Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ КИТАП ҺӘМ БЕР ХИКМӘТ


Татар теле буенча остазым, мәрхүм Аяз Гыйләжев белән яна танышкан чак .
Чәй эчеп, гәп корып утырабыз. Мин әле ул вакытта нибары 25 яшемлә. Әдәби әсәр
тәржемә итү уема да килеп карамаган Сүзне сүзгә ялгар өчен генә, остазыма «Кайсы
әсәрегезнен төрек теленә тәржемә ителүен теләр идегез?»—дигән сорау бирдем
Ул. жавабын алдан ук әзерләп куйган төсле:«Өч аршын җир повестен» диде һәм
берничә елдан мәнгелек йортка күчеп тә
китте. Мәрхүмнең вафатыннан сон мин
әлеге сүзләрне үземә әйтелгән васыять
дип кабул иттем һәм үз-үземә бу әсәрне
тәржемә итәргә сүз бирдем. 2005 елда
тотынган эшне Ходайнын рәхмәте белән
2007 елда төгәлләдем Аннары Төркиядәге
«Сөтүн» нәшриятына жибәрдем. бик
яратып кабул иттеләр һәм 2008 елда
бастырып та чыгардылар.
Ул көннәрдә күнелемә кинәт кенә
шундый уй килде һәм мине тан калдырды.
«Өч аршын жир» 1962 елда иҗат ителгән,
2008 елда төрек телендә төрекчә нәшер
ителәчәк. Ягъни 46 елдан сон. Ә минем
туган шәһәрем Каһраманмараш Төркиянен
46нчы регионы Әсәр басылып чыкты. Мин титул битен укып барам: әлеге китап
та нәшриятнын 46нчы китабы булып чыккан икән
Хәзер төрек теленнән татар теленә тәржемә ителеп, күптән түгел генә басылып чыккан
атаклы төрек шагыйре һәм язучысы остаз Нәжип Фазыл Кысакүрәкнең «Мәрхәмәт» («Рәис
Бәй») әсәренә күчик . Әсәрнен тәржемә ителүе 2005 елда ук туган хыял иде Ходайнын
рәхмәте, атеге хыялны Казан унинсрситсгынын Көнчыгыш институты тюркология кафедрасы
мөдире, оста тәржемәче доцент Асия Рәхимова ханым чынга ашырды һәм әсәр Төркия
Мәдәният министрлыгы иганәчелегендә «Тамга» нәшрияты тарафыннан бастырып
чыгарылды.
«Мәрхәмәт» («Рәис Бәй») әсәре 1963 елда язылган һәм ул 2009 елда тагар телендә
Татарстанда дөнья күрде. Шул ук 46 елдан сон Остаз Нәжип Фазыл Кыслкүрәк тумышы белән
Истанбулдан булса да. төп чыгышы белән Каһраманмараштан Һәм ул шунын белән гомер буе
горурланып. «Мин Каһраманмарашдымын» дип яшәде...
Менә болар ап-ачык Аллаһнын хикмәтедер Тагарлар әйтмешли. -Өстән кушылган
нәрсәләр...» Галәмдә бер нәрсә дә очраклы түгел.
Соңгы сүз буларак бер нәрсә өстисем килә Уктәбср инкыйлабыннан сон төрек теленнән
татар теленә тәржемә ителеп. Татарстанда басылып чыккан драма әсәрләрен без очратмадык.
Димәк, әлеге хезмәт төрек милләтеннән тагар милләтенә 80 елдан сон ирешкән тәүге бүләк.