ЭШ КҮРСӘТКӘН ИРНЕ ИЛ ОНЫТМАС!


Узган елның 7 ноябрендә Төркиянен Истанбул шәһәре Мәдәният сараенда күренекле тарихчы-галим Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановка Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнүче халыкара тикшерү үзәгенен махсус бүләге тапшырылды. Бу бүләк Ислам цивилизациясен өйрәнү өлкәсендә атаклы
хезмәтләр өчен генә бирелә.
М. Г. Госманов—Казан дәүләт университеты профессоры, Татарстан Фәннәр академиясен нигезләүчеләрнең берсе һәм анын хакыйкый әгъзасы, хәзерге вакытта академиянең президент киңәшчесе, Татарстан республикасы Милли китапханәсенең фәнни консультанты... Хәер, галимнен барлык вазифа һәм титулларын санап чыгу өчен дә күп урын кирәк булыр иде.
Ә шулай да бу мәртәбәле бүләккә ни өчен лаек ул? Жиде томнан торган «Татар тарихы» исемле фундаменталь хезмәтнең баш мөхәррире булган өченме? Әллә инде югарыда атап үтелгән халыкара оешма тарафыннан әзерләнгән «Татар тарихы һәм цивилизациясе» исемле энциклопедик хезмәтне оештыручыларның берсе булгангамы? Кытай Халык Республикасының Голҗа шәһәрендә туып-үскән
М. Госмановка бу мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешү, әлбәттә, жинел генә бирелмәгәндер.
1955 елда СССРга күчеп кайткач, ул Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Университетны тәмамлагач, М. Госманов шунда ук СССР тарихы кафедрасында калдырыла, 1964-1967 елларда аспирантурада укып, 1968 елда ХУН-ХҮШ йөз татар тарихи чыганакларын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1967 елдан башлап ул университетның СССР тарихы кафедрасында укытучылык эшчәнлеген башлап җибәрә. 1981 елда «Х1У-ХУ1 йөзләрдәге Жүчи Олысынын ярлыкаш актлары» дигән темага докторлык диссертациясе яклап доктор һәм соңрак профессор дәрәҗәсен ала, 1982 елдан совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасы, ә 1989 елда яна ачылган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында үзе оештырган татар халкы тарихы кафедрасын җитәкли. Бер үк вакытта ул 1988 елда кафедра каршында фәнни-тикшеренү археографик лабораториясенә дә нигез сала, 1985-1991 елларда Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры һәм ректор вазифасын башкаручы булып та эшли.
М. Госмановнын укытучылык эшчәнлеге, традицион дисциплиналардан лекцияләр курсы уку белән беррәтгән, Идел-Урал буе халыклары тарихы
чыганакчылыгы, иске татар палеографиясе кебек яна курслар барлыкка китерү белән бергә үрелеп бара. 1968 елдан алып 1985 елга кадәр ул Татарстан тарихы буенча спеииализаииянен (жирле тарих буенча махсус белем алучы төркемнең) җитәкчесе дә була.
М. Госмановнын фәнни-тикшеренү өлкәсендәге төп юнәлеше—Идел- Урал буе төрки халыкларының тарихы һәм мәдәниятенә караган XIII- XX йөз башы төрки язма чыганакларны өйрәнү. Татарстан һәм Россия Федерациясенең төрле өлкәләрендә сибелеп яшәүче татар халкы арасында татар, гарәп, фарсы телләрендә иҗат ителгән, күчерелгән язма ядкарьләрне җыю һәм тикшерү буенча оештырылган археографик экспедицияләр бу өлкәдә аерым урын тота.
1963 елда аның идеясе һәм инициативасы белән университетта археографик экспедиция оештырыла Моны исә Казан ориенталистика мәктәбенен көнчыгыш кулъязма ядкарьләрен жыю һәм өйрәнү' өлкәсендәге элеккеге традицияләрен мәгълүм дәрәжәдә тергезү дип тә бәяләргә кирәк.
Элеккеге биш автономияле республика һәм унбиш өлкәдәге татарлар яшәгән 900гә якын авылны тикшерү нәтижәсендә 9 меннән артык кулъязма һәм мен ярымга якын иске басма китаплар җыела. Экспедицияләрнең уңышлы эшләве Казан дәүләт университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең көнчыгыш кулъязмалар фондын ике тапкыр диярлек баетырга мөмкинлек бирде. Археографик экспедиция үз эшчәнлеген хәзергә кадәр дәвам иттерә һәм милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдән ел саен йөзләгән кулъязма истәлекләр алып кайта.
Галимнең халык арасындагы кулъязма ядкарьләрне жыю һәм өйрәнү процессын яктырткан «Каурый каләм эзеннән Археограф язмалары* исемле хезмәте Казанда 1984. 1994 елларда икс тапкыр нәшер ителеп, үзәк һәм жирле матбугатта югары бәя алды Элеккеге СССРнын төрле шәһәрләрендәге (Казан. Алма-Ата. Баку. Ереван. Киев. Мәскәү. Санкт- Петербург. Оренбург. Симферополь. Ташкент. Томск. Уфа һ. б.) архивларда һәм фәнни китапханәләрдә татар халкы тарихы һәм әдәбиятына караган язма истәлекләрне ачыклау һәм фәнни хәрәкәткә кертеп җибәрү буенча да М. Госманов тарафыннан ифрат зур эш башкарылды Шундый истәлекләр нигезендә анын тарафыннан Идел-Урал буе төрки халыклары тарихы чыганакчылыгына багышланган -ХУП-ХУШ йөз татар тарихи чыганаклары» (Кимн, 1972) һәм «Җүчи Олысынын ярлыкаш актлары* (Казан. 1979) исемле фундаменталь хезмәтләре дөнья күрде Тикшеренүләрнең бай чыганаклар җирлегенә нигезләнүе һәм аларны оирәнү нигезендә ясалган нәтиҗәләрнең ышанычлылыгы Казан. Мәскәү. Баку. Тбилиси. Будапешт. Әнкара һәм башка шәһәрләрдә дөнья күргән рецензияләрдә, ягъни халыкара фәнни җәмәгатьчелектә унай яңгыраш тапты
Археографик экспедицияләрдә, архив һәм китапханәләрдә табылган кулъязмалар һәм 1917 елга кадәр дөнья күргән басмалар нигезендә М Госманов тарафыннан XIX йөз татар әдәбияты классиклары Габделжаббар Кандалыи. Мифтахетдин Акмуллаларның әдәби мираслары тикшерелеп, төп оригиналдагыча бастырып чыгарылды Ул китапларда классик әдииләребезнен тәфсилле тәрҗемәи хәлләре белән бергә аларнын әдәбиятыбыз тарихында һәм. гомумән, иҗтимагый тормышыбызда тоткан урыннарын билгеләү һәм кабатланмас әдәби иҗатларының үзенчәлекләрен, әһәмиятен яктырткан монографик пландагы күләмле мәкалә-тикшеренүләре дә урын алган.
ул шулай ук. XIII иоз болгар-тагар ш.пыире һәм фикер иясе Кол I али. татар халык дастаны «Идегәй* һәм ХУШ-Х1Х йөз мәгърифәтче шагыйре
Габдрәхим Утыз-И мәни басмаларының текстологик һәм фәнни мөхәррире
дә булды.
Галим җитәкчелегендә XVIII йөздә халык азатлыгы хәрәкәте тарихын өйрәнүгә мәгълүм өлеш керткән җыентык: 1773—1775 еллардагы Крестьяннар сугышына караган татар документлары җыентыгы төзелә һәм бастырылып чыгарыла. Баш күтәрүчеләр лагереннан чыккан һәм мона кадәр аз өйрәнелгән 188 документ гарәп хәрефләре белән төп нөсхәдә һәм русчага тәрҗемә итеп бастырылды. Нәтиҗәдә, Е И. Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышы тарихына караган беренче кулъязма чыганакларның кыйммәтле комплексы фәнни хәрәкәткә кертелде.
М. Госманов аз өйрәнелгән тарихи чыганаклар нигезендә XIX—XX йөз башы күренекле татар мәгърифәтче галимнәре Ш. Мәржани, X. Фәезханов, Р. Фәхреддиннәрнең эшчәнлеген һәм мирасын янача өйрәнеп җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
Фәнне пропагандалап яисә кин җәмәгатьчелек игътибарын тарих фәненен хәл ителмәгән мәсьәләләренә юнәлтеп, М. Госманов вакытлы матбугат битләрендә фәнни-популяр һәм публицистик чыгышлар ясауга да зур игътибар бирә. Шундый характердагы басмаларның сайланма бер өлеше «Үткәннән—киләчәккә» (Казан, 1990) исемле җыентыкта дөнья күрде.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор һәм язучы М. Госманов тарафыннан барлыгы 470тән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 11 монография һәм җыентык бастырылган Галимнен күп кенә мәкаләләре Алмания, АКШ, Төркия, Франция. Тайвань, Көньяк Корея һәм башка илләрдә нәшер ителүче фәнни журнал һәм җыентыкларда басылган. АКШ һәм Мажарстан галимнәре белән берлектә Берлин һәм Сегедта татарча тарихи чыганаклар буенча ике китабы дөнья күрде. Моннан тыш 40тан артык китап, тикшеренү галимнен мөхәррирлегендә һәм эшкәртүендә дөнья күрде.
Педагог-галим буларак М. Госманов фәнни алмаш әзерләү өлкәсендә дә унышлы эшләп килә. Анын гыйльми җитәкчелегендә 20дән артык аспирант кандидатлык һәм ике шәкерте докторлык диссертациясе яклады.
М. Госманов даими рәвештә бөтенроссия һәм халыкара фәнни конференция һәм симпозиумнарда катнаша һәм киң фәнни җәмәгатьчелекне халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән таныштыруга зур өлеш кертә.
Казан дәүләт университетының проректоры булып эшләгән дәвердә М. Госманов төрле яна бүлекләр—язма чыганакларны җыю, өйрәнү һәм бастырып чыгару буенча фәнни-тикшеренү үткәрүче археографик лаборатория, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты (һәм андагы берничә тарихи-филологик кафедра), шулай ук экология факультетын оештыруда актив катнашты. Анын ярдәме белән Казан дәүләт университеты һәм берничә чит ил университеты арасында элемтә урнаштырылды (Венгрия, Алмания, Кытай, Төркия).
М Госманов Россия Фәннәр академиясенең археографик комиссиясе (1969 елдан), «Казан утлары», «Мәгариф», «Фәнни Татарстан» журналлары редколлегияләре әгъзасы булып торды яки тора. Ул—тарих һәм филология фәннәреннән докторлык дәрәҗәсе бирү буенча гыйльми советлар әгъзасы да.
Татарстан Фәннәр академиясен нигезләүчеләр арасында да без М Госманов исемен очратабыз. Ул көнчыгышны өйрәнүчеләрнең XXXV Халыкара конгрессын (Будапешт, 1997) оештыру комитеты составында да нәтиҗәле эш алып барды. 1997 елнын октябрь аенда Россиянең Көнчыгышны өйрәнүчеләр съезды аны ике елга Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыятенең президенты итеп сайлады.
юо
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе М Госманов республикабызнын иҗтимагый-мәдәни тормышында да актив катнаша. 1989 елдан алып ул татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүче «Жыен» фондынын рәисе булып тора. Анын җитәкчелегендә һәм шул фонднын ярдәме белән М. Худяков. К. Фукс. И. Гаспралы. Г Газиз, Г. Рәхим. Рәмиеаләр, Һ Атласи. Г. Сәгъди һ.б.ларнын халкыбыз тарихын яктырткан, әмма элек «онытгырылган» хезмәтләре янадан дөнья күрде
Башкалабыз Казанга 1000 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча республика комиссиясе әгъзасы сыйфатында М. Госманов 1998-2000 елларда Жүчи Олысы тарихы. Урта Иделнен тарихи географиясе һәм безнен төбәктә шәһәрләр барлыкка килүе һәм үсешенә багышланган өч халыкара конференцияне оештыруда һәм фәнни яктан җитәкчелек итүдә, шулай ук федераль программа кысаларында үткәрелә торган «Бөек Идел юлы» халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашты
Хәзерге вакытта М. Госманов язма чыганакларны жыю. өйрәнү һәм бастырып чыгару өлкәсендә интенсив тикшеренү һәм оештыру эшләре белән мәшгуль. Бу эшкә татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы хезмәткәрләре, шулай ук студент яшьләр дә жәлеп ителә. Сонгы с.хтарда галим 1917 елга кадәр Россия империясендәге һәм чит илләрдәге татар диаспоралары тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар бирә
Сүзебезне Истанбулдагы тантанадан башлаган идек Әйе. күренекле галим чит илләрдә еш була, язмыш аны дөньянын төрле кыйтгаларындагы егермеләп илгә алып бара. Монда шунсын басым ясап әйтергә кирәк бу сәфәр-командировкаларнын абсолют күпчелеге теге яки бу илдәге архитектура истәлекләрен тамаша кылу, кибет-базарларда йөрү, яисә ял йортында истирахәт чигү белән бәйләнмәгән. Анын сәфәре тарихыбызны барлау, эшлекле хезмәттәшлек урнаштыру кебек максатларга буйсындырылган. Мисал өчен, күптөрле сәфәрләрнең берсенә генә туктатып узыйк
1990 елнын 5-10 сентябрендә Торкиянен башкаласы Әнкарада Төрек тарих корымы (җәмгыяте) тарафыннан оештырылган XI халыкара тарих конгрессы булды. Дистәләгән илләрдән килгән берничә йоз галим катнашкан бу конгресста М Госманов доклад белән чыгыш ясый Әнкарада булган вакытта ул Төркиядә яшәүче якташларыбыз профессор Әхмәт Тимер (хәзер инде гүр иясе), доктор Надир Дәүләт, инженер һәм җәмәгать эшлеклесе Мәхмүт Таһир. Фазыл Агиш һәм башкалар белән очраша Күренекле татар галиме, җәмәгать эшлеклесе Садри Максудинын кызы. Торкиянен Италиядәге элеккеге илчесе Адилә ханым Айда әтисенә Гаяз Исхакый тарафыннан язылган хатларның күчермәләрен М Госманов аша Казанга юллый М Таһир Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә Төркиядә II ел дәвамында нәшер ителгән «Казан* журналының тулы төпләмәләрен, узган гасырнын егерменче елларында Харбинда татар телендә чыккан «Ерак Шәрык» журналының дистәләгән нөсхәләрен һәм күренекле татар галиме Р Фәхреддиннен 20-30 елларда Финляндия татарларына язган биш хатының төп нөсхәләрен бүләк итте. Бу сәфәр вакытында М. Госманов Казан университеты белән Истанбул. Мәрмәрә. Әнкара университетлары арасында хезмәттәшлек урнаштыру турында сөйләшүләр дә алып бара. Менә болар—бер сәфәр вакытында эшләнгән эшләр. Киләчәктә дә әнә шундый унышлы сәфәрләр телик ана!

Реклама