелек язучыларыбыз—журналистлар, редакция хезмәткәрләре. Гаэета-журнал өчен языла торган мәкаләләрнен теле матур әдәбият әсәрләре теленнән аерылырга тиеш, әлбәттә, ләкин аларны бер үк кеше яза бит' Шул рәвешле, публицистика жанры матур әдәбиятка үтеп керә һәм тел фәкыйрьлеген китереп чыгара
3 Яшьләрне укытырга, өйрәтергә кирәк, минемчә. Тукай әйтмешли. «Картаеп каткач буыннар, эш белү унайсыз ул.* Хәзерге язучылар үзләренә тин алмаш әзерләү турында уйланырга тиеш. Кызыклы әнгәмәләр. дәресләр, кичаләр оештыру мөмкин ич! Безнсн яшьләр үхләре башлап иөриләр. аларны бары кузгатып җибәрергә генә кирәк! Секциянсн күптән түгел булып узган бер утырышында классикларыбызнын тавышы-кинәшләре язылган тасманы бергәләшеп тынладык. Күңелләргә искиткеч тәэсир итә' Язучылар берлегснен яшьләр катнашында үтә торган утырышларында шундый язмаларны тынлау гадәткә керсә яхшы булыр иде.
Әлбәлтә. кызыксындыру чаралары да булырга тиеш Русларда әдәби ижат кешеләренә генә бирелә торган уналты премия бар. кайберләрснен күләме өч миллилион ярым сумга житә диләр. Бездә дә премияләр аз түгел, тик алар аерым номинацияләрне күздә тотып бирелсә (әйтик, ин матур телле яисә ин кызыклы композицияле әсәр), файдалырак булыр иде. минемчә
Әйтергә теләгән сонгы сүзем шул: хикәя жанрын үстерүнен ин кулай юлы— язарга, язарга һәм язарга!
Рафаэль МОСТАФИН:
Хикәя жанры соңгы елларда кризис кичерә Ә Еники. Ф Хөсни. Р Төхфәтуллин хикәяләреннән сон жанрнын саегуы аеруча нык күзгә ташлана Әлбәлтә. хикәяләр бөтенләй юк түгел, алар әледән-але басылып тора. Араларында матур-матур хикәяләр дә очрый Әмма тулаем алганда аларнын ләрәжәсс шактый төште
Сонгы берничә елда басылган хикәяләр арасында Мәгъсүм Хужин хикәяләре аерылып тора. Аларда тормыш дөреслеге бар Алар телнен байлыгын, эчке бер мон булуы белән күнелне жәлеп итәләр Менә, әйтик. «Казан ут.лары»нын 2008 елгы 5 нче санында басылган «Ипи. Колын Без* хикәясе Монда мин искиткеч тирән мәгънә күрәм. Авгор гади авыл малае язмышы аша илебездә барган социаль үзгәрешләрне бик оста итеп тасвирлый Без гаспсезгә кулга алуларны, халыкнын җиргә мәхәббәтен, телен, милли үзенчәлекләрен югалтуны күрәбез Анын сәбәпләре турында уйланабыз Болар барысы да бик тәэсирле итеп күрсәтелгән
Сонгы елларда «Казан утлары*нда басылган хикәяләр арасында Вакыйф Нуриевнең «Кара бишмәт* хикәясе дә бик матур тәэсир калдырды Б> хикәядә лирик җылылык, эчке бер мон бар Хәер, бу хикәя турында Нәкыя ханым Гыйлажева матбугатта язып чыкты инде. Мин анын фикерләре белән тулысынча килешәм Журналда даими басыла башлаган «Тормыш язган хикәяләр» дә игътибарны жәлеп итә Аеруча мина охшаганнар арасында Нәүфал Хәмидх л.линнын «Кабер казучыларлы Монда тормыш чынбарлыгы да. ачы ирония, сарказм да бар
Үз юлын Тәлгат Нәжмиен тә тапкан Ул бик кыска формада тормыш үзе тхдырган мәзәкләр турында яза Бер караганда, бу язмаларның эчталегс сай. мәгънәсе юк кебек тоелуы мөмкин. Әмма аларны укыганда ихтыярсыздан елмаясын һәрхалдә. .нарны укуы күнелле
Рифә РАХМАН:
•Казан утлары» журналы сонгы елларда сан ягыннан кискен артып киткән хикәя жанры хакында «түгәрәк остәд.нс бик вакытлы оештырды Әлеге үзгәрешләр формамын арифметик артуы гына булып калмады, сыйфат яссылыгында да күзәтелде
Хикәя—милли тел матурлыгын сакларга, аеруча ачык күрсәтергә ярдәм итүче жанр дип саныйм. Бәхетебезгә, хәзергә заманыбызның сөйләмебезгә салган зыяны анда азрак чагылыш таба, шуна да карамастан прозабызда барган телгә бәйле кайбер артка чигенешләр аерым авторлар иҗатында ачык күренә.
Хәзер хикәя язучылар зур бер авырлык алдында торып калды. Татар кешесе шәһәргә күчеп бетеп барган шартларда аның теле рус алынмалары белән кирәгеннән артык чуарланды, хәтта ки гомер бакый авылда яшәгән агай һәм апалар, әби-бабайлар арасында да чиста сөйләм гадәттән тыш бер күренешкә әйләнде. Алай гына түгел, үз сөйләмнәрен русча-татарча җөмләләрне аралаштырып төзегән авыл балалары барлыкка килде. Бу инде—телгә яраклаштырылмаган алынмаларның артуыннан да куркынычрак бер хәлдер. Яшьләрнең сөйләме ярлыланды, тар даирәнекенә (сленгка) әйләнде. Әлеге сөйләмне ничек хикәядә бирергә? Мин еш кына югалып калам һәм шунлыктан балачактан күреп үскән хәлләрне тасвирлауны хуп күрәм.
Икенчедән.татар гаиләсе, татар тирәлеге чуарланды. Катнаш гаиләләр тормышын ничек чагылдырырга? Рус-татар мохитен. ике милли тел сөйләмен кертеп, ничек тудырырга? Роман-повестьларда бу җиңелрәк. Шигырь һәм хикәя кебек нәзберек һәм кече күләмле жанр формалары алынма сүзләрне, бигрәк тә килделе- киттеле геройлар диалогын бик авырдан кабул итә. «Милли үзаңны чагылдыру да формалаштыруда, реаль тормышны чагылдырган әсәрләр генә булыша» дигән караш тарафдарларына менә миндәйләргә нишләргә? Үз принципларына каршы барып, җитмешенче елларга исән-имин килеп җиткән, бик нык камилләшкән, әмма үзгәртеп кору чорында чынбарлыкта яшәүдән туктаган тел белән язаргамы, заманчасына күчәргәме, әллә инде алтын урталыкны табаргамы? Сөйләмнең герой характерын чагылдыруын күздә тотсак, бик кыен очрак килеп туа. Болай да прозабызда дүрт сыйныф белемле геройлар, кеше үтерүчеләр галимнәр теле белән сөйләшә, аларча фикер йөртә яисә кирәгеннән артык төчеләнә. Әгәр дә инде тискәре» үзгәрешләргә юл биреп, заман теле белән иҗат итәргә тотынсаң, берничә елдан синен әлегә татарча дөрес сөйләшкән, телен яраткан укучың да «чирмешчә» сөйләшә башлар һәм әдәбиятыбыздан бөтенләй үк баш тартыр.
Темага бәйле проблемалар да бар. Бүгенге көндә татар хикәясенә шәһәр тормышын чагылдыру җитми дибез икән, анын бер сәбәбе әлеге дә баягы тел проблемасына барып тоташа. Шәһәрдә яшәүче татарга авылның үткәне турында язуыбыз, бер яктан, яхшы да. Милли хисне тәрбияләрлек материал җитәрлек һәм нәкъ менә шул җирлектә күп тә ул. Икенче яктан, без шәһәр тормышыннан шул хисне үтерерлек күренешләрне табып алып кире кагарга бурычлы, замананың кеше рухына зыян салырлык якларын бүгенге укучыга ничектер ачарга тиеш.
Шул ук вакытта шәһәр чынбарлыгын тасвирламауның башка сәбәбе дә бар. Кешеләрнең тормышы анда яшәгән тораклары кебек үк шактый охшаш. Аның хәтта вәхешлеге белән имәндергән. көн дә кич «Эфир» программасы күрсәткән күренешләре дә бер-берсенә тартым. Күп ишеткән саен күңел ката бара, ә менә авылның кечерәк кенә вакыйгасы да уйга сала. Авылда тугангамы, анда кайткач, яшәү һәм үлем, узган һәм киләчәк, ата-баба. милләт турында күбрәк уйланасын, аның суларын эчеп сафланасың, яшәүгә өмет аласын, әмма тагын авыл тарлыгыннан шәһәргә качасын. Язучынын. ул иҗат иткән геройның шушы ике арада бәргәләнүләре хикәя формасында да чагылыш таба башлады. Без кайчандыр авылдан шәһәргә күчкәндә урталыкта торган каһарманнарны бөтен нечкәлекләре белән бирсәк, анын социаль статусын үзгәртүен унай дип карасак, хәзер бу мәсьәләне бөтенләй башкача чишәбез.
Әдәбиятка яшьләр килә башлады. Аларда да шәһәр балалары тормышы тасвирлана, әмма берьяклы, сюжетлар гади, ярлы һәм охшаш. Бу да алар яшәгән шартлар белән аңлатыла. Тора-бара. тәҗрибә туплагач, яшьләребез бу киртәне узар дип уйлыйм. Әлеге яшьләр, башкалардан ишеткән вакыйганы тасвирлагыз әле. дигәндә, шактый кызыклы гына әсәрләр язалар. Димәк, бүген әдәбиятка килүче яшьләр киләчәктә хикәя жанрын лаеклы дәвам итәрләр дигән өмет бар. чөнки каләмнәре йөгерек һәм көчле.
Моннан тыш шул да сөендерә: әдәби мәйданга ныклап аяк басып килүче яшь
буыннын ясалма сюжетлы әсәрләрендә дә әдәби этләнү омтылышы чагыла, ә менә инде әдәбиятка ия кайбер ир язучыларыбызнын хикәяләре, реалистик әдәбият булырга дәгъва белдерсәләр дә. хыял җимеше яисә артык нык үзгәртелгән тормыш вакыйгасы сыман Мине, мәсәлән, андый әсәрләр жәлеп итми
Жәлеп итү дигәннән, хикәя, гомумән алганда, сиксәненче еллардагы биеклегеннән нык күтәрелде, әмма истә калырлык әсәрләр бармак белән санарлык кына. Барлык матбугат органнары да хикәя конкурслары уздырды, яратып укыган әсәрләр дә бар иде кебек, нәрсә хакында иде алар—әйтә алмыйм Ин кызыгы шул: минем күзлектән караганда, конкурсларда катнашырлык түгел кебек әсәрләрнен эчтәлекләре дә истә калган.
Мине сөендергән күренешләрнен берсе хатын-кыз хикәясенең, повесть һәм романнардан аермалы буларак, укучы тарафыннан ир-атларныкына караганда җылырак кабул ителүе. Үзем, мәсәлән. Р Мулланурова Ф Жамалетдинова. А. Әхмәтгалиеванын әсәрләрен бик рәхәтләнеп укыйм Хатын-кызларыбыз кешеара мөнәсәбәтләрне тирәнрәк һәм нечкәрәк ачалар, милли әхлак, гаилә турында уйландырырлык әсәрләр язалар Әлбәттә, житешсезлекләр хатын-кыхлар прозасына да хас Яшь тәнкыйтьчеләр белән анализ ясау, мәсәлән, конкурсларда гел урыннар алып килүенә карамастан. Рәмзия Габделхакованын кайбер хикәяләрендә сюжет логикасы аксаганы, мотивлаштыру җитмәүне күрсәтте Анын каравы ул кулланган тормыш материалы шактый бай. уку өчен кызыклы Әсәрләре теле һәм идея эчтәлеге белән авторның кайда яшәгәнлеген, кайсы социаль төркемгә хас фикерләвен ачык күрсәтеп тора
Ир-атларнын кызыклы, актуаль проблемалы, оста тел белән язылган публицистик язмаларына, күләмле әсәрләренә бихисап мисаллар китерә алам «кайсы ир-ат прозаикның кайсы хикәясе бик ошады» дигән сорауга кистереп кенә жавап бирү кыен Кайбер ир-атларыбызнын прозасында күнелгә ятмаган әйберләр күбрәк Ясалма сюжетлардан тыш, тел ясалмалыгы Тагын бер нәрсәне әйтми калдыра алмыйм. Ир-атларыбыз ижат иткән хатын-кызлар еш гажәпкә калдыра, бу бит күлмәк кигән ир кеше ул ирләрчә уйлый, ирләрнен безне ярым-йорты аңлауларын чагылдыра, дисен. Шул ук вакытта алар прозасы милләтне яшәтүне, милли үзанны уятуны максат итеп язган әсәрләргә бай Бу очракта А Хәлим. 3 Зәйнуллиннар прозасын күздә тотам
Кыскасы, без гаиләдәге кебек, хикәя авторлары буларак та. бер-беребезне тулыландырабыз. Бу чыгышны йомгаклап, тагын шуны әйтәсе килә сан һәм сыйфат үзгәрешләре кичергән хикәянең әдәби классика киштәсендә урын алырлык әсәрләр сыйфатына ешрак ирешүен телим Хикәягә нибары шул житми Әмма хикәя үзе бар һәм булачагына шик юк. Классик хикәяләр сандыгыбыз татын да баер ате дигән өметем дә көчле.
Флора НИЗАМОВА:
Хикәя яза белүчеләргә сокланам да. көнләшәм лә Чөнки хикәя, сиземләвемчә, повесть яки романга караганда да авыррак жанр, аны чын оста гына яза ала Хәер әлсгә оста прозаик дип аталмаган язучылар арасында да менә дигән хикәячеләр очрап куя Күрәсең, бу—талант эше. Ходай Тәгалә бүләгедер инде Менә, мисалга, имамында, моннан егерме еллар элек, филология факультетларына аяк га басып карамаган Зөлфәт Хәкимжанов әдәбиятка бер кочак сатирик хикәяләре аша килеп керде Кем өйрәткән аны язарга ’ Ә бит Зазфәтнен хикәяләрен газета-журналлардан эзләп табып, кырылып укыдылар' Күп хикәяләрен артистлар үз репертуарына алды, сәхнәләрдән сөйләп йөрделәр Дөрес, хәзер Зөлфәт Хәким инде хикәяләр язмый, ахры, ул эрерәк жанрларга—романга, драматургиягә күчте
Гаҗәп хәл бүген хикәя жанрында хатын-кыз авторлар алга чыкты Гөлчәчәк Галисва Нәҗибә Сафина бу жанрда унышлы эшлиләр Бүген икс хикәячене аерып атап үтәсем килә: болар-Рәмзия Габлслхакона һәм Фирүзә Жамалетдинова Икесенең дә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан проза җыентыклары
бар, китапларында төп урынны хикәяләр алып тора. Һәм ике ханымнын да хикәяләре бер сулышта укыла. Гәрчә бу ике язучынын стиле, аһәңе бер-берсеннән нык аерыла.
Фирүзә Жамалетдинова—ин элек шагыйрә, берничә уңышлы шигъри җыентык авторы Шунадыр да, хикәяләре дә пафослырак, шигърирәк тел белән язылган Әйтик, менә Фирүзәнең «Таш чыгаручы», «Эш тәме» хикәяләрен алыйк. Икесе дә эштән тәм табып яшәүче, кешеләргә шатлык китереп яшәүче картлар турында. Берсе өлгергәннәрен генә сайлап, су төбеннән таш чыгара. Шул ташларны ватып, мунча ташына тилмергән кешеләргә бик аз гына хакка сатып бирә Ана алмашка яшьлеген Себер ягында, шахтада эшләп үткәргән ир кайта. Картның да, ирнен дә хикәядә исемнәре юк. һәм монын әлләни әһәмияте дә юк: автор аларны ниндидер фәлсәфи биеклеккә күтәрә, карт белән ир—игелекле эшнен дәвамчыл булырга тиешле икәнен күрсәтүче символлар гына кебек. Бу үзе үк шигырьгә, поэмага хас гомумиләштерү алымы Икенче хикәясендә дә—«Эш тәме»ндә Фирүзә Жамалетдинова үзенә кушылмаган, артык эш эшләп үзенә рәхәт табучы урам себерүче агайны сурәтли Бу юлы агайнын исеме бар—Галимулла. Хәер, ана исем бирмәсә дә, хикәянен бер чите дә кителмәячәк: бу юлы да язучының геройлары—балаларга бозлавык өстендә комнан кар бөртекләре ясаучы, чүп савытларына төрле сурәтләр төшерүче агай белән бер юлдан йөрүче түрә, вахтер егет, урам себерүченең эшенә бәя биреп торучы карчыклар, матурлыкка сокланучы балалар—исемсезләр. Бер хикәя канвасына (тукымасына) җыелып, алар, бергәләшеп, урам себерүченең хезмәтен ниндидер кул җитмәс югарылыкка күтәрәләр. Бусы да шигърият хасияте. Арада бер хикәя. «Васыять» исемлесе бүтәннәреннән аерылып тора. Татар авылына сугыштан иренә ияреп кайткан Мария хакында гынамы бу хикәя? Кыска, җыйнак тел белән язылган әлеге әсәрендә язучы Мария—Мәрьямнең, татар хатынына әверелеп беткән хәлендә дә, идән астына төшеп, үз диненә хас йолалар белән яшәвен сурәтли дә, аны табигый үлеменә китереп җиткерә. Баксан, Мария үзен күрше авылдагы урыс-чуаш зиратында җирләргә дип васыять әйткән икән. Әгәр хикәя шуның белән тәмамланса, әллә ни сискәндермәс тә иде. Гаҗәп түгел—христиан хатыны ич анын Мәрьяме. Юк шул, болай гына бетми әле. Күрше авылга Мария—Мәрьямне илтеп, җирләр кайтып килүчеләрнең машинасына буранлы юлда егет белән кыз очрап утыра.
«—Син Гарифулла малае, әйеме?—диде картларның берсе.
—Әйе.
—Кыз кемнеке?
—Анысы килен була инде,—диде егет.—Исеме—Мария. Кайткач, никахка керерсез.—Егет кош тоткандай елмайды...»
Һичбер төрле үгет-нәсихәтсез генә, татар авылынын фаҗигасен ача да бирә язучы.
Әнә шулай. Нәкъ шушы тәмамы өчен язылган бу хикәя. Кыскасы, шигырьләрдән прозага күчеп. Фирүзә Жамалетдинова үзенчәлекле яна хикәяче барлыгын исбат итте...
Рәмзия Габделхакованын «Көмеш тун»ын сатып алырга мине бу авторнын элегрәк газетадан укыган бер хикәясе этәрде. «Кәлүшле кыз» исемле хикәя иде ул. Шундук истә калды, авторнын исем-фамилиясен хәтер сандыгына салдырып куйды Һәм менә Рәмзия ханымнын ике ел элек чыккан китабын йотылып укып чыктым Бусы—бөтенләй бүтән стильдә язучы автор. Кырыс-жыйнак хикәяләү, сукмак- тыкрыкларга кереп буталып йөрмичә генә, сурәтләнәсе хәл-вакыйганы. тәлинкәгә салып дигәндәй, укучы алдына китереп куя ул. Хикәяләвендә һичнинди купшылык, бизәкләр юк—һәммәсе гап-гади. тормыштагыча чып-чын. Бик табигый диалоглар, тел төгәллеге һәм сюжет аныклыгы хас Рәмзия ханымга. Ә төп үзенчәлеге—һәр хикәя ахырында автор үз героена тиешле җәзасын йә рәхмәтен бирә. Хәтта тормышта еш кына алай булып чьпсмаса да, әлеге хикәяләрне укыгач, гаделлекнең барыбер
җинәсенә ышанычын арта Кырыс, әмма оптимистик рухтагы проза бу Мисаллар да китерим Габделхакованын «Сонгы һөҗүм» хикәясендә изгелеккә сатынган булып. Марсель исемле адәм актыгы ялгыз картнын пенсиясен, җыйган сонгы акчазарын «савып» алып китә Икенче бер ялгыз картнын да шундый ук бәлагә тарыганлыгын очраклы рәвештә ишетеп, бабай теге «изге зат»нын инде икенче кешене үз кармагына эләктергәнен анлый Һәм аферист егетне дә. анын әшнәләрен дә хәйлә белән үз өендә бикләп алып, яндырып үтерә. Билгеле инде, әлеге гаматеннән әсәренеп тетрәнүдән, үзе дә жан бирә Чөнки, гадел булса да. кеше үтерү гамате янә үз жәзасын алмый кала атмый—авторнын мантыйгы дөрес Кеше ышанмаслык хатме? Әйе. әмма хикәядә бу хәл ышандыра да. шатландыра да.
Рәмэиянен кайбер хикәяләренә мистика да хас Ләкин бу һич кенә дә үзмаксат түгел, ә фикер-идеяне җиткерер өчен сайланган атым гына «Карангылык эчендә» исемле хикәясе—шундыйлардан Карангы саткын төндә, барасы авылына барып җитә алмыйча, салам эскертендә кунып калгач, журнатистка төнне үзе кебек үк җылы эзләп эскерт эченә кергән ике кыз белән сөйләшеп үткәрергә насыйп була Ә иртәнчәк кызлар юкка чыга. Журналист, хат буенча теге авылга барып җиткәч, үзе мактап язарга тиешле колхоз рәисен эзләп таба Әле шушы авылдан тагын бер хат буенча килгән ул, берничә ай элек үк институтка керергә дип чыгып киткән ике кыз югалган.
Эскерткә килеп төртелүгә, рәис машинасына уг каба. Журналист күз алдында, кулларын чәбәкли-чәбәкли. ак бөркәнчекле ике кыз бии. ә машинада янган рөиснен кара шәүләсе иләмсез булып күккә күтәрелә дә, соныннан җиргә инә Эскерт урынында җәй көне үк югалган ике кызнын мәете табыла Менә шулай җәзалый язучы җан кыючы залим рәисне
Рәмзия ханымнын бик тә реалистик, шул ук вакытта психологик яктан бик төгәл хикәяләре күп. «Әниле йортта». «Берни дә булмады». «Кояш чәчәге». «Өченче бала», «Кәлүшле кыз»—шундыйлардан Ә «Көмеш тун*. «Авыру». «Теләк»—болары беркадәр О Генри новеллаларын хәтерләтәләр. Кыскасы. Рәмзия Габдслхакова укучыны бер «эләктереп* алса, үзеннән бер дә ычкындырмый торган автор, чын хикәяче Татар әдәбиятын мондый язучысы пәйла булу белән котларга була'
Гөлнара МАНСУРОВА:
1 «Яна дәвер кешесе» бәйгесенә тәкъдим ителгән хикәяләрне укып чыккач, авторлар геройлары, вакыйгалары, сурәтләү чаралары белән татар прозасындагы хикәя язу традициясеннән читләшергә тырышалар. янача уйларга омтылалар дигән фикер кала
Хикәяләүне төрле персонажлар алып баруы күзәтелә Мәсәлән. М Хужиннын «Ипи Колын Без» әсәрендә (хикәя исеме үк Ф Кафка иҗатын искә төшерергә мәҗбүр итә) вакыйгалар автор үзе һәм геройлары тарафыннан бәян ителә А Әхмәтгалиеванын «Өзелгән гөл» хикәясендә дә вакыйгаларга оч герой карашы сурәтләнә Шулай итеп, аларнын бер сызыктан үсүе-үзгәрүе генә түгел, ә тукталып шәрехләнүе дә күрсәтелә. Укучы хәлне төрле яктан карый ала
XX йөз башы татар прозасында кин кулланылышта йөргән интертскстуалылск (Г Рәхим. Г Исхакый Ф Әмирхан) бүгенге хикәядә дә бар Р Рахманнын «Сөннәтче әби». А Юнысованын «Мадам Бовари» әсәрләренең исемендә үк текстара аралашу күренә, хикәяләрдә безгә яхшы таныш булган әсәрләрнең эчтәлеге, идеяләре хәзерге заман ноктасыннан бәяләнә Мәсәлән. Р Рахманнын хикәясендә Г Исхакый тарафыннан билгеләнгән кыйммәтләренең югалмавы киресенчә, дәвам игүе ассызыклана А Юнысова чит ил яшәешендә актуаль мәсьәләләрне милли җирлеккә утырта, аларны һәр халык өчен әһәмияткә ия проблема дәрәҗәсенә күтәрә
Ә Гаффарнын «Коелы ой» әсәре бер вакыйганы тәэсирле сурәтләү һәм хатирәнең чиратлашып баруына корыла Тасвирлар көтелмәгәнрәк тоелса да шаккатырулар белән мавыгу сизелә («Минем йөгем пөхтә-чагыштырырга яраса, әз-мәз көмәнле бер бер хатын-кызнын алегә сизелер-снэе.лмәс. бүлтәйгән кием салымына тартым •) Шул ук вакытта нәкъ менә хәзерге мизгелне геройларнын
кыска репликалары һәм пейзаж сурәтләре аша торгызу XX гасыр башындагы татар әдәбиятында чагылыш тапкан абстрактлылыкка омтылуны хәтерләтә.
Шагыйрь-шагыирәләр хикәяләре хиснең хөкем итүе белән аерылып тора (Э. Шәрифуллина. «Уяну», X. Ширмән. «Мәхәббәтнең сонгы көне», Р. Рахман» «Сөннәтче әби» һ. б.) Хис, идеяне житкерү өчен авторлар төрле алымнардан оста файдалана: жыр, шигырь, төсләр, төш, монолог, диалог. Соңгысына аерым тукталыйк. Бу алым бөтен хикәяләрдә диярлек сәхнә диалогы ролендә килә, ягъни хикәягә башка әдәби төр үзенчәлекләре үтеп керә. Хисләрнең әйтелгән сүзләрдән күпкә тирәнрәк икәнлеге шул рәвештә күрсәтелә. Белүебезчә, әлеге атымны (анын ижади исеме «айсберг») Э. Хемингуэй үз хикәяләрендә тәкъдим итә. М Хужин, Р. Зәйдулла әсәрләрендә бу аеруча сизелә.
Язучылар хикәядә сурәтләү чараларының төрле мөмкинлекләрен отышлы куллана. Мәсәлән, М. Әмирханның «Убыр уты» хикәясендәге диалектизмнар шундый тансык кабул ителә ки. геройларны хәтта күргән кебек тоела башлый. Мифологик катламга ишарә төсендә төп герой исемнәрен пәйгамбәр исемнәре белән кисештерүе шәйләнә. (И. Сиражи. «Күкләр никахы»).
Хәзерге заман хикәяләрендә үз асылынны югалтмау, йола-гадәтләрне хәтердә саклау идеяләрен авторлар авыл агайларыннан әйттерәләр, укучы белән ачыктан- ачык сөйләшәләр (М. Хужин. «Ипи. Колын. Без». М. Хәбибуллин. «Өч көнлек көтүче»).
2. Соңгы елларда басылган хикәяләрдә, ни хикмәт, бер үк житешсезлекләр дә күзгә ташлана.
Жанрга кагылышлы кимчелекләр үзләрен нык сиздерә. Хикәянең төп асылы— киеренке бер вакыйганы алып, шунын тәэсирендә геройның үсеш-үзгәрешен күрсәтү. Безнен хикәяләрдә бу кызык чагылыш таба: киеренке ситуация итеп хәзерге мизгел алына, ләкин төп вакыйгалар ретроспекииядә бирелә, ягъни үткән тормыш сурәтләнә, хикәя хәтта бүлекләргә таркатыла (М. Әмирхан. «Убыр уты», Р. Зәйдулла. «Кыз-хатын», Ф Яхин. «Чишелмәс төен», А. Юнысова. «Мадам Бовари», А. Әхмәтгалиева. «Өзелгән гөл» һ. б.) вакыйгаларны мондый рәвештә тәкъдим итү повесть жанрына күбрәк туры килә.
Хикәя жанрынын ин мөһим таләпләренең берсе—вакыйгада төп герой һәм бер-ике ярдәмче герой катнаша. Бәйге хикәяләрендә исә геройлар никтер чамасыз кертелә, хикәя бу кадәр персонажны үзендә сыйдыра алмый. Ярдәмчеләр төп геройны төрле яктан ачуга хезмәт итә, тик бу очракта күп персонаж аркасында ул төссезләнә генә. Әсәрдә башлам, анын ахыргы өлеше, исеме ул—көчле позиция; гадәттә аларда образлар тыгызлап бирелә, укучыга идеяне табу өчен юллар күрсәтелә Хикәядә һәр сүз—шундый сукмактагы бер адым. Әмма күп әсәрләрдә мондый образ тыгыхтыгы хикәя башында гына очрый, соңыннан ул юкка чыга, янадан әсәр ахырында гына калка, һичшиксез, каймалап алу алымы үзен билгеле бер вакытта аклый, ләкин ул ясалма булырга тиеш түгел.
Образлылык, сурәтләү алымнары хикәяләрдә төрле дәрәжәдә килә, әмма бер психологик алым һәр хикәядә диярлек кабатлана: ул—монолог. Дөресрәге, хикәяләү беренче зат тарафыннан алып барыла. Авторлар персонаж хисен үзеннән әйттерәләр. Минемчә бу—бары тик заман ялкаулыгы. Тәэсирле психологик портрет яисә пейзаж уйлап торганчы, геройларны сөйләтү күпкә җинелрәк бит: хикәя үзенчәлекле төзелә, герой күңелен ачып сала, шул җитмәгәнме, янәсе. Шунда классик әдипләребезнен хикәяләре, алардагы психологик портретлар искәрмәстән искә төшә, сагындырып куя, үзеннән-үзе кул мәктәп дәреслегенә сузыла.
3. «Казан утлары» оештырган хикәяләр бәйгесе «Яна дәвер кешесе» дип аталган иде. Авторлар алдына тәгаенләнгән бурыч куелды, алар яна дәвер кешесен табарга тиеш. Бер яктан, максат билгеләү хикәя кысаларында хәзерге заманны бәяләргә ярдәм итсә, икенче яктан, язучынын ижатын. күзаллау офыгын чикли кебек. Бәйгегә тәкъдим ителгән күп кенә әсәрләрдә дәвер героен эзләү, чын мәгънәсендә, үзмаксатка әйләнә һәм хәзерге заманда үз урынын тапмаган (А. Юнысова. «Мадам Бовари», X. Ширмән. «‘Мәхәббәтнең сонгы көне»), югалган (Ф. Яхин. «Чишелмәс төен»), тормышыннан ваз кичкән (Ф Гайнуллин. «Күчтәнәч») яисә тормыш төбенә
тәгәрәгән герой (И. Сираҗи. «Күкләр никахы». К. Кәримов. «Сунар вакыты». Р Зәйдулла. «Кыз-хатын») тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта язучылар өмете булган, аякларында нык басып торган ир-ат (М. Хужин. «Ипи. Колын. Без». М. Хәбибуллин. «Өч көнлек көтүче». Ә Гаффар «Коелы өй») һәм борынгы йолаларны, өй учагын саклаучы, гүзәллек ияләре хатын-кыз геройлары (Э. Шәрифуллина. «Уяну», А. Әхмәтгалиева «Өзелгән гөл». Р. Рахман «Сөннәтче әби». М Әмирханов «Убыр уты» һ б ) ла укучыга бүләк итә Татар хикәясен үстерү юлында төп геройны дөрес табып, аны тиешенчә сурәтләү мәслихәт
XX гасыр башында чагылыш тапкан интсртекстуальлек хәзерге татар хикәясендә дә күренә. Язучыларыбызнын чит ил. рус һәм милли әләбияттан үрнәк алулары унай күренеш. Шулай да ияреп язу белән мавыкмыйча, дөнья әдәбиятына бирердәй нналык сорала
Күп кенә хикәяләрдә сурәтләү материалы итеп тормыш ваклыклары алына. Мондый вакыйгалардан еш файдалану әдәбиятны бер дә бизәми «Кичке хәбәрләр»дән дә күреп булган мәгълүматны сәнгать әсәрендә уку нык ялыктыра.
Татар әдәбиятында җитди хикәяләр өстенлек итә. юмор, сатира бик аз. Әсәрне җанландырып җибәргән бу алымнарны язучылар никтер онытып тора Сурәтләү чараларын алдан уйлап кую мөмкин түгел, ләкин әсәр эчтәлеген барлаганда, формасына игътибарны күбрәк бирү кирәк, мөгаен.
Бүгенге көндә язучыларны актив эшчәнлеккә акчалы бәйгеләр аша гына тартып була, күрөсен, башка юллары хәзерге заманда юк. Хикәя торышын бер җайга салдык кебек, шул унайдан әдәби төрләрнең башка жанрларын да үстерү өчен шундый бәйгене көтеп калабыз.

Реклама